![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 43 страница— Ни өчен бу хәбәренә зур мәгънә салды соң әле ханша, юньсез?— дип сөйләнеп алды, хәтеренә чумды. Ә ни өчен бу хәбәр гайре табигый булырга тиеш соң?
IX Шәһринең күңеле тулы сагыш иде. Аңа Ханбалыкның биек диварлары, алтынлы-мәрҗәнле җиһазлары-байлыклары һәммәсе дә зиндан авырлыклары кебек тоела башладылар. Гөлйөзем әбисе гүяки барча шатлыкларын, ваемсыз гомеренең рәхәтлекләрен үзе белән алып киткәндер сыман. Мондый сагышка күптән бирелгәне булмаганлыктан, тагын да боекты ул. Һаман да шушы хәлдә калырга ярый идеме соң? Җитмәсә аның яулыгын Әнүр бәк эләктереп китте. Ничек кыз кулыннан ычкындыргандыр, ничек болай килеп чыккандыр? Барысына да бары тик сагышлануы гаепле инде. Кулына нәрсә тотса, шул төшеп китәргә тора. Бәлки аңарга янына уен кызларын чакырыргадыр? Алар белән кырларга-болыннарга чыксын! Моңарчы да сагышка бирелгәли түгел идеме соң? Кырлар-болыннарга ат өстендә чыксалар, сагышлары таралып китә торган иде. Уйнаклап барган аргамак, җай искән җил, табигать хозурлыгы — болар барысы да сагышларны тарату өчен түгелмени? Чыксын ул урманнарга, чыксын ул болыннарга! Шәһри шулай кирәк дип тапты һәм кызларына бу хакта хәбәр салды. Сарайда аның өчен иптәшлектә алты кыз бар иде, алар һәммәсе дә үзе кебек җитүләр, үзе кебек моңлылар, үзе кебек зат ияләре. Аргамакларын уйнатып җиде кызның болыннар-кырлар буйлап узуларына элекләрне дә халык сокланып кала торган иде, бу юлы да шулай булды. Җиде кыз, угланнар киемендә, үзләренең көмеш ялтыравык тимер тәңкәле киемнәрендә җилдәй җитез, кояштай нурлы сурәттә узып киттеләр. Азмы егет-җиләннең йөрәкләре ярылгандай булып калды, азмы кызлар, аларны угланнар дип белеп, аһ авазы белән чыккан кайнар сулыш ялкыннарында иреннәрен чиядәй кызартып көйдерде? Гаҗәеп хисләр, гаҗәеп күренешләр үзәкләрне өзде? Дөнья йөзе шушы җайдакларның бәхете өчен генә яратылган да, алар шуны танырга дип кенә туганнар, үскәннәр, яшиләрдер сыман иде. Җиләс җил чыннан да үз эшен башкарды, табигать рәхәтлеге аның күңелен савыктырды. Бер сәгатьләп тә уйнарга, ат чаптырып болын-кырларны гизәргә өлгермәделәр, Шәһринең күңеле шатлык-сөенечләр белән тулды. Ул да кызлары кебек үк чишмәдәй челтерәп көлә, сандугач тавышларына кушылып рәхәтлек илә сөйләшә, уен-көлкегә ихластан бирелә башлады. Ат өстендә алар әле сибелеп-чәчелеп, әле бергә җыйналып, үзара шаярыша торгач, вакытның шактый күп узганлыгын сизенми дә калдылар. Шәһри, иптәш кызларын юри үртәп качып, агачлар артына тукталды. Атыннан төште. Дөньялык гүяки тынычланып калды. Анда-санда кошлар күтәрелгәндә, аларның канат җилпү тавышларыннан, сандугачлар-тургайларның шашынып сайрауларыннан, күкеләрнең авазларыннан, якында гына кызларының үзара көлешеп хәбәрләшүләреннән гайре тавышлар ишетелми иде. Шәһри эчтән генә көлде, мыштым гына тыңлады. Аргамагын, пошкырмасын дип, иркәләп муеныннан-маңгаеннан сыйпады. Ул арада кызлары аны югалтуларын аңлап алдылар һәм, аваз салып: — Җанашыбыз, сез кайда?— дия башладылар. Арадан берсе: — Мин күрдем, ул ары таба китте!— диде. Аны икенчесе куәтләде. Атларының тояк тавышлары ерагая башлады. Аларның артларыннан калмаска, мыштым гына көлеп барырга дип Шәһри дә аргамагына күтәрелде. Әле бер юл чатына, әле икенчесенә очрап, агачлар арасында адашып баруын тойды. Аргамагын кирегә борды. Чаптыра башлады һәм чиксез-кырыйсыз тоелган болыннар-кырларга килеп чыкты. Ханбалыкның алтын гөмбәзле манаралары кичке кояшта ялтырап бик ерактан ук күренә иделәр. Шәһринең дулкынлана башлаган күңеле тынычланды һәм ул шунда, курай уйнаган тавышны ишетеп, тын калды. Аның бу авазны элекләрне дә ишеткәне бар иде. Курайда көтүче малайның уйнаганын аңа әбисенең ничә тапкыр сөйләгәне булды. Курай асыл егетләр кулында гаҗәеп матур көйләр чыгара икән. Анда уйнап, егетләр кызларны саташтыралар, имеш. Ә курай тавышы чыннан да бик моңлы, күңелләргә үтеп керә дә зиһенеңне хисләргә күмә. Әмма Шәһри бик бирелеп торамы соң? Ул бит хан кызы! Уйна, егет, уйна, барыбер Шәһрине адаштыра алмассың. Аның күңеле синең моңнарыңа кол булмаячак. Әмма Шәһри һаман да курай уйнаган егеткә якынлаша барды. Ешлыктан бераз читтәрәк калкулык бар. Анда бер егет курайда уйнап утыра. Шәһри аның каршысына килеп чыкты. Егет әүвәле аңа игътибар итмәде. Аннары күрде, өнсез калды. Кыз да аңардан күзләрен ала алмыйча, атында утыра бирде. Егетнең саргылт чәчләре җилкәсенәчә төшеп үскәннәр. Күзләре моңлы һәм сагышлы хисләр эчендә иделәр. Шәһригә алар тәэсир итмәгәнлектән, ул егеттән ни өчен болай боегуын сорамакчы иде дә, аның курай моңы кинәт өзелүдә үзен гаепле сизеп, шунда белештерми оялып куйды. Егет исә аңардан: — Углан, юлыгыз кая илтә?— дип сорады.— Минем сезне моңа кадәр күргәнем юк иде бугай? Бу сүзләр әллә чынлап, әллә шаяртып әйтелделәр. Шәһри шунда егетнең тавышында да моң һәм ягымлылык сизде. Аңа карата нинди дә булса изгелек кылу теләге туды. Ул элекләрне дә курай моңын ишеткән, әмма болай ук тәэсирләнмәгән иде. — Син Нурсәлим буласың, әйеме?— диде Шәһри, аны тануын белдерергә теләп. — Әйе,— диде егет,— көтүче Нурсәлим булам. Ә сез кем? — Ә мин — хан кызы!— диде Шәһри, ни өчен тел яшермәвен аңлый да алмыйча. Нурсәлим көлеп җибәрде. Шәһригә аның болай эшләве ошамады: — Нигә көләсең?— диде, ачуланырга яки көлүенә кушылырга белмичә. — Кызлар угланнар киемендә йөрмиләр инде!— диде егет, беркатлылык күрсәтеп.— Нинди кызлар буласыз ди инде сез? Шунда гына егетнең ни өчен көлгәнлеген Шәһри аңлап алды һәм башындагы көбәне салды, җилкәләренә, гәүдәсенә кара калын озын чәчләре ишелеп төштеләр. Нурсәлим аһ итте. — Гафу итегез, ханбикә солтаным!— дип урыныннан түбәнчелек белән купты, тезенә төште.— Гафу боерыгыз, мин сезне танымадым, сине тиешенчә санга алып сөйләшмәдем... Шәһригә тагын да горурлык өстәлде. Әмма шушы вакытта күңеле белән нидер булды, аңа Нурсәлим бик тә якын, үз кеше кебек тоелып алды. Моңардан Шәһринең йөзенә кызыллык йөгерде. Шулвакыт агачлар арасыннан шаулашкан авазлар ишетелде. Болар хан кызының яраннары иделәр. Болынга килеп тә чыктылар. Сүз эзе бозылу җаеннан файдаланып, аргамагын Шәһризадә куалап алып китте, башкалар аңа иярделәр. Ә Нурсәлимнең көтүе алардан куркынып тарала башлады. Ул да түгел, каршы яктан болынга бөтенләй бүтән төрле җайдаклар килеп керделәр. Алар да Шәһригә таба якыная башладылар. Нурсәлим боларның араларыннан агасы Әнүр бәкне танып алды. Аңа шулкадәр дә ачуы килде, хәтта куллары да йодрыкландылар. Шушы вакытта Әнүр бәкнең Шәһрине үзенә яр итү теләгендә яшәвен, бу хыялының никадәр йөрәкләрне өзгеч булуын Нурсәлим аңлап алды һәм күзенә яшьләре килде. Яраткан-сөйгән кешеңә тиң түгеллегеңне аңлаудан да авыррак халәт яшь кеше өчен бармы икән? Нурсәлим үзенең көтүче егет кенә булуына, бәхете өчен көрәшә алмавына хәсрәтләр чикте. Ул инде, үзе дә аңлый алмыйча, йөрәге хәлләрен төшенмичә Шәһрине сөя, ярата башлаган иде. Кинәт нидер булды, йөрәген сихри ялкын төреп алды, йөзе кабат нурланды һәм ул мәхәббәте белән бәхетле икәнлеген аңлап, канатланган күңеле ярдәмендә күкләргә ашкандай үзен хис итте. Бераздан тагын кураен кулына алды. Күздән югалган атлылар ягына карап, әле моңа кадәрле бер дә уйнап карамаган, кеше колагы ишетмәгән көйне сузып җибәрде. Шунда кулына саз аласы, аның кылларына чиртеп-чиртеп, моңына җыр сүзләре кушасы килде. Бу теләге, шушы хисләре аңа рәхәтлек, олылык, мәртәбә бирделәр. Шәһри инде хәзер аның йөрәк серенә әверелде.
X Нурсәлим, үз хәленә үзе сәерсенеп, курай уйнавыннан шунда туктап калды. Якында гына ат кешнәп алды. Көтү йөртә торган соры биясе шушы иде. Егет аның янына килде. Муеныннан, ялларыннан сыйпады, аннары: — Эһ атым-атым, әгәр дә соры бия генә булмыйча, елгыр аргамак сыйфатына керә алсаң иде, мин, сиңа атланып, лачындай очар идем, көтүче егет кенә булмыйча, арыслан кыяфәтле углан сыйфатка керер идем,— дип зарланып алды. Шунда күзләре ирексездән тагын да яшьләнделәр, сары бия дә, урынында тыныч кына басып тора алмыйча, кайнарланып биеп алды һәм, адәм теле белән эндәшеп: — Елама, Нурсәлим, егет бул, елама!— диде.— Мин бит әле карт соры бия генә түгел. Мин әле хикмәтле дә. Нәселем шундый нәселдән — борынгы бабаларым сыртында Сөләйман пәйгамбәр үзе утырып йөргән. Әткәмдә — синең әтиең, ә миндә — син! Берәр тапкыр михнәт чиктергәнем булдымы? Нурсәлим, боларны ишетүгә, соры биясенә нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Уңына, сулына карап алды. Эзләде, таба гына алмады: — Кем сөйләнә монда? — Эзләмә, мин — монда, синең соры бияң булам! Курыкма!— диде шунда аты, пошкырып-пошкырып. Нурсәлим мондый ук могҗизаларны көтмәгән иде, шунлыктан акылын җыя алмыйча, басып торган җирендә аңсыз калгандай тойды үзен. Ә соры биясе сөйләвен дәвам итте: — Син минем аякларым арасыннан чык, менә шунда чын могҗиза күрерсең!— диде. — Булмаганны! Нинди әкият бу тагын?— диде Нурсәлим, һаман да аптырашта кала биреп, саташам бугай диярәк, үзенең кулларына, аякларына карап алды. Аның искереп беткән киемнәре, арык гәүдәсе үзен нәкъ Салам-торханга охшата сыман иделәр. Ул менә яңа гына, шушы сыйфатта хан кызы алдында басып торды, сәҗдәгә егылды, җитмәсә аны сөйгәнлеген хыял итте бит. Юләр дә юләр, ул үзе дә мескен диванадан түгелме соң? Нәкъ шулай! — Ашык, егет, ашык!— диде соры бия, егетнең аптырашта торуын тоеп.— Йөрәгем кайда ашкынуын, нинди канатларда талпынуын онытма! Әйдә! Шунда Нурсәлим белән нидер булды, аның йөрәгенең куәте артты һәм ул шушы соры биясенең аяклары арасыннан тәгәрәп чыгып карарга ният итте. Нәкъ әйтелгәнчә булды. Соры бия гаҗәеп тә күркәм, озын торыклы алмачуар атка әверелде. Иярләре-өзәңгеләре алтын-көмеш белән бизәлгән иделәр. Шунда ук алмачуар атка әверелгән соры бия болынны яңгыратып кешнәп алды. Егет ияргә сикереп менде. Киемнәренә игътибар итте: ул тәмамысын затлы киенгән сугышчы угланнар кыяфәтендә иде. Ияр янына тагылган чуклы кылыч, кояш-ай сурәтле калкан, җәя-ук, сөңге һәм саз аны хәйран иттеләр. Чынмы бу дигәндәй, Нурсәлим сазның кылларын чиртеп алды. Юк, бу гади саз гына түгел, сихри иде. Һәр чирткәне саен моң агылды, болынга көй таралды. Нурсәлимнең аңа кушылып җырлыйсы килде. Әмма алмачуары ашкынып кешнәп куйды. Аның биргән авазларына башка атлар да җавап бирделәр. Нурсәлим тезгенне тартты, өзәңгегә басты. Алмачуар шундый да ашкыну белән томырылып чабып, күзе төшкән кешеләрне аһ иттереп калдырды. Ул да түгел, Нурсәлим үзен Шәһри янәшәсендә илаһи бер ямь белән ат йөгертеп баручы углан сыйфатында күрде. Кыз әүвәле аңа игътибар итмәде, ә аннары аларның аргамаклары тукталып калдылар. Егет, бу хәлгә бик тә исәрләнеп, кулына сазны алды һәм кылларына чиртеп-чиртеп уйный да башлады. Гүяки моңа кадәр шушы көйне ничәмә тапкырлар уйнаганы булган, бу җырны ничәмә тапкырлар җырлаганы бардыр сыман иде.
Сез сорыйсыз миннән, шау чәчәкләр, Сез сорыйсыз, җилләр, сүз диеп, Сез сорыйсыз, кояш, мондый хисләр Кайдан диеп синдә, и егет?
Үзегезме аны күргән саен, Онытылып сирпеп чукларны, Аһ ормыйча гына калу җаен Табалдыгыз, елап күзләрне Чылатмады шушы зарларыгыз, Тимәдеме йөрәк кайнарыгыз Минем кебек егет җаннарына, Сөю дөрли бәгырь каннарында.
Сезме, җилләр, дәртле искән чакта, Чәчләренә аның уралып, Саташмыйча кала алалдыгыз? Хәлләрегез — шашып еларлык!
Сезме, кояш, аны күрер өчен Чыкмадыгыз һәркөн таң белән? Ул югалса, болытларга күзен Яшерүче сез ул дип беләм!
Минме әллә аны сөйми калам? Минемме соң моңа хакым юк? Ул бит минем бәгырьдәге ярам, Кадерле яр, җаным интизар!
Нурсәлимнең моңа кадәр дә онытылып җырлаганы бар иде. Әмма бу рәвешле кызның күзләренә карап, аптырашта калган бар дөньяны хәйран итә алганы булмагандыр мөгаен? Җырларның үзенә багышланган булуын аңлап алган Шәһризадә дә онытылып хисләргә бирелде. Ул әлегә берни дә уйлый алмый иде. Һәм менә җыр тукталды. Шәһри, йөзендәге кызыллыкны җуя алмыйча торганнан соң гына: — Сез кем, егет?— дип сорады.— Миннән көләр өчен монда килдегезме? — Мин, мин — монда!— дип аваз салды шунда кара айгырына атланып килеп җиткән Әнүр бәк, егетләренә артыннан калмаска кул изәп, кыныннан кылычын чыгарып, гүяки сугышырга-орышырга уйлап.— Бу нинди башбаштак әле монда? Хан кызының алдында авыз күтәреп җырлап торырга нинди явызның намусы кубарылган? Шәһринең соравына җавап бирергә өлгермәгән Нурсәлим нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Ничек Әнүр бәкне күрми калуын да аңламады. Әмма кылычын ул да кыныннан суырып алды. Өстенә дәһшәт белән ат чаптырып килгән Әнүр бәктән чак читкә тайпылып, бәладән котылып калды. — Әһә, котың киттеме? Качасыңмы, куркак җан?— дип оран салды Әнүр бәк.— Оялмыйча җырлап торырга булдырасың, ә егетлектә сеңерең камырмы? Бу үртәү сүзләре Нурсәлимнең котын кайтардылар. Бу мизгелдә ул сөекле Шәһринең күзләренә карап алды. Кыз аның батырлык күрсәтүен көтә иде сыман. Мәйдан уртасында ике баһадир кылычка-кылыч килделәр. Бер яктан сарай кызлары аһ иттеләр, икенче яктан Әнүр бәк егетләре, орышка дәрт биреп, калканнарына кылычларын сугып-сугып алдылар. Гүяки ай белән кояш очрашкан җирдә кара болыт пәйда булды. Әнүр бәк утлы яшен кебек кинәттән һәм көтмәгәндә Нурсәлимгә кылычы белән орды һәм кулына яра салды. Егетнең сугыш һөнәрендә маһирлыгы юк иде. Җитмәсә ул бу орышны мәгънәсез дип аңлады. Шәһринең йөрәген яулау өчен булса, алар болай, бу рәвешле алышырга тиеш түгелләр иде сыман. Кыз үзе кемне сөюен кан койдырмыйча да әйтеп бирә алмыймы? Йөрәгенең хисләре мең тапкыр кыйммәтрәк түгелме? Ул Нурсәлимне яратадыр, Нурсәлимне сөя, аны күрер өчен генә болынга килгәндер, башкача булмас. Ә Әнүр бәк аларның хисләрен сүндермәкче, мәхәббәтләренә каршы төшмәкче була. Болай дөрес түгел, алай ярамый! Мәхәббәтне сугышып-талап алмыйлар һәм кан белән яуламыйлар! Егет шушы рәвешле уйлады. Әмма Әнүр бәк һаман да аңа кылычы белән кизәнә, сакланырга өлгерә алмый калган Нурсәлимне юлбарыстай чәйнәп ташларга ашкына бирде. — Җебек! Җебегән!— дип кычкырды, аңарга кизәнгәне саен, ачуы белән Әнүр бәк.— Кем батыр, кем көчле — хан кызы шуныкы! Кайдан көч килгәндер, Нурсәлим кинәт кенә кызып китте һәм үзе дә Әнүр бәкне кысрыклый башлады, беләгенә кылыч белән орып, өстенгә чыга барды. Әмма Әнүр бәк, аны җәһәт хәрәкәт белән мәкерле яралап, кабаттан ярсып китеп, әрсез көрәшен яңартты. Инде Нурсәлим чигенергә мәҗбүр булды. Бу хәлдә Шәһри тыныч тора алмый иде: — Җитте!— дип, әмер биреп кычкырды. Ул да түгел, Ханбалык капкасыннан атлы гаскәриләр күренделәр. Алар хан кызына бәла килгән дип белеп, аны коткарырга дигән теләк белән бире таба ашкынып килә иделәр. Бу хәлне күреп алган Нурсәлим орыштан туктады, Әнүр бәк тә хәл алуны мәслихәт күрде. Әмма, ул да түгел, Нурсәлимнең аргамагы кешнәп куйды һәм, хуҗасы тезгенен тартуга, сугыш мәйданыннан чаптырып китеп барды. Агачлар арасына кереп югалгач кына Нурсәлим зур хата ясаганлыгын, куркып качуын аңлап алды һәм, җиргә егылып, үксеп елый башлады. Бу елау мәхәббәт һәм рәнҗеш, оят катнаш иде. Аргамак аның өстеннән атлап чыкты да кабат соры биягә әверелде, Нурсәлим дә сәләмә киемнәрендә калды. Ул да түгел, алар янына җайдаклар килделәр дә, арадан берсе, тукталып: — Углан кая качты?— дип сорады. Нурсәлим аңа таба башын күтәрде. — Бу минем көтүче, йоклап ята, юньсез!— дип, Әнүр бәк аны танып алды да, тукталган гаскәригә: — Йоклый-йоклый шешенеп беткән, ахмак малай! Төшендә күреп калган булса гына инде!— диде. Алар атларын куалап китеп бардылар. Нурсәлим шунда гына яралы кулы-тәне әчетүдән сыкранып куйды. Ярый әле кан саркуын күрми, аңа игътибар бирми калдырдылар.
XI Әнүр бәк тантана итте. Шәһри алдында батырлыгын күрсәтә алу форсаты аңа әлегәчә тәтемәгән иде. Сараена кайтып, тәхетенә җәелеп утыргач, түш изүләрен ачып, аннан яулык тартып чыгарды. Чын мәгънәсендә Шәһринең бүләге түгелме соң бу? Шунда кинәт кәефе үзгәреп, йөзе караңгыланды. Бу егетнең кайдан килеп чыгуы аңа билгесез икән бит! Кем ул? Ханлыкта шушындый яхшы, затлы киемле, җитмәсә җырга-уенга да оста углан бардыр дип Әнүр бәк башына да китермәгән иде бит. — Кем ул, кем?— дип кат-кат кабатлады ул үз алдына соравын. Шәһри каршында булган орышны күз алдына кайтара-кайтара уйланды. Әгәр дә кылычын углан катырак суккан булса, Әнүр бәкне кискен яралыйсы, атыннан да бәреп төшерәсе иде түгелме? Моңа кадәр кем аңа каршы орышка чыгарга җөрьәт итте, нинди намусы белән? Боларны уйлау Әнүр бәкнең тагын да ачуын кабартты. Ул урыннан сикереп торды, бүлмә буйлап йөренә башлады, чатан аягы тагын да ныграк аксаклады. Ачуыннан әле урындыкларны этеп-этеп җибәрде, әле савытларга-савытларны орындырды. Кесәсенә тыгып куйган Шәһринең яулыгын кабат кулына алды, иснәде. Сулышлары киңәеп киткәндәй тоелды. Рәхәт итеп һава алды. — Ярата хан кызы мине! Мине генә ярата!— диде ул эчке бер шатлык һәм куаныч белән.— Югыйсә миңа кулъяулыгын бүләк итәр идеме? Юк! Ярата ул, ярата! Яулыгын махсус, ерактан ук минем килгәнне күреп алып, миңа таба дип җилләр белән сәлам юллап очырды, мине күреп, миңа дип ташлады! Кулыма бирергә оялгандыр әлегә! Аңа шушы рәвешле уйлаулары рәхәтлек бирде. Югыйсә Шәһринең яулыгын ничек тотып алуын да, бу очраклы вакыйганың сәбәбен дә белә иде. Әмма алай дип түгел, бәлки үзенә кирәкчә, үз аңлавынча гына хыялында тотасы килде. Аның өчен бу рәвешле уйлау дөрес кебек тоелды. Ул шушы тойгылары эчендә Җир йөзенең иң бәхетле кешесенә әверелде. Аннары:
“И сөйгән яр, син дип көя бәгырем, Син дип яна һәм сызлана күңелем! Син булмасаң — бетәр яшәү кадерем, Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|