Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 49 страница




— Ба­тыр­лык кыз­лар эше тү­гел, без­нең га­мәл — наз һәм на­мус, әбе­кә­ем! Үзең һа­ман да шу­лай дия тор­ган идең бит. Ни­гә хә­зер баш­ка­ча сөй­ли­сең, ми­нем кү­ңе­лем­не дәрт­лән­де­рә­сең?— ди­де Шәһ­ри, елар­га җи­те­шеп.

— Ме­нә си­нең бе­лән Кам­ка да ба­рыр!— ди­де Гөл­йө­зем әби, әл­лә бө­җәк­не үр­тәп, әл­лә чын­лап та шу­лай уй­лап, аны яшер­ми әй­теп?

— Ул бит ял­кау, ята да йок­лый, ә ми­ңа ни ка­ла? Аның йо­кы­сын сак­лап уты­рыр­га­мы?— ди­де Шәһ­ри, бу юлы да әби­се­нең те­ләк­лә­рен ки­ре ка­гып.

Шу­ның бе­лән сүз­лә­ре бет­те.

Алар бу хак­та баш­ка бер тап­кыр да сөй­ләш­мә­де­ләр. Хә­ер, Гөл­йө­зем әби дә ал­тын та­ра­гын югалт­ты, шул сә­бәп­ле кош­лар, ки­ек-җан­вар­лар те­ле­нә игъ­ти­бар ит­мәс бул­ды. Шәһ­ри­нең дә энә­лә­ре неч­кә­реп сын­ды­лар. Эш­ли-эш­ли, алар­ның күп­тән си­хер­лә­ре бет­кән иде. Ин­де яңа­ла­рын са­тып ал­ды­лар.

Җәй ар­тын­нан көз кил­де, көз ар­тын­нан кыш җит­те. Ке­ше­ләр­нең әки­ят­тә­ге Кыш ба­бай, Кар кы­зы бу­лып ки­е­нү­лә­ре Шәһ­ри өчен дә көл­ке һәм кы­зык бу­лып то­е­ла баш­ла­ды. Гөл­йө­зем әби­нең як­ты ай йөз­ле, сы­зы­лып кит­кән ка­ра каш­лы, кы­зыл чия ирен­ле, сы­лу буй­лы кы­зы ту­рын­да­гы хә­бәр­ләр тел­дән-тел­гә кү­чеп-кү­чеп ба­ра-ба­ра, ерак шә­һәр­ләр­гә-ил­ләр­гә дә ба­рып та­рал­ды. Тиз­дән өй ту­ты­рып яу­чы­лар ки­лә баш­ла­я­чак иде. Әм­ма бу хак­та Шәһ­ри уй­лап та ка­ра­ма­ды, егет­ләр­нең ша­яр­тып сүз ка­ту­ла­рын да ка­бул ит­мә­де. Аның кү­ңе­лен­нән Нур­сә­лим­нең су­рә­те ки­тәр­гә өл­гер­мә­гән иде әле­гә.

Кы­зы­ның мон­дый бу­лу­ын­нан Гөл­йө­зем әби та­гын хә­веф­кә төш­те. Әгәр дә Шәһ­ри­за­дә ара­дан бер уң­ган-бул­ган, акыл­лы егет­не сай­ла­ма­са, аның ту­рын­да ха­лык авы­зын­да әл­лә нин­ди гай­бәт­ләр та­ра­лыр­га мөм­кин иде­ләр. Ул бу хак­та кы­зы­на аз­лап-аз­лап әй­тә тор­ган бу­лып кит­те. Шәһ­ри­нең дә ко­ла­гы­на ке­рә тор­ды. Кү­ңел җа­е­на әй­тел­гән уңай сүз­нең шун­дый хик­мә­те бар ин­де аның!

Һәм шу­лай кыш үт­те, яз да җит­те. Кар­лар эреп ак­ты­лар. Бо­лын­нар-бак­ча­лар чә­чәк­кә кү­мел­де. Нәкъ әки­ят илен хә­тер­лә­тү­че ямь­ле май ае ки­леп җит­те. Бак­ча­лар­га сан­ду­гач­лар кайт­ты. Ма­тур көн­нең ай­лы бер ки­чен­дә Шәһ­ри­не авыл­даш дус кыз­ла­ры Зәң­гәр күл бу­е­на уй­нар­га ча­кыр­ды­лар. Ул алар бе­лән кит­те. Гөл­йө­зем әби аның бо­лай хуш­ла­ну те­лә­ге­нә бик тә сө­е­неп кал­ды.

Кич­ке уен­да Шәһ­ри бер җыр чы­гар­ды. Авыл­даш­ла­ры ал­дын­да аның әле­гә бер дә бу төр­ле ма­һир­лы­гын күр­сәт­кә­не юк иде. Аңа һәм­мә­се га­җәп­кә кал­ды­лар. Ул ан­да бо­лай дип җыр­ла­ган иде:

 

“­Зәң­гәр күл­нең ка­мы­шы­дай

­Җил­дә ял­гыз чай­ка­лам,

­Сер­дә­шем ми­нем — тул­ган ай,

­ Ү­зем ут­лар­да янам.

 

­Ми­нем ярым үзем ке­бек

­ Ял­гыз иде, кө­тү­че,

­Күз­лә­рен­дә яшь­ләр ки­беп,

­За­ры­гып­лар йө­рү­че.

 

­ И дус­ла­рым, ачу бе­лән

­Бе­рүк гай­бәт әйт­мә­гез?

­Мин дә адәм ба­ла­сын­нан,

­Бе­рүк әрәм ит­мә­гез!

 

­Ми­нем ярым һәм­мә яр­дан

­ Өс­тен иде мең өлеш,

­ Ү­зе — асыл егет­ләр­дән,

­Са­гы­нып яшим шул ки­леш!”

 

Аның җы­ры озын һәм моң­лы көй­гә иде. Ул җыр­лап бе­тер­гән­дә, ерак ур­ман­да бү­ре аваз сал­ды, оя­сы янын­да сак­та тор­ган сан­ду­гач са­та­шып сай­рап ал­ды. Шу­лай һәм­мә та­раф бер ара моң­га ту­лып тор­ды һәм ки­нәт ты­нып кал­ды­лар. Шун­да Зәң­гәр күл­нең ар­гы ба­шын­нан бе­рәү­нең ку­рай мо­ңы та­вы­шы ише­тел­де. Ул да ты­нып кал­ды. Ан­на­ры саз мо­ңы кил­де. Ба­ры тик шу­лар­ны уй­на­ту­чы­ның үзе ге­нә юк иде. Әм­ма Шәһ­ри­нең йө­рә­ге уры­нын­нан куп­ты. Үз җы­ры­на көй­не ул Нур­сә­лим­нән отып кал­ган иде. Әнә бит, җа­на­шы да аны ише­теп ал­ган, ку­ра­ен­да-са­зын­да аңа җа­вап би­рә, гү­я­ки моң­на­ры ку­шы­лып-ку­шы­лып ки­тә!

Бу хәл һәм­мә ке­ше­гә дә нин­ди­дер ят һәм ти­рән их­лас­лы аң­ла­шу һәм сер­лә­шү ке­бек то­ел­ды.

 

XXII

Ә икен­че көн­не Шәһ­ри ир­тән уя­на ал­ма­ды. Гөл­йө­зем әби­гә ул са­та­шу­лы та­выш бе­лән:

— Мин үләм­дер ах­ры­сы,— ди­де.

Аның та­вы­шы шун­дый да авыр, шун­дый да ерак, шун­дый да үке­неч­ле бу­лып ише­тел­де, хәт­та Гөл­йө­зем әби­нең йө­рә­ге­нә кы­зы­ның сүз­лә­рен­нән ут кап­ты. Ул:

— Ба­лам!— дип, сык­рап елап җи­бәр­де.— Си­ңа ни­ләр бул­ды? Әл­лә соң Зәң­гәр күл­нең кү­зе ти­де­ме?

Гөл­йө­зем әби ни­гә­дер үзе әйт­кән шу­шы сүз­лә­ре­нә ышан­ды да куй­ды. Йө­ге­реп тө­шеп, Зәң­гәр күл­дән су ки­тер­де, аны кай­на­тып та, шул ки­леш тә Шәһ­ри­нең бит­лә­ре­нә, кул­ла­ры­на сөрт­те. Әм­ма фай­да­сы бул­ма­ды. Кы­зы та­гын да көч­ле­рәк авы­рый баш­ла­ды. Әбе­кәй бу хәл­дән нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­мә­де. Им чы­гып ка­ра­ды. До­га укып, Хо­дай­дан үтен­де, нә­ти­җә­се кү­рен­мә­де. Шәһ­ри­за­дә кич­кә бө­тен­ләй сүз­дән кал­ды, ин­де җа­ны да ки­тәр сы­ман иде.

Икен­че көн­не Шәһ­ри­нең хә­ле, биг­рәк тә ир­тән­ге як­та, ях­шы­рак ке­бек иде, әм­ма бе­раз­дан ул та­гын ага­ры­нып кал­ды. Гөл­йө­зем әби ур­ман­га чы­гып йө­гер­де. Аңа бү­ре ба­ла­сы оч­ра­ды, ул ин­де үсеп җит­кән, чын бү­ре бу­лып ба­ра иде. Ул да хә­веф бар­лы­гын бик тиз тө­шен­де. Әби­се­нә тиз ге­нә со­ра­ган үлә­нен та­бып ки­тер­де. Шул үлән­не Гөл­йө­зем әби өе­нә алып кайт­ты, кы­зы­на тө­нә­теп эчерт­те. Әм­ма мо­ның да фай­да­сы ти­мә­де. Шәһ­ри тә­мам үлем хә­лен­дә иде.

Шу­шы мә­шә­кать­лә­ре бе­лән бу көн­нә­ре дә уз­ды.

Өчен­че көн­не Гөл­йө­зем әби­гә ир­тән­ге чык бөр­тек­лә­рен сан­ду­гач алып кил­де. Мо­ны бөр­кү­дән дә фай­да чык­ма­ды.

Ин­де баш­ка ча­ра­сын та­бу мөм­кин дә тү­гел иде.

Нәр­сә эш­ләр­гә дә бе­лер­лек тү­гел. Мө­га­ен кич­кә Шәһ­ри үлә­чәк икән ди­гән хә­бәр авыл­га та­рал­ды. Әм­ма шул өч көн бул­ды ди­гән­дә, икен­де ва­кы­ты уз­гач, авыл ба­шын­да бер егет кү­рен­де. Ар­ка­сын­да биш­тә­ре, ку­лын­да та­я­гы бар иде. Кә­лә­пү­шен кың­гыр са­лып, ту­зан кун­ган итек­лә­рен үк­чә­лә­ре­нә бәр­гә­ләп алып, ул урам буй­лап ат­ла­ды. Сыз­ган­ган җи­ңен­нән көч­ле бе­ләк­лә­ре ку­әт бе­лән та­шып тор­ган­дай то­е­ла­лар, би­лен пу­та­ла­ган, йө­зе­нә ко­яш үзе нур сал­ган ди­яр­сең, ел­ма­еп кы­на ат­лый.

Мон­дый кы­я­фәт­ле егет­ләр­нең күп­тән кү­рен­гән­нә­ре бул­ма­ган­лык­тан, авыл ке­ше­лә­ре аңа хәй­ран бу­лып ка­рап кал­ды­лар. Ул алар­дан:

— Гөл­йө­зем әби­нең йор­ты шу­шы бу­ла­мы?— дип, чә­чәк­ле бак­ча эчен­дә утыр­ган ак­шар­лан­ган ди­вар­лы, олы тә­рә­зә­ле, кур­чак өе ке­бек ямь­ле су­рә­тен­дә, кы­зыл ка­лай тү­бә ас­тын­да по­сып утыр­ган йорт­ка та­ба күр­сәт­те.

— Әйе,— ди­де­ләр аңа,— Син кем бу­ла­сың, егет?

— Мин ерак юл­дан ки­лү­че бу­лам,— дип җа­вап бир­де ул алар­га, сүз­лә­рен юри ша­яр­ту юнә­ле­шен­дә то­тып.— Мон­нан өч көн элек Зәң­гәр күл бу­ен­да идем. Бер кыз­ның җыр­ла­га­нын ишет­тем. Аны кем икән, ди­сәм, Шәһ­ри исем­ле зат­лы чи­бәр, кул­га-эш­кә уң­ган асыл гөл икән­ле­ген әйт­те­ләр. Хак бул­са, ул шу­шы йорт­та то­ра! Аны кү­реп ки­тәр­гә кил­дем!

Шун­да ка­ра­кош, очып йө­реп, аның кар­шы­сы­на агач­ка кун­ды да коң­гыл­дап куй­ды. Егет аңа да уен-көл­ке ка­тыш сүз бе­лән:

— Син дә мон­да­мы­ни, хәс­рәт агам?— дип эн­дәш­те.

— Бу кош — мә­ет хә­бәр­че­се!— ди­де­ләр өл­кән­нәр.— Би­ча­ра­кай­ның җа­ны кит­кән ми­кән­ни?

Алар­ның бо­лай әй­тү­лә­ре егет­не бе­раз ап­ты­рау­га сал­ды. Ул, юлын дә­вам итеп, Гөл­йө­зем әби­ләр­нең кап­ка­ла­рын­нан уз­ды. Аның са­ен ар­тын­нан кал­мый ка­ра­кош очып бар­ды. Ин­де Гөл­йө­зем әби­ләр­нең өй кы­е­гы­на ку­нып коң­гыл­да­ды. “Коз­гын кыч­кыр­са — үлем ки­лә икән” дип ышан­ган ха­лык тә­мам ку­рык­кан хә­лен­дә урам­да кал­ды. Егет исә өй­гә ке­реп кит­те.

Гөл­йө­зем әби бу ва­кыт­та Шәһ­ри­нең са­та­шу­лы җа­нын кот­ка­ру мак­са­тын­да до­га­да иде. Нык ба­сып ки­леп кер­гән егет­не күр­де дә ап­ты­рап кал­ды. Ул аны та­ный да, юк та иде.

Егет ятак­та ят­кан кыз­га та­ба кил­де. Иел­де, Шәһ­ри­нең маң­га­ен­нан сый­па­ды һәм бо­лай ди­де:

— Җа­ным, син кай­лар­да бул­дың? Эз­ли-эз­ли яр­ты дөнь­я­лар­ны әй­лән­дем! Ни бул­ды си­ңа?— ди­де дә кыз­ның кә­газь ке­бек агар­ган ирен­нә­рен­нән үбеп ал­ды. Ан­на­ры та­гын:

— Ярар, җи­тәр, уян­саң да бу­ла!— ди­де.

Җир йө­зен­дә күп­ме ел­лар кич­кән, әл­лә нин­ди мог­җи­за­лар­ны һәм хик­мәт­ләр­не күр­гән, мең­нәр­чә әки­ят­ләр бел­гән Гөл­йө­зем әби дә бу хәл­гә шак­лар кат­ты: кы­зы Шәһ­ри­за­дә, ин­де үлеп бет­кән җи­рен­нән ай­нып, шун­да күз­лә­рен ач­ты. Бе­раз­дан аның йө­зе­нә нур иң­де. Егет­не ул та­нып ал­ды һәм:

— Нур­сә­лим, бә­гы­рем, кил­дең­ме? Ә мин си­не шун­дый са­гы­нып көт­тем! Ин­де кил­мәс­сең, ми­не оныт­кан­сың дип бел­дем. Нин­ди ут­лар­га сал­дың син ми­не, бә­гы­рем?— ди­де.

— Әйе, җа­ным! Ачу­лан­ма! Со­ңа­ра яз­дым! Ин­де Хо­дай­га рәх­мәт, үзең­не эз­ләп та­бар­га бу­лыш­ты!— ди­де аңа Нур­сә­лим, кү­зен­нән эн­җе­дәй яше кай­нар бу­лып та­мып.— И Шәһ­ри, җа­на­шым, хә­бә­рең­не бик соң ал­дым бит! Җы­рың­ны ишет­кәч ке­нә бел­дем!

Шун­да Шәһ­ри, аһ ди­я­рәк, егет­нең ко­ча­гы­на сы­ен­ды, аның тә­не­нә һәм җа­ны­на ка­бат кө­че-ку­ә­те кайт­ты. Бу хәл­ләр әки­ят дөнь­я­сы өчен яраш­лы, әм­ма ха­кый­кый дөнья өчен бик тә, бик тә сә­ер ке­бек иде­ләр. Ә Гөл­йө­зем әби шу­шы ку­а­ныч­лар­дан ни әй­тер­гә дә бел­мә­де.

Бе­раз­дан Шәһ­ри аяк­ла­ры­на бас­ты, Нур­сә­лим бе­лән ишек ал­ды­на чык­ты. Кы­ек ба­шын­да үлем те­ләп утыр­ган коз­гын, шун­да бу бә­хет­ле­ләр­не кү­реп, тә­мам те­лен­нән яз­ды һәм хәй­ран­лык­та җир­гә баш­тү­бән егы­лып төш­те. Аны шун­нан бир­ле ул як­лар­да күр­мә­де­ләр, оя­тын­нан ерак­ка оч­кан­дыр, ди­де­ләр.

Ә авыл­да өч көн һәм өч ки­чә бу­е­на туй бул­ды. Шун­дый да зур бәй­рәм иде, хәт­та мин дә, ха­лык­ка ку­шы­лып, “ә­че” дип тә, “а­чы” дип тә кыч­кыр­дым әле. Син ка­ян әле ан­да ба­рып чык­кан идең, ял­ган­лый­сың, ди­мә­гез. Әнә те­ге ял­кау, йо­кы чу­ма­ры Кам­ка ул мин идем бит ин­де. Шу­ңа кү­рә бу әки­ят­нең исе­мен “Сер­ле Кам­ка” дип ата­дым.

Юк-юк, тук­та­гыз әле, тә­ма­ман тә­мам итәр­гә ашык­ма­гыз, мо­ны “ә­ки­ят” ди­дем дә, әм­ма аның эчен­дә ха­кый­кать бар­лы­гын да оны­та күр­мә­гез, югый­сә, бе­ле­гез, бү­тән-баш­ка бер әй­бер дә сөй­лә­мәм һәм яз­мам!

Ка­зан, 2007–2008.

 

 

ххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххх

 

 

ЉЧ БАШ­ЛЫ КЕ­ШЕЛЂР,

яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк

 

Хик­ђятлђр

***********************************************************

ТА­МА­ША­ЛАП КИЛЂЛЂР

Хик­ђят

 

Ђ­ле­ге дђ ба­я­гы “Та­тарс­тан­да ђдђ­би­ят џђм сђн­гать елы” ба­ра икән. 1906 нчы ел. Шу­ның 26 нчы мае. Кай­быч ра­йо­ны њзђ­гендђ зур бђйрђм уз­ды­ра­лар. Ка­зан­нан ки­леп тљшкђн олы-олы ку­нак­лар ђњвђ­ле Ке­че Кай­быч авы­лы клу­бын­да рђ­сем књргђзмђ­се ка­рап, чђй эчеп, но­тык­лар тыћ­лаш­ты­ра­лар да Олы Кай­быч­ка, књ­ре­нек­ле опе­ра ќыр­чы­быз Га­лия Кай­биц­ка­я­ныћ йљз ел­лык бђйрђм та­ма­ша­сы­на дип са­бан­туй мђй­да­ны­на юл ала­лар.

Ђ мон­да Г.Ка­мал те­ат­ры ар­тист­ла­ры кон­цер­ты. Би­илђр дђ, ќыр­лый­лар да, хђт­та те­атр уен­на­ры да уй­наш­ты­рып ку­я­лар, фи­лар­мо­ни­я­не дђ, опе­ра те­ат­рын да алыш­ты­рып, алар ва­зи­фа­сын њз ќилкђлђ­ренђ са­ла­лар. Га­лия Кай­биц­кая за­ман­даш­ла­рын­нан дип атап Фђ­ридђ Ку­да­ше­ва џђм Ро­берт Мић­нул­лин­ны да чы­га­ра­лар. Бер­се — ќыр­лый, икен­че­се — ши­гырь укый.

Тљгђл љйлђ ту­рын­да баш­ла­нып киткђн та­ма­ша-кон­церт сђ­гать љчлђргђчђ ба­ра. Бар да сљй­ли, бар да ќыр­лый. Хәт­та ми­ћа да бу та­ма­ша­лар шу­шы кадђр књ­ћел­ле бул­ды ки, менђ-менђ сђхнђгђ Га­лия Кай­биц­кая њзе ча­кы­ры­ла дип ђй­терлђр ке­бек то­е­лып кал­ды.

 

 

БЕЗГЂ БАР ДА «НИ­ПО­ЧЕМ»!

Хи­кә­ят

 

Мђ­га­риф џђм фђн ми­нистр­лы­гы вђ­ки­ле Бердђм дђњлђт им­ти­хан­на­рын алу эшен књзђтњ мак­са­ты белђн Кук­ма­ра ра­йо­ны­на килђ. Хљрмђт белђн кар­шы ала­лар. Ку­нак­ханђгђ ур­наш­ты­ра­лар. Озак та њт­ми, ише­ген ша­кып, ке­рергђ рљхсђт со­рый­лар. Ићгђ-буй­га ике метр­лы, бик тђ бул­дык­лы, ба­тыр­лык љчен­дер мө­га­ен, шак­тый гы­на “а­рыс­лан сљ­те имгђн” ил адђ­ме тњргђ уза.

Исђнлђшђлђр. Та­ны­ша­лар. Вђ­кил кђ­газьлђр чы­га­ра.

— Ми­ћа,— ди, ки­леп кергђн аб­зый ке­ше,— им­ти­хан тест­ла­ры­ныћ ќа­вап­ла­ры кирђк иде!

Вђ­кил мо­ныћ исе­мен, фа­ми­ли­я­сен, эш уры­нын кђ­га­зенђ теркђп куя. Ул ара­да икен­че берђњ ишек ка­га. Вђ­кил аны да кертђ. Шу­лай ук со­рый, әйт­кән­нә­рен дәф­тә­ре­нә язып куя.

Бу рђ­веш­ле ун­нан ар­тык ке­ше ќы­е­ла. Ин­де тест ќа­вап­ла­рын тот­ты­ра да китђ­без дип тор­ган­на­рын­да, вђ­кил, ишек­не биклђп, те­ле­фон­нан ра­йон мђ­га­риф бњ­ле­ге мљ­ди­ренђ шал­ты­ра­та џђм:

— Бу ке­шелђ­ре­гез­не њзе­гез алып кай­тып китђ­сез­ме, ђллђ ми­ли­ция ча­кыр­тыйм­мы?— ди.

Ун ми­нут­тан мљ­дир ки­леп тђ ќитђ. “А­рыс­лан сљ­те” тђэ­си­реннђн ай­ный тљшкђн те­ге ун­лап ба­тыр йљрђк­не вђ­кил шун­да ра­йон мђ­га­риф бњ­ле­ге мљ­ди­ре ар­тын­нан, би­ча­ра њрдђк бђбкђлђ­редђй те­зеп ияр­теп, килгђн юл­ла­рын­нан кай­та­рып ќибђрђ.

Те­ге­ләр ат­лый-ат­лый бо­лай дип әй­тә­ләр икән:

— Ка­ра ни­чек баюы җит­кән, риш­вәт­тән дә баш чөя бит! Әл­лә сы­ер би­рү ге­нә аз­мы, дөя со­рый­мы?

 

АСЫ­ЛЫЋ АЛ­МАЗ БУЛ­МА­СА

Хик­ђят

 

Ке­ше­нећ ма­тур­лы­гы нђрсђдђн гый­барђт? Ђлбђттђ йљ­зе, буй-сы­ны, чђчлђ­ре белђн бђй­ле. Кот­сыз ке­ше­не: “Ка­ра, нин­ди чибђр!”— дип ба­ры тик мыс­кыл­лау­дан гы­на ђйтђлђр. Фђлсђфђ иялђ­ре, хикмђт­ле сњз бу­ла­рак:

— Ке­ше­нећ ма­тур­лы­гы аныћ эч­ке дљнь­я­сы як­ты­лы­гы­на бђй­ле!— дилђр, мо­ныћ дђ­ли­ленђ тат­лы теллђ­рен са­рыф итђлђр.

Бо­лай да бил­ге­ле бит ин­де: ах­мак ке­ше џич­ни­чек ма­тур то­е­ла ал­мый. Чибђр­лек ул эчећђ-ты­шы­ћа, дигђндђй, џђммђ сый­фат­ла­ры­ћа бђй­ле.

Бер­ва­кыт шу­шы ту­ры­да сњз чык­кан иде, мин:

— Ке­шедђ та­би­гый ма­тур­лык­ны књзгђ књ­ре­нер мђртђбђгђ ќит­керњ љчен гый­лем дић­ге­зенђ чу­мып, шун­да саф­ла­нып чы­гу за­рур, бљ­тенлђй дђ нур­ла­нып китђ­сећ,— ди­дем,— ягъ­ни мђсђлђн, ал­маз­ныћ брил­ли­ант­ка ђве­рел­ње ке­бегрђк.

Яным­да­гы­лар њзлђ­ре дђ тљр­ле ми­сал­лар ки­терђ баш­ла­ды­лар. Ђм­ма:

— Ђм­ма брил­ли­ант­ка ђве­релњ љчен асы­лыћ ал­маз бу­лу за­рур!— ди­дем.

05.05.06.

 

ТОР­МЫШ­ТА ЊЗЕЋ­НЕ ТА­БУ

Хи­кә­ят

 

Хђй­ран итђ идем, тук­та­дым. Нђрсђгђ исем китђргђ ти­еш ђле? Дљнь­я­да џђр­кем­нећ њз уры­ны, дилђр­ме? Ђ кем ђле њзенђ атал­ган ул урын белђн ге­нә ри­за бул­сын? Юк шул, баш­ка­ны­кы кы­зык­ты­ра! Ђ ни­чек ке­ше­не њз уры­нын бе­лергђ љйрђ­тергђ? Бђл­ки ке­ше­лек кай­чан да бул­са бу мђсьђлђ­не ал­га ку­еп эш итђ баш­лар?

За­ма­на — кљл­ке. Мин — аныћ берђм­ле­ге генђ. Кљлгђн-ела­ган белђн эш бет­ми. Џђр нђрсђ­нећ сђбђ­бе бул­ган ке­бек, аныћ нђ­тиќђ­се дђ бар. Хак­сыз­лык­ныћ нђ­тиќђ­се — тђ­муг. Хљ­кем­сез гамђл бу­ла ал­мый. Нин­ди генђ ке­ше тњ­гел­сећ, гамђ­лећђ хљ­кем бар. Адђм ба­ла­сы њз хљ­ке­ме белђн гамђ­лен баш­лый, баш­ка­лар­ныћ хљ­ке­ме белђн тђ­мам­лый.

Џђм менђ мин беркљн­не бу фђлсђфђлђр­нећ џђммђ­се дђ чњп икђн­ле­ген књр­дем. Хђй­ран ит­тем. Ђйт­тем:

— Бу дљнь­я­ныћ асы­лы “как­ма ке­ше кап­ка­сын, њз кап­каћ­ны ка­гар­лар”­дан гый­барђт икђн шул!

Ин­де ничђ ел “ке­ше кап­ка­сы”­на бар­мак та чирткђ­нем юк. Ђм­ма ты­ныч­лык­та да кал­дыр­ган­на­ры бул­ма­ды. Ђйт­тем:

— Бу дљнь­я­ныћ асы­лы таш икђн,— ди­дем.

— Нидђн бо­лай ђйтђ­сез?— ди­делђр.

— Гый­барђлђрдђн чы­гып,— ди­дем,— “фђлсђфђ та­шы”, “а­кыл та­шы”, ни­гез та­шы” ке­бек сњзлђр белђн сљйлђш­ми­без­ме­ни?

Ђм­ма ышан­ма­ды­лар:

— Сез ша­яр­та­сыз!— ди­делђр.

Кы­ен бу­лып кит­те. Ђй­тергђ мђќбњр бул­дым:

— Ђйе, сез хак­лы,— ди­дем.— Таш бђ­гырь­ле ке­шелђр дљнь­я­да яши белђ икђн!

— Алар бит тор­мыш­ныћ, яш­ђеш­нећ ни­ге­зе тњ­гел. Бђл­ки сез таш ке­бек нык­лы на­мус­лы ке­шелђр бу­лу ар­ка­сын­да гы­на бу дљнь­я­ны бар дип ђй­тергђ телђгђн­сез­дер?— ди­де­ләр.

Мин шун­да гы­на њзем­нећ ах­мак бу­лу­ым­ны аћ­ла­дым.

— Бу дљнь­я­ныћ асы­лы на­мус икђн,— ди­дем.

Шу­лай яшђњ­не гадђ­тем ит­тем. Ми­ћа ка­ра­та ке­шелђр­нећ мљнђсђбђ­те њзгђр­де. Яш­ђештђ њз уры­ным­ны тап­кан ке­бек бул­дым. Ин­де бел­дем: ке­ше­нећ дљнь­я­да чын уры­ны на­му­сы­на бђй­ле икђн. Ђйт­тем:

— На­мус џђрнђрсђ­нећ ни­ге­зе! Ан­нан баш­ка яшђњ мљм­кин тњ­гел!

Июнь, 2006.

 

ЮАШ ИКЂ­НЕМ­НЕ БЕЛЂЛЂР

Хик­ђят

 

Кер књтђрмђгђн књ­ћел белђн дљнь­я­да яшђ­ве авыр шул ул. Юк­тан гы­на да йђ ка­бы­нып китђ­сећ, яисђ то­ман эчендђ ка­ла­сыћ, гњя­ки олы тау­лар њзлђ­ре­нећ таш­ла­ры-кы­я­ла­ры белђн љс­тећђ ишелгђн ке­бек бу­ла­лар. Ни­чек њзећ­не нык­лы, ка­ты адђм хђ­ленђ ки­те­рергђ соћ?

Те­ле­фон­нан шал­ты­рат­ты­лар. Љйдђ идем. Сњз­не ко­ры гы­на то­тып сљйлђш­тем. Шал­ты­рат­кан әфән­де га­лим-го­ламђ ке­ше­ләр­дән иде. Ан­нан ях­шы­лык књрмђсђм дђ, элеклђр­не њзлђ­ренђ ярдђмнђ­рем тия тор­ган иде.

Бер го­зерлђ­ре бар икђн. Кы­зы бик чибђр, ди. Ме­дальгђ бар­ган, ђм­ма бердђм дђњлђт им­ти­хан­на­рын­да хи­ми­ядђн “љч­ле” бил­ге­се алып куй­ган. Шу­ны сту­дент итњ эшенђ ке­решкђннђр. Ми­нем кирђ­гем чык­кан.

Кићђшлђ­рем­не тљгђл, ачык аћ­ла­еш­лы итеп ђй­теп бир­дем. Алар та­гын да бер-ике га­лим белђн фи­керлђ­шергђ итеп, шу­лар­ныћ те­ле­фон но­мер­ла­рын со­ра­ды­лар. Миндђ те­ле­фон но­мер­ла­ры юк икән­ле­ген ђйт­тем. Шун­да алар, тә­мам хәй­ран­га кал­ды­рып:

— Ђллђ нђрсђ бул­ган ђле сез­нећ белђн. Те­ле­фон­на­ры белђн дђ ярдђм итмђ­де­гез!— ди­делђр.

Сљйлђшњ љзел­де. Те­ле­фон­ныћ љзек-љзек та­вы­шы тђэ­си­рендђ уй­лап куй­дым:

— Књ­ћел, ва­тыл­ма­саћ ярый да! Әм­ма биг­рәк юка пы­я­ла ке­бек шул син!

 

СЉЛЂЙ­МАН ЙЉ­ЗЕ­ГЕНЂ ЯЗЫ­ЛЫР­ЛЫК СЊЗЛЂР КЕ­БЕК

Хи­кә­ят

 

Та­тар: “Бар да њтђ” дип языл­ган Сљлђй­ман йљ­зе­генђ”,— дип ќыр­лый. Хђе­ре белђн њт­сен. Ан­нан да ях­шы­сы юк. Ђм­ма кай­ва­кыт­та кай­гы­сы-хђсрђ­те яисђ юлђр­лек белђн сље­неч-шук­лык њтеп китђ ал­мый­ча тил­мертђлђр. Бу ин­де яшђњ тњ­гел. Яшђњ ул — њткђ­нећ ях­шы ха­тирђ бу­лып кай­ту­ын­да, килђчђк­нећ љмет­ле бу­лу­ын­да, бњ­ген­ге­нећ ча­ма­лы гамђ­лендђ!

— Менђ шул ча­ма хи­сен узу яки ча­ма­га ча­ма­ны ќит­керђ ал­мау ха­рап итђ дђ ин­де без­не!

— Исђ­бећдђ канђ­гать!— ди­дем мин дђ, ђткђй­нећ њгет-нђ­сыйхђтлђ­ренђ кар­шы.

Аныћ кинђттђн авы­рый баш­ла­ган ел­ла­ры иде. Књ­зендђ­ге кай­гы­лы яшь бљр­теклђ­рен кулъя­у­лы­гы­на сљр­теп ал­ды. Ак­сыл­лан­ган чђчлђ­ренђ кадђр тирлђп чык­кан иделђр. Мин љйгђн печђн ар­тын­нан ќы­еш­тыр­га­лап йљрњ­че сђнђ­генђ та­ян­ган хђ­лендђ авыр су­лыш ал­ды.

— Исђп — њзенђ, канђ­гать — њзенђ!— ди­де ул. Мин дђ ри­за бу­лып, баш­ка сњз ђйтмђ­дем.

Менђ хђ­зер ял­гы­зым Идел ярын­да ба­сып то­рам. Го­мер њткђн дђ киткђн, исђп њз ќа­е­на кал­ган, ђ канђ­гатькђ ире­шелмђгђн.

 

ХУ­ЌА­ЛАР ЏЂМ БЕЗ

Хик­ђят

 

— Ху­ќа­лар ах­мак бул­са­лар да, алар­га буй­сы­ныр­га­мы?— дип со­ра­ды­лар миннђн дус­ла­рым, бер ђћгђмђ ва­кы­тын­да мђзђклђр сљйлђ­шеп кљ­лешкђндђ.

— Џич­шик­сез!— дигђн ќа­ва­бым­ны ишеткђч, тђ­мам ап­ты­раш­та кал­ды­лар.

— Югыйсђ алар сезгђ зы­ян эшлђп ку­ю­ла­ры бар,— ди­дем, бо­лар­ны ты­ныч­лан­ды­рып.— Ах­мак­лык џђм хай­ван­лык — бер-ту­ма агай-эне ке­бек бит алар, џа­ман да бергђ, кул­га-кул то­ты­шып йљ­рилђр. Ху­ќа­лар­ныћ зы­ян итњлђ­рен бер дђ кљ­теп то­ра­сы тњ­гел. Алар аны џђр­да­им баш­ка­ру­ла­рын­да, тик без генђ, кол­ла­ры, тљзђ­теп љл­герђ­без.

— Нишлђп мин кол бу­лыйм!— ди­де ара­дан бер­се.

— Ђйе, сез­нећ кол тњ­гел икә­не­гез белђн мећ кат ки­лешђм,— ди­дем мин аћа.— Њзе­нећ кол бу­лу­ын белмђњ­че кол — кол дђрђќђ­сенђ књтђ­релђ алу­дан да мђхрњм!

Бу сњзлђ­ремнђн џђммђ­се бердђм кљ­леш­телђр, ђм­ма елар­га кирђк иде.

30.09.06.

 

ЖУР­НАЛ ӨЧЕН ХИ­КӘЯ

Хи­кә­ят

 

Са­ти­ра жур­на­лы­на хи­кәя ки­тер­дем.

— Озын,— ди­де­ләр.— Кыс­ка­сы юк­мы? Ун җөм­лә­дән дә арт­ма­сын!

Кыс­кар­тып ки­тер­дем. Алар­ча бул­сын, ди­дем. Хәт­та си­гез ге­нә җөм­лә­гә кал­дыр­дым.

Сө­ен­де­ләр. Әм­ма:

— Бер җөм­лә­гә ге­нә кал­ды­рып бул­мый­мы?— ди­де­ләр.

— Бу­ла тор­ган­дыр,— ди­дем.

— Без кыс­ка яз­ма­лар­ны яра­та­быз,— ди­де­ләр.

Алар­ча эш­лә­дем. Бер җөм­лә­гә ге­нә кал­дыр­дым. Мо­ны­сын да ар­тык­ка са­на­мас­лар­мы дип кур­кып кы­на ки­тер­дем.

— Ме­нә бит, бул­дыр­ган­сыз,— ди­де­ләр.

Нин­ди шай­та­ным ко­тырт­кан­дыр, бел­мим:

— Әле бер сүз­гә ге­нә дә кал­ды­ра алам,— ди­дем.

— Юк ин­де,— ди­де­ләр.— Сез нәр­сә, без сүз­лек чы­гар­мый­быз бит, са­ти­ра жур­на­лы на­шир итә­без.

06.06.08.

 

ХӘ­ЕР ҺӘМ ХӘ­ЕР­ЧЕ

Хи­кә­ят

 

Дөнь­я­да мин бө­ек га­дел­сез­лек­нең ша­һи­ты бул­дым: зат­лы тун­нар­га тө­ре­неп утыр­ган те­лән­че­гә фә­кыйрь өс-баш­лы әби­ләр (һәм шун­дый ук яшь­ләр дә) хә­ер бир­де­ләр. Че­гән алар­га та­тар­ча:

— Хә­ер­ле юл!— дип те­лә кал­ды.

Мин дә бир­дем.

Сал­ган хә­е­рем ара­сын­да вак ак­ча­лар да бар иде.

Ки­теп бар­га­ным­да че­гән ха­ты­ны­ның вак ак­ча­лар­ны чүп уры­ны­на чит­кә таш­ла­га­ны та­вы­шын ишет­тем. Алар шал­ты­рап һәм чел­те­рәп боз­лы сал­кын таш­ка тә­гә­рә­де­ләр.

Үзем ба­ра то­рам, үзем уй­га би­рел­дем:

— Ал­ла­һы тә­га­лә, Син һич­ни­гә мох­таҗ тү­гел­сең! Без­нең “Ал­ла­һы тә­га­лә ка­бул ит­сен” дип чын кү­ңел­дән ина­нып хә­ер би­рү­е­без Си­не ким­сет­ми­ме?

15.03.08.

 

ХӘЙ­ЛӘ­ЛЕ АДӘМ

Хи­кә­ят

 

Тун тек­те­рер­гә ти­ре­се ях­шы дип, бер адәм төл­ке юлы­на кап­кын сал­ган. Әм­ма эләк­те­рә ал­ма­ган. Эшен тәкъ­дир­гә сыл­та­ган:

— Хо­дай ми­ңа ка­е­ры тун­нан гы­на йө­рер­гә куш­кан икән, төл­ке тун на­сыйп ит­мә­гән!— ди­гән.

2009.

КА­НАТ­ЛЫ ЗАТ­ЛАР

Хи­кә­ят

 

Бе­рәү мун­ча се­бер­ке­лә­рен­нән ка­нат­лар ясап, ар­ка­сы­на та­гып, шу­лар­ны җил­пи-җил­пи очып ба­ра икән, аның юлы­на үз ка­нат­ла­рын­да очып ки­лү­че ала­ша ту­ры кил­гән. Әм­ма ыр­жый-ыр­жый кө­лә икән бах­бай.

— И хә­сис,— ди­гән те­ге адәм,— Хо­дай бир­гән ка­нат бе­лән аны кем дә оча, ә син үзең ясап очып ка­ра!

 

КӘ­ҖӘ­НЕҢ ХӘЙ­РАН­ЛЫ­ГЫ

Хи­кә­ят

Кә­бес­тә кор­ты­на хәй­ран ит­кән бер кә­җә:

— Ми­нем аш­ка төш­мә­сәң, эшең бет­кән иде­ме?— ди­гән.

 

 

БАЙ­ЛЫК СӘ­БӘ­БЕ

Хи­кә­ят

 

— Бай­лар­ның юмарт­лы­гын­да бе­рәр төр­ле хәй­лә бар­мы? — дип со­ра­ган­нар Ка­зый Яхъ­я­дан.

Ул җи­ңел ге­нә җа­вап бир­гән:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных