Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 58 страница




— Бар,— ди­дем, аң­ла­тып би­рер­гә те­ләп,— Ахыр­за­ман­да мө­сел­ман­нар на­маз­ла­рын таш­лар-кал­ды­рыр ди­гән­нәр бо­рын­гы әү­ли­я­ләр.

— Нәр­сә, без Ахыр­за­ман­га җит­тек­ме­ни?— ди­де­ләр алар та­гын да ап­ты­ра­шып.

— Әгәр дә Ахыр­за­ман җи­тү­ен те­лә­ми­сез икән,— ди­дем шун­да җит­ди итеп әй­теп,— ул ва­кыт­та на­маз­ла­ры­гыз­ны укый­сыз ин­де!

 

МИЛ­ЛИ КУ­ӘТ ҺӘМ САФ­ЛЫК

Хи­кә­ят

 

– Сез, та­тар­лар, һа­ман да ни өчен мил­ләт-мил­ләт дип ке­нә сөй­ли­сез? Без­нең сез­не ким­сет­кә­не­без бар­мы­ни?— дип со­ра­ды­лар.

— Мил­ләт-мил­ләт дип сөй­лә­шү­лә­ре­без, аны йок­ла­ган­лык­та, мес­кен­лек­тә, кур­как­лык­та га­еп­ләү­лә­ре­без ру­хы­быз­ны һәр­да­им нык­лы һәм чис­та итеп то­ту өчен ки­рәк!— ди­дем алар­га.

— Ул сүз­лә­ре­гез бе­лән ил­не тар­ка­та­сыз бит!— ди­де­ләр ачу­ла­нып.

— Әфән­дем,— ди­дем, аңа мәгъ­нә­ләр­не аң­ла­тыр­га те­ләп,— әгәр дә та­тар­га ил­не тар­ка­ту ки­рәк бул­са, ул аны әл­лә кай­чан ва­тып таш­лар иде ин­де. Та­тар­ның ку­ә­тен һәм кө­чен, ка­ты­лы­гын һәм нык­лы­гын, дөнья тә­гәр­мә­че­нең кен­де­ген ку­лын­да то­ту­ын үзе­гез дә бик ях­шы бе­лә­сез бит!

08.12.2009.

 

АЛ­ЛА­ҺЫ­НЫҢ ҮЗ ЭШЕ

Хи­кә­ят

 

— На­маз­ның эч­тә­ле­ге нәр­сә­дән гый­ба­рәт?— дип бе­рәү мин­нән үз җа­е­на им­ти­хан ал­мак­чы бу­лып со­рап ма­таш­ты.

— Ал­ла­һы тә­га­лә ру­хы бе­лән үзең­нең җа­ның­ның үза­ра якын­ла­шу­ын­да!— ди­дем мин аңа.

Әм­ма ул ри­за бул­ма­ды. Мө­га­ен бе­рәр кай­дан укы­ган әй­бер­се бар­дыр, хәт­та на­дан­лык­та да ми­не га­еп­ләп ал­ды. Ан­на­ры, сүз­лә­рен бо­лар­га ки­те­реп җит­ке­реп:

— Аның асыл эч­тә­ле­ге Ал­ла­һы тә­га­лә­гә буй­сы­ну­ы­быз­ны күр­сә­тү­дә, чөн­ки без аңа сәҗ­дә­ләр итә­без һәм аяк өс­те тор­ган­да Коръ­ән уку­да бу­ла­быз, чөн­ки без ра­күгъ­та аять­ләр укый­быз,— ди­де.

Кар­шы кил­мә­дем, сүз­лә­ре дө­рес иде. Шу­лай да тыш­кы мәгъ­нә­ләр­не тө­шен­гән, эч­ке мәгъ­нә­ләр­не аң­ла­мый кал­га­нын күр­дем. Фай­да­сы бул­мас­мы дип бо­лар­ны әйт­тем:

— Без Коръ­ән аять­лә­ре­нең, су­рә­лә­ре­нең мәгъ­нә­лә­рен аң­лый­быз дип уй­лый­сыз­мы?

— Бик бул­ды­рып бул­мый шул, хәл ка­дә­ре ге­нә,— ди­де, яшер­мә­де.— Алар­ны га­рәп үзе дә бе­леп-аң­лап бе­тер­ми­дер әле. Әнә без дә бо­рын­гы та­тар те­лен тө­ше­нә­без­ме соң?

— Ки­ле­шәм,— ди­дем,— ме­нә бу сүз­лә­ре­гез үз­лә­ре үк на­маз­ның эч­тә­ле­ген аң­ла­тып то­ра­лар, чөн­ки ка­ра­гыз: Коръ­ән аять­лә­рен кү­ңе­ле­без­гә ятыш­лы уку, сәҗ­дә­ләр итү, баш­ка­сы — бо­лар на­маз­да ру­хы­быз­ны Ал­ла­һы тә­га­лә­гә мөм­кин ка­дәр якы­най­ту ча­ра­ла­рын­нан тү­гел­ме?.. Әйе, ча­ра­ла­ры!.. Алар­ның асыл мәгъ­нә­лә­ре дә шун­да. Коръ­ән укы­га­ны­быз­да да укы­га­ны­быз­ның эч­тә­ле­ген аң­лап, бе­леп то­ру­ы­быз мәҗ­бү­ри тү­гел, хик­мәт — Хо­дай тә­га­лә ру­хы­на җан­на­ры­быз­ны ку­ша, бер­ке­тә алу­ы­быз­да!

— Ә га­рәп­ләр? Алар Коръ­ән су­рә­лә­рен аң­лый тор­ган­нар­дыр шәт?— ди­де шун­да “им­ти­хан­чым”, ки­нәт фи­ке­рен үз­гәр­теп.

— Әгәр тө­ше­неп-аң­лап тор­са­лар, бик ях­шы. Әм­ма алар­га шу­ңа кү­рә дә Ал­ла­һы тә­га­лә­нең ру­хы­на җан­на­рын якы­най­ту бер­мә-бер авыр­рак. Та­рих­лар­дан мәгъ­лүм, Ис­лам ди­не алар­да ни­чә­мә тап­кыр­лар бо­зы­ла баш­лап, шу­шы бо­зы­лу баш­ка ка­вем­нәр­гә ире­шә бар­гач, ары та­ра­ла ал­мый­ча, тук­та­лып кал­ган,— ди­дем.

Хә­ер, бо­лар­ны гы­на үзе дә ях­шы бе­лә икән, шун­лык­тан баш­ка бер со­рау­ны бир­мә­сен­ме:

— Ә ни өчен до­га­ла­ры­быз­ны та­тар­ча уку хә­ер­ле дип язып чык­ты­гыз? Мо­ны­сын ни­чек аң­лар­га?

— Бик га­ди,— ди­дем мин аңа,— до­га бит ул Ал­ла­һы тә­га­лә­дән үте­нү, со­рау ча­ра­сы. Без үзе­без­гә ки­рәк­ле­не, нәр­сә­гә мох­таҗ­быз — шу­ны Хо­дай­дан со­рый­быз. Иләк те­лә­нә­се урын­га чи­ләк дәгъ­ва­лан­ма­сын дип, әл­бәт­тә үзең­нең ях­шы бел­гән те­лең­дә ял­ва­ру хә­ер­ле!

— Рус — рус­ча, та­тар — та­тар­ча, га­рәп — га­рәп­чә ин­де?

— Нәкъ шу­лай! Җан­на­ры­быз, рух­ла­ры­быз Аның бе­лән ана те­лен­дә ге­нә ара­ла­ша ала дип бе­ләм.

— Ал­ла­һы тә­га­лә без­гә со­ра­га­ны­быз са­ен те­лә­гә­не­без­не би­рә­ме?— ди­де ул шун­да, тә­мам ачу­ым­ны ки­те­реп.

Әм­ма да үзем­не җи­ңә ал­дым, ты­ныч һәм са­быр гы­на җа­вап бир­дем:

— Со­рау — без­нең эш, би­рә­ләр­ме-юк­мы — Ал­ла­һы­ның үз эше. Алар­ның эше­нә ты­гы­ла ал­мыйм, га­фу ите­гез!— ди­дем.

 

БӨ­ЕК ЯЗУ­ЧЫ­БЫЗ

Хи­кә­ят

 

Әдә­би­ят­ның ни-нәр­сә икән­ле­ген бе­леп җит­кер­мә­гән­дер ин­де, әм­ма язу­чы исе­мен алыр­га өл­гер­гән бер әфән­де бе­лән сөй­лә­шеп то­ра­быз. Бу, үз җа­е­на гы­на әй­те­неп, бо­лай дип куй­ды:

— Чын­лап ка­ра­ган­да, Габ­дул­ла Ту­кай да язу­чы тү­гел ин­де!

Ап­ты­ра­ган­нан гы­на:

— Ә нин­ди ша­гыйрь!— дип бел­дер­дем.

Әң­гә­мә­дә­шем кө­лә бир­де:

— Һи, ан­дый ша­гыйрь бу­ла ди­ме­ни? Укы­га­ны­гыз юк­мы әл­лә?

Бе­раз­га тел­сез кал­дым. Мон­дый буш ке­ше бе­лән сөй­лә­шеп тор­ган­чы, ки­теп ба­ру­ым ях­шы­рак иде. Әм­ма:

— Ә Га­яз Ис­ха­кый?— ди­яр­гә мәҗ­бүр бул­дым.

— Сез нәр­сә!— ди­де шун­да за­ма­на­быз­ның шу­шы язу­чы әфән­де­се.— Яза бе­лә­ме­ни ул? Укып ка­рар­га ки­рәк, тел­гә ал­ган­чы!

Бө­тен­ләй дә юга­лып кал­дым, нәр­сә әй­тим икән ди­я­рәк сүз ка­та ал­мый­ча тор­дым, ан­на­ры:

— Ә Әмир­хан Ени­ки, Мар­сель Га­ли, Рка­ил Зәй­дул­ла?..— дип, рәт­тән дис­тә­гә якын язу­ның исе­мен ата­дым.

— Сез нәр­сә,— ди­де та­гын да бу әфән­де,— биг­рәк зә­вык­сыз икән­сез! Чүп бит алар!

Һәм чир­ка­нып йө­зе­мә ка­рап куй­ды да яным­нан ки­теп бар­ды.

 

БЕЗ­НЕҢ ХӘЛ

Хи­кә­ят

 

Бер әдә­би жур­нал­га яшь ка­ләм ия­сен ре­дак­тор итеп куй­ды­лар. Аңар­га хи­кә­ям­не ки­тер­дем. Укып чы­гу­ын үтен­дем. Әм­ма хә­зер ге­нә ва­кы­ты юк икән. Икен­че юлы­га кал­ды­рып, әсә­рем­не өс­тә­лен­дә­ге кә­газь­ләр өс­те­нә таш­ла­ды. Шу­лай да:

— Ба­рыр­лык бул­са — бас­ты­рыр­быз!— ди­де, сү­зен кыс­ка то­тып.

Ки­леш­тем. Баш­ка эш­лә­рем бе­лән ки­теп бар­дым.

Ва­кыт­лар үт­кән. Яр­ты ел узып та ба­ра. Ни­чек­тер юлым тө­шеп, бу ре­дак­ци­я­гә та­гын да ка­гы­ла­сы ит­тем.

— Мин сез­гә хи­кә­ям­не кал­дыр­ган идем,— ди­дем.

— Ә, укып чык­тым мин аны. Ошат­ма­дым!— ди­де бу яшь ка­ләм ия­сен­нән ин­де бө­ек ре­дак­тор дә­рә­җә­се­нә мен­гән әфән­де.— Яңа­лык юк, яңа­лык! Кы­зык та тү­гел!

— Алай икән,— ди­дем ким­се­неп һәм мыс­кыл­ла­нып.— Алып ки­тим алай бул­гач!

— И, мин аны чүп чи­лә­ге­нә то­мыр­дым ин­де!— ди­де ул, хәй­ран ит­ми­чә ге­нә.— Баш­та язар­га өй­рә­нер­гә ки­рәк, ан­на­ры ки­те­рер­гә!

Үзем­нең ни­чә­мә-ни­чә әдә­би ки­тап­лар ав­то­ры икән­ле­гем­не дә әй­тер­гә, ис­лә­ре­нә тө­ше­рер­гә оя­лып, тиз­рәк мон­нан чы­гып ки­тү җа­ен ка­ра­дым. Бә­гы­рем ту­лы ка­ра кан иде, гүя изеп-кый­нап таш­ла­ган­нар.

 

ШИ­ГЫРЬ­НЕҢ ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

Фәй­лү­сүф әфән­де­ләр­нең ши­гырь уку бе­лән мәш­гуль бу­лу­ла­ры бер дә сер тү­гел. Мо­ның сә­бә­бен әй­тер­гә­ме? Хә­ер, үзе­гез дә бе­лә­сез тү­гел­ме?

Шу­лай бер­ва­кыт шун­дый да бер фәй­лү­сүф бе­лән оч­раш­тым. Исем кит­те, ул уз­ган га­сыр­да­гы бө­ек ша­гый­ре­без Габ­дул­ла Ту­кай­ны укый иде. Уй­ла­дым: “Бу әфән­де­без мө­га­ен XX йөз ба­шы за­ма­на авы­ру­ын эз­ли тор­ган­дыр”,— ди­дем.

Шул хак­та аның үзе­нә дә әйт­тем. Ә ул исә:

— Бу ша­гыйрь­не ха­лык нәр­сә­се өчен сөя икән дип ап­ты­ра­вым. Укыйм да укыйм, аң­лый ал­мыйм. Ме­нә “Ту­ган тел­”ен ка­ра­гыз,— ди­де,— хәт­та риф­ма­ла­ры да тө­зек тү­гел.

Укып бак­тым: “те­ле — ар­кы­лы”, “көй­лә­гән — сөй­лә­гән”, “до­гам — Хо­дам”... Йө­зем ут бу­лып кы­зар­ды.

— Ин­де күр­де­гез­ме?— ди­де фәй­лү­сүф әфән­де.— Ха­лык әле аны гимн итеп җыр­лап йөр­гән бу­ла!

— Күр­дем,— ди­дем мин дә, ко­тым­ны җы­еп.— Әм­ма хик­мәт сүз­лә­ре­нең үза­ра яты­шып то­ру-тор­ма­вын­да тү­гел, бәл­ки саф хис­лә­ре­нең кө­чен­дә, аның фи­кер­не дә, кү­ңел­не дә куз­га­та алу сә­лә­тен­дә! Шу­лай тү­гел­ме?

23.02.07.

 

УЕН АСЫ­ЛЫ

Хи­кә­ят

 

Дра­ма­тур­гия хис­ләр­не шун­дый ял­кын­лы итеп су­рәт­ли, без хәт­та те­атр ка­рап утыр­га­ны­быз­да шул хис­ләр бе­лән яшәү­че пер­со­наж­лар­га әве­ре­леп ки­тә­без, алар тор­мы­шы бе­лән яшәп ала­быз. Мо­ны, фән те­ле­нә кү­че­реп, Арис­то­тель­чә, ка­тар­сис, ди­без.

Шу­лай бер­ва­кыт та­тар “бө­ек” дра­ма­тур­гы бе­лән сөй­лә­шеп то­ра­быз, сүз та­ма­ша мәсь­ә­лә­се­нә ке­реп кит­те. Дра­ма­тург әфән­де­без те­атр уе­ны та­ма­ша­га ко­ры­лу, көл­ке бе­лән ге­нә та­ма­ша­чы­ны то­тып то­ру мөм­кин дип бел­дер­де. Ә ан­на­ры:

— Мин ки­тап укы­мыйм. Баш­ка­лар­ның иҗат­ла­ры бе­лән кы­зык­сын­мыйм!— ди­де.

— Чөн­ки сез­не баш­ка чын, тор­мыш­та­гы ке­ше­ләр, алар­ның ха­рак­тер-хо­лык­ла­ры кы­зык­сын­ды­ра,— ди­дем аңа, әл­бәт­тә сал­пы ягы­на са­лам кыс­ты­рып.

— Әл­бәт­тә,— дип, ку­а­ныч­та сү­зен дә­вам ит­тер­де ул,— әл­бәт­тә шу­лай! Ке­ше акы­лы бе­лән яшәп бул­мый, үзең­не­ке­нә та­я­ны­лыр­га ти­еш­ле! Без бит, дра­ма­тург­лар, акыл са­тып та­мак туй­дыр­мый­быз. Чын дра­ма­тург та­ма­ша уе­нын ко­ра бе­лер­гә ти­еш. Ба­ры шул. Ә кал­га­ны — та­ма­ша­чы­ның үзен­нән то­ра лә­ба­са!

 

КО­РЫ СӨ­ЯК­ЛЕ ӘДӘ­БИ­ЯТ

Хи­кә­ят

 

Хис­ләр­нең дул­кын­ла­нып то­ру­ын әдә­би әсәр­дә су­рәт­ләү өчен бер­ни­чә алым бар: ге­рой­лар­ның хә­рә­кәт­лә­рен кар­шы­лык­лы һәм кис­кен үз­гә­реш­ле, хәт­та ман­тыйк­ка кар­шы­лык­лы итә­сең, сүз­лә­рен ки­ре­лә­нү­гә-үз­сүз­ле­лек­кә ко­ра­сың, һәм­мә­ләр­не та­лаш­ты­рып бе­те­рә­сең. Шу­шы­лар гы­на да әдә­би әсәр­не ки­рә­ген­чә тәэ­сир­ле итә ала­лар.

Бо­лар­га ире­шү­нең җи­ңел­ле­ге ха­кын­да әйт­кәч, әң­гә­мә ко­рып тор­ган язу­чы ип­тәш­лә­рем та­ра­лы­шып та бет­те­ләр. Ял­гы­зым ба­сып кал­дым, ан­на­ры уй­ла­дым:

— Нин­ди ха­та­лы сүз әйт­тем икән?

Җа­ва­бы та­был­ма­ды. Ә ан­на­ры — оны­тыл­ды.

Соң­гы ва­кыт­лар­да әдә­би­я­ты­быз­ның үсе­ше уку­чы­ла­рын шун­дый да ку­ан­ды­ра баш­ла­ды ки, ха­лык те­ле­ви­зор­ны оныт­ты, баш­ка­сын. Әм­ма ку­лы­на ки­тап алу, те­атр­га йө­рү рә­хә­те­нә чум­ды. Шу­шы хак­та бер төр­кем язу­чы әфән­де­ләр бе­лән сөй­лә­шеп то­ра идек, ара­дан бер­се:

— Әдә­би­я­ты­быз­га акыл­лы сүз җит­ми, ба­ры­быз да ке­ше та­би­га­тен су­рәт­ләү бе­лән ге­нә мәш­гуль­без!— ди­де.

Язу­чы әфән­де­лә­ре­без аны кү­тә­реп ди­яр­лек ал­ды­лар. Ба­ры тик мин ге­нә ир­тә­гә­дән та­тар әдә­би­я­ты ко­ры сө­як­кә ка­ла­сы ха­кын­да уй­лап куй­дым бу­гай?

 

КҮ­ҢЕЛ­ЛӘР­НЕ АУ­ЛАУ

Хи­кә­ят

 

Кү­ңе­лем­нең са­гыш­ка тул­ган ва­кы­ты иде, дус­тым­нан со­ра­дым:

— Сез­нең шу­шы ка­дәр ка­нат­ла­ну­ы­гыз­ның сә­бә­бе нәр­сә­дә?— ди­дем.

Ул, ел­ма­еп ка­рап ал­гач:

— Үзем­не үзем­дә тап­тым!— ди­де.

Бел­сә­гез иде, шул ми­нут­тан мин дә баш­ка төр­ле ке­ше­гә әве­рел­дем.

— Сез­нең шу­шы ка­дәр сө­е­нү­е­гез­нең сә­бә­бе нәр­сә­дә?— дип мин­нән со­ра­ды­лар та­ныш­ла­рым.

— Сез­нең юк­тан да дөнья бә­ла­се өс­те­гез­гә өел­гән­дәй кай­гы­га ка­лу­ы­гыз­га га­җәп­лә­нү­дән,— ди­дем алар­га, хәл­лә­ре­нә кер­гән­дәй әй­теп.

— И-и, сез без­дән кө­лә­сез икән әле,— ди­де­ләр алар.— Ал­ла­һы бир­сә, без­гә дә на­сыйп итәр, үзе­гез­дән рә­хәт­лә­неп кө­ләр­без!

Алар­ның шу­шы сүз­лә­рен­нән соң үзем­не үзем­нән эз­ләп ка­ра­дым, ба­ры тик та­ба гы­на ал­ма­дым. Уй­га би­рел­дем. Ва­кый­га­лар­ны кү­ңе­лем аша бе­рәм­ләп ки­чер­дем. Үзем­не ке­ше­ләр­нең очар ка­нат­ла­рын ки­сү­дә дә га­еп­ләп ка­ра­дым. Хә­лем­дә һич­нин­ди үз­гә­реш бул­ма­ды.

Ва­кыт­лар узу ке­ше­ләр­не акыл­ла­ры­на кай­та­ра икән ул. “Ни өчен баш­ка­лар ха­кын­да хәс­рәт чи­гәм әле? Мин кем? Алар­ның ху­җа­сы­мы, җи­тәк­че­се­ме?”— ди­дем.

Кү­ңе­ле­мә ни­ка­дәр шат­лык тул­ды, хә­зер дә авы­зым­ны җы­еп бе­те­рә ал­га­ным юк. Дө­рес икән: ирек­ле ке­ше­дән дә бә­хет­ле­рәк адәм дөнья йө­зен­дә бу­ла ал­мый!

15.12.2009

 

БУЛ­ГА­НЫ­НА ШӨ­КЕР

Хи­кә­ят

 

Без кү­ңел­нең эч­ке һәм тыш­кы чик­лә­ре юк­лы­гын бө­тен­ләй дә исе­без­дән чы­га­ра­быз. Мо­ңа дә­ли­лем бар­лы­гы яки юк­лы­гы бе­лән дус­ла­рым кы­зык­сын­гач, алар­га бо­лай ди­дем:

— Ә сез мәгъ­нә­нең эч­ке һәм тыш­кы чик­лә­ре бар­дыр дип бе­лә­сез­ме?

— Юк дип әйт­сәк, ул ва­кыт­та мәгъ­нә конк­рет, ягъ­ни тө­гәл бу­лу­дан тук­тар иде. Мәгъ­нә — фи­кер­нең тө­ше, фи­кер исә мәгъ­нә­нең тыш­кы ка­бы­гы. Шу­лай бул­гач, мәгъ­нә­нең чик­лә­ре бар, баш­ка­ча мөм­кин тү­гел,— ди­де­ләр.

Ин­де мәсь­ә­лә чи­шел­гән ке­бек иде. Шун­да мин алар­га бо­лай дип әйт­тем:

— Ә ни өчен фи­кер­ләр үз­гә­рә то­ра­лар, мәгъ­нә­ләр сак­ла­на би­рә­ләр? Чөн­ки мәгъ­нә­гә тө­ше­нү чик­лә­ре сак­ла­ну­дан ул шу­лай ки­леп чы­га.

— Сез­не тың­лап тор­сак, мәгъ­нә конк­рет-тө­гәл дә, чын­бар­лык, ягъ­ни объ­ек­тив кү­ре­неш тә тү­гел,— ди­де­ләр алар һәм ми­нем:

— Әйе, сез хак­лы!— дип җи­ңел ге­нә ки­ле­шү­ем­нән хәй­ран ит­те­ләр.

— Ә ни­гә?— ди­дем мин алар­га— Һәр нәр­сә­нең асы­лын, эч­ке яшә­еш за­кон­ча­лык­ла­рын мәгъ­нә дип ата­сак, алар­га тө­ше­нү дә үзе­без­дән то­ра. Шу­лай бул­гач, асыл­да мәгъ­нә­ләр чик­сез ди­гән сүз бу. Без­нең кү­ңел чик­лә­ре­без ки­ңәй­гән са­ен мәгъ­нә чик­лә­ре дә ар­та ба­ра. Эч­ке чи­ге ди­гән­дә без мәгъ­нә­нең ти­рән­ле­ген күз­дә то­та­быз, тыш­кы чи­ге ди­гән­дә аның ха­кый­кать­нең киң­лек­лә­рен чол­гап алу мөм­кин­ле­ге­нә әй­тә­без.

Шу­шы ка­дәр фәл­сә­фә са­ту алар­ны ялык­тыр­ды бу­гай? Шун­да ара­дан бер­се әй­теп куй­ды:

— Ә ми­нем кү­ңе­лем ан­дый киң­лек­ләр­не та­ны­мый һәм сез дәгъ­ва кыл­ган ти­рән­лек­ләр­гә исе дә кит­ми! Бул­га­ны­на шө­кер!— ди­де.

Мин дә юга­лып кал­ма­дым һәм:

— Сез сүз­лә­рем­нең хак­лы бу­лу­ын ту­лы­сын­ча рас­лап бир­де­гез, рәх­мәт!— ди­дем.

Дө­ре­сен әй­тим: һич ке­нә дә ша­ярт­ма­дым.

Шун­да алар һәм­мә­се дә “Ал­ла­га шө­кер! Ал­ла­га шө­кер!” дип бит­лә­рен сы­пы­ра баш­ла­ды­лар. Ми­нем га­җәп­лә­нү­е­мә кар­шы:

— Әле дә ярый кү­ңе­ле­без эч­ке һәм тыш­кы як­лар­дан чик­ле икән, югый­сә аның киң­ле­ге һәм ти­рән­ле­ге бе­лән нәр­сә эш­ләр­без дип кот­ла­ры­быз очып то­ра иде. Бе­лә­сез бит, кү­ңел­не ка­нә­гать­лән­де­рү ни­чек авыр,— ди­де­ләр.

Хә­ер, мин дә шө­кер итеп би­тем­не сы­пы­рып куй­дым.

 

ДИ­НИ БӘ­ХӘС БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

Бер дин­дар әфән­де ми­ңа на­маз укуы ха­кын­да һәм аның ки­рәк­ле­ге ту­рын­да озак кы­на аң­лат­ты. Дин гый­ле­мен­дә үзем­не бе­лем­ле са­на­вым сә­бәп­ле сүз­лә­рен ка­бул итеп тың­лап тор­дым. Ан­на­ры, фи­кер­лә­рен та­гын да ки­ңәй­теп җи­бә­рү мак­са­тын­да, аңа мон­дый со­рау бир­дем:

— Ни­чек уй­лый­сыз, Ал­ла­һы тә­га­лә ке­ше­нең кү­ңе­лен­дә­ме, әл­лә чит­тә­ме?— ди­дем.

Со­ра­вым­ның ачу­лан­ды­рыр­лык бул­ган­лы­гын ба­шы­ма да ки­тер­мә­дем. Ул ми­ңа:

— Сез ди­ва­на­мы әл­лә?— ди­де.— Әгәр дә Ал­ла­һы тә­га­лә кү­ңе­ле­без­дә бул­са, Аңа та­бы­ну­ы­быз­ның, ура­за то­ту­ла­ры­быз­ның, хаҗ­ның-баш­ка­ның ки­рә­ге ка­лыр иде­ме?

Һәм шу­лар­га өс­тәп та­гын да сүз­ләр әйт­те, ан­на­ры тө­ке­реп ди­яр­лек ки­теп бар­ды. Аны рән­җет­кән­ле­гем­не уй­лап, кү­ңе­лем­дә чик­сез авыр­лык той­дым. Әм­ма ми­не ул ха­ләт­тән үз-үзе­мә бир­гән бу со­ра­вым чы­гар­ды:

— Әгәр дә бу дөнь­я­да мо­ның кү­ңе­лен­дә Ал­ла­һы тә­га­лә юк икән, Ахи­рәт­кә күч­кәч Ал­ла­һы тә­га­лә­не ул ни­чек та­бар соң?

 

ҖАН­НЫҢ ҮЛЕМ­СЕЗ­ЛЕ­ГЕ­НӘ ДӘ­ЛИЛ

Хи­кә­ят

 

— Ал­ла­һы тә­га­лә тө­гәл-конк­рет бар­мы, әл­лә ул абст­ракт тө­шен­чә ге­нә­ме?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

Алар­га:

— Конк­рет, тө­гәл бар,— ди­дем,— һәм ул без­нең һәр­кай­сы­быз­ның кү­ңел­лә­рен­дә яши!

— Ни­чек ин­де?— ди­де­ләр.— Субъ­ек­тив, ягъ­ни без­нең кү­ңел­лә­ре­без­гә бәй­ле­ме­ни, ан­нан чит­тә бу­ла ал­мый­мы?

— Бу­ла ала,— ди­дем,— әм­ма ул ва­кыт­та без­нең җан­на­ры­быз да үлем­ле, үлү­чән хәл­гә ки­лә! Ә сез бит җан­на­ры­быз үлем­сез бу­лу­ын те­ли­сез, шу­лай дип иман ки­те­рә­сез!

— Ал­ла­һы тә­га­лә без­нең кү­ңел­дә икән­ле­ген әй­тү бе­лән без аның яшә­е­шен чик­ли­без тү­гел­ме?— ди­де­ләр һа­ман да.

— Уй­лап ка­ра­гыз, әгәр дә Ал­ла­һы тә­га­лә үлем­сез икән, ул без­нең кү­ңел­лә­ре­без­дә бул­са, ди­мәк җан­на­ры­быз­ны да үлем­сез итә. Мо­ның бе­лән без ке­ше җа­ны­ның үлем­сез икән­ле­ген рас­лый­быз. Ин­де яшә­е­шен чик­ләү­гә кил­гән­дә, шу­ны әй­тә алам: җан­на­ры­гыз­ны чик­лә­мә­гез, кү­ңе­ле­гез киң бул­са, ан­да урын да чик­сез­лә­нә!

 

 

Ә НИ ӨЧЕН?

Хи­кә­ят

 

— Кү­ңе­ле­ңә шай­тан­ны керт­мә!— дип нә­сый­хәт кы­ла идең ән­кәй.

Ә мин мо­ны ке­ше­ләр­не хә­ка­рәт­ли тор­ган исерт­кеч эчем­лек ха­кын­да гы­на әй­тә­сең­дер дип уй­лый идем. Юк икән, хик­мә­те дә, мәгъ­нә­се дә бик ти­рән­дә бу­лып чык­ты. Тор­мыш итә-итә ге­нә шу­лар­ны аң­лау­га ире­шә­сең шул ул.

Шай­тан­ның бе­рен­че ил­че­лә­ре бу­ла­рак көн­че­лек пәй­да бу­ла. Ба­ры­сы да шу­ңар­дан баш­ла­на. Баш­ка­лар­ның бә­хе­те­нә, уң­ган­лы­гы­на, уңыш­ла­ры­на сок­ла­на­сы урын­га, алар­дан үр­нәк алыр­га өй­рә­нү ки­рәк­ле­ген оны­тып, мин дә аңа, көн­че­лек­кә, би­рел­мә­дем­ме икән ди­я­рәк ни­чә­мә тап­кыр кур­кы­нып кал­га­ным бул­ды. Фай­даң ти­сен дип ке­ше­гә ки­ңәш би­рә­сең, ә ул мо­ны, кем син­нән со­ра­ган әле сүз­лә­ре бе­лән ге­нә аң­ла­тып би­рә алыр­лык төс чы­га­рып, үп­кә­ләү бе­лән кар­шы ала. Ха­та­ла­ну­ның ни­ка­дәр зы­ян­лы икә­нен тө­шен­де­реп бу­ла­мы?

— Ән­кәй,— ди­дем мин бер­ва­кыт, ба­ла ча­гым­да,— дөнь­я­да ке­ше­ләр шай­тан­ны та­ны­мый­лар икән бит!

— Улым,— ди­де ул,— әм­ма алар си­не та­ный тор­ган­нар­дыр? Әгәр дә си­не та­ны­са­лар, кү­ңе­лең­дә Ал­ла­һы тә­га­лә бар­лы­гын күр­сә­ләр, шай­тан­на­ры-җен­нә­ре ко­тыр­са да, ба­ры­бер өс­тен чы­га ал­мас­лар!

...Ин­де ән­кәм дә гүр ия­се. Йөз­гә-бит­кә, буй-сын­га гы­на тү­гел, акыл-зи­һен­гә, эш­кә-га­мәл­гә дә чи­бәр ке­ше иде ул. Уры­ны җән­нәт­тә бул­сын!

Әм­ма, ке­ше­ләр, ми­нем сез­гә бер со­ра­вым бар:

— Ни­гә шул­ка­дәр­ле бер-бе­ре­гез­не ка­га­сыз?

16.12.2009

 

 

КЕ­ШЕ­ЛЕК­КӘ ЫША­НЫР ӨЧЕН

Хи­кә­ят

 

Дөнь­я­да дө­рес­лек һәм хак­лык-ха­кый­кать бар­мы дип со­рау­га, алар юк дип ин­карь сүз­лә­рен әй­тер­гә кый­ган ке­ше­ләр­гә шу­ны бел­де­рә­сем ки­лә: аң­ла­гыз, алар бар һәм мин алар­ны тап­тым! Ышан­мый­сыз­мы? Әл­лә сез­нең дә та­ба­сы­гыз, кай­да икән­ле­ген ге­нә бул­са да ише­теп ка­ла­сы­гыз ки­лә­ме? Бе­ле­гез! Дө­рес­лек һәм хак­лык — алар ми­нем йө­рә­гем­дә, кү­ңе­лем­дә, зи­һе­нем­дә!

— Без си­нең йө­рә­ге­ңә дә, кү­ңе­ле­ңә-зи­һе­не­ңә дә ке­рә ал­мый­быз шул. Бу – ке­ше ку­лын­нан ки­лә тор­ган эш тү­гел! Кү­ңе­ле­гез­гә ыша­ныр­га без­не ах­мак­ка са­на­ма­гыз!— дип әй­тер­гә те­ли­сез­ме?

Сез­гә җа­вап би­рәм, ише­те­гез, бо­лар мәгъ­рур адәм­нең сүз­лә­ре тү­гел, бәл­ки адаш­мас­ка ча­кы­ру­чы­ның үте­неч­лә­ре ге­нә.

— Ми­нем кү­ңел­гә, йө­рә­ге­мә, зи­һе­не­мә үтә­се­гез кил­сә, аны әү­вә­ле кү­рик дип ты­ры­ша­сыз икән, рә­хим итеп үз йө­рә­ге­гез­гә, үз кү­ңе­ле­гез­гә, үз зи­һе­не­гез­гә сә­я­хәт кы­лы­гыз! Дө­рес­лек­не һәм хак­лык-ха­кый­кать­не та­бар өчен из­ге­лек­не өл­ге ите­гез һәм те­лә­ге­гез­гә ире­шер­сез. Әгәр дә мак­та­на бу дип уй­ла­са­гыз, бик ка­ты ял­гы­ша­сыз. Те­лә­гем һәм өме­тем ба­ры тик бер ге­нә — ке­ше­лек­нең дө­рес­лек, хак­лык, ха­кый­кать бә­рә­кә­тен­дә яшәр­гә те­лә­ве­нә ыша­ны­чым зур бу­лу­дан гы­на бу!

— Из­ге­лек­тән дө­рес­лек­не, ха­кый­кать­не эз­лек­ме­ни?— дип бор­чыл­ма­гыз. Үз кү­ңе­ле­гез, йө­рә­ге­гез, зи­һе­не­гез­дән бар­ла­гыз һәм алар­ны та­бар­сыз. Ә мо­ңа из­ге­лек ке­нә үр­нәк бу­ла ала, бәл­ки ул йол­кыш, мес­кен, зат­сыз үр­нәк ке­нә ке­бек то­е­лыр әле?

Хак­лык-ха­кый­кать, дө­рес­лек ке­ше­ләр­нең йө­рә­ген­дә, кү­ңе­лен­дә, зи­һе­нен­дә яшә­гән­дә ге­нә Җир йө­зен­дә алар тан­та­на итә ала, шу­лай бит?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных