Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 42 страница




 

дип әй­тер­сең дә элек­ке хә­ле­ңә кай­тыр­сың. Оныт­ма! Бу — си­хер тү­гел, Хо­да­быз Ал­ла­һы тә­га­лә те­лә­ге бе­лән мог­җи­за­лы эш бу­лыр!— ди­де.

Шун­да гы­на Шәһ­ри үзен тор­мыш­та нин­ди сы­нау­лар кө­тә­чә­ген тө­ше­неп ал­ган­дай бул­ды. Күз­лә­ре яшь­лән­де.

— Әби­ем, ми­не ял­гы­зым­ны кал­дыр­ма, си­не са­гы­ныр­мын бит!— ди­де. Әм­ма ва­кый­га­лар ба­ры­шын ул да, хан кы­зы бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, үз­гәр­тә ал­мый иде ин­де.

— Ниш­лим соң, кы­зым?— дип аң­лат­ты аңар­га әби­се.— Син ин­де үсеп җит­тең. Са­рай­да яның­да то­рыр­га рөх­сәт бет­те.

— Ә мин әти­ем­нән үте­неп со­рар­мын, ул ри­за­лы­гын би­рер!— ди­де Шәһ­ри, әби­сен­нән бу сүз­ләр­не ишет­кәч.

Әм­ма бу эш мөм­кин тү­гел иде. Шәһ­ри­гә әби­се та­гын да аң­ла­та тор­ды:

— Әгәр дә ми­не бик са­гын­саң, та­гын да бо­лай ди­яр­сең:

 

“­Тәң­ре­нең ко­лы­мын,

­Сө­ек­ле өм­мә­те­мен,

­Бу энәм — ама­нә­те

­ Ү­зем­нең әби­ем­нең!

 

­ А­ңа ак җеп­не ча­лам,

­Тәң­ре­дән үте­нәм:

­Шу­шы бас­кан җи­рем­дә

­Ка­нат­ла­рым­ны ка­гам!

 

­Һа­ва­га кү­тә­ре­ләм,

­ О­ча­мын, ак­кош бу­лам!”

 

— Сүз­лә­рең­не Тәң­ре тә­га­лә­нең фә­реш­тә­лә­ре ише­теп алыр­лар, си­не ак­кош итеп очыр­тыр­лар. Бө­тен та­раф­лар­ны урап оча баш­ла­саң — ада­шыр­сың. Ко­яш чык­кан як­ка та­ба бар. Ан­да бер тү­гә­рәк ки­бән ке­бек ма­тур тау бу­лыр, тау ар­тын­да ур­ман кү­ре­нер, ан­на­ры бер бо­лын ка­лыр, ти­рә-ягын­да ти­рәк­ләр, куе ка­мыш­лар үс­кән күл­гә тө­шәр­сең. Шун­да си­не уен­да­гы ба­ла­лар кү­реп алыр­лар да: “Ак­кош төш­те! Ак­кош төш­те!”— дип, кыч­кы­ры­шып йө­ге­ре­шә баш­лар­лар. Алар­ның аваз­ла­ры ко­лак­ла­рым­ны наз­лар. Мин дә си­не кү­рер­гә ки­лер­мен. Кү­ре­шер­без, Ал­ла­һы тә­га­лә бо­ер­са! Ин­де дә: “Тәң­ре­нең те­лә­ге: Адәм итү — хөр­мә­те!”— ди­яр­сең һәм үз хә­ле­ңә кай­тыр­сың.

Бо­лар­ны ишет­кәч, Шәһ­ри шун­да әби­се­нең чын­лап сөй­лә­вен аң­лап ал­ды һәм, кү­зен­нән яшь­лә­рен сөр­теп:

— Әби­ем, ә кы­зыл җеп­нең хик­мә­те нәр­сә­дә?— дип со­ра­ды.

— Аны­сы­на ти­яр­гә ты­рыш­ма!— ди­де аңа әби­се.— Аны­сын энә­гә чал­саң, мәрт­кә ки­тәр­сең. Си­не үл­де дип уй­лар­лар. Бу йо­кы­дан си­не ба­ры тик чын кү­ңел­дән ярат­кан ке­шең ге­нә кот­ка­ра алыр,— ди­де. Әм­ма та­гын да:

— Бе­рүк, кы­зым, эшең­не ан­да ка­дәр җит­ке­рә күр­мә!— дип өс­тә­де, үтен­де.

— Ә аның до­га­сы ни бу­лыр?— ди­де Шәһ­ри, моң­лы ка­ра­шы бе­лән әби­не са­гыш­ка са­лып.

— Аны­кы кыс­ка,— ди­де әби­се, әй­тер­гә дә, әйт­мәс­кә дә бел­ми­чә.— “Тәң­ре­нең ко­лы­мын, сө­ек­ле өм­мә­те­мен!” Шу­шы “И­ман шә­риф до­га­сы” бу­лыр! Әм­ма бел, ша­яр­ма, югый­сә мәң­ге­лек­кә ки­тәр­сең! Әти­ең дә, мин дә, баш­ка бе­рәү дә кот­ка­ра ал­мас, ба­ры тик сөй­гән ке­шең ге­нә ка­ра җеп­не бу­ша­тып, энә­не тү­шең­нән тар­тып ал­са, ка­бат­тан күз­лә­рең ачы­лыр. Ан­на­ры шу­ны­сы да бар аның: энәң­не баш­ка бер ке­ше алып таш­ла­са, эшең тә­мам ха­рап бу­лыр! Са­гай!

— Ярар, әби­ем! Эшем алар­га ук ба­рып җит­мәс, Ал­ла­һы тә­га­лә бо­ер­га­ны бул­са!— ди­де Шәһ­ри аңар­га. Ин­де аның күз­лә­рен­дә­ге яшь бөр­тек­лә­ре кип­кән иде­ләр.

— Юк, кы­зым,— дип ашы­гып сөй­ли, та­ләп итә баш­ла­ды әби­се, аның ал­дын­да ба­шын иеп, ан­на­ры ку­лын­нан то­тып: — Син, кы­зым, сүз бир! Тәң­ре ха­кы бе­лән әй­тәм, ми­ңа кы­зыл җеп ту­рын­да сүз әйт! Югый­сә кү­ңе­лем ты­ныч бу­ла ал­мас, хәс­рәт чи­гәр­мен!

— Ә ул кы­зыл җеп­не өзеп ке­нә таш­лар­га яра­мый­мы­ни?

— Юк, алар өче­се бер энә­гә сап­лан­ган­да гы­на хик­мәт­ле­ләр!

— Ярар, әби­ем! Ты­ры­шыр­мын!

— Юк-юк, син Тәң­ре исе­ме­нә ант ит! Сө­ек­ле ке­шең­не оч­рат­кан­чы­га ка­дәр ге­нә бул­са да Тәң­ре ха­кы бе­лән ант ит!

— Ант итәм: кы­зыл җеп­не бер ге­нә дә су­кыр энә­гә чал­ма­мын!— ди­де Шәһ­ри һәм та­гын да га­җәп­кә кал­ды: энә шун­да ук ял­ты­ра­ды, кө­меш төс­кә кер­де. Мо­ңар­га хәй­ран ит­кән кыз:— Энә­мә нәр­сә бул­ды?— дип со­ра­ды.

— Әйт­ми то­рам икән,— ди­де әби­се,— аның хик­мә­те шун­да, оны­та күр­мә, әгәр си­ңа бә­ла ки­лә­се бул­са, энә кү­гә­рер, әгәр ях­шы­лык­ка икән — кө­меш тө­се­нә ке­рер!

— Ме­нә мог­җи­за!— ди­де Шәһ­ри, тә­мам сө­е­неп.

— Ярар, ин­де хуш, сау бул, кы­зым!— дип, әби идән­дә­ге кеч­ке­нә тө­ен­че­ген ие­леп ала баш­ла­ды, түш­ле­ген­дә­ге та­лир тәң­кә­лә­ре шун­да зең-зең итеп чың­лап куй­ды­лар.— Бо­лар да юл­га дә­шә­ләр, ку­лым­нан ки­тәр­гә дип аш­кы­на­лар. Тәң­кә­ләр­нең хик­мә­те кул­дан-кул­га кү­чеп йө­рү­дә шул!

— Әби­ем,— дип юлын­нан аны тук­тат­ты Шәһ­ри­за­дә,— әби­ем, ми­нем дә си­ңа рәх­мәт­ле ама­нә­тем бар!

Бу сүз­лә­рен­нән әби­се ел­ма­еп куй­ды. Ул Шәһ­ри­нең әй­тә­се сү­зен ал­дан ук сиз­гән иде. Әм­ма энә-җеп хик­мә­те бе­лән оны­тыл­ган икән.

— Ме­нә ми­нем ал­тын та­ра­гым,— ди­де аңар­га, үз чә­чен­нән алып би­реп Шәһ­ри,— ән­кәм­нең из­ге ха­ти­рә­се! Ул си­ңа бү­лә­гем бул­сын! Югалт­ма, әби­ем. Аның да бер хик­мә­те бар: әгәр дә чә­че­ңә ка­да­саң, ки­ек-җан­вар­лар те­лен аң­лый баш­лар­сың. Алар да си­нең бе­лән сөй­лә­шер­ләр.

— Ә үзе­ңә?— ди­де әби­се, ап­ты­рап.— Ми­нем чәч­лә­рем күп­тән ак, алар­га та­рак ки­рәк­мәс!

— Юк, әби­ем, ки­рәк! Син мин­нән ки­ек-җан­вар­лар те­лен кай­дан өй­рән­дең дип со­рый идең. Аның хик­мә­те — та­рак­тан!

— Ә хә­зер алар бе­лән ни­чек аң­ла­шыр­сың?

— Мин алар­ның тел­лә­рен өй­рән­дем ин­де. Та­рак­сыз да алар бе­лән аң­ла­шам... Ал, әби­ем, ал! Мин­нән ама­нәт бул­сын!

— Шун­дый из­ге әй­бер­не әрәм итә­сең бит, кы­зым! Мин ин­де олы яшь­тә, си­нең үзе­ңә ки­рәк бу­лыр, кал­дыр!

— Әби­ем, ә син ха­лык­та­гы исе­мең­не әй­теп кал­дыр ми­ңа! Ха­лык­ка чык­сам, ми­нем фә­лән исем­дә­ге әби­ем­дә ама­нәт бу­лып ал­тын та­ра­гым сак­ла­на, шу­ны эз­ләп ба­рам, ди­яр­мен. Исе­мең­не әйт­кәч, та­буы җи­ңел бу­лыр!

— И кы­зым, мин үзем дә ул исем­не оныт­тым бу­гай ин­де ди­гән идем!.. Шу­лай да исем­дә сак­ла­на! Ха­лык­та ми­не Гөл­йө­зем дип атап йөр­тә­ләр!

— Рәх­мәт, Гөл­йө­зем әби­ем! Ин­де хуш, бә­хет­ләр юл­даш бул­сын!

— Си­ңа да, кы­зым Шәһ­ри!

Алар­ның бер-бер­сен ко­чы­шып ае­ры­лы­шу­ла­рын шун­да Шәһ­ри­нең үги әни­се, ке­реп кил­гән җи­рен­дә кү­реп:

— Әл­лә яң­гыр яу­ды­ра­лар ин­де?— дип кө­лә баш­ла­ды.

Аның мон­да ке­рә ки­лү­ен аң­лап, кыз бе­лән әби­се ае­ры­лыш­ты­лар. Үги әни­гә һич­бер сүз әйт­ми­чә, аның бе­лән баш иеп хуш­ла­шып, ике­се ике як­ка, Шәһ­ри — эч­ке бүл­мә­гә, Гөл­йө­зем әби урам як ишек­кә та­ба кит­те­ләр. Алар ар­тын­нан үги ана каһ­ка­һа кө­леп кал­ды.

 

VII

Шәһ­ри­нең Гөл­йө­зем әби­се Хан­ба­лык са­ра­ен­нан кит­кән ир­тә­дә көн ко­яш­лы һәм сан­ду­гач­лы иде. Бу ва­кыт­та Нур­сә­лим кө­тү­че, куа-куа, кө­тү­лә­рен ур­ман янын­да­гы алан­лык­ка ки­тер­де. Хан­ба­лык­тан би­ре су­зыл­ган вак ак таш­лар та­ра­тып тү­шәл­гән юл­дан бер әби­нең ашы­гып ба­ру­ын ерак­тан ук ка­рап тор­ды. Әү­вә­ле аңа игъ­ти­бар кү­зе бе­лән ка­рап тор­ды, ан­на­ры бу кү­ре­неш­не оныт­ты. Аның кү­ңе­ле­нә тул­ган моң гү­я­ки та­шып чы­гар­га то­ра иде. Ва­кы­ты бе­лән ул ши­гырь­ләр әй­тә, ва­кы­ты бе­лән җыр­лый, ва­кы­ты бе­лән сан­ду­гач­лар те­лен­дә сөй­лә­шә, ва­кы­ты бе­лән, һич­бер уй­га би­рел­ми­чә, дөнья га­ме­нә хәй­ран ит­кән хә­лен­дә тын ка­лып уты­ра. Янын­да гы­на аның ияр­ле аты йө­ри. Ул да йө­ре­гән кө­тү бе­лән бер­гә ут­лый, кө­тү бе­лән бер­гә тук­та­лып ял итә. Ә егет ис­кән җил­ләр ки­тер­гән хис ял­кы­ны­на тө­ре­неп ку­рай­да уй­ный.

Әм­ма бү­ген Нур­сә­лим­нең кү­ңе­лен­дә­ге буш­лык җа­нын озак са­гай­тып тот­кан иде. Ул әле ага­сы Әнүр бәк­не исе­нә ала, аңа ярар­га ты­ры­шу­ла­рын, ту­гы­ры хез­мәт итү­лә­рен исе­нә ал­ган­дай бу­ла. Тик бу хис­лә­ре аны юат­мый­лар.

— Улым, ни­гә мо­ңа­еп уты­ра­сың ир­тә таң­нан?

Та­выш кил­гән як­ка Нур­сә­лим бо­ры­лып ка­рый. Ан­да ку­лы­на тө­ен­чек тот­кан, түш­лек тәң­кә­лә­рен кап­лап яу­лык бөр­кән­гән әби­не кү­реп ала. Аның бе­лән исән­лә­шә. Ша­яр­тып әйт­кән­дәй сүз ка­та:

— Җи­ләк­кә ба­ра­сыз, ди­сәм, әле­гә ир­тә­рәк сы­ман. Җи­ләк­ләр чә­чәк атып кы­на ки­лә­ләр. Нин­ди ни­я­те­гез шу­шы­лай ир­тә таң­нан йө­гер­тә би­рә? Хан­ба­лык са­ра­ен­да ха­лык бу ва­кыт­та йок­лый әле!— дип, үз тап­кыр­лы­гы­на сө­е­неп, кө­лә-кө­леп эн­дә­шә.

— Аны­сы шу­лай­дыр да, уг­лан...— ди әби.— Җи­ләк­кә дә ир­тә­рәк әле­гә. Сү­зең дө­рес... Кем ба­ла­сы бу­ла­сың? Си­не бер дә күр­гә­нем юк иде бу­гай? Кө­тү­че ба­бай кай­да? Исән-имин­дер бит?

— Исән-имин, бик исән-имин, әбе­кәй! Бер дә бор­чыл­ма­гыз! Аны ин­де, ни­чә көн бу­лыр, Әнүр бәк агам ерак җәй­лә­ве­нә җи­бәр­де, ел­кы кө­тү­е­нә. Ми­не мон­да куй­ды. Бу урын­нар ми­ңа бик аз та­ныш. Шу­ңа да ап­ты­рап уты­рам әле­гә,— ди­гән бул­ды һа­ман да ша­яр­тып сөй­лә­шер­гә те­лә­гән Нур­сә­лим һәм шул сә­бәп­ле әби­дән бе­раз шел­тә дә ал­ды:

— Сез, яшь­ләр, сүз­не уй­ла­мый, уй­нап сөй­лә­шер­гә яра­та­сыз ин­де! Уй­лап әй­тер­гә ва­кыт тү­гел­ме дип бе­ләм?

— Уг­лан­ның те­лен­дә уен-көл­ке бул­ма­са — кү­ңе­лен­дә ка­ра төн йок­лый, ди без­нең кө­тү­че ба­бай. Сез, әбе­кәй, бер дә бор­чыл­ма­гыз: ми­нем әле­гә уй­нар ва­кы­тым гы­на! Бу­ем — үс­кән, акы­лым — юк!

— Бел­мим, уг­лан! Ка­рап то­ру­га бик күр­кәм кү­ре­нә­сең! Те­ле­ңә ка­ра­ган­да — бик гамь­сез си­зе­лә­сең. Бә­хет­ле ча­гың икән шул!

— Кө­тү­че­нең эше — җәй­ләү­ләр­не ги­зү. Бы­ел үлән­нәр мул үсә, көн­нәр ма­тур то­ра. Сө­ен­ми ни хәл итә­сең! Ә сез, әбе­кәй, ачу­лан­ма­гыз. Ми­нем ке­бек­ләр яны­на ха­лык­тан ке­ше­ләр бик аз тук­тый­лар. Шу­лай да хә­бәр са­лып, хә­бәр алып ки­тү­че­лә­ре дә бар...

Шун­да әби­нең, тук­тал­ган җи­рен­дә бо­ры­лып, Хан­ба­лык са­ра­е­на та­ба ка­рап то­ру­ын күр­гәч, Нур­сә­лим дә сүз­сез ка­лып, шул та­раф­ка күз­лә­рен тө­би. Шә­һәр ди­ва­ры өс­тен­дә ак­сыл-са­ры күл­мәк­тән бер кыз­ның ба­сып то­ру­ын кү­реп ала.

— Әл­лә хан кы­зы ин­де?— дип әби­дән со­рый.

— Кү­зең шун­дый ерак­тан ук кү­рә­ме­ни?— дия әбе­кәй, гүя үзе дә кыз­ны шәй­ләр­гә те­ләп.— Кү­ңе­лем си­зе­нә, әм­ма күз­ләр ге­нә кү­реп җит­кер­ми­ләр. Ка­ра әле, улым, тө­се-кы­я­фә­те нин­ди?

— Әбе­кәй, ак­кош сы­ман! Ме­нә зәң­гәр күл­дән йө­зеп ки­тәр ке­бек!

— Ан­да күл юк бит!

— Ә-ә, мин бо­лай гы­на әйт­тем, кү­зем күр­гән­чә тү­гел, кү­ңе­лем той­ган­ча!

— Шу­лай йө­зеп ки­тәр­ме?

— Юк ди­дем бит. Бо­лай гы­на әйт­тем, әбе­кәй, бо­лай гы­на!

Алар тын­лык­та та­гын да Хан­ба­лык са­ра­е­на та­ба ка­рап тор­ды­лар.

— Ә ул яу­лы­гын бол­га­ды, әбе­кәй,— ди­де шун­да Нур­сә­лим.— Ка­ра әле, әл­лә ку­лын­нан ыч­кы­нып, яу­лы­гы очып кит­те ин­де? Әнә, кү­рә­сез­ме, бу та­раф­ка та­ба җил ки­те­рә бу­гай?..

Әбе­кәй шун­да аһ итеп куя. Нур­сә­лим­гә — көл­ке:

— Нәр­сә, әбе­кәй, сез­нең кы­зы­гыз­мы? Исе­ме ни­чек?

— Күп бел­сәң, тиз кар­та­ер­сың!

Әби­нең ачу­лы та­вы­шы Нур­сә­лим­гә та­гын да көл­ке­рәк бу­лып то­е­ла. Ул, гамь­сез җил­кен­чәк, та­гын да үр­тәп сөй­лә­вен дә­вам итә:

— Биг­рәк­ләр дә җе­бе­гән кыз икән, ку­лын­да­гы яу­лы­гын тө­ше­реп җи­бәр­сен ин­де!

Әбе­кәй­нең ачуы тә­мам куз­га­лып ала һәм ул, әмер бир­гән­дәй:

— Мон­да те­ле­ңә са­лы­нып утыр­ган­чы, атың­ны йө­гер­теп, бар, яу­лы­гын җир­гә тө­шер­ми то­тып алып кил!— дип бел­де­рә.

Егет­нең мон­да да исе кит­ми, та­гын да үр­тәп җа­вап би­рә:

— Әйе, бер шыр ти­ле уты­ра дип мон­да! Йө­гер­дем! Әле җит­мә­сә атым­ны ку­а­ла­дым, ди, әйе!

Мо­ны­сы ук ар­тык­ка ки­тә. Әби, тә­мам ачуы кай­нар­ла­нып җи­теп:

— Мин си­не акы­лы утыр­ган уг­лан ди­гән идем, ә син әле...— дип әй­тә ге­нә баш­лый, шун­да ур­ман ягын­нан ат өс­тен­дә бер­ни­чә ир ки­леп чы­га­лар да, те­ге һа­ва­да очып тө­шеп кил­гән яу­лык­ны бер­се то­тып ала. Нур­сә­лим уры­нын­нан ачу бе­лән си­ке­реп то­ра, кыз­га­ныч­лы “аһ” ава­зы бә­гы­рен ер­тып чы­га, кул­ла­ры йод­рык­ла­на, ая­гы ас­тын­да ут уй­ный баш­лый. Ага­сы Әнүр бәк­не та­нып ал­ган егет­нең бо­лай ачы­ну­ын аң­лап өл­гер­гән әбе­кәй, һәм­мә­сен аң­лап, шун­да үзе кө­леп куя бу юлы һәм:

— Ме­нә күр­дең­ме, ку­лы­ңа ке­реп бар­ган ак­кош­ны очыр­дың, уг­лан!— дип әй­теп ала.

Нур­сә­лим аны ише­тә, тик җа­вап кы­на би­рә ал­мый. Аның са­ен әбе­кәй сө­е­нә. Ә Әнүр бәк һәм аның егет­лә­ре би­ек ди­вар­лы Хан­ба­лык са­ра­е­ның итә­ген­дә­ге киң җәй­ләү бо­лын­нан кыз­ны сә­лам­ләп, аңа ни­дер эн­дә­шеп, шат­лык бе­лән үза­ра шау­ла­шып һәм сыз­гы­рын­га­лап, ка­бат юк­ка чы­га­лар. Гү­я­ки из­ге яд­кәр ке­бек ку­лы­на төш­кән яу­лык Әнүр бәк­нең ба­шын­да­гы бү­ре­ге­нең чу­гы бе­лән бер­гә ура­лып, тиб­рә­леп су­зы­лып ба­ра. Алар агач­лар ар­ты­на ке­реп юга­ла­лар. Кыз да ди­вар өс­тен­дә кү­рен­ми баш­лый. Нур­сә­лим, ачу­ын­нан ша­шы­нып, йод­ры­гын теш­ләп, элек­ке утыр­ган кал­ку­лы­гы­на тез чү­гә, та­гын “эһ” дип куя.

— Нәр­сә бул­ды, уг­лан?— ди­гән со­рау­ны ишет­кәч ке­нә те­ге әби­не исе­нә кай­та­ра, аңа моң­лы күз­лә­ре бе­лән кү­тә­ре­леп ка­рый һәм үзен кул­га ал­ган­дай әй­тә:

— Бер­ни дә бул­ма­ды, әбе­кәй! Яу­лы­гын агам Әнүр бәк үз ку­лы­на тө­шер­де. Югал­мас. Ил­теп би­рер. Кем ди­де­гез әле ул кыз­ны?

— Ә мин аның исе­мен әйт­мә­дем...

Әбе­кәй шун­да Нур­сә­лим­гә сы­нап ка­рап ала.

— Ярар, си­ңа әйт­сәм дә ярый. Ул — дөнь­я­да­гы иң чи­бәр, иң акыл­лы кыз, хан кы­зы Шәһ­ри иде! Яу­лык та аны­кы иде!

Шун­да егет та­гын да бер авыр аһ ора. Әби ин­де егет­нең йө­рә­ген­дә ут ян­га­нын тө­ше­неп өл­ге­рә. Шу­ңа кү­рә егет­кә со­рау би­рә:

— Авы­рып кит­мә­дең­ме, уг­лан? Су­лыш­ла­рың гү­я­ки кай­нар тө­тен сы­ман!

— Юк, әбе­кәй!— ди егет, се­рен бир­мәс­кә итеп.— Бер­нин­ди тө­тен дә кү­рен­ми!

Дөнь­я­ның нин­ди­ле­ген ях­шы бел­гән әби ба­ры­сын да аң­лап өл­ге­рә. Йө­зе­нә ел­маю йө­ге­рә. Егет­не үр­тә­мәс­кә, әм­ма аңар­дан ни­чек тә се­рен чиш­те­рер­гә итә:

— Ә син, уг­лан, хан кы­зы Шәһ­ри­за­дә­не кай­дан бе­лә­сең? Күр­гә­нең бар иде­ме әл­лә?— ди.

 

VIII

Әнүр бәк­нең кү­ңе­ле ир­тән­нән бир­ле хуш иде. Ин­де дә ку­лы­на хан кы­зы Шәһ­ри­нең яу­лы­гы кер­гәч, ул та­гын да чик­сез сө­ен­де. Яра­та иде­ме, юк­мы — бу хак­та уй­лар­га ба­шы­на да кил­мә­де. Йө­рә­ге буш иде. Яра­ту­да­мы­ни хик­мәт, дөнь­я­ның бе­рен­че чи­бә­ре, хан кы­зы үзе аның ку­лы­на ке­рер­гә то­ра, кор­ган то­за­гы­на элә­гә­чәк! Һәм ул иң өс­тен ке­ше бу­ла­чак!

Мо­ңа ка­дәр дә баш­ка­лар­га кол итеп ка­ра­ган, ху­җа сый­фа­тын­да мәр­тә­бә­ле мө­нә­сә­бәт­тә иде, хә­зер ге­нә ул үз­гә­рә ал­ма­ды. Баш­ка төр­ле бу­лу аның хәт­та те­лә­ген­дә дә кү­рен­мә­де. Әм­ма Шәһ­ри­нең яу­лы­гын ку­лы­на тө­ше­рүе аңа чик­сез шат­лык һәм дәрт бир­гән­лек­тән:

— Мин нин­ди бә­хет­ле! Ни те­лә­дем — шу­ңа иреш­тем! Ми­ңа Тәң­ре тә­га­лә үзе чи­сез бә­хет­ләр бир­гән, бай­лык­лар үз­лә­ре ку­лы­ма үз ирек­лә­ре бе­лән ке­рер­гә ге­нә то­ра­лар. Бе­лә ул Ал­ла­һы тә­га­лә кай­сы ко­лы­на күп­ме, ни­чек итеп би­рер­гә! Аңа мең шө­кер­ләр бул­сын!— дип сөй­ләп, чик­сез до­га­лар кыл­ды.

Ке­ше­ләр­нең ях­шы­ла­ры да, усал­ла­ры да на­маз­лы һәм до­га­лы бу­ла­лар. Бе­рәү­ләр диң­гез ярын­да то­рып та, мин-мин­лек­лә­ре ар­ка­сын­да бер там­чы су­дан да мәх­рүм ка­ла­лар, икен­че­ләр чик­сез бай­лык­лар­ның Хо­дай тә­га­лә­дән сы­нау бу­ла­рак ире­шү­ен бел­ми­ләр, шул бай­лык­лар эчен­дә җан­на­рын ха­рап итә­ләр, өчен­че­ләр фә­кыйрь­лек­нең җан­на­ры өчен иң ку­лай икән­ле­ген той­мый уф­та­на­лар. Ә югый­сә, ба­ры тик рәх­мәт­ле ка­лыр­га гы­на ки­рәк, тәкъ­ди­ре ха­кый­ка­тен бер­ва­кыт аңа шәф­ка­те бе­лән ача­чак!

Әнүр бәк тә нәкъ шу­шы уй­лар бе­лән яши бе­лә иде. Әм­ма аның кү­ңе­ле тү­рен­дә нә­фе­се кот­кы­сы тә­хет то­ту ар­ка­сын­да дөнь­я­лык­та­гы һәм­мә ях­шы­лык­лар, рә­хәт­лек­ләр, ма­тур­лык­лар бө­те­не­се дә ба­ры тик үзе­нә ге­нә өлеш ител­гән, баш­ка­лар­ның алар­да хак­ла­ры юк дип уй­ла­ды. Бу той­гы-хис­лә­ре аны та­гын да мин-мин­лек­ле­рәк ит­те. Һәр иреш­кән те­лә­ге са­ен до­га кы­ла бар­са да, на­сый­бын­нан узып ки­тү­лә­рен ул аң­ла­ма­ды.

— Нин­ди хуш ис­ле!— ди­де Әнүр бәк, хан кы­зы­ның яу­лы­гын ис­нәп, әм­ма би­ек уры­нын­да утыр­ган хә­лен­дә арып кит­кән кы­я­фәт­кә ке­реп. Ә ан­на­ры ки­нәт ачуы ка­ба­рып:— Шәһ­ри ми­не­ке бу­лыр­га ти­еш!— ди­де, яу­лык­ны бө­гәр­ли-бө­гәр­ли учы­на кы­сып:— Ба­ры тик ми­не­ке ге­нә бу­лыр­га ти­еш!

Шун­да ишек­кә как­ты­лар һәм:

— Хан­ша би­кә, рә­хим ите­гез!— дип әйт­те­ләр.

Әнүр бәк­нең кар­шы­сы­на Шәһ­ри­нең үги әни­се ки­леп кер­де. Ул ни өчен­дер ачу­лы иде. Бәк аяк үрә си­ке­реп тор­ды. Йө­зе тә­мам ягым­лы кы­я­фәт­кә кер­де һәм:

— Рә­хим ите­гез, хан­ша-сол­та­ным!— дип, үзе­нең тә­хе­тен аңар­га баш өс­те тәкъ­дим ит­те.

— Сез­нең мон­да бай­лык­лар Хан­ба­лык­тан да өс­тен­рәк икән! Ни­чек бо­лай?— ди­де хан­ша, шун­да Әнүр бәк­нең ком­сыз­лы­гы­на иша­рә итеп, аның ко­тын алып. Шун­да ху­җа, ап­ты­рап, мес­кен­лән­гән­дәй әйт­мәк­че иде, ки­чек­ми үзен кул­га ал­ды һәм:

— Алар­ның ба­ры­сы да ха­ны­быз­ны­кы һәм сез­не­ке! Иле бай бул­са, хан үзе дә бай бу­ла!— ди­де, гү­я­ки чын кү­ңел­дән әй­теп, хак­тан да шу­лай икән­ле­ген бел­де­рер­гә те­лә­гән­дәй ба­шын иеп.

— Хәй­лә­кәр!— ди­де, кө­леп хан­ша.— Ми­ңа ан­дый ке­ше­ләр ошый. Алар бул­дык­лы бу­ла­лар!

— Әм­ма ха­лык ан­дый­лар­ны сөй­ми!— ди­де Әнүр бәк, үзе­нең акыл ку­ә­тен сиз­де­рер­гә те­ләү­дән шу­шы рә­веш­ле әй­теп.— Хәй­лә­сез дөнья — фай­да­сыз! Шу­ны да бел­ми­ләр!

— Абау,— ди­де хан­ша,— сез әле бү­ген юк-бар­ны да сөй­ләр­гә яра­та­сыз икән. Нәр­сә, әл­лә Шәһ­ри­нең хуш ис­ле яу­лы­гы шу­лай тәэ­сир ит­те­ме? Ба­шы­гыз­ны әй­лән­дер­де­ме?

— Абау,— ди­де хан­ша,— сез әле бү­ген юк-бар­ны да сөй­ләр­гә яра­та­сыз икән. Нәр­сә, әл­лә Шәһ­ри­нең ис­ле яу­лы­гы шу­лай тәэ­сир ит­те­ме, ба­шы­гыз­ны әй­лән­дер­де­ме?

Әнүр бәк ку­лын­да яу­лык ба­рын оны­тып җи­бәр­гә­нен шун­да гы­на исе­нә ал­ды. Га­җәп­се­нү ка­тыш ел­ма­еп учын ач­ты, яу­лык аның аяк­ла­ры ас­ты­на төш­те. Әм­ма ул аны ка­бат ку­лы­на ала­сы ит­те.

— Ки­те­ре­гез, ия­се­нә кай­та­рып би­рим!— ди­де хан­ша, аның сез­гә ба­ры­бер ки­рә­ге юк!

Әм­ма Әнүр бәк яу­лык­ны аңа би­рер­гә те­лә­мә­де, ку­лын­да ки­леш, ашы­гып ар­ты­на яшер­де:

— Юк, бу ул яу­лык тү­гел!— ди­де, кө­тел­мә­гән­чә кау­шап.

Хан­ша­га бу ва­кый­га көл­ке ке­бек то­ел­ды. Ул каһ­ка­һа­ла­ды. Ан­на­ры:

— Нәр­сә, без­нең Әнүр бәк га­шыйк бул­ган­мы әл­лә?— дип со­ра­ды, аңа сы­нау­лы ка­раш таш­лап ал­ды.— Мин әле эш бе­лән кил­гән идем! Ди­мәк, ял­гыш­кан­мын!— ди­де дә чы­гып ки­тә баш­ла­ды. Әнүр бәк аңар­дан:

— Ха­ным-сол­та­ным, нин­ди эш иде ул?— дип со­ра­ды, әм­ма җа­ва­бын ишет­мә­де. Юк­тан гы­на ки­леп кер­мә­вен си­зен­де. Мон­дый хәл бик си­рәк бул­ган­лык­тан, йо­мыш­ның да олы икән­ле­ген ул аң­лар­га ти­еш иде. Хан­ша тук­тал­ма­ды. Шун­лык­тан Әнүр бәк аның яны­на үте­неч йө­зе бе­лән якын­ла­шыр­га ашык­ты. Сөй­ли бир­де:

— Мон­дый олы, мәр­тә­бә­ле ку­нак­ны сый-хөр­мәт­сез җи­бә­рү ки­леш­мәс. Ил ал­дын­да йө­зем­не ка­ралт­ма­гыз, зин­һар!

Хан­ша тук­тал­ды. Аңа та­ба бо­рыл­ды һәм:

— Нин­ди сый-хөр­мә­те­гез бе­лән без­не сө­ен­дер­мәк­че­сез?— дип со­ра­ды.

— Әйе, хә­зер!— ди­де Әнүр бәк, шун­да ча­тан ая­гы­на ча­лы­нып егы­ла яз­ды.— Хә­зер!

— Ашык­ма­гыз, ха­фа­лан­ма­гыз! Сез­гә ба­ры тик хан кы­зы­ның янын­да­гы тәр­би­я­че корт­ка­ның ки­түе ха­кын­да хә­бәр­не ге­нә ки­тер­дем!— ди­де хан­ша, үзен һа­ман да ты­ныч һәм мәгъ­рур то­тып.— Ан­на­ры, ан­на­ры... Без мон­да иле­без кө­нен кү­рик дип узып ба­рыш­лый гы­на идек. Тә­хет­не озак­ка кал­ды­рып бул­мый. Сый-хөр­мәт­не ки­лә­чәк­тә кү­рер­без дип бе­лә­без! Ху­шы­гыз!

Ул ки­нәт ке­нә бо­рыл­ды да чы­гып кит­те. Ишек ка­тын­да тор­ган сак­чы­ла­ры аның ар­тын­нан ияр­де­ләр. Хан­ша­ның ки­лүе һәм тәр­би­я­че корт­ка ха­кын­да әй­түе үза­ра яраш­мый, бәй­лә­неш­сез сы­ман то­ел­ды­лар Әнүр бәк­кә. Мон­да баш­ка бер сер бу­лыр­га ти­еш иде. Шул хак­та уй­ла­нып, ул үзе­нең бәк­лек тә­хе­те­нә ба­рып утыр­ды, ан­на­ры:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных