Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 48 страница




— Ка­барт­ма ашый­сым ки­лә, ка­барт­ма ашый­сым ки­лә!— дип, тә­мам са­быр­сыз­ла­нып әй­тү­лә­рен, те­лен аң­ла­ма­са да бик ях­шы тө­шен­де.

Ке­ше­ләр­дә дә шу­лай бит ул: кем­нең кем­гә нәр­сә әй­тер­гә уй­ла­га­нын, ни бел­де­рер­гә те­лә­гә­нен хә­рә­кәт­лә­рен­нән, күз­лә­рен­нән дә та­ныр­га бу­ла. Ба­ры тик игъ­ти­бар гы­на ит, ил­ти­фат кы­на күр­сәт! Ә Гөл­йө­зем әби ке­ше­ләр­гә ка­ра­та хөр­мәт­чел зат­лар­дан иде!

Ин­де ка­барт­ма­ла­ры­ның соң­гы­сы икән. Гөл­йө­зем әби аны ике­гә бү­леп, бер­сен үзе ка­бар­га бул­ды, икен­че­сен бү­ре ма­ла­е­на суз­ды. Һәм шун­да кур­кып кит­те: аңа та­гын да ике олы бү­ре усал ка­раш­ла­ры бе­лән ка­рап то­ра иде­ләр. Әби­нең бер­ва­кыт­та да бо­лай ук ку­рык­ка­ны бул­ма­ган­дыр? Ул һуш­сыз кал­ган­дай иде. Ка­бар­га җы­ен­ган ка­барт­ма­сын алар­га би­реп, яу­лы­гын­да бер­ни дә кал­ма­вын күр­сәт­те. Ә бү­ре­ләр гү­я­ки:

— Хә­зер без си­нең үзең­не ашый­быз, әбе­кәй!— ди­гән­дәй, һа­ман да усал итеп ка­рап то­ра иде­ләр.

Шул ва­кыт­та авыл ба­шы­на эт­ләр өреп чык­ты­лар. Ур­ман авы­зы алар­дан әл­лә ни ерак­та тү­гел иде. Эт­ләр өр­гән як­ка ка­рап алу­ы­на, бү­ре­ләр­нең юк­ка чык­кан­лы­гын Гөл­йө­зем әби сиз­ми дә кал­ды. Фор­сат­ны аң­лап, тиз­рәк кай­тып ки­тү ягын ка­ра­ды. Ул мон­да ки­лер­гә ни­чек ба­тыр­чы­лык ит­кә­нен уй­лап ал­ды, ял­гыш­кан­мын ди­яр­гә мәҗ­бүр бул­ды. Авыл ба­шын­да­гы эт­ләр дә аңа:

— Дош­ман­на­ры­быз бү­ре­ләр­не аша­тып йө­ри­сең, ах­мак әбе­кәй!— дип ачу­ла­на­лар сы­ман то­ел­ды­лар.

Бу га­мәл­лә­рен­нән бик тә оя­лып, Гөл­йө­зем әби бер­ни­чә ка­барт­ма­ны шул ләң-ләң ки­лү­че эт­ләр­гә өен­нән чы­га­рып би­рер­гә мәҗ­бүр бул­ды. Алар, әрәм та­мак­лар, ашап бе­тер­гәч тә бө­те­рен­гә­ләп йө­реп, аның кап­ка тө­бен­нән тиз ге­нә ки­тә бел­мә­де­ләр.

Бу ва­кый­га Гөл­йө­зем әби­гә олы са­бак бул­ды. Ул үзен ях­шы ат­лы­лан­га­ны өчен би­тәр­лә­де, әл­лә акы­лым да чы­га баш­ла­ды ин­де дип, са­га­ер­га да мәҗ­бүр иде. Шу­лай аның ма­тур һәм саф кү­ңе­ле­нә бе­раз ту­тык төш­те. Бу исә кә­е­фе бо­зы­лу­га җи­тә кал­ды. Ке­реп, өен­дә ба­шын тү­шәк­кә куй­ды. Йо­кы­га ки­тү­ен сиз­ми дә кал­ды.

Төн­лә бе­лән ял­гыз ак­кош­ның кыч­кы­ру­ын­нан ул уя­нып кит­те. Гү­я­ки кы­зы Шәһ­ри­за­дә аны яр­дәм­гә ча­кы­ра иде. Ни­чек ачыр­га­ла­на, “ә­би­ем, кот­кар ми­не!” дип әй­тә­дер сы­ман.

Урам­да ай як­ты­сы иде. Гөл­йө­зем әби, ар­ка­сы­на ак шә­лен ге­нә ябын­ды да, шун­да йө­ге­реп чык­ты һәм:

— Кы­зым Шәһ­ри, син­ме ул?— дип өз­гә­лә­неп әйт­те.

— Бу мин, әби­ем!— дип җа­вап бир­де аңа Шәһ­ри­за­дә.— Зәң­гәр күл­гә ак­кош бу­лып очып төш­тем. Әм­ма ко­ты­лыр бер ча­рам да юк. Ми­не ка­ра бү­ре ау­лый!

Бу сүз­ләр­не ише­тү­дән әбе­кәй­нең йө­рә­ге­нә ут төш­те һәм ул:

— Кы­зым, мин мон­да, хә­зер ки­леп җи­тәм!— дип, аяк­ла­ры­на да ки­ми­чә, сал­кын үлән, ка­ты сук­мак­лар буй­лап йө­гер­де. Ин­де ге­нә Зәң­гәр күл яры­на ки­леп җи­тәм ди­гә­нен­дә, аның кар­шы­сы­на ырыл­дап ка­ра бү­ре ки­леп бас­ты. Гөл­йө­зем әби шун­да әҗә­ле бе­лән йөз­гә-йөз оч­раш­кан­дай үзен хис ит­те. Әм­ма арт­ка да чи­ге­нә ал­мый, кы­зы Шәһ­ри­гә дә бу­лы­шыр ча­ра­сы юк. Шу­лай да ул:

— Кы­зым, ку­рык­ма, мин ки­леп җит­тем, мин мон­да!— дип хә­бәр би­рер­гә үзен­дә көч тап­ты.

Шәһ­ри дә аңа:

— Әби­ем, мин мон­да, күл ур­та­сын­да! Ка­ра бү­ре­дән сак­ла­на күр!— ди­де, ела­вын­нан тук­тый ал­мый­ча, әби­се өчен дә кай­гыр­тып.

Тик соң иде ин­де. Ка­ра бү­ре аңа ыр­гы­лып таш­ла­ныр­га дип теш­лә­рен ыр­жайт­ты. Әм­ма шун­да алар­ның ара­сы­на икен­че бер бү­ре ки­леп бас­ты һәм алар теш­лә­шә-чәй­нә­шә дә баш­ла­ды­лар. Ан­на­ры та­гын да бер­се алар­га ку­шыл­ды. Гөл­йө­зем әби үзен сак­лау­чы­лар­ның те­ге бү­ре ба­ла­сы­ның ата-ана­сы икән­лек­лә­рен тө­ше­нер­гә өл­гер­де. Ә авыл маэ­май­ла­ры-эт­лә­ре, тын да чы­га­рыр­га кур­кып, өн­нә­рен­дә ка­чып ята иде­ләр. Гөл­йө­зем әби бо­лар­ның да хә­лен аң­лап ал­ды.

Ин­де кы­зы Шәһ­ри­не яр бу­е­на ки­лер­гә ча­кыр­ды:

— Кил, кы­зым Шәһ­ри, ку­рык­ма! Мин ба­рын­да си­ңа һич­кем зы­ян итәр­гә ба­тыр­чы­лык күр­сәт­мәс!— ди­де.

Әм­ма ак­кош би­ре ки­лер­гә ашык­ма­ды:

— Мин ка­ра бү­ре­дән кур­кам!— ди­де.

— Ку­рык­ма, кы­зым!— ди­де әби­се.— Аны ку­ып алып кит­те­ләр ин­де! Кил би­ре!

Әбе­кәй­нең сүз­лә­ре­нә дә­лил ит­кән сы­ман итеп, күл янын­нан ерак­ла­ша бар­ган бү­ре­ләр­нең чи­на­вы, алар­ның үза­ра теш­лә­шеп алу­ла­ры та­вы­шы ише­тел­де. Шәһ­ри дә, акыл­лы кыз, бә­ла­дән тиз­рәк ко­ты­лу җа­ен ка­ра­ды. Яр кы­ры­е­на ки­леп:

— Тәң­ре­нең бү­лә­ге — адәм итү те­лә­ге!— ди­де һәм ак­кош­тан ка­бат сы­лу кыз­га әве­рел­де.

 

XX

Әнүр бәк ты­ныч­лы­гын тә­мам югалт­ты. Ку­лы­на ин­де ки­леп кер­де ди­гән Шәһ­ри­нең Нур­сә­лим­не үз итәр­гә мөм­кин икән­ле­ген ул аң­лый иде. Мо­ңа ни­чек тә ко­ма­чау­лар­га уй­ла­ды. Апа­сы Кай­ма­би­кә­нең Шәһ­ри­не юк итәр­гә ма­та­шуы да бор­чы­мый кал­дыр­ма­ды. Хә­ер, әгәр дә Нур­сә­лим­не дөнья йө­зен­нән үт­кәр­сә, ике, хәт­та өч ку­ян­ның кой­ры­гын берь­ю­лы тот­кан ши­кел­ле бу­ла икән бит! Бер­дән, апа­сы­ның бар те­лә­ген хуш­лы итә, икен­че­дән, үзе­нең көн­дә­шен­нән ко­ты­ла һәм, ме­нә бит өчен­че­се — ата-ана бай­лы­гын үзен­дә кал­ды­ра.

Һәм бу ни­я­те аңа бик җи­ңел баш­ка­ры­лыр ке­бек то­ел­ды. Нур­сә­лим­не ча­кыр­тып алыр өчен аңа мон­дый хә­бәр­не җи­бәр­де:

— Со­ры би­я­се­нә ат­ла­нып кил­сен, аңа бү­ләк би­рә­сем бар! Ту­га­ным­ны хур итеп яшә­тер­гә на­му­сым­нан кил­ми!

Нур­сә­лим­гә аның бу сүз­лә­рен җит­кер­де­ләр. Егет бо­лар­ны ишет­кәч, шун­дый да сө­ен­де, аның го­ме­рен­дә дә бо­лай ку­ан­га­ны бул­ма­ган­дыр? Һәм ул шун­да бу җыр­ны баш­кар­ды:

 

“­Бу дөнь­я­ның күр­дем тар­лы­гын да,

­Күр­дем аның ир­кен да­ла­сын,

­ А­гам, син­дер ми­нем бар­лы­гым да,

­ Юк­лы­гым да, ни хәл кы­ла­сың —

­Бо­лар бар­сы си­нең на­му­сың­да,

­Бо­лар бар­сы си­нең те­ләк­тә,

­ Ө­ме­тем бар бә­хет та­ба­сы­ма,

­Кан кар­дәш­лек хи­се — йө­рәк­тә!”

 

Аның шу­шы сүз­ләр бе­лән җыр­лап кил­гә­нен ишет­кән ке­ше­ләр ап­ты­раб­рак кал­ды­лар. Ни өчен бо­лай моң­ла­ну­ын аң­лый ал­ма­ды­лар. “Ка­ра ин­де бу ах­мак егет­не,— ди­де­ләр,— ага­сы аны бү­ләк би­рер­гә ча­кыр­ган, ә ул үлем­гә бар­ган кы­я­фәт­тә ки­лә!”

Әнүр бәк, аның якын­ла­шу­ын ише­теп, кар­шы алыр­га ашы­га, гү­я­ки эне­сен олы­ла­ган кы­я­фәт чы­га­ра бел­де. Әм­ма кү­ңе­ле ту­лы мә­кер иде. Исә­бе — ни­чек тә Нур­сә­лим­не оят­лы итеп, ха­лык ал­дын­да фаш итү бул­ды. Ул ки­леп тук­тау­га, аңа ат­тан тө­шәр­гә ку­шыл­ды. Җы­ел­ган ке­ше ал­дын­да бо­лар­ны бел­дер­де:

— Энем, ту­га­ным ми­нем,— ди­де Нур­сә­лим­гә ага­сы Әнүр бәк,— әй­дә без­гә дә мог­җи­за­ла­рың­ны күр­сәт, ни­чек асыл егет-уг­лан кы­я­фә­те­нә ке­рү­ең­не дә! Кү­рик әле, нин­ди си­хер бе­лән эш итә­сең икән?

— И агам!— ди­де, шун­да аңар­дан үте­неп Нур­сә­лим.— Бер­нин­ди си­хер һәм мог­җи­за да ке­ше­нең акы­лын үз­гәр­тә ал­мый. Кү­ңе­ле­ңә усал­лык, яман­лык кер­гән икән, син елан­га әве­ре­лә­сең, әгәр дә ях­шы­лык икән, ул ва­кыт­та кы­я­фә­тең дә зат­лы бу­лыр!

Әм­ма Әнүр бәк үзен дөнья йө­зен­дә иң өс­тен, иң ях­шы­лык­лы, иң сө­ек­ле адәм дип бе­лә иде. Аңа баш­ка­лар, биг­рәк тә Нур­сә­лим, мес­кен бер кө­тү­че ту­га­ны, һич­шик­сез елан кы­я­фә­тен­дә бу­лыр­га ти­еш­тер сы­ман то­ел­ды.

— Юк ин­де!— ди­де ул, үз та­лә­бен­нән ки­ре кай­тыр­га те­лә­ми­чә.— Күр­сәт без­гә ос­та­лы­гың­ны!

Нур­сә­лим аның әме­ре­нә буй­сы­ныр­га бул­ды. Бу ва­кыт­та көн чалт аяз, ко­яш­ның рә­хәт җы­лы ел­маюы са­рай мәй­да­ны­на җы­ел­ган ха­лык­ны нур­лан­ды­ра тор­ды. Нур­сә­лим әле ко­яш­ка, әле ха­лык­ка, әле абый­сы­на ка­рап ал­ды. Алар­ның бар­ча­сы­ның да те­ләк­лә­ре бер­дер ке­бек то­ел­ды аңа. Өмет­лә­рен ки­ре ка­гар­га те­лә­мә­де, до­га­сын укы­ды да ат то­як­ла­ры ара­сын­нан мә­тә­леп чык­ты. Ки­леш-кил­бә­те, кы­я­фә­те та­гын да күр­кәм­лә­неп кит­те­ләр. Өс­тен­дә дә кө­тү­че сә­лә­мә­се тү­гел, асыл егет­ләр­чә ях­шы ки­ем­нәр иде. Аның күр­кәм­ле­ге мо­ңар­чы күз­лә­ре­нә ге­нә ча­лын­ма­ган бул­ган, ме­нә бит нин­ди төз буй­лы, күз явын алыр­лык егет икән ул. Аның йө­зен­нән бал­кып тор­ган га­дел­лек, хөр­мәт, из­ге­лек сый­фат­ла­ры бө­тен буй-сы­ны­на та­гын да ки­ле­шеб­рәк то­ра, гү­я­ки бар­лык хә­рә­кәт­лә­ре, йө­ре­ше, сүз­лә­ре бе­лән шу­шы га­дел­лек, хөр­мәт, из­ге­лек ида­рә итә.

Әнүр бәк­нең бу хәл­дән тә­мам ачуы ка­бар­ды. Әгәр дә бер йол­кыш эне­се шу­шы кы­я­фәт­кә ке­рә ала һәм бер­нин­ди авыр­лык­сыз мо­ны эш­лә­гән икән, ниш­ләп әле ул, ара­дан бер, ха­лык күр­ке Әнүр бәк тә шу­лай үзе­нең кем­ле­ген күр­сәт­мәс­кә ти­еш? Ме­нә бе­леп тор­сын­нар: нин­ди гү­зәл аның җа­ны, Нур­сә­лим­не­ке ише ге­нә тү­гел! Эһ, мон­да әгәр дә хә­зер Шәһ­ри дә бул­са, ва­кый­га­лар­ны кү­реп тор­са, ни­чек хәй­ран итәр һәм сө­е­нер иде ул аны: сө­ек­ле яры ме­нә нин­ди асыл зат бит!

Әнүр бәк үзе ха­кын­да ба­ры тик ях­шы фи­кер­дә һәм Шәһ­рин­нең дә мә­хәб­бә­те­нә шик­лән­мәү­че иде. Хә­ер, тү­рә­ләр, ил баш­лык­ла­ры, бай­лар — ха­лык кү­зе алар­да бул­ган­лык­тан — бар­ча ке­ше без­не яра­та дип ал­да­ну­чан бу­ла­лар. Әнүр бәк тә ме­нә шу­шын­дый адәм­нәр рә­тен­нән иде. Үзе ту­рын­да ях­шы фи­кер­дә бу­лу аны һа­ман да за­тын әл­лә кем­гә ку­яр­га мөм­кин­лек ту­дыр­ды, ул бер ге­нә тап­кыр да га­мәл­лә­ре­нең ха­та­лы­мы-юк­мы икән­ле­ген уй­лап ка­ра­ма­ды һәм бу ту­ры­да ике­лә­нү мөм­кин дип тә бел­ми иде. Бу юлы да нәкъ шу­лай бул­ды. Нур­сә­лим­нең до­га­сын да ка­бат­ла­ды Әнүр бәк, ат то­як­ла­ры ара­сын­нан тә­гә­рәп тә чык­ты. Әм­ма, ни хик­мәт, асыл егет­кә әве­ре­лә­се урын­га, ул, әле­ге дә ба­я­гы ка­ра коз­гын кы­я­фә­те­нә ке­реп, көт­мә­гән­дә коң­гыл­дап кы­на куй­ды. Ха­лык аңа аһ ит­те­ләр. Бу әф­сен­нән ни­чек ары­ныр­га бел­ми­чә, ул шун­да ары-би­ре йө­ге­ре­нә, ти­мер­гә ба­рып ба­са, тоз­лар һәм ту­зан­нар си­бә, та­гын да әл­лә ни­ләр кы­лан­ды­ра баш­ла­ды. Әм­ма бо­лар­ның бер­се дә аңа яр­дәм ит­мә­де. Ә бер усал ма­лай, ха­лык ара­сын­нан чы­гып, ка­ра коз­гын Әнүр бәк­кә таш бе­лән ор­ды. Мо­ны икен­че ке­ше ка­бат­ла­ды, өчен­че адәм, дүр­тен­че­се... Аны шу­лай “көш-көш!” дип ку­ар­га то­тын­ды­лар. Әнүр бәк­кә ка­ра­кош хә­лен­дә мон­нан тиз­рәк очып ола­гу­дан гай­ре ча­ра кал­ма­ды. Бу мог­җи­за Нур­сә­лим­не дә хәй­ран­га кал­дыр­ган иде. Ул гүя шун­да гы­на га­дел­лек­нең мәр­тә­бә­сен аң­лап ал­ды. Ка­ра­кош, коң­гыл­дый-коң­гыл­дый, ур­ман ягы­на та­ба очып кит­те. Нур­сә­лим шун­да ага­сын кыз­га­нып куй­ды. Әм­ма бер­ни дә эш­ли алал­ма­я­ча­гын, яр­дәм итү ку­лын­нан кил­мә­я­чә­ген аң­лар­га мәҗ­бүр иде.

Ул да тү­гел, мәй­дан­да­гы ке­ше­ләр аның ал­дын­да, бер-бер арт­лы ки­леп, тез чү­геп үтә тор­ды­лар. Бу алар­ның Нур­сә­лим­не бәк­лә­ре итеп та­ну­ла­рын бел­де­рү­лә­ре иде. Әм­ма егет­кә бу мәр­тә­бә ки­рәк­ми, ә алар бу ту­ры­да уй­лар­га да те­лә­ми­ләр, чөн­ки бәк­сез кал­са­лар, бе­лә­ләр, алар­га баш­ка бәк­ләр кы­зы­га­чак, ут бе­лән дә ки­лер­гә мөм­кин­нәр, ан­на­ры та­гын да шул: кө­тү­че­сез кал­ган са­рык­лар сы­ман кай­сы-кая та­ра­лы­шып бе­тә­чәк­ләр!

Нур­сә­лим са­рай­га ке­рер­гә, ага­сы уры­ны­на уты­рыр­га ти­еш иде. Шун­да ул хан кы­зы Шәһ­ри­за­дә­не исе­нә тө­шер­де һәм ак­кош бу­лып оч­кан җа­на­шын һич­шик­сез эз­ләп та­ба­ча­гын кү­ңе­ле­нә бер­кет­те. Бәл­ки со­ңа­рыр­га ки­рәк тү­гел­дер? Әнә ага­сы ка­ра кош бу­лып оч­ты. Әгәр дә ак­кош Шәһ­ри­не ул бе­рен­че бу­лып эз­ләп тап­са, ха­рап итүе дә бар!

 

XXI

Гөл­йө­зем әби төн­лә бе­лән Шәһ­ри­не кот­ка­рыр­га дип яла­на­як чык­кан­лы­гы сә­бәп­ле, бе­раз сал­кын ти­еп, авы­рып та ал­ды. Әм­ма төр­ле үлән тө­нәт­мә­лә­ре­нең ши­фа­сы ти­де, тиз аяк­ла­ры­на бас­ты. Ә кы­зы Шәһ­ри­нең бү­ре теш­лә­гән яр­ла­ры озак ва­кыт­лар тө­зә­лә ал­ма­ды­лар. Җит­мә­сә ул бик тә ку­рык­кан иде. Көн ар­тын­нан көн­нәр үтеп, ул да са­вык­ты. Ни хик­мәт, Хан­ба­лык­тан Шәһ­ри­не эз­ләп хә­бәр бе­лән ки­лү­че­ләр бул­са да, хан кы­зы­ның юга­луы ту­рын­да сүз­ләр ха­лык­та йөр­сә дә, Гөл­йө­зем әби ке­ше­ләр­гә һич­нәр­сә бел­дер­мәс­кә бул­ды. Алар әле һа­ман да Кай­ма­би­кә­нең үч алыр­га ки­лү­ен­нән кур­ка иде­ләр.

Ә Кам­ка бе­лән сан­ду­гач те­ге көн­не Гөл­йө­зем әби­не арып йок­ла­ган җи­рен­нән уя­та ал­ма­ган­нар иде. Икен­че көн­не ир­тән сан­ду­гач, Гөл­йө­зем әби­гә ки­леп, бар хәл­ләр­не сөй­ләп бир­де. Шун­да әбе­кәй аңа ин­де хә­веф­нең үт­кән­ле­ген, Шәһ­ри­не кот­ка­ру­ын әйт­те. Сан­ду­гач үзе­нең со­ңа­ру­ы­на хәй­ран­нар кал­ды, әм­ма ир­тә-кич Гөл­йө­зем әби­нең бак­ча­сын җыр­га кү­меп сай­рау­ны га­дәт ит­те. Ан­нан кү­реп, баш­ка сан­ду­гач­лар да шу­лай сай­рый, бак­ча­лар­га оя ко­ра баш­ла­ды­лар.

Ва­кый­га­лар­ның шу­шы рә­веш­ле тә­мам­ла­ну­ын соң­га ка­лып Кам­ка да бел­де, чөн­ки ул та­гын йок­лап кал­ган иде. Аны уя­ту­чы бул­ма­ды. Ул әле дә Гөл­йө­зем әби­ләр­дә яши, үзе­нә бик җы­лы урын сай­лап ал­ган хәт­та.

Һәм ме­нә гү­я­ки ба­ры­сы да үз уры­ны­на кайт­кан ши­кел­ле ты­ныч­ла­нып кал­ды­лар. Тик ара-ти­рә ка­ра­кош­ның коң­гыл­дап очып үт­кә­не, ак­кош­лар­ны Зәң­гәр күл­дә кур­кы­тып йөр­гән­ле­ге, төн­нә­рен ур­ман ягын­нан бү­ре аваз­ла­ры­ның ише­те­леп ку­ю­ла­ры гы­на ке­ше­ләр­не бор­чу­га сал­га­лап ала тор­ган иде. Әм­ма бо­лар­га Гөл­йө­зем әби дә, Шәһ­ри­за­дә дә игъ­ти­бар бир­мәс­кә ты­рыш­ты­лар. Шу­лай да ни­дер җит­ми, кү­ңел­лә­ре ни­чек­тер ки­тел­гән хәл­дә кал­ган да, шу­ңа җан­на­ры уты­рып бет­мә­гән сы­ман то­е­ла иде алар­га.

Көн­нәр­нең бе­рен­дә Шәһ­ри­за­дә үзе­нең әки­ят дөнь­я­сын­да яшә­вен аң­лый һәм тө­ше­нә баш­ла­ды. Бу әве­ре­лү­ләр, сих­ри мог­җи­за­лар ба­ры­сы да аның исе­нә төш­те­ләр. Үзе­нең хан кы­зы бу­лып, хан са­ра­ен­да яшә­ве дә, бер­нин­ди хәс­рәт­сез го­мер сөр­гән чак­ла­ры да ни­гә­дер гай­ре та­би­гый хәл­ләр ке­бек то­ел­ды­лар. Аның да баш­ка­ча, га­ди һәм га­дә­ти ке­ше­ләр сы­ман яши­се ки­лә иде. Ул мо­ның өчен бар­ча ты­рыш­лы­гын куя баш­ла­ды. Иң әү­вә­ле эш­кә, ик­мәк пе­ше­рер­гә Гөл­йө­зем әби­дән өй­рән­де. Ан­на­ры чә­чәк­ләр үс­те­рер­гә ке­реш­те, бак­ча тәр­би­я­ләү һө­нә­рен үз­ләш­тер­де. Шу­шы рә­веш­ле ул га­ди авыл кы­зы рә­ве­ше­нә ке­реп бет­те. Аның чә­чәк­ле-чук­лы күл­мәк­ләр­дән тү­гел, бәл­ки га­ди ки­ем­нәр­дән ге­нә йө­ри­се ки­лә иде. Ул шун­дый сы­лу, шун­дый ма­тур иде, ан­дый­лар ту­рын­да “сы­лу ке­ше­гә со­лы кап­чы­гы да ки­ле­шә” дип әйт­кән­нәр, нәкъ шу­лай бул­ды. Шәһ­ри си­хер­ле энә­ләр­не дә алып куй­ды, алар хә­зер аңа баш­ка эш­ләр­дә бик ки­рәк бул­ды­лар: чи­геш­ләр чи­гү­не, күл­мәк­ләр те­гү­не энә-җеп­сез баш­ка­рып бу­ла­мы­ни? Һәм әки­ят дөнь­я­сын­нан Шәһ­ри әк­рен­ләп ары­на баш­ла­ды. Тик кош­лар те­лен, ки­ек-җан­вар сөй­лә­шен ге­нә оны­тып җит­ке­рә ал­мый. Шу­ңа кү­рә алар­ның аваз­ла­ры­на ко­лак сал­мас­ка ты­ры­ша. Алай ит­кән­дә, үзе­нә дә рә­хәт бу­лып ки­тә. Күп­не ишет­мә­гән, күп­не күр­мә­гән ке­ше­дән дә бә­хет­ле­рәк һич­кем юк икән дип уй­лый. Бәл­ки бу фи­ке­ре бе­лән ял­гы­ша да тор­ган­дыр? Әм­ма аңа шу­шы­лай бу­луы җи­ңел­лек һәм рә­хәт­лек би­рә. Хәт­та сан­ду­гач­ның сай­ра­вы да элек­ләр­не аңа җыр ке­бек ише­тел­ми иде, хә­зер ба­ры­сы да баш­ка­ча. Алар аны сө­ен­де­рә­ләр, кү­ңе­ле­нә рә­хәт­лек би­рә­ләр. Ме­нә ни өчен ке­ше­ләр кош­лар те­лен, ки­ек-җан­вар­лар­ның сөй­лә­вен аң­ла­мый­лар икән бит! Әгәр дә аң­лый баш­ла­са­лар, тың­лар­га, ха­фа­ла­ныр­га, гай­бәт­кә ба­тар­га мәҗ­бүр бу­лыр иде­ләр. Үз эш­лә­рен таш­лап, алар­ның тор­мыш­ла­ры­на, яшәү рә­веш­лә­ре­нә кат­на­шып ки­тәр иде­ләр дә, бо­лай да кат­лау­лы көн­нә­рен та­гын да авыр­лаш­ты­рып ку­яр иде­ләр. Кош­лар те­лен бе­лү дә, ки­ек-җан­вар­лар­ның ни әйт­кән­нә­рен аң­лау да ке­ше­ләр­гә ки­рәк тү­гел икән шул. Адәм ба­ла­сы­ның бә­хе­те үзе бу­лып ка­лу­дан гый­ба­рәт тү­гел­ме? Ме­нә хик­мәт нәр­сә­дә!

Әк­рен­ләп бул­са да Шәһ­ри әки­ят дөнь­я­сын­нан ко­ты­ла баш­ла­ды. Гөл­йө­зем әби ге­нә, чәч­лә­ре­нә кай­ва­кыт ал­тын та­рак­ны ка­дап ку­еп, дөнь­я­да ни­ләр бар­лы­гын тың­лый тор­ган га­дә­тен­нән ае­рыл­ма­ды. Ул, сан­ду­гач­ның сай­ра­вы­на ко­лак са­ла да, кө­леп:

— Те­ге, ур­ман­да­гы мин оя­сы­на кү­тә­реп куй­ган был­был ма­лае егет бу­лып үсеп җит­кән икән, ки­леп сә­лам бир­де!— дип әй­теп, үз ал­ды­на ка­нә­гать­лек бе­лән ел­ма­еп уты­ра. Ан­на­ры та­гын:

— Бү­ре ма­лае да егет бу­лып үсеп җи­тә тор­ган­дыр, бер дә ан­нан хә­бәр-хә­тер юк, әл­лә оныт­кан ин­де?— ди­я­рәк сөй­ләп ала.

Әгәр дә Кам­ка уян­са һәм аның ку­лы­на очып ки­леп кун­са, ан­да да алар нәр­сә­ләр ха­кын­да­дыр сөй­лә­шә­ләр. Бу хәл Шәһ­ри­гә сә­ер то­е­ла. Алар һа­ман да әки­ят илен­дә кал­ган­нар, ә ул чын кыз, чын Шәһ­ри ин­де! Чып-чын дөнь­я­да яши! Ни өчен Кам­ка да, әби­се дә аның ке­бек бу­лыр­га те­лә­ми­ләр икән?

Көн­нәр­нең бе­рен­дә Гөл­йө­зем әби­дән бу хак­та Шәһ­ри со­ра­ды һәм әйт­те:

— Ни­гә соң шул әки­ят дөнь­я­сын­да ка­ла­сың ки­лә, әби­ем?— ди­де.— Мин бит ан­да бер­нин­ди бә­хет тә тап­ма­дым. Ә бу ха­кый­кать дөнь­я­сын­да ми­ңа зы­ян са­лыр­га ты­ры­шу­чы үги әни­ем дә юк, ул бул­са да, бү­ре­гә дә, баш­ка­га да әве­ре­лә ал­мас иде. Кү­рен­гән са­ен ко­тым­ны алу­чы Әнүр бәк тә оч­ра­ма­ды, ка­ра коз­гын бу­лып ти­рәм­дә дә оч­мый. Мон­да ми­ңа мең өлеш рә­хәт һәм мин мон­да хан кы­зы да тү­гел, ирек­ле ке­ше! Шу­лар өчен дә бик бә­хет­ле­мен!

Аның сүз­лә­рен Гөл­йө­зем әби тың­лап-тың­лап тор­ды да, бо­лай дип бел­дер­де:

— Кы­зым, әки­ят дөнь­я­сын­да һәр­бер ва­кый­га­ның ахы­ры бә­хет­ле бе­тә, ан­да мог­җи­за һәм хик­мәт­ле хәл­ләр бар! Бу ха­кый­кый тор­мыш­та исә алар­ның бер­се дә юк!

— Ниш­ләп бул­ма­сын?— дип ап­ты­ра­ды Шәһ­ри­за­дә.— Әби­ем, ни­гә алай әй­тә­сең? Әки­ят дөнь­я­сы ул ба­ры тик хы­ял уры­ны гы­на. Ә ми­нем ан­да тү­гел, чын­лык­та, ха­кый­кый дөнь­я­да яши­сем ки­лә.

Һәм шун­да Гөл­йө­зем әби аңа та­гын да бо­лай ди­де:

— Кы­зым, исе­ңә тө­шер әле, шул әки­ят дөнь­я­сын­да син бе­рәр нәр­сәң­не, яки ке­шең­не оны­тып кал­дыр­ма­дың­мы икән?

Ан­нан бу сүз­ләр­не ишет­кәч, Шәһ­ри­за­дә ап­ты­рап кал­ды. Әгәр дә әти­ем хан­ны оныт­кан­мын­дыр, ди­сә, аның Хан­ба­лык­тан һәм го­му­мән дә әки­ят­тән баш­ка яши ал­ма­я­ча­гын исе­нә тө­шер­де һәм:

— Ха­кый­кый дөнь­я­га хан­нар ки­рәк­ми, алар ба­ры тик әки­ят өчен ге­нә ярак­лы,— ди­де, ан­на­ры та­гын да уй­ла­ры­на би­ре­леп ал­ды. Нур­сә­лим­не сөй­гә­нен дә, аның әки­ят илен­дә ка­лу­ын да бе­лә иде ул, бо­лар­ны хә­те­рен­дә тот­ты, әм­ма бу хак­та Гөл­йө­зем әби­гә әй­тер­гә, шу­ның бе­лән йө­рәк се­рен чи­шәр­гә ашык­ма­ды. Ә әби­се аның кү­ңе­лен­дә ни­ләр ба­рын ин­де күп­тән си­зе­нә, әм­ма кы­зы­ның үзе­нә бел­дер­ми ге­нә иде.

Шу­лай да бү­ген әй­тер­гә бул­ды:

— Кы­зым, ях­шы­рак уй­ла, бәл­ки оны­ты­лып кал­ган бер-бер ке­шең бар­дыр?— ди­де та­гын да ка­бат­лап.— Аны син­нән баш­ка бер­кем дә бел­ми һәм аңа бәл­ки ме­нә хә­зер син ки­рәк­тер?

Шәһ­ри уй­га кал­ды.

— Әби­ем,— ди­де ул ан­на­ры,— әгәр дә ул ке­ше ми­не чын­лап, мин аны сөй­гән ке­бек ярат­са, әл­лә кай­чан эз­ләп ки­лер һәм та­бар иде ин­де! Юк, ул ми­не исе­нә дә ал­мый! Аң­лап-бе­леп то­рам!

— Ә син, кы­зым, ан­дый сүз­не әй­тер­гә ашык­ма!— ди­де шун­да аңа ки­ңәш би­реп Гөл­йө­зем әби.— Син аны әү­вә­ле чит­тән ге­нә бул­са да ба­рып күр. Бәл­ки ял­гы­ша­сың­дыр. Ул си­не эз­ләп-эз­ләп тә тап­ма­гач, са­гыш­ка би­реш­кән­дер, әл­лә ин­де баш­ка яры бар­мы — кү­рер­сең! Әки­ят дөнь­я­сын­да из­ге урын бер дә буш кал­мый, буш тор­мый!

— Әм­ма мо­ның өчен әки­ят дөнь­я­сы­на ки­ре кай­тыр­га ки­рәк шул, әби­ем. Ә мин ан­да кай­тыр­га те­лә­мим!— ди­де шун­да Шәһ­ри, йө­зе­нә кур­ку бил­ге­лә­ре йө­ге­реп.

— Ә син, кы­зым, ба­тыр бул!— ди­де әби­се, кы­зы­ның йө­зе бо­зы­лу­ын кү­реп.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных