Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 45 страница




Ты­рыш­лы­гы үзе өчен иде, шун­лык­тан ни­чек җә­фа­ла­ну­ла­рын исәп­кә ал­ма­ды. Һәм ме­нә Шәһ­ри аның кар­шы­сын­да то­ра, кур­куы то­ра-то­ра ку­әт­лә­нә ба­ра баш­ла­ды.

Ка­ра бү­ре, үзе­нең күз­лә­рен гү­я­ки кы­зыл кү­мер ке­бек ян­ды­рып, кыз­га ачу бе­лән ка­рап куй­ды. Шәһ­ри ки­ек-җан­вар­лар те­лен аң­ла­вын исе­нә тө­шер­де дә, бү­ре­дән:

— Син ми­ңа ти­мә ин­де, бе­рүк?— дип үтен­де.

Ка­ра бү­ре кыз­ның ки­ек-җан­вар те­лен аң­ла­вын бел­ми иде. Әгәр дә бер-бер сүз әйт­сә, ке­ше­чә сөй­лә­шер­мен дә, та­вы­шым­нан та­нып алыр ди­я­рәк уй­лап, җа­вап уры­ны­на аж­гы­рып ыр­лап кы­на куй­ды. Аның азау теш­лә­рен­нән гү­я­ки кан та­ма иде.

Шәһ­ри шун­да һә­ла­кә­те­нең шу­шы бу­лу­ын аң­ла­ды, әү­вә­ле кул­ла­ры бе­лән йө­зен кап­ла­ды. Бә­ла­дән шу­шы­лай ка­чып ка­лам дип уй­ла­ды. Ан­на­ры ял­гы­шу­ын той­ды. Бү­ре­дән бо­лай гы­на ко­ты­лу мөм­кин тү­гел бит! Шун­да бе­лә­ген энә очы тыр­нап ал­ды. Ул тү­ше­нә ка­ра­ды. Ан­да ак, ка­ра һәм кы­зыл җеп­ле энә­не күр­де, Гөл­йө­зем әби­се­нең әйт­кән­нә­рен исе­нә тө­шер­де дә, йө­рә­ге­нә ку­әт ке­реп, арт­ка та­ба чи­ге­нә-чи­ге­нә, ашы­гып-ашы­гып так­мак­лый баш­ла­ды:

 

“­Тәң­ре­нең ко­лы­мын,

­Сө­ек­ле өм­мә­те­мен,

­Бу энәм — ама­нә­те

­ Ү­зем­нең әби­ем­нең!

 

­Ка­ра җеп­не ча­ла­мын,

­Тәң­ре­дән үте­нә­мен:

­Шу­шы бас­кан җи­рем­дә

­ А­гач бу­лып то­ра­мын.

 

­ Яф­рак­ла­рым җил ка­га,

­ Ал­ма­ла­рым­ны коя!

­Сак­лый ми­не хур­лык­тан,

­Кү­ңе­лем ты­ныч то­ра!

 

Шу­шы­лай так­мак­ла­ды да, кү­гә­реп ка­рал­ган энә­гә ка­ра җе­бен чол­гап өл­ге­рүе бул­ды, ал­ма­ла­ры кы­за­рып пеш­кән агач­ка әве­рел­де. Бу хәл гай­ре та­би­гый иде. Ка­ра бү­ре нәр­сә эш­ләр­гә бел­ми ап­ты­рап кал­ды. Ал­ма­гач­ны әй­лә­неп узып, Шәһ­ри­не эз­лә­де. Аның­ча кыз мон­дый кә­ра­мәт­не бел­мәс­кә ти­еш иде.

Ал­ма­гач­ка җил ка­гы­лып уз­ды. Җир­гә күз яшь­лә­ре ке­бек там­ган­дай, шы­быр-шы­быр ал­ма­лар ко­ел­ды­лар. Ка­ра бү­ре алар­ны чәй­нәр­гә те­лә­де, умы­рып-умы­рып таш­ла­ды. Ал­ма ага­чын уңын­нан һәм су­лын­нан ка­бат-ка­бат әй­лә­неп уз­ды.

Бу ва­кыт­та Шәһ­ри мең төр­ле сө­е­неч­тә һәм хә­веф­тә иде. Ме­нә бит ул ка­ра бү­ре мә­ке­рен­нән ни­чек ко­ты­ла ал­ды: ал­ма­гач­ка әве­рел­де дә куй­ды! Хә­зер аңа ка­ра бү­ре зы­ян ки­те­рә ал­мый­дыр сы­ман иде.

Кыз шу­лай уй­ла­ды. Әби­се Гөл­йө­зем­гә, дөнья йө­зе­нә кә­ра­мәт­ләр­не бел­дер­гән Хо­дай тә­га­лә­гә мең рәх­мәт­лә­рен җит­кер­де. Әм­ма бу ва­кыт­та ка­ра бү­ре­нең мә­кер­ле уй­лар­га би­ре­лү­ен ул бел­ми һәм нәр­сә­ләр бу­ла­ча­гын күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мый иде. Шу­лай­рак шул: әле ге­нә, җә­бер­дән ко­тыл­дым, ди­сең, ә мә­кер ия­се ты­ныч­ла­ныр­га те­лә­ми, яңа­дан-яңа га­зап­лар уй­лап та­ба.

Ка­ра бү­ре, ыр­жа­еп, ал­ма ага­чы­ның та­мыр­ла­рын ка­зыр­га һәм алар­ны өз­гә­ләү уе­на төш­те. Әү­вә­ле ашы­гып-ашы­гып эш­кә ке­реш­те. Бе­раз­дан аның тыр­на­гы нин­ди­дер таш­ка ти­еп ка­е­рыл­ды. Ка­ра бү­ре ачу­ын­нан аж­гы­рып ал­ды, ачуы бе­лән ың­гы­ра­шып-чи­нап куй­ды. Аның тыр­нак­ла­ры бе­лән җир­не умыр­га­ны бул­ма­ган­дыр да бәл­ки, шу­ңа кү­рә ар­ту­ы­на бу рә­веш­ле чы­дый ал­мый­ча сык­ран­ган­дыр? Әм­ма аның ачу­ын ка­бар­тыр­га шу­шы­лар та­гын да җи­тә кал­ды, теш­лә­рен ыр­жай­тып, ал­ма ага­чы­ның тө­бен чәй­нәп-өзеп таш­лар­га бул­ды. Сөй­ли­ләр, имеш, бү­ре­нең азау теш­лә­ре ка­лын ка­ты сө­як­ләр­не дә шарт­ла­тып кы­на сын­ды­ра, дип. Ә ал­ма ага­чы­на ба­тыр­ган теш­лә­ре гү­я­ки үт­мәс пыч­кы сы­ман иде­ләр. Шәһ­ри­нең йө­рә­ге аһ итеп куй­ды, аның эше ин­де ха­рап иде. Ул кем­не яр­дәм­гә ча­кы­рыр­га да бел­мә­де, үк­сеп елый баш­ла­ды. Аның та­вы­шын ишет­кән сан­ду­гач җыр су­зу­ын­нан тук­тап кал­ды. Нәр­сә бул­ды ди­гән сы­ман очып кил­де. Ал­ма ага­чы­ның бо­та­гын­нан бо­та­гы­на си­ке­рен­де, аның ин­де җыр­лый­сы кил­ми иде: кү­ңе­ле­нә шом оя­лап өл­гер­де шул.

Ка­ра бү­ре­нең ал­ма­гач­ка теш­лә­рен ба­ты­рып, аның та­мыр­ла­рын йол­кыр­га ма­та­шу­ын кү­реп, ул әл­бәт­тә аһ ит­те.

— Сан­ду­гач, ка­дер­лем!— ди­де шун­да Шәһ­ри, тел­гә ки­леп,— Яр­дәм ит ми­ңа, зин­һар өчен, үте­неп со­рыйм, яр­дәм ит? Югый­сә бу ка­ра бү­ре ми­нем аяк­ла­рым­ны өз­гә­ләп таш­лар. Ул ин­де та­мыр­ла­рым­ны йол­кыр­га те­лә­гән иде. Эше ба­рып чык­ма­ды. Хә­зер баш­ка­ча ха­рап итәр, ау­да­рыр. Мин авар­мын, үләр­мен. Зин­һар өчен яр­дәм ит!

Сан­ду­гач­ның, агач­тан мон­дый сүз­ләр­не ише­тү­гә, тә­мам хәй­ран ит­кә­нен күз ал­ды­на ки­те­ре­гез. Ни­чек ин­де ул, шу­шы ка­дәр ва­ем­сыз, нәз­бе­рек йө­рәк, кеч­ке­нә кош те­ге азау теш­ле ка­ра бү­ре бе­лән су­гы­ша ал­сын?

Әм­ма сан­ду­гач шун­да ал­ма­гач­ның үте­не­чен­нән йөз чө­е­рә ал­ма­ды. Ни­чек тә аңа яр­дәм итәр­гә те­лә­де. Үзен зур һәм көч­ле ка­һар­ман­дай то­еп, бү­ре­гә та­ба таш­лан­ды. Тик бер­ни дә кы­ла ал­ма­ды. Ка­ра бү­ре аны ка­бып йо­тар­га те­ләп си­ке­рен­де. Бу ара­да ал­ма­гач бе­раз хәл ал­ды. Сан­ду­гач­ны яр­дәм­гә ча­кы­рып ял­гы­шуы ха­кын­да да уй­ла­ды.

Ә бү­ре ты­ныч­ла­на бел­мә­де. Сан­ду­гач­ның хә­ле кит­те. Ул ка­бат ал­ма ага­чы­на ки­леп кун­ды.

— Мин аны җи­ңә ал­мыйм. Нәр­сә эш­лим соң?— ди­де ул, ал­ма­гач бе­лән бер­гә кай­нар күз яшь­лә­ре­нә кү­ме­леп.

Ә бү­ре тик то­ра бел­мә­де. Та­гын ал­ма ага­чы­ның та­мыр­ла­рын йол­кыр­га, кай­ры­ла­рын тыр­нак­ла­ры бе­лән тыр­нар­га то­тын­ды. Сан­ду­гач, бу хәл­не кү­реп, тә­мам аһ итү­дә һәм:

— Ниш­лим, ниш­лим?— дип үк­сеп елау­да бул­ды.

— Әл­лә ба­һа­дир егет­не ча­кы­рыйм­мы?— ди­де ул ан­на­ры, үз сү­зе­нә үзе дә хәй­ран итеп.— Мин аны бе­ләм! Ул мон­да гы­на!

Шу­шы сүз­лә­ре аңа дәрт бир­де­ләр һәм ул, ал­ма ага­чын хәс­рә­тен­дә ял­гы­зын кал­ды­рып, уй­ла­ган җи­ре­нә очып та кит­те. Бу хәл­дән Шәһ­ри­нең йө­рә­ге кур­кы­нып шарт­лый яз­ды. Ул, һә­ла­кә­тем шу­шы икән дип уй­лап, сан­ду­гач ар­тын­нан:

— Ни­гә ми­не ял­гы­зым­ны бу бә­ла­дә кал­ды­рып оча­сың?— дип елап әй­теп кал­ды.— Бү­ре­гә ми­нем өчен таш­ла­ныр­га әзер егет­не әле­гә оч­рат­ка­ным юк! Кил­мәс ул яр­дәм­гә!

— Кил­ми дә, йөр­ми дә!— дип үкер­де ка­ра бү­ре, ачуы бе­лән яр­сып кө­леп һәм тан­та­на итеп.— Әнүр бәк ми­ңа кар­шы ба­ра ал­мый! Бе­леп тор! Ул ми­нем бе­лән бер сүз­дә то­ра! Си­нең ар­ка­да асыл тыр­на­гым сын­ды, си­нең ар­ка­да теш­лә­рем как­ша­ды­лар, аң­ка­вым ярыл­ды. Әм­ма мин си­не ба­ры­бер чәй­нәп таш­лыйм! Әгәр чәй­нәп өзә ал­ма­сам, ме­нә те­ге ти­ле сан­ду­гач Әнүр бәк­не ча­кы­рып ки­тер­гәч, ул си­не тө­бең­нән ча­бып өзәр! Кү­реп то­рыр­сың!

— Ни өчен син ми­ңа ти­я­сең? Ми­нем ни га­е­бем бар?— ди­де аңа Шәһ­ри, ап­ты­ра­вын яшер­ми­чә.— Кал­дыр ми­не, си­ңа дип са­рык ки­те­рер­мен, сы­ер, ат! Зин­һар, ти­мә ми­ңа!

— Си­нең са­ры­гың, сы­ер-ат­ла­рың да, күз яшь­лә­рең дә ки­рәк тү­гел ми­ңа! Алар­га мох­таҗ­лы­гым да юк, бе­леп тор!— дип ула­ды ка­ра бү­ре.— Мин си­не ба­ры­бер юк итә­чәк­мен!

Шун­да Шәһ­ри аның та­вы­шы та­ныш бу­лу­ын той­ды. Ә бе­раз­дан соң ул:

— Син бит ми­нем үги анам та­вы­шы бе­лән сөй­ли­сең, сөй­лә­шә­сең! Син бит ка­ра бү­ре тү­гел, ми­нем үги анам, әйе­ме?— дип бел­де­реп со­ра­ды.

— Әйе, та­ны­дың!— ди­де ка­ра бү­ре.— Си­ңа да аң кер­де. Мин си­нең үги анаң!

— Ми­нем нин­ди зы­я­ным ти­де соң, әни­ем? Ни өчен ми­не шу­лай га­зап­лый­сың?— ди­де Шәһ­ри, күз­лә­рен­дә­ге яшь­лә­рен тыя ал­мый­ча.

— Чөн­ки мин си­не сөй­мим һәм ярат­мыйм! Си­нең ил­гә ху­җа бу­лу­ың­ны те­лә­мим! Карт атаң үләр дә хан­лык си­ңа ка­лыр! Мин шу­лай бул­са дип әт­кәң хан­га кия­ү­гә чык­ма­дым. Си­нең үз ән­кәң­не дә мин чәй­нә­дем, си­нең дә ба­шың­ны мин чәй­нәр­мен! Ул Гөл­йө­зем әби­ең­нең һич­бер кә­ра­мә­те дә си­ңа ин­де яр­дәм итә ал­мас. Ул хә­зер яның­да юк. Аңа кө­чем җит­ми иде, си­ңа — җи­тә­чәк!— ди­де үке­реп ка­ра бү­ре.— Әнә сан­ду­гач, би­ча­ра, си­ңа яр­дәм итәм дип, чак­тан авы­зы­ма ки­леп кер­ми кал­ды. Ка­нат­ла­ры йол­кын­гач, ка­чып кит­те­ме? Си­ңа бер­кем дә яр­дәм итә­чәк тү­гел! Ба­тыр егет, ка­һар­ман Әнүр бәк­не көт­мә дә! Кил­ми, кил­сә дә ми­нем әме­рем­не кы­ла­чак!

Аның бу сүз­лә­рен­нән соң Шәһ­ри­за­дә тә­мам бо­е­гып кал­ды. Ул ин­де һә­ла­кәт­кә ри­за­лаш­ты. Ал­ма­ла­ры, яф­рак­ла­ры са­гыш­тан бе­рәм-бе­рәм ко­е­ла баш­ла­ды­лар.

— Ин­де ко­рый­сың­мы?— ди­де тан­та­на итеп үке­рү­дә бул­ган ка­ра бү­ре.

 

XV

Гөл­йө­зем әби­нең юлы ур­ман аша уза иде. Чә­чәк­ле алан­га ту­ры ки­леп, ул шун­да ял итәр­гә дип утыр­ды. Аның итә­ге­нә ти­мер-кам­ка ки­леп кун­ды. Бор­чак бөр­те­ге ке­бек бу­лып кал­ды. Гөл­йө­зем әби әү­вә­ле аны итә­ген­нән ка­гып тө­шер­мәк­че иде, ан­на­ры ки­ре уй­ла­ды.

— Ары­дың­мы­ни, ба­ла­ка­ем?— дип сөй­лә­неп, ти­мер-кам­ка­ны ку­лы­на ал­ды.

Аның җы­лы уч­ла­ры­на кер­гәч, ти­мер-кам­ка эреп йо­кы­га кит­те.

Гөл­йө­зем әби ял алып, гү­я­ки шу­шы бө­җәк­нең тәм­ле төш­лә­рен бүл­де­рер­гә те­лә­мә­гән­дәй, уры­нын­нан да куз­гал­мый, учын да йом­мый уты­ра бир­де. Шу­лай чи­рек сә­гать­ләп ва­кыт үт­кән­дер? Ти­мер-кам­ка уя­нып кит­те. Бу ва­кыт­та Гөл­йө­зем әби ак чәч­лә­ре­нә, та­ра­лып кит­мә­сен­нәр ди­я­рәк­ме, Шәһ­ри­нең ис­тә­ле­ге бул­ган ал­тын та­рак­ны ка­дап куй­ды.

— Мин кай­да? Мин кай­да?— дип бор­чы­лып сөй­лән­гән ти­мер-кам­ка­ның уч тө­бен­дә йө­ге­реп йө­рү­е­нә хәй­ран ит­те. Бу хәл­дән ба­ла­лар­ча кы­зык тап­ты, ан­на­ры үзе­нең бу ха­лә­тен­нән үзе үк кө­леп:

— Ал­ты­да­гы — алт­мыш­та!— дип әй­теп куй­ды.

Гөл­йө­зем әби­нең үзен са­бый­лар­ча хис итүе та­гын да җа­ны­на рә­хәт­лек, тә­не­нә көт­мә­гән­дә дәрт бир­де. Ти­мер-кам­ка­ны үр­тә­гән­дәй итеп кул­ла­рын әле тү­бән тө­шер­де, әле юга­ры­га кү­тәр­де. Мес­кен бө­җәк ар­лы-бир­ле йө­ге­рә тор­ды.

— Аһ, эләк­тең­ме?— ди­де ул ан­на­ры, та­гын да са­бый ба­ла ке­бек ку­а­нып.— Эләк­тең! Эләк­тең! Ин­де мин си­не җи­бәр­мим!

Ни га­җәп, ти­мер-кам­ка да аның те­лен аң­лый иде.

— Гөл­йө­зем әби,— ди­де ул, шун­да әби­нең кем икән­ле­ген та­нып алып һәм га­са­би­ла­нып йө­ге­реп йө­рү­ен­нән тук­та­лып, йө­зе­нә ту­ры ка­рар­га ты­ры­шып,— сез­не ях­шы кү­ңел­ле ке­ше­гә са­нап сөй­ли­ләр иде.

Әби га­җәп­лән­де, хәй­ран итеп ал­ды, акы­лын җы­яр­га өл­ге­реп:

— Кам­ка, син ми­не кай­дан бе­лә­сең?— дип со­ра­ды.

— Ә әбе­кәй сез үзе­гез ми­не кай­дан бе­лә­сез?— ди­де, со­ра­вы­на кар­шы со­рау бе­лән Кам­ка.

— Соң,— ди­де Гөл­йө­зем әби, ап­ты­рап,— кай­дан бел­мим, ди? Сез­нең бар­ча­гыз­ны да, бө­тен ка­ве­ме­гез­не кам­ка­лар дип атап йөр­тә­ләр бит!

— Аны­сы дө­рес, әм­ма эл­гә­ре ба­ры ми­не ге­нә Кам­ка ди­ләр иде, хә­зер без­не­ке­ләр­нең бар­ча­сын да ти­мер-кам­ка исе­ме бе­лән дә, кы­зыл-кам­ка дип тә, кам­ка бу­ла­рак та атый­лар, аны­сы. Ә ме­нә мин кай­чан­дыр үзем ге­нә Кам­ка исем­ле идем! Чын­лап ин­де ме­нә!

— Ә ул Кам­ка ту­рын­да сөй­лә­гән­нә­ре бер дә әки­ят тү­гел­ме­ни?— дип га­җәп­лә­нү­ен бел­дер­де Гөл­йө­зем әби.— Мин си­нең ту­ры­да кы­зым шаһ­за­дә Шәһ­ри­гә сөй­лә­гә­нем бар иде.

— И әбе­кәй, ул көн­не мин дә Хан­ба­лык­ның Хан­са­ра­ен­да идем, тә­рә­зә туп­са­сы­на уты­рып тың­ла­дым, рә­хәт­лә­неп көл­дем! Ма­тур әки­ят!

— Бер дә ул ка­дәр көл­ке­ле әки­ят тү­гел­дер сы­ман иде дә...

— Ә сез аны көл­ке­ле итеп сөй­лә­де­гез!

— Шу­лай­мы­ни?..— Гөл­йө­зем әби бе­раз­га ап­ты­рап кал­ды, ан­на­ры: — Ми­не дә, кы­зым Шәһ­ри­не дә ях­шы бе­лә­сең икән, аң­лыйм!— ди­де.— Хә­зер кая ба­ра идең?

— Хан­са­рай­дан ки­лә идем! Шәһ­ри­нең ял­гы­зы моң­ла­ну­ла­рын сөй­лә­де­ләр дә, хәс­рә­тен та­ра­тыр­мын бәл­ки ди­дем дә аңа бар­дым. Ул да ми­нем бе­лән са­бый ба­ла­лар ке­бек кө­лә-кө­лә уй­нап ку­ан­ды әле... Ин­де ме­нә ул ми­не сез­нең ар­ты­гыз­дан җи­бәр­де, аңар­дан сез­гә сә­лам ки­тер­дем!.. Сез­не са­гы­на ул, бик са­гы­на, бе­лә­се­гез кил­сә!

— Алай икән!— ди­де Гөл­йө­зем әби.— Мин дә аны бик са­гын­дым. Ан­нан ае­ры­лу­ы­ма яр­ты көн дә уз­ма­ды, ә са­гы­ныр­га өл­гер­дем. Әм­ма син ул хак­та аңа әйт­мә! Кү­ңе­ле ва­тыл­ма­сын! Әйт, әби­е­без­нең, ди­ген, хәл­лә­ре бик тә ях­шы, кү­ңе­ле шат, ди­ген! Сә­ла­мең­не ал­ды, үзе сә­лам тап­шыр­ды, ди­ген! Мин үзем­нең Зәң­гәр күл бу­ен­да­гы авы­лы­ма кай­тып җи­теп ба­рам. Исән-имин, ку­нак­ка кө­тә, ди­ген! Мин шун­да бу­лыр­мын. Син дә, Кам­ка, ку­нак­ка ки­лер­сең, ярый­мы! Бик кү­ңел­ле бу­лыр!

— Ярар,— ди­де Кам­ка һәм, ка­нат­ла­рын җил­пеп, шун­да ук очып та кит­те,— әй­тер­мен! Ки­лер­мен! Ку­нак бу­лыр­мын!

Гөл­йө­зем әби бә­хет һәм шат­лык эчен­дә кал­ды. Кү­ңе­ле­нә ту­лып тор­ган уй­ла­ры шу­шы­лай бер бө­җәк бе­лән сөй­лә­шү­дән та­ра­лып ки­тәр дип ба­шы­на да ки­тер­мә­гән иде. Дөнь­я­да га­җә­еп хәл­ләр күп шул ул, алар­ны та­тый, кү­рә бе­лер­гә ге­нә ки­рәк.

Ал­га та­ба юлын дә­вам ит­кән­дә Гөл­йө­зем әби бар та­би­гать­нең кө­ле­шеп-гөр­лә­шеп яшә­ве­нә игъ­ти­бар итеп, бу мог­җи­за­лар­га шак­лар кат­ты. Әм­ма шу­шы уен-көл­ке, рә­хәт тор­мыш эчен­дә кем­нең­дер шың­шып ела­вы ише­тел­де. Юл чи­те­нә чы­гып, ку­ак тө­бе­нә ка­ра­са, ан­да бер нә­ни кош ба­ла­сы күз яшь­лә­ре­нә чу­мып уты­ра иде.

— И-и са­бы­ем,— ди­де аңа җы­лы ел­ма­еп Гөл­йө­зем әби,— нәр­сә­ләр бул­ды? Әл­лә ояң­нан егы­лып төш­тең­ме?

Кош ба­ла­сы, аны күр­гәч, әү­вә­ле кау­ша­вын­нан чыр­кыл­дый-чыр­кыл­дый, кая ка­чар­га бел­ми тал­пы­нып ка­ра­ды, ан­на­ры, әби­нең ел­май­ган йө­зен, тат­лы та­вы­шын ишет­кәч, ты­ныч­ла­ныр­га ки­рәк тап­ты. Әм­ма аның күз­лә­ре зур ачыл­ган ки­леш кал­ды­лар. Гөл­йө­зем әби исә кош ба­ла­сы­ның кур­ку­да­гы хә­лен аң­лый иде. Янә­шә­дә­ге ку­ак һәм агач­лар­ны ка­ра­ды да:

— Кай­да соң си­нең ояң, са­бый?— дип со­ра­ды.— Кай­да әни­ең? Кай­да әти­ең? Кай­да апа-се­ңе­лең, абый-эне­лә­рең?

— Без­гә бер кар­чы­га һө­җүм ит­те. Мин оям­нан си­ке­реп чы­гып кач­тым. Абый-се­ңел­лә­рем­не дә, әти-әни­ем­не дә ни хәл­ләр­дә икән­лек­лә­рен бел­мим. Әл­лә кар­чы­га сук­ты алар­ны, әл­лә та­выш би­рер­гә кур­кып то­ра­лар?— дип, сүз­лә­рен те­зеп-те­зеп, ба­ры­сын да аң­ла­тып бир­де кош ба­ла­сы.

— Абау тел бис­тә­се,— дип ша­ярт­кан бул­ды аны Гөл­йө­зем әби,— ме­нә сөй­ләп тә бир­дең. Үзең — кеч­ке­нә, ә үзең — тел­гә ос­та! Кош­лар­да шу­лай бул ми­кән­ни? Ә өең­нең кай­сы ку­ак­та икән­ле­ген дә бел­ми­сең!

— И әби,— ди­де кош ба­ла­сы үр­тә­леп,— әл­лә шу­шы ку­ак­та­гы оя­быз­ны да күр­ми­сең ин­де?

— И-и,— ди­де Гөл­йө­зем әби дә, ша­яр­ту­ын дә­вам итәр­гә те­ләп,— күр­ми дә то­рам икән! Карт­лык — кем­гә шат­лык, кем­гә — сө­е­неч, кем­гә — көл­ке!.. Ярар! Кил би­ре, оя­ңа кү­тә­реп ку­яр­мын! Әгәр дә әти-әни­ең исән бул­са­лар, си­не кү­реп сө­ен­сен­нәр!

Ул шу­лай ди­де дә кош ба­ла­сын оя­сы­на кү­тә­реп тә алып куй­ды. Әм­ма кай­дан­дыр аның әти-әни­лә­ре ки­леп җит­те­ләр дә Гөл­йө­зем әби­гә ачу бе­лән чи­кыл­дап таш­ла­на, һө­җүм итә баш­ла­ды­лар. Үз­лә­ре:

— Кит мон­нан, корт­ка! Ти­мә без­нең са­бы­е­быз­га! Ул бо­лай да бер үзе ге­нә исән кал­ды!— дип ачыр­га­лан­ды­лар.

Гөл­йө­зем әби арт­ка та­ба чи­ген­де. Кош­лар­ның сә­ер һө­җү­мен­нән баш­ка­ча ко­ты­лу мөм­кин тү­гел­дер сы­ман иде. Гү­я­ки ме­нә хә­зер аның күз­лә­рен чу­кып алыр­лар да йө­зен тыр­мар­лар ке­бек кы­ла­на­лар бит!

— Ти­мә без­нең ба­ла­быз­га! Ти­мә без­нең ба­ла­быз­га!— дип алар аны шак­тый гы­на, ун-егер­ме адым­нар ку­ып та кил­де­ләр. Ә ан­на­ры, оя­ла­рын­нан ерак­ла­шу­ла­рын аң­лап, очып кай­тып кит­те­ләр.

Гөл­йө­зем әби шун­да гы­на:

— Уф,— дип куй­ды.— ба­ла­ла­рын кар­чы­га ал­гач, тә­мам акыл­ла­рын югалт­кан­нар икән бо­лар!

Хәл җы­еп, та­мак ял­гап алыр­га дип Гөл­йө­зем әби зур ка­ен кү­лә­гә­се­нә ба­рып утыр­ды. Әй­лә­нә-ти­рә­се киң һәм рә­хәт бо­лын­лык иде. Гөл­йө­зем әби чә­чәк­ләр­гә-үлән­нәр­гә игъ­ти­бар ит­те. Ан­на­ры:

— Һай үт­кән го­мер, ин­де җи­ләк­ләр дә бө­ре­лә­нә баш­ла­ган­нар!— ди­де ку­а­нып.— Нигъ­мәт­лә­рең өчен рәх­мәт, Хо­да­ем!

Ашъя­у­лы­гын ачып, ан­да­гы те­лем ик­мә­ген сын­дыр­ды. Бер вал­чы­гын гы­на ка­бар­га өл­гер­гән иде, кой­ры­гын бол­гап бер кө­чек ки­леп тә җит­те. Ул да тү­гел, тат­лы ик­мәк исен­нән тә­мам тә­ка­тен югал­тып шың­шый, үте­нә үк баш­ла­ды:

— Корт­ка, бир ми­ңа да бер те­лем, бир ми­ңа да бер те­лем!— ди­де,— ки­рә­гем чы­гар әле!

— Син кем?— ди­де аңа Гөл­йө­зем әби, шак­тый гы­на ап­ты­рап,— Эт ба­ла­сы­мы, әл­лә бү­ре­не­ке­ме?

— Әйт­мим!— ди­де кө­чек.— Син әү­вә­ле ми­ңа ик­мәк те­ле­мен бир, ан­на­ры мин дә сөй­ләр­мен!

— Кы­зык икән­сең!— дип көл­де Гөл­йө­зем әби, бу кө­чек­нең хәй­лә­кәр икә­не­нә исе ки­теп.— Бу ка­дәр­ле акыл­лы бу­лыр­га кай­дан өй­рән­дең?

— Әйт­мим,— ди­де кө­чек,— әү­вә­ле ик­мәк те­ле­ме бир, ан­на­ры сөй­ләр­мен!

— Ка­ра­гыз ин­де мо­ңа!— ди­де бу юлы бе­раз үр­тә­леп Гөл­йө­зем әби,— Кем икән­ле­ген дә әйт­ми, ә те­лә­нә бе­лә!

Шун­да ул те­лем ик­мәк­не ур­та­лай бүл­де дә кө­чек­кә ыр­гыт­ты:

— Ярар, мә! Си­нең­чә бул­сын! Ашы­гып кап­ма, та­ма­гы­ңа тор­ма­сын!

Әм­ма кө­чек шун­да ук ик­мәк ки­сә­ген ка­бып йо­тар­га өл­гер­гән иде ин­де. Ул та­гын шың­шый, та­гын те­лә­нә баш­ла­ды:

— Корт­ка, бик тәм­ле бул­ды! Та­гын бир? Та­гын бир!

— Аһ син, рәх­мәт­сез кө­чек!— ди­де аны ачу­ла­нып Гөл­йө­зем әби.— Ми­нем өлеш­не дә аша­мак­чың тү­гел­ме?

— Бир ин­де, корт­ка, бир ин­де,— ди­де һа­ман да кө­чек.— Си­нең яу­лык эчен­дә бер бө­тен ик­мәк бар әле ан­да, ми­ңа те­ле­мен дә кыз­га­на­сың!

Гөл­йө­зем әби­гә оят бу­лып кит­те. Чын­нан да аның ашъя­у­лы­гы­на тө­рел­гән бер бө­тен ик­мәк бар иде. Ул ан­нан ин­де ике те­лем­не ки­сеп ал­ды, бер­сен те­ге тук­тал­га­нын­да аша­ды, икен­че­сен хә­зер шу­шы кө­чек­кә бир­де. Бир­де дип, те­лем­нең яр­ты­сын гы­на сын­ды­рып ыр­гыт­кан иде, ә кө­чек та­гын со­рый. Ап­ты­ра­та. Җит­мә­сә оял­тып ма­таш­кан бу­ла. “Я­рар ин­де, бу өлеш тә аны­кы­дыр!”— дип уй­лап, шун­да Гөл­йө­зем әби те­лем­нең кал­ган ки­сә­ген дә кө­чек­кә ыр­гыт­ты. Ә те­ге бер ка­бу­да мо­ны­сын да йот­ты.

— Абау,— ди­де Гөл­йө­зем әби,— син ни­гә шу­шы ка­дәр ком­сыз соң? Кем ба­ла­сы бу­ла­сың?

Шун­да кө­чек бо­ры­нын ялаш­ты­рып ал­ды, үлән­гә ятып:

— Мин бү­ре ба­ла­сы бу­лам!— ди­де.— Бик бе­лә­сең кил­сә!

— Уй­ла­ган идем аны!— ди­де Гөл­йө­зем әби,— юк­са шу­шы ка­дәр ком­сыз бул­мас идең! Әйе­ме?

— Әйе,— ди­де кө­чек, авы­зын ерып.— Ик­мә­гең бик тәм­ле икән. Аны кем пе­шер­де?

— Ка­ра әле мо­ны, әл­лә ни­ләр­не бел­мәк­че бу­ла!— дип ша­ярт­ты Гөл­йө­зем әби, кө­чек­не та­гын да үр­тәп.

— Ә мин бе­ләм!— ди­де бү­ре кө­че­ге.— Аны Хан­са­рай­да хан кы­зы Шәһ­ри өчен пе­шер­де­ләр. Ул пеш­кән ва­кыт­та исе бө­тен-бө­тен дөнь­я­га та­рал­ды. Ми­нем дә бо­рын­га кер­де. Аны ашап ка­рый­сым кил­де. Әни­ем­нән со­ра­дым, әти­ем­нән со­ра­дым, би­ре­гез ми­ңа да ик­мәк пе­ше­реп, ди­дем. Алар әйт­те­ләр, ир­тә­гә, ди­де­ләр, мон­нан Гөл­йө­зем әби уза­чак, аның ашъя­у­лы­гын­да бер бө­тен ик­мәк бу­лыр. Аңар­дан со­рап алыр­сың. Аның кү­ңе­ле киң, сый­лар-сый­лан­ды­рыр, ди­де­ләр. Мин си­не бү­ген ир­тә таң­нан бир­ле шу­шы алан­да кө­теп уты­рам ин­де!

Гөл­йө­зем әби шу­шы ишет­кән­нә­рен­нән хәй­ран бул­ды һәм:

— Бо­лар­ның бар­ча­сын да кай­дан бел­де­ләр?— дип со­рар­га мәҗ­бүр бул­ды.— Әл­лә алар әү­ли­я­ләр­ме, си­хер­ле бү­ре­ләр­ме?

Кө­чек шун­да тә­гә­ри-тә­гә­ри кө­лә баш­ла­ды. Гөл­йө­зем әби аның тә­мам ты­ныч­ла­нып җит­кә­не­нә ка­дәр хәй­ран бу­лып уты­ра бир­де. “Мо­ның та­ма­гы тук!”— дип, сө­е­неп уй­лап куй­ды ул. Ан­на­ры ашъя­у­лы­гын җы­еп ал­ды, төй­нә­де, ку­лы­на алып, яшел чи­рәм­ле алан­да аяк­ла­ры­на бас­ты да, итәк­лә­рен ка­гып, кө­чек бе­лән хуш­ла­шып ки­тә баш­ла­ды.

— Ярый,— ди­де ул, бер­ни­чә адым ат­ла­ган­нан соң бо­ры­лып, кө­чек­кә ка­бат ел­ма­еп ка­рап,— мин кит­тем, хуш! Зур һәм акыл­лы бу­лып үс! Кы­зым Шәһ­ри­не дә, ми­не дә ким­сет­мә!

Шун­да кө­чек тә кө­лү­ен­нән тук­та­ды, шың­шып куй­ды, ан­на­ры та­гын, ирен­нә­рен ялап:

— Ә син, әбе­кәй, ми­не та­гын кү­мәч бе­лән сый­лар­сың­мы соң?— ди­де.

— Ярар,— ди­де аңа Гөл­йө­зем әби, хәй­лә­кәр­ле­ген­нән кө­леп ал­ган­нан соң,— ярар! Ик­мәк те­ле­ме ге­нә җит­мә­гән, си­ңа әле кү­мәч ки­рәк икән!.. Шу­лай да... Кү­ңе­лем­дә­ге са­гыш­ла­рым­ны та­рат­ка­ның өчен рәх­мәт! Син, кө­чек, биг­рәк­ләр дә ша­ян-на­ян икән­сең! Көл­де­рә­сең дә көл­де­рә­сең! Ин­де мин үз юлым­да бу­лыйм. Кү­мәч ашый­сың кил­сә, Зәң­гәр күл бу­ен­да­гы яшел тү­бә­ле, ак ак­шар ди­вар­лы өе­мә ки­лер­сең!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных