ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 52 страницаБик озак уйларда җанымны аптыраткач кына үземне күндерергә туры килде. Хөрмәт йөзем булсын, дидем. Әмма күңел сизенгән икән. Ул исә маңгай күзеннән яхшырак һәм ачыграк күрә шул. Бер елдан соң бүләкнең иясе дә килеп чыкты. Ул: — Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының рәхмәте яусын, өч әйберне сөйгән,— диде.— Исле май исен, хатыннарны һәм изге догаларны! Әйе, ул шулай өч әйберне күңеленә якын дип санаган, шушы өч әйбергә сокланган. Моны белә идем. Әмма җавабымда: — Хушбуйларның да, хатын-кызларның да, догаларның да барысы да күңелемә хуш килеп бетми шул, мин пәйгамбәр түгел!— дидем.
МӘХӘББӘТ СЫНАВЫ Хикәят
Дөнья йөзе шыксызланып калды. Анда мәхәббәт тә, хакыйкать тә юк икән, имеш. Аларның барысы да бары тик мәнфәгатьне, үз файдаңны кууны яшерү өчен уйлап чыгарылган. Кешеләр чөнки бары тик үзләрен генә яраталар, нәрсә эшләсәләр, әйтсәләр, уйласалар да — бары тик үзләрен генә күз алдында тоталар. Дүсем авылында шулай бер яшь егет үлеп-бетеп бер кызга гашыйк булган. Бу хакта дөнья йөзенә хәбәре дә таралган. Әмма кыз бик тә горур икән, бу хакта ишетергә дә теләмәгән. Ә аннары башына уй төшкән, сынап карыйм әле бу егетне, хисләре чыннан да сафмы, дигән. Тик ничек уен тормышка ашырырга, гашыйк җанга нинди авыр эш кушарга белмичә аптыраган. Бер сандык энҗе-мәрҗән сораса, яки тауны ишәргә кушса, яисә кышны җәй белән алыштырырга әмер итсә дә була бит инде, боларның берсен дә гади адәм баласы могҗизасыз башкарып чыга алмый. Кыз бу хакта әнисе белән киңәшергә булган. Егет хакында сөйләп биргәч, ничек сынап карарга мөмкинлеген сораган. Әнисе шунда аңа әйткән: — Ә үзең яратасыңмы соң ул егетне?— дигән. Кыз шунда ук җавабын биргән: — Юк, яратмыйм шул! — Ул вакытта,— дигән кызга әнисе,— аның мәхәббәте сафлыгын сынарга синең хакың юк! Бу гамәлең зур гөнаһ булыр иде!
СТУДЕНТЛАР ДА КЕШЕ Хикәят
“Белем дә, укытучы да — сөекле, әмма белемне белем булганы өчен, укытучыны исә шул белемнең чыганагы булганына күрә яраталар”,— дигән бөек акыл иясе Имам Газәли. Бервакыт милләтебезнең сөекле һәм бәхетле әфәнделәре белән сөйләшеп торам. Мин — мөгаллим кеше, алар — шагыйрь һәм язучылар. Арадан берсе: — Сезнең анда лекциягез саен егерме бишәр энҗе бөртекләре кебек гүзәлдән дә гүзәл чибәр кызлар! Шул илле соклангыч күзнең явын алып лекция сөйләп йөрүләре рәхәттер ул!— дип, бик тә рәхәт елмаеп, гаҗәеп дәрәҗәдә үз итеп сорап куйды. Ә мин, тиле, тәмам дулкынланып, бу хакта уйлаганым да булмавы башыма кереп, шунда ук: — Юк,— дидем,— утызар, кайвакытта йөзәр студентка да минем лекцияләремдә утыра. Әмма аларга бит мин үзем түгел, гыйлемем кирәк! Дусларым рәхәтләнеп көлделәр. Аннары: — Син әле ялганчы гына түгел, мактанчык та икәнсең!— диделәр. Мин шунда гына, бармак белән төртеп күрсәткәннәреннән соң, үземнең итагатьсез дәрәҗәдә мактанып алганымны аңлап өлгердем. Йөзем кызарды. Алар: — Ярар, борчылма, дустым, кызлар турында сөйләшкәндә һәммәбезнең дә йөзе кызара. Син дә аларга укытучылары буларак түгел, вакыт-вакыт кеше буларак кара!— диделәр.
САБАК Хикәят
Биргән кешенең йөзенә, бүләкнең “тешенә” карамыйлар, диләр. “Изгелек иясенең үзен түгел, игелеген яратабыз!”— дигән бит әле Имам Газәли. Аллаһы тәгалә дә игелек иясе, без дә аңа карата шундый хәлдәбезме? Ул безне түгел, аңа гыйбадәтебезне генә сөяме? Мондый мәхәббәт чын була алмый түгелме соң? Шуларны уйлап башымны катырып, йөрәгемне ташка әверелдереп йөргән көннәремнең берсендә мин моны бөек гаделсезлек дип бәяләдем. Рухыма бик тә күңелсез иде. Ничәмә кешегә кылган изгелек һәм игелекләремне исемә төшердем, аларның нәтиҗәсендә ашка таш кына алгалауларымны хәтеремдә яңарттым да: — Бу дөнья йөзе мәрхәмәт урыны түгел, усаллык җире,— дип, күзләрем дымланып, чак елап җибәрмәдем. Бераз тынычлангач, төнлә белән күргән төшем исемә килде. Имеш, минем кулымда кап-кара йомшак йонлы кечкенә җәнлек иде. Ул дивар буйлап йөгереп китте дә үрмәкүчкә әверелде. Ашыгып-ашыгып ятьмә үрә башлады. Әмма ул үргән җепләр әллә кайчангы башка иске җепләр белән уралып-чорналып бара иделәр. Ул да түгел, янымда бик чибәр бер ханым икән, әмма аңа ирләр бәйләнеп аптыраталар, ди. Шунлыктан борынын озын һәм ямьсез итеп боздырырга мәҗбүр булган. Имеш, менә хәзер беркем дә аны үчекләмәс инде! Шушы гыйбрәтле төш исемә төште дә — аһ иттем. Аллаһы тәгалә минем нинди хаталы уйларга төшәсемне алдан ук белеп, сабагын биреп куйганын аңлаудан иде бу.
МӘГЪНӘГӘ ИРЕШҮ Хикәят
“Чын ярату ул үзеннән-үзе, нәрсәгә булса да карап түгел, үз-үзеннән канәгатьлек табып ярату”,— дигән Имам Газәли. Мондый яратуда мантыйк та, сәбәп тә юк, анда бары тик рәхәтлек кенә бар. Әмма бу рәхәтлек күңелнең соклануыннан гыйбарәт! Нарцисс турындагы риваятьне исемә төшереп, чын мәхәббәт аныкы кебек, менә шундый буладыр инде дигән фикергә килдем. Кешеләр чын ярату белән үз-үзләрен генә сөяләр дип уйлаудан да күңелсезе юк иде анысы. Мин сандугач тавышын тыңларга яратам, әмма сандугачның үзеннән башка аның җыры була алмый. Димәк, мин сандугачның үзен дә яратам, тавышын гына түгел, дидем. Миңа бик күңелле булып китте. Гомерләр бара тора, уйлар — онытыла. Әмма сандугачны берәр тапкыр күрерменме икән дип шулай ук үземә, тәкъдиремә сорау да биреп куйган идем. Сабыр кешегә насыйбы җитә икән ул. Бакчада утырганымда сандугачның өздереп сайравыннан хушландым. Башымны күтәреп карасам, баш очыма таба җәелгән алмагачка кунып, дөньяны җырга күмгән нәфис, әмма чыпчыктай шөкәтсез бер кошны күрдем. Сайравыннан аның сандугач икәнлеген аңладым. Аларның шундый икәнлекләрен ишеткәнем бар иде инде. Шунлыктан исем китмәде. Сүзләре хак икән дип кенә уйлап куйдым. Әмма мәгънәгә юлыгу хисе бөтен дөньямны биләп алды. Сандугач матур түгелмени?
САРМАН ТУРЫНДА ҖЫР Хикәят
“Гүзәллекне танып-белүдән дә рәхәтрәк гамәл юк!”— дигән Имам Газәли. Димәк, гүзәллекнең сәбәбен ачыкларга омтылу кешедә табигый теләктән гыйбарәт икән ул. Гүзәллеккә гашыйк булсак, бездә соклану хисе барлыкка килә, ул исә күңел рәхәтлеген тудыра һәм канәгатьлек дәрьясында рухыбыз көймәсе йөзә башлый. Бу хәл мәңге булырдыр сыман. Әмма ул нәрсә өчен шушы кадәр гүзәл икән соң дигән сорау бездә туса, аны танып белүгә-таба беренче адымны ясыйбыз. Танып-белү юлының башы һәрвакыт “бу нәрсә чынлыкта нәрсә икән?” дигән сораудан башлана һәм безне җавабын эзләп табуга алып кереп китә. Ул эзләнү юлының озынмы-кыскамы булуы үзебездән тора, билгеле. Дөрес, башка факторлар да бар, әмма алары икенчел яки өченчел рольне генә башкаралар. Мин Сарман ягында туып үстем. “Сарман җыры” турында нинди генә соклану сүзләрен ишетмәдем һәм укымадым югыйсә. Әмма хәйран итүдән узмаган идем — ул җырларның нәрсәсе бар инде! Әнә Майкл Джексон ничек шәп җырлый ичмаса! Әмма тормыш диңгезе чайкалды да читкә тибрәтеп алып китте үземне. Хәзер беләм: “Сарман җыры”дай гүзәл җырны кешелек әлегәчә иҗат итмәгән. Андый җыр башка юк! — Шулаймыни?— диделәр миңа.— Асылыңа кайттыңмыни? Әйе, шулай шул!
ӘММА КҮҢЕЛДӘ ШИК ИДЕ Хикәят Мәхәббәт соклану биләвендә туа, соклану йортында яши, соклану даласында үлә. Ә чын мәхәббәтне үлми диләр, югыйсә. Бу хакта ишеткәч, тәмам аптырашта калдым. Хәер, мин аңламаган әйберләр дөньяда бик күп очрадылар. Менә шуларның тагын да берсе: Бервакыт намаз өчен дип бер авылның мәчетенә тукталдым. Юл кешесе идем. Күрәм, картлар да килеп маташалар. Мәчет янында кояштан янган, яңгырлардан юылган, язмыш тарафыннан изелгән, җилләрдән тетелгән, күңеле белән киселгән бер адәмнең мохтаҗлыкта басып торуын күрдем. Аңа бабайлар сәлам дә бирмәделәр, аны зурлап намазга да чакырмадылар. Мөгаен бу адәм аларның теңкәләрен үзе дә аз тетмәгәндер дигән уйга килергә өлгердем. Ул да түгел, шулвакыт затлы машинада бер бай егет килеп туктады. Муенына һәм кулына алтын чылбырлар тагылган иде. Егеттән затлы хушбуй исләре килеп тора. Йөзендә — кояш яктылыгы, иреннәрендә — юмарт бәхет елмаюы. Милләтебезнең мондый егетләренә кемнәр сокланмаслар да аһ итмәсләр! Мәчет бабайларына бөтенләй дә яңа дәрт керде. Егет белән олылап исәнләшә башладылар. Мулла агай исә аның каршына гүяки калач кебек тәгәрәпләр килеп җитте, хәтта иңеннән алып кочты, бит очларыннан үпте. Уйладым: “Бу кеше шушы мәчетне салдыручы булдыклы егет инде! Шушындый егетләр ил терәге түгелме соң?” Хәер, бу вакыйгадан соң күп сулар агарга өлгермәде, хәтерем яңарып, шушы булган хәлне исемә алдым һәм үз алдыма әйтеп куйдым: “Күңелебез төрлечә бутала шул, ә алтын тәэсиреннән бигрәк тә!— дидем.— Ә без Шайтанны гаепләгән булабыз!”
ДҮСМӘМБӘТ ҖЫРАУНЫҢ ТОТКЫНЛЫГЫ Хикәят
Кешене, үзеңне яратсын дисәгез, мактагыз, зурлагыз һәм өстен куегыз. Әгәр дә бу мәхәббәтне йөрәкләрдә тагын да ныгытасыгыз килсә, ул кешене буй җитмәслек биеклеккә күтәрегез. Бу исә һәммәбездә сагыш уятыр һәм йөрәкләрне гүзәллек белән тутырыр. Гүзәл гамь, ягъни гүзәл кайгы дигәннәре менә шушы була да инде ул. Күрәсезме, монда никадәр мәкер, хәйлә! Шуның өчен дә исән кешене башкалар алдында мактау — ялагайлык, җитмәсә әле башкаларда ул затка карата көнчелек тудыру юлы да. Әмма кешеләрне лаеклы мактасак һәм моны чама белеп башкарсак — игелекле калырбыз. Тарихта Дүсмәмбәт җырау яшәгәнлеге турында хәбәрләр барлыгы илдә яхшы мәгълүм. Ул кеше шундый да үзсүзле булган, диләр. Шигырь-җыр, төрле вакыйгаларны матурлап сөйләве хакында нугай мирзасы Йосыф ханга хәбәр барып җиткән. Әмма Дүсмәмбәтнең байларны яратмавын да искәрткәннәр. Хан аны сараена чакырткан. Ни хикмәт, Дүсмәмбәт бу чакыруны сөенеп кабул иткән, җитмәсә Йосыф ханны мактап җыр да чыгарган. Диван залында аны тыңлаганнар. Хан бер сүз дә әйтмәгәч, Дүсмәмбәт җырау, торып, аптырашта чыгып бара икән. Шунда Йосыф хан аңа: — Инде хәзер, Дүсмәмбәт, сине халык кире кабул итмәс, сарайда яшәп кал инде!— дигән. Шагыйрь моны ишеткән дә, гүяки шунда аяклары бәйләнеп, яңадан урынына кайтып, тезенә утырган.
УҢЫШСЫЗЛЫК БӘЛАСЕ Хикәят
Ачу килүне көнчелекнең тамыры ул дигән Имам Газәли. Барлык бәлаләр дә гадәти ачу килүдән башлана. Адым саен ачуы килеп, кешеләрне ачуланып йөрүче кешеләр асылда бик тә көнчелекле булалар һәм алардан кайчан да мактау һәм котлау сүзләре ишетү мөмкин түгел. Кешеләрне таный белүчеләр моны шулай дип әйтәләр. Һәммә кешене ачуланып йөрүче бер адәмне белә идем, шул әфәнде бәлагә таргач, аңа ярдәм дә иткән идем әле. Ә бервакыт аның минем хакында начарга алып сөйләгәнен ишеткәч, тәмам хәйран калдым һәм: — Бөкрене кабер генә төзәтә икән!— дидем. Аның үзенә ясаган яхшылыкка ни өчен начарлык белән җавап кайтаруының сәбәбен беләсем килеп, күңелемне озак вакытлар таркаулы борчуда йөрттем. Мондый кешеләр белән очрашмаска, күрешмәскә, андыйларга ярдәм кулымны сузмаска дигән нәтиҗәгә дә килдем. Соңгы вакытларда кәефсез хәлемдә йөрүемне ишеткән дә, киңәштә-фикердә батыр бер дустым шалтыратты. Мин сәбәпне аңа аңлатып бирдем. Ул рәхәтләнеп көлде-көлде дә: — Бер киңәш бирим әле!— диде.— Әгәр дә халыкта яхшылык һәм өстенлек белән таныласың килсә, менә шушындый яман кешеләрнең теленә керергә кирәк, хәзер дәрәҗәң үсеп китә. Әнә язучыларда шундый гадәт бар: кемдер аны тәнкыйтьләп яза икән, хәзер укучылары артып китә, әсәрләрен укый башлыйлар, язмышы, тормышы, яшәеше белән кызыксыну арта башлый.
КӨЙМӘ БАТКАНДА Хикәят
Алты төрле кешенең тәмугка Кыямәт көненә кадәр үк кертеләсен әйткән Пәйгамбәребез, аңа рәхмәтләр яусын! Алар кемнәр: “Халкын кысучы хөкемдар, кан туганлыгына тугыры гарәп, борынын чөйгән шәех, ялганчы сәүдәгәр, ваемсыз надан һәм көнче галим”. Көймәгә су үтә башласа, аннан беренче булып күселәр кача, диләр. Булыр да. Шулай бервакыт илдә глобальләшү исеме астында сәер бер сәясәт җәелдерелгәч, югары уку йортлары берләштерелә башлагач, укытучы-профессорларның төп составында ис китмәү һәм хәйран итмәү кыяфәте барлыкка килде. Үзләренең зур галим булуларына, белем нигезләрен ача алуларына бәйле дәрәҗә-кемлекләре дә бар икәнлеккә ышанып, бәхетләрен алар язмыш кулына тапшырдылар. Моны без намуслы булу дип атадык. Әгәр дә һәркем үзе өчен генә кайгыртып йөгерә башласа, шәһәребез ут, су һәм кан эчендә калачак иде әлбәттә. Әмма дөнья бит ул, араларында шундый галим-голамәләр дә табылганнар, алар бата барган, ягъни кыскартылырга тиешле саналган югары уку йортыннан исән калдырылачак вузга сукмаларын салырга өлгереп, андагы җитәкчелек каршында үз кемлекләрен учларына күтәреп, башкаларны карага буяп, кырыкмаса-кырык төрле хәйлә ярдәмендә хәтта кәнәфиләрен дә яхшы урыннарга күчереп өлгергәннәр. Бу хәлләр ахырда гына мәгълүм булып, моңа кадәр үзләрен акыллы дип уйлаучылар киресенчә ахмакта калган икәнлекләрен төшенгәннәр. Көймәләр бата икән ул, ә күселәр — исән калалар. Шуның өчен, әгәр дә күселәр кача башлаганын күрсәгез, имин калырга да ашыкмагыз. Кеше икәнсез, сездә намус һәм горурлык та бар, булырга тиеш бит әле ул! Хәвеф вакытында бәдбәхетләр генә хәйләгә таяналар. Исән калу әле берни дә түгел! Шушы сүзләремне ишеткән бер әфәнде: — И суган суфиы!— диде, миннән көлеп. — Әйе,— дидем.— Нишләмәк кирәк, башка чара булмагач!
БӨЕК ӘДИПЛӘР АРАСЫНДА Хикәят
Бөек әдәби әсәрнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: кеше аны укыганда үзенең барлыгын, кайдалыгын онытсын, хисләре югары дәрәҗәгә җиткерелсен! Әгәр дә китапны укыганда җөмләләрне һәм вакыйгаларны уку белән генә укучы шөгыльләнсә, китапның эчендә күңеле яшәмәсә, моны уку дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә! Моңа ирешү өчен бертөрле әдипләр хисне беренчел итеп, ни-нәрсә хакында язуның әһәмияте юк дип белдергәннәр, икенче төрлеләре исә, җөмләләр вә вакыйгалар матур итеп тезелсеннәр, дигәннәр. Өченчеләре гаделлек тантанасын алга чыгарырга омтылганнар. Эшкә утырганда төрле максатлар куеп, зиһеннәренә һәм хезмәтләренә өметләр баглап иҗат итүче йөзләрчә әдипләр бар. Әмма укучылар аларның араларыннан берсен, икесен, күп булса — өчесен-дүртесен генә сайлап алалар да, шуларны гына укыйлар. Без инде “О вкусах не спорят” дип кенә әйтәбез һәм бәялибез җитмәсә. — Һәр чорның ни өчен үз әдибе бар? Югыйсә ул яшәгән дәвердә бүтән язучылар да булган, иҗат иткән бит! Алар да матур, рәхәт, күңелле итеп язганнар!— диделәр миңа. — Чөнки һәр чорның үз йөзе, үз эчтәлеге, үз мәгънәләре бар, кайсы әдип шуларны дөрес, тугыры һәм ачык итеп тасвирлый, шул тарихта кала,— дидем. Әмма бу сүзләр үземнең хаклы икәнлегемә ышану белән генә әйтелгән иделәр. Ә миңа: — Үзегезнең әсәрләрегез хакында әйтәсезме?— диделәр. Оялып куйдым.
ТАНЫП-БЕЛҮ СЕРЕ Хикәят
Белемне без танып-белүдә мантыйк ярдәмендә табабыз, әгәр дә башкаларның сүзләрен тыңлап утырудан нәтиҗә чыгара белсәк, монысы инде ышану дип атала. Хәер, моны Имам Газәли инде XI гасырда ук әйтеп, кешелеккә төшендереп биргән. Ә менә ышану дигәннәре нәрсә соң? Моны һәркем үзе генә белә! Кешеләрне әгәр дә үзеңнең хаклы булуыңа ышандырасың килсә, аларга башкаларның фикерләрен мисал итеп китерергә мәҗбүрсең. Менә кайчан башка кешеләрнең фикерләрен санга сугуның әһәмияте аңлашыла башлый! Әгәр дә хакыйкатьне ачыкларга телисең икән, ул вакытта мантыйк ярдәмендә танып-белү эшенә керешәсең билгеле. Олы-кече фәнни ачышлар шулай гына ясала алалар. Элекләрдә мине бер талант иясе сокландыра торган иде. Аңа хөрмәтем дә зур булды. Әмма бервакыт, аның белән бергә эшли башлагач, ул әфәнде үзенең интригалары, хәйләләре-мәкерләре һәм мәгънәсезлекләре белән хәйран итә башлады. Ә аңа һәммә кеше дә: “О улмы!”— дип соклана иделәр барыбер. Бер дустым исә: — Ул бит ак йөзле шайтан, кара фәрештә!— диде. Бу хакыйкый сүзе акылымны хәйран итте. Менә бит хикмәт нәрсәдә икән, ә мин белми генә йөргәнмен! ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ГАЛИМ Хикәят
Әдәбият тарихы, әдәби иҗат һәм аның үзенчәлекләре турында мәкаләләр язарга яраткан бер шагыйрь икенче бер галимгә әйтә икән: — Сез дә галим, мин дә, сез дә шагыйрь, мин дә!— дип. — Әйе,— дигән аңа теге галим,— әмма безнең аермалык та бар шул: сез күңелегезгә килгән һәм әсәрләрне укыганда туган хисләрегезне бәян итеп язасыз, ә миңа әсәрләрне анализларга, хакыйкатьне мантыйк ярдәмендә ачыкларга туры килә. — Әмма миндә хаклык күбрәк,— дигән шагыйрь. — Сүз дә юк,—дип елмайган галим,— шулай булып тоелган белән нәкъ шулай булу арасындагы аерманың барлыгы да күпләр өчен сер хәлендә кала. — Әмма мин тормышны йөрәгем белән ачык күреп, дөрес итеп тасвирлыйм,— дигән шагыйрь, кызып китеп,— ә галимнәр — мин язганнардан илһам алып, шул юл белән килеп, хакыйкатьне ачалар! — Килешәм,— дигән аңа тагын да ул галим, бәхәс итмичә, фикер кайнарлыгын сабырлыкка кире кайтарып,— күзләребез күргәнне, колакларыбыз ишеткәнне күңелләребез ачык аңласын өчен сез кирәк әлбәттә! Дөрес! Бәхәсләшү урынсыз сыман... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|