ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 51 страницаБӨЕКЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК Хикәят
Буй мәсьәләсендә бер ара вакыт бик яхшы таныш дусларымнан берсе бик тә гасабилык күрсәтеп алды. Озак тынычлану бәхетенә ирешүдән мәхрүм хәлдә йөрде. Миңа да эләкте: — Син, Озын, ничә метрлы әле? Язучылар, талант ияләре андый озын буйлы булмыйлар!— диде, теш арасыннан ачу көен сызгыртып. — Менә хәзер генә төгәл әйтә алмыйм, әмма сездән, дустым, биек икәнлегемне бик яхшы беләм,— дидем, күңелемнән сүзләр ничек чыксалар, аларны җилгәртеп тормыйча гына ыргытып. Әмма дорфа килеп чыктылар шул, аһ! — Мактан-мактан!— диде әфәндебез, тәмам шәфәкъ кызыллыгы төсле булып.— Бердән ике кеше ясап куймаслармы!
БӨЕКЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК Хикәят
Өндәү билгесенең ясалышы кызыклы: ул ноктадан һәм аның өстенә төшкән басым билгесеннән тора. Алар бергә йөргәндә, ягъни нокта өндәү билгесе белән килгәндә — мәгънәләре үзгәрә, шулай түгелме? Буйга икебез ике төрле бер әфәнде белән мин дә, басым белән нокта шикелле, бервакыт дуслашып алган идек. Озак та үтмәде, аны тормыш шундый дәрәҗәләргә китереп куйды ки, ул сәхнәдә сүз остасы да, җырчы да, башкасы да булып китте. Җитмәсә галим буларак та танылды, әдәби тәнкыйтьче дә. Мондый кешеләр дөнья йөзенә сирәк туалар, диләр. Бөеклегендә һичбер шигем юк иде. Талантлы! Әмма буйга нокта. Бу аны борчый иде. Кайвакытта ул, мин озынны да игътибарына алып: — Сезнең кебек биекләр янында безнең кебек...— дип, бераз пауза ясап алып, канәгатьлек белән сөйләшү манерасын үз итте. Аралар ерагая бара иде. Әйе, аңлый идем: ул сүздә тукталып калганда һәрхәлдә “бөек” дигән эпитетны күздә тота. Миңа бик таныш һәм мәгънәле сыман тоела иде бу җөмлә. Хикмәт шунда ки, элекләрне, нокта белән басым булып, ягъни өндәү билгеседәй бергә йөргән чакларыбызда: — Дустым, тәбәнәк кешеләр алар бөек булалар! Мин биек икән, син — бөек!— дип, күңелен юатып әйтә торган идем. Болай дигәнемдә бик тә кәефе килеп, сөенеч тулы хәлгә чума иде ул. Белә идем: әгәр дә үзеңне кимсетеп кешене өстенгә чыгарасың икән, моны ишетеп сөенгән адәм эчтәлектә ваграк була, имеш. Дустымның бөеклеген замана кат-кат раслады. Талант һәрьяктан талант инде ул, өстен була. Аңа: — Сезнең кебек бөекләрне безнең кебек биекләр күләгәли алмыйлар,— дип әйтеп кую гадәтенә күчәргә туры килде.
КӨРӘК ТӘ, СӘНӘК ТӘ Хикәят
“Көрәктән сәнәк булды”,— дигәндә, кашык белән ашаган җиреннән чәнечкегә күчте дигән сүз күздә тотыла булса кирәк. Һәрхәлдә мондый бәяне кичәге сарыктан бүген адәм көтүчесенә әверелгән кешеләргә карата әйтәләр. Шушы хакта сөйләшеп утыра идек: — Ярый әле көрәктән сәнәкне аера башласа!— дип, хөрмәтле карт профессор әфәндебез кинаяле генә итеп әйтеп куйды. — Шулайдыр,— диде аңа икенче дәү профессорыбыз, мәгънә белән елмаеп,— күргән-белгән әйберең булмаса, бик тә авырга килә шул ул!
БАШКАЛАРДАН АЕРМАЛЫ БУЛАРАК Хикәят
Халыкчан шагыйрьләрнең үзләре ишеткәннәрен һәм күргәннәрен әсәр итеп язулары хакында сөйләп алган идем, әңгәмәдәге яшьләр: — Габдулла Тукай да шундый булганмы?— дип сорадылар. Мин “әйе” дидем. — Ишеткәнен-күргәнен генә язгач, ә иҗаты кайда? Чын шагыйрьләр иҗат итәргә тиешләр!— диделәр алар миңа, чын мәгънәсендә канәгатьсезлекләрен белдереп. — Тукайның бөеклеге шунда — ул йөрәге белән ишеткән, йөрәге белән күргән, йөрәге белән аңлаган, чөнки хакыйкатьне башкача танып алу мөмкин түгел,— дидем мин аларга, әмма яшьләр барыбер дә ризасыз калдылар. 26.10.2009
ЭСТЕТИК ТАНЫП БЕЛҮ Хикәят Без хакыйкатьне танып белгәндә фикерләребезне мантыйкка буйсындырабыз, тормыш фактларын алып, аларны мәгънә үлчәвенә салып, асыл нәтиҗәләребезне чыгарабыз. Мантыйгыбыз никадәр коры һәм ныклы булмасын, әмма хаталанмый мөмкин түгел. Шушы хакта аңлатканымда укучы яшьләр миннән сорадылар: — Ул вакытта нинди танып белү дөрес була соң? Ничек танып белергә кирәк?— диделәр. — Йөрәк белән төшенүдән дә дөресрәк юл юк,— дидем мин. — Ул бары тик эстетик танып белү генә түгелме соң?— диләр тагын да. — Әйе,— дидем,— әмма йөрәкнең сафлыгыннан башка ул мөмкин түгел.
НӘРСӘ УЛ ШИГЫРЬ? Хикәят
Шигырьне кеше тудыра һәм ул аның табигатенә туры килер дәрәҗәдә була. Ә кешенең табигатендә ике үзенчәлек бар: ул яки хис итәргә, яисә акыл сатарга маһир! Шагыйрьләр дә шунлыктан ике төрле булалар. — Ә җыр акыл сатамы?— дип сорадылар миннән. Мөнәҗәтләр, ягъни көйле догалар хакында исемә төшердем. Башка мисалларны эзләп башымны катырдым. Җавап таба алмадым. Аннары укучыларыма: — Юк, акыл сатмыйлар. Җырлар хискә корылмасалар, аларның мәгънәләре булмый,— дип җавап бирдем һәм акыл сатуга корылган шигырьләрнең дә асылда шигырь генә булмауларын аңлап алдым.
ИЛАҺИ ШИГЪРИЯТ Хикәят
— Коръән шигырь белән язылганмы?— диделәр укучыларым, “ак шигырь” мәсьәләсен тикшергәнебездә. — Юк,— дидем мин. — Ә нигә аятьне “стих” диләр? Икеләнеп калырга тиеш идем. Әмма XI–XII йөзләрдә яшәгән Имам Газәлидән бу хакта укыганым булу сәбәпле бик җиңел җавап бирдем: — Шигырь ул кешеләрнең табигатьләренә хас хисләре тәэсирендә барлыкка килә. Шунлыктан алар аңлашыла һәм күңелгә йогынты ясый. Ә Коръән — Илаһи, без аның хакыйкатьләрен тоеп җиткерә дә алмыйбыз, кая ди инде ул кабул итәргә? Бары тик ризалашабыз гына!
БӘЛАДӘН КОТЫЛУ Хикәят
Ходайның миңа биргәненнән дусларым-танышларым күпсенделәр һәм көнчелекләрен белдерәсе иттеләр. Инде аларның үчләре арта баргач, елап дога укыдым: — Аллаһы тәгалә, биргәнеңне дә бары тик миннән кеше көнләшмәслек итеп бирсәң иде!— дидем. Хак тәгалә барлык биргәннәрен миннән алып бетерде. Көнчелекле дусларымны-танышларымны миннән өстен ясады. Хурлыкка төштем. Күңелем хәйранлык эчендә иде. Әмма көннәрнең берендә күңелемә нур иңде һәм мин сөенеп дога укыдым: — Аллаһы тәгалә, догаларымны кабул иткәнең өчен рәхмәт!— дидем.— Көнчелексез, үчлексез кешедән дә бәхетлерәге дөньяда юк!
ГАМӘЛЛӘР ХИКМӘТЕ Хикәят
Изгелек кылган кешеләр бервакытта да канәгатьләнә алмыйлар, шунлыктан аларның эшенә без даими рәхмәтләр белдерергә мәҗбүрбез. Әгәр дә яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтаруыбызны ул изгелек иясе азсынса — гаҗәпләнмәгез. Изгелек кылган кешедә канәгатьлек була алмый! — Моннан котылу чарасы бармы?— диделәр шәкертләрем. — Әйе,— дидем,— ике юл бар: берсе — яхшылыкны кыл да оныт, “суга сал”, икенчесе... Әгәр дә яманлык кылсаң, син шул усаллыгың белән шулкадәр канәгатьләнәсең, хәтта бөтен эчеңне-тышыңны куаныч биләп алгандай тоела!
ҖӘННӘТЛЕМЕ, ТӘМУГЛЫМЫ? Хикәят
Кешеләрдән изгелек эзләп килсәң һәм алар аны сиңа күрсәтсәләр, белеп тор — гомерең буена аның бәясен түләп бетерә алмаячаксың. Үзең онытсаң да, сиңа күргән изгелегең хакында исеңә төшереп торыр. — Ә кайбер кешеләр изгелекне бәяли белмиләр, рәхмәт тә әйтми калалар әле,— диделәр укучыларым. — Әйе, сез — хаклы!— дидем мин.— Бөтен кешеләр дә Аллаһының изге бәндәләреннән түгел шул. Күрсәткән изгелегеңне аңлар өчен дә изгелегеңне күргән кешенең йөрәге саф булу кирәк!
ШИГЫРЬ ЧИШМӘСЕ Хикәят
Шигырьләрнең эчтәлектә гадиләре дә, катлаулылары да була. Әмма мәгънә тирәнлеген гадәти хисләрнең куәте билгели. Әгәр дә бу гадәтилек эчтәлеккә әверелә икән, ул вакытта шигырь үлә. Шушы хакта аңлатып сөйләгәнемдә миннән: — Кайсы төр шигырь чын шигырь соң?— дип сорадылар. — Икесе дә чын шигырь!— дип җавап бирдем. — Ә гадәти хисләрнең тирәнлеге нәрсәдән соң?— диделәр. — Шагыйрьнең йөрәгенең никадәр чиста һәм саф булуыннан, зиһененең камиллегеннән!— дип җавап бирдем. Тыңлаучылар канәгать калдылар. Мин исә шуны аңладым: адәмнең дөреслеге, гамәлләрендәге гаделлеге һаман да күңеле сафлыгына барып тоташа, шуңа күрә дә яхшылар — һаман да яхшы, яманнар — һаман да яман!
КИЛЕШЛЕ НӘСЫЙХӘТ Хикәят
Үзеңне акыллы кеше итеп тоюы бер хәл, әмма күрсәтә белүгә килгәндә — ачыласың да куясың, хәтта беркем дә түгеллегеңне аңлап хәйран каласың. Шулай бервакыт бер адәмнән нәсыйхәт ишеттем дә хәйран калдым: “Үзенә дә акылы җитмәгән бу кеше нинди хакыйкатьләрне ачты бит!”— дидем. Ә бераздан шушы ук кешенең инештән аркылы чыгарга дип таштан-ташка сикерүен, әмма таеп китеп, суга каплануын күрдем. Аннан илле адым да ерак түгел урында аркылы басма да бар иде югыйсә. Әйттем: — Нәсыйхәте үзенә килешле булган!
КОЛ ТҮРӘЛӘР ДӘВЕРЕ Хикәят
Бервакыт мине, түрә итәбез дип, җаваплы эшкә чакырдылар. Имеш, буй-сын да килешле, белемем дә җитәрлек. Әмма: — Миннән булмый,— дип баш тарттым.— Бәндәләргә түгел, үземә дә хуҗа була алганым юк! Аллаһ бәндәсе ни дия ала соң? Әмма алар: — Хәзер замана үзгәрде. Демократия! Ул элек кенә халыкны колга санаучылар хуҗа иделәр, тирания чорында! Ә хәзер безнең хуҗалар сезнең кебек булырга, халыкка кол сыйфатында үзләрен хис итәргә тиешләр,— диделәр. Әйе, ничә еллар халыкка кол булып эшләргә туры килде.
ТОРМЫШ ТӘҖРИБӘСЕ Хикәят
Халыкларның тормыш тәҗрибәләре фольклорларында, матур әдәбиятларында саклана. Халыкның күңелен аңлыйм-төшеним дисәң, менә шуларны өйрәнергә һәм белергә кирәк тә инде. — Чөнки халыкның акылы-аңы аның рухында, ә рухы исә әдәбиятында чагыла,— дидем.— Тормыш тәҗрибәсе шул ук аң инде ул, акыл! — Ә монда халыкның рухының ни катнашы бар?— диделәр миңа. — Һәркем үз табигате белән яши. Рухның, җанның табигате — аң инде, акыл,— дидем.— Әгәр дә алар булмаса, яшәүнең мәгънәсе калмас иде.
ЮМАРТЛЫК БИЗМӘНЕ Хикәят
Йөрәкләрнең катылыгын бетерер, күңел казанының юшкынын чистартыр өчен юмартлыкның бөек әһәмияте хакында нәсыйхәтләр әйткәнемдә: — Алтын өләшкән бай юмартракмы, бакыр сонган ярлымы?— дип миннән сорадылар. Аларга Имам Шәфигый вакыйгасын сөйләдем. Ул моннан гыйбарәт иде: “Элекке заманнарда мескеннәр файдасына хәер-садака җыеп, аларга ярдәм итү эшен оештыру белән мәшгуль бер адәм яшәгән. Шәһәре — Каһирә икән. Беркөнне аңа, бер мескен килеп: — Минем улым туды!— дигән. Алар шушы бала файдасына хәер сорашырга чыкканнар. Әмма халык зур саранлык күрсәткән. Болар зарда бер зиратка кергәннәр. Очраклы кабер янына утырып, теге ярлыларга ярдәм эшен оештыручы, ягъни хәер эстәүче адәм: — Йа рәхмәтле Аллаһ, үзең күрдең, тырыштым, әмма һичкем садака бирмәде,— дип зарланып әйткән дә, кесәсеннән бер бакыр акча чыгарып, аны урталай сындырып, яртысын әлеге дә баягы ир баласы туган мескенгә биргән. Әмма әйткән: — Баегач, миңа кайтарып бирерсең!— дигән. Шулай аерылышканнар. Хәер эстәүче адәм төнге йокысында төш күргән. Көндез кабере өстендә утырып зар кылганын ишеткән гүр иясе, имеш, аңа килгән дә, бүген йортыма бар, балаларыма әйт, мич төбенә күмелгән чүлмәкне казып алсыннар, алтыннарын сиңа бирсеннәр, дигән. Ярлылар файдасына хәер эстәүче мескен адәм, уянгач, төшендәге хәбәр буенча эш иткән. Ишеткәннәре хак булып чыккан. Теге гүр иясенең дөньялыкта яшәгән йортына барган, хәзинәсен эзләп тапкан. Чүлмәктәге алтыннарны хәер эстәүче адәм теге улы туган мескенгә китергән. Бик куанышканнар. Шунда улы туган мескен кеше, бер алтынны икегә бүлгән дә, яртысын хәер эстәүчегә биргән, яртысын үзенә алып калган. Чүлмәктәге башка алтыннарны исә мохтаҗлар файдасына тотарга кушкан. Боларның кайсысы юмартрак булган?” — Бакырны урталай бүлеп, бер яртысын улы туган мескенгә биргән ярлылар файдасына хәер эстәүче адәм юмартрак булган!— диделәр тәмам куанычтагы акыллы башлар. — Ни өчен шулай уйладыгыз? Раслагыз!— дидем. — Чөнки байлыктагы ярты өлеш мохтаҗлыктагы ярты өлештән мәгънәви якта кимрәк була,— диделәр миңа.— Хикмәт санда, күләмдә, авырлыкта түгел бит, хикмәт — мәгънәдә! Ә юмартлык ул мәгънәви көчкә ия! Уйга бирелдем: дөньялыктан киткән гүр иясенә хәзинәсе кирәк түгел, шуңа ул яшергән хәзинәсен бирде, әмма бу юмартлыкмы? Әгәр дә ул теге хәер эстәүче мескеннең төшенә кереп серне әйтмәсә, гүр иясенең балалары чүлмәкне эзләп тапмаса һәм аңа бирмәсә, улы туган мескенгә ул аны илтмәсә, бу адәм үзенә бер алтын акчаның яртысын сындырып алып, икенче яртысын бурычы буларак кайтарып биреп, калган башка акчаларны мохтаҗларга багышлый алыр идеме? Бу мәсьәләне һичшиксез чишәсем килде. Белә идем, моңа кадәр аны беркем дә хәл итә алмаган. Борынгыдан мәдрәсә мөдәррисләре шәкертләренең башын шушы мәсьәлә белән катырырга ярата торган булганнар. — Мантыйк ноктасыннан чыгып караганда — иң юмарт кеше,— диделәр миңа,— әлбәттә әле генә улы туган мескен адәм инде! Ул үзенә насыйп ителгән алтыннарның да берсенә генә кызыккан, хәтта аны да, урталай сындырып, яртысын бурычы өчен түләгән. Һәрхәлдә ярты алтын акча ярты бакыр акчадан кыйммәтлерәк! — Боларның барысы да һәм мәгънәви, һәм мантыйкый яктан юмартлар,— дидем мин, юмартлыкларының берсе икенчесенә бәйле икәнлекне аңлатып биреп. Алар, тыңлап бетергәч, сүзләрем белән килештеләр. Тик мин шиккә калырга өлгердем: бу сүзләрем белән артык юмартлык күрсәттем түгелме?
ДОШМАННАР АРАСЫНДА Хикәят
Бер танышым очрады. Сүзен башлады, сөйләп тә бетерсен инде дип тыңлап тора идем, яныбызга бер миңа билгесез адәм килеп, танышыма акча сузды һәм: — Бурычлы буласым килми! Күптән бирәсе идем, очрата алмыйча йөрдем!— диде. Әмма танышым аннан акчасын алмады, сәбәбен аңлатып биреп: — Сезнең миңа бернинди бурычыгыз юк бит. Ялгышасыз. Инде ул заманнардан бирле ничә тапкыр акча алышынды,— диде. Теге кеше әүвәле аптырабрак калды, аннары гамь эчендә китеп барды. Шунда мин: — Сезнең бүгеннән тагын бер дошманыгыз артты,— дидем танышыма. — Ничек инде?— диде ул.— Мин аңа яхшылык эшләдем, ә ул ашка таш белән кире кайтарырмы? — Бурычы бар кешеләр, бурычлары өчен оялып, күзгә күренмәскә тырышып йөриләр. — Әйе, анысын беләм. Дөрес әйтәсез, нәкъ шулай эшлиләр. Әмма болай булмасын өчен бурычын инкарь иттем һәм хәтта хәтер дәфтәремнән сызып ташладым бит! — Ә ул аңа бик тә кимсенде. Ә кимсенгән кешеләр үчле булалар. Әгәр дә аны шушы кадәр дә ничә еллар сабыр итүе өчен мактаган булсагыз, күңелен аулап, үзегезне җиңүче итәр идегез,— дидем.
ИРЕКЛЕ АДӘМ Хикәят
Борынгы хакимнәрдән Имам Газәли әйткән: “Кеше үзен шулкадәр нык ярата һәм моны яшерә алмый, хәтта башка кешегә гашыйк булса да — аны үзе өчен ярата!”— дигән. Бу сүзләрен яхшы хәтерли идем. Шунлыктан гашыйкларның сүзләренә ышанмаска, тырнакларына капмаска тырышып яшәдем. Моның өчен салкын акыл, таш йөрәк иясе булу кирәк иде. Әмма йөрәгемне ташка әверелдерү җае булмады. Җитмәсә һәркөнне диярлек бер гашыйкка очрап, әдәп вә оятым мәхәббәт учагында көеп бетәргә мөмкин иделәр. Яшь кешенең хәле шулай мөшкел була бит инде ул. Нишләргә белмичә аптыраганымда акылсыз телем ярдәмгә килде. Кем очраса да һәм, әгәр минем белән кызыксынуын белдерсә, мин аңа мәхәббәт хакында әкиятләр сөйләп, үземне тавыкка төлкенең гашыйк булганыдай күрсәтә башладым. Озакламый миннән дә азат, миннән дә ирекле кешене дөнья йөзеннән эзләп тә табарга мөмкин түгел иде. “Менә шулай,— дидем тәмам куанып,— сезнең берегезнең дә милке түгелмен!” Әле дә ярый кешеләр яхшы булып чыктылар, мәхәббәтемнең дәлилен таләп итмәделәр.
БЕРДӘМЛЕК ХАКЫ Хикәят
Әткәй тәрәзә ясый торган иде. Аның агач эшендә осталыгы мәшһүр булып, эш күтәреп килүчеләр бездән өзелмәде. Бервакыт күршеләребездән берсе кергән. Тәрәзә ясап бирүен сорый, әмма әткәй бу арада гына мөмкин түгеллеген әйтә. Күршебез, ачуланып, ризасыз чыгып китә. Әткәйдән сорыйм: — Нигә баш тарттың?— дим.— Күрше хакы — Алла хакы бит, беренче булып аңа булышырга кирәк иде! Әткәй дә сүзләремнән аптырашта кала, аннары гына: — Кешеләргә вәгъдә ителгән эшләрем бар иде, вәгъдә — иман бит!— дип әйтеп куя. Әткәйдән сорыйм: — Аллаһ хакыннан бәндәнең иманы өстен була аламы?— дим. Ул үзе тәрәзә кысалары ясый, үзе уйлана, аннары җавап бирә: — Болар бәхәс кылына торган әйберләр түгел шул!— ди. Миңа бу җавабы ошамый. Анда ниндидер әйтеп бетермәгәнлек, ярым-йортылык димме шунда, җитешсезлек бар. — Аллаһ өчен әлбәттә үз хакы, бәндә өчен үз иманы кадерле,— дип әйтеп куя тагын әткәй. Мин, уйларга бирелеп, сер дөньясына чумам. Дөнья бер дә гади генә түгел икән шул!
БҮЛӘК СЕРЕ Хикәят
Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының рәхмәте яусын: — Ходай тәгалә, миңа яман кеше бүләк бирмәсен, юкса аны күңелемә якын итәрмен!— дип әйтә торган булган. Без, кешеләр, бүләкләр алырга яратабыз. Әгәр дә кемдер сезгә бүләк китерә икән, димәк аның уе — күңелегезгә керергә теләү. Бервакыт миңа ерак бер шәһәрдән ят бер кешенең бүләген китерделәр. Курка калдым. Аласым килмәде. Хаты да бар икән. Укыдым. Язган китапларым өчен һәм заманында биргән киңәшем аркасында рәхмәт йөзеннән икән бу истәлекле бүләкләре. Бер тапкырмы күрешкәнбез шунда. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|