Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 44 страница




­Син бул­ма­саң — кө­нем сү­нәр, бә­гы­рем!”—

 

дип җыр суз­ды. Мо­ңа ка­дәр шу­шы рә­веш­ле көй, шу­шын­дый да ямь­ле сүз­ләр ба­рын бел­ми иде­ме, үзе дә бу ос­та­лык­ла­рын­нан ап­ты­раш­та кал­ды. Ке­ше-ка­ра ишет­мә­де­ме икән­ле­ген бе­лер өчен як-ягы­на ка­ра­нып ал­ды. Шу­шын­да гы­на кү­ңе­лен­дә­ге сә­ер рә­хәт ха­ләт юк­ка чык­ты.

Мон­дый хәл­не — “кү­ңел утыр­ды”, ди­ләр. Әнүр бәк бе­лән дә шу­шы­лай бу­лып чык­ты. Аның кү­ңе­ле утыр­ды. Ул үзен гү­я­ки га­җә­еп зур шар өс­тен­дә күр­де. Бу шар пы­я­ла сы­ман, аның өс­тен­дә Әнүр бәк­нең үзен­нән гай­ре һич­кем юк­тыр ке­бек. Һәм ки­нәт күк­нең йө­зен­дә ак бо­лыт­лар пәй­да бул­ды. Алар нин­ди­дер бет­мәс-тө­кән­мәс са­гыш алып кил­де­ләр. Күк­нең йө­зе ин­де ка­ра бо­лыт­лар бе­лән тул­ды, яшен яшь­нә­де, яң­гыр яу­ды. Әнүр бәк үзен шар өс­тен­дә тү­гел, бәл­ки был­чы­рак ара­сын­нан авыр адым­на­рын сөй­рәү­че итеп той­ды. Ка­ра үз­ле туф­рак аның аяк­ла­ры­на ябы­ша, өе­лә. Аңа авыр­дан-авыр, кы­ен­нан-кы­ен.

— Фу, әл­лә са­та­шам ин­де!— дип, Әнүр бәк ба­шын чит­кә ор­ган­дай чай­кап ал­ды. Ай­нып кит­кән­дәй бул­ды. Аның мон­дый ха­ләт­не дә ки­чер­гә­не юк иде. Тә­хе­те­нә уты­рып, ка­бат уй­ла­ры­на би­реш­мәс­кә та­рыш­ты. Әм­ма те­ге уг­лан­ның кем бу­лу­ын аның бе­лә­се ки­лә иде. Ва­кый­га­лар­ны ка­бат күз ал­дын­нан, ин­де бу юлы хы­ял­га би­рел­ми­чә ге­нә, са­быр­лык­та ки­чер­де. Уг­лан­ны куа кит­кән­нә­рен­дә, йок­лап ят­кан Нур­сә­лим­нең өс­те­нә ба­рып чы­гу­ла­рын исе­нә тө­шер­де. Ачуы бе­лән җи­ке­реп:

— Ул җе­бек ма­лай ак­ты­гы бө­тен кө­тү­лә­рем­не та­ра­тып бе­тер­гән, ах­мак!— ди­де дә, та­гын да ачу бе­лән­рәк: — Кем бар ан­да? Кер­сен әле!— дип җи­кер­де.— Кер­те­гез! Нур­сә­лим­не ки­те­ре­гез!

Бе­раз­дан кә­ни­зәк-хез­мәт­че яшь кыз ки­леп:

— Нур­сә­лим кө­тү­ләр­не әле ге­нә кай­тар­ды, аб­зар-аран­на­ры­на кер­теп йө­ри!— ди­де.

Әнүр бәк­нең күз­лә­ре уй­нап куй­ды. Ин­де ни­чә көн­нәр бу кә­ни­зәк­нең кү­рен­гә­не юк иде. Аны сыр­хау­лан­ды, ди­де­ләр. Әнүр бәк­нең бу кә­ни­зәк кыз­га кү­ңе­ле ятып то­ра иде, шун­лык­тан йом­шак та­выш бе­лән эн­дәш­те:

— Кил әле би­ре... Итек­чә!.. Кил әле, оял­ма!— ди­де.

Итек­чә исем­ле кә­ни­зәк кыз аның кар­шы­на оял­ган йөз бе­лән, әм­ма тә­мам буй­сын­ган хә­лен­дә якы­най­ды. Әнүр бәк аңа наз­лы итеп ел­май­ды да:

— Син, Итек­чә, сү­зем­не тың­ла! Нур­сә­лим­не оша­та­сың­мы?— дип со­ра­ды.

Кыз һа­ман да ку­рык­кан күз­лә­ре бе­лән Әнүр бәк­кә ту­ры ка­рап:

— Бел­мим!— ди­де.— Мин... Мин...

Ул шун­да: “Бәк, мин сез­не яра­там! Сез­не­ке бу­ла­сым ки­лә!”— дип әйт­мәк­че иде, әм­ма кы­ю­лы­гы җит­мә­де. Ан­на­ры ул бо­лай да Әнүр бәк­не­ке бит ин­де. Бу хак­та исе­нә тө­ше­реп то­руы урын­лы бу­лыр­мы?

— Бе­лер­гә ки­рәк, бе­лер­гә!— ди­де Әнүр бәк, кә­ни­зәк кыз­дан усал һәм сө­ек­сез ка­ра­шын яше­рер­гә те­ләп.— Бе­лер­гә ки­рәк! Мин си­не аңа ни­ят­ләп то­ра идем әле!

Кыз аһ ит­те. Ул бит Нур­сә­лим­не ярат­мый. Дө­рес­рә­ге, бу хак­та кү­ңе­ле­нә дә кер­теп ка­ра­га­ны юк. Ә бә­ге нәр­сә ди? Нур­сә­лим­гә ни­ят­лә­дем, ди­ме? Ярат­мый бит ул аны, Нур­сә­лим­не!

Итек­чә тә­мам кур­ка кал­ды. Күз­лә­ре­нә яшь кил­де. Үзе­нең бә­хет­сез­ле­ген уй­ла­ды. Аның күз­лә­ре­нә сы­лу егет бу­лып үсеп кил­гән Нур­сә­лим­нең бер дә ча­лын­га­ны бул­ма­ды. Ях­шы­лык­ла­рын һәм күр­кәм­лек­лә­рен тел­ләр­гә алып сөй­лә­сә­ләр дә, кә­ни­зәк Итек­чә­нең ан­дый сүз­ләр­не ко­лак­ла­ры ишет­мә­де. Хәт­та аңа әби­се Хөр­ши­дә дә бу хак­та әй­теп ка­ра­ган иде, бәк уен­чы­гы бул­мас­ка куш­кан иде.

Итек­чә­нең күз­лә­рен­нән яше ки­тә бел­мә­де. Өмет, хис, мә­хәб­бәт, кур­ку кат­наш те­ләк­лә­ре бе­лән Әнүр бәк­нең йө­зе­нә, ни­чек ай ко­яш­ка та­ба тар­тыл­са, шу­лай ка­рап то­ра бир­де.

— Бар! Бар, ча­кырт, кер­сен!— ди­де Әнүр бәк, күз­лә­рен аңа са­лыр­га да те­лә­ми­чә.

Итек­чә кы­ен­сы­нып кы­на чы­га бар­ды. Ни сә­бәп­ле авы­ру­ын, хә­ле­нең әле бү­ген ге­нә тә­не­нә кай­ту­ын уй­ла­ды. Әгәр дә әби­се Хөр­ши­дә аңа үлән­нәр кай­на­тып эчерт­мә­сә, ул бәл­ки “кит­сәң — кайт­мас­сың йор­ты­на” юл ал­ган бу­лыр иде? Ә Әнүр бәк аның хә­лен дә, авы­руы сә­бә­бен дә со­ра­ма­ды. Бәл­ки кы­зык­сы­нып, баш­ка­лар аша бе­ле­шеп тор­ган­дыр, шу­ңа ка­дәр ка­бат­лап төп­че­нер­гә те­лә­мә­гән­дер?

— Тук­та, тук­та!— ди­де, кыз­га кыч­кы­рып Әнүр бәк.— Итек­чә, тук­та әле, сү­зем бет­мә­гән!

Үзе­нә ки­рәк­тә ягым­лы бу­ла бе­лү­че бәк­нең та­вы­шын­да сә­я­сәт оч­кы­ны уй­нап куй­ды. Ул нин­ди­дер хәй­лә ко­рыр­га өл­гер­гән иде бул­са ки­рәк.

Итек­чә, тук­та­лып, аңа йө­зе бе­лән бо­рыл­ды. Әнүр бәк­нең шу­шын­дый ир­кә та­вы­шын яра­та иде ул. Сөю-сә­га­дәт сүз­лә­рен дә ме­нә шу­шы­лай әй­тә тү­гел­ме?

Итек­чә­нең йө­зен­дә­ге ка­ра бо­лыт­лар юк­ка чык­ты­лар. Әнүр бәк­тән ул из­ге сүз­ләр ише­тер­гә өмет­лә­нә баш­ла­ды, шун­лык­тан аңа хәт­та кү­ңел­ле­рәк тә бу­лып кит­те.

— Син, Итек­чә, шул Нур­сә­лим­не кү­зәт­кә­ләп йө­ре әле! Ни­гә­дер оша­мый баш­ла­ды ул ми­ңа. Йө­рә­ген­дә мә­кер бар­дыр сы­ман. Кү­ңе­ле ту­лы на­чар уй­лар тү­гел­ме? Сөй­ләш­те­реп тә ка­ра. Аңа ми­не яман­ла! Рөх­сәт итәм, те­ле чи­ше­леп, хәй­лә­се бе­лен­мәс­ме?— ди­де Әнүр бәк, тә­хе­тен­нән то­рып, кыз­га якын ук ки­леп, уңы­на һәм су­лы­на тө­шеп.

Мон­дый ва­кыт­та бәк ак­сак­лау­дан тук­тый, ка­нат­ла­на баш­лый тор­ган иде. Бу юлы да шу­лай бул­ды.

Итек­чә:

— Ярар, ты­ры­шыр­мын!— ди­де, ин­де хә­зер үзен го­рур то­тып, бәк­нең күз­лә­рен­дә ут ял­кы­ны ка­бы­ну­ны то­еп. Әм­ма бу ут ял­кы­ны мә­хәб­бәт­тән тү­гел, бәл­ки мә­кер­дән иде. Кыз аны­сын әл­бәт­тә тө­гәл ге­нә ае­ра ал­ма­ды. Кү­ңе­ле бе­лән ыша­нып: “Бәк ми­не сөя, уты — эчен­дә яна, тыш­тан гы­на күр­сәт­ми!”— дип уй­ла­ды. Бу фи­ке­ре аңа ка­нат­лар бир­де.

— Бар, аны мон­да ча­кыр­тыр­га оныт­ма!— ди­де Әнүр бәк, Итек­чә­гә та­гын да ягым­лы­рак итеп эн­дә­шеп.

— Ярар!— дип, бер­кат­лы кыз чы­гып та кит­те. Әнүр бәк сө­е­неч эчен­дә кал­ды.

Кыз­ның Итек­чә дип ата­лу­ын­да сә­бәп бар иде: аны ки­ез итек эчен­дә су­да агып кил­гән ки­леш та­бып ал­ды­лар. Ул ва­кыт­та ба­ла­лар су ке­рә иде­ләр. Са­бый­ның ела­га­нын ише­теп, аны яр­га алып чык­ты­лар. Ма­лай­лар ара­сын­да Әнүр бәк тә бар иде. Кыз, аны кү­рү­гә, гү­я­ки уя­нып, та­ны­ган­дай авы­зын ер­ды. Ма­лай­лар­га бу хәл оша­ды. Аңар­дан:

— Әнүр бәк ба­ла тап­ты!— дип, ип­тәш­лә­ре үр­тәп көл­де­ләр, шу­ңа да ул:

— Мин ха­тын­нар тү­гел лә!— дип мыс­кыл­лан­ды.

Ба­ла­ны бәк­лек­тә яшәү­че ял­гыз кар­чык Хөр­ши­дә әби­гә бир­де­ләр. Исе­мен дә, итек эчен­дә та­бы­лу­ы­на нис­бәт­ле итеп атап, “И­тек­чә” ди­я­рәк куш­ты­лар.

Дөнь­я­да мог­җи­за­лар күп бу­ла. Кыз үсеп җи­теп, Әнүр бәк­кә бө­тен кү­ңе­лен ба­гыш­ла­ды. Мо­ның өчен бәк аңа рәх­мәт­ле бу­лыр­га ти­еш иде.

 

XII

Шәһ­ри ин­де икен­че кө­нен тә­рә­зә янын­нан кит­мә­де ди­яр­лек. Аның кү­ңе­лен­дә уй­лар­ның төр­ле­се уй­на­ды. Ул әле кө­тү­че егет­нең ку­рай­да көй чы­га­рып уты­ру­ын хә­те­ре­нә ал­ды, әле Әнүр бәк­нең ба­тыр­лы­гы­на сок­лан­ды, әле уг­лан егет­нең саз­ны чир­теп җыр­ла­га­нын, ә ан­на­ры дош­ман кы­лы­чын­нан ко­ты очып, мәс­хә­рә­ле төс­тә ка­чып ки­тү­ен — ба­ры­сын-ба­ры­сын да хә­те­рен­дә яңарт­ты. Ә ме­нә бү­ген аның ку­лы­на, гөл­ләр­не сый­пап тор­га­нын­да, ка­ра тим­гел­ле ти­мер-кам­ка очып ки­леп кун­ды. Шәһ­ри шун­да гы­на әби­се Гөл­йө­зем­не оны­тып җи­бә­рү­е­нә хәй­ран ит­те.

Әйе, әби­се бар иде бит. Аның бе­лән ки­ңә­шә, сер алы­ша ала иде. Ин­де аңар­дан ае­рыл­ды шул, нәр­сә эш­лә­сен, кем­нәр­гә ба­рып ба­шын куй­сын?

Шәһ­ри­за­дә шун­да ти­мер-кам­ка­ны юга­ры­га та­ба кү­тәр­де. Аны очыр­тыр­га те­ләп, ба­ла ва­кы­тын­да­гы­ча:

— Ти­мер кап­каң ач-ач, ки­я­вең ки­лә, кач-кач!— дип әй­теп ка­ра­ды. Әм­ма ти­мер-кам­ка очар­га те­лә­мә­де, бе­лә­ге­нә та­ба йө­ге­реп тө­шә баш­ла­ды.

— Нәр­сә бул­ды? Ни­гә алай ки­ре­лән­дең?— дип со­ра­ды аңар­дан Шәһ­ри.

Әм­ма кыз­га бө­җәк бер сүз дә әйт­мә­де. Бу га­җәп хәл иде. Бө­җәк­ләр­нең күп сөй­лә­шер­гә, һа­ман кыш­тыр-кыш­тыр ашар­га, йө­ге­рер­гә, тын­гы­сыз­ла­ну­ла­ры­на Шәһ­ри­нең күп­тән исе кит­ми иде ин­де. Ә бу юлы ап­ты­ра­ды. Ти­мер-кам­ка гү­я­ки аңа кеч­ке­нә күз­лә­рен ту­ты­рып ка­рый­дыр, бор­чыл­ма дип, шу­шы рә­веш­ле ка­ра­шы бе­лән бел­де­рә­дер сы­ман да то­ел­ды.

— Әл­лә син бө­җәк­ләр те­лен­дә сөй­лә­шә бел­ми­сең­ме? Ни­гә эн­дәш­ми­сең?— ди­де аңар­га та­гын да Шәһ­ри, ти­мер-кам­ка­ның се­рен тө­шен­гән­дәй әй­теп.

— Ә, бел­дем, син ми­не юри үчек­ли­сең!— ди­де ахыр­да Шәһ­ри. Һәм шун­да ни­чек­тер кү­ңе­ле ты­ныч­ла­нып ка­лу­ын, хә­те­ре саф­ла­ну­ын, уй­ла­ры-бор­чы­лу­ла­ры юк­ка чы­гу­ын той­ды.

— Ме­нә син нәр­сә­не те­лә­гән­сең икән, ти­мер-кам­ка! Аң­ла­дым!— ди­де Шәһ­ри аңа бу юлы.— Ин­де бар, оч! Әби­е­мә ба­рып, аңа мин­нән сә­лам тап­шыр!— дип, ку­лын­да ти­мер-кам­ка­ны та­гын юга­ры­га та­ба кү­тәр­де.

— Ти­мер кап­каң ач-ач...

Ти­мер-кам­ка очып та кит­те, үгет­ләү­ләр­не ар­тык кө­теп тә тор­ма­ды.

Бу хәл­дән та­гын га­җәп­лән­гән Шәһ­ри шун­да әби­сен һәм аның Кам­ка ту­рын­да әки­я­тен исе­нә тө­шер­де: “Кам­ка бо­рын­гы за­ман­нар­да аю ка­дәр­ле бул­ган, йөн­тәс икән. Ур­ман ба­шы­на чы­га да, ан­да йө­рү­че кө­тү­ләр­не юри кур­кы­та, шун­нан кы­зык та­бып яши, ди...”

Шәһ­ри­за­дә­нең Гөл­йө­зем әби­се ти­мер-кам­ка ту­рын­да­гы әки­ят­не шу­лай дип сөй­ли тор­ган иде бит. Кыз, тың­лап бе­тер­мәс бо­рын, аны бүл­де­реп:

— Кам­ка кеч­ке­нә ге­нә бө­җәк бит, әби­ем, ни­чек әү­вә­ле шу­лай зур бул­ган соң ул?— дип со­ра­ган иде. Җа­ва­бын­да:

— Чөн­ки аның сә­бә­бе бар, тың­лап бе­тер­мә­дең бит әле, кы­зым!— ди иде әби­се.

Шәһ­ри ка­бат са­быр­лы­гын җыя, ан­на­ры тың­лый би­рә, үзе та­гын бүл­дер­мәк­че бу­ла. Шун­да Гөл­йө­зем әби­се:

— Ә бер­көн­не Кам­ка­ны шу­шы­лай буш­ка юләр са­тып йө­рүе туй­дыр­ган,— дип сөй­лә­вен­дә бу­ла.— Бер­ва­кыт ул ур­ман ур­та­сын­да­гы ка­раң­гы, би­ек, карт имән тө­бе­нә ки­лә дә ял­ва­ра-ялы­на баш­лый:

— Мон­дый ах­мак­лык­ла­рым туй­дыр­ды, акыл­лы бу­ла­сым ки­лә!— дип елый.

Имән­дә зур ку­ыш бар икән. Ан­да ур­ман ия­се карт яба­лак яши. Кам­ка­ның бу ела­га­нын ише­теп чы­га да әй­тә:

— Ни­гә бу ка­дәр үке­рә­сең?— ди.— Син­нән дә ах­маг­рак­лар бар дөнья йө­зен­дә, Кам­ка, әм­ма бер дә алай җан­на­рын җә­за­лап үкен­ми­ләр!— ди.

— Юк­тыр, бу­ла ал­мас­лар!— дип ки­ре ка­га елак.

— Ми­нем бе­лән бә­хәс­ләш­мә!— дип ачу­ла­на аны ур­ман ия­се яба­лак.

— Нин­ди бу­ла ул ан­дый ах­мак?— ди шун­да Кам­ка.

— Диң­гез яка­сын­да уты­рып та бер там­чы су­га мох­таҗ­лар, ирен­нә­ре ко­ры ка­лу­чы­лар,— дип җа­вап би­рә аңа шу­шы ур­ман ия­се яба­лак.

Кам­ка ап­ты­рап ка­ла. Кү­реп ки­лим әле дип, диң­гез бу­е­на ки­тә. Әм­ма ан­да су­га су­са­ган бе­рәү­не дә тап­мый. Ки­ре­сен­чә, ба­ры­сы да диң­гез­дән, су­дан га­рык бу­лып, ба­тып үлү­дән кур­ка­лар икән.

Кам­ка ка­бат те­ге ур­ман ия­се яба­лак­ка ки­лә дә шу­шы хак­та әй­тә. Аның хә­бә­рен ишет­кән яба­лак әү­вә­ле хәй­ран итә, ан­на­ры:

— Ин­де син ми­не ах­мак­лы­гың бе­лән чын­нан да таң кал­дыр­дың,— ди ур­ман ия­се.— Мин бит та­би­гый диң­гез ха­кын­да әйт­мә­дем, бәл­ки гый­лем диң­ге­зен күз­дә тот­тым. Бу­ла шун­дый да ах­мак­лар, алар чик­сез гый­лем диң­ге­зе яка­сын­да ба­сып то­ра­лар, ягъ­ни га­лим­нәр­дән олы мәгъ­нә­ле гый­лем­нәр ише­тә­ләр, әм­ма, ко­лак­ла­ры­на да эл­ми­чә, шул гый­лем­нәр­гә игъ­ти­бар­сыз хәл­дә ко­ры ка­ла­лар. Мин шу­лар­ны күз­дә тот­тым, и юләр Кам­ка!— дип аң­ла­тып би­рә.

Бо­лар­ны ише­тү­гә, Кам­ка чын­нан да үзе­нең юләр­лек­лә­рен тө­ше­неп ала һәм кып-кы­зыл төс­кә ке­рә. Оя­лу­дан аның тә­не­нә хәт­та кап-ка­ра тим­гел­ләр дә бә­реп чы­га. Шу­шы хә­лен­дә бер көн йө­ри, ике көн, өч... Бө­тен ур­ман хал­кы аңар­дан кө­лә баш­лый­лар. Ул кая гы­на кач­са да, кып-кы­зыл бу­лып, тау ка­дәр хә­лен­дә кү­ре­неп то­ра. Ин­де дә оят­ны кү­тә­рә ал­мый, ка­бат ур­ман ия­се яба­лак яны­на ки­леп, элек­ке хә­ле­нә кай­тыр­га яр­дә­мен со­рый. Шун­да яба­лак аңа:

— Бу хәл­гә си­не мин тө­шер­мә­дем,— дип җа­вап би­рә.— Син үзең шу­шын­дый хәл­гә кил­дең. Ин­де бер­кем дә яр­дәм итә ал­мас!

— Ә мин бо­лай яши ал­мыйм. Гәү­дәм иләм­сез зур, кай­да да ка­чып ко­ты­лу ча­ра­сы юк,— дип зар­ла­ну­ын дә­вам итә Кам­ка.

— Әйе,— ди яба­лак,— син дө­рес әй­тә­сең, як­ты­да да күр­мә­гән ке­ше­гә күз нәр­сә­гә ки­рәк? Ти­ле­гә буй нәр­сә би­рә? Ба­ры зы­ян гы­на ки­те­рә! Ярар, бу юл­га үте­не­чең­не ка­бул итәм!

Шун­да ур­ман ия­се яба­лак бу Кам­ка­ның ал­дын­да Ахыр­за­ман ху­җа­быз Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр­гә атап до­га укый, Тәң­ре тә­га­лә­дән үте­нә һәм амин әй­теп “һу-һу!” ди. Син күр дә мин күр: до­га­сы ка­бул бу­ла. Кам­ка бө­җәк­кә әве­ре­лә. Ул шу­шы­лай бик кеч­ке­нә ка­лу­ы­на шун­дый нык сө­е­нә, бә­хе­тен­нән йө­зе ел­май­ган ки­леш ка­ла. Нә­се­ле дә ти­мер-кам­ка исе­мен ала. Аңа “ти­мер” дип ка­ра тим­гел нок­та­ла­ры бул­ган­га әй­тә­ләр, “кам­ка” дип элек-элек­тән Кам­ка исе­мен­дә бул­га­ны өчен ата­ла ин­де. Әм­ма ул һа­ман да кы­зыл хә­лен­дә йө­ри, оча. Элек­ке­чә ке­бек үк ва­ем­сыз яши. Ара­ла­рын­да кай­бер нә­сел­дәш­лә­ре яшь­келт-са­ры төс бе­лән ту­а­лар. Бо­ла­ры исә ти­мер-кам­ка­ның дәү, олы гәү­дә­ле бул­ган Кам­ка ча­гын ис­лә­ре­нә тө­ше­реп то­рыр өчен икән, имеш.

— Ме­нә шу­лай, кы­зым! Кем­нәр диң­гез яка­сын­да бу­лып та, ирен­нә­ре ко­ры хәл­дә ка­лыр­га мөм­кин­нәр. Ан­дый ке­ше­ләр­нең хәс­рә­те ахыр­да нәкъ ти­мер-кам­ка хәс­рә­те ке­бек ин­де! Аң­ла­дың­мы?..

 

Бу әки­ят­не тың­ла­ган ча­гын­да Шәһ­ри­гә ба­ры­сы да аң­ла­шыл­ган сы­ман иде, ин­де хә­зер ап­ты­раш­та кал­ды. Әби­се сөй­лә­гән­нәр­нең яше­рен хик­мә­те бар­лы­гын ул яңа тө­шен­де. Әм­ма нин­ди сер­ле хик­мәт, аның мәгъ­нә­се ни­чек — ул әле­гә бо­ла­ры­на җа­вап та­ба ал­ма­ды. Аңа әби­се Гөл­йө­зем:

— Кы­зым, үс­кәч ба­ры­сын да үзең аң­лар­сың әле!— ди­гән иде бит.

Шәһ­ри ме­нә үсеп җит­те, әм­ма һа­ман аң­лый ал­мый! Кам­ка ке­бек ул да шу­лай ах­мак ми­кән­ни? Әл­лә шу­ны әби­сен­нән әй­тер­гә­ме бү­ген ти­мер кам­ка аның яны­на кил­гән? Шу­лай­дыр, бер дә баш­ка­ча бул­мас!

Шун­да Шәһ­ри яны­на үги ана­сы ке­реп, аның яны­на мыш­тым гы­на ки­леп бас­ты. Кыз са­гыш­тан моң­ла­нып җыр баш­ла­мак­чы иде, аны шун­да гы­на си­зе­неп ал­ды һәм кур­кы­нып куй­ды:

— Абау, әни­ем, син икән­сең әле мон­да!— ди­де.

Үги ана Шәһ­ри­нең кур­ку­ы­на сө­ен­де һәм:

— Ниш­ләп һа­ман мон­да гы­на уты­ра­сың әле?— дип, кыз­га ри­за­сыз­лы­гын бел­де­рә баш­ла­ды.— Си­нең яшең­дә бо­лын­нар­да-кыр­лар­да йө­рер­гә ки­рәк!

Әм­ма Үги ана шун­да эчен­нән баш­ка сүз­ләр сөй­ли иде: “Бар, мон­нан чык! Бү­ре аша­мас­мы үзең­не, ич­ма­сам! Уг­ры­лар та­ла­мас­лар­мы, ур­лап алып кит­мәс­ләр­ме!”

Бу ва­кыт­та ана­ның ка­бат кә­е­фе үз­гәр­де, чөн­ки ба­шы­на хәй­лә кил­де. Шәһ­ри­нең кыз­ла­ры ара­сын­да Үги ана­ның кә­ни­зә­ге-хез­мәт­че­се­нең кы­зы да бар иде. Ул аны күп­тән­нән үзе­нә ия­ләш­тер­де. Хә­зер уй­ла­рын тор­мыш­ка ашы­рыр чак җит­кән­ле­ген аң­ла­ды. Баш­ка бер ге­нә сүз дә әйт­ми­чә, Шәһ­ри янын­нан ашы­гып-аш­кы­нып чы­гып кит­те. Үзе­нә те­ге кыз­ны ча­кыр­тып ал­ды.

 

XIII

Кә­ни­зәк кы­зы без­нең Шәһ­ри­не ур­ман­ның иң ка­раң­гы поч­ма­гы­на ил­теп адаш­ты­рыр­га ти­еш иде. Мо­ның өчен Үги ана аңар­га зур бай­лык­лар, сө­ек­ле яр, иге­лек­ле тор­мыш­лар вәгъ­дә ит­те. Ни өчен Әнүр бәк ку­лы бе­лән кы­лыр­га те­лә­гән явыз­лы­гын, шул хак­та­гы уй-те­ләк­лә­рен үз­гәр­тү­ен кә­ни­зәк кы­зы бел­мә­де, ба­шы­на да ки­тер­мә­де. Шәһ­ри исә ул кы­зы­на “ип­тә­шем” дип эн­дә­шә, баш­ка­лар янын­да аны олы­лый да тор­ган иде, югый­сә. Әм­ма ул кыз бо­лар­га ка­ра­ма­ды, бай­лык­ны дус­лык­тан өс­тен күр­де.

Бү­ген алар бо­лын­да уг­лан­нар ки­е­мен­дә тү­гел иде­ләр, алар­ны кал­ды­рып, ат өс­тен­дә кыз­лар бу­ла­рак чык­ты­лар. Ерак кит­мәс­кә иде исәп­лә­ре. Уен-көл­ке күп кү­рел­де. Бе­раз­га ары­ды­лар. Ат­ла­рын­нан төш­те­ләр. Шун­да кә­ни­зәк кы­зы алар­га:

— Әй­дә­гез күз йо­мыш­лы уе­нын уй­ный­быз!— ди­де.

Ара­дан бер­се­нең күз­лә­рен йом­ды­рып бәй­ләр­гә ти­еш иде­ләр. Кем “а-у!” дип эн­дә­шә, кү­зе йом­ды­рыл­ган кыз аны ба­рып то­тар­га ти­еш­ле бу­лып чык­ты.

Ә бу уен бик кы­зык икән. Шу­лай кү­ңел ача тор­гач, Шәһ­ри­нең дә кү­зен йом­ды­рып бәй­лә­де­ләр. Кыз­ла­ры ка­чып бет­те­ләр дә, “а-у!” да “а-у!” дия баш­ла­ды­лар. Шәһ­ри ара­дан бер­се­нең ава­зы ар­тын­нан кит­те. Ин­де ки­леп җит­тем, тот­тым үзен ди­гә­нен­дә, “а-у!” ава­зы ерак­лаш­ты. Шәһ­ри­нең би­ре­шә­се кил­мә­де. Ип­тәш кыз­ла­ры ал­дын­да хур бу­лып кал­сын­мы­ни ин­де?

Шу­лай үз сүз­лә­неп, ул һа­ман да ба­ра бир­де. Аваз­лар әле ге­нә ише­те­лә­ләр иде сы­ман, тә­мам юк та бул­ды­лар. Шәһ­ри шун­да мө­га­ен кай­та­ваз ар­тын­нан ки­теп ял­гыш­кан­мын­дыр дип уй­ла­ды. Шу­лай да исә­бе көл­ке­гә дә кал­мас­ка иде. “А-у!” дип эн­дәш­те. Якын­да гы­на кем­дер “а-у!” ди­гән ке­бек бул­ды. Шәһ­ри шун­да та­ба бар­ды. Һич­кем­не тап­ма­ды. Та­гын аваз сал­ды, та­гын ишет­те, та­гын ишет­те. Һич­кем­не та­ба да, то­та да ал­ма­ды. Ул “а-у!” дип әй­тә, кай­та­ва­зы аңа “а-у!” дип ише­те­лә... Шәһ­ри шул кай­та­ва­зы ар­тын­нан ур­ман­ның та­гын да ка­раң­гы­рак җи­ре­нә ке­реп ба­ра бир­де.

Һәм ме­нә ул аваз сал­мас бул­ды. Күз­лә­рен ач­ты һәм үзен би­ек-би­ек агач­лар ара­сын­да күр­де. Кая ба­рыр­га бел­мә­де. Аваз ар­тын­нан кил­гә­нен­дә ни­чә агач­ка төр­тел­де, ни­чә төп­не әй­лә­неп үт­те. Бо­лар­ның кай­сы-кай­да? Ин­де бе­лә ал­ма­ды.

— Кыз­лар!— дип аваз бир­де ул.— Ип­тәш­лә­рем, сез кай­да?

— Кыз­лар!— дип җа­вап бир­де ур­ман кай­та­ва­зы.— Ип­тәш­лә­рем, сез кай­да?

Бу кай­та­ваз аның кү­ңе­ле­нә авыр һәм кур­кы­ныч сы­ман то­ел­ды. Ко­ты алын­ды. Баш­ка һич ке­нә дә аваз сал­мас­ка ки­рәк­тер ди­гән фи­кер­гә кил­де.

Ул ара­да күк­тә ка­ра бо­лыт­лар кү­ре­неп, ур­ман та­гын да шом­ла­на баш­ла­ды. Шун­да Шәһ­ри кур­ку­ын­нан тү­зә ал­ма­ды, ку­ак ар­ты­на ба­рып сы­е­нып, мөм­кин ка­дәр яше­ре­нер­гә те­ләп, йө­зен нә­зек кул­ла­ры бе­лән кап­лап елап җи­бәр­де. Ул шун­да ах­мак Кам­ка­ны да, үзе­нең бер­кат­лы юләр­ле­ген дә исе­нә тө­шер­де. Бу бә­ла­сен­дә Үги ана­сы һәм ан­нан фәр­ман ал­ган кә­ни­зәк кы­зы га­еп­ле икән­ле­ген ба­шы­на да ки­те­рә ал­ма­ды. Аның өчен бө­тен дөнья ях­шы­лык­лы, тик үзе ге­нә на­чар­дыр сы­ман то­е­ла иде әле­гә.

 

XIV

Шәһ­ри һәм кыз­ла­ры бо­лын­га ки­тү­гә, Үги ана олы мич­нең авы­зы­на кер­де дә, мор­җа­дан тө­тен бу­лып чы­гып, ур­ман ягы­на та­ба очып кит­те. Юл чи­тен­дә­ге на­рат­ка ура­лып, елан­дай шу­ы­шып җир­гә төш­те һәм, ка­ра бү­ре­гә әве­ре­леп, агач­лар ара­сы­на ке­реп чап­ты. Ул бү­ре­не элек­ләр­не Нур­сә­лим­нең ге­нә күр­гә­не бар иде. Яшь ку­зы-бә­рән­нәр­не алыр­га ма­таш­ка­нын­да аны кү­сәк бе­лән орып ку­ып җи­бәр­де, ар­тын­нан со­ры би­я­сен­дә бас­ты­рып кил­де. Әм­ма зәң­гәр тө­тен­нән гай­ре һич­нәр­сә тап­ма­ды. Тө­тен һа­ва­га кү­тә­рел­де дә Хан­ба­лык са­ра­е­на та­ба очып кит­те. Бе­рен­че күр­гән­нә­рен­дә Нур­сә­лим кем­нең уча­гын­нан бу тө­тен ки­лә икән­ле­ген эз­лә­гән иде, та­ба гы­на ал­ма­ды. Ан­на­ры мон­да бе­рәр си­хер бар­дыр дип уй­ла­ды. Бер­ва­кыт шу­шы тө­тен­нең Хан­ба­лык са­ра­е­ның ми­че мор­җа­сын­нан бер­се­нә ке­реп юга­лу­ын кү­реп, мо­ңа бик тә га­җәп­сен­гән иде. Нур­сә­лим бу хак­та һич­кем­гә сөй­лә­мә­де, кө­ләр­ләр, юләр­гә алыр­лар дип уй­ла­ды. Шун­лык­тан бо­лар­ны ан­нан баш­ка һич ке­ше бел­ми, үги ана да кем­дер кү­реп кал­ган бу­лыр­га мөм­кин дип шик­лән­ми иде. Шу­шы рә­веш­ле бу ха­тын ни­чә­мә тап­кыр­лар бү­ре­гә әве­рел­де. Ә ме­нә бү­ген ка­ра бү­ре бу­лып ур­ман­га та­ба ке­реп кит­те. Аңа хә­зер Шәһ­ри­не юк итү авыр тү­гел иде.

Һәм ме­нә, үги ана бел­гә­нен­чә, ва­кый­га­лар асыл­да ни­чек бул­ган иде­ләр...

Кай­чан кыз­ла­ры­ның уен­на­ры ялык­ты­рыр­га өл­гер­де, ме­нә Шәһ­ри­нең күз­лә­рен бәй­лә­де­ләр. Ка­ра бү­ре, хә­ләл те­ле бе­лән кыч­кы­рып, кә­ни­зәк кыз­дан соң, аны алыш­ты­рып, үзе “а-у!” дия баш­ла­ды. Шәһ­ри аның ча­кы­руы ар­тын­нан ияр­де. Әле агач­лар­га ки­леп бә­ре­лә яз­ды, әле ку­ак­лар өс­те­нә ту­ры кил­де. Ка­ра бү­ре­гә, хан кы­зы күз­лә­рен ач­ма­сын дип, бик тә ты­ры­шыр­га ту­ры кил­де: әле ал­га та­ба йө­рер­гә, әле ки­ре кай­тыр­га, кар­шы­лык­сыз урын­нар­дан ур­ман эче­нә­рәк кер­тү өчен кыз­ны әй­дәп, юл күр­сә­теп бар­ган­дай итәр­гә!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных