ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 54 страница— Булдыргансың, иптәш Зарипов! Мондый тырыш хезмәтеңне обкомга җиткерербез! Сезгә һичшиксез “наград” бирерләр, йолдыз өстәрләр! Халыкны син шулай өркетеп торсаң, рәхмәтен инде мин җыярмын!.. Малайны чыннан да төрмәдән чыгаралар. Әнисе аңа яңа киемнәр алырга уйласа да, шунда Вәлиевнең милек хакында әйткән сүзләре исенә төшеп, бу уеннан кире кайта. Аңлашыла: улына костюм алса, башмак юнәтсә, китап-дәфтәр — болар бит аның улының милке булачаклар. Шуларны килеп конфискацияләсәләр? Әлбәттә район прокуратурасы андый ук түбәнлеккә төшмәгән. Әмма да Зарипов ерткычлыгын арттырган, халыкның канын имә башлаган. Аның гаделсезлекләренә түзә алмаучы башкалар да Вәливнең ишеге төбенә барып егылганнар. Ул әлбәттә Зариповны алар алдында эт итеп сүккән һәм халыктан моның өчен мең төрле рәхмәтләр ишетә торган, ә теге “участковый”ның йолдызлары да, “наград”лары да арта гына барган. Ил өстеннән коммунистлар хөкеме төшерелгәч, яңа төр җитәкчеләр килгән. Әмма бу үзләрен демократлар дип атаучылар Вәлиев кебек хәйләкәр сәясәт алып бара алмаганнар, имеш. Хак булса, Зариповны халыкның бәддогасы суккан, диләр, ә “иптәш” Вәлиев исә, киресенчә, хәзер дә балда-майда гына йөзә, ди. Хәер, халыкның бәддогасы да, рәхмәтләре дә чиксез шул ул!
ЯҢАДАН ТУУ Хикәят
“Син савыгырга итәсең, әмма Аллаһы тәгалә моны теләмәсә, синең савыгуың үзең өчен бәхетсезлеккә әверелә!”— дигән борынгы заманнарның акыл иясе Әбул-Мәҗит Сәнаи. Һәм аның мең тапкырлар хаклы булуын дәлилләгән сыман итеп, гасыр башының бишенче елларыннан минем бөтен эчке дөньям авыру хәлендә калды. Бу инде организмның тәмам какшавы, эчке энергиямнең бетүе, яшәүнең яме югалу иде. Юлым табипларга төште. Аларның һәркайсы үзләренчә диагнозлар куйдылар һәм савыгу юлларын белгәннәренчә күрсәттеләр. Әмма тәнем бер дә җиңеләймәде, рухи куәтем дә кире кайтмады. Көчсезлек, фикерсезлек һәм кара тәкъдир алдында баш ию — болар минем яшәешем иделәр. Моны хәтта сихер-бозымга да нисбәт итәргә мөмкин иде. Болар өстенә дөнья бәлаләре дә, җилкәмә өелеп, башыма, бәгыремә китереп бастылар. Көзгедән караганда үземне үзгәрешсез дип күрә идем. Әмма элекке танышларым юлымда очрасалар, йөземне күреп, кинәт куркып китәләр. Шулай бервакыт фотога төшәргә кирәк булды. Карасам, сурәттән миңа комы коелып бара торган бер адәм хәсрәт эчендә карап тора. Аһ ордым. Бу минем соңгы тамчы көчемне юк итәргә җитә калды. Инде дөнья белән тәмам хушлашасы гына калды. Элекләрне мине кызыктырган дөнья хәзер миңа бернинди дә түгел иде... Һәм беркөнне мин, шушы хәлемдә ничә еллар узгач, яңа туган бала кебек шат халәттә күзләремне ачтым. Бу инде могҗиза иде.
АНЫ МИН ДӘ ӘЙТӘМ: СҮЗЛӘРЕ ГЕНӘ БАШКА, ФИКЕРЕ — ШУЛ УК Хикәят
“Халкы ач калып, үзе тук яшәгән ил башы арыслан була алмый, аны көчек дип белегез!”— дигән XII сәлҗүкләреннән гыйлем иясе Әбул-Мәҗит Сәнаи. Ә мин әйтәм: — Ил башына нигә арыслан булырга, ул болай да бәхетле бит! Шул ук Сәнаи әйткән: “Әгәр кайнарлыгыңны баса алсаң, бөтен дөньялыклар сиңа буйсына, синеке була!”— дигән. Ә мин әйтәм: — Нигә кирәк ул кадәр чиксез-сансыз галәмнәр-дөньялыклар, әгәр аның монсында да канәгать һәм бәхетле яши алмасам!
БӘХЕТЛЕ ЯРЛАР Хикәят
Барыбызга да яхшы билгеле: яраткан кешеңнең кулыннан агу капсаң да — ул бал эчкәндәй тоела. Бу сүзне мәхәббәтнең бөеклеге хакында дәлил өчен әйтәләр. Гашыйклар берсе икенчесенең башкалар кулына калуын теләмиләр. Таһирның башын чапканнарында Зөһрә-җан сакчының сөңгесенә ташланып һәлак булган, яки менә Ромео һәм Джульетта вакыйгасы, башкасы... Гомумән дә гашыйклар шулай эгоист булалар инде алар! Безнең авылда телгә-сүзгә татлы Ногман бабай һәм аның хатыны бар иделәр. Кай вакытларда мин дә аларга кереп, кичләрен сөйләшеп утыргалый торган идек. Ногман бабай минем кебек бер йолкыш авыл үсмеренең, аннары инде егетенең иске китапларны укый белүенә хәйран итә. Дөрес, үзе дә бу эшкә маһир, җитмәсә мулла да әле! Данының күләгәсе еракларга төшә. Беркөнне хатынына Ногман бабай шаяртып нәрсәдер әйтте. Үпкәләшәләр инде дип торам. Хатыны: — Шуның теле! Чәенә агу салып бирердәй булам!— диде. Миңа мондый сүзне әйтсәләр, котым очар иде. Ә Ногман бабай исә: — Ә мин аны бал урынына күреп эчәр идем!— диде, рәхәт елмаеп, әмма да шомга салып. Хәзер мин дә әйтә алам: — Мәхәббәт шундый була ул! 26.10.2009
ГАДЕЛ ХӨКЕМ Хикәят
Тарихи гаделлек. Әгәр дә Габдулла Тукаебызны, 27 яше дә тулар-тулмаста вафат булган бөек татар шагыйрен, рәссамнар утыз яки кырык яшьлек итеп тасвирлыйлар икән, бу тарихи гаделлекме? Юк, без дөреслек хакында гына әйтмибез. Без: — Гаделлек!— дибез. Ә хакыйкать бары тик гаделлек бар җирдә генә яши ала. Авылда абый печәнгә төшкән. Булышырга дип мин дә кайткан идем. Хәлләр белешү өчен һәм дөнья барышы хакында сөйләшү ниятендә, берочтан фикер кылларымны да тарткалап карарга дип авыл картлары килеп, сүз мәҗлесе корып җибәрдек. Киләчәктә авылга ничек яшәргә дигән сорауны бәхәс мәйданына куеп, уйларны тартыштырып карарга иттек. Моның өчен мин бу сүзне сөйләдем: — Авылларда элекләрне ярминкәләр була, оештырыла торган икән. Әлбәттә үзәк авылларда. Халык үзенең җитештергән товарын сату, алмашу мөмкинлеген һәм җайларын кире кайтарырга тиеш. Базарлар бетү аркасында илнең нинди хәлгә калганын узган гасырның сиксәненче еллары күрсәтте,— дидем. Шунда картлар ризасызлыкларын белдерделәр һәм: — И энем! Шул колхозларны гына кире кайтарып булмасмы икән? Кая карый бу хөкүмәт? Колхозлар кирәк, колхозлар! Нинди базар ул?— диделәр.— Без яшь чагында яхшы иде, колхозлар бар иде! Мин чабылган печән тезмәләренә карап тордым һәм: — Болыннар да иркен, үләне дә куе иде!— дип өстәдем. — Менә-менә...— дип, алар өстәп сөйләп алып киттеләр.
БЕЗНЕҢ БӘХЕТСЕЗЛЕК Хикәят
Рухы көчле кешене кол да ясап булмый, буйсындырырга да мөмкин түгел. Үзеңне хуҗа дип белсәң дә, әгәр синең кул астыңдагы хезмәткәрләр арасында рухы көчле кеше бар икән, хакыйкатьтә ул идарә итәр, аңа колларыннан булырсың. Моны “чын мәгънәсендәге гаделлек”, диләр. Бу — дөньяның яшәеш кануны, аны бозу бары тик һәлакәткә генә китерәчәк. Иң беренче чиратта — үзеңне! Бер танышымнан ишеткәннәрем исемә төште. Белгән кешесе бар икән. Шул танышы кая гына да эшкә урнашсын, аны тиз арада коллективы үз итеп өлгерә, җитмәсә булачак җитәкче итеп тоя башлый дип сөйләгән иде ул. Мин аңа: — Андый кешегә тормышта бик авыр да, уңайсыз да була бит,— дидем.— Аны җитәкче белән туктаусыз чәкәштереп торалар. Моны үзе теләмәсә дә, җитәкченең коллективтагы куштаннары эшли бит. Имеш-мимешләр сөйләштереп, теге кешенең “серләрен” хуҗага ташып кына торалар. Аннары рухы көчле кеше гаделне һәм гаделсезлекне дә яхшы тоючан, сизүчән була бит ул, шуңа да гомере даими көрәштә уза... — Дөрес, нәкъ шулай. Әгәр ул кеше, язмышында насыйбы булып, җитәкчелеккә күтәрелсә, гаделлекнең ни-нәрсә икәнлеген без дә күреп калыр идек,— диде танышым.
КҮРСӘТЕР ӘЛЕ Хикәят
Бер бик тә бәхетле яшь әфәндене белә идем. Аңа тәкъдир шундый күркәм бүләкләр бирде: ул дан, ул дәрәҗә, ул яхшы өстәл, ул татлы җимешләр — әллә Ходайдан, әллә берәр түрәнең сәгадәт кояшының нурымы аңа төшкән, болытының күләгәсеме, белмәссең. Шул әфәндене бер-бер газетага баш мөхәррир итеп куйдылар. Өстәгеләргә мәдхия белән тутырды ул аны. Бер ел укыдык, ике ел укыдык — ярады, җитте, әмма өченче елында күңелләрне укшыта ук башлады газетасы, кулга тотарлык та хәлебез калмады. Болар гына бик аз икән шул. Әфәндебез гыйлемдә дә өлгерлек күрсәтеп, зур гына хезмәт күчергәләштереп язып әвәләп, аны фәнни дигән ярлык астына салып, диссертация итеп якларга күтәреп тә килде. Галимнәр алар сабыр һәм кешелекле халык, каршы килмәделәр, якласын, диделәр. Әмма яклаган вакытында барысы да ачыкланды: хезмәт тәмам ялганнар, сафсата һәм хаталы фикерләр белән тулган булып чыкты. Хакыйкатьне ачарга омтылыш ягыннан гына түгел, хәтта җөмлә төзелешендә дә, башкасында да... Әйтеп карадылар: — Бәлки яклаудан баш тартырсыз?— диделәр. Юк, яклады. Гыйльми дәрәҗә дә алды. Әйттеләр: — Бу кеше киләчәктә зур түрә булыр әле, күрерсез,— диделәр. Сүзләре рас килмәгәе!
ЮЛӘР БЕЛӘН ЮЛӘР БУЛГАНЧЫ Хикәят
Ничә тапкырлар шулай булды: кешегә чокыр казучылар һаман очрап тордылар һәм үзләре үк шунда егылып төшә бардылар. Кайберләре озак айный алмадылар. Сәбәбе бик гади иде: казыган чокырлары артыгы белән тирәнгә төшкән! Кешегә чокыр казучылар әлбәттә максатларына ирешә торалар. Әмма алар үзләреннән акыллырак берәүне кызык итәргә уйласалар, харап кына булалар, билгеле. Шулай бервакыт үзен бик тә акыллыга санаучы хәйләкәр һәм мәкерле хатынны эш башына куйдылар. Җитәкчелек алдында ул ал да, гөл дә була ала иде. Аның инде әллә кайчаннан хезмәттәшебезгә чокыр казып маташуын күреп, белеп, хәтта алай ярамасын ханымның үзенә дә әйткәләп тордык. — Ул бит акыллы, яхшылыклы кеше,— дидек, кисәтеп. Ханым тыңламады. Үзенчә эшләде. Ул әфәнде югыйсә дөрес кешеләрдән иде, җитәкчелекне дә гаепләп сөйләми белми, әмма ханым — башка, түрәләрнең үзләренә иренмичә барып-килеп йөргәләп, аларны бутарга итеп, еланнан сандугачка әверелә торган гадәтле иде. Хезмәттәшебез бик тә сабыр кеше булып чыкты, буталмаска тырышты, түзде. Әмма ханым, бик тә оста кыланып, хезмәттәшебезне ялда вакытында, хезмәт килешүе документына кул куймаган булуына сылтап, эштән азат иткән булып чыкты. Тик бу гамәле хезмәт законын тупас бозу икән шул. Аның үзен кәнәфиеннән сөрделәр. Безне сөендереп, хезмәттәшебезне кире кайтардылар. — Без бу аңламый калдык, нәрсәләр булды соң?— дип сораган булдык аңардан. Ә ул бик гади итеп җавап бирде: — Юләр белән юләр була язганмын, башка берни дә түгел,— диде.
ЙӨКЛЕ БУЛУ Хикәят
Прәннек кенә ашап, бер-бер артлы премияләр алып, төрле исемнәрне казанып яшәгән язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм башкалар шундый да бөек затлардан булалар инде. Аларның алдында хөрмәт белән иелгән башның рәте-чираты калмый. Әмма кайберәүләр боларның бөеклеген яки күрми, яисә танырга теләмиләр. Мондый ышанычсыз адәмнәр тырнак астына кадалган чыра агачы кебек ачуны китерәләр. Аны алып ташлыйсың, яра төзәлә, әмма хәтердә ачу килү вакыйгасы сакланып кала. Шулай бервакыт тырнак астында чыра булып йөргән бер баш бирмәс адәмне язучылар елны йомгаклау җыелышына докладчы итеп куялар. Моңа кадәр ничәмә тапкырлар тәртипкә кертелеп һәм тәртиптә тотылып киленгән прәннекләр белән башкаларны бутый да куя бу башкисәр. Мондый рәвешле дөньяның көтелмәгәндә үзгәрәчәгенә алдан әзерлек итмәгән кешеләр хәйран калалар, прәннекләр бүртеп чыгалар. Доклад өзелә. Соңыннан шул докладчы болай дип әйтергә мәҗбүр була: — Бөтен кешенең дә премия алырлык хәле юк икән шул! Ишеткәч, мин дә уйлап куйдым: җәмгыять йөген өскә алу бер хәл, аны күтәреп яшисе дә бар бит әле! 03.10.2009
ГАЕП БЕЗДӘ БУЛГАН Хикәят
Менә ничә еллар инде, ә бәлки әүвәлдән үктер, матур итеп, рәхәт итеп бер җыелыш та уздыра алмыйлар. Әллә дилбегәне кулда тотучылар чамасыз, җыелыш күчәрен баганага китереп төрттерәләр дә, шул хәлдән чыга алмыйча аптыраталар. Әллә инде үзебез дә артыгы белән таләпчән, гаделлек тантана итүен телибез, хакыйкатьне мәйданга чыгарырга итәбез? Кыскасы, “эт — баш, сыер — аяк”ка әверелеп беттек бугай инде! Менә бүген җыелыш матур гына барды, чишеләсе мәсьәләләр хәл ителделәр. Инде тәмам, йомгак ясала дигәндә генә, әлеге дә баягы бузачы әфәндебез сүз катып куйды: — Авызыбызга таш тутырдыкмы? Кирәк бит шулай, җыелышыбызның рәисе ишетеп алырга өлгергән. Колак аша үткәреп җибәрә белмәгән, ахрысы. Күңелен талкытып: — Бу ни дигән сүз инде?— дип сорап куйды. Тегесе аңлатып бирергә мәҗбүр булды. Бусы ризасызлык белдерде. Һәм киттеләр-киттеләр, тәмам бозылышып бетеп таралыштылар. Чыгып барганнарында да безнең өскә әле берсе, әле икенчесе: — Булсагыз да булырсыз икән, су кабып утырасыз!— диделәр, үпкәләрен яшермичә.
ДОЦЕНТЛАР ДА АЯКЛЫ БУЛА Хикәят
Бервакыт бер доцент ханым тәртипсезләнеп алды. Җитдилек һәм күңел сафлыгы таләп ителгән профессия кешесенең мондый гамәлләр башкарып ташлавы бик тә ямьсез күренеш иде. Күптән түгел генә кафедраның бер урындыгыннан төшерелүе акылсызлыгы аркасында булганлыктан, гамәлләренә аякларын буташтырып алуы, миңа калса, бу очракта да табигатенә муафыйктыр сыман күренде. Күсәгенең башы белән ул ике профессор әфәндегә студентларының фәнни хезмәте аша орган булып чыкты. Доцент ханым аларның диплом эшләрен тикшереп, икесенә дә “канәгатьсезлек” билгеләре куярга тәкъдим ясаган. Белүемчә, студентлар, шул ханым язган “Бәяләмә”дәге күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетереп, дипломнарыбызны кабат эшләдек дип, бер атна эчендә кире китереп тапшырганнар. Кафедра утырышында мәсьәләне көн тәртибенә куеп, шул доцент ханымга сүз бирелде. Ул: — Диплом эшләрен студентлар кабат яхшылап, төзәтеп, дөрес итеп эшләп чыкканнар!— дигән бәяләмәсен әйтте һәм аларның хезмәтләренә бу юлы “Яхшы” билгеләре тәкъдим итте. Утырыштан соң шул студентларның хезмәтләренә җитәкчелек иткән профессорларның берсеннән сорагач, ул: — Юк инде, нинди яңадан эшләү бер атнада. Шул ук эш. Ханыбыз гына бүген уң аягы белән торган!— дип җавап бирде.
ЮГАЛГАН СЕРЛЕ УТРАУЛАР Хикәят
Язучылар арасында бер усал кеше бар иде. Үзенең талантлы булуын һәм башкалардан өстен икәнлеген раслар өчен ул үз табигатенә лаеклы юл сайлап алды. Сый-хөрмәтләр күрсәтү аның җаенда юк иде, шунлыктан һәр тәнкыйтьчегә, трибунадан фикер элмәген чөючегә алдан ук әйтеп куя: — Мине яхшы сүз белән телгә алмасаң... Чыгыш та ясыйсым бар! Мәкалә язып ятуым!— дип белдерә торды. Аның усаллыгы, сүз кистәненең авырлыгы гомумгә мәгълүм исә дә, язучы халкы акыллы бит ул, сөйли белә: — Сезнең кебек бөекне, талант иясен урап узу мөмкин түгел,— дип әйтеп куя. Бу аларның үзара сүз бирешүләре инде. Шулай безнең әфәндебез, телдән-телгә күчеп килә-килә, гаҗәеп дәрәҗәдә бөек әдипкә әверелде. Аның тирәсендәге сүз диңгезе шулкадәр дә кояшлы һәм ямьле булып җәелде ки, шәхесе дә шуның эчендәге серле бер утрауга әверелде. Заманалар үтте, гадәтләр алышынды. Язучылардан да күсәк болгап сөйләшү модасы үтеп китте. Тарихка әверелгән чорлар-дәверләр гадел бәяләрен эзлиләр, кешелекне шуның белән борчыйлар. Әле кайчан гына барысы да нурланып асылташтай ялтыраган пыяла кисәкләре тутыгып, араларындагы мәрҗәннәре генә төс уйната калдылар, чөнки сүз диңгезләре корыган, утраулар югалган иде инде.
НУРЛАНЫП БАЛКЫДЫЛАР ЮГЫЙСӘ Хикәят Берәүләр мәңгелеккә хезмәт итүдән ямь таба, икенчеләрне көндәлек тормыш мәшәкатьләре күбрәк кызыктыра. Аһ, тигез яратылмаганнар да инде дөнья йөзендәге адәми затлар. Безнең һәрберебезнең үз эшенең остасы булырга тулы хакы бар. Язучылык эшен зәргән-ювелир хезмәте белән чагыштырырга яраталар. Бу аңлашыла да, чөнки икесенең дә эше бик вак, җаваплы, четерекле, җитмәсә башкаларның тоем-таләпләре белән бәяләнә. Ә безнең тоем-таләпләр бик чуар инде, анысы. Мин шундый бер язучыны беләм, ул мәгънәләрне аермый, хакыйкатьне танымый, күренеш-вакыйгаларның үзәген таба белми торган кешеләрдән иде. Әмма да маңгай күзе шактый үткер булып, әсәрләрен шулкадәр дә оста төзи башлады, сүзләрен-җөмләләрен укуы ук күңел рәхәтенә әверелде. Нинди генә яңа әсәр язмасын, ул ялтырап тора, чынмы-ялганмы — аеру да мөмкин түгел! Заман сынавы дигән үлчәү берәмлеге бар. Менә бүген вакыт таптым, кичә ялтыраган әдәби әсәрне укып утырам. Гүяки борыныма аңардан тирес исе керә. Ә күңелем: — Асылташлар һичкайчан тутыкмыйлар!— дип кабатлый.
ЮЛДА ЙӨРҮ БӘЛАСЕ Хикәят
Олы юлдан бер Сарык артыннан Сыер мөгрәп-мөгрәп килә, ахыргы чиктә өстенә үк барып менә. — Сез нәрсә эшләдегез инде? — ди Сарык, аптырап. — Акрын сөйрәләсез бит!— ди Сыер, тәмам ачуы килеп. — Соң анда, юл читендә, тизлекне кырыктан арттырмаска дигән билге куелган иде. Шуңа күрә ашыга алмадым,— ди Сарык, үзенең хаклы икәнлеген аңлатып. — Күрдем, ул бит синең өчен түгел, безнең өчен,— дип белдерә Сыер, үзенең дә хаклы икәнлеген аңлатырга юл тапкандай.— Ул билге астына сыер рәсеме төшерелгән иде. 25.11.2009.
АХИРӘТ ДУСЛАР ГАЙБӘТЕ Хикәят
— И ахирәтем, сине монда нинди җилләр ташлады?— дип сорый бер татар хатыны, күрше авылда танышын очратып. — Нинди сүзең бу?— ди ахирәте, тәмам аптырашка бирелеп.— Мин үз авылымда бит. Менә сине нинди җил ташлагандыр әле монда? — Нинди булсын?— ди исе дә китмичә тегесе.— Итәк җиле инде. Егетләр эзләп йөрим бит. Моның сүзе әлбәттә ахирәтенә төрттерү була. Әмма ул да югалып калмый: — Ирең өстеннән йөрисеңме әллә?— дип сорый, хәйран итүеннән котыла алмаган кыяфәт чыгарып. — Нишләп ирем өстеннән йөрим ди? Басканым да юк! Ир кадәр ир өстеннән йөрергә, син мине кем дип белдең, ахирәткәем?— диярәк, теге хатын тизрәк сүзне икенчегә бора һәм хәл-әхвәл сорашуга күчә.
ИШӘК БУЛЫП КАЛУ Хикәят
Урам чатында маршрут автобусын көтеп торам. Янәшәдә генә бер кеше сөйләнә. Игътибар итәм: әңгәмәдәше ишәк икән. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|