ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 33 страницаКаты тавышлы теге авыр адәм тамак кырды һәм, ярым пышылдап: — Юләр түгел әлегә! Әмма аны шул хәлгә төшерәчәкләр. Башка барыр юлы юк!— диде. Кәримә аларның сүзләрен мөмкин кадәр ишетеп, нигәдер хәтеренә сеңдереп калырга теләде. Колакларын сагайтты. Әмма агайлар шунда ук кычкырып сөйләшүгә күчтеләр. Хушлашкан кебек белдереп, бер-берсенә матур сүзләр әйттеләр. Кыз да үзенең аларны тыңлап торуын сиздергәнлеген аңларга өлгерде. Алга таба да сары халатлы каты абзыйның авыр холкы белән котларны алачагын уйлады. Әмма: — Сеңлем, әйдәгез, палатага! Авыруыгыз узганчы шунда ятып сихәтләнерсез!— дигән күңелгә җиңел кабул ителерлек сүзләрен ишеткәч, тәмам буйсынды да куйды. Кәримә аңа ышанды һәм башы салынган хәлдә артыннан иярде. Ул хәзер үзенең яки тәкъдир белән, яисә башкача шушы хәлләргә хөкем ителгәнлеген аңлады. Инде читлектәге кош иде. Кәримәне абзый кеше башка бер палатага кертеп, чиста урынны күрсәтеп, аңа шунда ятып торырга кушты. Мондагы башкалар йоклый иделәр. Кесәсеннән ике таблетка-төймә чыгарып, аны йотарга кушты, өсте ак чүпрәк белән ябулы өстәлдән бер стакан су алып бирде. Кәримә ул кушканнарны һичбер каршылыксыз төгәл үтәгәч, агай стаканны кире алды, ятарга, өстенә ябынырга булышты һәм теге кечкенә, ак япмалы өстәлен, андагы яртысы эчелгән сулы стаканны һәм башка җиһазлары белән бергә күтәреп алып чыгып китте. Кәримә ниндидер сәер, әмма инде таныш кебек тоелган халәткә керде. Йокысы килеп, башы авырттырып әйләнеп китте. Тагын да су сорамакчы итте. Әмма тавышы чыкмаганын тойды. Гүяки күз алмалары әйләнәдер сыман иде, шул сәбәпле күңелендә авырлык тойды. Тагын укшыгандай булды. Бу юлы күзләре авыр йомылдылар. Шунда гына ничектер тынычрак хәлгә кергәндәй үзен хис итте. Җылы җил исеп, яныннан гына узгандай тоелды. Киң далада бишек эленеп тора, Кәримәне шунда тибрәтә иделәр. Юк ла, табут икән бит бу, кара табут! Әмма һичкем юк. Кәримә шунда, дала белән күк арасында эленеп торган табутта ята. Җил тагын исеп куя, табут-бишек тибрәнә, такталарының шыгырдаган тавышы да ишетелеп ала.
II Кәримәнең тынычлана баруы күңелен дә урынына утырткандай булды. Инде хәтере дә тәртипкә килә башлады сыман. Менә ул Сабира белән лекцияләргә йөгерә торган иде. Ә бүген аның янында иптәш кызы юк. Әйе, аларның, Гариф белән Сабираның, шушы язда мәхәббәтләре купшыланып чәчәк атты. Ул хәтта бер генә минут та егетен исенә төшермичә яши алмый башлады. Әле беркөнне шигырь дә язган, Кәримәгә шуны укыды. Беренче тәҗрибәсеннән көләргә ярамый иде. Шунлыктан Кәримә аңарга: — Бик матур чыккан! Гарифка укыгач, хәйран итәчәк әле!— дигән булды. Сабира әүвәле аңа ышанган да, бүлмәләрендә шатлык чәчә-чәчә сөйләнеп йөренә дә башлаган иде, аннары: — Бу урынны болай итсәк, анысын алай үзгәртсәк,— дия-дия, Кәримә аның язмасын бөтенләй дә төзәтеп бетергәч, телсез калды. Кабат укып карадылар һәм хәйран иттеләр: шигырь йөрәк серләренең шундый да тирән кылларына тиеп үтүче җырга әверелгән иде. — Моны мин яздыммы?— диде Сабира.— Дустым, мондый әсәрне гомеремдә дә укыганым юк! Шушы кадәрле үткен талантым бар икәнлеген электән үк белгән булсам, әллә кайчан Габдулла Тукай белән ярышырлыгымны күрсәтеп, дөньяны шаккаттырыр идем! Кәримә аңа каршы һичбер сүз әйтмәде. Бары соңыннан гына: — Тагын да язып кара әле!— диде. Шушы рәвешле Сабира шигырьгә бирелеп китте. “Болай әйтсәм ничек була? Алай язган идем, матур килеп чыкканмы?”— дигән сораулары белән Кәримәне аптыратып бетерде. Әмма аңа киредән сүз әйтү барыбер ярамый иде. “Менә болайрак итсәк, матур булыр кебек”,— дия-дия, тагын да төзәтмәләр кертеп, бу шигырен дә Кәримә, сыерлар мөгрәгән, сарыклар бәэлдәгән Сабираның күңел абзарыннан якты дөньяга чыгарып, зәңгәр күкләрдә канатларын иркен җәеп аккош кебек оча торган җыр итеп ясап бирде. Сөенечләре чиксез иде. Шигырен Сабира акка күчерде. Яңадан укып чыкты һәм, иптәш кызын кочаклап алып, сөенеч-шатлыгы белән бетмәс-төкәнмәс хисләр ташкынын кубарды. Беренче тәҗрибәләрен өченчесе алыштырды. Әмма бу юлы Кәримә аңа башкачарак киңәш бирергә булды: — Сабира, Тукайны кабат укып чык әле, ничегрәк аны аңлыйсың икән? Менә шушы хакта уйланып, дикъкатеңне бер юнәлештә тотсаң, тәҗрибәләрең дә артыр!— диде. — Юк, мин шигырьләрне бер дә укырга яратмыйм. Аларны аңламыйм. Анализлаттырып сөйләтеп, профессорларыбызның аптыратулары да җитмәгәнмени?— дип, Сабира каршы төште. — Алай түгел шул,— диде аңа тагын да Кәримә.— Шигырь ул — әдәбиятның нигезе! — Ә ул вакытта проза нәрсә? Ул әдәбиятның атасы түгелмени?— дип, Сабира тагын да аңа каршы төште.— Укыйсың, аңлашылып тора! — Ә үзең шигырьләр язасың! Кәримәнең бу сүзе Сабирага тәэсир иттеләр булса кирәк. Кулына ул Тукай томын тотып утырды. Ярты көнен диярлек шушы халәтендә уздырды. Тәмам арып-талып, томлыкның уртасына барып җитә алмыйча, эреп йокыга китте. Икенче көнне башы авыртудан зарланды. Әмма Гарифы белән очрашасын исенә төшереп, яңадан кабынып китте дә: — Кара әле, Кәримә, мин Тукайны аңлый башладым бугай! Моңа кадәр сүзләрен генә укыганмын, матур килеп чыккан рифмаларына сокланганмын, вакыйгаларына... Ә хәзер... Ә хәзер... Беләсеңме “Пар ат” шигыре нәрсә турында?.. Үзем әйтәм! Ул — яшәгән җирне, андагы кешеләрне кайда барсаң да сагынып искә алачагың турында!.. Син дә мине, укып бетереп таралышкач, шулай сагынырсыңмы икән?.. Ә мин сагынырмын сыман!— дип тезеп-тезеп сөйли башлады.— Ул бит Казанга чибәр ярымны очратам, аның белән җәннәттә яшәгән кебек гомер кичерәчәкмен дип шагыйранә ышанып килгән! Аңлыйсыңмы? Шуңа күрә Казан белән дә горурланган, аңа сокланган! Сабираның бу хисләре иптәш кызының күңеле өчен бер генә дә яңалык түгел иде. Шулай да сүзләрен тагын-тагын куәтләндерергә теләп, аңа: — Син, дустым, табышмак! Дөньяның серләрен үтә күрә башлагансың,— диде. Әмма шул ук вакытта боларны да әйтте:— “Пар ат”та Тукай абыебыз үзе хакында язмый бит. Аның лирик герое — шәкерт. Ул аның хисләрен сурәтли. Әсәре шуның белән кызыклы да!— диде. Сабирага аның бу сүзләре ошамадылар. Ялганында тотылган баланыкы кебек йөзе кызарды һәм ул: — Син генә беләсең инде бөтенесен, син генә аңлыйсың!— дип, ачуын да яшерми белдерде.— Университетта да шулай, семинарларда үзең генә җаваплар биреп барасың да, профессорларыбыз да, лекцияләрендә безнең барлыкны онытып, синең белән дәресләрен алып баруга күчәләр! Сабира бу сүзләре белән хаклы да, мәгънәсезлегендә хаксыз да иде. Хикмәт шунда: башка студентлар күпчелек очракларда авызларына су кабып, бик олы акыл ияләре кебек утыралар-утыралар да, үзләренә атап сорау бирелә калганда, җавапка күчәсе урынга, ыкы-мыкы килеп, аптырашта калалар. Аларга ярдәмгә Кәримә килә. Сорауларга туры һәм төгәл җаваплар бирә. Шушымы икән инде аның башкаларга укырга, белем алырга комачау итүләре? — Син Муса Җәлилнең шигырьләрен укып карадыңмы әле?— ди, үпкәлисе урынга Кәримә. — Нәрсә, мине шушы кадәр мокытка саныйсыңмы әллә?— дип уфтана һәм котырынмакчы итә Сабира. — Менә ничек җиңел, тыныч күңел һәм горурлык белән яза!— диярәк, шунда Кәримә аңа “Җырларым” шигырен укып күрсәтә. Аның күп әсәрләрне яттан белүе сокландырырга тиеш исә дә, Сабираның көнчелеген генә кузгата. — Беләм инде, беләм! Биш кат укыдым!— дип, ул тагын шаулап ала. — Ә нәрсә турында ул?— дип сорый Кәримә. Үзе үк шунда җавап та бирә:— Җыр — үлемсез, ул безне мәңгелек итә! Сабира аның бу сүзләреннән соң тынып кала. Кәримә белән бәхәсләре барып чыкмауга, үзенең аста калуына эче поша. Кайбер вакытларда, элекләрне, мондый бәхәсләрдән, сүзләрен ташлап чыгып китеп, җиңел генә котылса, инде хәзер алай итми. Әмма иреннәрен турсайту гадәтен һаман да ташламый. Ә беркөнне ул, Гариф белән кич буе йөреп, аның бәхетле кочакларыннан канатланып кайткач, үзе Кәримәдән имтихан алды. Әле бер шигырь хакында әйтте, әле икенчесен сөйләде. Һәм, шуларга өстәп: — Ул нәрсә турында?— диде.— Бусы нинди? Иптәш кызының дикъкате укый торган китабында булганга, аңардан: — Белмим,— дигән җавапларны ала баргач, бу хәлгә бик тә куанды һәм ул әсәрләрнең мәгънәләрен ачык итеп, төгәл әйтеп бирде. Китабыннан Кәримә тәмам аерылды. Сабираның күңелендәге үзгәрешләргә сокланам гына дигән иде, ә ул: — Боларны миңа Гарифчик әйтте, бик беләсең килсә! Күрәсеңме, ул нинди башлы, син аңламаганнарны да җиңел генә төшенә!— дип, көтмәгәндә егете белән мактанып, очсызлы сафсата сатып ташлады. Кәримә анда да тантана иткән кызның кайнар хисләренә салкын сүз суларын сибеп, арада гауга парын чыгарасы килмәде. — Әйе, Гариф акыллы егет шул!— дип әйтүдән узмады. — Син дә шулай уйлыйсыңмы, дустым?— дип, Сабира тәмам канатланып, өстәл артында укып-язып утырган Кәримәнең өстенә үк ташлангандай итте, аны җилкә башыннан ике куллап кочып алып, үзенең күкрәкләренә кысты. Мондый галәмәтләр әле бер ай гына элек аңарда юк иде. Менә бит мәхәббәт нишләтә! Салкын таш бәгырьле Сабирабыз да кешечә икән, балавыз кебек эрегән! — Әйе, Гариф акыллы егет!— дип тагын кабатлый Кәримә. — Син нәрсә, минем бәхетемнән көнләшәсеңме әллә?— ди, аптырашта калдырып Сабира.— Булыр да! Билгеле, һәммә кеше дә башкаларга үз күзлеге аша карый. Ә ул күзлек — аларның йөрәкләре. Әгәр дә безгә шикләнүче, игътибарыбызга саф мөнәсәбәт күрсәтмәүче кем дә булса очрый икән, аның күңеле никадәр шакшы икәнлеген раслаучы дәлилләр эзләп аптырыйсы юк. Ул адәмнең кем икәнлеген таныдыгыз инде! Сабираның көнче күбәләк булуын элгәрерәк күрсәткән әче-төче кыланышларыннан ук белгәненә күрә, аның һаман да үзгәрешсез калуына игътибар иткән Кәримә бу юлы да елмаеп куярга гына мәҗбүр. Шулай шул, берәүләрне табигать бала чагыннан зиһенле, күркәм, акыллы итә, икенчеләрне таш бәгырьле хәлләрендә тормыш мәйданына чыгарып җибәрә. — Бик көнләшер идем дә, Гарифчигең миңа кырын күзен дә салмады шул! Беренче көннән, беренче күрешкән минутыгыздан яныңнан да китмәде!— дип, Кәримә шунда үпкәләү кыяфәте чыгара. Сабира тагын тантана итә башлый. Аннары, кабат зиһене җыелып: — Ә ул, безнең очрашулар саен, һаман да сине сорый, сине мактый! Миңа яманларга да бирми!— дип әйтеп ташлый. Шушы рәвешле хисләре кабарып, тагын холыксызланасы итә. Әмма Кәримә: — Соң, нишләсен инде?— ди.— Без бит бергә, бер бүлмәдә яшибез! Мине сораган булып, синең хәлләреңне беләсе килә аның, үзең дә сизенәсеңдер! Әгәр дә ике ел гына элек бик җитди тоелган Сабираны һәм күбәләктәй очынган Кәримәне күреп калган кешеләр бүген аларның шушы сөйләшүләренә колак салсалар, кыз баланың егермегә кадәр кырыкка төрләнеп өлгерүенә хәйран итәрләр иде. — Гариф абый бүген миннән, Муса Җәлилнең шигырьләрен халыкка кире кайтару белән бәйле безнең профессорларыбыз нәрсәләр сөйли, белик әле, дип сорады? Сабираның бик оста рәвештә сөйләшү темасын үзгәртергә маташуын Кәримә аңламый калды. Хәзер ул ни укыган китабыннан күңеле белән аерылган, ни иптәш кызына гаҗәпләнүеннән туктаган, әллә нинди сәер сагышка-гамьгә кереп чумган иде. Исенә Фәхри абыйсы Хисами килде. Аның бүген Кәримәне эзләп университетта йөрүе хакында әйткәннәр иде, моны кыз ничек аңларга да белмәде. Шушы хакта сүз кузгаткан укытучы ханым, бик тә җитди итеп: — Кара аны, кызый! Аң бул!— дип кисәтте бит! Ә Кәримә аның нәрсә хакында шулай ачу белән атап әйтүен төшенми калган булган!
III Ул көнне Сабира иртәннән университет китапханәсенең уку залына киткән иде. Өченче дәрескә докладен җитештерәсе бар. Анысын да, Кәримәсе әйтеп исенә төшермәсә, игътибарыннан бөтенләй читтә калдырасы икән. Иртәрәк уянып, очты гына кыз, юньләп ашап та тормады. Гариф белән йөрүе аны бөтенләй бәхетле итеп куйган, дөньясын тәмам оныттырып бетерткән икән. Укулары бу елда төштән соңга, кичке яккарак калучан итеп, расписаниеләре икенче сменага төзелгән иде. Университетка Кәримә дә ялгызы гына китте. Әмма барып җитәрәк, уку бинасы төбендә аны бер яшь әфәнде туктатты. Алар танышлар иде. Кәримәнең аны ничәмә күргәне, журналдан әсәрләрен дә укыганы булды. Тик нигәдер ул аларны кабул итә генә алмады. Ясалма купшы җөмләләрдән, очерк тибындагы нәрсәләрдән гыйбарәт иде алар. Хәтта олы гына повесте дә элгәрерәк басылып чыгып, хәзер бу әфәнденең Язучылар союзында шактый җаваплы постка күтәрелгәнлеге дә, акрын-акрын гына, бөртекләп диярлек дөньяны үз учларына җыя барганлыгы хакында да сүзләрнең ишетелгәне бар иде. Арча якларыннан булуы теленә үк чыккан, йөз-кыяфәттә дә марига тартым икән. — Кәримә, сезне көтә идем, бик җитди сөйләшү өчен!— дип, кызны ул бик җиңел туктатты.— Лекциядән, кереп, алып чыгарга иткән идем дә, дәресләрегез башланмаган икән. Сүзебез кыска булыр. Аңлашсак, уртак фикергә килсәк, сезне озак тоткарлап тормам. Кыз нәрсә хакында сөйләшәселәрен башына да китермәде. Мондый кешеләрнең юк белән йөрмәүләрен ул аңлый иде. Кәримәгә яки берәр эш урыны тәкъдим итәчәк инде, әнә бит, югары курслар инде хәзердән төрле газета-журналларда эшлиләр, яки дә, белмәссең, Мәскәүгә, язучыларны әзерләүче институтка укырга җибәрерләр бәлки? Монысын кыз бик тәтели, әмма ничек булдырып чыгарырга белмичә, Фәхри Хисами абыйсына да сөйләгән иде. Ә ул ашыкмаска киңәш итте. Бәлки Язучылар союзына хәбәр салгандыр да, менә бу әфәнде шуның өчен аны эзләп килгәндер? Әнә бит нәрсәләр ди: — Син безнең ниләр хакында сөйләшәчәгебезне беләсеңдер инде? Фәхри Хисами...— дип сүз башлап, үзенә ияртеп:— Әйдәгез әле, Лобачевский бакчасына! Анда тыныч урын, шунда сөйләшеп бетерербез,— дип, кызны ияртеп алып китте. Кәримә һаман да үз уйларына батып, Мәскәүгә ничек китәсе турында хыяллана, бергә укыган иптәшләрен ташлыйсы булуы хакында сагышлана да башлады. Әгәр дә мөмкин икән, монда гына укуын дәвам итсә дә ярыйдыр сыман тоелды. Әмма Мәскәүгә бару, анда белем алу теләге кыз баланың күңелен, бөек хыял рәвешен ала барып, көчлерәк ымсындыра иде. Шушы уйлары аны әле сагышка, әле шатлыкка салды. Бакчага җитеп, андагы эскәмияләрнең түрдәге бушында урын алгач та хәтерен болгатып тотты ул өметләре. Әдип әфәнде озын кара чәчләрен бер янга таба, аннары артка куллары белән чөеп үк ташлады. Җитдилеген яшермәде. — Безнең нәрсә хакында сөйләшкәнебезне төшенәсездер? Моны беркем дә белергә тиеш түгел. Хәтта минем белән очрашуыгызны да!— диде ул.— Болар сер булып калсын. Мин дәүләт органнары белән бәйләнештә торучы кеше. Әгәр дә сүз ишетелсә, сезгә якты көн калмаячак! Кәримә тәмам аптырашка төшеп, ни әйтергә дә белмәде. Яңа гына “беләм” дип баш каккан, унтугызы гына тулып кына җиткән кыз баланың күңелен шом басты. Аның бу хәлдә йөрәге сыкрап алды. — Безгә сезнең Фәхри Хисами белән барлык мөнәсәбәтләрегез дә билгеле. Ул күпне күргән, авыр язмышлы кеше. Башкаларга карата изге карашларын саклап калуы гына аны яшәтә. Хатынын югалткан, картлык көнендә ялгызы калган. Ә сез аның хисләре белән уйныйсыз. Бу сезнең кебек “бишле”гә генә укучы комсомолка кызга килешә торган нәрсә түгел! Мәхәббәт аша әдәбият мәйданын яулап алырга омтылышыгыз — монысы инде бернинди киртәләргә дә сыймый!.. Бу әдип әфәнде, язган әсәрендәге кебек, бик тә гаделсез сөйли иде. Кәримәнең йөрәгендәге шомы зурая, бөтен эчке-тышкы дөньясын басып ала барды. Аның бу минутларда колаклары дөрес ишетә иделәрме — ул боларын ук аңларлык хәлдә түгелдер сыман. Нинди мәхәббәт уены ди инде ул тагын? Нәрсә сөйли бу абый? Әллә юри, сынар өчен генә боларны әйтәме? Кыз бала аңсызлана баруын да төшенмәде, шушы кадәр гаделсезлек аның йөрәген изде, шом тагын да зураеп китеп, аның күзләрен һәм сулышын каплады. Бу халәте әдип абыйга өстәмә көч бирде булырга кирәк, ул инде чебешкә ташланган явыз кара козгын кебек иде, Кәримәнең бәгырен изеп сөйләвен дәвам иттерде, сездән сингә күчте: — Карт кешене аздырып йөрмәсәң, яшьләр беткәндер? Чакыр гына, сеңлем, әллә мин каршы килер идемме?.. Әмма Фәхри Хисамины мәхәббәт кочагына алдап кертүең — бусы инде ай-һай, бер дә юньле эш түгел! Чарасын күрүне көтәсеңме? Әдип арттырып җибәргәнен дә, кабих булуын да сизмәде. Аңа боларны аңлау бирелмәгән иде. Ул әле бөек премияләр алыр, исемнәр!.. Кәримә елый ук башлады. Ялынган тавыш белән: — Абый, ни сөйлисез сез? Нигә мине болай пычратасыз?— дип әйтеп алды. Аның йөрәге бозылган, хәзер аңын да югалтыр сыман тоелды. Әмма, бу хәленә дә карамастан, әдип абый, аңа комсыз карашын юнәлткән килеш, сүзләренең басымын көчәйтүне кирәк тапты. Кызның елавы, куркып калуы белән генә канәгать түгел иде, ахрысы. Әмма көтмәгәндә ул кабат сезгә күчте: — Шигырьләрегез бер тиенгә дә тормый! Сезгә моннан соң әдәбият ишеге бикләнәчәк! Фәхри Хисамины үзегезгә ялчы иткәнсез. Моның нәрсә хисабына эшләнгәнлеген аңламаска, безне юләргә саныйсызмы әллә? Җитмәсә елап утырган буласыз! Комсомолдан да, университеттан да колак кагарсыз! Шунда Кәримә кабат үзгәрде, барлык зиһенен, соңгы көчләрен җыеп өлгерде һәм: — Боларны сезгә Фәхри абый Хисами үзе әйттеме әллә?— дип сорады. Аның туры һәм көчле карашы әдиптән дөресен сөйләвен таләп итә иде. — Сез нәрсә, безне тинтәккә дә саныйсызмы әллә? Аны нинди газапларга салганыгызны, җанын-йөрәген үртәп аптыратуларыгызны белмибез-күрмибезгә нисбәт итәсезме? Әнә, сезгә атап ничәмә шигырь язган инде!— дип, ачу белән әйтеп, әдип әфәнде шунда кызның йөзенә таба кулы белән гүяки сугардай булып хәрәкәт ясады, әмма озайта алмады. Моңа намусы җитмәдеме, әллә кеше күзе күреп калыр дип өректеме? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|