Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 61 страница




— Үлем­нән кур­ку юләр­лек бит ул!— ди­гән.

Егет­кә аның бу сү­зе иреш­кән һәм, аңа ба­рып:

— Ба­бай, ми­не юләр дип әйт­кән­сез. Дө­рес­ме шул сү­зе­гез?— ди­гән.

— Әйе,— ди­гән ба­бай,— син бит адәм ба­ла­сы! Адәм ба­ла­ла­ры һәм­мә­се дә үлем­ле! Ми­нем дә ба­бам, атам, анам гүр ия­лә­ре ин­де, мин дә үләр­мен! Әҗәл­дән ба­ры­быз да кур­ка, хәт­та үзем дә, әм­ма си­нең ке­бек үк акыл­сыз­ла­ныр­лык хәл­гә ки­леп җи­теп тү­гел!

Егет­кә аның бу сүз­лә­ре оша­ма­ган. Шу­лай да ул со­рый­сы ит­кән:

— Дөнь­я­да һәм­мә нәр­сә дә үлем­ле, мо­ны­сын мин дә бе­ләм, әл­лә үлем­сез бер Ал­ла­һы тә­га­лә ге­нә­ме? Бу бит зур га­дел­сез­лек! Сез мо­ңа ри­за­мы?— ди­гән.

— Ә ни өчен алай сөй­ли­сез?— ди­гән ба­бай да ап­ты­рап.— Кы­я­мәт­кә­чә фә­реш­тә­ләр дә үлем­сез!

Егет­кә аның бу сүз­лә­ре оша­ган. “Ме­нә бит,— ди­гән ул, кү­ңе­лен­нән ку­а­нып,— фә­реш­тә­ләр үлем­сез икән­нәр. Әгәр дә күп-күп итеп из­ге­лек­ләр кыл­сам, мин дә фә­реш­тә бу­лыр­мын! Юк­ка­мы из­ге ке­ше­не фә­реш­тә дип атый­лар?”

Ба­бай аның йө­зе­нә ел­маю нур­ла­ры чы­гу­га бик тә ап­ты­ра­ган. “Мин мо­ңар­га нин­ди дө­рес ки­ңәш­ләр бир­дем икән шу­лай?”— дип, хә­те­рен яңар­тыр­га ты­ры­шып ка­ра­ган. Әм­ма исе­нә тө­ше­рү аңар­га мөм­кин бул­ма­ган. Егет­нең үзен­нән со­рар­га кый­мый кал­ган. Аның да үлем­сез бу­ла­сы кил­гән­дер ин­де әл­бәт­тә!

Шу­шы көн­нән баш­лап егет га­мәл­лә­рен­дә из­ге­лек­не арт­ты­ра бар­ган. Кү­ңе­лен һа­ман да күр­ше­лә­ре­нә-баш­ка­лар­га эш­тә яр­дәм бе­лән ма­вык­тыр­ган. Дө­рес, ха­лык мон­дый буш­ка кил­гән хез­мәт­че­нең ил­дә бар­лы­гы­на бик тә сө­ен­гән. Аның һәр­да­им ях­шы­лык­ла­рын кү­реп, мо­ңа шул­ка­дәр кү­не­геп җит­кән­нәр ки, әгәр дә егет алар­га яр­дәм­гә соң­га кал­са яки баш­ка бе­рәү­гә күб­рәк бу­лы­шып, үз­лә­ре­нә аз эш­ләш­сә, аны авыр сүз­ләр бе­лән ачу­ла­на ук баш­ла­ган­нар.

— Кай­да йөр­дең шу­шы ка­дәр ва­кыт? Бу га­мәл­не си­нең ки­леп эш­лә­шү­е­ңә өмет­тә куз­гат­кан идек! Бо­лай пош­мас икән­ле­гең­не бел­сәк, то­тын­ма­ган да бу­лыр идек!— ди­гән­гә ка­дәр ба­рып җит­кән­нәр.

Егет яңа­дан-яңа оры­шу­лар­ны ка­бул ит­мәс өчен та­гын да өл­гер­рәк һәм ты­рыш­рак бу­лыр­га мәҗ­бүр икән. Ә ха­лык һа­ман да аңар­дан ри­за тү­гел ди.

Ул егет ял­гыз ән­кә­се бе­лән ге­нә тор­ган. Ме­нә ке­ше­гә хез­мә­тен­дә арып-тал­чы­гып, тә­мам кич иң­гәч ке­нә кай­тып, ин­де су­ы­нып бе­тә бар­ган чик­мән­ле бә­рәң­ге ашап уты­ра икән бу. Ән­кә­се әйт­кән:

— И улым,— ди­гән,— бү­ген дә олы, авыр эш­ләр эш­ләт­те­ләр­ме? Бик ары­ган­сың­дыр ин­де?

— Әйе,— ди­гән улы.

— Бор­чыл­ма, ятып ял ит­кәч, бар­ча ары­ган­лык­ла­рың бе­тәр, си­ңа йом­шак урын-җир­лә­рең­не җә­еп куй­дым. Мал­ла­ры­быз­ны ашат­тым, ашар­ла­ры­на бет­кән иде, ча­на тар­тып ба­рып, кыр­дан са­лам кай­та­рып, ба­шак ясап бир­дем. Ти­рес­лә­ре җы­ел­ган иде, алар­ны түк­тем! Тик ме­нә утар­ла­ры җи­ме­ре­лә баш­ла­ган, аб­зар кы­ек­ла­ры ачыл­ган, ба­га­на­ла­ры ава баш­ла­ган. Алар­га гы­на кө­чем җит­мә­де. Ал­ла­һы бо­ер­са, бәл­ки ир­тә­гә эш итеп куя алыр­мын,— ди­гән.

Ан­на­ры, һа­ман да улы өчен бор­чы­лып, аңа бо­лар­ны да әйт­кән:

— Аша-аша, ка­дер­лем ми­нем! Чик­мән­ле бә­рәң­ге­дән гай­ре ашар­га әй­бе­ре­без дә кал­ма­ды ин­де. Бе­рүк ачу­ла­на күр­мә, си­не ке­ше­чә тәр­бия итә ал­мыйм, тор­мы­шы­быз авы­ра­еп бет­те шул!

Егет шун­да, ри­зык­ла­ры өчен ән­кә­се­нә рәх­мәт әй­теп, рә­хәт җы­лы уры­ны­на ба­рып ят­кан. Ары­ган бу­луы сә­бәп­ле ми­нут эчен­дә йо­кы­га кит­кән. Әл­бәт­тә төш тә күр­гән.

... Имеш, ул фә­реш­тә­ләр янын­да очып йө­ри, ял­гыз агач­ка ба­рып ку­на һәм алар­дан мон­дый мак­тау сүз­лә­ре ише­тә:

— Аһ, сез нин­ди күр­кәм... Аһ, сез нин­ди ма­тур... Аһ сез! Сез! Сез!..

Егет мо­ның са­ен сө­е­нә, бо­так­тан-бо­так­ка ку­нып ку­а­на. Әм­ма шун­да кү­рә: бер явыз кар­чык фә­реш­тә­ләр­не та­як бе­лән ку­ып йө­ри. Бу нин­ди хәл икән ди­гән егет, шун­да ис­кә­реп, бу кар­чык­ның үз га­зиз ән­кә­се бу­лу­ын та­нып ала һәм аңа:

— Ниш­ли­сең син, фә­решт­ләр­не кур­кы­тып очы­ра­сың бит?— ди.

— Нин­ди фә­реш­тә­ләр бул­сын­нар бо­лар? Кар­га­лар бит!— ди­гән шун­да әни­се.— Фә­реш­тә­ләр мон­дый ко­ры­ган агач­ка ку­на­лар ди­ме­ни? Фә­реш­тә­ләр ке­ше­ләр­нең йө­рәк­лә­рен­дә оя ко­ра­лар, Ал­ла­һы тә­га­лә бул­ган җир­дә ге­нә яши­ләр! Көш-көш! Кит мон­нан, син дә кар­га, шай­тан ял­чы­сы!

Егет шун­да сис­кә­неп уя­на. Ин­де таң атып ки­лә ди. “Бу ни бул­ды бу?”— дип уй­ла­нып ят­кач, егет уры­нын­нан тор­ган да, иң әү­вәл аб­зар-ку­ра­лар­ны, ач­ка кал­ган мал-ту­а­рын ка­рап чык­кан. Ан­на­ры әйт­кән:

— Йа Хо­да, мин ди­ва­на­ны яшә­тү­е­ңә ка­ра­ган­да үте­рү­ең ар­тык!— ди­гән.

Шун­да аның йө­рә­ге ле­пе-ле­пе ти­беп ал­ган. Кем­нең үлә­се кил­сен ин­де? Ярый әле егет­нең сүз­лә­ре әҗәл фә­реш­тә­лә­ре­нә ише­тел­ми кал­ган. Алар, йө­ге­реп ба­рып, аның га­мәл дәф­тә­рен ка­рап: “Ал­ла­һы әк­бәр!”— ди­яр­гә өл­гер­мә­гән­нәр.

Көн-төн эш­ләп, егет үз йор­тын-җи­рен тәр­тип­кә ки­тер­гән, мал­ла­рын да ач тот­мый баш­ла­ган. Шу­лай тер­нәк­лә­нә ба­рып, тә­мам ба­еп та кит­кән. Аңа әни­се дә сө­е­неп бе­тә ал­мый икән.

Бу хак­та хә­бәр­ләр те­ге ба­бай­га да ки­леп иреш­кән. Ул әйт­кән:

— Ме­нә егет­кә акыл кер­гән! Үлем шәү­лә­се дә аңар­дан чи­ген­гән! Ин­де өй­лә­неп тә җи­бә­рер!— ди­гән.

Нәкъ шу­лай бул­ган да. Егет чын ир кы­я­фә­тен ал­ган, тор­мы­шын гөр­лә­теп, бә­хе­те­нә ки­нә­неп, ха­тын­нан сө­е­неп, ән­кә­сен­нән рәх­мәт сүз­лә­ре ише­теп, бер уч­ма ба­ла­лар үс­те­реп ята икән.

Бу хак­та да сүз­ләр те­ге ба­бай­га ки­леп иреш­кән­нәр. Ул әй­тә икән:

— Акы­лын тап­кан ке­ше йө­рә­ген­дә­ге кур­ку­ын югал­та,— дип.

Чын­нан да ул хак­лы бит: хик­мәт үлем­дә­ме­ни, ма­тур итеп яши бе­лү­дә бит!

Ә шу­лай да аң­ла­мый кал­дым: ха­лык­та, га­дәт­лә­рен­чә олы-олы эш­ләр баш­лап җи­бә­реп, аны ни баш­ка­ра, ни бе­те­рә ал­мый­ча, һа­ман да шул рәх­мәт­кә көч тү­гү­че егет­не ачу­ла­на-ачу­ла­на кө­теп уты­ра­лар­мы икән? Әл­лә соң бел­ми­ләр­ме: кол­хоз­лар күп­тән та­рал­ды­лар, ин­де ка­бат кайт­мас­лар шул!

11.01.2010.

 

 

ТОЗ­ЛАУ-БО­РЫЧ­ЛАУ

Хи­кә­ят

 

Ике гый­бат сөй­лә­шә­ләр. Бер­се бо­лай дип зар­ла­на:

— Го­ме­рем буе җа­ны­ма тоз са­лып тор­ды­лар, алар­га тү­зәр­ле­гем кал­ма­ды!

Икен­че­се мо­ны ба­шын сел­кеп, әйе-әйе ди­я­рәк тың­лап то­ра да:

— Тоз­сыз бул­саң, шу­лай ин­де ул, җа­ны­ңа гы­на тү­гел, кү­зе­ңә­чә тоз ту­ты­ра­лар!— ди.

Алар сүз­лә­рен­дә ки­ле­шеп, дөнь­я­ны ачу­ла­ну­ла­рын дә­вам ит­те­рә­ләр, ке­ше­ләр­дән зар­ла­на би­рә­ләр.

Сөй­лә­шү­лә­рен мин дә ишет­тем, бо­лар да мәгъ­нә­ле бу­ла баш­ла­ган­нар икән ди­гән фи­кер­гә кил­дем. Сүз­лә­ре­нә кат­на­шып:

— Сез нин­ди мәгъ­нә­ле сүз­ләр сөй­ли­сез!— ди­я­рәк, алар­га ил­ти­фат бел­де­реп, кү­ңел­лә­рен хуш­лан­ды­ра­сым кил­де. Әм­ма:

— Бо­рыч­лап ма­таш­ма әле мон­да!— дип әй­тә­се­лә­рен уй­лап, ни­я­тем­нән ки­ре кайт­тым.

Шун­да бе­рен­че­се:

— Үз тоз­ла­ры­на үз­лә­рен чум­ды­рам әле!— дип әй­теп куй­ды.

Са­быр­лы­гым өчен ми­не шат­лык күм­де.

01.11.2007.

 

 

«НЕВ­МЕ­НЯ­Е­МА­Я»

Хи­кә­ят

 

Мин-мин­лек кай­нар­лы­гын­нан мун­ча та­шы ке­бек кыз­ган, чә­чен шү­рә­ле мө­ге­зе­дәй оч­лай­тып өеп йөр­тү­че бер де­кан ха­ным, дәү­ләт им­ти­хан­на­ры тә­мам­лан­гач, сту­дент­ла­ры­ның ал­ган бил­ге­лә­рен­нән ка­нә­гать­сез­ле­ген бел­де­реп, шу­шы им­ти­хан­нар­ны алу­чы ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры кар­шы­сы­на ке­реп, та­выш чы­га­рып, алар­га бө­е­ре­нә та­я­нып кыч­кы­ра баш­лый.

Про­фес­сор­лар га­җәп­кә ка­ла­лар, хәй­ран итеп тың­лап уты­ра­лар. Де­кан­ның кай­нар­лы­гы һич тә сү­нә бел­ми. Шун­да бер про­фес­сор, шү­рә­ле бе­лән оч­раш­кан Был­тыр сы­ман ан­нан со­рап куя:

— Сез өе­гез­дә дә шун­дый­дыр ин­де?

— Ан­да ни эше­гез бар?— ди де­кан, мин-мин­лек кай­нар­лы­гын сүн­де­рә ал­мый­ча.— Мин өй­дә дә шун­дый!

— Үз­гә­реш­сез икән­сез! Аң­ла­шыл­ды!— ди про­фес­сор, җит­ди кы­я­фә­тен­дә ка­лып.

Ко­мис­сия шун­да де­ка­ны кал­ты­ра­нып чы­гып ки­тә. Ара­дан бер­се, рус­ча­ла­тып кы­на әй­теп куя:

— “Нев­ме­ня­е­ма­я” бу! Кү­ре­неп то­ра!

Аның сү­зен ише­тер­гә өл­гер­гән де­кан, Был­тыр кыс­кан шү­рә­ле ке­бек та­гын да үке­реп кыч­кы­рып җи­бә­рә:

— Юләр­ләр! Мин сез­нең ки­рә­ге­гез­не би­рер­мен әле!

15-16.06.07.

 

 

ТРАМ­ВАЙ ХА­ТИ­РӘ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Хә­зер­ге яшь­ләр­дән зар­ла­ныр яшь­кә ми­нем дә җи­теп бар­ган чак­лар. Ачу­ың да кил­мәс иде: урын бир­ми­ләр, нин­ди ге­нә “марш­рут”­ка утыр­ма — яшь­ләр. Кая ба­ра­лар, ди­ген? Хә­ер, аны­сы­на ри­за да, тик ме­нә утыр­гыч­лар­га уты­рып ба­ра­лар, ә карт­лар — аяк өс­те ба­сып. Хә­зер бит без­нең за­ман тү­гел, өл­кән­нәр­гә урын бир­ми­ләр.

Шу­лай трам­вай­да ба­ра би­рә­без. Бер әби кер­де. Яшь­ләр утыр­гыч­лар­ны ту­тыр­ган­нар, әби­гә игъ­ти­бар да юк.

Куз­гал­дык ке­бек.

Ә әби, кил­де-кил­де дә, бе­рә­ве­нең өс­те­нә уты­рып ма­та­ша. Чә­рел­дәп яшь кыз си­ке­реп тор­ды:

— Өс­те­мә уты­ра­сың бит!

Әби дә юга­лып кал­ма­ды:

— Га­фу ите­гез, куз­гал­мый­ча да уты­ра­сыз бит. Утыр­гыч дип то­рам. Яшь­ләр икән­сез!— ди­де.

Чә­рел­дек кыз куз­гал­ган урын бу­ша­ган иде, шун­да утыр­ды.

Кыз, би­ча­ра­кай, “һе!” дип бо­ры­нын чөй­де дә чит­кә ба­рып бас­ты. Трам­вай, җи­ңел су­лыш ала-ала, ал­га ба­ра бир­де.

14.06.07.

 

 

ӨЧ БАШЛЫ КЕШЕЛӘР

Хи­кә­ят

 

Университетларда, беләсездер, акыллы укытучылар гына укыта, акыллы кешеләр генә укый.

Ярар-ярар, акыллы түгел икән, болайрак булыр: университетларда белемле мөгаллимнәр генә укыталар һәм белем җыяр өчен атлыгып торган студентлар гына укыйлар. Монысында бәхәсләшә алмыйсыз инде, әйеме!

Шулай бервакыт миңа да алар арасында эшләп алырга туры килде. Менә студентларның педагогик практика материалларын карарга һәм, тикшереп, аларга билге куярга тиеш идем. Иренмичә, җөпләп-җентекләп укып утырам. Әле яңа гына татар теле кафедрасында идем, хәзер икенче, шундый ук татар теле кафедрасындамын. Әле аның шундый ук өченчесе дә бар. Гаҗәп тә түгел. Безнең университетның ректоры да, проректорлары телчеләр булгач, үзләренә берәр кафедра ачканнар да, өстәгеләрдән боларның бу эшләрен өнәмәүләре хакында сүз ишеткәч, ул кече урыннарын вакытлыча башка кешеләргә биреп торып, тиздән заман үзгәрәсен, бу тәхетләрен дә кайтарып аласыларына өметләрен һәм нәфселәрен кабартып яши бирүләре хакында да халыкка мәгълүм иде. Ул кафедраларга, вакытлычага булсын-булмасын, мөдир итеп куелган укытучыларга хәйран итәрлек: берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе акыл иясе инде менә! Сокланып туймассың! Бар икән бит татарда да акыллы, белемле, өлге итәрлек ханымнар!

Папкалар тикшереп утырам. Кафедра мөдире кайнаша. Курс эшләрен тапшырганнар, шуларны карап утыра икән. Минем белән дә бер-ике кәлимә сүз сөйләшеп алды. Шәхесемә шушы кадәр илтифат итеп, үзе белән әңгәмәдәш булырга мине лаеклы санаганы өчен рәхмәтле идем әлбәттә. Югыйсә, игътибарга да алып тормыйлар күп вакытта. Бу кафедра мөдирләре бигрәк тә инде!

Бераздан ханым:

— Тотынып утырыгыз!— дип әмер бирде.

Мин аптырабрак калдым. Аңламаганымны белдереп, мөдирәгә хәйранлы күз карашымны төбәдем.

— Ишетәсезме мине?— диде ханым.— Тотынып утырыгыз, дидем!

Әйе, бу аның: «Егылып китә күрмәгез!»— дип кисәтүе инде. Мин өстәлгә ябыштым һәм:

— Егылмыйм! Нык тотындым!— дидем.

Ханым канәгать елмайды һәм алдындагы ачык папкадан укып китте:

— «Фәрит Яхинның рус мәктәпләрендә татар телен укыту методикасына керткән яңалыклары» темасына язылган. Ишеттегезме?

Мин үземнең кып-кызыл булганымны тойдым. «Ханым юри мине мыскыл итеп шулай бутый,— дидем күңелемнән генә.— Бирешмә, Фәрит! Җаныңны тыныч тот!» Әмма сүз әйтмичә дә калу ярамый иде.

— Шаяртасыз!— дигән булдым.

— Юк, сез ишетәсезме, «Фәрит Яхинның...»! Адәм көлкесе! Җитәкчесе дә кем бит әле! Проректор! Хор-р-р...

Ханымның тамак төбенә калын көлке төкерекләре утырды. Ул аларны авыр уздырып җибәрде. Әллә студентларының наданлыгына, әллә укытучыларының галимлегенә хәйран иде. Көләргә җыенганы сизелмәде, югыйсә. Сулышын да бик авыр алыштырды.

— «Альберт Яхин» дисәгез, аның да татар теле укыту буенча хезмәтләр язганы юк. Ул татар әдәбиятын татар мәктәпләрендә укыту юнәлешендә армый-талмый эшләде. Рус мәктәпләре өчен дәреслекләр язганлыгын хәтерләмим,— дидем.— Фәрит Яхинга килгәндә...

«Фәрит Яхин» дигән кеше ул мин булам инде дигән сүзләрне тезмәкче идем, мөдир ханым бүлдерергә кирәк тапты:

— Менә мин дә шулай дим бит! Хәйран итәләр мине ул студентлар! Җитәкчеләрен дә әйтер идем инде! Фәрит Яхин композитор бит ул, әле ниндие! Композитор! Шуны да белмәскә!

Ханымның ачуы бик хәйран кабарган иде. Әмма гаҗәпсенүемне мин дә яшерә алмадым:

— Композитор?— дип сорадым хәйранлыкта.

— Композитор! Фәрит Яхин — композитор!— диде ханым катгый тонда, фикерен ачык белдереп кабатланып, миңа да гаҗәпсенеп карап.— Сез нәрсә, Фәрит Яхинның композитор булуын белмәскә инде, Фәрит Яхин!..

Менә шунда булса да акылы утырырга, ханым аңына килергә, хәтерен яңартырга тиеш иде! Юк булмады.

Мин урынымнан кузгалдым. Ханым янына килдем, аның алдындагы папкага күз салдым. Анда чыннан да калын гына курс эше, аның титул битенә калын хәрефләр белән чекрәйтеп мондый тема язылган иде: «Фәрит Яхинның рус мәктәпләрендә татар телен укыту методикасына керткән яңалыклары».

— Кызык икән,— дидем.— Ә эчендә ниләр язылган соң?

Ачып карарга рөхсәт иттеләр. Бу курс эше Мөхетдин Корбангалиевнең тел гыйлеме фәнендә эзләнүләре хакында тәфсилле итеп язылган, дүрт мең дә җиденче студентның берсеннән икенчесе күчереп, олы эш буларак кафедрага тапшырылып килгән хезмәтләреннән берсе иде. Әле доклад, әле диплом сыйфатында да гыйльми җәмәгатьчелек каршында якланылып, тар һәм киң вариантларында кулдан-кулга йөргәнлеге бу нөсхәдә дә эзен калдырган булып чыкты: беренче бүлеге Корбангалиевнең эшчәнлеген кыскача сөйләп чыга, икенчесе — шуның киңәйтелгән, сузылган варианты. Әнкәм ягыннан минем дә бабамның әткәсе Корбангали булган, менә хәзер аның бер чатыннан Мөхетдин агалар нәселе киткәнлеген әйтсәләр, кешеләрнең белеменә хәйран итәр идем. Ә монда...

— Алай икән,— дидем, тыныч һәм исем китмәгән рәвешемдә.— Монда Мөхетдин аганың эшчәнлеге яктыртылган икән. Тышлыгына гына хаталык белән язып куйганнар. Темаларны биргәндә безнең әдәбият кафедрасы тикшерә торган иде инде ул... Кызык, бик кызык хәл. Бәлки миңа истәлек өчен бирерсез титул битен?

— Юк, сез нәрсә! Җитәкчесенә карагыз — кем?.. Шул шул менә! Аңардан узарга ярамый! Композитор Фәрит Яхин!.. Ничек?.. Әгәр берәр хезмәт язган булса?

— Юк, минем тел гыйлеме, аны укыту методикасы буенча хезмәт язарга җыенганым юк!— дидем. Әмма кызмадым. Сабырлык минем киңәшчем иде.— Язарга туры килер микәнни?

Мөдир ханым бу сүзләремне ишетергә теләми иде булса кирәк, кызарынды һәм тагын да күркә кебек бүртенде дә:

— Сез миңа Фәрит Яхинның тел гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләрен атагыз, үзегезне китереп кыстырмагыз!— диде, гүяки шул сүзләре белән ишеккә таба төртеп күрсәткәндәй әйтеп.

Мин аңладым. Башымны иеп чыгып киттем. Ә үзем: «Фәрит Яхин дигән кеше мин үзем бит, мин! Ә композитор Яхин, анысы — Рөстәм Яхин! Әдәбияттан дәреслекләр авторы — Альберт Яхин! Шуларны да аермаска! Өчебез өч төрле кеше бит, өчебез өч төрле! Туганнар да түгел хәтта. Фамилиядәшләр генә! Беребезнең дә тел фәненә катнашыбыз юк! Әмма Фәрит Яхинны, гомере буе белгән, бер чорда бергә укыган, инде егерме еллар күршеләре булып яшәгән, эшләгән кешене мөдир ханымның танымавы — бу бит мыскыллавы инде!»— дип уйланып, үз кафедрабызга таба юнәлдем.

Бераздан, хәл алгач, өс киемнәремне киеп, өемә кайтып киттем.

— Э-эһ, акыллы башлар — өч башлы кешеләр!

 

хххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххх

 

Э Ч Т Ә Л Е К

 

Куш каен аланлыгы. Роман............................................................................3

Умырзая (Озакка сузылган үлем). Роман......................................................153

 

Казан могҗизасы. Әкият.................................................................................294

Серле Камка. Әкият.........................................................................................332

 

Өч башлы кешеләр, яки Хикмәтнең дөньяда бетәсе юк. Хикәятләр............404

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных