ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 59 страница— Күрәсезме, мин сезгә бернинди дә яңалык ачмадым, бары тик боларны исләребезгә генә төшердем. — Безгә дөреслек, хаклык-хакыйкать нәрсәгә кирәк дисезме? — Үзегезгә, көчегезгә, яшәешкә, кешелеккә ышаныр өчен!
КЕШЕЛЕКНЕҢ ДУЧАР БУЛУЫ Хикәят
Кеше никадәр аңлырак булса, аның хаталары да шулкадәр сәеррәк һәм гаебе дә тирәнрәк! Бу — бәхәссез күренеш. Әмма кешелек һаман да аңда үсә бара, димәк ул шуның белән аңсызлыктан ераклаша төшә түгелме? Аңсызлыктан ераклашу ул — аңсызлыкның кеше күңелендә бик тирәндә кала баруы дигән сүз дә. Ә аңсызлык ул, аң кебек үк, безнең холык-фигыль белән идарә итү көченә ия әле. — Кеше никадәр аңсызрак булса, аның шулкадәр хис-кичерешләре дә җиңелчәрәк кенә күңелен дулкынландыра!— дип, дусларым алдында фикеремне үлчәү тәлинкәләренә салдым. — Дөнья йөзендә һәммәбезне дә биләп алырлык олы берәр көчле хис бармы?— дип сорады шунда аларның берсе, гүяки фикерләрне икенче якка алып киткән кебек әйтеп. — Бар,— дидем мин,— ул мәхәббәт дип атала. Әгәр дә син аны кире каксаң, ул синнән үч ала, сине һәлакәткә китерә. — Ә үзең яратмасаң, сиңа мәхәббәт тәкъдим итсәләр, ул вакытта нәрсә эшләргә соң? Буйсыныргамы?— диде ул, тагын да аптыраган хәлгә кереп.— Үз йөрәгеңә хилаф итеп булмый бит инде. Бәлки үзеңне аңа гайрәтен чигерерлек кеше сыйфатыңда күрсәтергәдер? — Мәхәббәткә һични комачау итми дигән сүзне беләсез булыр?— дидем аңа, киңәш итеп:— Чын сөю уенны сөйми. Сиңа бер генә юл кала: мәхәббәткә буйсынырга, нәфрәткә түгел! Ул шушы сүзләремне ишетте дә олы бер хәсрәткә бирелде, аннары әйтте: — Алай да юк, болай да мөмкин түгел! Язмыштан узып булмый икән! 21.12.2009
АНЫҢ ЙӨЗЕН БЕЗ КҮРМӘЯЧӘКБЕЗ Хикәят
Җир йөзендә, күкләрдә-галәмдә Аллаһы тәгаләнең була алмый калган бер генә нәрсәсе дә, урынны да юк! Һәрбер әйбер мәңгелек хакыйкатькә, хәтта кешеләр тарафыннан булсын, әверелдерелүе белән дә шунда ук илаһилаша. — Әмма моның аркасында кайберәүләр Аллаһы тәгаләне кеше уйлап чыгарган дип әйтәләр. Хикмәт нәрсәдә соң? Хикмәт шунда ки, безнең акылларыбыз танып-белү көченә ия. Әмма танып-белү гомумиләштерү-абстракцияләүдән гайре була алмый. Бу гомумиләштерүләребез үзе үк хакыйкатьне чынбарлыгыннан читләштерүгә корыла, даими барлыкны алга чыгара,— дип сөйләп маташа идем, әмма: — Гомумиләштерүдә үзенчәлек, шәхсәни-индивидуальлек үлә,— диделәр миңа. Бу сүзләрне әйткән кеше чыннан да хаклы иде. Уйга бирелдем: “Гомумиләштерү безнең өчен хакыйкатьне аңларга мөмкинлек бирә, хәтта әйтергә кирәк, хакыйкатьнең үзен бирә, ә хакыйкать ул төгәл-конкрет була, әмма анда үзенчәлеккә бәйле шәхсәнилек-индивидуальлек юк. Димәк, ничек кенә карасак та, Аллаһы тәгалә шәхсәни була алмый. Борынгы заманнарның Испанияле акыл иясе гарәп Ибне-Рушт хаклы булган бит: Аллаһы тәгаләне без бервакытта да үз шәхсәни-индивидуаль йөзе белән күрмәячәкбез! Һәм бу безнең акылга сыя алмый!” Шулай дип уйладым һәм озын-озак хәсрәткә бирелдем: “Без бервакытта да йөзгә-йөз очрашмаячакбыз!”
НАМУС-ВӨҖДАН КАЯ? Хикәят
Хаталану, гаепле булуны юк итәр өчен аны булмаган дип игълан итәргә һәм күңелне шул юнәлешкә көйләргә кирәк. Моның өчен без үз кичерешләребезне ят кешегә сөйлибез. Шулай күңелне юатабыз, күңел күлмәген юабыз. Ят кеше синең хәсрәтеңне үзенеке итеп кабул итми, оныта инде ул. — Иң яхшысы — үз туганыңа, якын күргән кешеңә сөйләргә кирәк,— диделәр миңа. — Аларның йөрәкләрен яраларгамы?— дидем мин аларга.— Хатагызны, хәсрәтегезне, гаебегезне җилгә сөйләгез, кешеләр болай да авырлыкларны күп күрәләр. Ә җил — тарата да бетерә! — Ә ул вакытта намус-вөҗдан төшенчәләре кая китә?— диделәр. — Кузгатылмый калдырылалар!— дидем мин аларга, бу ачышыма тәмам сөенеп, адәм көлкесенә калып.
НИГӘ БЕЗГӘ ИРЕК КИРӘКМИ? Хикәят
Без һәрвакыт үзебезнең хаклы булуыбызны белдерергә тырышабыз, дошман итеп күргән кешеләребезне пычратабыз, аларга бәла-казалар телибез. Әмма дошманнарыбыздан котылырга уйласак, иң әүвәлдә берьяклы гына булуыбыздан арынуыбыз хәерле. Шушы турыда сүз чыккач, бу ничек була инде дип сорадылар миннән. Аларга болай әйттем: — “Гаеп атта да, тәртәдә дә” дигәнне беләсез, халык хак әйтә. Кемнеңдер дошманлашуын күрсәк, гаепне аңардан түгел, үзебездән эзләү хәерле! — Бу бит йомшаклык күрсәтү, ихтыярсызлык була!— диделәр, сүзләрем белән килешмичә. Аларда да хаклык бар иде. Адәм баласы һәрдаим үз дигәнен эшләргә тырыша, шуның аркасында бәлаләргә очрый. Әмма алардан котылу юлы бары бер генә бит. Ни өчен шуны аңламыйлар? Үз гаебеңнең дә барлыгын таный белү ул бит рухны ирекле итә, бәхетеңне камил ясый түгелмени? Бу хакта дусларымнан сорагач, алар миңа: — Кемнең инде үз дошманы алдында тез чүгеп, башкалар алдында көлкегә каласы килсен инде! Бу бит җиңелү!— диделәр. Мин исә: “Һаман да рухларыбыз тарлыкны сөя, иреккә чыгарга омтылмый икән әле!”— дип хәсрәткә төштем. 23.12.2009
ДИННЕҢ ҮЛЕМЕ Хикәят
Соңгы елларда Европа илләрендә халыкларның ата-бабадан килгән диннәреннән күңелләре чигенүе хакында газеталар хәбәрләр бирделәр. Бу турыда безнең арабызда да сүз булды. Дусларым моны бәхәс итеп, фикерләрен сөхбәт мәйданына җәелдерделәр. — Динне фән үтерә, фәнни ачышлар хакыйкатьне төшендереп бирәләр, шул сәбәпле халыкларның күзләре ачыла,— диде беребез. — Динне әдәбият-сәнгать үтерә, монысын да исәпкә алыгыз,— диде икенчебез,— чөнки ул динчеләрнең, дин исеменнән йөрүчеләрнең чын йөзләрен танырлык итеп ачып күрсәтә! — Дин үзеннән-үзе үлә, чөнки аның рухыбызга бәйләнеше бетә бара,— диде өченчебез.— Дин кешелек җәмгыятенең оешуында, үсешендә үзенең ролен үтәде инде. — Динне бик күп сәбәпләр юкка чыгара бара. Иманыбыз тормыштагы гаделсезлекләрне күреп тору, аларны җиңә алмавыбыз аркасында какшый,— диде дүртенчебез. Шулай фикерләр-дәлилләр китерелә тордылар. Мин бу бәхәскә катнашмадым. Шулай да үз фикерем бар иде. Үз уйларыма чумдым. — Нигә бер сүз дә әйтмисез?— диделәр миңа дусларым.— Бу мәсьәлә бер дә кызыксындырмыймы әллә? Мин тагын да беразга сабыр иттем. Әмма яңадан да кабынып китмәсеннәр диярәк, уйланып утырганнарымнан фикерләремне тартып чыгарып, аларга бу рәвешле әйтеп бирдем: — Сез һәммәгез дә хаклы. Диннән кешенең гайрәтен чигерү өчен хәтта бармагына кергән чүбе дә сәбәпче була ала. Әмма динне фән дә, әдәбият-сәнгать тә, идеология дә, башкасы да үтерә алмый. Динне бары тик дин үзе генә юкка чыгара ала. Хәтта бер динне икенче дин вакытлыча кысрыкларга, кимсетергә генә сәләтле. Ә һәр динне шул диннең үзе генә юкка чыгара,— дидем. Сүзләрем артыгы белән гомуми иделәрме, әллә аңлата белүем җитмәдеме — бу фикерем дусларымда бары тик көлке генә тудырдылар бугай? Шунлыктан аларга тагын да боларны әйтергә мәҗбүр булдым: — Һәрбер дин үзенә башкаларны күбрәк җәлеп итәр өчен, дөресрәге, һәрбер диннең динчеләре халыкны үз тирәләренә җыю максатында конкрет идеаллар барлыкка китерәләр, әхлак һәм кешелек өлгеләрен тудыралар. Динне менә шул конкретлык үтерә дә инде! Фикерләрем белән килешергә исәпләрендә юк иде. Тагын да бераз бәхәс иткәч, алар мондый сорау бирделәр: — Сезнеңчә диннең дөрес юлы нинди була соң?— диделәр. — Иң әүвәлдә ул рухка ирек бирергә тиеш. Бүгенге көндә рухны-җанны кол итәргә омтылучы, дини тәгълиматны шул юнәлештә аңлатучылар асылда идеаллар тудыру белән шөгыльләнергә мәҗбүрләр. Идеаллар исә, телибезме-юкмы, барыбер конкрет сурәт төсләрен алалар. Шунда аларның җитешсез, камил булмаган яклары да күренә башлый. Ә рухи, абстракт-гомуми, сурәттә-башкада конкрет булмаганда — ул вакытта дин дә яши, күңелләрдән дә чыкмый,— дидем. — Мондый дин бар бит инде — Ислам диде,— диделәр алар.— Анда Аллаһы тәгалә хакындагы хәбәрләр дә гомуми, дини тәгълимат та абстракт, башкалары да! — Әйе, сез хаклы,— дидем мин аларга.— Әмма кайбер акыл ияләре, дин әһелләре ислам динен дә конкрет нигезләргә корырга омтылалар, анда идеаллар тудырырга тырышалар һәм шуның белән аның көчен юкка чыгара баралар. Дин рухны ирекле итү көченә ия булганда гына яши ала. Шуның белән сүземне бетердем. Хакыйкатьне төшендереп бирдем дип уйларга өлгердем. Әмма дусларым моны үземнең шәхси фикерем буларак кына кабул иттеләр дә: — Юк, юк-юк!— дип тел чәүкәләрен чыңлатып алып, үз фикерләрен куәтли-куәтли, бәхәсләрен дәвам иттерделәр. 25.12.2009.
КЕШЕГӘ ЮЛ БИРӘ-БИРӘ Хикәят
Мәктәпкә барып, практика узучы студентларыбызның дәресләрен тыңлаганнан соң, анализлау, фикерләребезне уртаклашу, хезмәтләрен бәяләү максатында кыскача бер утырыш ясалды. Кызыклы гына тәкъдимнәр дә булды. Әмма дәрес тел һәм әдәбият кабинетында уздырылмаган икән. Утырыш өстенә бер укытучы марҗа ханым үзе белән өлкән яшьтәге икенче бер апаны ияртеп килеп керде дә, безнең янга утырып, икесе арасында кызып-кызып сүз йөгертә башладылар. Сөйләшкәннәре бөтенләй дә мәктәп эшенә катнашсыз иде. Бу хәл әдәбият укытучысына ошамады һәм ул: — Әгәр дә яраса, без утырышыбызны бетергәнче генә мөмкинлек бирмәссезме икән?— дип, шунда марҗа ханымнан үтенеп сорады. — Мин үземнең кабинетымда, монда география фәне укытыла! Нинди сүз бу тагын? Монда мин хуҗа, әдәбият кабинетына күченегез!— диде ул, бер дә исе китмәгәндәй кыланып. — Анда дәрес бара шул, эшне монда бетерергә кушкан иделәр,— диде әдәбият укытучысы, сүзендә катгый торып һәм башка төрле мөмкинлек юклыгын ассызыклап. Укытучы марҗа ханым, өлкән яшьтә булуына карамастан, усаллык утларын яшермәде. Җитмәсә пыр-пыр килеп ачуланып, үзегезне әллә кемгә куясыз диярәк, ияртеп кергән хатыны белән чыгып китте. Безнең эш бетеп килә иде инде. Практика узучы студентларның дәресләрен бик яхшы дип бәяләдек. Анализларда җитешсез яклар да күрсәтелде. Әмма бу вакытта әдәбият укытучысы теге марҗа белән икесе арасында аңлашылмаучылык килеп чыгуга һаман да бик борчыла иде. Яр Чаллы шәһәреннән быел гына Казанга күченеп килгән “йөз меңче укытучы” исемен алучыларның берсе булганлыктан, башкала мәктәбендәге тәртипләргә күнегеп җитәргә өлгермәгән, коллективны да аңлап җиткерә алмый икән хәзергә. Шуларны да искә алып: — Студентлар, менә сезгә яңа гына тәҗрибә алырлык бер вакыйга булып үтте. Сез дә, укуыгыз беткәч, билгесез яңа коллективка керәчәксез. Ә коллективта, ул нинди генә булмасын, начармы-яхшымы — төрле кеше бар. Беренчедән, гафу итәргә өйрәнегез һәм аңлашылмаучылык килеп туганда, үзегезнең хаклы икәнлегегезне белсәгез дә, барыбер гафу үтенегез, хатаны үз өстегезгә ала белегез, чөнки кешене таптап киткән кешедән кешечә юл биргән кеше өстен һәм һәрвакыт хаклы була,— дидем, нәсыйхәтемне мөмкин кадәр тыныч күңел белән аларга җиткерергә теләп матурлап сөйләдем. Әмма шул вакытта күзләрем уңында борчылучы әдәбият укытучысын да тоттым. Аны да юатам имеш: — Икенчедән, әгәр дә юк-бар хәлләр белән күңелегезне вата башласагыз, холкыгыз да бозылыр, күңелегездә дә бәхет нуры сүнәр. Тормышны күңелсез узарсыз!— дидем. Нәкъ шул вакытта теге укытучы марҗа ханым кабат кабинетка әйләнеп керде, тагын да пыр-пыр килеп, өстәленнән нәрсәнедер эзләнде. Әмма ул ачулануын кабатлар өчен кергән икән. Арадан мине сайлап алды да: — Сез вуз укытучысымы? Бу нинди хәл?— дия-дия, аяк өсте басарга мәҗбүр итте. — Зинһар өчен гафу итә күрегез? Без инде эшебезне бетереп киләбез! Сезгә комачауладык бугай? Әлегә дәресегез монда булмау гына күңелне тынычландыра. Кабинетыгызда эшебезне оештырырга мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт!— дидем. Әмма укытучы марҗа ханым минем бу сүзләремне үртәү буларак кабул итте ахрысы. Тагын да сүзләрендә бүселеп алды. Әмма шунда акылына сүзләремнең тәэсире барып җиттеме — кинәт үзгәрде дә куйды һәм кабинетыннан оятлы төстә чыгып китте. Мин шунда гына “гаеп миндә иде” дип, хатаны үз өстемә алмый калдырганлыгымны аңлап, шул сәбәпле сүзләремнең тәмам ахырынача дөрес барып чыкмавын уйлап алдым. Студентларга үрнәкне җиткерә алмавым борчыды. Практикантларның дәресен йомгаклау утырышы тәмам булгач, арадан бер студент миңа болай дип әйтте: — И-и, сез бигрәк йомшак кеше икәнсез! Киңәшегезне алсак, аяк астында тапталып кына калачакбыз бит!— диде. Тәмам аптырашка төшеп, борчылган йөз белән мәктәптән чыктым. Университетыма юнәлдем. Юлым ерак иде. Автобуска утырып барам да барам, башыма төрле уйлар килә, хатирәләр күңелемдә яңара. Хәтта тормыш-яшәешемне дә уйладым. Башымнан-өстемнән узган кешеләр язмышымда күп булдылар. Аларга югыйсә юл да бирә идем бит, аяк та чалмадым. Әмма таптап үтүне җай күрделәр. Дөрес яшәмәдем микәнни? Шунда аркама кемдер каты гына итеп төртеп куйды. Борылып карасам, күптәнге танышым, театр артисты икән. Шаярткандай әйтеп куймасынмы: — Кешеләрне изеп йөрисең, яшьти! Исән калдырдыңмы соң?— диде. Нәрсәләрне күздә тотып болай шаяртып алуын төшенгәнемә күрә йөзем кызарган ахрысы? Танышым моны үз җаена файдаланды. — Дустым, бүрегең яна күрмәсен, йөзең кызыл күмер булды!— диде. Шунда аңа: — Мине андый булдыклы иргә санавыгыз өчен рәхмәт инде, югыйсә үз мескенлегемә борчылып бара идем,— дидем. Бу сүзләремне ул элеп тә алды: — Сез дә мескенгә үзегезне чыгарсагыз инде? Ул вакытта безгә үзебез турында нәрсә әйтергә?— дип көлемсерәп тә куйды. Бу кадәр дә хәйранга чыкканым һәм гаҗәпкә калганым юк иде. Ул арада автобус миңа кирәкле тукталышка килеп җитте һәм, хушлашып, шунда төшеп калдым. Каршымда университетым авызын ерып көтеп тора иде.
ҮЗЕННӘН-ҮЗЕ ЧИШЕЛГӘН МӘСЬӘЛӘ Хикәят
Тормышны туктаусыз көрәштән гыйбарәт, диләр. Мин бу фикергә каршы түгел. Әмма ул кем белән көрәштән һәм нәрсә өчен көрәшүдән гыйбарәт соң? Бу хакта төгәл генә фикерем юк иде. — Бертуктаусыз кыен хәлләргә кала баргач, җитмәсә алар берсе икенчесеннән авыррак та, катлаулырак та була торгач, мин моның сәбәпләре хакында уйланып, мөгаен да холкым гаепледер дигән фикергә килдем. Шушы рәвешле итеп, күңел түреннән авыр аһ төтеннәре чыгарып хәсрәтләнеп сөйләгән бер танышыма хәйран калдым. Аны гомер буе уңышларда һәм рәхәтлекләрдә генә яши дип уйлый идем. Бөтенләй дә белмәгәнмен икән. Дөрес, тирә-юне тулы — көнчелекле дошманнары, дуслары. Бәлки мин дә шулар исемлегенә кергән булыр идем, әгәр күңелемдә кешеләргә хөрмәт хисем яшәмәсә. — Холыкны үзгәртү мөмкин эшме?— дип сорадым мин аңардан. Ул елмаеп алды һәм болай диде: — Йөзеңә битлек кияргә була. Һәркем сине, кара әле, нинди тәрбияле, итагать иясе диячәк. Әмма андый кешенең эчке дөньясы белән, ягъни мин-минлеге белән тышкы дөньясы каршылыкка килеп, җаны тынычлыгын югалтачак. Гомерең буе артист булып эшләргә мөмкин, тик артист булып яшәү, гомереңне уенга кору — белмим, күп төрле бәлаләргә салачак. — Димәк, әүвәле эчтән үзгәрергә кирәк, шулай бит? — Әлбәттә,— диде ул,— моны бөтен кеше дә белә. Сез күңелегез якты вакытны исегезгә алыгыз әле, нинди көчле рухи күтәрелеш, рухи рәхәтлекләр кичерәсез, әйеме? — Дөрес, андый вакытта мин күңелемдә Аллаһы тәгаләнең барлыгын тоям, аның миннән беркайчан да китмәвен телим,— дидем мин. — Әмма игътибар итегез,— диде ул,— бер-бер кешенең әйткән авыр сүзе, яисә ачулы карашы да күңелдәге Аллаһы тәгаләнең тәхетен бәреп егарга мөмкин. Асылда шулай була да. Күз алларың караңгыланып киткәндәй тоела. — Бигрәк тә гаделсезлектән!— дип өстәп өлгердем. — Аллаһы тәгаләнең күңелдәге урынын усаллык, ягъни сезнеңчә әйтсәк, шайтан биләп алырга өлгермәсен өчен нишләргә кирәк соң?— диде ул. — Рух шәһәреңне ныгытып өлгерергә, усалларның усаллыкларына бирешмәскә!— дидем. Башка төрле фикерем һәм белдерер тәҗрибәм юк иде. — Моны сез авырлыктан мәртәбә белән чыгу дип атыйсызмы? Усаллыкны җиңү түгел, аңа буйсыну бу дип уйламыйсызмы? Аның бу соравы тәмам аптырашта калдырды. Кешеләргә һәрвакыт юл бирергә, алдаганнарын күрә торып алдануымнан хикмәт табарга, рәнҗеткәннәрендә дә мыскылланмый калырга, усал, гаделсез сүз әйткәннәрендә дә күтәрә алырга, эндәшми калырга үземне гомерем буе күнектереп килүем, шулай яшәгәндә генә дөрес кеше буламын дип уйлауларым исемдә иделәр. Күпме кешеләр, өстемнән таптап үтеп китеп, инде әллә кемнәр булдылар һәм булачаклар да. — Ә беләсезме, шул усалларны, ахмакларны, җәбер салучыларыгызны гафу итүегез һәм шулай булырга башкаларны өндәвегез — бу бит әдәпсезлек, хәтта әхлаксызлык та әле!— диде ул шунда, мине бөтенләй дә гаҗәпкә калдырып. Яңа гына үзенең холкы, рухы үзгәреш кичерү хакында сөйләгән кешедән боларны ишетүе авыр иде. Хәер, әйткәннәреннән мин дә сабак алдым, акылым сарайлары җимерелеп төштеләр. Әмма мин аңа болай дидем: — Сез беләсездер... Аңлы кеше! Әдәп һәм әхлак мәсьәләләрен бары тик вакыт кына чишә ала һәм чишә. Аны кешеләр бәяләргә генә сәләтле, күп очракта — үткәндәгене, бүгенгене түгел. Үзебезгә бәйле бер мәсьәләдә дә без тулысынча хаклы була алмыйбыз! Һәм ул шунда: — Ә миңа сезне акыллы кеше дигәннәр иде, ышанган булдым тагын,— дип көлеп җибәрде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|