ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 53 страница— Менә-менә, шагыйрьләрнең бөеклеген дә таныйсыз икән бит! Галим тыныч кына бу юлы да күңел рәхәтлеге белән елмайган һәм: — Мин әле үземнең хаталы фикердә булуымны да яхшы танырлык хәлдәмен!— дигән.
ГАЛИМЛЕК ТИРӘНЛЕГЕ Хикәят
Галимлекнең тирәнлеге гыйлемнәрне күп итеп җыюда һәм шул гыйлемнәрнең сандыгы саналуда түгел, бәлки халыкка файдалы һәм кирәкле белемнәр иясе булуда. Әмма берәүләр хакыйкатьне ачыклау аша гыйлемнәр тудыралар, икенчеләр ул фәннәрне халыкка файдалы итеп әверелдерәләр. Беренчеләре юк икән, икенчеләре дә була алмый. Хәер моны гына белмәгән һәм танымаган кеше юктыр ул. Ә менә мин бер затлы әфәндене белә идем. Ул һәрвакыт туры сүзле, ачык акыллы, күңел күзе якты күрүче кешеләрдән саналды. Әйтәләр бит, бәхетеңне сыер сөзсә, диләр, яраны бәйләп куйгандагыча итеп кенә төзәтеп булмый. Бу әфәндегә дә тормышта юл бирмәделәр, көнчелекле дошманнары да күбәйде. Мин аннан: — Нигә шул өчле-тугызлыларга ирек куясыз, аларны бераз тәнкыйть итмисез?— дидем. Ул елмайды гына. Гүяки шунда: “Акыл өйрәткәнче, үзегез үрнәк күрсәтсәгез иде!”— дия кебек иде. Әмма юк икән. Ул миңа болай диде: — Без барыбыз да Аллаһы тәгалә бәндәләре. Һәркайсыбызга ул үз өлешен, ризыгын биргән. Әгәр дә башкаларның хаталарын ачып аңлатып йөрсәм, алар оятлы булырлар, авызларын ризыкларыннан өзәрмен дип куркам! Бу сүзләре мине хәйран иттеләр.
СУКЫРЛЫК ГАЛӘМӘТЛӘРЕ Хикәят
Әдәби әсәрнең эчтәлеген без күп очракта үзебезгә кирәкчә аңлыйбыз. Бүген укыганда андагы бер төрле фикерләргә игътибар итсәк, иртәгә, мәсәлән, кабат укысак, яңача, башка мәсьәләләрнең дә шактый калку булуын ачыклап, бөтенләй башкача кабул итәбез кебек. Әйе, без күп очракта Әбул-Мәҗит Сәнаиның “Сукырлар һәм фил” мәснәвиендәге кебек, әсәрнең кайсы җиренә күңел кулыбыз тиеп китсә, шул урынга бәйле фикер йөртәбез. Шулай итеп филебез, нәкъ Сәнаидагыча, әле келәм, әле торба, әле багана булып күзаллана. Димәк без кемнәр инде? Әйе, сукырлар! Күзаллау үзе генә берничек тә хакыйкатьне туры тануга китерми, ул хәтта хаталандыруга гына сәләтле. Хакыйкатьне таный белмәвебез аркасында без бары тик саташулы фикер бишегендә генә кала бирәбез... Шушы рәвешле озын һәм озак сөйләшү дәвам итеп, мәҗлестәге кайбер тыңлаучыларның итагать белән акрынлап йокыга китә баруларын күреп, җитмәсә сүзләрдә хаталану барлыгын тоеп, аптырашта ук калдым. Фикер кайнарлыгын тоткан кешеләрне бүлдерүе ничектер кыенрак иде. Форсат килгәч әйттем: — Юк, җәмәгать, күзаллау булган җирдә танып-белү, хакыйкатькә ирешү бар, әгәр дә күңел күзебез ачык күрсә, акны кара белән бутамаса билгеле...— дидем. Бу сүзләрем халыкны тәмам йокыга бирелдерде. Үземнең дә авыз ачылгалап, буыннарны таратыр өчен киерелгәләп куйдым һәм: — Әллә нигә көне авыр, сөякләрне җебетә,— диярәк әйтеп тә салдым. Мәҗлес рәхәтләнеп бер гырылдап җавап бирде.
ТӘРӘЗӘ ТӨБЕНДӘ ГӨЛ Хикәят
Күңелең яхшы һәм яхшылыклы булса, сине беркайчан да ямьсез кеше дип әйтмәсләр. Әмма йөзең чибәр булса да, күңелең яманлык белән тулы икән, сине һич тә гөл белән чагыштырмаслар... Шул турыда фикер йөртеп әйткән идем, миннән: — Ә гөлнең җаны бармыни?— дип сорадылар. Кешеләрне кыен хәлдә калдырырга тырышу наданлык билгесе түгел, анысы. — Гөлнең тыны — аның хуш исле булуы!— дип җавап бирдем, борынгы төрки бабаларыбызда “тын” сүзенең хәзерге безнең “җан”сүзенә адекват-туры килүен күздә тотып.— Хакыйкатьтә чәчәкләрнең бернинди матурлыгы юк, әгәр дә исләре белән һушларыбызны алмасалар! Әйттем әйтүен, әмма телемне тешләргә мәҗбүр идем. Чәчәкләрнең төсләре дә, формалары да могҗизадай булганнары юкмыни? Аларның балкышы да, сурәтләре дә, исләре дә безне хәйран итмиләрмени? Мин китапханәбезнең уку залында идем. Уйларым тыгызланудан тәмам арып, аларны гүяки таратып җибәрергә теләгәндәй, киң һәм олы тәрәзә янына килеп, чиксез иркен күккә төбәлдем. Шунда мизгел эчендә бөтен нәрсәне оныттым да куйдым. Күземә дөнья йөзенең төсләре ачык күренә башладылар. Тәрәзә төбендә бик матур чәчәкле гөл үсеп утыра иде. Исемен белмим. Әмма аның чәчәкләре көймәдә йөзеп барган чибәр кызны хәтерләтә иделәр. Сабырсызланып аларны иснәдем. Ә тыннары юк иде.
СҮЗЕМ ЮК Хикәят
Һәркем үзенчә күрә, үзенчә аңлый, үзенчә ишетә, үзенчә сөйли. Имеш, кылый күзлеләр берне ике итеп күрә. Бер шундый кешедән сораганнар, дөресме бу сүз дип. Ул әйткән: “Сез нәрсә, мин дә бит сезнең кебек үк күктә ике айны күрәм, дүртне түгел!”— дигән. Бу кыйссаны XII йөз башы сәлҗүк акыл иясе Әбул-Мәҗит Сәнаидан укыган идем. “Шулай шул!”— дип сөенеп куйдым. Хикмәт шунда, берара вакыт миңа бер мәгънәсез хуҗаның кул астында тәкъдирем кушуы буенча эшләргә туры килде. Хәер, эшләү дип инде, минем бурыч — җыелышларга вакытында килү, фикер алышканда катнашу һәм киңәшләр бирүдән генә гыйбарәт иде. Акчасыз эш. Бу иҗтимагый тәртиптә эшләп килүче оешма үзенә үзе эш уйлап чыгара һәм шуларны башкарган булып яши иде, бичаракаем. Мин анда озак җәфаланмадым. Киттем. Ә берникадәр вакытлар үткәч, шушы ук хуҗабыз инде, башка эш урынымда башлык булып килде. Ул кешегә карата бернинди үпкәм дә, тискәре карашым да юк иде. Әмма ул беренче көненнән мине кага, кысрыклый һәм җәфалый, хәтта җәзалый ук башлады. Бу хәлгә бик аптырый торган идем. Миңа искедән яхшы танышым очрап, хәлне аңлатып биреп: “Синең турыда ул “элекке урынымда тынычлап эшләргә бирмәде, каныма гел тоз салып кына утыра иде” дип ничә тапкыр әйткәне бар иде!”— диде. Мин аптырап калдым. “Аңа ул вакытларда мөмкин кадәр яхшылыклы һәм игелекле киңәшләр бирәм дип уйлый идем үземне” диярәк хәтерем тагын да бозылып алды. “Менә бит ничек!” Тормышка, дөнья йөзенә, кешеләргә хәйран итүдән ары башка төрле гамәлем калмады бугай хәзер.
АВЫЛ МӘКТӘБЕ СЕРЛӘРЕ Хикәят
Хәтерлим... Ул вакытларда син дүрт яшьләреңдә идең, диләр. Исемдә, мәктәп янына килгән идем. Бер төркем малайлар туп тибәләр. Ул да түгел, кайсы-кая качып та беттеләр. Үзем генә торып калдым. Мәктәп директоры Зиннуров абый килә икән. — Нишләп торасың?— диде. Исәнләштем. Кәефе куш булды. — Әллә мәктәпкә килдең?— диде. — Килгән идем дә, кертмиләр шул,— дидем. — Әйдә, кертәм. Кем кушты дисәләр, директорның рөхсәте белән диярсең! Килештем. Әлегә мәктәп тәртипләрен белми идем. Бер класска барып кердем. Укучылар мисал чишеп утыралар, “А”га “В”ны кушкач ничек була дип. Апамнан дәрес хәзерләгәнендә ишеткәнем бир иде: “а”га “в”ны кушсаң, “а” кушылган “в” була дип. Әйттем дә бирдем. Укытучы абый куып чыгарды. Аннары башка класска кердем. Анда укып утыра иделәр. Бер укучы: — “А”- “в”- “а”...— дип кабатлый. Авазларны бергә җыйдырырга телиләр, кушып җибәрә алмый. Әйттем дә бирдем: — “Ава”. Мине бу дәрестән укытучы апа да куып чыгарды. Мәктәпкә күңелсез икәнлеген аңлап, өйгә кайта киттем. Тагын Зиннуров абый очрады да: — Булды дамыни?— дип сорады. — Әйе,— дидем, мәктәп ягына төртеп күрсәтеп һәм авыр сулыш алып,— мондагы наданнар “А”га “В”ны куша алмыйча утыралар, ә бу класстагылар — “ава” алмыйча! Әйттем һәм кайтып киттем. Шул көннән мәктәп директорыбызның теленә “агабы наданнары” һәм “авалмаган класс” дигән сүзләр кереп калган, диләр. Мәктәптә линейка башланды исә: — Кая әле безнең “агабы наданнары”, кая әле безнең “авалмаган класс”?— дип әйтә торган булган. 27.10.2009
МӘХӘББӘТ КӨЧЕ Хикәят
Гомер иткәндә яшең дә арта гына бара ул. Хәер, хикмәт анда түгел. Башкада. Кырыктан узып, иллегә якынаеп килгән көннәремнең берсе иде. Йөзе белән тулган айның яктысы, акылы белән челтер чишмә кебек саф, буй-сын белән каен агачы кебек зифа бер ханымга туры килеп, сәламен алганнан соң, үссенеп китеп, Казан шәһәренең иң матур урамында очраштык. Ул миңа “Зөләйха кыйссасы”н сөйләде һәм Йосыфның чибәрлегенә кыяфәтемне тиңләп тел сандугачын сайратып алды. Гашыйк икәнлеген аңларга тиеш идем. Шунда бер танышымның узып баруын күрдем дә, аны мактап: — Менә ул чибәр, менә ул акыллы ичмасам!— дидем. Танышымны туктатып, хәл-әхвәлен сораштым. Аннары аңа юлын дәвам итәргә бирдем. Ә ханымнан: — Нигә аңа күтәрелеп тә карамадыгыз? Күркәм, акыллы ир кешеләр нинди булуын күреп калган булыр идегез!— дидем. Сүзләремнең уңышлы булып чыкмавын аңлап алуымнан да авыры юк иде. Ханым алдында мин берьюлы ахмак та, ямьсез дә булып күренү бәхетенә ирештем инде, анысы. Әмма ул: — И мактаулы ир, и якты кояшым, син үзеңне миннән әллә нинди хәйлә болытларына качырып, болай да телгәләнгән җанымны газаплама инде!— диде. Мин аһ иттем һәм егылып киткәндәй булдым.
ЧЫН ГАШЫЙК КЫЙССАСЫ Хикәят
Күптәнрәк булды бу хәл. Бер туташның миңа гашыйк икәнлеген әйттеләр. Үзегез дә беләсез, әгәр дә җилкәңә кемнеңдер мәхәббәтен салсаң, ул күтәрә алмаслык йөккә әверелә. Мондый туташтан башаяк качуың хәерле. Әмма барып кына чыкмый бит. Бер генә төрле хәйлә белән дә читкә кагып булмый үзен. Кала бу юл — ахмакка сабышырга! Ә чибәр кешеләр ахмак адәмнәрне сөймиләр, андый кешеләрдән тәмам чирканалар. Һәм менә мин аңа бер кызны күрүем һәм дә шул кызга чиксез гашыйк булуым хакында олы сер итеп сөйләдем. Әлбәттә бу риваятем чын мәгънәсендә әкият иде. Туташ миннән: — Ул бәхетле кызның исеме ничек?— дип сорады. Мин аңа: — Белмим, сорарга кыймадым!— дип җавап бирдем. — Сурәте ничек иде?— дип кызыксынды. Йөземә саргаю кыяфәтләре чыгарып, ул кызның чәчләрен, буен-сынын, йөзен-гүзәллеген — һәммәсен-һәммәсен хыялым мөмкинлек биргәнчә итеп тасвирлап бирдем... Туташның рәттән берничә көннәр югалып торуы мине бәхеткә күмде. “Менә бит,— дидем сөенеп,— ахмаклыкның ятсындыруда файдасы ничек зур!” Ә берничә көн үтте дигәнемдә, теге мин тасвир иткән хыялый гүзәлкәй белән миңа гашыйк кызның бергә бүлмәмә килеп керүләреннән тәгәрәп китә яздым. Телемдә бу сүзләр тибрәнде: — Болай да була икән дөньяда!
ОЗЫН ГОМЕРЛЕЛӘР Хикәят
— Кыяфәт сараебыз никадәр генә гүзәл булмасын, әгәр аның хуҗасы сыйфатында яшәүче үзебез мескен һәм затсыз икәнбез, безне мактап һәм сокланып телгә алырлармы?— дип сорадым укучыларымнан, сүзләрем белән ризалашасыларын алдан ук чамалап. — Әлбәттә юк!— диделәр алар. — Әмма көннәрдән-беркөнне без шул ук кыяфәт сараебызның җимерелә баруын күреп шаклар катабыз. Тугыз йөз илле ел яшәп, туфан суыннан да имин чыккан Нух пәйгамбәр, үлем килгәч, әле кичә генә туган идем бит дип әйткән, имеш. Кыяфәт сарабыз җимерелгәч, хәтта фәкыйрь җаныбыз да үзенең заты артуга соклана башлый һәм тизрәк тәнебездән чыгып качарга омтыла,— дидем, үземне бик тә акыллы кешегә санап. Шул вакыт лекциям бүлмәсенә чирканчык шадра йөзле, шакшы күсе кыяфәтле бер адәм килеп керде. Аптырап карап торды. Мин ул адәмне белә һәм сөйми идем. Укучыларым аның белән аякка басып исәнләштеләр. Адәм, гафу үтенеп, ялгыш керүен әйтеп чыгып китте. Мин: — Кайда калган идек әле?— дип сорадым, әдәби геройга характеристика бирү мәсьләсен дәвам иттерергә теләп. Әмма укучыларым шундый итеп әйтеп куйдылар, хәтта тыным кысылырга мәҗбүр булды. — Абзар һәм чучка мәсьәләсендә!— диделәр алар.
ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ӨМЕТЕ Хикәят
Кешеләр үзләрен һәм һичшиксез бары тик үзләрен генә хаклы рәвештә бик тә акыллыга саныйлар. Бу хәл мине сөендерә, зур соклану белән бергә күңелемдә чиксез дулкынлану хисләрен дә уята. Бигрәк тә шундый заттагы укучыларга туры килсәм, бәхет хисем артканнан-арта. Шулай дәресләремнең берсендә Әбул-Мәҗит Сәнаиның бер кыйссасын сөйләдем. Ул кыскача моннан гыйбарәт иде: “Өч мөселман сугышта әсир төшәләр. Кәферләрнең хөкемдары аларга мондый хөкем чыгара: — Кайсыгыз иманнан ваз кичсә, диненнән язса, аның гомерен саклап калам! Юк икән, башын чабам!— ди. Шунда әсирләрнең берсе үз иптәшләренә әйтә: — Мин гомерем буенча мулла һәм шәригать белгече булдым! Казый-судья дәрәҗәсенә җиттем. Әгәр дә кемнедер көчләп шәригатькә каршы гамәл кылдыралар икән, ул кешенең гаебе юк! Мин иманнан мәҗбүри кичәм, димәк Аллаһы тәгалә мине ярлыкар!— ди, үзенә һәм сүзенә зур ышаныч белән. Әсирләрнең икенчесе исә: — Мин Мөхәммәд пәйгамбәребезнең һәм Гали сәхабәнең нәселеннән. Пәйгамбәребез, аңа Аллаһы тәгаләнең рәхмәте яусын, кызы Фатыймага әйткән, Кыямәт көнендә, дигән, балаларым-оныкларымны Аллаһы тәгалә минем нәселемнән булганлыклары өчен гөнаһларыннан ярлыкар, аларны уттан коткаруын теләп үзем сорармын, хәлемә керер, дигән. Шулай булгач, мине Пәйгамбәребез тәмуг газабыннан коткарыр, җәннәтле итәр, минем өчен үзе ярлыкау сорар!— дип, шулай ук иманыннан язарга була. Бары тик өченчесе генә: — Мин гомерем буе карак булдым, хаталы идем. Әмма үземә кирәкчә шәригать таләпләрен дә боргаларга өйрәнмәгән, аннары мине уттан коткаруны үтенеп килерлек, ярлыкавын сорарлык хөрмәт иясе дәрәҗәсен алган туганнарым да юк,— дигән.— Шулай булгач, миңа иманымнан баш тартырга ярамас. Бәлки иманыма тугрылыгым өчен Аллаһы тәгаләнең рәхмәтенә ирешә алырмын? Хөкемдар боларның теге иманнан ваз кичкән икесен зинданнан азат иткән, ә өченчесенең, иманга тугрылыклының, башын чаптырган”. Әйе, шунысын да искәртергә кирәктер, Сәнаи яшәгән XI–XII гасырларда “карак”, “юлбасар”, “угыры” кебек авыр сүзләрне төрки кавеме вәкилләренә карата әйтә торган булганнар. Бу кыйссада да автор үз чорының фикерләү һәм күзаллау кысаларыннан чыга алмаган, билгеле. Кыйссаны сөйләп бетергәч, сүземне озынга сузмыйча, шунда укучыларымнан сорадым: — Ничек уйлыйсыз, боларның өчесе арасында кайсысы җәннәткә лаек булды икән? — Әлбәттә өченчесе,— диде бер укучым.— Чөнки ул палач балтасы астында да курыкмаган, иманыннан ваз кичмәгән! Нәкъ безнең герой-шагыйребез Муса Җәлил кебек! Ә мин “әйе” дип тә, “юк” дип әйтергә дә ашыкмадым. — Әлбәттә икенчесе,— диде шунда башка бер укучым.— Гали сәхабә нәселеннән булган кешеләргә Аллаһы тәгаләдән алдан ук ярлыкау ирешелгән, аларны хөрмәт һәм мәртәбә көтә. Бу билгеле һәм ачык хәбәрләрдән санала. Әгәр дә нәселебездә бер изге кеше булган икән, без дә аңа карата кешеләрнең һәм Аллаһының рәхмәтенә бәйле хөрмәттә яшибез,— дип, кайнар-кайнар сүзләр әйтте. Аңа ияреп “әйе” дигәннәр дә табылдылар. — Алар барысы, өчесе дә җәннәтле!— диде тагын бер укучым. Инде мин дә: — Иманнарыннан ваз кичсәләр дәме?— дидем. — Әйе,— диде ул,— чөнки әнә беренчесе үк әйтә, әгәр үлем куркынычы алдында иманнан язгансың икән, җаныңны саклап калырга мөмкинлек булганда иманнан ваз кичәргә ярый ди шәригать... Аннары укучыларым һәммәсе дә, йөрәкләренә шом йөгерүдәнме, тынып калдылар. Сүз йомгагын мин әйтергә тиеш идем. Һәм болай дидем: — Адәмгә хас намус үлчәме белән караганда, аларның өчесе дә җәннәткә лаеклы түгел... Аллаһы тәгаләнең рәхмәте күзлегеннән бәяләгәндә, өчесенең дә җәннәтле булу өчен берәр таянычы бар!
ХАЛЫК РӘХМӘТЕ Хикәят
Халыкның каһәре төшә икән дип ишеткәнем бар иде. Хәер, рәхмәте дә шундый аның. Дүсем авылында элекләрне бер тырыш малай яши иде. Илдә социализмның соңгы еллары, әмма әлегә моны коммунистлар белмиләр һәм башлык буларак һәр урында тамыр җибәреп ныклы утыралар икән. Районнар белән дә компартиянең райком секретарьлары хөкемдарлык итәләр. Бүген-иртәгә коммунизм дигән өмет утравына да барып җитәргә мөмкиннәр. Ә теге тырыш малай кул арбасы “уфалла” белән болыннардан, урман-кыр тирәләреннән җәй буе печән чабып ташый да ташый, бердәнбер сыерларына ел саен шулай кышлык азык әзерләп куя икән. Дөрес, малайның абый-апалары, әти-әнисе дә бар. Әмма мондый тырыш малай аркасында аларның бәхете түгәрәк тә түгәрәк инде! Бервакыт бу тырыш малайны участок милиционеры лейтенант Зарипов дигән адәм, син бу печәнне колхоз басуыннан чаптың дип, ялган юл белән кулга ала, өстеннән беркетмә төзи һәм утыртып та куя. Әйе, ул вакытта да “эт — баш, сыер — аяк” кануны үз көчендә иде. Малайны, ничә көн кайтмагандыр инде, әти-әнисе кырлар-болыннарга эзләп чыгалар. Күреп калган кешеләрдәнме вакыйганы да белеп алалар. Малайның әнисе — атказанган колхозчы, эсселәтми-суытмый районга китә һәм беренче секретарьга барып керә, улының бәлагә таруы турында сөйләп бирә. Ул вакытта районда райком секретаре булып Вәлиев эшли икән. Прокурорга шалтырата, лейтенант Зариповны да чакырттыра. Беркетмәне укый. Малайга участок милиционеры бер арба печән чапканы өчен зур суммада штраф салган һәм хәтта милкен конфискацияләргә тәкъдим иткән. Вәлиев шунда сак кына сорый: — Улыгызның, апа, милке ниндирәк?— ди. — Ниндирәк дип, иптәш Вәлиев, ел саен бер чалбар, ике пар аяк киеме туздыра. Рәхмәт инде, килгәч-килгәч, өс-башына кибеттән кием дә сатып алыр идем. Бигрәк туздырып бетергән иде. Чыгарыгыз инде аны зинданнан!— дип үтенә ана кеше, һаман да сүзләрен бер генә җайга тотарга тырышып. Беренче секретарь Вәлиев уйлап-уйлап тора да: — Апа, улыгыз тырыш бала икән, пионерда тәрбия эшен җитәрлек алып бармаганнар, чарасы күрелер,— ди, аннары әмер бирә: — Прокурор, хәзер үк бу баланы төрмәдән чыгарыгыз! Әни кеше моңа чиксез куана һәм Вәливкә рәхмәтләрен мең тапкырлар әйтеп чыгып китә дә зиндан капкасына таба елый-елый йөгерә. Әмма бу вакытта шул ук Вәлиевнең теге участок милиционерының җилкәсенә суга-суга мактаганын белми дә кала. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|