Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 56 страница




Хә­зер ин­де чәр­кә­ләр­не “әй­дә шу­ның өчен” дип кү­тә­рер­гә ча­кы­ру­ның мәгъ­нә­се кал­ма­ды. Бәл­ки аның шу­лай дип әй­тә­се дә кил­гән­дер?

 

ЮНЬ­ЛЕ КЕ­ШЕ БЕ­ЛӘН­МЕ ДИ­ГӘН ИДЕМ

Хи­кә­ят

 

Ка­зан­ның зат­лы мәк­тәп­лә­ре­нең бер­се­нә сту­дент­лар­ны пе­да­го­гик прак­ти­ка уз­ды­ру өчен алып ки­лә­ләр. Алар­ны уку-укы­ту мө­ди­ре кар­шы ала. Ка­лын гы­на гәү­дә­ле, ел­ма­еп тор­ган бу ха­ным­ны сту­дент­лар үз­лә­ре­нең ме­то­ди­ка фә­нен­нән вуз­да укыт­кан до­цент апа­ла­ры­на оша­та­лар. Бу хак­та уку-укы­ту мө­ди­ре­нең үзе­нә дә яла­гай­лык йө­зен­нән әй­теп са­ла­лар. Шун­да ул ха­ным алар­га бо­лай дип бел­де­рә:

— Ә, ул до­цен­ты­гыз­га ох­ша­та­сыз­мы­ни?— ди.— Мин әле юнь­ле­рәк ке­ше бе­лән ча­гыш­ты­ра­сыз­мы, янә­шә ку­я­сыз­мы әл­лә дип сө­ен­гән идем.

03.12.2009.

 

ГА­ДЕЛ БУЛ­МА­ГАН КИ­ЛЕШ

Хи­кә­ят

 

Нәф­рәт ка­за­ну өчен күп ки­рәк­ме? Аның өчен га­дел­сез бу­лу­ың да җи­тә.

Шу­лай бер­за­ман үзен бик су­фи­лар­ча тот­кан адәм, ка­нә­гать ке­нә ел­ма­еп, Ка­зый Яхъ­я­га әй­тә икән:

— Ан­да, җән­нәт­тә, Хо­дай­ның рәх­мәт­лә­рен та­тый­сы­ла­ры­быз бар әле!— дип.

Әм­ма сү­зе­нә “ә­йе” дә, “юк” та җа­ва­бын ишет­мә­гән. Ул чы­гып кит­кәч, Ка­зый Яхъ­я­дан со­ра­ган­нар:

— Тәкъ­сир, ни­гә бер төр­ле дә җа­вап бир­мә­де­гез?— дип.

Ул шун­да гы­на әйт­кән:

— Адәм ба­ла­сы ни­ка­дәр ге­нә дин­дар­лык күр­сәт­мә­сен, әгәр дә га­дел ке­ше тү­гел икән, аңа­мы җән­нәт на­сыйп бу­лыр?

 

КҮ­ҢЕЛ­ЛЕ СӨЙ­ЛӘ­ШҮ­НЕ БО­ЗЫП

Хи­кә­ят

 

Әң­гә­мә эчен­дә ни­чек­тер на­мус ту­рын­да сүз чык­ты. Бә­хәс мәй­да­нын­да сүз­лә­рен шак­тый ярыш­тыр­ган­нан соң, дус­ла­рым арып тук­та­ган­дай бул­ды­лар. Бу хәл ми­ңа да фор­сат­ның ки­лүе бил­ге­се иде.

Әйт­тем:

— Сез дәү­ләт­тә, аның ил­гә, ха­лык­ка мө­нә­сә­бә­тен­дә, төр­ле дә­рә­җә чи­нов­ник­лар­ның эш-га­мәл­лә­рен­дә на­мус җи­тен­ке­рә­мәү ха­кын­да күп сүз­ләр сөй­лә­де­гез. Алар­ны хө­кү­мәт­не хәт­та на­мус­сыз­лык­та кыч­кыр­тып га­еп­лә­де­гез. Әм­ма шу­ны оныт­ты­гыз, XIX йөз­нең бө­ек фәл­сә­фә­че­се Ге­гель бо­лай ди­гән: “За­кон­нар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак на­мус дәү­ләт­тә хо­кук­сыз”,— ди­гән, ягъ­ни хө­кү­мәт-дәү­ләт ка­нун­нар яр­дә­мен­дә ха­лык бе­лән ида­рә итә, на­мус яр­дә­мен­дә тү­гел,— ди­дем.

Дус­ла­рым ап­ты­раш­та кал­ды­лар. Мин сүз­лә­рем­не дә­вам итәр­гә, хәт­та ачык­лап дә­лил­ләр­гә ти­еш идем. Юк­са хә­зер ах­мак­ка чы­га­рыр­га гы­на то­ра­лар.

— На­мус тө­шен­чә­се, аның зур­лы­гы, чик­лә­ре, йө­зе, буе-сы­ны, ди­гән­дәй, һәр­кай­сы­быз­да төр­ле­чә. Ул без­нең зы­я­лы­лык­ка, те­ге яки бу ке­ше ал­дын­да бу­рыч­лы бу­лу­ы­быз­га, кем­нәр­не­дер өнә­ве­без­гә, баш­ка­сы­на бәй­ле. На­мус ул әл­бәт­тә, ру­хи дөнья тө­шен­чә­се бу­лу­дан биг­рәк, ру­хи­лаш­ты­рыл­ган та­би­гый дөнья тө­шен­чә­се, ягъ­ни һәр­кем­нең үз кү­ңел дөнь­я­сы­на үл­чәп те­гел­гән күл­мәк сы­ман­рак нәр­сә ди­ик­ме? Аң­ла­та ал­ган­мын­дыр дип уй­лыйм: на­мус һәр­кем­дә үзен­чә. Һәм ме­нә шул чу­ар, төр­ле-төр­ле төс­мер­ле, аң­ла­шы­лу­чы, то­е­лу­чы на­мус яр­дә­мен­дә ил­не ида­рә итеп бул­мый. Шун­лык­тан иде­ал­га ом­ты­лыш бе­лән ха­рак­тер­лан­ган, әм­ма бү­ген­ге көн­нең мөм­кин­лек­лә­ре­нә үл­чәп ки­сел­гән-тө­зел­гән за­кон­нар ни­ге­зен­дә дәү­ләт-хө­кү­мәт эш итә. Мо­ны без “га­дел­лек” исе­ме бе­лән атый­быз!— ди­дем.

Шун­да дус­ла­рым шар­кыл­дап кө­леп җи­бәр­де­ләр һәм:

— Абау, про­фес­сор әфән­де, ту­лы бер лек­ция бул­ды бит бу!— ди­де­ләр.— Без­нең рә­хәт­лә­неп сөй­лә­шеп уты­ру­ны боз­ды­гыз тү­гел­ме?

 

БӘ­ХЕ­ТЕ­БЕЗ­ГӘ КАЙ­ТЫЙК

Хи­кә­ят

 

— Ил­не ида­рә итәр өчен ба­ры тик га­дел ка­нун­нар гы­на ки­рәк ди­ю­че­ләр бе­лән ки­ле­шеп бе­теп бул­мый. Әм­ма мон­да да бер­ни­ка­дәр хак­лык бар ке­бек. Мин бит за­кон­нар­ны бел­мим, сә­я­сәт­не сан­га сук­мыйм, шу­ның өчен дә чи­нов­ник та, бер­кем дә тү­гел­мен,— дип зар­лан­ды дус­тым.

— Ә сез дәү­ләт чи­нов­ник­ла­ры, ми­нистр­лар ил за­кон­на­рын бе­лә­ләр һәм сан­га су­га­лар дип уй­лый­сыз­мы? Бик ка­ты ял­гы­ша­сыз!— ди­дем мин аңа, фи­кер­лә­ре­нә кис­те­реп кар­шы тө­шеп.

Ул ап­ты­раш­та кал­ды. Фи­кер­лә­рен­дә ада­шуы кү­ре­неп һәм аң­ла­шы­лып то­ра иде. Шун­да:

— Ке­ше­ләр асыл­да җәм­гы­ять һәм ил бу­лып ур­так әх­лак ка­нун­на­ры бар­лык­ка ки­те­рү­лә­ре ар­ка­сын­да яши­ләр. Алар гү­я­ки языл­ма­ган за­кон­нар тө­сен ала­лар. Һәр мад­дә­сен дә бе­лә­без­дер ке­бек. Әх­лак ка­нун­на­ры әдәп за­кон­на­рын­нан тыш бу­ла ал­мый,— ди­дем.— Әм­ма дәү­ләт бе­лән ида­рә итү за­кон­на­ры кы­са­ла­рын­да яши. Җәм­гы­ять — әдәп-әх­лак ка­нун­на­рын­да, әйе бит! Шу­ны­сы кы­зык, җәм­гы­ять үз ка­нун­на­рын нык­лы итү өчен дин­гә, йо­ла­лар­га та­я­на. Шу­ның бе­лән үзен хө­кү­мәт­кә, дәү­ләт­кә кар­шы куя. Шу­шы кар­шы­лык­та ил бар­лык­ка ки­лә.

Сүз­лә­рем әле ге­нә бе­тә­се тү­гел иде. Фи­кер­лә­рем­не дин һәм дәү­ләт мө­нә­сә­бә­те­нә та­ба алып ки­теп, шу­шы ике дөнь­я­ның үза­ра кар­шы­лык­та то­ру­ын, дин әһел­лә­ре бе­лән дәү­ләт ке­ше­лә­ре­нең исә бер та­бак­тан ашау­ла­рын да сөй­лә­мәк­че идем, дус­тым мин­нән акыл­лы­рак бу­лып чык­ты.

— Дин үз юлы бе­лән ки­теп бар­сын, дәү­ләт үзен­чә яши бир­сен, ә без дөнь­я­ның яме­нә сок­ла­ныр­га җан­на­ры­быз­ны кү­нек­те­рик әле,— ди­де, шу­шы сүз­лә­ре бе­лән тә­мам сө­ен­де­реп.— Әнә ни­чек күк­ләр ая­зып кит­те­ләр, ко­яш ни­чек ма­тур ел­мая, та­би­гать­нең күр­кәм­ле­ге­нә исең-акы­лың ки­тәр­лек!

Шун­да ми­нем дә күз­лә­рем ачыл­ды. “Һай ма­тур да ин­де син, дөнь­я­лык!”— ди­дем. Эч­ке-тыш­кы дөнь­я­ла­ры­ма бә­хет нур­ла­ры тул­ды.

 

ХЫ­Я­ЛЫЙ ХӘЙ­РҮШ­ЛӘР

Хи­кә­ят

 

Без үзе­без­нең га­дә­ти те­ләк-ом­ты­лыш­ла­ры­быз­ны ка­нә­гать­лән­де­рер өчен төр­ле һө­нәр­ләр­не үз­ләш­те­рә­без, әм­ма адәм ба­ла­сы­ның та­би­га­те шун­дый — ул якын­да­гы мак­са­ты­на ире­шеп ке­нә кил­гән­дә, аның өмет офык­ла­ры та­гын да ки­ңә­еп, кү­ңе­ле үсеп ки­тә дә, шун­да ру­хы­на дәрт би­реп та­гын да яңа­дан-яңа те­ләк-ом­ты­лыш­ла­ры бар­лык­ка ки­лә. Алар­га ба­рып җи­тү авыр­ла­ша һәм ерак­ла­ша. Ә ке­ше тук­тый бел­ми ин­де ул. Нин­ди­дер чик­сез ярыш­ка чык­кан шә­хес­кә әве­ре­лә. Син­дә ин­де хәт­та на­мус той­гы­сы да кал­мас­ка мөм­кин.

— Бай­лык­ның аның бер хик­мә­те бар,— ди­дем дус­ла­ры­ма,— ул, бай­лык, бул­ды­мы, син­нән үзен да­и­ми кай­гыр­ту­ны та­ләп итә, аңа хез­мәт­лә­рең дә ар­та. Әм­ма без, ке­ше­ләр, хәй­лә­кәр дә бит әле, кай­гыр­ту хез­мә­тен баш­ка­лар­ның җил­кә­се­нә са­лыр­га гы­на то­ра­быз.

— Бик рә­хәт­лә­неп шу­лай яшәр идек әле!— ди­де­ләр дус­ла­рым, бай­лык­ка кы­зы­гу­ла­рын яше­рер­гә те­лә­ми­чә.

— Ин­де хез­мәт­не баш­ка­лар җил­кә­се­нә сал­дык­мы, бай­лы­гы­быз­ны югалт­мыйк та­гын, ял­ган бе­лән аны үз­ләш­тер­мә­сен­нәр ди­гән хәс­рә­те­без бар­лык­ка ки­лә. Без­не кай­гы тә­мам би­ләп ала,— ди­дем, әй­тер­гә те­лә­гән сүз­лә­рем­не йом­гак­лап.

— Шу­лай­мы?— ди­де­ләр дус­ла­рым, ин­де бу юлы әл­лә ша­яр­тыр­га итеп, әл­лә ин­де үр­тә­лү­лә­рен яше­рер­гә те­ләп.— Ул ва­кыт­та без­гә бай­лык­ның бер дә ки­рә­ге юк икән. Үз ба­шы­быз­га бә­ла алып, шул бай­лык туп­лау­лар ар­ка­сын­да җа­ны­быз­ны хәс­рәт­кә сал­ган бу­лып!

— Ай-һай,— ди­дем мин дә, алар­ның сүз­лә­ре­нә әм­ма да кү­ңе­лем бу­лып.— Сез­нең кул­ла­ры­гыз­га бай­лык­лар­ны тот­ты­рыр­га җы­ен­ган ке­ше дә юк бит әле! Хы­ял­лан­ма­гыз да!

 

МЕС­КЕН ДӘ­Ү­ЛӘТ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­ләр­нең сә­ләт­лә­ре әх­ла­кый көч­кә ия, хәт­та әй­тер­гә ки­рәк: сә­ләт ул — әх­ла­кый көч! Ә дәү­ләт-хө­кү­мәт, ил бе­лән ида­рә итәр өчен әл­бәт­тә, җәм­гы­я­те­без­нең әх­ла­кый көч се­ңер­лә­ре­нең нерв үзә­ге бу­лыр­га ом­ты­ла. Ме­нә шу­шы үзәк бу­ла ал­са, ягъ­ни бу­лып өл­гер­сә, дәү­ләт тә ил бе­лән чын мәгъ­нә­сен­дә ида­рә итә баш­лый. Шу­ңа кү­рә дә ул сә­ләт ия­лә­рен төр­ле юл­лар бе­лән бар­лый, алар­ны үзе­нә хез­мәт­кә кы­зык­ты­ра.

— Кы­зык­ма­ган­на­рын юк итә­ме?— ди­де­ләр.

— Әйе,— ди­дем,— тап­тый, изә, сы­та...

— Әгәр дә сә­ләт­ле ке­ше­ләр уры­ны­на сә­ләт­сез­ләр­не, ягъ­ни акыл ти­ре­се ябын­ган са­рык­лар­ны тәкъ­дим ит­сә­ләр? Без­нең ил­не бе­лә­сез бит ин­де, һа­ман шу­лай бу­ла,— ди­де­ләр.

— Бор­чыл­ма­гыз,— дип юат­тым алар­ны.— Сез әйт­кән­чә бу­луы без­гә, ха­лык­ка, фай­да­лы­рак. Чөн­ки ул ва­кыт­та дәү­ләт тә, хө­кү­мәт тә иле­без­нең әх­ла­кый көч­лә­ре бе­лән ида­рә итү­дән мәх­рүм ка­ла. Җәм­гы­ять дәү­ләт­тән өс­тен чы­га. Мо­ның нәр­сә икән­ле­ген үзе­гез дә ях­шы бе­лә­сез.

 

МӘҢ­ГЕ ЯШӘҮ СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

— Үлем­сез­лек­кә ире­шеп бу­ла­мы?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

Аң­ла­шы­ла иде. Тор­мы­шы авыр­мы-җи­ңел­ме, кем­нең дә бү­ген яки ир­тә­гә ге­нә үлеп ки­тә­се кил­ми. Ке­ше­ләр һа­ман да мәң­ге ба­кый яшәр­гә хы­ял­ла­на.

— Бу­ла!— ди­дем, кат­гый­лы­гым бе­лән алар­ны ышан­ды­рып.

— Ә ни­чек?— ди­де­ләр.

— Хез­мәт бе­лән!— ди­дем.

— И-и, син дә шул, әл­лә кай­чан­гы ха­кый­кать­не әй­тә­сең икән,— ди­де­ләр.

— Әйе,— ди­дем та­гын да, сер­ләр­не бел­гән акыл ия­се рә­ве­шен­дә­рәк һа­ман да үзем­не то­тып.— Хә­те­ре­гез­дә­ме икән бо­рын­гы грек­лар­ның ярым ке­ше, ярым илаһ, ягъ­ни ге­рой дип йөр­те­лү­че Ге­рак­лы? Аның ту­рын­да те­ле­ви­зор­дан “са­бын опе­ра­сы” ке­бег­рәк ки­но да ел­лар буе ка­бат­ла­на-ка­бат­ла­на күр­сә­тел­де әле. Ме­нә шул Ге­ракл, үлем­ле бит ин­де, үзе­нең кү­ңе­ле из­ге­лек­тә һәм ях­шы­лык­та бу­лу ар­ка­сын­да бик күп төр­ле дө­рес га­мәл­ләр баш­ка­ра, ха­лык­лар­га иге­лек­ле хез­мәт­лә­рен күр­сә­тә һәм шу­лар нә­ти­җә­сен­дә үлек­сез­лек­кә ире­шә!

— Миф бит бу, әки­ят! Саф­са­та,— ди­де­ләр, мин­нән кө­леп.— Шу­ны без­гә сөй­лә­мә­сә­гез!

— Алай икән,— ди­дем алар­га.— Сез әле да­ру йо­тып кы­на, бер­нин­ди авыр­лык­сыз, хак­ла­ры­гыз­ны хак­ла­мый­ча гы­на мәң­ге үлем­сез яшәр­гә те­ләү­че­ләр­дән икән­сез!

 

БЕЗ­ЛӘР­НЕҢ ЧИК­СЕЗ­ЛЕ­ГЕ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше үз та­би­га­тен үз­гәр­тә ал­мый. Әм­ма үз та­би­га­тен җиң­гән ке­ше­ләр бө­ек­лек­кә ире­шә. Ә та­би­га­тең­не җи­ңү ул — аны юк итү ди­гән сүз.

— Бу шул ук бо­рын­гы дин­дар-су­фи­лар­ның нә­фес­не тыю, “нә­фес­не үте­рү” фәл­сә­фә­се бит! Шу­ны да аң­ла­мас­ка!— ди­де­ләр ми­ңа.

Ки­леш­тем. Әм­ма мо­ның хәт­та мөм­кин тү­гел эш икән­ле­ген уй­лап хәс­рәт­кә би­рел­дем. Ан­на­ры, аһ орып:

— Ме­нә шу­ңа кү­рә дә бө­ек­ләр Җир йө­зен­дә бик аз бу­ла­лар, бө­ек­лек­кә дәгъ­ва кы­лу­чы­ла­ры гы­на чик­сез!— ди­дем.

 

ТА­БИ­ГА­ТЕҢ­ДӘ БУЛ­МА­ГАЧ

Хи­кә­ят

 

Ка­һар­ман дә­рә­җә­се­нә ире­шү өчен ае­рым бер­төр­ле та­би­гый көч­кә ия бу­лу гы­на җит­ми, бәл­ки шул та­би­гый көч­не рух ку­ә­те­нә әве­рел­де­рә бе­лер­гә, мәгъ­нә бил­ба­вы бе­лән би­лен­нән кы­сып бу­ды­рыр­га ки­рәк!

— Мо­ны ни­чек аң­лар­га ин­де?— ди­де­ләр мин­нән кө­леп.— Әл­лә нин­ди баш­ват­кыч­лар сөй­ли­сез!

— Ә, әйе,— ди­дем алар­га, бер дә исем кит­ми­чә.— Шу­ңа кү­рә дә без­нең мил­ләт­тә ха­лык­ны йок­ла­ган бу­лу­да, кур­как­лык­та га­еп­ләп йө­рү­че­ләр ге­нә бар, чын ка­һар­ман­нар — юк!

 

ХА­ОС-БУ­ТАЛ­ЧЫК­ЛЫК

Хи­кә­ят

 

Та­би­га­те бе­лән көч­ле итеп яра­тыл­ган ке­ше­нең кү­ңе­ле ту­лы ха­ос-бу­тал­чык­лык бу­ла. Мон­дый та­би­га­те ке­ше­не кыр­гый­лык­ка этә­рә, ә бу­тал­ган кү­ңел шу­шы хо­лык­сыз­ла­ныр­га гы­на тор­ган кыр­гый ат­ны ни йө­гән­ли, ни ияр­ли ал­мый­ча ап­ты­рый. Ха­ос­ны буй­сын­ды­рыр­га ба­ры тик ом­ты­лыш-мак­сат кы­на, ягъ­ни та­би­га­тең­нең кыр­гый аты­на то­рык бу­ла­рак ки­леп тө­шә­чәк ар­кан­ны үрер­гә ом­ты­лыш-мак­сат кы­на яр­дәм итә ала...

Без шу­шы ту­ры­да сөй­лә­шә идек. Ке­ше­ләр ара­сын­да төр­ле юнә­леш­тә уй­га тө­шү­че­ләр бар. Алар фи­кер­лә­рен ел­гыр егет­ләр ке­бек йө­гер­тә­ләр, әм­ма һәр нәр­сә­нең ахы­рын ал­дан кү­рү­чән­лек си­рәк зат­лар­га хас.

— Аң­ла­шы­ла,— ди­де үзе­нең акыл­лы икән­ле­ген бе­лү­че та­ны­шым,— без­гә, ке­ше­ләр­гә, һәр­ва­кыт ом­ты­лыш-мак­сат бе­лән яшәр­гә ки­рәк. Шу­лай без го­ме­ре­без­не кы­зык­лы итә­без, үзе­без­не бө­ек­лек мәр­тә­бә­се бе­лән бер­ләш­те­рә­без.

Мин аңа озак кы­на ка­рап тор­дым. Ул:

— Нәр­сә, ми­ңа нәр­сә бул­ган, шул­ка­дәр авыр итеп күз­лә­ре­гез­не те­рә­де­гез?— ди­де.

Шун­да мин бу сүз­лә­рем­не әйт­тем:

— Дус­тым, без­нең һәр­да­им һәм­мә­без­гә дә мак­сат-ом­ты­лыш­лар бе­лән ко­рал­ла­ну мәҗ­бү­ри тү­гел. Яшәү­нең мәгъ­нә­лә­ре ан­нан гы­на гый­ба­рәт бу­ла ал­мый. Күп оч­рак­та мак­сат-ом­ты­лыш­ла­ры­быз без­гә бә­хет­сез­лек алып ки­лә­ләр, чөн­ки без, ке­ше­ләр, мак­сат-ом­ты­лыш­лар­ны те­ләк­лә­ре­без бе­лән алыш­ты­ра­быз, мо­ны си­зен­ми дә ка­ла­быз,— ди­дем.— Ә те­ләк­лә­ре­без һәр­ва­кыт­та да ка­нә­гать­лән­де­ре­лә ал­мый. Шул ка­нә­гать­лән­де­рел­мә­гән те­ләк­ләр без­не ачу­лы итә­ләр, хәт­та дөнь­я­ны кү­рә ал­мас дә­рә­җә­гә җит­ке­рә­ләр, мә­кер һәм хәй­лә­гә этә­рә­ләр. Мак­сат-ом­ты­лыш — бер нәр­сә, ә те­ләк — баш­ка!

Шун­да ул ми­нем бу сүз­лә­рем­не үзен ха­кә­рәт­ләү дип ка­бул ит­те, урын­нан си­ке­реп тә тор­ды:

— Сез үзе­гез­не кем дип бел­де­гез ми­не дус­ла­рым ал­дын­да ха­кә­рәт­ләр­гә! Кем сез­дән ки­ңәш со­ра­ган әле?— ди­де, ачу­ла­нып ки­теп тә бар­ды.

Бик тә кы­ен бу­лып кал­ды. Әң­гә­мә­без бо­зыл­ды. Та­ра­лыш­тык. Ин­де шул төр­кем дус­лар бер­гә ки­леп күп­тән­нән оч­раш­ка­ны­быз да юк.

04.12.2009.

 

ЯЗУ­ЧЫ ХА­КЫ

Хи­кә­ят

 

— Сез­нең яз­ган­на­ры­гыз үзе­гез­гә бер ти­ен дә ак­ча ки­тер­мә­де­ләр, ки­тер­гән­нә­ре дә биш сум­ны югал­тып, ике ти­ен­не та­бу­га тиң,— ди­де­ләр ми­ңа тән­кыйть­че­лә­рем.

Алар­дан мон­дый сүз­ләр­не ише­түе бик тә авыр иде. Йө­рә­гем тел­гә­лән­де. Бер­ни дә эш­ли ал­ма­дым. Кулъ­яз­ма­ла­рым­ны җый­дым да, “хал­кым ха­кы” дип, алар­ны ар­хив­ка ил­теп тап­шыр­дым.

Күп­ме ва­кыт­лар үт­кән­дер, ку­лы­ма ка­ләм ал­гач яз­ган бе­рен­че сүз­лә­рем шу­шы­лар бул­ды­лар:

“Я­зу­чы­ның, ул нин­ди ге­нә са­нал­ма­сын, җәм­гы­ять кар­шын­да­гы бу­ры­чы — хез­мә­те өчен ал­ган ха­кын­нан йөз, хәт­та мең тап­кыр­лар ар­тыг­рак һәм күб­рәк!”

 

АДӘМ­НӘР КӨЛ­КЕ­СЕН­ДӘ

Хи­кә­ят

 

Бә­хет­ле бу­лу­ы­ңа кем­дер яки нәр­сә­дер ко­ма­чау итә дип уй­лый баш­ла­саң, бу ри­за­сыз­лык си­нең шә­хе­сең­нең са­та­шу то­ма­ны­на ки­леп ке­рүе ди­гән сүз. Те­ләк бит шул ук их­ты­яр­га бәй­ле ул. Ке­ше үзе­нең те­ләк­лә­ре­нең ху­җа­сы бу­ла ал­са, һич­шик­сез үз акы­лын­да ка­ла.

— Ул ва­кыт­та сез­нең “Ал­ла­һы тә­га­лә без­гә яз­мы­шы­быз­ны да, их­ты­я­ры­быз­ны да бир­де” дип әй­тү­е­гез нәр­сә?— ди­де­ләр ми­ңа, “ял­гы­ша­сыз, әфән­дем”, ди­гән­дәй.

— Яз­мы­шы­быз ди­гә­нем — ул без­нең ри­зы­гы­быз, их­ты­я­ры­быз ди­гә­нем — те­лә­ге­без!— ди­дем.

— Нәр­сә?— дип көл­де­ләр та­гын да.— Яз­мы­шы­быз­ны ашап, те­лә­ге­без­не авыз­лык­лап яшик­ме­ни ин­де?

 

АКЫЛ­ЛЫ ӘҢ­ГӘ­МӘ­ДӘШ

Хи­кә­ят

 

— Әгәр дә их­ты­я­ры­быз­дан баш тарт­сак, те­ләк­лә­ре­без­дән-нәф­се­дән ко­ты­лу бу­лып чы­га. Ул ва­кыт­та яз­мы­шы­быз бе­лән бер­гә-бер ка­ла­быз, шу­лай бит?— ди­де­ләр.

— Юк,— ди­дем,— сез ял­гы­ша­сыз!

— Әйе дип әйт­сә­гез, сез сез бул­мас­сыз ин­де,— ди­де­ләр мыс­кыл­лап.

— Бе­рүк үп­кә­ли күр­мә­гез, мин ул хак­та уй­ла­ма­ган да идем,— ди­дем,— их­ты­я­рым­ны авыз­лык­лый ал­са идем, ул ва­кыт­та яз­мы­шым чын мәгъ­нә­сен­дә бор­чы­лу­лар­дан ты­ныч­ла­нып ка­ла­чак, за­тым саф тын­лык бе­лән бер­гә-бер бә­хет ки­че­рә­чәк ди­я­рәк сө­е­неп ал­ган идем. Әм­ма хә­зер баш­ка нәр­сә­ләр ба­шы­ма кил­де.

Әң­гә­мә­дә­шем ми­нем хак­та “әл­лә бу ди­ва­на ин­де” дип уй­лый ке­бек то­ел­ды, йө­рә­гем кы­сып ал­ды җит­мә­сә. Шун­да:

— Әм­ма ке­ше гүр­дә ге­нә ты­ныч­ла­на, тын­лык хө­ке­мен­дә ка­ла. Ан­да да яз­мыш­ның юл­да­шы тын­лык тү­гел икән шул. Сез хак­лы, их­ты­яр­сыз бу­лып ке­ше ме­нә кай­чан яз­мы­шы бе­лән бер­гә-бер ка­ла,— ди­дем.— Их­ты­яр­сыз, те­ләк­сез бу­лу ул дөнь­я­дан ваз ки­чү ди­гән сүз икән бит!

Әң­гә­мә­дә­шем үзе­нең фи­ке­ре өс­тен чы­гу­га бик тә сө­ен­де һәм:

— Күб­рәк ми­не тың­ла­гыз, ни­чек акыл­лы бу­лыр иде­гез!— ди­де, җил­кә­мә су­гып ал­ды һәм үз юлы бе­лән ки­теп бар­ды.

 

КЕМ­ГӘ ДӘ ХА­КЫЙ­КАТЬ КИ­РӘК

Хи­кә­ят

 

Аң ха­кый­кать­не чит­ләш­те­рә-абст­рак­ци­я­ли һәм аңа кы­я­фәт би­рә. Мо­ңа ка­дәр тө­се-су­рә­те бе­лән баш­ка кү­ре­неш­ләр эчен­дә кү­рен­ми яшә­гән шул ха­кый­кать­не без та­ный баш­лый­быз. Әм­ма дин, фән­нән аер­ма­лы бу­ла­рак, аңа рух та ки­те­реп өс­ти.

— Алай икән, ди­мәк фән­нән дин өс­тен­рәк,— ди­де ми­ңа бер мул­ла, са­ка­лын сы­пы­рып. Без аның бе­лән күп­тән­ге та­ныш­лар идек.

— Әл­бәт­тә,— ди­дем мин дә, кә­лә­пү­шем­не кың­гыр са­лып,— ха­кый­кать бар­ча­быз­га да ки­рәк, әм­ма си­рәк­ләр ге­нә аны та­ный!

 

ТА­БИ­ГЫЙ­ЛЕК МӘС­ЬӘ­ЛӘ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Фи­кер бер­кай­чан да та­би­гать­тә әзер ки­леш яшә­ми һәм оч­ра­мый. Хис­лә­ре­без яр­дә­мен­дә чын­бар­лык­ны та­нып бел­гән­дә без аны үзе­без ту­ды­ра­быз. Фи­кер ул аң­ның та­нып бел­гә­нен аң­ла­тып би­рү ча­ра­сы, чын­бар­лык­ның үзе тү­гел, бәл­ки ха­кый­кый су­рәт­кә әве­ре­леп ча­гы­лы­шы гы­на.

— Ә Ху­җа Нас­рет­дин?— ди­де­ләр.

— Аңа нәр­сә бул­ган?— дип, аң­лый ал­мый­ча тор­дым.

— Ул да дө­ре­сен сөй­лә­гән бит. Әм­ма аны кем җит­ди­гә ала?— ди­де­ләр.

— Ә, аны әй­тә­сез­ме?— ди­дем шун­да.— Чын­нан да җит­ди сүз­гә ка­ра­ган­да көл­ке­ле сөй­лә­шү­дә еш оч­рак­та ха­кый­кать күб­рәк бу­ла!

 

БЕ­ЛЕМ­ЛЕ БУ­ЛА­СЫҢ КИЛ­СӘ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­ләр­гә ха­кый­кать­не та­ны­та­сың кил­сә, алар­ның хы­ял-фан­та­зи­я­лә­рен уя­та алыр­лык ха­кый­кать ту­рын­да кү­зал­лау ту­ды­рыр­га ки­рәк.

— Ке­ше­ләр баш­ка­ча бул­ды­ра ал­мый­лар ди­сез­ме?

— Юк шул, мөм­кин тү­гел! Бе­лем­нәр ни­чек ту­ды­рыл­са­лар, шул юл бе­лән үз­ләш­те­ре­лә­ләр. Баш­ка­ча ул ба­ры тик схо­лас­ти­ка дип ата­лыр иде.

 

КӨ­ФЕР СҮЗ КЕ­БЕК

Хи­кә­ят

 

— Ал­ла­һы тә­га­лә­не кү­зал­лау яр­дә­мен­дә чын ша­гыйрь­ләр ту­дыр­ган­нар, әм­ма уй­лап чы­гар­ма­ган­нар!

Ми­нем шу­шы сү­зем­не ишет­кән бер мул­ла­ның ка­һәр­лә­вен әйт­те­ләр. Әйе, Коръ­ән­дә үк бар, “Их­лас” су­рә­сен­дә: “Ал­ла­һы тә­га­лә бер­кем­нән дә ту­ма­ды һәм бер­кем­не дә ту­дыр­ма­ды”. Шу­ны күз­дә то­тып мин дә со­ра­дым:

— Ул ва­кыт­та ни­гә соң “Ал­ла­һы тә­га­лә мо­ны ярат­ты”, ягъ­ни бар­лык­ка ки­тер­де, “а­ны бар кыл­ды” дип әй­тә­без?

Ни өчен­дер со­ра­вы­ма ту­ры җа­вап би­рү­че та­был­ма­ды.

 

АШ­ЛЫ-СУ­ЛЫ ФӘЛ­СӘ­ФӘ

Хи­кә­ят

 

Коръ­ән ашын­да хәз­рә­те­без, тәкъ­дир һәм их­ты­яр фәл­сә­фә­се­нә би­ре­леп, яз­мыш­ка буй­сы­ну бә­рә­кә­те ха­кын­да ма­тур гы­на нә­сый­хәт бир­де. Без һәм­мә­без дә бе­раз өрек­кән хәл­дә, әм­ма ты­ныч кү­ңел бе­лән идек. Шун­да хәз­рә­те­без ми­ңа да их­ти­бар күз­лә­ре­нең шә­рә­фен на­сыйп итеп ка­ра­ды да:

— Сез­нең фи­ке­ре­гез баш­ка төр­ле­ме әл­лә?— дип со­ра­ды.

— Юк, Тәкъ­сир, мул­ла­ла­ры­быз — Пәй­гам­бә­ре­без уры­ны­на кал­ган мил­ли җи­тәк­че­лә­ре­без бит, сүз­лә­ре­гез­гә сок­ла­нып уты­ру­дан мәх­рүм ит­мә­гез,— ди­дем.

Кү­ңел­лә­ре­нә бу әйт­кән­нә­рем хуш ки­лер­гә ти­еш иде, әм­ма алар:

— Ме­нә бит, ара­быз­да төр­ле ке­ше­ләр бар икән,— дип әй­теп куй­ды­лар. Ан­на­ры нә­сый­хәт­лә­рен дә­вам ит­те­реп, та­гын да мон­дый сүз­ләр­не сөй­лә­де­ләр:

— Кай­сы­ла­ры­быз­га яз­мы­шы авыр­лык­лар ки­те­рә, кем­нәр­гә­дер сә­га­дәт бай­лык­ла­рын би­рә. Без — бән­дә­ләр, нәр­сә бир­гә­нен­дә дә рәх­мәт бе­лән ка­бул итәр­гә ти­еш­без.

Хәз­рәт­нең ал­да­гы әй­теп алу­ла­ры кү­ңел­не как­ша­тыр­га өл­гер­гән иде. Алар сөй­ләп бе­тер­гәч:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных