ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 41 страница— Ә юк, мин болай гына, сүз югыннан сүз булсын өчен генә әйттем. Беркемне дә көтми идем. Карыйм, син җырлап киләсең. Көн дә матур. Рәхәт. Кояшлы. Менә, сәлам бирергә булдым. — Һе, алай икән! Рәхмәт инде, үзең күреп сәлам бирмәсәң, шул килеш кенә үтеп тә киткән булыр идем. — Кая болай ашыгасың? — Серле мәгарәгә, Куян Хисам дус, серле мәгарәгә! — Мине дә аласыңмы? — Юк! — Ни өчен? Камка уйланып тора, олы казан кадәр башын кашып ала, аннары, күзләрен шар ачып һәм Хисамга туры карап җавап бирә: — Син бит ялагай! Ә мин андый ялтыравык ялагайларны яратмыйм! — Ә мин төзәләм! — Кайчан? Хисам шунда куак астыннан сикереп чыга, күкрәкләрен кага: — Менә хәзердән! Камка олы гәүдәсе белән тәгәри-тәгәри көлеп җибәрә, шул көлгәннәре арасында бераз тынычлангалап әйткәләп тә ала: — Ну ялганлап та куясың, ә! Аннары болын уртасына утыра, онытылып китеп, чәчәкләрне исни. — Хисам, син беләсеңме, бу бал кортлары нәрсәгә дип бертуктаусыз безелдәп очалар? — Эшлиләр алар! — Чәчәктән чәчәккә кунып йөрепме? Юктыр, бәйрәм итеп кенә яшәүләредер әле! — Әйттең сүз! Минем күргәнем бар: аларның агач башындагы тишектә оялары бар. Саескан аңлатты, шунда бал җыялар, диде. — Нәрсәгә ул аларга? — Аюга ашатырга! — Ни өчен әле аю бал ашарга тиеш икән? Ә мин? — Синең ашап караганың бармы? — Юк! — Менә шулай шул! Ә минем — бар! Бер дә яратмадым. Баллы! — Ә мин баллы, татлы, тәмле ашарга яратам! — Алай булгач, син дә кишер ашыйсыңмыни? — Ашыйм! Әмма ул баллы түгел. — Беләсең икән! Юк сүз! Иң татлы, иң баллы, иң тәмле ризык ул дөньяда. — Кит аннан! Ә бал? — Иң ачысы! — Әле генә баллысы дигән идең түгелме? — Аны ачы булганы өчен бал дип атаганнар. — Юк, мин ачы әйберләр яратмыйм! Ашамыйм синең ул балыңны! — Ярар, ашама! — И-и, карап-карап торам да... Бер дә ялагайланмадың! — Төзәлдем дидем бит. — Бөкрене кабер генә төзәтә! — Үпкәләтәсең! — Үпкәчелләрнең үпкәләре асылынып төшә! — Үпкә бит ул тел түгел, асылынып төшәргә. — Ярар, теле булсын! Син дөрес!— Аякларына баса.— Мин киттем әле! — Ә мин? — Утыр шунда, куак төбендә! Мин әле хәзер үк мәгарәгә бармаска булдым. — Ә кая киттең? — Тау артына сыер көтүе килгән, шуларны өркетеп киләм! — Ярар, бар, алай булгач! Юлын Камка җырлый-җырлый дәвам итә: — Көн матур, көн якты, күбәләкләр уйный болында! Күңел дә яп-якты — җыр белән тулган чагында!
II — Нигә тукталдың? Сөйлә, әбием! Әкиятеңне дәвам ит! Шәһризадәнең шушылай үз сүзләнеп, тәрбияче әбисен аптыратуын бүлеп, бүлмәгә явыз үги-ана килеп керде. Менә инде ул икенче елын ханлыкта ире падишаһ өстеннән дә, ил белән дә, йорт белән дә усаллыгына таянып идарә итә. Кап-кара чәчле, яшел күзле, якты йөзле хан кызы Шәһрине сөйми һәм яратмый. Әгәр кулыннан килә торган булса, бүген үк аны куып чыгарыр иде дә сөенер иде: “Ханлыклык тәмамысы һәм хәтта соңгы өметләре белән бергә минем кулымда!”— дияр иде. Хан кызының күңеле яхшы икәнлеген халык ишетеп белә иде. Беренче булып ул хакта көтүче бабай сөйләде. Шәһәрдән читтә ул сарык көтүен йөртә иде, кайдандыр гаскәриләр килеп чыктылар да, турыдан, басу-кырларны ярып, урманга таба атларын чаптырта башладылар. Сарыкларын өркетеп йөрүләре көтүче бабайга ошамады. Ул да түгел, шәһәр ягыннан бер әби белән бер кыз күренделәр. Алар таралып киткән көтүне җыешырга көтүче бабайга булыштылар. Кыз кара чәчле һәм зәңгәр күзле, бик тә чибәр иде. Әбисе аңа йөзен кешегә ачып күрсәтмәскә ничә әйтте, әмма сүзе өстен чыкмады. — Яулыгым тыңламый, башымнан шуа да төшә, шуа да төшә!— диде чибәркәй, әллә чынлап әйтеп, әллә шаяртып. — Син гел шулай инде!— диде әбисе, канәгатьсез ачуланып.— Йөзеңә кояш нуры бәрелер дә — битеңне каралтыр, җил тияр дә — керфекләреңне сындырыр! — Нигә алай булсын?— дип тагын да көлә кызы.— Битемә кояш нурлары алсулык кына өстиләр, җил дә керфекләремне иркәләп кенә исә! Һәм саф сулы чишмә кебек челтерәп көлүен дәвам итә. Әбисе аңа сүз таба алмый. Шунлыктан нигә алай яулык астына яшеренергә кирәклеген, ниләр уйлаганлыгын әйтеп сала: — Ят кешеләрнең комсыз күзләре төшәрләр дә зыян ясап куярлар. Күз ул — сихерле нәрсә. Аның тия торган гадәте бар! Сине саклар өчен әйтәм бит, кызым!— ди әбисе, канәгатьсезлегеннән тагын да усалланып. — Ә монда начар кешеләр юк!— дип, кыз тагын челтерәп көлә. — Ә көтүче карт?— ди әбисе, борчылуын яшермичә, йөгереп йөрүче кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле бабайга таба ишарә ясап. — Ә ул начар кеше түгел!— дип белдерә кыз. — Каян белдең? Күңелен ачып карап булмый кешеләрнең!— ди әбисе, инде усаллыгын яшерергә теләмичә.— Ул сине күрде, инде башкаларга сөйләр. Алардан усал кешеләр ишетерләр! — Бер дә алай түгел!— дип, һаман да көлеп җавап бирә кыз.— Кешеләрне гамәлләре кем булулары хакында сөйли! Аннары көтүче бабайга эндәшә: — Әйеме, бабай? Син бит яхшы кеше, миңа зыян ясарга теләмисең? — Әйе, кызым,— ди бабай да,— теләмим! Сиңа миннән түгел, усал Әнүр бәктән сакланырга кирәк! Чатан булса да, әнә ат өстендә шәп йөри. Ничә тапкыр әйткән идем, бу болынга чыкмам дигән идем. Сарыкларымны егетләре белән таптап китә язды. — Күрдем! Беләм мин аны,— дип җавап бирә кыз.— Мине үги-әнием аңа кияүгә бирергә тели. Шунда гына көтүче бабай бу кызның Шәһризадә булуын танып ала. Әбисе тагын да шомлана төшә һәм кызын биек таш диварлы мәгърур шәһәр капкасыннан әйдәкләп алып кереп китә. Шушы очрашудан соң көтүче бабай халыкка болай дип әйтеп калдырган икән: — Безнең ханыбызның кызында айның ундүртенче көне кебек якты изге күңел. Ул Әнүр бәк кебек адәмнәргә әрәм!
III Әнүр бәкнең ханлык эчендә олы әмирләрдән булуы һәркемгә мәгълүм икәнлеген яшермик. Шулай ук аның усаллыклары да чиктән ашканлыгын халык белә һәм аңардан котлары очып тора. Әнүр бәкнең бер аягы чатан, имештер. Ул аны малай чагында, атка атланганында егылып төшеп, яңадан төзәлмәслек итеп гарипләндергән. Олы агасына егет чагында кунакка килгәч, аның кечкенә угылы Нурсәлим аннан: — Башың сакла, акылың булса, ахмак белән аксактан!— дип шигырь әйтеп көлгән. Моны Әнүр бәк күтәрә алмаган. Малай исә, итагатьне онытып, тагын да: — И агам, нишләп синең бер аягың икенчесеннән артта кала?— диярәк сораган. Аңа Әнүр бәк, ачуланып: — Атаң малын кортучы ахмак бала, белерсең әле ничек аякларыңның тигез басмауларын, күрсәтермен мин сиңа!— дигән. Шулай угылның котын алган. Дөньяны юкка гына “усаллар кулында ул”, димиләр. Моның шулай булуын Нурсәлим тарихын ишетеп белүчеләр дә раслар. Кирәк бит, тәкъдир арбасы нинди сикәлтәләргә килеп керә: Нурсәлимнең күкрәп торган атасы дошман угыннан һәлак ителә, угылы ятим кала, байлыклары, җирләре-сулары — һәммәсе бердән, вакытлыча буларак, Әнүр бәк кулына күчә. Баштарак әмир бу күктән төшкәнгә шөкер итми, ә эшләре җайланып киткәч, җир-суларның, байлыкларның муллыгына күнегеп җиткәч, ничек тә Нурсәлимнән бу мирасны тартып алырга һәм тәмам үзендә калдырырга ният итә. Беләсез, ниятнең хикмәте бар, ул күңелеңә килде исә, аныңча барып чыга. Нурсәлам менә шул рәвешле Әнүр бәк кулында кала. Шунда “аксак аяк” вакыйгасы да, башкасы да яңара һәм егет булып ирешкәнгә кадәр малай күп бәлаләр күрә башлый. Әмма, ни хикмәт, баланы гүяки фәрештәләр саклый. Агасы әмир аңа никадәр зыяннар салмасын, шул кадәр үк Нурсәлимнең көче һәм куәте арта бара. Сабыр, күндәм, әмма ачык йөзле, шат күңелле егетне агасы Әнүр бәк ерак елкы көтүләренә көтүче итеп җибәрә. Менә ничәмә-ничә еллар ул шунда саф һавалы чишмәләрдән татлы сулар эчеп, иркен, хуш исле болыннарда гизеп, йомшак һаваларны иснәп, тапкан ризыгын “бисмилла” белән ашап, тиредән үзенә киемнәр тегеп киеп, ай-йолдызлар, кояш һәм җилләр белән сөйләшергә өйрәнеп, ахырда асыл егет булып үсеп җитә.
IV — Син, кызым, хәтерлисеңме, кечкенә чагыңда әкиятләр сөйли идем? Инде үзең дә дәү булып үсеп җиттең! — Хәтерлим, әбием, бик хәтерлим! — Аннары сиңа матур җырлар өйрәттем! — Әйе, әбием! — Аннары кояш кебек көләч йөзле, җил кебек җиңел һәм җитез, кош кебек канатлы булырга өйрәттем! — Әйе, әбием! — Инде минем сиңа өйрәтер хикмәтләрем калмады. Үсеп буй җиттең. Бер көнне шундый матур булып таң атар, сине эзләп бик тә чибәр, бик тә акыллы, бик тә кешелекле, кошлар, чишмәләр, киек-җанварлар телен аңлый белгән бер егет килер. Син аңа гашыйк булырсың. Һәммә кызлар да: “Нигә аны беренче булып без күрмәдек, нигә аны танымадык, үзебезгә гашыйк итмәдек?”— дип аһ итәрләр, лаф орырлар, хәсрәт чигеп еларлар. Менә шулай, кызым, кеше бәхетен кеше тартып ала алмый, насыйбың түгел икән, диңгез ярында басып торып та, бер тамчы суга сусап, корыган иренле хәлдә калырга мөмкинсең! “Бирмештән узмыш юк!”, дигәннәр борынгылар. — Әбием, ни өчен син шушылай сагышлы итеп сөйлисең? Берәр нәрсә булмагандыр бит? Кем сине болай кимсетте? Шәһризадәнең бу сүзләреннән әбисе уңына һәм сулына карап алды. Алар бу вакытта чигүләр чигеп утыра иделәр. Шәһризадәнең һаман да чигешләре матур чыга. Бүген ул әтисенә дип җилән итәген чигә. Ә бәлки киләсе эшем сөйгән ярыма булыр дип уйлый да торгандыр? Шушындый хыял белән эшләве аның күңеленә рәхәтлекләр бирә. Әбисе үз чигешен тәмамлап килә. Аның сөннәт яулыгы шушындый да матур, алтын-көмеш укалы булачак. Ә иртәгә ул патша сараеннан чыгачак һәм туган иленә кайтып китәчәк. Аны ямьле, моңлы Зәңгәр күл буендагы чәчәкле, шаулы болыннар, сандугачлы тугайлар көтә. Инде унике ел аның анда кайтканы юк. Бүген аңа Шәһризадәне калдырырга хан рөхсәт бирде. Әмма әбинең бөтен бер ит кисәге кебек бәгыренә җайсызлык ясап торган хәсрәте бар: Шәһрине үги әнисе Каймабикә кимсетмәсме? Ул кара күзле, кара толымлы, караңгы йөзле хатын һаман да мәкер генә уйлап йөри. Ханны да аяк астында колы ясап бетерде. Ничә тапкыр Шәһригә зыян салмакчы булды. Бервакыт шулай кыз, сарай кирмәне диварына менеп, уйнап йөри иде, каяндыр теге зәхмәт Каймабикә ханша килеп тә чыкты, Шәһрине, олы кара кошка әверелеп, тырнакларына эләктермәкче дә булды. Ярый әле әбисе йөгереп килде, баланы бәладән йолып алып калды. “Көш, көш!”— дип, аны таягы белән куарга иткән иде дә, үги ана үз кыяфәтенә кайтырга өлгергән булып чыкты. Хәерсез сихерче! Шәһринең алдына, йөргән юлына әле аксак бүре, әле кара елан булып килеп чыгучы да ул! Тәрбияче әбисе белми, дисезмени? Аңламый, күрмиме? Менә хәзер нишләрләр? Шәһрине әбисе ялгызын калдырып китә. Кайчан да булса аны шушылай язмыш кулына бирәсен белә. Ә менә бүген ул йокыда чагында төш күрде. Имеш, караңгы төн икән. Шәһрине йотарга дип аждаһа мыштым гына килеп маташа. Шунда акбүз атта бик тә күркәм егет пәйда була да, аждаһа белән сугышып, аның муенын чабып өзә. Көн ачылып китә, кояш нуры дөньяга тула. Йөгереп килеп, Шәһри шунда егетнең муенына асылына. Алар акбүз атта яшел ямьле болыннар-кырлар буйлап чабып китәләр, китәләр, китәләр. Дөнья шундый рәхәт бер җәннәт җире, имеш. Менә шушы төше әбисен тынычландырды да инде. Ул аны яхшыга юрады, Шәһринең үсеп җитүен аңлады. Аның янында әүвәле ул үзен аждаһадырмын дип күзаллады. Шуның өчен дә китәргә ният корды, ханнан рөхсәт сорады. Менә хәзер генә аждаһаның үги ана булырга мөмкинлеген дә төшенеп алды. Кем генә дә Шәһри янында көнләшүчегә әвереләчәк, аждаһа булып тоелачак — әби моны да аңлый, шуның белән бераз ялгышарак та уйлый иде.
V Әнүр бәккә исә Шәһринең саклаучысы тәрбияче әбисез калуы зур сөенеч өстәде. Моңарчы ул кызга якын килә калса, арага шул әбинең килеп керүе комачаулык итә иде. Менә бит ничек тә була икән: кош баласы аның кулына үзе очып керергә тора! Шәһри электә шәһәр читендәге болынга, кызларның уеннарын карарга чыга торган иде. Бу гадәтен хәзер дә калдырмас, Аллаһы боерса! Сәгате-минуты белән килеп ирешкән шушы хәбәрдән соң Әнүр бәк сабырлыгын тәмам югалтты. Аңарга гүяки якты кояшның үзе, күңеленә кереп, хәтта оялагандай сыман тоела башлады. Ул моңарчы булмаганча балкып китте. Хәтере дә яхшырды. Хәтта Нурсәлимгә гомерендә беренче тапкырдыр үз итеп елмаеп карап куйды. Ничек тә булса аңа берәр яхшылык күрсәтергә күңеленә килде, мактыйсы килде. Шулай да, егетнең асыл сыйфатларда үсеп килүе хакындагы сүзләр хәтеренә кереп, әле генә балкыган күңел кояшын гүяки кара болытлар саргандай булды. Ул тамак кырып алды. Кәефе бозылган хәлендә калды. Ни өчен Нурсәламне яратмый соң әле ул? Бу хакта Әнүр бәкнең уйланганы да юк иде. Дөньяда бөтен кешене дә үз итеп булмый. Нурсәлимнең гаебе нәрсәдә? Бервакыт шулай аңардан ерак туганы Галим солтан, кунак булып киткәнендә: — Ни өчен Нурсәлимне сөймисез? Алдыгызда бер-бер гаебе күрендеме әллә?— дип сорагач, уйлап җиткермичәдер: — Ул минем каныма тоз салырга гына тора. Кире беткән, үзсүзле малай актыгы бит!— дип җавап биргән иде. Агасы: — Алай икән... Мин бер дә ул угылны сез әйткәнчә итеп күрмәдем,— диде, астыртын гына елмаеп та куйды, гүяки шунда: “Ата-анасыннан калган мирасын үзләштердең дә, хәзер үзен дә яманга чыгарырга, харап итәргә исәбең!”— дигән кебек әйтер сыман иде. Әмма юкны-барны уйлап, колак белән ишеткәнгә нисбәт итәргә дә ярамый. Әнүр бәк үзен тиз тынычландыра белде: “Каракның бүреге яна кебек чыкмасын! Сер бирмәвең хәерлерәк. Нәрсә-ничек булыр, дөньялык күрсәтер әле!”— диде. Шуның белән вакыйга онытылгандай да булды. Әмма Нурсәлим һаман да аның каршында күренгәләп тора. Әнүр бәкнең хәтере яңаруга шул да җитә кала. Борын төбендәге бетчә сыман тормасын дип, ерак көтүләргә ул аны чабан итеп җибәрде. Ә Нурсәлим, син күр дә мин күр, асыл егет булып җитлегеп кайтты. Буе тал кебек зәгыйфь иде, имән үсентесе сыйфатына кергән. Ул йөзе дә баздагы бәрәңге сабагы сыман ак иде, хәзер яңа пешкән күмәч кыяфәтен алган. Ә күзләре куркак куянныкы кебек иделәр, инде алары да бөркет карашына әверелә башлаганнар. Нурсәлимне аттан егылып имгәнер әле дип өметләнәсең, ә ул, бүген генәме соң, үсә-үсә — яшь арыслан кыяфәтенә кергән. Хәзер яуга җибәрсәң, баһадир кыяфәткә керүе, батыраеп йөрүе бар! Юк, ярамый! Һәм менә шушы соңгы уе аның күңелен хушландырды. Чыннан да, әгәр Нурсәлимне орышка җибәрсә, дөрес эш булыр кебек. Әле ныгып өлгермәгән ул! Аннары соң булуы бар. Хәзер, тәҗрибәсез, беркатлы чагында аны утка кертеп җибәрсәң, канаты көяр, хәтта башын югалтыр! Әнүр бәк никадәр күбрәк бу хакта уйланса, шулкадәр хәтере кабат яктыра барды. Йөзен сарган кара болыты таралды. Күзләре хәйләкәр мачыныкы кебек сузылдылар. Һәм ул шунда: — Кил, энем, бирерәк!— дип, ашап утырган өстәле янынарак Нурсәлимне чакырды. Әмма утырырга урындык тәкъдим итмәде.— Минем ышанычым бит син, энем!— диде. Сүзләре йөрәген чеметтереп алдылар. Әмма Нурсәлим боларга игътибар итмәде кебек, бәлки абзасының матур сөйләвеннән хушланды, чөнки аның үзендә хәйлә юк иде. Күңелен шатлык һәм сөенеч тутырды, абзасына җылы сүз әйтәсе килде. Әнүр бәк тә моны сизде. Кулларындагы майлы кош итен, табакка ыргытып, бер читкәрәк этеп куйды, ак сөлгегә сөртенеп алды, аягына басты. Тагын бер адым атласа, Нурсәлим аның кочагына атылачак иде. Әмма Әнүр бәк мондый ук җылылыкка урын бирергә теләмәде. Төлке никадәр койрык болгаса да, куркыныч юкта, читәннән сикереп чыгам дип, затлы тунын ертырга теләми шул. Бу хәлдә Нурсәлим дә, акылга килгәндәй, эт кояшының суык нурларыннан калтыранып куйган кебек, кинәт артка таба чигенде. Ихлас тойгылар урынына ул хәйләгә очравын төшенергә мәҗбүр булды. Аннары, гафу үтенеп, чыгып китте. Шунда гына Әнүр бәк, икеләнү тойгылары арасында буталып калуын аңлап, кабат өстәл янына килеп утырды. Әмма ризыкның тәменнән гайрәте чиккән һәм: — Тагын нәрсә әзерләнгән анда? Китерегез монда!— дип, ашыйсы килүе кабат кузгалудан кычкырып җибәрде. Каршысына өркенгән кыяфәттәге пешекче-дастар, чүлмәк тулы шәрап күтәреп, ашыгулык белән сөрлегеп килеп керде.
VI Шәһринең әбисе киткәндә, аңа, олы нәсыйхәтләр сөйләп, күгәргән энәгә ак, кара һәм кызыл җеп кидертелгән бүләген калдырды һәм сүзе ахырында әйтте: — И кызым,— диде,— шушы аманәтемне сакласаң иде? Һәрвакыт түшеңдә яшереп кадалган рәвештә йөрт боларны. Энәсе күгәргән димә! Хәзер өйрәтәм! Шәһри әүвәле моңа бик аптырады. Ул сихердән курка һәм андый эшләрне олы гөнаһ исәбендә йөртә иде. Шул сәбәпле йөзе дә китте. Әбисе шунда ук хәлне аңлап алды һәм: — Борчылма, кызым,— диде, аны аркасыннан сөеп, шул рәвешле ярату учакларын тергезеп, җанын тынычландырырга теләп,— монда һичбер сихер эше юк. Бу — мөэмин балаларына әүлия Җәгъфәр Садыйк өйрәтеп калдырган хикмәтләрнең берсе тора. Синең гүзәллегеңә кызыгучы усаллар очрый калсалар, Тәңре тәгаләне исеңә алып, менә болай әйтерсең:
“Тәңренең колымын, Сөекле өммәтемен, Бу энәм — аманәте Үземнең әбиемнең!
Кара җепне чаламын, Тәңремнән үтенәмен: Шушы баскан җиремдә Агач булып торамын!
Яфракларым җил кага, Алмаларымны коя! Саклый мине хурлыктан, Күңелем тыныч тора!”
— Аннары шушы сукыр энәгә кара җебен чалырсың, агачка әверелерсең. Яман кеше үтеп китәр, аннары:
“Тәңренең теләге: Адәм булу — хөрмәте!”— Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|