Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 37 страница




Аның бу сүз­лә­рен ишет­кән ата бе­лән ана, бер-бер­се­нә то­ты­ны­шып, ко­ри­дор­га ки­леп чык­ты­лар. Алар­ны кү­реп ал­ган Хә­ни­фә Га­ли­ев­на аһ ит­те, шун­да ук та­вы­шы үз­гәр­де дә:

— Абау, ку­нак­лар бар икән!— ди­де.— Кә­ри­мә­не эз­ләп кил­де­гез­ме?Ми­нем улым да, от­пус­ка­лар ала-ала, бер ай эз­лә­де аны!

— Без тап­тык ин­де!— ди­де шун­да ата ке­ше, рән­җе­гән та­выш бе­лән.

Бу­сы ук кө­тел­мә­гән сүз иде. Йорт эчен­дә шом­лы тын­лык ур­наш­ты. Кух­ня ягын­нан Га­зиз­чик нәр­сә­не­дер идән­гә тө­ше­реп ват­ты. Әм­ма ул бал­кып йө­ге­реп чык­ты да:

— Ул кай­да? Кай­дан тап­ты­гыз?— дип со­рый баш­ла­ды.

Га­ри­фул­ла абый­ның аң­сыз­лы­гын, ха­ты­ны­ның кү­ңе­ле ту­лып, елап җи­бә­рү­ен кү­реп, егет ка­бат ап­ты­рап кал­ды. Авыр, хәт­та кот­чык­кы­сыз ва­кый­га бул­ган­лы­гын Хә­ни­фә Га­ли­ев­на да тө­ше­неп өл­гер­де.

Га­ри­фул­ла абый, ие­леп, бер ку­лы­на Кә­ри­мә­нең че­мо­да­нын, икен­че­се­нә үзе­нең һәм ха­ты­ны­ның сум­ка­сын алып, чы­гар­га ат­ла­ды. Әм­ма хәл­сез­ле­ге си­зел­де. Ул би­реш­мәс­кә ит­те. Ха­ты­ны, аның бер ку­лын бу­ша­тыр­га үре­леп, сум­ка­ла­ры­на то­тын­ды. Ире ки­рәк­ми ди­гән иша­рә яса­ды.

— Тук­та­гыз әле, тук­та­гыз!— дип, Га­зиз­чик шун­да ук үз бүл­мә­се­нә аш­кы­нып ке­реп кит­те һәм ан­нан ка­лын гы­на дәф­тәр кү­тә­реп ки­леп тә чык­ты.— Бу — Кә­ри­мә­не­ке икән! Ан­да ба­ры­сы да языл­ган бу­гай? Са­би­ра­ны кия­ү­гә озат­кан көн­дә, әй­бер­лә­рен җы­еш­тыр­ган­да та­был­ды. Укыр­га өл­гер­мә­дем. Ан­на­ры, рөх­сәт­сез яра­мас, ди­дем. Ан­да­гы ши­гырь­ләр­гә ге­нә күз сал­дым. Ала­рын укыр­га ярый­дыр, ди­дем. Ши­гырь­ләр бит алар укыр өчен язы­ла­лар, ачу­лан­ма­гыз ин­де! Та­гын шул, мо­ны­сы­на ка­дәр та­гын бер дәф­тә­ре бул­ган. Аны­сын тап­ма­дык. Бу­сы­ның ба­шы­на “И­кен­че туп­лан­ма” дип язып ку­ел­ган. Ту­лы да тү­гел. Кай­бер бит­лә­ре күп­ләп-күп­ләп ер­ты­лып алын­ган. Әйт­тем бу­гай ин­де: бе­рен­че­сен та­ба ал­ма­дык. Бу­сын сез­гә кай­та­рып би­рәм!— ди­де, күп сөй­лә­де, ашык­ты, та­гын да ни­ләр­дер әй­тер­гә те­лә­де.

Га­ри­фул­ла абый мо­ңа әл­лә ни исе кит­мә­гән­дәй ит­те. Әм­ма ха­ты­ны тә­мам ку­ан­ды, дәф­тәр­не, алып, күк­рә­ге­нә кыс­ты. Рәх­мә­тен әйт­те.

Шун­да Га­ри­фул­ла­сы да, че­мо­дан һәм сум­ка­лар­ны ку­лын­нан тө­ше­реп:

— Га­фу итә кү­ре­гез без исәр­ләр­не,— дип, ке­сә­сен­нән ак­ча чы­га­рып,— без күп­ме ти­еш әле? Алы­гыз!— ди­я­рәк, алар­га суз­ды.

— Сез нәр­сә?— ди­де шун­да та­гын да Га­зиз­чик.— Сез нәр­сә? Кә­ри­мә­нең без­гә ти­е­ше юк, фа­тир­да тор­ган өчен дә ул ай­ны­кын-ай­га ал­дан би­реп ба­ра иде, шу­лай бит, әни­ем?— ди­де. Әм­ма аның Кә­ри­мә ха­кын­да бәй­нә-бәй­нә сөй­лә­тә­се ки­лә икән­ле­ге дә си­зе­лә иде.

Га­дә­тен­чә Хә­ни­фә Га­ли­ев­на ак­ча­га та­ба үре­лә баш­ла­ды, ан­на­ры, улы­ның сүз­лә­рен­нән соң оя­лып­мы, әл­лә ике би­ча­ра­дан кү­ңе­ле чир­ка­нып­мы:

— Юк-юк, сез нәр­сә, бер ге­нә би­рә­се­гез кал­ма­ды! Кә­ри­мә ул як­тан бик тәр­тип­ле кыз иде,— ди­гән бул­ды.

Ата ке­ше ак­ча­ла­рын ке­сә­се­нә ки­ре тык­ты, че­мо­дан һәм сум­ка­ла­рын ка­бат алып, зур рәх­мә­тен әй­теп, ишек­тән чык­ты, бас­кыч­тан ха­ты­ны бе­лән сак ат­лап тө­шеп кит­те. Ярым ябы­лыр­га да өл­гер­мә­гән ишек ар­тын­да Хә­ни­фә Га­ли­ев­на улын ашык­ты­ра баш­ла­ды:

— Әй­дә, так галс­ту­гың­ны! Ки кәч­тү­мең­не! Туй­га ми­нистр­ның ма­ши­на­сы кө­тә. Әнә, урам­да гы­на то­ра!— дип ка­ты-ка­ты әйт­те.

Ка­зан эчен­дә тор­мыш кай­на­вын дә­вам итә иде.

Урам­га чык­кач, ата ке­ше ар­ба­лы бер ат­лы­ны тук­тат­ты. Аңа кая ба­ру­ла­ры ту­рын­да әйт­те. Дил­бе­гә­ләр егет ке­ше ку­лын­да иде. Ул, ар­ба­сын­нан җи­ңел ге­нә си­ке­реп тө­шеп, Га­ри­фул­ла абый­ның ку­лын­да­гы че­мо­да­нын ар­ба­га кү­тә­ре­шеп ку­яр­га бу­лыш­ты. Ха­ты­ны­ның аяк­ла­ры бу­та­лыб­рак то­ру­ын күр­гәч, аңа да яр­дәм ит­те. Ан­на­ры атын ашык­ты­рыб­рак ат­ла­тып, Па­риж Ком­му­на­сы ура­мы буй­лап алып кит­те дә, На­ри­ма­нов­ка ки­те­реп чы­га­рып, уң­га бо­рыл­ды­лар. Мон­нан вок­зал­га якын­рак сы­ман иде.

Ан­да ка­дәр ты­ныч төш­те­ләр. Егет ке­ше иге­лек­ле бу­лып чык­ты, Га­ри­фул­ла абый­га та­гын че­мо­да­нын кү­тә­ре­шеп, вок­зал эче­нә кер­тер­гә бу­лыш­ты, ха­ты­нын буш эс­кә­ми­я­гә ки­тер­теп утыр­тыш­ты. Ул гы­на да тү­гел, кас­са­лар яны­на йө­ге­реп ба­рып, би­лет ха­кын­да бе­ле­шеп кил­де.

— Ми­нем мон­да апам эш­ли! Ал­тын­чы кас­са­га ба­рыр­сыз. Бө­гел­мә­гә ка­дәр ике би­лет ди­гән иде­гез бит. Та­бып би­рер­гә, бу­лы­шыр­га вәгъ­дә ит­те. Оныт­ма­гыз, исе­ме — Әми­нә, без — Кә­рим­нән, ди­яр­сез! Оныт­ма­гыз! Та­бып би­рер! Вәгъ­дә ит­те!.. Ярый, мин ашы­гам!— дип кат-кат әйт­те дә, ки­теп тә бар­ды.

— Тук­та әле, энем, ак­ча би­рер­гә оныт­кан­мын!— дип, ар­тын­нан Га­ри­фул­ла абый чы­гып та ка­ра­ган иде, егет­тән җил­ләр ис­кән. Ка­зан ка­ла­сы­ның иге­лек­ле ке­ше­ләр бе­лән дә ту­лы икән­ле­ген ул әле­гә си­зен­ми­чә­рәк кал­ды.

Бе­раз­дан би­лет кас­са­ла­ры­на ба­рып, Әми­нә­не со­ра­ды, Кә­рим ди­гән исем­не ял­гыш­лык бе­лән Кә­ри­мә ди­де, әм­ма мо­ны да тө­шен­мә­де. Кыз аңа ике би­лет әзер­ләп куй­ган икән, ак­ча­сын ти­еш­ле ка­дәр ге­нә алып, кал­га­нын ки­ре кай­та­рып бир­де. Мо­ны да Га­ри­фул­ла абый шу­лай ти­еш бу­ла­рак аң­ла­ды. Бү­ген­ге яһү­ди бо­рын­лы Рәх­мә­тул­ла ага ке­бек эшен ак­ча бе­лән май­лап-шо­мар­тып, бе­раз җи­ңе­ләй­тә тө­шеп алып ба­рыр­га да өй­рән­мә­гән, ке­ше­ләр­нең хөр­мә­тен ба­ры ка­бул итә ге­нә ала тор­ган бән­дә­ләр­дән бул­ган­лы­гы сә­бәп­ле, бу як­ла­ры бе­лән тор­мыш­тан ераг­рак зат­лар­дан иде ул. Кә­ри­мә­се­нең үле­ме аны та­гын да әл­лә кай­лар­га, ары­рак куй­ды. Ул әле хәт­та кы­зын мәң­ге­гә югал­ту­ын да, бү­ген җир­ләп кай­тып ки­лү­ен дә, баш­ка­сын да аң­лап җит­ке­рә ал­ма­ды. Җан хәс­рә­те аны ал­ды кө­тә. Әм­ма да шун­дый мә­шә­кать­ле эш­ләр­не җи­ре­нә җит­ке­реп, көн эчен­дә баш­ка­рып чы­га алу­ын да, төп эш­не Рәх­мә­тул­ла ага­ның, мең ят бер яһү­ди бо­рын­лы чәч алу­чы адәм­нең, үз җил­кә­се­нә алып, ахы­ры­на ка­дәр җит­ке­рү­ен дә Га­ри­фул­ла абый шул ук шу­лай ти­еш бе­лән ге­нә әле­гә ка­бул ит­те. Мо­ны­сын да аң­лап алып, хәй­ран­га ка­ла­чак­ла­ры ки­лер көн­нә­ре­нә та­ба ки­теп бар­ган­нар һәм кө­теп то­ра­лар иде әл­бәт­тә.

Сез мин­нән Ал­ла­һы тә­га­лә­нең хик­мәт­лә­ре бар­мы дип со­рар­сыз. Бе­ле­гез: ме­нә шу­шы­лар ин­де алар! Баш­ка төш­кән хәс­рәт­нең зур­лы­гын аң­лар өчен кү­ңел­гә аз-аз­лап кы­на мөм­кин­лек би­рә! Ашык­мый, ашык­тыр­мый!

Ва­кыт­ла­ры бе­раз бар икән әле, аны­сы. Бу­фет­тан, ике­шәр-өчәр рәт ба­рып, ста­кан бе­лән чәй алып эч­те­ләр. Бу­сы ях­шы бул­ды. Тән­нә­ре­нә хәл ке­реп кит­те. Кә­ри­мә хәс­рә­те дә ар­ка чи­ге­неп тор­ды. Дәрт­лә­неп ки­теп, Га­ри­фул­ла абый ки­оск­ка бар­ды, бәл­ки укы­лып кай­ты­лыр ди­гән уй­да бер­ни­чә төр­ле та­тар га­зе­та­ла­рын да са­тып ал­ды. Авыл­ла­ры Лә­шәү­гә әле ул но­мер­ла­ры кай­чан ки­леп җи­тә? Га­ри­фул­ла, алар­дан укып, ба­ры­сын да ал­дан бе­ле­шеп өл­ге­рер!

Шун­да по­езд­га утыр­ту баш­ла­нуы ха­кын­да хә­бәр бир­де­ләр. Ин­де ха­ты­ны да хәл­лән­гән иде. Сум­ка­лар­ны ку­лы­на ул ал­ды. Га­ри­фул­ла абый че­мо­дан бе­лән мәш кил­де.

Ва­гон­га бик ва­кыт­лы ба­рып утыр­ды­лар гы­на, алар яны­на Буа ха­тын­на­ры ту­лыр­га өл­гер­де. Кай­сы­ла­ры юга­ры­гы урын­нар­га ук ме­неп ку­нак­ла­ды­лар. Һа­ва­ның бөр­кү­ле­ге алар­га итәк кү­тә­реп җил­лә­нер­гә дә ко­ма­чау­ла­ма­ды. Ярый әле, куз­га­лып ки­тү­лә­ре­нә, ва­гон эчен­дә һа­ва йө­ри баш­ла­ды.

Ка­зан буй­лап шак­тый озак чык­ты­лар. Ан­на­ры по­езд тиз­лек­не арт­ты­ра бар­ды. Ха­ты­ны­на кыс­та­лу­ын әй­теп, Га­ри­фул­ла абый ки­рәк­ле бүл­мә­не эз­ләп кит­те. Ана ке­ше, укы­ту­чы бу­ла­рак, са­ла ха­тын­на­ры бе­лән ара­ла­шып то­ру­ны сөй­мә­гән­дәй үзен тот­ты. Бу ва­кыт­та аның да кү­ңе­лен­нән хәс­рә­те ки­теп тор­ган, Кә­ри­мә­се уен­нан чык­кан, по­езд­да өй­гә кай­тып ба­ру шат­лы­гы гы­на иде, югый­сә.

Ме­нә ул га­зе­та­лар­ның бер­сен ал­ды, аны, укыр ал­дын­нан, әү­вә­ле ка­рап чы­га­сы ит­те. Ан­да Са­би­ра Ха­и­ров­на ди­гән ша­гый­рә­нең күп итеп бас­ты­рыл­ган ши­гырь­лә­рен күр­де. Су­рә­те­нә ка­рап, бу кыз ма­тур икән дип уй­ла­ды һәм укый баш­ла­ды. Шун­да Кә­ри­мә­се ка­бат исе­нә төш­те һәм ана аһ итеп си­ке­реп тор­ды да идән­гә һуш­сыз егыл­ды. Аңа ка­рап бар­ган бер ба­ла чә­рел­дәп кыч­кы­рып җи­бәр­де. Ха­лык җы­е­лу­ы­на сә­ер­се­неп, ире Га­ри­фул­ла абый да йө­ге­реп кил­де. Ва­гон во­жа­ты­ен дәш­те­ләр. Ул, ашы­гып, на­ша­тыр алып ки­леп ис­нәт­те. Ана ке­ше аңы­на кайт­ты.

Бу егы­лу ва­кый­га­сы аның бе­лән го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр бул­ды. Әм­ма соң­гы­сы тү­гел иде. Мо­ңа ка­дәр ан­дый хәл­гә оч­ра­ма­ган ире хәй­ран­лык­та кал­ды. Ха­ты­нын ко­ча­гы­на алып утыр­ды. Шун­да ана:

— Ирем, укы әле шу­лар­ны! Нәкъ Кә­ри­мә­без ши­гырь­лә­ре сы­ман!— ди­де.

Ата ке­ше дә укы­ды. Йө­рә­ген сал­кын­лык­та тот­ты. Су­рәт­тә­ге Са­би­ра Хә­и­ров­на­ның кем икән­ле­ген та­ны­ды, әм­ма:

— Юк! Аны­кы­лар ке­бек тү­гел­ләр!— ди­де.

Әм­ма ул ал­дый иде. Аңа бит әле ха­ты­нын исән-имин алып кай­та­рып җит­ке­рә­се дә бар!

Бу — Кә­ри­мә­нең җе­на­за­сы кө­не ге­нә тү­гел, бәл­ки бө­ек ша­гый­рә бу­лыр­га дөнь­я­га ту­ган Кә­ри­мә Ду­ла­то­ва­ның үл­гән, аның уры­нын ши­гырь­дән ерак ша­гый­рә Са­би­ра Ха­и­ров­на ал­ган көн дә иде.

 

 

Эпи­лог

 

1990 нчы ел­ның июнь ахы­ры­на ка­дәр ми­ңа Ти­мер-бе­тон конст­рук­ци­я­ләр за­во­дын­да га­ди эш­че бу­лып эш­ләр­гә ту­ры кил­де. Ул ва­кыт­та, югый­сә, яшь га­лим, фән­нәр кан­ди­да­ты идем. За­вод­тан тыш, кал­ган бө­тен ва­кы­тым Яшь­ләр то­рак комп­лек­сын тө­зү­дә, Ка­зан шә­һә­ре­нең яңа-яңа йорт­ла­рын са­лу­да үтә тор­ды. Тө­зү­че һө­нә­ре ми­нем кул­ла­рым өчен һич тә яңа­лык тү­гел иде. Бар­лык ты­рыш­лы­гым — га­и­ләм­не фа­тир­лы итү те­лә­ген тор­мыш­ка ашы­ру мөм­кин­ле­ген­нән фай­да­ла­нып ка­лыр­га ом­ты­лыш­ка бәй­ле бул­ды.

Ахыр­дан фән­ни эше­мә әй­лә­неп кайт­тым. Мин тө­зе­леш­кә кит­кән­дә кып-кы­зыл хә­лен­дә кал­ган дөнья хә­зер са­ры-яшел-ак төс­ләр­гә ке­реп бет­кән иде. Гү­я­ки яңа бер ил­гә ки­леп эләк­тем, бер кыйт­га­дан чы­гып ки­теп, төр­ле ут­лар­га, вәх­ши­ят бе­лән мә­дә­ни­ят ара­сын­да үсеш ки­чер­гән ил­ләр­гә тук­та­лып-тук­та­лып, олы бә­ла­ләр аша уза-уза, бө­тен­ләй баш­ка ма­те­рик­ка ба­рып чык­кан­мын­дыр ке­бек иде.

Яз­мыш ми­не үзе­нең ку­әт­ле җил­лә­ре­нең ир­кен­дә ул ел­лар­да ме­нә шу­лай ай­кал­ды­рып-чай­кал­ды­рып йө­рет­те. Фа­тир ди­гә­нем дә алай ук җи­ңел ге­нә, тиз ге­нә бул­ма­ды...

Фән, мә­дә­ни­ят, әдә­би­ят, сән­гать ке­бек өл­кә­ләр тә­рәк­кы­ять­нең би­на­сын ха­сил ит­сә­ләр дә, тор­мыш-яшә­еш ба­ры­бер дә икъ­ти­са­ди ни­гез­гә ко­ры­ла, аны­сы. Яңа тө­зе­леп кил­гән җәм­гы­ять­тә дә, ис­ке­сен­дә­ге ке­бек үк, тә­рәк­кы­ять фай­да­сы ал­га чы­га­рыл­ма­ды. Хә­ер, тор­мыш-яшә­еш­нең ни­гез­лә­ре дә тиз­дән ка­бат умы­ры­лып-ва­ты­лып таш­лан­ды.

Ул ел­ны көз көн­нә­ре ми­не үзем­нең ту­ган як­ла­ры­ма — Әл­мәт-Сар­ман тө­бә­ге­нә, гыйль­ми-га­мә­ли ко­ман­ди­ров­ка­га җи­бәр­де­ләр. Эшем авыл­дан-авыл­га, ка­ла­дан-ка­ла­га йө­реп, та­тар­ның бо­рын­гы ки­тап­ла­рын бар­лап, өй­рә­неп чы­гу­дан гый­ба­рәт иде. Ая­гым­да күн итек, өс­тем­дә по­ход ки­е­ме, ар­кам­да биш­тәр бул­ды. Әү­вә­ле көн­нәр ко­яш­лы тор­ды­лар, ан­на­ры яң­гыр­га кит­те, су­ыт­ты, иза­лан­дыр­ды. Күп юл­лар­ны үтәр­гә, гыйб­рәт­ле яз­мыш­лар бе­лән оч­ра­шыр­га, ба­ла ча­гым­да дөнья чи­ген­дә­дер алар ке­бек то­ел­ган ка­раң­гы, мес­кен, фә­кыйрь авыл­лар­га да, за­ма­на­ны арт­та кал­ды­рып, үз­лә­ре ал­га аш­кы­ну­чы са­ла­лар­га һәм шә­һәр­ләр­гә дә ба­рып чы­гар­га ту­ры кил­де. Бө­гел­мә як­ла­рын да күп тап­та­дым. Юлым уң­ды, кы­зык­лы, мә­дә­ни, фә­не­без өчен ае­рым әһә­ми­ят­кә ия кулъ­яз­ма­лар да та­был­ды. Сө­е­неч­тән кү­ңе­лем, өмет­лә­рем дә ак­ла­нып, ты­ныч­ла­нып өл­гер­де.

Әл­мәт шә­һә­ре­нә бәй­ле бер ад­рес бир­гән иде­ләр. Әү­вә­ле аны, ки­рәк­ми дип уй­лап, ин­де ахыр­да, ярар, мин­нән кал­ма­сын ди­я­рәк, бер­нин­ди кы­зык­сы­ну­сыз гы­на, шу­ның бу­ен­ча ба­рып, хәл­лә­рен бе­ле­шеп бул­са чы­гар­га ки­рәк­тер, ди­дем. Бу­ла бит ан­дый чак­лар да: кү­ңе­лем бик тә ты­ныч көн иде бу!

Ба­ры­сы да уңыш­лы гы­на иде. Юл­да ма­ши­на­сы да җи­ңел ге­нә утыр­тып алып кит­те, ад­рес­та языл­ган йор­ты, фа­ти­ры да һич­бер кы­ен­лык­сыз, җай­лы гы­на та­был­ды. Өй­лә­рен­дә ке­ше­се дә бар иде.

Үзем­нең кем, кай­дан, нин­ди эш­ләр бе­лән йө­рү­ем­не га­дәт­тә­ге­чә аң­ла­тып бир­дем. Та­ныш­тык. Түр­гә үтү­ем­не со­ра­ды­лар. Өс­тәл ар­ты­на утыр­дым. Зал­ла­ры ир­кен һәм зат­лы җи­һаз­лы иде. Ми­не кар­шы ал­ган ха­ным өс­тәл­нең икен­че ягы­на утыр­ды. Бүл­мә­дә бе­раз ярым ка­раң­гы­рак ха­ләт иде. Өл­кән яшь­тә­ге, кап-ка­ра бөд­рә чәч­ле, ях­шы йон, бе­раз ука­ла­ры да бул­ган ка­раң­гы-кө­рән төс­тә­ге зат­лы күл­мәк­тән иде ул. Би­зә­нел­гән, ясан­ган.

Ба­ры­сы җир­лә­ре, ашы­га­сы урын­на­ры юк­мы икән­ле­ген со­ра­дым. Әле бе­рәр сә­гать сөй­лә­шеп уты­рыр­га мөм­кин икән. Әм­ма шу­ны­сы ап­ты­раш­та кал­дыр­ды, ха­ным, дө­рес­рә­ге, әби ке­ше ин­де ул, ми­не күп­тән­нән кө­теп ал­га­ны сы­ман­рак ка­бул ит­те. Ис­ке ки­тап­лар, кулъ­яз­ма­лар ту­рын­да со­ра­дым. Алар аңар­да юк икән­нәр. Әйе, кү­ре­неп то­ра шул, бу апа бер дә яу­лык­лы, абыс­тай бу­лып йө­рү­че та­тар әби­лә­ре­нә оша­ма­ган.

Ул ми­нем ал­ды­ма ка­лын гы­на бер дәф­тәр, пап­ка­лар бе­лән хат­лар-яз­ма­лар ки­те­реп куй­ды. Ач­тым. Ка­рыйм. Кем­нең­дер көн­дә­ле­ге иде бу­гай, ши­гырь­лә­ре дә күп икән дип уй­лыйм. Укыйм. Бе­раз та­ныш та ке­бек­ләр. Әм­ма шун­да ул ха­ным:

— Мин бо­лар­ны сез­гә би­рә ал­мыйм, из­ге ис­тә­лек­ләр­дән алар!— ди­де дә, күз­лә­рен­нән яшь­лә­рен сы­гып кы­на елап ал­ды. Ан­на­ры га­фу үтен­де.— Йа Хо­да­ем, әл­лә ни­чек бул­ды әле бу!— ди­де.

Ке­ше­ләр­не са­быр гы­на тың­лап уты­ра тор­ган га­дә­тем ба­ла ча­гым­нан бар иде. Хә­зер ул са­быр­лык, ро­ман­нар уку­да­гы ке­бек хик­мәт­ле бер ха­ләт сы­ман той­гы­лар уя­тып, кү­ңе­лем­не рә­хәт­лек­кә чум­ды­ра тор­ган­га ук әве­рел­де.

Мин бу ха­ным­нан, мон­нан егер­ме ел элек ин­де, шу­шы әсә­рем сөй­ләп чык­кан ва­кый­га­лар­ны, ягъ­ни бү­ген­ге кө­нем­нән ил­ле ел­лар эл­гә­ре бу­лып уз­ган та­рих­лар­ны ишет­тем. Бик тәэ­сир­лән­гән идем. Ка­лә­мем бу ка­дәр са­гыш­лар­ны үзе­нең кү­зен­нән та­мы­зып язып та җит­ке­рә һәм бе­те­рә ал­ма­ды. Хә­зер дә ос­та­лы­гым хи­лаф­лы­рак бул­ды, ах­ры­сы, га­фу итәр­сез!

Чы­гып кит­кә­нем­дә мин ул апа­ның йө­зе­нә ка­бат бак­тым. Ка­ра чәч ди­гән­нә­рем — ка­лын итеп бу­ял­ган иде, йө­зен­дә­ге җы­ер­чык­ла­ры­ның күп­ле­ген һәм ти­рән­ле­ген һич­бер төр­ле кер­шән кап­лап, яше­реп бе­те­рә ал­ма­ган.

Ан­да, Ка­зан­да, Ар­ча кы­ры зи­ра­тын­да, тү­бән­ге як­та, мәгъ­рур ти­рәк тө­бен­дә “Ша­гый­рә Ду­ла­то­ва Кә­ри­мә” ди­гән язу­лы таш ку­ел­ган ка­бер әле дә бар­дыр ди­гән уй кү­ңел­гә кер­де. Ел са­ен, өс­тен ту­ты­рып, са­ры-ак-зәң­гәр умыр­за­я­лар чә­чәк ата икән ан­да дип кү­зал­лап куй­га­лау да га­дә­те­мә әве­ре­леп ал­ды.

Әл­мәт­кә ни­чә ба­рыл­ды, әм­ма ул ха­ным бе­лән ка­бат оч­ра­шып, алар ха­кын­да сөй­лә­шер­гә ту­ры кил­мә­де. Дәф­тә­ре дә, пап­ка­лар да үзен­дә кал­ды. Ә күз ал­дым­да шул көн­нән баш­лап мон­дый су­рәт сак­лан­ды да сак­лан­ды: зи­рат, би­ек, күк­кә аш­кан ти­рәк, хуш ис­ле умыр­за­я­лар һәм... Ме­нә алар, чә­чәк таҗ­ла­ры ко­е­ла­лар, ка­бер өс­те яшел­лә­нә, ан­да баш­ка чә­чәк­ләр шы­тып чы­га... Өз­де­реп-өз­де­реп сай­ра­ган сан­ду­гач­лы май ае ир­тә­се...

Ка­зан­да, ва­кы­тым та­бы­лу­га, шун­да ба­рыр­га, хак­тыр­мы дип бе­ле­шер­гә, мәсь­ә­лә­не ачык­лар­га ит­тем. Эз­лә­дем. Ан­дый ка­бер­не тап­ма­дым. Кыз­га­ныч. Ва­кый­га­да кат­наш­кан шә­хес­ләр дә исән тү­гел­ләр иде ин­де, бер­ни­чә­сен­нән ка­ла. Хә­ер, ала­рын ук бар­лап, ерак та­рих­лар­ны куз­га­тып, бор­чып йө­ри­сем кил­мә­де.

Ме­нә шул!

31.03.2009 – 14.01.2010.

 

 

хххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххх

 

­

 

 

КА­ЗАН МОГ­ҖИ­ЗА­СЫ

Ә­ки­ят

 

­ Бе­рен­че бү­лек.

СӘЙ­ДӘШ МАР­ШЫ, БУ­ЛАТ ҺӘМ ШӨР­ЧЕК

 

Ав­ро­па­ныћ кљн­чы­гыш та­ра­фын­да, бу кыйт­га­ныћ ић зур ел­га­сы са­нал­ган Идел бу­ен­да дан­лык­лы џђм ма­тур ка­ла бар. Аны «Ка­зан» дип атый­лар. Та­рих­лар­дан мђгъ­лњм бул­ган­ча, шђ­џђр­нећ бо­рын­гы исе­ме «Каз­ган» дип атал­ган, ди­лђр. Кем бе­лә, бәл­ки ул сүз­ләр­дә дә хак­лык бар­дыр?

Ки­тап­лар­да Ка­зан бе­лђн бђй­ле ђл­лђ нин­ди хђ­бђр­лђр сљй­лђ­не­лђ. Имеш, бо­рын­гы за­ман­нар­да аны дош­ман­нар­дан аж­да­џа сак­ла­ган икђн дђ хђ­зер­ге кљн­дђ дђ бу шђ­џђр­нећ хал­кы, шул аж­да­џа­ныћ су­рђ­тен ясап, аны туг­ра­ла­ры уры­ны­на то­та­лар, ди. Та­гын-та­гын ђл­лђ ни­лђр, ди. Ђм­ма дђ мин сез­гђ алар ха­кын­да тњ­гел, бђл­ки бњ­тђн бер хђ­бђр­лђр­не ќит­ке­рер­гђ уй­ла­дым. Уз­ган та­рих­лар­дан биг­рђк, бњ­ген­ге кљн бе­лђн бђй­лђн­гђн алар.

Шу­лай итеп, Ка­зан ка­ла­сы­ныћ яћа, ђле соћ­гы ел­лар­да гы­на тљ­зел­гђн ра­йон­на­рын­нан бер­сен үзе­гез дә бе­лђ­сез­дер? Ка­зан­-су­ныћ тљнь­як-кљн­ба­ты­шын­да кал­кып чык­ты. Ђйе-ђйе, нђкъ њзе — ха­лык аны за­ман­ча­ла­тып кы­на, «К­вар­тал­лар» дип йљр­тђ. Эл­гђ­ре­рђк бу урын­нар­да зур саз­лык­лар бу­лып, алар эчен­дђ­ге зур яшел кал­ку­лык­лар­да бер-ике авыл­дан тыш џич­нђр­сђ дђ юк икђн. Имеш­тер, ан­да ђл­лђ нин­ди гыйф­рит­лђр яши­дер дип бел­гђн­нђр дђ, ул ти­рђ­лђр­не юнь­ле ке­ше­лђр ђй­лђ­неп ке­нђ узар­га ты­рыш­кан­нар.

Ђ хђ­зер исђ — бљ­тен­лђй баш­ка­ча, ир­тђ-ки­чен аныћ урам­на­ры ке­ше­лђр бе­лђн ту­лып, ко­яш кү­тә­рел­гән­дә үк мыж­гый баш­лый, ма­ши­на­лар кай­на­шыр­га-ча­бы­шыр­га то­ты­на­лар. Кы­зык та ин­де. Элек­ке шик­лђ­нњ­лђ­рен ис­лђ­ре­нђ дђ ал­мый­лар. Тор­мыш шу­лай ин­де ул, ис­ке яра­лар ке­бек, элек­ке­ге шик-шљб­џђ­лђр дђ юк­ка чы­га, оны­ты­ла, чљн­ки алар­ныћ урын­на­рын яћа­ла­ры ала, ке­ше књ­ће­лен њз за­ма­ны­на хас бор­чу-бор­чы­лу­лар яу­лый.

Ђм­ма за­ма­на ни ка­дђр­ле кат­лау­лы књ­рен­сђ дђ, бу дђ­вер­дђ яшђњ­че ке­ше­лђр бар­сы да га­ди џђм га­дђ­ти­лђр. Шун­дый ке­ше­лђр­нећ бер­се, ђл­бђт­тђ, ђле бе­ре­гез­гђ дђ та­ныш бул­ма­ган Бу­лат исем­ле бер ма­лай. Ђнђ, ул пи­а­ни­но­да нин­ди­дер кљй уй­нар­га дип азап­ла­нып ма­та­ша. Ише­тђ­сез­ме? «Там-там-там та-та-та та­рам...» Чы­га­ра баш­ла­ды бу­гай. Ђ, Са­лих Сђй­дђ­шев­нећ мар­шын ма­таш­ты­ра икђн. Ђй­дђ-ђй­дђ, ме­нђ, бу­лып чы­га тњ­гел­ме?

Бу­лат­ныћ ђни­се књр­ше бњл­мђ­дђ дђф­тђр­лђр тик­ше­реп уты­ра. Та­гын кем­нђр­гђ­дер дњрт­ле-биш­ле бил­ге­лђ­ре те­зђ­чђк, ђ ял­кау­лар бер­ле-ике­ле­не элђк­те­рђ­чђк­лђр. Укы­ту­чы апа аның әни­се. Шә­һәр мәк­тә­бен­дә. Бик тә бул­ган, бик тә ях­шы, бик тә чи­бәр ке­ше, ди­ләр.

— Ђни, кил ђле мон­да?..

А­џа, Бу­лат­ныћ уе­ны ба­рып чык­мый ап­ты­ра­та икђн, яр­дђм­гђ ђни­сен ча­кы­ра. Уй­лап та ка­ра­мый: ђн­кђ­сен­дђ аныћ кай­гы­сы, ди­ме­ни, њзе­нећ эш­лђ­ре дђ хђт­тин аш­кан, бик књп аның.

— Ђни, дим, кил ин­де?..

— Улым, мин мон­нан да бар­сын ише­теп уты­рам, њзећ ге­нђ уй­на ин­де. Эшем књп шул.

— Ярааа­ар, та­гын уй­нап ка­рыйм, ба­рып чык­ма­са, пи­а­ни­но яны­на ка­бат кил­дем юк, њп­кђ­лђ­мђ, ярый­мы?

Џе, Бу­лат ќа­ен тап­ты, га­еп­не ђни­се­нђ таш­лап, уен­ны кал­ды­рыр­га исђ­бе. Хђй­лђ­кђр дђ ин­де, бер дђ ал­да­та­сы тњ­гел. Ниш­ли­сећ, ма­лай­лар го­мер­гђ шу­лай, ђн­кђ­лђ­ре­нђ ар­ка­ла­на­лар. Хәт­та бу ән­кә­лә­ре­нә та­я­ну­ла­ры шу­ңа ба­рып җи­тә, ђгђр дђ яра­са, алар­ны сол­дат­ка да њз­лђ­ре бе­лђн алыр иде­лђр.

Бу­лат та­гын бар­мак­ла­рын йљ­гер­тђ баш­ла­ды. Бу юлы­ но­та­лар­ны да дљ­рес алы­нып, кла­ви­шлар­га ки­рђ­ген­чђ ге­нђ бас­кан тљс­ле иде, ђм­ма књ­ће­ле ќыр­лап ки­тђ ал­ма­ды, шун­лык­тан ђле ак­ры­на­еп, ђле тиз­лђн­де­реп уй­на­ды да ритм­нар­да ял­гыш­лар ќи­бђр­де. Шу­шы ућ­ма­ган­лы­гы­ныћ сђ­бђ­бен ђни­сен­нђн књ­реп, та­гын аны њз яны­на ча­кы­рып шар­ан яр­мак­чы гы­на иде, пи­а­ни­но ар­ты­на књ­зе тљш­те: бу нин­ди чи­керт­кђ ул ан­да? Шђ­џђр фа­ти­рын­да мон­дый бљ­ќђк яши ала, ди­ме­ни? Бул­ма­ган­ны!

Бу чын­лык­та йорт чи­керт­кђ­се иде. Алар авыл­лар­да гы­на бу­ла­лар, идђн ас­тын­да, яи­сђ бе­рђр ка­раћ­гы­рак урын­да, поч­мак ише ќир­дђ яши­лђр џђм ямь­ле ќђй­ге кич­лђр­дђ рђ­хђт­лђн­де­реп сай­рый­лар, ку­быз­ла­рын уй­на­та­лар, сыз­гы бе­лђн саз­ла­рын тар­та­лар. Ко­лак­лар­ны тон­ды­рып бе­те­рђ­лђр. Ђби­лђ­ре­нђ ку­нак­ка бар­ган чак­ла­рын­да књп­ме ишет­те ул алар­ныћ тљн­ге туй­ла­рын. Бер дђ ял бел­ми­лђр ин­де. Ап­ты­ра­гач, љс­лђ­ре­нђ баш­мак бе­лђн тон­ды­рып ка­рый­сыћ, бе­раз­га ты­нып то­ра­лар да та­гын баш­лый­лар. Ђ син, ир­тђн тор­гач, баш­мак­ла­рыћ­ны та­ба ал­мый­ча га­ќиз­лђ­нђ­сећ. Ан­да, авыл­да, шђ­џђр­дђ­ге­чђ тњ­гел шул: юы­ныр љчен дђ ишек ал­ды­на чы­гар­га ту­ры ки­лђ.

Аџ чу­кын­чык, мљ­га­ен баш­мак эче­нђ уты­рып, Бу­лат бе­лђн бер­гђ шђ­џђр­гђ кил­гђн­дер ђле ул чи­керт­кә-шөр­чек. Авыл­да ап­ты­ра­туы ќит­мђ­гђн, мон­да да ко­ла­гын тон­дыр­мак­чы­мы? Би­рер ул аћа хђ­зер ки­рђ­ген, љс­те­нђ ге­нђ ба­сар.

Бу­лат шу­шы ни­я­тен­дђ уры­нын­нан куз­гал­мак­чы иде, шөр­чек-чи­керт­кђ, ба­шын бор­га­лап-бор­га­лап аћа ка­рап тор­ды да, ку­лы­на сыз­гы­сын алып, ск­рип­кА-са­зын­да уй­нап та ќи­бђр­де. Сђй­дђш мар­шын. Кљй ни­чек баш­ла­нып кит­сђ, шу­лай дђ­вам ит­те. Бу­лат ап­ты­рап кал­ды. Књ­ће­ле тђ­мам ђсђр­лђн­де џђм чи­керт­кђ­нећ ос­та­лы­гы­на хәй­ран ит­те. Явыз ни­я­тен дђ оныт­ты. Чи­керт­кђ ни­ка­дђр ос­та­рак уй­на­ган бул­са, Бу­лат та аның уе­ны­на шул­ка­дђр њк көч­ле­рәк кы­зык­ты. Юк, аныћ бу кљй­не үз уе­нын­да та­гын да шђб­рђк итеп чы­га­ра­сы кил­де. Ђ ни­гђ, ђл­лђ бул­дыр­а ал­мас, ди­сез­ме?

Џай шу­лай бик ќи­ћел ге­нђ ире­шел­сђ икђн ул. Њзе­нђ бик тђ ышан­ган хђл­дђ, тђ­мам њр­тђ­леп ябыш­кан иде дђ, ха­та­лан­ды Бу­лат. Чи­керт­кђ-шөр­чеккђ шул ќи­тђ кал­ды, мыс­кыл­лап, аңа те­лен чы­гар­ды да быр-быр сел­кет­те. Ул гњ­я­ки:

— Бул­ды­ра ал­ма­гач, ни­гђ ђл­лђ кем ке­бек бо­рын чљй­мђк­че­сећ? Эл­гђ­ре ях­шы­лап љй­рђн, ан­нан соћ яры­шыр­га да алы­ныр­сыћ!— ди­гђн тљс­ле иде.

Бу­лат та­гын уй­нар­га то­тын­ды. Бу юлы­ уе­ны ях­шы гы­на бар­ган тљс­ле иде, ахы­ры­на ки­леп ќи­тђм ди­гђн­дђ ге­нђ но­та­лар­ны ял­гыш алып, икен­че бер марш­тан кљй­не куш­ты. Чи­керт­кђ­гђ та­гын бђй­рђм иде, бу юлы да те­лен чы­гар­ды һәм аны бы­дыр-бы­дыр ки­тер­де. Юк, мо­ћа чы­дап то­рыр­га яра­мый иде. Бу­лат кыч­кы­рып ќи­бђр­де:

— Ђни, ул ми­не њр­ти, те­лен књр­сђ­тђ...

— Кем ул? Апа­сы, ко­ма­чау­ла­ма эне­ћђ, им­ти­ха­ны якын­ла­ша, уй­на­сын,— дип, тик­шер­гђн дђф­тђр­лђ­рен­нђн ба­шын да књ­тђ­реп тор­мас­тан, укы­ту­чы­лар­ча кат­гый итеп ђмер бир­де.

Бу­лат­ныћ бер көй өй­рә­нү ва­кы­тын­да гы­на да ђн­кђ­се­нђ адым са­ен зар­ла­ну­ы­на исе кит­кђн џђм явыз­лы­гын­нан кур­ка кал­ган шөр­чек-чи­керт­кђ пи­а­ни­но эче­нђ ки­ре ке­реп ки­тђр­гђ љл­гер­гђн иде ин­де. «И бу шђ­џђр ма­лай­ла­рын, њз­лђ­ре елак бу­лыр­лар, ђ бо­рын­на­рын маћ­гай­ла­рын­нан да юга­ры­рак то­тар­лар, мак­тан­чык­лар!»— чи­керт­кә-шөр­чек­нең бо­лай уй­лар­га ха­кы бар иде шул.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных