ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 46 страница— Ә үзең чакырмассыңмыни, әбекәй? Чакырып алган кунак кадерлерәк була бит ул! Шунда көчек тагын койрыгын болгады, шушы рәвешле ялагайлык күрсәтеп, хәйләле генә шыңшып алды. — Кара әле моны!— диде Гөлйөзем әби, тагын да хәйран итеп.— Кайдан бу кадәр дә акыллы соң син? Монысын кем өйрәтте тагын? — Ә мин өлкәннәрнең сүзләренә колак салырга, аларның әйткәннәрен күңелемдә сакларга яратам. Аларның кайчан начарга өйрәткәннәре бар? Гөлйөзем әби мондый ук сүзләрне ишетермен дип башына да китермәгән иде. Менә бит бүре баласы көчек тә никадәр акыллы сүзләр сөйли, киек-җанварлар бу кадәр акыллы булгач, ә кешеләр аларга карата миһербансызлык кылырга хаклылармы соң? Сабый чагыннан ук адәм баласына яхшы зиһен, игелекне сөю, изгелекне тану, яхшылыклы сыйфатларга соклану кебек өстенлекләр бирелгән. Боларны үзеңә өлге итеп алмый калулары мөмкинме соң? Бүреләрне яманга чыгарган булып, үзебез явызлык юлына басмыйбызмы? Әллә соң әшәкеләрме без? Киек-җанварның, кошларның, бөҗәкләрнең хәтта ничәмә еллар гомер сөргән, шул вакыт эчендә төрледән-төрле кешеләрне күргән, аларның кем һәм ниндилеген йөзләреннән, сүзләреннән, гамәлләреннән танырга өйрәнгән Гөлйөзем әбекәй бүгенгә кадәр белми яшәгән икән. Хәзер бу хакта уйланмый да кала алмады. Юл буе шулай атлады. Болындагы кубыз тартып сикерешкән чикерткәләрнең җырлауларын тыңлады. Алар болай диләр иде:
“Сикерт-сикерт чикерткә, Әбине кем йөгертә? Шундый ямьле кояшлы Көндә нәрсә йөретә?
Тукта, әби, тыңлап кит, Безнең җырны якын ит, Юлың буйлап ашыкма, Әйдә сине сикертик!
Безнең кебек иттереп, Уйнап-көлеп һәм биеп! Тукта, әби, ашыкма, Безгә колак сала үт!”
Гөлйөзем әби инде аларга ук җавап биреп тормады. Бары тик: “Боларның эшләре беткән, җырлап-биеп-сикеренеп яшәүдән башканы белмиләр!”— дип кенә уйлап алды. Ә акыл бирүне кирәк тапмавы шуннан, чөнки белә иде: алар аның сүзләренә үзләре дә колак салмаячаклар, яшәү рәвешләрен дә үзгәртмәячәкләр. Моның кирәге дә юк чикерткәләргә. Изге Китапта дөрес әйтелгән, Җир йөзендәге һәммә җан иясе мәхлукның үз язмышы, үз яшәү рәвеше бар, диелгән. Моның шулай булуына сокланырга гына кирәк. Акыл бирәм дип, акылсызлыкка этәрүең дә бар! Килә торгач, Гөлйөзем әбинең юлы тагын боргаланып алды, урмандагы агачлар арасына кабат сузылып кереп китте. Монда да төрле кошлар һәм киекләр үз эшләре белән мәшгуль иделәр. Алар арасында шулай ук уйнап-көлеп кенә яшәүчеләре дә, һаман эш белән генә мәшгульләре дә — төрледән-төрлеләре бар иде. Менә агачлар сирәкләнә башладылар. Гөлйөзем әби урманның тиздән бетәсен аңлап алды. Озакламый — киң алан, аннан арырак — Зәңгәр күл, аның янындагы яшел бакчалар, аллы-гөлле чәчәкләр эчендә матур түгәрәк яшел калкулык өстендәге авыл күренде. Анда әтәчләр кычкыргалый, бозаулар мөгердәшеп алгалый, чиләкләр шалтырашып куялар, ягъни барысы да: — Гөлйөзем әби кайтып килә, авылыбызның күрке кайтып килә, кадерлебез кайтып килә!— дип берсен-берсе котлый, уздырып сөйләшә иделәр. Шунда һавадан пар аккош очып үттеләр. Аларның берсе икенчесенә болай дип әйтә иде: — Җаным, берүк, козгынны күрсәң, саклан, ярыймы? Ул бөркет кебек үк ерткыч. Һөҗүм итә күрмәсен! Оябыздагы тиздән чыгачак бәбкәләребезне алмасын! Ул — адәм затыннан! Каралык белән тулы! Әнүр бәк кара козгынга әверелә. Аңа аны өченче тума туган апасы, хан хатыны, Шәһринең үги әнисе Каймабикә өйрәткән! Икенчесе җавабында аңа әйтә иде: — Шул Кайбикә бит инде, өченче ел, сихер белән мине оетып, ике бәбкәбезне алып китте. Куркам мин аннан! — Мин яныңда булганда — курыкма!— диде аңа икенчесе.— Аннары, әнә күрәсеңме, Гөлйөзем әби кайтып килә! Ул авылыбызда булса, Зәңгәр күлнең өстенә шом килмәс. Кара козгыннар, Гөлйөзем әби таный күрмәсен дип, аннан куркулары сәбәпле, монда килмәсләр! Шунда ул аккошка икенчесе әйтте: — Гөлйөзем әбигә сәлам бирдеңме соң? — Юк әлегә!..— диде, ә аннары: — Сәлам, әбекәй!— дип кычкырды. Икенчесе дә аңа кушылды. Бу вакытта Гөлйөзем әби урманнан чыккан, күл буена җитеп килә иде инде. Аккошлар һавадан бер әйләнеп уздылар. Аннары күлгә төшеп, камышлар арасына кереп югалдылар. Аңынчы Гөлйөзем әби дә: — Сәлам сезгә, изге кошлар!— дип әйтергә өлгереп калды.— Имин торыйк! Шул камышлыктан ерак түгел генә Гөлйөзем әбинең яшел түбәле, ак акшар диварлы йорты күренде. Ул кояшка таба зәңгәр тәрәзә күзләрен төбәп, хуҗасы әбекәйне зарыгып көтеп, яшел бакчалар эченнән үрелеп-үрелеп карап торадыр сыман иде. Шунда тәрәзәләре нурланып ялтырап алдылар. Йорты гүяки Гөлйөзем әбине танып өлгерде, аңа чиксез сөенә башлады. Бөтен тирә-якка шатлык авазлары тулды сыман. Гөлйөзем әби шунда гына чәченнән алтын тарагын салды да, аны, кулъяулыгына төреп, югалмасынга, алъяпкычының кесәсенә яшереп куйды. Бар табигый җырлый, сайрый, чер-чер килә, ә еракта сузып-сузып кәккүк кычкыра иде. — Абау, бер дә тавышы ишетелмәгән сыман иде, теле ачылган моның да!— диде Гөлйөзем әби, елмаеп.— Нәрсә әйтәсең икән — бер тыңлап карармын әле үзеңне!
XVI Әнүр бәкнең күңеле тыныч түгел иде. Апасы Каймабикәнең туктаусыз өстенлек итүе аның җилегенә үтте. Өстен чыгасы килү тойгысы көннән-көнгә котырып арта барып, Шәһригә карата булган хисләре дә шуның белән бәйле иде. Хан кызын ул яратамы-юкмы — бу хакта уйламады. Хәер, сөймәскә-яратмаска да мөмкин түгел шул, Шәһри гаҗәеп тә гүзәл, сылу, анда булган затлылык хәйранга калдырырлык. Әмма кыз аның хисләрен аңлар да кулына керерме? Шәһринең кемлеге хакында, ниндилеге турында дөнья буйлап хәбәрләр таралмаганнармы әллә? Юктан теге атлы егет очрадымы? Әгәр дә ул бер-бер мәмләкәтнең шөһрәтле шаһзадәсе булса, ул вакытта Әнүр бәккә нинди өмет кала? Андыйлар тагын да килмәсләрме? Әлбәттә Шәһри бер-бер хан угылын сайлаячак, Әнүр бәкне түгел! Менә шуңа күрә дә комачаулык тудыручы һәммә кеше, кем булуына да карамастан, юк ителергә тиешле. Моны Әнүр бәк яхшы белә. Әгәр дә көче җитмәсә, ул хәйлә белән алдырачак, алай да мөмкин түгел икән, әнә апасы Каймабикә бар, булышачак. Әллә нинди сихерләрне белә ул! Әнүр бәкне кара кошка әверелеп очарга, моның өчен нинди әфсен укырга кирәклеген өйрәтмәдемени? “Әлеми-дәлеми, үпчим-төпчим, уңда канат, сулда канат — кош булып очыйм! Дармидан-бармидан!” Әллә нинди авырлыгы да юк. Әйттең дә тирә-ягыңа төкерендең, кошка әверелдең дә очтың. Әмма бу хәл булу өчен өч әйбер шарт: кояшның болыт арасында чагы, аягың белән тимергә басу һәм, өченчесе — төкеренер алдыннан авызыңа тоз кабу. Әнүр бәк моны сынап караганы бар. Бик җиңел генә сыман, әмма тимергә басасың, тозны онытасың, хәтта анысы да, монысы да янда, ә кояш болыт астына кереп китмичә интектерә. Аннары бөтенләйгә кара кош булып калуың мөмкин, мәсәлән, кешеләр белән кеше телендә сөйләшсәң! Хәер, анысы бер дә авыр эш түгел, каркылдап очарга була. Кем сине аңлый? Каркылдавыңны онытып җибәрә генә күрмә. Аның әле шунысы да бар: кара кошлар сине ияртеп, очырып алып китсәләр, сихерләнгән урыныңны, әфсен сүзләрен онытсаң, йә булмаса өстеңә тоз сипсәләр, адәм хәленә мәңге кайта алмаячаксың! Шулай да боларыннан куркасы юк. Кара кошларның аннан котлары кача. Аннары Әнүр бәк үз сараеның тәрәзәләрен ачып куя да, кылычын идәнгә салып, аның өстенә басып, авызына тоз кабып, шул тозны төкеренеп әфсенен укый. Ә аның өстенә тоз сибәргә кемнең кодрәтенә яки башына килер? Шулай эшләргә кирәк икәнлеген беркем дә белми, апасы Каймабикә дә мондый серләрне башкаларга әйтмәячәк. Аңа энесе Әнүр бәк терәк түгелме? Тик менә һаман да үзен өстен куюы гына комачаулый. Ханлыкка ялгызы хуҗа булмакчы. Белә, бик белә Әнүр бәк, шуның өчен дә Шәһрине үги анасы юк итәргә тели. Нигә ул энесе белән исәпләшми, аның теләкләрен санга сукмый? Бу уйлары белән Әнүр бәк манарага менде, сараеның әйләнә-тирәсен күзәтә башлады. Шунда болын артында, урман аланы буенда Ханбалык кызларының күз бәйләш уен уйнауларын күреп алды. Алар шат тавышлар белән көлешәләр, серләр сөйләшәләр һәм җырлашалар сыман тоелды аңа. Һәм ул үзенең монда югалып торуына аптырады. Күк йөзенә карады. Кояш, болыт артына кереп, беразга күзләрен йомып алырга маташа иде. Әнүр бәк тизрәк манарадан йөгереп төшәргә итте. Әмма вакыты азлыгын аңлап, аяк астына кылычын куйды, кесәсеннән тоз тартмасын чыгарды да: “Әлеми-дәлеми, үпчим-төпчим, уңда канат, сулда канат — кош булып очыйм!— диде.— Дармидан-бармидан!” Шунда ук тоз кабып, әйләнә тирәсенә төкеренде. Бөтерелә бирде һәм кара кош булып әверелде дә коңгылдап-коркылдап күккә күтәрелде. Бу вакытта кояш болыт артында иде. Дөнья йөзе Әнүр бәкнең күзе карашында гүяки кечерәеп калды. Һавада иркен һәм рәхәт иде. Шулай очып кына йөрисе килсә дә, максатын исенә төшереп, кызларның уенын күзләр өчен урман авызындагы алан янындагы олы карт имәннең корыган ботагына барып кунды. Кызларның хафалы хәлдә йөгерешүен күреп, аларның сүзләрен тыңлана башлады. Болар: “А-у, Шәһри!”— дип авазлар сала-сала, арлы-бирле йөгерешә иделәр. Шаулашуларын ишетепме, әллә инде кызлар күзләү уендамы, бире таба мыштым гына Нурсәлимнең дә килеп маташканы күренде. Ничек болай? Көткән көтүләрен калдырып йөриме? Бу тамаша каракош Әнүр бәккә бик тә әһәмиятле кебек тоелды. Агач башыннан үрелеп-үрелеп карап тора башлады. Нурсәлим, имән төбенә килеп посуга, өстә утырган җиреннән каракош Әнүр бәк коңгылдап куйды, исәбендә егетнең котын алу иде. Ә ул чыннан да әүвәле куркынып алды, аннары, тавыш бирүченең кош кына икәнлеген аңлап: — Кычкырмасана!— дип әйтеп, көлә-көлә сөйләнеп куйды.— Синең тавышың килбәтсез, агамныкына охшаган икән! Әнүр бәккә мондый мыскыллы сүзләрне ишетүе авыр иде. Әмма түзде. Шулай да: “Көтүләрне ташлап йөргәнең өчен, кызлар күзләгәнең өчен, мине мыскыллаганың өчен кирәгеңне бирермен әле!”— дигәндәй, коңгылдый-коңгылдый, канатларын кагынды. Тик Нурсәлимнең аңа бу юлы исе китмәде, кызларны күзәтеп, хафага төшкән булуларын белеп алдымы, бу тирәдән китеп барды. Каракош Әнүр бәк моңа бик сөенде, аның куркаклыгын белгән кебек иде, әмма шушы кадәр дә түбән җандыр дип күз алдына да китермәгән икән. Кара әле, соры биясенең аяк асларына ук кереп качты түгелме соң? Ә бу егет каян пәйда булды? Нигә монда таба килә? Әнүр бәк үз күзләре белән күреп торган вакыйгага әүвәле ышанмады. Энесе Нурсәлимнең ниндидер тылсым ярдәмендә көтүчедән затлы углан кыяфәтенә керүе, соры биясенең аргамакка әверелүе гаҗәеп хәлләрдән берсе иде. Әмма Әнүр бәк алай ук ваемсыз кеше дә түгел! Менә үзе дә сихер ярдәмендә каракош булып очты, монда килеп кунды бит! Шулай булгач, Ходаның рәхмәте бер аңа гына түгел, башкаларга да насыйп икән бит! Әүвәле Әнүр бәк бу күренешләр белән килешергә теләмәде. Нигә дип әле мескен энесе Нурсәлим затлы каһарман углан егет кыяфәтенә-сыйфатына керә дә, ә аның үзенә мондый мәртәбә насыйп түгел? Ачуларың килмәслек тә түгел! Юк, Әнүр бәк ул бәхеткә лаек булырга тиеш, Нурсәлим түгел! Монда ниндидер хата бар, хаксызлык! Син каракош булып каңгылдыйсың, ә ул затлы егет кыяфәтендә йөрсен — гадел түгел бу, гадел түгел! Әнүр бәк шушы уйлары белән һаман да коңгылдап утырды. Канатлары талчыккан бер сандугач шунда имән агачыннан ерак түгел үсеп утырган миләшкә килеп кунды. Ул әллә саташып сайрый, әллә сөйли иде: — Кемнәр белә, әйтегезче, кайда икән Зәңгәр күл? Миңа ярдәм итегезче, анда илтә кайсы юл? Урманда алмагач үсә, ул Шәһри кыз — хан кызы! Аның тамырын бүре өзә, чәйни теше-авызы! Ашыгыгыз ярдәмгә! Харап була хан кызы! Бүре булган Каймабикә, явызларның явызы! Сандугачның бу сүзләре Әнүр бәкнең гайрәтенә тиде һәм ул шунда аңа ташланды. Курыккан сандугач күккә атылды. Каракош аңа коңгылдап кычкырды: — Ни сөйлисең, ахмак кошчык?— диде, үзенең кошлар белән кошлар телендә сөйләшергә тиеш түгеллеген дә хәтереннән чыгарып. Менә ул шушы сандугачны тырнакларына эләктерәсе иде, аргамак өстендә барган Нурсәлим аларны күреп алды һәм каракошка төбәп җәя угын очырды. Каракош Әнүр бәк шунда максатыннан кире кайтырга булды. Коңгылдап чигенде. Инде хәзер Нурсәлимгә ташланмакчы итте. Әмма аның җәягә кабат укны корып, тиз арада төбәп өлгергәнен күрде. Ул да түгел, җәя угы аның сул канатының каурыйларын туздырып узды. Каракош Әнүр бәк, ачу белән коңгылдап, читкә таба атылды. Сандугач инде күз уңыннан ычкынган иде. Каракош Әнүр бәк исә урман ягына очарга да, сараена кайтырга да белмәде. Шунда еракта ялгыз яралы бер аккошның иңрәү авазлары ишетелде. Ул бичаракай болай дип сөйли иде: — Үги анам Каймабикә кара бүре булгандыр, мине харап итәр өчен кара хәйлә коргандыр! Кая барыйм, кая качыйм — харап кына буламдыр! Мин хан кызы Шәһризадә, аккош булып очамдыр! Әнүр бәк бу форсатны файдаланмый кала алмый иде. Менә бит язмыш үзе аның авызына Шәһрине китереп кертте. Ул аңа таба хәзер барыр, аны сугар һәм биленнән эләктерер дә үз сараена алып кайтыр. Моңардан да уңайлы, моңардан да форсатлы эш бармы? Беренчедән, хан кызы аның тоткынына әверелер; икенчедән, апасы Каймабикә белән хисаплашыр! Аның күңелендә нәрсә бар икәнлеген элек тә белеп бетерә алмады, инде хәзер мохтаҗлыгы да булмас. Һәм ул шунда аккош Шәһри янына очып килде, янәшә канат какканнарында ул болай дип сөйли башлады: — Мин — каракош, Әнүр бәк, сине коткара килдем! Ә син — аккош, Шәһри кыз, миңа ярым бул, тиңем! Каракошның бу рәвешле сөйләве бик тә сәер иде. Аккош болай да курыккан, ә хәзер каракошны күрүдән тәмам хәлсезләнде, инде болай сөйләнүен дә ишеткәч, үлеменең шушы икәнлеген аңлады һәм: — Үги анам — апаңдыр, миңа нигә үчләшә? Ак җанымны алам, дир, нәрсә өчен тешләшә? Шунда каракош аңа бу рәвешле әйтте: — Ә син миңа ярымдыр, апам шуны телидер, җанга булсаң җанашым, апам үчлек кылмыйдыр! Аңа аккош болай диде: — Син — каракош, мин — аккош, ничек яр булыйк икән? Апаң каным телидер, мәрхәмәт көтмим синнән! Шунда каракош, аны ачулана биреп, боларны сөйләде: — Мин аккош дип мактанма, миннән артык җирең юк, апаң диеп хурлама, минем анда эшем юк! Сине алырга килдем, җанга тиң ярым, дидем! Нигә болай карышу, сиңа ярыңмын, тиңең! Әгәр сүзем алмасаң, сараема бармасаң, ничек итеп эшләргә белермен, аптырамам! Шунда аккош бу сөйләшүнең ахыры нәрсә белән бетәсен аңлады һәм каракошка ялына башлады: — Ирем буласың килсә, ярым, диясең килсә, минем синнән үтенеч сүзләрем бар берничә! Каракош аңа болай диде: — Сүзеңне әйт, тыңлармын, мөмкин эшме — карармын! Аккош сыйфатлы Шәһри бу рәвешле үтенде: — Кара урман артында, Зәңгәр күлнең ярында, әбиемнең янында сихәт табыйм җаныма! Зәңгәр күлдә коенгач, яраларымны югач, җаныма сихәт тапкач — керим җанаш куйнына! Аның бу рәвешле өмет салып әйткән сүзләре Әнүр бәкнең күңеленә хуш килделәр. Ул шунда куанып һәм: — Зәңгәр күлгә очарсың, сихәтеңне табарсың, әбиеңне күрерсең, кочагыма керерсең!— диде. Бу вакытта Каймабикә кара бүре булган хәлендә, йөгереп килеп, аларга карап улап куйды һәм каракош Әнүр бәккә болай диде: — Энем, җаным, юләр син, белми калып хәйләсен, ахмак сүзләр әйтәсең! Егет булсаң — батыр бул, тырнагыңны батыр бул! Шәһрине сугып ал, кайнар кочагыңа сал! Атта килә энебез, сиңа-миңа үче бар — арадан асылыбыз, батырдан-батырыбыз! Козгын каракош Әнүр бәк моңа каршы нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Шәһригә таба ташланып, аны тырнакларына каптырам дигәнендә, аның канатына Нурсәлимнең елгыр угы килеп кадалды. Ул чайкалып китте, тәнендәге кодрәте юкка чыкты. Хәлсезләнеп егылганында, кабат күтәрелеп китеп, коңгылдый-коңгылдый, үз сараена таба көч хәл белән оча бирде. Бу да түгел, аккош Зәңгәр күлнең кайда икәнлеген югарыдан күреп алды, шунда ашыкты. Кара бүре исә Нурсәлимгә таба тешләрен ыржайтып ташланды, аргамагының балтырын тешләп, егетне ияреннән бәреп төшерү иде исәбе. Ыргылып сикерде. Нурсәлим аңа чукмары белән орды. Кара бүре Каймабикә чайкалып барып төште. Нурсәлим аның өстенә аргамагы белән бастырмакчы, сөякләрен тояклары астында издермәкче иде, шунда кара бүре тиз арада Каймабикәгә әверелде. Аргамагын Нурсәлим чак тыеп өлгерде, аты арт аякларына басты. Яңадан җиргә төшкәнендә, дүрт аяклап биеп алганында, иярдәге угланга Каймабикә: — И энем, Нурсәлим, син бит минем агамның баласы! Апаңа кул күтәрәсеңме? Оят түгелме сиңа?— дип, күз яшьләре белән кызгандырып елап җибәрде. Бу хәлгә углан аптырап китте. Ул башта берни дә аңлый алмады, аннары гына төшенде: каршысында ханбикә үзе иде! Әмма тырнак асларына балчык тулып каерылып, бармаклары туфрак укмашудан каралып канап беткәннәр, җитмәсә йөзендә чукмары белән сугудан яра хасил булган, аннан кан саркый. Нурсәлим һаман да нәрсә әйтергә белми аптырабрак калуда иде. Шулай да: — Гафу итегез, ханбикә Каймабикә, мин кара бүре белән орыштым! Ул каядыр юкка чыкты. Ә сез монда ничек килдегез?— дияргә батырчылык итте. Аның болай сөйләве Каймабикә өчен хәерлегә иде. Шунда ук йөзе үзгәреп, ачуы күз карашында ут уйнаткандай булды һәм: — Оят түгелме көтүче башың белән ханбикәгә кул күтәрергә?— дип ачулана башлады. Әле яңа гына булган үтенеч, үпкә, мескенлек катнаш күз яшьле сүзләре юкка чыктылар. Алар урынына усаллык, күремсезлек, мыскыллау гына калды. — Моның өчен хан һәм халык гафу итәрләр дип уйладыңмы әллә? Таң атканчы муеныңны өздерәчәкмен! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|