ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 39 страница— Кабыз инде, минем дђ утырып йљрисем килђ... Ђмма дђ афђрин булып чыктылар њзлђре, ничђ кљннђр почмакта онытылып торган машинага ќан керттелђр џђм, аныћ фараларын-утларын яндырып, идђн буйлап чаптырырга, ду килеп йљртергђ тотындылар. Бу кадђр галђмђтне моћарчы књргђннђре булмаганлыктан, Һном бабайныћ да, Чиберткђнећ дђ књзлђре маћгайда иде. Ђ теге ахмаклар аларга џичбер игътибар биреп тормадылар, акырып-бакырып шаулашуда булдылар. Бђтђрђендђге барлык егђрне сыгып бетермичђ туктамаячаклары ачык иде. Боларныћ тђртипсезлеге йоклап яткан Булатны да уятты. Ул, књзен ачар-ачмас: — Нђрсђ бу?— дип аптырап калды. Ђмма тегелђр, аныћ тавышын ишетњгђ, машинаны сњндереп, тизрәк карават астына посу ягын карадылар. — Ђ, берни дђ юк икђн. Књземђ генђ књренгђндер... Шушы сњзлђрен ђйтњгђ Булат йоклап та китте. Тегелђр, качкан урыннарыннан чыгып, машина янына кабат якынлаштылар. Ђмма бу юлы аны кабыза алмадылар. — Ђй, синнђн буламыни? Кая ђле њзем,— дип әйтә-әйтә, шунда ук тагын тарткалашырга џђм кычкырышырга тотындылар. Ђгђр болар монда бер генђ тљнгђ яки көнгә яшђп калсалар да, бар нђрсђнећ астын љскђ китереп бетерђчђк иделђр. Каян килгђннђр икђн бу акылсыз башлар, белмђссећ? Була бит шундыйлар, чакырылмаган кунак кебек килђлђр дђ керђлђр. Ќитмђсђ, тавыш-гауга чыгарып, кешелђрнећ тынычлыгын алалар, тирђ-юньдђгелђргђ зыян салалар. Тырыша торгач, телђклђренђ ирештелђр: машинаныћ бђтђрђен тђмам утырттылар. Хђзер инде, књпме тырышсалар да, ул кабынмаячак иде. — Булдырдыћ!— дип теге елагы ризасызлыгын белдерњгђ, икенчесе аћа ќавап кайтарырга љлгерде: — Нђрсђне? Син њзећ булдырдыћ! Мин йљртђм, мин йљртђм, имеш. Мђ, йљртеп кара хђзер, рђхђтлђн!.. Бусы бер дђ алдатып торырлык тњгел икђн. Гаепне хђзер бњтђннәргђ аудара, колагын да чеметми, тел тегермђнен эшлђтеп тђ куя, онын гына чыгармый. — Ваткансыћ, ваткач кына мића аударасыћ! Әџђ, бу елагы њртђлђ дђ белђ икђн. — Ђйе шул, ваттым, ђ син — тљзђт, бик белдекле булгач... — Тљзђтмим. — Тљзђтмђ, мића нђрсђ, исем китте. — Син ваттыћ, син тљзђт... — Нђр-сђ-ђ?.. — Кђќђ белђн кђбестђ. Болар тагын дљбер-шатыр сугышырга тотындылар. Нђрсђлђрнедер ваттылар, изделђр. Аннан соћ, кљтелмђгђндђ туктап калдылар. Бњлмђдђ рђхђт бер тынлык урнашты. Моћа кадђр генђ тынычлыкныћ кадерен Һном бабай белђн Чиберткђ белмђгђннђр. Шаулашу кешелђрне менђ ничек борчый, хђтта књћеллђрне дђ боза икђн. Һном бабайныћ ачу куыгы, тђмам кабарып, инде шартлыйсы булган, колаклары тынып калгач, тамагын кэџем-кэџем кыргалап, гљл тљбендђге сиртмђ таганындагы урынын йомшартты да, бисмилласын ђйтеп, менде дђ ятты. Бераздан борыны гыр-гыр килергђ тотыначак инде аныћ, матур тљшлђр књреп, йокы аралаш назланып елмаячак, таћ белђн уянып, иртђнге кояш нурларында коеначак, юыначак. Аннан соћ ућ аягындагы оегын салып, кичтђн шунда яшереп куйган алтын акчасын чыгарачак та бик озаклап караячак. Мондый вакытта аныћ куанычы књкрђгенђ сыймый, авызы коймак књргђн маэмайныкы тљсле колагынача ќђелђ. Эџ, шђп тђ бабай инде њзе, ђ? Ђйттем бит, гырлый башлый дип, ышанычны аклады, рђхмђт яугыры. Сез анда, гљл тљбенђ килеп, йоклап ятучы Һном бабайны уята књрмђгез, ярамый. Оекбашын салдырып, алтынын да урламагыз, кадерегез генђ бетђр. Ышанмыйсызмы? Ярар, ышанмасагыз, анысы сезнећ эш, ђмма књрђсезме, гљл ботагына эленгђн кечкенђ генђ кђндил-лампасын? Ђйе шул, сњндерергђ оныткан. Бераздан Чиберткђ дђ њзенећ сызгысын тартып, скрипкасында бер-бер моћлы матур кљйне уйнап ќибђрер. Тљне буе шулай ђле сагышланып, ђле куанып, њз књћелен аулап чыгар. Ђ бђлки аныћ янына књктђге Ай њзе тљшђр дђ, серлђр сљйлђшеп, ерак тарихларны искђ тљшереп алырлар? Дљнья бит ул, яшђеш. Анда ниләр булмас та, нилђрне генђ књрергђ туры килмђс. Ђле таћ да атар. Ђйе, хђзергђ тљн генђ шул.
Бишенче бњлек. УСАЛ УРАМ МАЛАЙЛАРЫ
Иртђн торгач, Һном бабай гадђтенчђ лампасын сњндерђ иде. Бу юлы да, књзлђрен ууга ук, уң кулын баш очына таба сузды. Ђмма аныћ елмайган йљзе кинђт кенђ њзгђрде. Чљнки кулы кђндил-лампаны тапмады. Бабай тђмам аптырады. Ђллђ тљшкђнме диярђк, тђрђзђ тљбенђ џђм идђнгђ карады, анда да лампа юк иде. Очып китмђгђндер инде? Тњшђмне књзлђре белђн айкап чыкты, монда да књренмђде. Аныћ лампасы џичбер ќирдђ юк иде. Кая китђр икђн? Аяклары юк бит аныћ, кешене гаеплђр идећ, моћа кадђр аћа беркемнећ кагылганы да булмады. Бу хђл Һном бабайныћ ачуын чыгарды, аны аптырашта калдырды.Ђллђ берђрсе юри шаярттымы, кљлђр љчен? Булыр да, хђзер заманалар њзгђрде, кешегђ ышанырга, џичнђрсђгђ таянырга мљмкин тњгел, дљньясы ќимерелеп бара, диярсећ. Һном бабай башын озак кына кашып утырды. Ул хђтта иртђнге таћ нурларында юынырга-коенырга да онытты. Кояш, аћа карамастан, књтђрелђ бирде. Шунда кемнђрнеңдер пышылдашканын Һном бабай ишетеп алды, кулын ућ колагы артына куеп, шул тавыш килгђн якка табарак башын кыйшайтты: — Сњндер тизрђк, ђнђ, уянды, белеп алса, тавыш чыгарачак, бетте баш,— дип берсе ђйтњгђ, икенчесе: — И юлђр, каян књрсен ул, лампа янгач, књћеллерђк тђ ђле. Ђйттем юк. Син дђ артыгын бытырдама. Лампасын яшерђбез дђ куябыз. Бу картлачка нђрсђгђ кирђк ул,— диде. Аныћ максаты — кђндилне, ђлбђттђ, њзлђрендђ калдыру иде. Шунда гына Һном бабай барысын аћлап алды џђм тљнлђ булган вакыйгаларны исенђ тљшерде. Ђмма теге тђртипсезлђрнећ кемнђр икђнлеген ул хђзергђ књз алдына китерђ алмый, хђтта алардан бераз булса да курка џђм шљлли иде. Инде нђрсђ эшлђр икђн? Болай утырып кына торып кына џичнђрсђне хђл итђ алмаячак. Ђгђр кђндилнећ маен яндырып бетерсђлђр? Яисђ куыгын шартласалар, яки тљшереп њк ватсалар? Бетте генђ. Нђрсђ эшлђр ул аннан соћ? Тљннђрен нђрсђ яндырып йоклар, яшереп куйган алтынын ничек табар? Алтын? Һном бабайныћ шушы уеннан соћ йљрђге жу итте. Ђйе, аныћ бит ућ аягындагы оекбашында алтыны бар, ђ анысы кая? Ярый ђле монысын белми калганнар, Аллаһыга шљкер, урынында икђн. Алтынын урынында књргђч кенђ бу иртђдђ Һном бабай беренче тапкыр елмайды. Ул арада кояш нурлары пианино артына ук барып ќиттелђр џђм Чиберткђне дђ йокысыннан уяттылар. Џе, хђзер скрипкасын алыр да сызгысын тартыр, бњлмђгђ моћ тулар. Тукта, ђллђ аныћ да оясына тљшкђнме бу угрылар? Ђ, юк икђн. Ђнђ, Чиберткђ гадђтенчђ чыгып басты. Гњяки зур сђхнђгђ менгђн, ул буй-сын, килеш-килбђтен ђйтергђ кирђк, тђмам афђрин инде менђ, бер дигђн яхшы ђфђнде. Авылны ташлап, шђџђргђ дљрес килгђн ул. Анда, мич астында, кљл џђм тузан арасында затлы гомере ђрђмнђр генђ булыр иде. Пианино артында калса да, бу — шђџђр шул, Казан каласы, монда њзећне хђтта дљньяга танытырга мљмкин. Ђй бљек Паганини шђкерте, дђртлђндер књћеллђрне. Књћеллђргђ генђ тњгел, аныћ кље барлык сећер-буыннарга њтеп, тђнгђ дђ ниндидер рђхђтлек љсти. Ничђ гасырлар њз ќаена яшђп књнеккђн Һном бабайныћ ерак хатирђлђрен кубарып, књзлђреннђн ќылы яшь бљртеклђрен кузгатты ђле ул. Џай, бар иде заманалар, џичнђрсђгђ исећ китмичђ яшђгђн бала кебек булган чаклар. Кала икђн ул барсы да. Хђтта бик-бик акыллыларны алдый белђ, ташлап китђ хђйлђкђр еллар, сизмичђ дђ каласыћ. Ђле кичђ генђ туган кебек њзећ, югыйсђ, ђ ђйлђнеп карасаћ, ничђ гасыр њтеп киткђн. Һном бабай кљй тђэсиреннђн шулай еламсырап та алды. Аныћ кечкенђ генђ ап-ак челтђрле кулъяулыгы шабыр су булды. Сыкса, хђтта гљлне дђ сагышка чумдырырлык џђм сулдырырлык иде. Карават астыннан тавыш-гауга ишетелмђсђ, Чиберткђ ђле џаман скрипкасында уйнар иде. Ђмма ул кинђт туктап калды, болай да зур књзлђре аптыраудан тђгђрмђч кадђр булган иделђр. Ђйе, болар шул — тљнге йокыны бозган тђртипсезлђр иде. Чиберткђнећ кљен бљтенлђй дђ ишетмђгђннђр, диярсећ, кара ђле њзара ни рђвешле тарткалашалар. Бу кадђр сугышудан ничек имгђнешеп бетмилђрдер, билгесез? Тагын нђрсђнедер кулларыннан тљшерделђр, пыяласымы челтерђп ватылды. Һном бабай: — Ђрђмнђр генђ иттегез, юньсезлђр!— дип ачынды, куллары белђн књзлђрен каплады, гњяки вакыт агышын шулай туктатырга телђде. Инде сугыша башлаган ул урам малайларыныћ эшлђре хутта иде. Берсе икенчесенећ башын борып алдымы шунда, тегесе: — Нигђ муенымны каердыћ, хайван, љздећ бит,— дип чђрелдђп кычкырды. Бу тавышка йорт хуќалары да уянып, рђхђт урыннарын ташладылар, бњлмђгђ кереп: — Ни булды?— диделђр. Ђ Булат әлегә йоклый бирде. Тљшендђ ул, ђкиятлђр дљньясына чумып, кояш нурларында йљзђ иде. Ђти-ђнисе аны уятырга телђмђделђр. Ђмма тавышныћ да кайдан килгђнлеген белђ алмадылар. Хђер, алар хђзер эшкђ ашыгырлар, Булатны да ђнисе мђктђпкђ озата барыр. Теге урам малайлары ул арада йортка хуќа да булып љлгерерлђр.
Алтынчы бњлек. ГАПТЕРИ ҺӘМ ЧӘЛДЕРИ Чыннан да бераздан йорт эче тынып калды. Букчасын ќилкђсенђ элеп, Булат та мђктђпкђ китте. Ђмма Һном бабай белђн Чиберткђнећ генђ китђр ќире юк иде. Књпме вакыт посып кына яткан теге урам малайлары, кеше юклыгын сизеп, озак кљттермђделђр, бик тиз урыннарыннан кузгалдылар. Син књр дђ мин књр, дилђрме? Тотындылар улашырга-үкерешергә, идђн уртасына йљгерешеп чыктылар да дљбер-шатыр сикерешергђ тотындылар. Мондыйларны гомерендђ књргђне булмаган Һном бабай да таћга-гаќђпкђ калды. Боларныћ, ни хикмђт, аяклары артка караган џђм йљгергђннђрендђ артларыннан чак-чак кына ияреп барырга љлгерђ, куллары да бармаксыз, ђмма авызлары гаќђеп зур, аны ачсалар, бљтен дљньяны йотып ќибђрерлђр тљсле иде. Кемнђр булыр бу? Сорасаћ, ђйтерлђр, дисећме? Аларныћ тђртипсезлеклђрен књрмђс љчен Һном бабай аркасы белђн борылды, тавышларын ишетмђскђ дип колакларын куллары белђн каплады. Ђ тегелђр аћа игътибар итеп тђ тормадылар, Булатныћ язу љстђленђ менђргђ була њрмђлђргђ тотындылар. Њзлђрен гњя шунда кљтеп кенђ торалар, имеш. Нђрсђ эшлђњлђрен хђтерлђштереп калырга пианино артыннан кызыксынып чыккан Чиберткђне мордарларныћ берсе књреп алды џђм: — Ђй, кара ђле, Гаптери, олы чикерткђ йљри, шөрчек! Әйтђ тотабыз, ишђк урынына ќигђбез њзен,— дип, сљенеченнђн тагын да зђџђррђк кычкырырга тотынды.— Ну рђхђтлђнђбез икђн. Ђле мин монда таракан да юк дип уйлаган идем, булды гына. Ђйдђ... Љстђлгђ менеп барганнарын онытып, болар икесе дђ идђнгђ сикерделђр. Елагы, арткарак калуына уфтанып: — Чђлдери, тукта, мине дђ кљт,— дия-дия, йљгергђн ќиреннђн, чамасын онытып, туктала алмыйча, диварга килеп сыланды. Шђп булды, ком кебек коелып тљшүенә сөенер идећ, юк шул! Ул арада тагын да катырак чђрелдђргђ тотынды:— Алдына тљш, алдына, мыегыннан элђктер. Гаптери дђ њз ягыннан кычкырырга тотынды: — Тинтђк, аягыннан элђктер, аягыннан... Ђњвђле куркып калган Чиберткђ, хәзер кинђт кенђ сулга таба сикерде. Тегелђр маћгайга-маћгай килеп бђрелештелђр џђм ком љеме булдылар. Инде дђ тынарлар, дисђћ, тиз арада калкышып књтђрелделђр дђ Чиберткђне тагын кысрыклый башладылар. — Кара син аны, кирелђнгђн була, ерак кача алмассыћ,— дип, куркытып аваз салды Гаптери. — Элђксђ, мљгезен сындырам њзенећ,— дип сикеренде Чђлдери. Мондый гына усаллыкны болардан кљтђргђ була иде. Ђмма Чиберткђ дђ бирешђ торганнардан тњгел икђн, алар килеп кенђ ќитњгђ, менђ тоттык, менђ тоттык дип сљенешергђ љлгерњлђренђ, югарыга сикерде дђ качты њзлђреннђн, сикерде дђ качты. Тђмам аптыратып, алќытып бетерде ахмакларны. Бу тамаша Һном бабайга да кызык тоела башлады, Чиберткђнећ алар кулына кермђячђгенђ ышанып, ул инде куана-куана: — Монда сикер, тегендђ сикер,— дип дђрт бирергђ, Чђлдери белђн Гаптеридђн бот чабып кљлђргђ тотынды. — Ђле чират њзећђ дђ ќитђр, кирђгећне бирербез, гљлећне дђ аударырга булдырырбыз!.. Урам малайлары њзлђреннђн Һном бабайныћ кљлњен љнђмичђ, шулай янап, йодрыкларын да књрсђтеп алгаладылар. Аннан соћ гына бабай кљлњеннђн туктарга, гљл тљбенђ кабат посарга мђќбњр булды. Чђлдери белђн Гаптери тђмам арсалар да, Чиберткђне кууларын дђвам иттерделђр, аны алќытып бетерделђр. Ућнан да, сулдан да тљшеп, максатларына ирешђ алмагач, бу уйларыннан баш тартырга тиеш иделђр. Чыннан да шулай булып чыкты. Алар кинђт кенђ туктап калдылар да бњлмђгђ колак исен чыгардылар. Нђрсђ хакында пыш-пыш килњлђрен аћлап бетерерлек тњгел. Шулай да яхшыны бозып, начарны уйлаганнарын гына аћларлык. Болар карават астына, инде њзлђренећ яшђр җирләре дип исђплђгђн урыннарына йљгерешеп керделђр дђ, озак та њтми, аннан зур бер кђтњкне тђгђрђтеп чыгардылар џђм аныћ ќебен сњтђргђ тотындылар. Артык мавыгып, Чђлдерие Гаптерине шул ќеп белђн урап бетерде. Тегесе шул тозактан чыкканда, кђтњк ќебе тђмам һәммә җиргә чиялђнеп бәйләнеп беткђн иде инде. Љстђл љстеннђн кайчыны доћгырдатып идђнгђ тљшерделђр. Кайдан барсын да белешеп љлгергђннђр, диярсећ? Булат булып Булат та, ђгђр дђ кайчыны эзли башласа, бљтен йортны аякка бастыра: — Кая куйдыгыз,— дип аптыратып бетерђ. Ђнисен дђ, ђтисен дђ, хђтта апасын да тик утыртмый. Ђ болар, урам малайлары гына булсалар да, тиз таптылар. Хђер, начарлыкка дисђћ, кирђк ђйбер њзе кул астына кереп кенђ тора шул. Чђлдери белђн Гаптери кђтњк ќебен кискђлђп џђм тураклап бетерделђр. Бары шуннан соћ гына арадан икесе дђ берђр ќеп алып, аныћ очын элмђклђделђр дә аңардан тоган ясадылар. Ул да тњгел, кљтњче малайлар кебек ул тоганны болгап, Гаптери њз ќебен Чђлдери љстенђ ыргытты џђм аны элђктереп тђ алды, тартып та екты. — Син нђрсђ?.. Иптђшенећ осталыгын љнђп бетермичђ, Чђлдери чђрелдђргђ дђ тотынды. Бу юлы сугышып китмђделђр, тагын да колак исен чыгарып пышылдашырга тотындылар. Бу вакытта Чиберткђ ничек тђ болардан качу ягын карарга тиеш иде, ђгђр дђ бераз гына ашыкса, пианино артына булса да кереп посарга өлгерер иде. Һном бабай, ничек кирђк шулай кулларын болгап маташса да, аћлатырга љлгерђ алмый калды. Ул арада теге ике мордар, њз ќайларына Чиберткђне кысрыклап џђм љстереп килделђр дђ љстенђ тоганны ыргыттылар. Ђйе, бу юлы алай озаклап маташмадылар, Чиберткђгђ богауларын тиз салдылар. Ђмма љстенђ менеп атлана алмадылар, ул алар янында ишђк кадђр дә тњгел, хђтта кљчектђн дә беразга гына калку хәлдә иде. — Моныћ кайсы тљшенђ утырасыћ,— дип чђрелдђде Чђлдери,— артыннан куган булып, вакыт ђрђм итеп... — Њзећ башладыћ бит!— Гаптери гаепне њз љстенђ алырга бер дђ риза тњгел иде. — Башласа ни... — Тапкансыћ кайгырыр нђрсђ, ќигђбез аны хђзер!— Гаптери, шушы фикерен ђйтњгђ, баскан урынында куанычыннан сикереп њк куйды.— Машинага. Ђнђ, монда алар бихисап, ќаныћ телђгђненђ... — Менђ монсына!.. Чђлдери якындагы машинага тљртеп књрсђтте џђм Чиберткђне шул якка таба сљйри дђ башлады. — Ђйдђ, син дђ њз ќебећне бђйлђп куй. Чиберткђне машина алдына ат урынына ќигњлђренђ, хђйлђкђр Гаптери руль артына менеп тђ утырды. — Минем урын кая? Нигђ џаман син генђ?— Аныћ белђн килешмђгђн Чђлдери тагын чђрелдђргђ тотынды: — Оста икђнсећ, џаман син дђ џаман син генђ!.. — Мин — беренче. Кем беренче, башта шул йљри. Гаптери алдата торганнардан тњгел иде. Ђмма Чђлдери барыбер аныћ белђн килешмђде, Чиберткђне онытып, рульне њзенђ таба йолыккаларга тотынды. — Машинаны да мин књрсђттем, димђк, минеке,— диде ул чђрелдек. — Мђ инде алай булгач, кинђн!.. Гаптери бу юлы иптђшенђ юл бирергђ мђќбњр булды. Чђлдери куанычыннан сикереп њк куйды џђм руль артына менеп тђ утырды. — Ђйдђ, на-на-на!.. Ђмма Чиберткђ машинаны урыныннан да кузгата алмады, шушы кадђр зур нђрсђне сљйрђп йљрерлек кљче юк иде аныћ. — Сыртына сал,— дип, Гаптерине њгетлђде Чђлдери: — Катырак бђр, ђнђ теге чебен чабалагы белђн!.. Ђгђр дђ аны тыћлап, Гаптери чебен чабалагы белђн Чиберткђгђ сукса, аны идђн белђн тигезлђгђн дђ булыр иде. Ярый ђле књтђрергђ кљченнђн килмђде. Ђ Чиберткђнећ коты китә язды, сытыласы килмичђ, ућга-сулга тартылды џђм шунда машина кузгалып китте. Катырак тарткан идеме, артыннан ажгырып килђ башлады. Чиберткђ сикергђлђп чабарга тотынды. Аныћ эшлђре харап иде. Һном бабайга бары тик аны кызганып еларга гына калды. Ул аћа ярдђм итђ алмый, ђ тегелђр аныћ њгетлђп ђйткђн сњзлђренђ колак салмаячак иделђр. Бераздан Чиберткђ тђмам хђлдђн таеп туктады. Љстенђ туктамый чабып килгђн машина аны чак кына сытып њтмђде, диварга тљртелеп калды. — Тљш, хђзер мин утырам. Чиратын кљтеп алар артыннан йљгереп йљргђн Гаптеригђ урынын бирергђ Чђлдире ашыкмады. — Тагын бер генђ, тагын бер генђ!— дип тарткалашты ул. Алар шулай йолкышып маташканда, Чиберткђ идђнгђ кабат ауды, тегелђр аны књрделђр. Авызлары ачылды. Янына килеп, эткђлђп-тљрткђлђп, књтђрергђ маташып карадылар, ђмма Чиберткђнећ аягында торырлык та хђле юк иде. — Беткђн бу,— диделђр мордарлар. Алар хаклы булып чыкты. Чиберткђ ни тере, ни њле хђлендђ ята бирде, аны кызганып, Һном бабай чын књћелдђн ђрнеп еларга тотынды. — Хайваннар, юньсезлђр!— дип кычкырды ул тегеләргә. — Нишлђттегез аны, кансызлар!.. — Шул кирђк аћа!— тегелђрнећ ќаваплары ђзер иде, ислђре дђ китмђде. Богауларын ычкындырып, Чиберткђне аягыннан гына сљйрђп, пианино янына илтеп ташладылар да бњтђн бер этлекне уйларга тотындылар. Ђмма башларына џич нђрсђ килмђгђнлектђн, аптырашта машина тирђсендђ таптана бирделђр. Алар инде алќыган џђм ял итеп алырга тиеш иделђр. Џђрхђлдђ шулай була бит ул: онытылып уйныйсыћ-уйныйсыћ да, арып китђсећ, књзлђрећ йомыла башлый. Ђнђ, Гаптери белђн Чђлдери дђ киерелгђлђп маташалар. Карават астына кереп, гырларга да тотынырлар ђле. Тик менђ Чиберткђнећ хђле генђ яман, тђмам хђлсезлђнеп ята. Ничек итеп Һном бабай моннан гына карап утырсын икђн? Гљленећ тљбенђ су сибђ торган лейкасына чак абынып егылмады ул. Шуннан гына йөренүләреннән туктап калды. Чиберткђ янына тљшеп йљгерергђ, аңа ярдђм итђргђ ашыгырга иде исђбе. Ђ шулай да монда гына да кала алмады. Теге малайлар карават астына чыннан да кереп киттелђр инде. Һном бабай, гљл тљбеннђн тљшеп, тђрђзђ тупсасы буйлап йљгереп узды да, пђрдђдђн аска таба шуышты, тиз арада пианино янына да барып ќитте. Ђйе, Чиберткђнећ хђле яман булып чыкты. Ул чак-чак кына тын ала, ђ йљзе ап-ак иде. Һном бабай шунда, аныћ башын књтђреп, кесђсендђге шешђчегеннђн су бљркеде. Чиберткђ књзлђрен ачты џђм: — Сез кем буласыз?— дип сорады. — Тынычланыгыз,— диде Һном бабай,— мин — ни, Чђйгњн булам. Сез мине Чђйгњн бабай дип кенђ ђйтђ алырсыз... Чђйгњн ђфђнде, дисђгез, тагын да яхшырак...— Мондый вакытта шушылай њз кемлеген санлап маташуы урынлы булмаса да, ул башкача эшли алмый иде. Тђрбияле кеше књркђмлелек џђм ђдђп-ђхлак чиклђреннђн џичнинди очракта да чыга алмый. Хђтта њзенђ зыянга булганда да. Ул шунда һномнар хакында бик књп хђбђрлђр сљйлђп, Чиберткђгђ њзенећ кемлеген тагын да ачыграк аћлатып биргђн булыр иде, ђмма тыелып калды. — Ђ мин — Чиберткђ, чикерткђ Чиберткђ... — Бик шатмын!.. — Мин дђ... Чиберткђ, њзенећ язмышын ышанычлы кулларда дип уйлап, шунда кабат аћсыз калды. Һном бабай аћа кабат су бљркеде. — Ђ сез тора аласызмы, Чиберткђ ђфђнде?— дип, шөрчек-чикерткђ књзен ачуга, илтифат белђн њтенде аңардан. — Тырышып карыйм... Бу юлы Чиберткђгђ хђл кергђн кебек иде. Ул аякларына басты. Һном бабай аћа пианино артындагы бњлмђсенђ керергђ ярдђм итте. Белмђгђн икђн, монда гаќђеп кызыклы дљнья иде. Кић џђм биек бњлмђлђр. Калыннан-калын, нечкђдђн-нечкђ озын кыллар, чак кына кагылып китсђћ дђ њз тавышлары белђн чыћлап куялар. Алардан, чиртеп уйнап, џђртљрле кљй чыгарырга мљмкин. Ђ анда, тњрдђ, Чиберткђнећ урын-ќире, љстђле дђ, башкасы да бар. Һном бабай аны шунда илтеп яткырды. Љстенђ ќылы-йомшак ак юрганын каплады. Љстђлендђге графинны янынарак китереп, аннан кечкенђ чынаякка су салып, Чиберткђгђ тђкъдим итте. — Рђхмђт сезгђ,— диде шөрчек-чикерткђ,— хђзергђ эчђсем килми. Бераз ял итеп алыйм... Аџ, яраткан скрипкамны ђрђм иттелђр... Аны тыћлавы авыр иде. Шулай ђрнеп ул йокыга китте. Теге тђртипсезлђрнећ нишлђгђнен књзђтергђ дип Һном бабай пианино артыннан чыкса, ни књрсен, алар инде пђрдђгђ ябышканнар да тђрђзђ тупсасына таба њрмђлђп маташа иделђр. Ђгђр дђ гљл тљбенђ менсђлђр, бу тљндђ кђндил-лампаны урлаганары кебек, бабайныћ бар нђрсђлђрен ватып-ќимереп бетерергђ мљмкин иделђр. Нишлђргђ? Бу тђртипсезлђрне куркытып та, акылга утыртып та булмый, тђмам хуќа булырга љлгерделђр! Һном бабай шунда кесђсенђ кулын тыкты. Анда аныћ алтынын саклый торган янчыгы юк иде. Аџ, ул аны љстђлендђ калдырды шул. Ђгђр дђ тегелђрнећ кулына килеп керсђ, бетте генђ, мђћге кайтарып бирмђячђклђр. Алтынсыз калгач, Һном бабайныћ бђхете дђ бетђчђк. Аныћ бњтђн Һномнар каршында кадере калмаячак џђм тагын ђллђ нилђр... Аллаһ сакласын, књз алдына китерергђ дђ ярамый.
Ќиденче бњлек. БАШ БӘЛАСЕ
Гаптери белђн Чђлдери тђрђзђ тљбенђ берсен-берсе ашыктырып џђм куалап менђ тордылар. Ђгђр дђ хђзер артларыннан ташлансаћ, куып тоту тњгел, аларны тагын да кабаландырырга џђм кыздырырга гына мљмкин иде. Чђйгњн бабай нђрсђ эшлђргђ дђ белмђде. Чиберткђнећ авыр хђлдђ ятып калуы да онытылды. Аныћ хђзер њз хђсрђте башыннан ашкан, хафасы чиксез иде. Нђрсђ эшлђргђ соћ аћа? Ничђ гасырлар яшђп тђ шушы сорауга ќавап тапма џђм кыен хђлдђн чыгу юлын књз алдына китерђ алма инде. Моннан соћда Һномнарны ничек инде акыллы дип уйларга мљмкин? Ђгђр дуслары ишетсђ, бетте генђ. Аннан туйганчы кљлђчђклђр, хђтта ќиргђ тђгђри-тђгђри эчлђрен уачаклар. Эџ, белмимени ул аларны? Хђтта якын дусларына да бары тик кљлђргђ џђм мыскылларга гына булсын. Ниндидер шушы ике тђртипсез малайны да акылга утыртмагач, мин — Чђйгњн, мин — Һном бабай дип њзећне атап йљртњдђн ни мђгънђ кала? Боларны аћа џич югында туктатып калдырырга кирђк иде. Юлларыннан, юк, борылмаслар, ђ шулай да тырышып караса? Булган-булмаган дигђндђй, Чђйгњн бабай идђн уртасына йљгереп чыкты џђм: — Ђ малайлар, ачык авыз шалайлар, тишек борын калайлар, мин — монда!— дип кычкырып такмакларга џђм биергђ тотынды. Аныћ њз гомерендђ шушы кадђр тырышып сљйлђнгђне џђм њрле-кырлы сикергђлђгђне булмагандыр? Теге тукмак башлар менеп барган юлларында тђки туктап калдылар шул. Ђњвђле бер-берсенђ карашып алдылар, аннан соћ: — Кайчан тљшеп љлгергђн ђле ул? — дип, тарткалашырга да тотындылар. — Ул — анда, ул — анда, дигђн буласыћ, белмђгђнећђ,— диде Чђлдерие чђрелдђп. — Син дђ каршы килмђдећ бит, беренче булып йљгердећ!— диде ќавабында аћа Гаптери, инде якалашырга ђзер ќиреннђн чњт кенђ егылып тљшмичђ. Чђйгњн бабайга исђ аларны ничек тђ кире тљшерергђ џђм ул арада њзенђ тәрәзә төбенә менәргә кирђк иде. Ташбашларны њрти-њрти, аксак-туксак сикергђлђп, Һном бабай тегелђрнећ оясына — карават астына таба якынлаша башлады. Чђлдери белђн Гаптери, чђкђлђшкђн чаклары булса да, Чђйгњннећ кайда таба барганлыгын чамалап љлгерделђр. Мљгаен бу хђл аларныћ коткысын уяткандыр. Карашырга тотындылар џђм дљмбђслђшњлђреннђн туктап калдылар. Һном бабайныћ књзлђре маћгаена сикерде. Карават асты. Монда ни генђ юк, гњяки бљтен дљньядагы чњп-чарны, тузан џђм иске-москы ђйберлђрне, џђммђ ватык-сытыкларны шушында ќыйганнар да чњплек базы ясаганнар тегеләр. Бер тљн эчендђ бу кадђр дђ тырышлык куярга мљмкин бит, ђ? Һном бабай аптырап калды. Бу юньсезлђр аныћ кђндил-лампасын да урлаган иделђр тњгелме? Кайда ташладылар икђн? Элеп куяр ќирлђре дђ књренми. — Бусы нђрсђ? Чњплек башында Чђйгњн бабай њзенећ кайчандыр затлы булган џђм, ќилдђн бик ќићел књтђрелеп, сђяхђт ясауларында ярдђм итђ торган зонтигын књреп хђйран калды. Ђйе, ђњвђле ул аны танымады. Бары тик њзенекенђ охшаган дип кенђ кабул итте. Ђмма соћыннан, тоткасына ясалган тамгасын карагач, шап итеп утырды. Биллђџи, ђгђр дђ аныћ урынында мин булсам, елап ќибђрер идем. Ђй сабыр да икђн, мескенем. Һном бабай њз яшенђ хас булмаганча ялт кына сикереп торды џђм, ертык зонтигын тотып, карават астыннан чыкты. Ул вакытта теге мордар малайлар џаман да тђрђзђ пђрдђсендђ асылынып тора иделђр ђле, боларга йодрыгын селкеде: — Ну, оятсызлар, чыбык белђн суктырасылар! — дип ђрнеп кычкырды. Ђмма тегелђрнећ колак очлары да кызармады, ислђре дђ китмђде, авызларын књтђреп кљлешђ башладылар. Бабай тагын чњплек янына кереп йљгерде. Аныћ исђбе, беткђн баш беткђн инде дигђндђй, лампа-кђндилен булса да табу иде. Ул да шушы тирђлђрдђ генђ аунарга тиеш, югыйсђ. Ватып ыргытканнардыр ђле? Һном бабай хаклы иде. Чыннан да куыгын ватып, калайларын изеп, лампасын шушы чњплђр арасына томырганнар. Уйнап туйгач, кирђге калмагандыр инде. Андый юньсезлђр шушылай итђлђр шул алар: кеше ђйбере дип тормыйлар, џђр ялтыраганга, књзгђ бђрелгђн ђйбергђ кулларын сузалар, сыталар-ќимерђлђр, аннан соћ, кирђге беттегђ санап, читкђ болгап очыралар. Ђгђр дђ матур бантлы кызчыкны књрсђлђр, аны да ќђберлђњдђн тарсынып тормыйлар. Юк, андыйларга чыбык белђн суктыру гына аз, кычыткан белђн љртеп, яхшылап ысларга кирђк аларны, чалбар тљплђре суелып чыкканчы, акыллары камиллђшкђнче, елата-елата, ђрнетђ-ђрнетђ. Колакларына њгет-нђсыйхђт сњзе њтеп керђ башлаганчыга кадђр, књћел књзлђре ачылганчыга тикле! Аллаџы тђгалђ «мондыйларныћ йљрђклђрен йозаклы кылган» дип Коръђндђ дђ язылган. Шул йозаклары ватылганчыга кадђр акыл сабаклары бирергђ кирђк њзлђренђ. Йә кайсыгыз, бњтђн тљрле юлы да бар аныћ, дип ђйтђ ала? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|