ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 57 страница— Күпләребез ата-бабадан калган гамәлләре өчен җаваплы, Аллаһы тәгалә аларның эшләренә күрә дә безне хөкем итә дидегез. Һәркемнең үз язмышы үзенә түгелме соң?— дип сорадым.— Монда ата-баба өчен авыр язмышка төшүдә, яки ата-баба аркасында бәхетле яшәүдә Аллаһының гына түгел, кешеләрнең дә катнашы бар дигән сүз-фикер күренә түгелме? Ата-бабалар изге яки яман яшәп, безнең дә язмышыбызга тыкшынганнар, язмышыбызны хәл иткәннәр булып чыга. Димәк, язмышыбыз Аллаһыдан гына түгел, ата-бабаларыбыздан да икән, шулаймы? Болай сөйләүләрем үземне дә шомга салды, билгеле. Ата-бабаларым нишләп кенә йөрмәгәннәрдер, мин аларны каян белим? Әмма ул сүзләрем белән хәзрәтебезнең нәсыйхәтен генә мантыйк үлчәвенә салып аңлатырга маташкан идем югыйсә. — Әйе,— диде муллабыз,— нинди дөрес сүзләр!.. Боларны ишетү күңелемне сөендергән генә иде, әмма алар тагын да кабатлап өстәп куйдылар: — Әйе, нинди дөрес сүзләр: “Ахырзаманда динне галимнәр бозар!”, дигәннәр борынгы әүлияләр. Сез дә, әфәндем, галим кешеләрдән түгелме соң? Мин “дөрес” диярәк баш кактым, оят диңгезенә кереп баттым. Өстәлгә аш килде, төрле тәм-том. Хәзрәтебезгә ияреп “бисмилла” әйтеп, халык сый-хөрмәткә җитеште. — Ашларыгыз тәмле булсын!— диде хуҗабикә. — Бик тәмле, бик тәмле,— диде муллабыз, ризыкка тәмам ихлас куеп.— Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре зур аның, бер дә тәгамьнән өзгәне юк... Шөкер Ходайга!.. Берәүләр ком чүлендә бер тамчы су таба алмыйча зарда, икенче адәм диңгездә судан гарык. Язмышлар бер дә тигез була алмый. Акылның хикмәте аңда да, күп белүдә дә түгел, Ходай тәгалә биргәнгә шөкер итүдә! Зур галим булып та, дин гыйлеменнән ерак икәнсең, аның ни файдасы бар! Башыбызга Аллаһының гыйлемен җыярга кирәк! Менә хикмәт нәрсәдә!.. Сүзләреннән бүлдермәдем, моңа хакым да юк иде. Шулай да бик әйтәсем килде “акыл ияләре, зур галимнәр мулла була башласалар, сезнең кебекләргә урын кайда булыр иде” дип, әмма тыелып калдым. Үртәү, хәтта үртәлү кебек килеп чыгасы иде. Ә хәзрәтебез сүзләрен һаман да дәвам иттерде, аннары: — Дин юлына керергә кирәк, дин юлына!— диде, миңа карап. Аларга өстәп: “Аштан-ашка гына йөрерсең, тәкъдиреңә рәхмәт әйтеп!”— дип өстәп куймакчы идем, әмма авызыма су кабуны бу юлы да артыграк күрдем. Китапларымны бер дә укымыйлар ахрысы? Хәер, һәркемнең үз язмышы бит, колакны борып гына тәкъдиреңне үзгәртеп булмый.
ОЗЫН СҮЗНЕҢ КЫСКАСЫ Хикәят
Бервакыт дусларым арасында рух-җан мәсьәләсендә сүз чыкты. Һәммәсе фәлсәфә корып җибәрделәр, тел ярыштырып, фикерләрен көрәштереп алдылар. Мин аларны тыныч кына, елмаеп тыңлап утырдым. Инде сүзләр сөйләнеп, фәлсәфә җепләре чияләнеп, фикер чишмәләре тәмам болганып беткәч, арып-талыплар туктадылар болар. Шунда миңа да форсат җиткәнлеген аңладым һәм җайларына китереп мондый сорауны бирдем: — Ничек уйлыйсыз, мәдәни ял паркы матурмы, әллә табигый урманмы?— дидем. Бу хакта инде элекләрне бәхәс иткәнебез бар иде. Алар әлегә сүзләремнең рух фәлсәфәсенә катнашы барлыгын төшенми калдылар. Мин дә зиһеннәрен үзем салган сукмакка алып кереп китәргә ашыкмадым, җавапларын көттем. Һәм алар әйттеләр: — Әлбәттә табигый урман матур,— диделәр.— Безнең Казанда ничәмә мәдәни ял паркы бар, берсенең дә күз һәм җан рәхәтенә хезмәт иткәннәре юк. Ә менә шулардагы гына булса да табигый, кеше кулы тими сакланып калган почмагына килеп юлыксаң, канатланып киткәндәй буласың!— диделәр. Рәттән шушы кадәр дәлилле сүзләр сөйләнгәннән соң, аларга “юк” дип кара син, хәзер көлке угына алачаклар. Җитмәсә кемнәр-кемнәр утырабыз бит әле сөйләшеп — барысы да танылган акыл иясе һәм гыйлем-голамә әһеле! — Димәк,— дидем мин,— табигать рухтан, җаннан өстенрәк, камилрәк һәм күркәмрәк! Болай ук куркышып калырлар дип башыма да китермәгән идем. Бу инде сүзләрем белән исәпләшүләре хакында да сөйли иде. — Димәк табигать Аллаһы тәгаләдән дә өстен? Аларга Аллаһының рух-җан икәнлеген аңлатып торырга кирәк түгел иде. Гыйлемнәре җитәрлек. Бераз тынлыктан соң әлбәттә иң сабырсызыбыз сорау бирергә булды: — Ә табигать Аллаһы тәгаләнең иҗаты түгелмени? Шулай дип кайсы да булса берсенең иртәме-соңмы әйтәчәген көткән идем. Шунлыктан җавабым алдан ук әзер булганча телемә килде: — Җил, яңгыр, орлыклар, иңкүлекләр, таулар, ягъни табигый ландшафт дигәннәре табигатьне, әй-әйе, кыргый табигатьне очраклылык кысасында иҗат итмиләрмени? Һәркайсы үз ихтыярын эшкә җигә. Хәтта алар үзара көрәшә-көрәшә максатларына ирешергә телиләр,— дидем.— Әллә ялгышаммы? Көлешеп алдылар. — Нәрсә әйтергә телисез? Рухның монда катнашы юк дипме? Сәер сүзләр чыккалый инде адәм баласыннан, бигрәк тә үзен акыллыга куйганда,— диделәр аннары, үз дөреслекләренә ышанып. — Сез онытып җибәрдегез. Үзегез бит табигый урманны мәдәни ял паркыннан өстен куйдыгыз, ягъни рухны табигатьтән түбәнәйттегез!— дидем, һаман да үз фикеремдә калып. Аларның шунда уйга бирелүләреннән, хәтерләрен яңартып алуларыннан файдаланып, бу сүзләремне сөйләп бирергә мәҗбүр булдым: — Әфәнделәр, үзегез дә яхшы беләсез: безнең ул мәдәни ял паркы дип аталган урыннарыбыз яки талантсыз адәмнәр тарафыннан башкарылып чыгарылганнар, яисә ярты юлда калдырылып, ахырда акча юклык сылтавы белән ташланылганнар. Нәкъ менә бүгенге милли әдәбиятыбыз-сәнгатебез кебек. Һәр яза белгән кеше “Көндәлек” алып бара ала, мәкаләләр иҗат итә, шигырьләр чыгара. Һәм дөрес эшли. Мин боларны бары тик хуплыйм гына. Әмма бөек әдәби әсәрләрне, бөек иҗади эшләрне бары тик талант ияләре генә тудыра ала. Чын талантны тану өчен вакыт сынавы, заман үлчәве кирәк, диләр. Шулаймы икән? Әллә талантлы әсәрне укуыбыз һәм кайсыбызның да булса күреп алуыбыз да җитәме? Минемчә, әгәр дә арада чын талант иясе берәү, икәү яки өчәүме кеше юк икән, ул вакытта без барчабыз да бөекләр! Шунда әлеге дә баягы өлгер әфәндебез сүз кыстырып куйды: — Димәк безгә талантларны күрмәскә, танымаска кирәк! Ул вакытта һәммәбез дә тигез һәм бөек булабыз!— диде. Шатлыгы йөзенә чыккан иде. Һәммәбез дә көлешеп кую белән бәхәсне тәмамладык. Инде таралыша башлаганда, әлеге дә баягы өлгер әфәндебез сорау бирмәсенме миңа: — Сез нәрсәне дәлилләп аңлатырга теләгән идегез соң әле? Аңламый калдым. 07.12.2009. БӘХЕТСЕЗ РУХ КОШЫ Хикәят
Бик яхшы дустым миңа әйткән иде: — Кешенең табигате аның холкына бәйле,— дип. Нигә болай уйлавы бик кызыклы тоелды. Әгәр дә шушындый нәтиҗәгә килгән икән, димәк аны ниндидер бер вакыйга яки кешенең үз-үзен тотышы, күрсәтүе моңа этәргән, шулай түгелме? Кызыксынып сорадым. Ул миңа бөтенләй дә башка нәрсә сөйләде һәм әйтте: — Мин күздә тоткан адәмнең холкы бик тә җайлы, сүзләре дә мантыйклы, фикере дә ачык, әмма табигате белән бик тә җирәнгеч,— диде. Сүзнең кем хакында барганлыгын белмәгәнлектән, үзем дә ул сөйләнелгән кешене яхшы белмәгәнемә күрә дустым белән ризалаштым, бәхәс итмәдем. Шулай да фәлсәфә корып әйтә куйдым: — Аның табигате холкыннан да өстен чыккан күрәсең,— дидем. — Рухы таза, чиста түгел шул,— диде ул, тәмам аптырап. — Ә монысы башка нәрсә,— дидем мин аңа,— табигате холкыннан өстен чыккан кешенең рухы ирекле була алмый. Рухы тоткындагы кеше читлектәге кош кебек бит ул. Сайрый, әмма үзенең бәхетсез икәнлеген дә белми-аңламый сайрый.
СҮЗЛӘР АЛАР ДӨРЕС ТӘ СЫМАН Хикәят
— Әдәбият, гомумән дә сәнгать кешеләрнең үз рухы белән тудырыла,— дидем мин. — Ә Илаһиятнең катнашы юкмыни? Бу нинди көфер сүз тагын?— диделәр миңа.— Илһамны әдипкә, сәнгатькәргә Аллаһы тәгалә бирә түгелме соң? — Дөрес, илһамны иҗат кешесенә табигать тә, фәлсәфә дә, хезмәт тә, Илаһият үзе дә, башка төрле күренешләр һәм вакыйгалар да бирә алалар һәм бирәләр дә! Әмма бу илһам көченең дәрәҗәсе барыбер дә кеше рухының талантына, сәләтенә, киңлегенә-тарлыгына, зурлыгына-кечкенәлегенә бәйле. Шуңа күрә дә әдипләр арасында, сәнгатькәрләрдә бөекләре бар, кечеләре. Боларын ук үзегез дә бик яхшы беләсез. Мисалларны санап торасы түгел. — Ярар, килешик, шулай булсын да,— диделәр, барыбер дә күңелләрендә бәхәскә урын калганлыгына шикләре саклануын сиздереп,— әмма ни өчен соң талантлары чамалы кешеләр дә бөекләр исәбендә йөри алалар? — Ә монысы инде язмышларына, чыннан да Аллаһы тәгаләнең теләгенә бәйле,— дидем. И сөенделәр, хәтта йөзләре нурланып китте. — Менә бит, әйткән идек Ходайның катнашы барлыгын искәрткән идек!— диделәр куанышып. Сорау бирергә мәҗбүр идем. — Ә нигә соң ул вакытта аларны вакыт җиле чүп урынына себереп түгә? Аптырап калдылар. Бер баскычтан икенчесенә күчеп фикерләп, әле кайчан нәтиҗәгә килеп үз уйларын әйтерләр диярәк өстәп куйдым: — Чөнки, үзегез дә беләсез, язмыш учагы да сүнә. Әле кичә генә кызыл сызык булып сузылган бәхетле тәкъдир җебе дә өзелә. Менә шунда инде әдипнең язганнары, сәгатькәрнең хезмәтләре вакыт җиле каршында бергә-бер, үз авырлыгы һәм әһәмияте белән торып кала. Шушы түгелме безгә әдәбиятның, сәнгатьнең кеше рухы көче белән тудырылуына дәлил?— дип фикеремә йомгак ясадым. Ә күңелемдә бөтенләй дә башка төрле уйлар кайнарга тотындылар: “Әмма да безнең рухларыбыз барыбер дә Аллаһы тәгаләгә үзебез дә сизмәгән, аңламаган серле җепләр белән тоташканнар! Берәүләргә яхшы язмыш насыйп итсә, икенчеләргә көчле илһам куәте бирә түгелме соң Ул?” Бераздан тагын да сөйләнеп алдым: — Ә шулай да иҗатта кеше рухы төп, хәл иткеч рольне башкара. Ялгышмыймдыр бит? Әмма бу сүзләрем һичкемгә аңлашылмаган булып чыктылар.
АЛАЙ БИК АКЫЛЛЫ БУЛСАҢ Хикәят
Университетка, кыш уртасы, җәй башы килеп җиттеме — читтән торып укучы студентлар кереп тула. Шуларга мин дә лекцияләр укып йөрим, әле “зачет” алам, әле “имтихан” тапшыралар. Башлар катып бетә. Ә студентлар — түзә. Әмма да сынауларда “сайрап” күрсәтәләр инде. Уйлап куясың: “Шушы кадәр алдар өчен шактый надан да булырга кирәк бит!” Шундый уйлар белән беркөнне академик Рузәл Абдуллаҗанович Йосыпов кабинетында гәп корып утырабыз. Әйтеп куймасыннармы: — Читтән торып укыган студент шул ук чыпчык инде ул, әмма сайрый торганы!— дип. Мин аптырап калдым. Академик аңлатып бирәсе итте: — Сандугачны күргәнегез бардыр, ул нәкъ чыпчыкка охшаган. Әмма сайрый бит! Мин тагын да хәйранрак хәлгә килдем. Аннары, ачылган авызымны җыярга өлгереп: — Сандугач чыпчыктан яхшырак та, затлырак та, талантлырак та түгелме соң?— дип сорадым. — Әйе,— диде Рузәл әфәнде,— бик дөрес, шуңа күрә сайрый да инде ул! Ул кадәр тәгәрәп китәрдәй булып көлү күптәннән миңа тәтемәгән иде. “Бигрәкләр дә кызык итте, ахмак сораулар бирдерде үземнән”,— дип уйлый-уйлый гына ахырда көлүемне баса алдым. Бу мәзәкне төшенеп алу өчен тәҗрибә дә, зиһен дә, күзәтүчәнлек тә кирәк икәнлеген аңлатып торасы түгел. Бер көлкедән икенчесе менә бит ничек туа! Рузәл әфәнденең шаян сүзгә оста булуын шушы сөйләшүдә үк белеп калырга тиеш идем. Әмма акыл сабагы да кат-кат укып кына килә икән ул. Шулай бервакыт профессор Фәрит Хәкимҗанов белән сөйләшеп торабыз. Академик Рузәл Абдуллаҗанович үтеп бара. Борчылган. Соңгы вакытларда җилкәсенә эшне өяләр дә өяләр икән. — Бу ике Фәритне кушсаң, нәрсә килеп чыгар иде?— дип әйтмәсенме безгә. Аһ, эш кенә куша күрмәсен диярәк котлар очты. Ничек тә койрык болгарга, лекциягә яки башкасына сылтарга исәп. Аптырап та калынган. Рузәл Абдуллаҗанович кистереп һәм бик тә катгый итеп үз сорауларына үзләре үк җавап та бирделәр: — Ике Фәритне кушудан берни дә чыкмый! Инде без нинди эш кушсалар, шуны үтәргә, әйтүләренә йөгерергә әзер булып өлгергән генә идек кебек, академик әфәнде елмаеп алды һәм тагын да әйтеп куйды: — Фәрит белән Фәридәне кушсаң, менә ул вакытта нәрсәдер яки кемдер булырга мөмкин әле! Шаярталар икән бит! Җиңелчә сулыш алдык. Әмма Хәкимҗанов та төшеп калганнардан түгел икән, ул да кистерде: — Рузәл Абдуллаҗанович, мин бит инде алтмышны уздым, нинди Фәридә ди инде ул? Академик аңа сынап карап куйды, аннары миңа елмаеп: — Сүз икенче Фәрит хакында бара иде!— дип әйтеп, юлын дәвам итмәкче иде, Хәкимҗанов, минем өчен сөйләп: — Аннан да булмый! Кызлардан ояла ул!— диде. Академик китә барган җиреннән туктарга булды. Борылды. Бер адымга якынайды, безгә туры карап: — Ә мин кызлар турында әйтмәгән идем!— диде. Буш күңел төбеннән шалтыратып һәм ялтыратып чыгарырлык бер сүз дә табылмады. — Ну егетләр!— дип, шунда академик ике “акыллы баш” профессордан көлә-көлә китеп барды.
АКЫЛГА СЫЙМАСЛЫК Хикәят
Дөньяда ике яки өч башлы кешене күргәнегез бармы? Ә минем — бар! Юк, мин карап торуга ике яки өч башлы кеше турында түгел, ә чын мәгънәсендә башлы, акыллы, зиһенле кеше турында әйтәм. Нәкъ менә шундый дустым бар. Аны хәтта дүрт башлыдыр бу дип тә уйларга мөмкин. Әмма ул — дәһри. Үзен Аллаһы тәгаләнең барлыгына ышанмаучы дип белә, моны кешедән яшерми. Бервакыт шулай бу: — Шартлы рәвештә генә хис ителгән, акылга сыймаган әйбернең-затның барлыгына ышана алмыйм!— дип әйтеп куйды.— Нәрсә соң Алла? Кая? Конкрет? Аңлатып, күрсәтеп бирерлек? Кем беләндер яңа гына шушы хакта бәхәсләшкәннәр булса кирәк, югыйсә болай кинәт кенә әйтеп, төртек-төртек сораулар бирер идеме? Минем бит иманлы булуым, иманымның ныклы икәнлеген белә ул. Хәзер сорауларына җавап биреп аңлатырга тиеш инде әфәндегез, шушы дүрт башлы акыл иясенә мәгънәләрне җиткерергә кирәк! — Ә сез Аллаһының барлыгына дәлилләрегезне, хәтта сыйфатларына аңлатмаларны үзегез дә әле генә әйттегез бит!— дидем мин. Ул аптырашта калды. Мондый хәлгә төшкәне юк иде булырга кирәк, маңгаена тир бөртеге дә чыкты. Ул аны пөхтә кулъяулыгына сөртеп алды. Аннары: — Ничек инде?— диде, тагын да катгыйрак итеп әйтеп.— Мин Аның юклыгына һәм була алмасына дәлилләр китердем. Менә... Ни... Кая ул, кая? Күңелем тыныч иде. Сабыр гына әйтеп бирдем: — Сез болай дидегез түгелме: “Шартлы рәвештә хис ителгән, акылга сыймаган” дип? — Әйе!— диде ул. — Менә шушы билгеләмә Аллаһы тәгаләнең берлеген һәм барлыгын раслый да инде,— дидем мин аңа.— Аллаһы тәгалә чыннан да адәм баласы тарафыннан шартлы рәвештә генә хис ителә һәм аның, күпме генә аңлатырга тырышса да, акылына сыймый!
ИМАН ИРЕГЕ Хикәят
Бервакыт миннән Аллаһы тәгаләнең барлыгын һәм берлеген дәлилләп бирүемне сорадылар. Мин бу юлы да схоластика, ягъни белдерү ясау юлы белән генә бара алмый идем. Кешеләре андый түгел, бу әфәнделәр замананың мәртәбәсендә иң югарыда торучылардан диярлек исәпләнеләләр. — Сез Аллаһы тәгаләнең рух-җан булуы хакында ишеткәннәр бит инде?— дип сорадым. Әмма сизәм, соравым уңышлы килеп чыкмады. Әйттем инде, кешеләре затлылардан булуын. Шуңа да соравыма, аның төзелеш рәвешенә, мәгънә бирү куәтенә бәйләнеп тормадылар. Шатландырып: — Әйе, беләбез,— диделәр.— Таныш фәлсәфә! — Рух-җан булгач, аны тотып карау, күрү, тану мөмкинме, әллә төшенелә генәме?— дидем, фикеремне төгәл бер җепкә тезәргә тырышып. — Әйе, шулай,— диделәр алар, һаман да минем мантыйкны бәхәскә алмыйча, уемның тәртипкә килүенә ярдәм итәргә тырышып. — Милли рух дигән нәрсәне дә беләсез!— дидем. — Әйе, беләбез!— диделәр. — Милли рух безнең сәнгатебездә, әдәбиятыбызда, бию-җырларыбызда, эш-гамәлләребездә, тормышыбызда чагыла, шулай бит?— Миңа шунда мисал да китерергә кирәк иде.— Мәсәлән рус халкының әкиятләрендә сөйләнгәнчә, өч башлы аждаһа өенә кайтып керә дә: “Фу, русским духом пахнет!” ди, монда бер-бер баһадирның килүен сизенеп. Яки менә татар әкиятләрендә, шулай ук, бу юлы Дию кайтып керә дә: “Адәм исе килә!” ди. Бу юлы да миңа: — Әйе!— дип җавап бирделәр. — Димәк,— дидем мин,— рухның шундый үзенчәлекле сыйфаты бар, ул чагыла ала. Әйтик: ис белән, башкача. Аллаһы тәгаләнең барлыгын да без аның рухы буларак дөньяда, галәмдә, үзебездә, уйларыбызда, хисләребездә һәм башка абстракт һәм конкрет әйберләрдә, төшенчәләрдә чагылышы аша таный алабыз. Әмма аның рухы кояш нуры кебек түгел, бәлки халык рухы сыманрак чагыла. Бу чагылышны без бары тик акыл һәм аң белән зиһенебез аша гына таный, сизенә, төшенә алабыз. Шунда сүземне бетердем. Барыбер дә җавабымның барып чыкмавыннан гаҗиз идем. Әмма да алар, миңа сорау бирүчеләр: — Әйе,— диделәр,— төгәл һәм мәгънәле, чын аңлатып бирү булды бу! — Ә ничек иманыбызны ныгытырга?— диде шунда берсе. — Бик гади,— дидем җавабымда, аларның аңлауларына сөенеп,— анысы сезнең үзегездән, дөресрәге, теләгегезнең барлыгыннан тора. Бусы инде һәркемнең үз кулында. — Бигрәк иреккә кую түгелме соң болай мәсьәләне чишәргә киңәш итү?— диде ул тагын да. — Әйе,— дидем мин,— сез дөрес әйтәсез. Иман ныклыгы ул шулай ук ирекле әйбер.
НАМАЗЛАРНЫ УКУ-УКЫМАУ МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәят
— Намазларны укымасаң да ярыймы?— дип сорадылар миннән бервакыт. — Ярый. Һәркемнең үз эше, үз исәбе,— дидем мин аларга, күңелләрендә ялкаулык галәмәте күреп. — Ничек инде?— диделәр миңа.— Бездән бит муллалар намаз укуны таләп итәләр, ә сез — иреккә куясыз. Моңа дәлилегез бармы? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|