Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 36 страница




Бер трам­вай­дан икен­че­се­нә кү­чеп, шә­һәр чи­те­нә та­ба гы­на тү­гел, дөнья ар­ты­на ка­дәр бар­ган ке­бек үз­лә­рен то­еп, ты­ныч кы­на кил­де­ләр дә кил­де­ләр. Ан­на­ры урам­ны со­рап бе­ле­шеп, тык­рык ке­бек бер җир­гә ба­рып кер­де­ләр. Ан­да авыр кап­ка­лы, би­ек кой­ма­лы боль­ни­ца сы­ман би­на бар иде.

— Шу­шы­дыр ин­де ул!— дип, Га­ри­фул­ла абый кап­ка­ны ба­рып как­ты. Ан­да бер күз ачыл­ды. Ба­шы эш­ләп өл­ге­реп, Га­ри­фул­ла абый аңа, ал­дан ку­лы­на алып, күр­сә­тер өчен әзер­ләп куй­ган те­лег­рам­ма­ны күр­сәт­те.

Кө­тәр­гә куш­ты­лар. Кай­да да уты­рып то­рыр­лык урын юк иде.

Ан­на­ры ке­че кап­ка ачыл­ды, ан­нан бер агай чык­ты. Ул яһү­ди бо­рын­лы ке­ше алар янын­нан ты­ныч кы­на үтеп ба­ра иде, ни­гә­дер кү­тә­ре­леп ка­рап, кем­не­дер та­ны­ган­дай ап­ты­рап тук­та­лып кал­ды. Ку­лын­да­гы ях­шы күн кеч­ке­нә че­мо­да­ны, ба­шын­да­гы тар кыр­лы эш­лә­пә­се аңа бик ки­леш­ле иде. Йөз кы­я­фәт­лә­ре бер дә та­тар­ны­кы ке­бек то­ел­ма­са да, ул алар­га та­тар­ча эн­дәш­те:

— Кем­не эз­ли иде­гез? Бе­рәр­сен кө­тә­сез­ме әл­лә?

Га­ри­фул­ла абый аңа ку­лын­да­гы “Те­лег­рам­ма” язу­лы кә­газь­не шик­лә­неп ке­нә бир­де. Ул аны укып чык­ты да:

— Мо­ны мин сук­кан идем... Кил­гән­сез икән,— ди­де. Та­вы­шы бу юлы бик зә­гыйфь чык­ты.

— Сез бу хас­та­ха­нә­нең баш вра­чы­мы­ни?— ди­де Га­ри­фул­ла абый, шун­да та­гын йө­зе як­ты­рып алып.— Сез­ме­ни ин­де ул ип­тәш Спи­ранс­кий?

— Юк, мин үзем Рәх­мә­тул­ла ди­гән ке­ше бу­лам. Гү­зәл ту­таш Кә­ри­мә­нең ба­шын кы­рык­кан идем. Ул көн уни­кен­че ап­рель иде, шу­шын­дый ук ир­тән­ге ва­кыт. Кы­зы­гыз акы­лын­да иде әле... Ме­нә шун­нан соң ай­ны­ма­ды ин­де. Үл­гә­не­нә бү­ген өчен­че көн. Спи­ранс­кий бе­лән та­ныш­лы­гым ях­шы бу­лу ар­ка­сын­да сез­гә аның исе­мен­нән те­лег­рам­ма су­га ал­дым. Югый­сә бел­ми дә ка­ла­сы иде­гез. Аны бү­ген җир­ләр­гә әзер­ләп, та­бут­ка сал­ды­лар ин­де,— дип сөй­ләп, әй­дә­гез әле ди­я­рәк үзе­нә ияр­теп, хас­та­ха­нә кой­ма­сы янын­нан уза тор­ган сук­мак­тан ары та­ба алып кит­те.

— Сез аны ба­ры­бер дә үз авы­лы­гыз­га алып кай­та ал­мас иде­гез. Ни­чек ад­ре­сы­гыз­ны тап­тым, ди­сез­ме? Мо­ны­сы да үзе бер ва­кый­га. Әй­дә­гез. Ан­да, бүл­нис кар­шын­да то­рып, кы­зы­гыз­ны алып кит­кән­нә­рен күр­ми дә ка­лыр иде­гез. Мон­да морг арт­кы як­та...

Алар, Кә­ри­мә­нең әти­се һәм әни­се, яһү­ди бо­рын­лы адәм ар­тын­нан ни-нәр­сә уй­лар­га да бел­ми ап­ты­раш хәл­дә ба­ра бир­де­ләр. Бе­раз­дан кой­ма бе­теп, уң­га та­ба кит­те­ләр. Ан­да ачык һа­ва­лы җир икән.

— Шул уни­кен­че ап­рель кө­нен­нән кы­зы­гыз­ның мон­да ни өчен ки­леп элә­гү­ен бе­ле­шеп, укы­ган җи­ре­нә ба­рып, со­раш­тыр­га­лап йөр­дем. Тө­гәл ге­нә аң­лар­лык һич­бер хә­бәр бул­ма­ды. Шун­нан, Мос­та­фа мө­гал­лим ди­гән әдип­не бе­лә­сез­дер ин­де?..

— Әйе, әйе, укый­быз ши­гырь­лә­рен!— ди­де апа ке­ше.— Бе­лә­без! Бе­лә­без! Ник бел­мик?

Ана ке­ше­нең, мон­дый иге­лек­ле җан­ны оч­ра­ту­дан һу­шы ях­шы­рып, мо­ңа ка­дәр бә­гы­ре­нә уты­рып җит­кән таш­ла­ры бе­раз эрер­гә ма­та­шып ал­ган ча­гы иде бу. Әм­ма Га­ри­фул­ла абый да дикъ­ка­тен югалт­ма­ды.

— Ме­нә шул ке­ше әй­тә, бик ях­шы, “биш­ле”­гә ге­нә уку­чы бер кы­зы­быз бар иде, Кә­ри­мә Ду­ла­то­ва, ди... Шу­ны югалт­тык бит әле, ди... Мин ан­нан со­раш­ты­рып, кыз­ның төс-кы­я­фә­тен бе­леш­тем. Дөнья йө­зен­дә үза­ра ох­шаш ке­ше­ләр бу­ла тү­гел­ме? Кай­бер әйт­кән­нә­ре бер дә ки­леп җит­ми бит. Шу­лай да әти-әни­се­нең ад­ре­сын со­ра­дым, ягъ­ни сез­не­кен ин­де. “Бу си­ңа нәр­сә­гә ки­рәк?”— ди ул ми­ңа. Элек­тән та­ныш­лы­гы­быз бар аның бе­лән, шик­кә са­ла­сым кил­мә­де үзен. Мин әй­тәм, бәл­ки авы­лы­на кай­тып кит­кән­дер, дим. Ул да ап­ты­рап кал­ды. Ад­ре­сын та­быйм, хат языйм әле эз­ләп, ди. Кү­рәм, нәр­сә­дән­дер­ме, кем­нәр­дән­дер­ме кур­ка үзе. Ярар­мы икән, ди. Нәр­сә ки­ңәш итәр­гә бел­ми ап­ты­рап уй­лап, бул­мый бо­лай, сөй­ләп би­рим әле, дим. Әм­ма мин дә ике­лә­неп кал­дым. Ул аның, сез­нең кыз­ның... Ә бәл­ки сез­нең кыз да тү­гел­дер? Та­ны­мыйм бит мин аны, исе­мен дә бел­мим. Мон­да да әйт­мә­де­ләр. Ме­нә ка­рар­сыз, бәл­ки кы­зы­гыз тү­гел­дер? Чын­нан да...

Алар арт­кы кап­ка­га ки­леп җит­те­ләр. Ан­да гәү­дә­ле бер адәм ат җи­геп ма­та­ша иде. Яһү­ди бо­рын­лы ке­ше­не күр­гәч, ул аңа сә­лам юл­ла­ды да:

— Ә бо­ла­ры кем­нәр?— дип со­ра­ды, керт­мәс­кә итеп.— Яра­мый! Мон­да ке­ше йө­ри тор­ган җир тү­гел!— ди­де, юл­ла­ры­на ар­кы­лы төш­те.

Яһү­ди бо­рын­лы аңа ке­сә­сен­нән кә­газь ак­ча чы­га­рып бир­де дә:

— Алар­ның Спи­ранс­кий­дан рөх­сәт до­ку­мен­ты бар!— ди­де.

Ат җи­гү­ен таш­лап тор­ган агай, Га­ри­фул­ла абый­ның ку­лын­да­гы “Те­лег­рам­ма” язу­лы кә­газь­не кү­реп:

— Ә алай бул­са — ярый,— ди­де дә ак­ча­ны ке­сә­се­нә ты­гып куй­ды.— Ял­гыз та­бут бар, өс­тен как­ма­ган идем әле!

Эч­тә сал­кын­ча һәм ка­раң­гы иде. Озын өс­тәл ке­бек урын­да­гы та­бут­ка ут як­ты­сы тө­шеп то­ра, ан­да че­бен­нәр, һәр­төр­ле тал­пан­нар бәр­гә­лә­нә иде­ләр.

Яһү­ди бо­рын­лы агай сак­лык бе­лән ге­нә та­бут кап­ка­чын ач­ты да кы­рый­га­рак шу­дыр­ды. Ба­ла­сын та­нып ал­ган ана ке­ше аһ ит­те. Бәл­ки кы­зым тү­гел­дер дип өмет­лә­нер­гә өл­гер­гән Га­ри­фул­ла абый­ның йө­рә­ге кы­е­лып төш­кән­дәй бул­ды. Ир бе­лән ха­тын бер-бер­се­нә кап­ла­нып елап җи­бәр­де­ләр. Та­бут­та ба­шы урал­ган, бит яңак­ла­ры ко­ры сө­як­кә кал­ган­дай ябык­кан дөнь­я­ның бе­рен­че гү­зә­ле, иң зур акыл ия­лә­рен­нән бер­се, та­тар­ның ки­лә­чәк­тә бө­ек ша­гый­рә­се бу­ла­чак зат­лы­дан-зат­лы Кә­ри­мә­се ты­ныч кы­на, куз­гал­мас бу­лып ята иде. Шун­да күк­ләр яры­лып ки­теп, гү­я­ки Газ­ра­ил үзе ела­ган­дай ише­те­леп ал­ды. Ә юк икән шул. Бу — те­ге ат җи­гү­че дәү гәү­дә­ле агай ишек­ләр­не киң­рәк ачып җи­бәр­гән. Ин­де алар яны­на кил­де дә:

— Бу ба­ла сез­не­ке­ме?— дип со­ра­ды.

— Әйе, без­не­ке!— ди­де дөнь­я­ның бә­хет­се­зе ата ке­ше.

— Зи­рат­ка ил­теп, җир­ләр­гә ку­шыл­ды! Гү­ре кө­тә ба­ла­ны!— ди­гән җа­вап­ны ишет­те.

Эш­лә­гән уры­ны “Ю­ләр йор­ты”н­да үлем-җи­тем­не, баш­ка хәл­ләр­не күп кү­рү­дән бә­гы­ре ту­пас­ла­нып бет­кән ул агай дөнья хәл­лә­ре­нә исе дә кит­мәс­тән һа­ман сөй­ли бир­де:

— Мөс­ли­мә кыз бул­ган­га дип, аны шлан­га­дан су агы­зып өч кат юдым. Ма­тур ба­ла бул­ган. Күз ти­гән. Дүрт кат­ка төр­дем. Ме­нә йө­зен ге­нә кап­лар­га кү­ңе­лем тарт­ма­ды. Та­бут кап­ка­чын как­кан­да та­гын бер ка­рар­мын ди­гән идем. Биг­рәк ма­тур ба­ла бит!— ди­де.

— Ба­шын да яу­лык­ла­ган­сыз икән,— ди­де шун­да ана, үзен кул­га алыр­га өл­гер­гән җи­рен­дә та­гын да ба­ла­сы­на күз ну­рын кү­че­реп бе­те­рә язып ба­га то­рып.

— Аны­сын дух­тыр­лар эш­лә­де. Баш кап­ка­чын ачып, ан­да нәр­сә­ләр ба­рын эз­лә­гән­нәр­дер ин­де...— ди­де те­ге адәм, һа­ман да үзен сал­кын то­тып.

Алар Кә­ри­мә­нең мә­е­те­нә та­гын да ка­рап тор­ды­лар, мәр­хү­мә­нең ана­сы­на авыр бу­ла баш­ла­гач, та­бут­ның кап­ка­чын ябып, те­ге ке­ше ка­дак­лар су­гар­га ит­те. Әм­ма шун­да ул, эшен баш­ла­мый­ча кал­ды­рып:

— Рәх­мә­тул­ла, син укый бе­лә­сең, әл­лә җе­на­за­сын баш­ка­ра­сың­мы?— дип со­ра­ды.

— Әй­дә, аны­сын ка­бе­ре яны­на кал­ды­рыйк... Чис­та урын мәс­ли­хәт ан­дый га­мәл­гә,— ди­де яһү­ди бо­рын­лы зат агай.— Зи­рат­ка кер­гән­че, ал­гы як­та тук­тап, җе­на­за на­ма­зын баш­ка­рып алыр­быз. Без­дә шу­лай­рак ин­де ул, күр­гә­нең бар...

— Ба­ра­сың­мы ия­реп?

— Бар­мый ни?

— Алай икән?— ди­де ул ке­ше, ка­дак-чү­кеч­лә­рен чит­кә ку­еп.— Бе­рәр бе­ле­шең иде­ме әл­лә?

— Бу ба­ла дөнь­я­ның баш­ка бер дә ка­бат­ла­мас асыл гө­ле бул­ган, Алек­сандр! Ан­дый ке­ше­ләр­гә кү­ңе­лем неч­кә ми­нем.

— Аны­сы шу­лай ин­де. Өч көн са­га­лап, ашык­тыр­ма­вың­ны әй­тәм... Ак­чаң­ны да кыз­ган­ма­дың!

— Ак­ча бит ул, үзең бе­лә­сең, Алек­сандр Ва­лен­тич, бар әй­бер!

— Кы­зык сөй­ли­сең син, Рәх­мә­тул­ла, кы­зык әй­тә­сең! Ме­нә ми­нем ха­тын Вар­ва­ра­га шу­лай дип ка­ра әле, сүз­ләш­тер. Күп­ме кай­та­рып бир­сәм дә — аңа җит­мә­де. Да­вай­лап кы­на то­ра.

— Ә син кай­та­рып бир­мә! Үз ке­сәң­дә тот!

— Соң, ак­ча кер­гәч, те­ге, та­тар эч­кән зәм­зәм су­ы­на, неч­кә җа­ны кы­зы­га, ан­на­ры шул бит: ха­тын ал­дын­да мак­та­на­сы да ки­леп ки­тә.

— Әйе... Аны­сы шу­лай­дыр...

— Бул­ды бу­гай бу, җи­ңел кү­ре­нә... Икәү ге­нә кү­тә­реп алып чы­гыйк­мы соң? Сез та­тар­да аяк бе­лән чы­га­лар, баш ягы бе­лән йө­ри­ләр­ме әле?

Алек­сандр Ва­лен­ти­но­вич ди­гән бу дәү гәү­дә­ле агай баш ягын­нан та­бут­ны алып, Рәх­мә­тул­ла аяк очын­нан то­тып чы­гар­ды­лар. Ар­ба­га куй­ды­лар. Мәр­хү­мә­нең хә­ле кит­кән ән­кә­сен кы­зы­ның аяк ту­ры ти­рә­се­нә­рәк утырт­ты­лар. Егы­лып кит­мә­сен дип, янын­нан Га­ри­фул­ла­сы то­тып-то­ты­нып бар­ды. Шә­һәр ура­мы­на ба­ры тик кү­пер чык­кан­да гы­на аяк ба­сып ал­ды­лар да, та­гын бо­ры­лып, агач­лар ара­сын­нан, ту­зан­ла­на баш­ла­ган юл­дан ас­ка та­ба тө­шә бар­ды­лар. Бе­раз­дан тук­та­лып, Рәх­мә­тул­ла ага:

— Ка­ра­ле кор­даш?..— дип, ата ке­ше­гә эн­дә­шеп ал­ды.

— Га­ри­фул­ла,— ди­де мо­ны­сы, исе­мен со­рау­ла­ры дип аң­лап.

— Әйе, Га­ри­фул­ла кор­даш, ком­му­нист­мы әл­лә син?

— Шу­лай­рак,— ди­де ата, бу сү­зе бе­лән олы бер кы­ен­лык ки­че­реп.

— Ни ди­гә­нем, җе­на­за­ның до­га­сын ни­чек укыр­быз? Мәҗ­нүн­нәр­гә ди­гә­нен­ме, әл­лә ин­де тәр­тип­тә­ге­не­ме?— дип со­ра­ды Рәх­мә­тул­ла ага.

— Ала­рын ук бел­мим ин­де,— ди­де Га­ри­фул­ла абый, ни әй­тер­гә ин­де уй­лап та тор­мый­ча.

— Юләр­ләр йор­тын­нан ки­тер­дек шул, ике­лә­неп кал­дым әле ме­нә,— ди­де Рәх­мә­тул­ла ага, кыйб­ла як­ны җай­лаб­рак ка­рап.— Кем­нән со­ра­саң да юк!

Ан­на­ры Га­ри­фул­ла абый бе­лән Алек­сандр­ны арт­ка, ике­сен янә­шә бас­ты­рып, яһү­ди бо­рын­лы бу зат адәм җе­на­за на­ма­зын укы­ды.

На­маз­ны тә­мам ит­кәч, та­гын кит­те­ләр. Сул­да тез­мә-тез­мә тә­ре­ле ка­бер­ләр кал­ды. Ан­на­ры бер алан кү­рен­де, аны да уз­ды­лар. Ка­лын һәм би­ек ти­рәк ага­чы яны­на ки­леп тук­та­ды­лар. Аның кал­ку ягын­да авы­зын ач­кан ка­бер иде.

Тын­лык. Кай­да­дыр сан­ду­гач сай­рый. Әнә икән, баш оч­ла­рын­да гы­на, ти­рәк бо­та­гын­да бер кош­ның йө­рен­гә­не-си­ке­рен­гә­лә­гә­не кү­ре­нә. Үзе чут-чут ки­лә.

Та­бут­ны һа­ман да шул Рәх­мә­тул­ла ага бе­лән Алек­сандр Ва­лен­ти­но­вич ди­гән­нә­ре ка­бер яны­на тө­ше­реп, яшел чи­рәм­гә куй­ды­лар. Ан­на­ры бер-бер­се­нә ка­ра­шып тын тор­ды­лар. Ана ке­ше­не ире Га­ри­фул­ла ар­ба­дан алып ди­яр­лек ая­гы­на бас­тыр­ды, үзе­нә сө­яп то­тып ки­те­рә бир­де. Шун­да Алек­сандр Ва­лен­ти­но­вич аңа:

— Ка­ра­ле, князь, син аны ар­ба­дан тө­шер­мәс­кә иде!— ди­де.

Әм­ма ана ке­ше бу тәкъ­дим­не ки­ре как­ты:

— Юк-юк, ата­сы!— ди­де.— Кы­зым яны­на яшел чи­рәм­гә утырт!

Нәкъ аның куш­ка­нын­ча эш­лә­де­ләр.

Ан­на­ры бе­раз тын тор­ды­лар. Та­бут­ның кап­ка­чын соң­гы кат кү­тә­реп, ан­да­гы Кә­ри­мә­нең йө­зе­нә, кә­фе­нен кай­та­рып, бе­раз ба­гып ал­ды­лар да, ка­бат кап­лап, шул рә­веш­ле гүр­гә иң­дер­де­ләр. Мо­ны­сын да та­тар­ча итеп баш­кар­ган­дай ит­те­ләр. Би­ча­ра ана яшел чи­рәм­гә йөз­тү­бән ятып кал­ды.

Мәр­хү­мә­нең ка­бе­ре ко­яш як­ка ка­ра­тыл­ган, кыйб­ла та­ра­фын­да лә­хет ке­бек уры­ны да бар иде. Та­бут шун­да тө­ше­рел­де. Ком­лы җир ту­ры кил­гән­ле­ген әйт­те­ләр, ята­ры­на йом­шак бу­лыр, ди­де­ләр. Ан­дый ише­лер­лек җир­дә та­бут бе­лән кү­мү дө­рес, сөн­нәт­чә икән­ле­ге дә тел­гә алын­ды.

Рәх­мә­тул­ла ага, ка­бер­гә иңеп, Кә­ри­мә­нең ба­шын кыйб­ла як­ка авыш­тыр­ды. Ан­на­ры:

— Бул­ды, җә­мә­гать! Уры­нын җән­нәт ит­сен!— ди­де.— Та­бут­ның кап­ка­чын би­ре­гез.

Мо­ны­сын да Алек­сандр бе­лән ике­се баш­кар­ды­лар. Та­бут­ны кап­ка­чы бе­лән кап­ла­гач, Рәх­мә­тул­ла ага өс­кә ка­лык­ты. Чык­ты.

Шун­нан соң гы­на ка­бер­не кү­мә баш­ла­ды­лар. Мәр­хү­мә­не җир­ләп бе­те­реп, бал­чык­ла­рын та­гын да кү­тә­рә тө­шеп, ти­гез­ләп тө­зәт­те­ләр. Ком­лы җир бул­гач, кан­тар­сыз иде. Эш­нең авыр­лы­гы кү­рен­мә­де.

Ә бе­раз­дан ир­ләр, кө­рәк­лә­рен чит­кә ку­еп, мәр­хү­мә­нең хәл­сез утыр­ган ана­сы яны­на­рак, ал­га­рак иңеп, са­быр­лык­та чү­гә­лә­де­ләр. Рәх­мә­тул­ла ага ты­ныч кы­на “Ә­гу­зе”­не әй­теп, “Бис­мил­ла”­дан соң, Буа мә­ка­ме бе­лән Коръ­ән укый, мәр­хү­мә ру­хы­на атап “Йә­син” чы­га баш­ла­ды. Хәт­та рус ке­ше­се дә алар янын­да кул ку­шы­рып уты­ру­ны ки­рәк тап­ты.

Рәх­мә­тул­ла­ның дин өл­кә­сен­дә дә гый­ле­ме ка­мил икән. Буа мә­ка­мен бик ма­тур ки­те­реп, “Йә­син”­не укый-укый, сүз­ләр­не бер-бер­се­нә бик тә ятыш­лы һәм ягым­лы итеп тиз-тиз көй­ләп ба­рып, “Са­да­кал­ла­һул-га­зыйм” ди­де дә, та­гын “Их­лас” су­рә­сен өс­тәп, ахыр­да до­га­га күч­те, мәр­хү­мә­гә Хо­дай­ның шәф­ка­тен үтен­де.

Шун­да җе­на­за­чы­лар яны­на ике ке­ше ки­леп җит­те. Гүр­че­ләр алар­ны шәй­лә­ми кал­ган иде­ләр. Бо­лар­ның бер­се:

— Авыр туф­ра­гы җи­ңел бул­сын! Мөс­ли­мә­нең ка­бе­ре шу­шы­дыр­мы?— ди­гән со­рау бир­де.

Алар кем­нәр икән ди­гән­дәй, ин­де әл­лә кай­чан ап­ты­рау­дан уз­ган Га­ри­фул­ла абый кү­тә­ре­леп ка­ра­ды. Алек­сандр Ва­лен­ти­но­вич хәй­ран­га­рак кал­ды. Кил­гән ке­ше­ләр­нең бер­се яһү­ди бо­рын­лы адәм­не та­нып ал­ды һәм шун­да ук:

— Рәх­мә­тул­ла ту­ган! Мәр­хү­мә­нең авыр туф­ра­гы җи­ңел бул­сын! Сез­не озак эз­ләп йө­реп, тиз тап­тык!— ди­де.

Алар да чү­гә­ләп утыр­ды­лар. Укыр­га җы­ен­ган җи­рен­дә яһү­ди бо­рын­лы агай та­гын да со­рый­сы ит­те:

— Кай­сы­гыз үз өс­те­нә алып, дә­лил итеп әй­тер, мәр­хү­мә Га­ри­фул­ла кы­зы Кә­ри­мә мәҗ­нүн иде­ме, әл­лә ка­мил зат иде­ме?

Җа­вап­ны чан­дыр йөз­ле­се баш­лап әйт­те:

— Ка­мил зи­һен иде!— ди­де.

Аңа тү­гә­рәк йөз­ле­се өс­тә­де:

— Бик акыл­лы ба­ла иде!

Га­ри­фул­ла­га абый­га ка­ра­ды­лар, әм­ма ул сүз дә әй­тә ал­ма­ды.

— Ярар, үзем кат­на­шыйм ин­де,— ди­де Рәх­мә­тул­ла ага.— бел­гә­нем­дә ка­мил акыл иде. Мәҗ­нүн­нәр ара­сы­на әҗә­ле ки­тер­гән бу­лыр! Җе­на­за на­ма­зы­быз дө­рес бул­ган, Хо­дай­га шө­кер!

Ан­на­ры, “Коръ­ән” аять­лә­рен ку­шып, та­гын да до­га укы­ды, дөнья йө­зен­дә яшәп ка­лу­чы­лар­ны мәр­хү­мә­нең яр­лы­ка­вын со­ра­ды, Хо­дай тә­га­лә ри­за­лы­гын аңа, Га­ри­фул­ла кы­зы Кә­ри­мә­гә үте­неп, га­зап ут­ла­рын­нан Ал­ла­һы тә­га­лә­нең сак­ла­вын со­рап, ахыр­да до­га­ны яп­ты­лар. Арт­та ат куз­га­лып куй­ды. Алек­сандр Ва­лен­ти­но­вич аяк­ка то­рыйм ди­гә­нен­дә, шу­шы до­га ал­дын­нан гы­на алар­га ки­леп ку­шыл­ган­нар­ның как­ча йөз­ле­се аның җил­кә­се­нә ашык­мас­ка үтен­гән­дәй ку­лын ку­еп ал­ды. Ке­сә­сен­нән хә­ер ак­ча­ла­ры чы­га­рып, һәм­мә­се­нә өчәр­дән-би­шәр­дән сум­лап өлә­шеп чык­ты. Бу ва­кыт­та Кә­ри­мә­нең га­зиз ән­кә­се бер­ни­ка­дәр аңы­на кил­гән, чит­тә­рәк кал­кы­нып-до­га­ла­нып уты­ра иде. Аңа да хә­ер ак­ча­сын­нан би­рел­де. Ул рәх­мәт әйт­те. Как­ча йөз­ле ке­ше исә, ку­лын­да­гы әле дә та­ра­ты­лып бе­тел­мә­гән ак­ча­лар­га ка­рап тор­ды да, кә­газь­ләр­не җи­ңел ге­нә ике­гә бү­леп, яр­ты­сын Рәх­мә­тул­ла агай­га, кал­га­нын Га­ри­фул­ла абый­га бир­де. Алар тар­ты­ну­га, ка­рыш­мау­ла­рын үтен­де.

— Күп бу­ла!— ди­де шун­да яһү­ди бо­рын.

— Бул­мый! Мин күб­рәк тә ти­еш әле!— ди­де как­ча йөз.

Ан­на­ры тү­гә­рәк бит­ле­се дә мул­дан өлә­шеп чык­ты, үзе:

— Мон­дый уку­чым го­ме­рем­дә дә бул­ма­ды, бул­мас та ин­де,— дип әй­теп уз­ды.— Тәр­би­я­се дә олы, акы­лы да бө­ек, зи­һе­не дә чик­сез иде, чик­сез иде...

— Тә­мам­мы?— ди­де Рәх­мә­тул­ла ага, ак­ча­лар­ны бер як­ка ил­ти­фат­сыз гы­на алып ку­еп.

— Әти­се!— ди­де ана, шун­да аңы ны­гып алып.— Ата­сы, оныт­ма!

Га­ри­фул­ла сис­кә­неп куй­ды. То­рып, ул да бар­лы-юк­лы ак­ча­сын­нан, бер өле­шен үзен­дә кал­ды­рып, баш­ка­лар­га са­да­ка­сын өлә­шеп ал­ды.

Шун­да Рәх­мә­тул­ла ага, аның хә­ле­нә кер­гән хәл­дә:

— Ка­ра­ле, Га­ри­фул­ла, хә­ер­гә би­рел­гән ак­ча­ла­рың­ны итә­гең­нән җир­гә си­беп кал­дыр­дың. Алай яра­мас!— ди­де.— Җы­еп алу ти­еш­ле!

Шун­да гы­на ата аңы­на кайт­ты, үзе­нә би­рел­гән хә­ер ак­ча­ла­рын үлән өс­тен­нән җы­еп, әл­лә бо­ла­рын да та­ра­тыйм­мы ди­я­рәк адым яса­ды. Әм­ма Рәх­мә­тул­ла аны тук­тат­ты:

— Ин­де мәр­хү­мә Кә­ри­мә Га­ри­фул­ла кы­зы­ның гү­ре­нә атап би­рел­гән са­да­ка­лар­га до­га кы­лыйк!— ди­де һәм, та­гын да Хо­дай тә­га­лә рәх­мәт­лә­рен, яшәү­че­ләр­не яр­лы­ка­вын үте­неп до­га яп­ты. Ан­на­ры ая­гы­на кү­тә­рел­де дә: — Син, Алек­сандр Ва­лен­тич, кө­теп тор әле, мәр­хү­мә­нең ка­бе­ре бе­лән әти-әни­се хуш­лаш­сын­нар да, алар­ны ар­ба­ңа алып, трам­вай­га­ча чы­га­рыр­сың, ярый­мы?— ди­де.

— Хуш, хуш, бик бу­ла!— дип, урыс агай аты­на та­ба ки­теп, ерак­ла­шу­ы­на ка­ра­мас­тан, ар­тын­нан җи­теп, аны бо­рып ки­тер­де.

Га­ри­фул­ла бе­лән ха­ты­ны аң­на­рын­нан кит­кән рә­веш­лә­рен­дә­рәк ка­бер янын­да бе­раз ба­сып тор­ды­лар, ана ке­ше та­гын да аяк­тан ки­тә баш­ла­гач, аны ар­ба­га кү­тә­реп, ат­ны зи­рат­тан чы­гар­га ашык­ты­рып, үр­гә та­ба ил­тү­че эз бе­лән ме­неп кит­те­ләр. Га­ри­фул­ла абый да ар­ба­да иде. Ка­бер янын­да Рәх­мә­тул­ла агай һәм те­ге ки­леп ку­шыл­ган ике ке­ше әле­гә­чә кал­ган иде­ләр.

— Ни­чә ай, бө­тен бүл­нис­ләр­не йө­реп эз­лә­дем бит мин си­не,— ди­де алар­ның бер­се, Кә­ри­мә­нең ка­бе­рен­нән күз­лә­рен ал­мый­ча.

— Син, Фәх­ри, алай сөй­лә­мә әле, бү­ген­гә ки­рәк­мәс, тәл­кыйн әй­тә­се бар,— ди­де икен­че­се. Ан­на­ры:— Рәх­мә­тул­ла, хә­бәр са­лу­ы­ңа рәх­мәт! Ир­тә­рәк өл­ге­рә­се кал­ган икән!— дип бел­де­реп уз­ды.

— Мос­та­фа ту­ган, син Фәх­ри бе­лән аяк очы­на ба­сар­сыз. Дүр­тен­че­без юк ин­де. Мин баш очын­да то­рып тәл­кыйн әй­тер­мен!— ди­де яһү­ди бо­рын.

Шун­да мо­ңа ка­дәр ты­нып тор­ган ке­бек то­ел­ган сан­ду­гач, ти­рәк­ләр­нең бо­так­ла­рын­нан йө­ге­рә-аш­кы­на иң тү­бән­гә ка­дәр ди­яр­лек тө­шеп җи­теп, алар­ның баш оч­ла­рын­да су­зып-су­зып, өз­де­реп-өз­де­реп, шау­лы итеп сай­рап җи­бәр­де. Аңа тәл­кыйн аваз­ла­ры ку­шыл­ды.

 

VII

Фа­тир ише­ген Га­зиз­чик ки­леп ач­ты. Ул ки­е­неп ал­ган, ка­я­дыр чы­гып ки­тәр­гә дип әзер­лә­неп җит­кән иде. Га­ри­фул­ла абый­га бе­раз ка­рап тор­гач, та­нып алып:

— Сез Кә­ри­мә­нең әти­се бит, әйе­ме?— дип со­рау бир­де.

— Әйе, ән­кә­се бе­лән кил­гән идек әле ме­нә...— ди­гән җа­вап­ны ишет­те.

— Бик ях­шы бул­ган, бик ях­шы... Түр­дән үте­гез!— ди­де ан­на­ры Га­зиз­чик, ни әйт­кә­нен дә аң­ла­ма­ган хәл­дә кау­шап.

— Без озак­ка тү­гел, әй­бер­лә­рен алыр­быз да, фа­ти­ры өчен тү­ләр­без дә ки­тәр­без,— ди­де ата ке­ше, адым­га авы­рай­ган ха­ты­нын ияр­тә ке­реп.

— Әйе, әйе...— ди­де һа­ман да Га­зиз­чик, тә­мам кау­шап тө­шү­ен яше­рер­гә кү­ңе­лен­дә ку­әт җит­ми­чә, нәр­сә әйт­кән­нә­рен исәп­ли ал­мый­ча.

— Өй­дә ке­ше юк­мы­ни?— ди­де шун­да Га­ри­фул­ла абый.— Без­гә әле бит, ху­җа­би­кә­не дә кү­рер­гә ки­рәк иде. Ан­на­ры, ни, кы­зым бе­лән яшә­гән Са­би­ра­ны да... Со­рар­быз­мы ди­гән идек. Ни, ни­чек икән­ле­ген...

— Са­би­ра без­нең ту­га­ны­быз Га­риф­ка кия­ү­гә чык­ты бит. Туй­га әзер­лә­нә­ләр, бү­ген бу­ла­чак! Әни­ем дә шун­да, та­бын әзер­лә­шер­мен дип кит­кән иде...

Егет мул ел­ма­ю­га, шат­ла­ну­га күч­те. Аңар­дан мон­дый сүз­ләр­не ата бе­лән ана ишет­сә­ләр дә, нәр­сә ха­кын­да әйт­кә­нен аң­ла­мый­лар төс­ле иде. Алар­ның ап­ты­раш­лы хәл­лә­рен кү­реп, Га­зиз­чик ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашык­ты:

— Кә­ри­мә­нең че­мо­да­нын әни­ем ту­ты­рып куй­ган иде. Ме­нә ул! Мон­да гы­на! Бар әй­бер­лә­рен сал­ды­мы икән?— дип ул, җи­тез хә­рә­кәт­ләр бе­лән йө­реп, алар ал­ды­на аны ки­те­реп тә куй­ды. Шун­да гы­на ба­шы эш­ләп өл­гер­де.— Ка­ра­гыз әле, ниш­лим соң әле мин? Сез бит яшь ке­ше­ләр тү­гел, ишек тө­бен­дә то­ра­сыз! Узы­гыз әле, ме­нә мон­да, түр­гә, уты­ры­гыз, урын­нар җи­тәр­лек!— дип, бүл­мә­гә ча­кы­ра баш­ла­ды.

— Ярар, бе­раз хәл алыйк та, вок­зал­га тө­шик без, улым... Бү­ген ки­тә­се­без дә бар...

Га­зиз­чик алар­ны Кә­ри­мә яшә­гән бүл­мә­гә кер­теп утырт­ты, өс­тен­дә­ге кәч­тү­мен сал­ды, му­е­нын­да­гы галс­ту­гын чи­шеп таш­лап, кух­ня ягы­на ашык­ты, үзе­нең:

— Хә­зер чәй ку­ям!— ди­гән сүз­лә­ре ге­нә ише­те­леп кал­ды. Ул әл­лә сө­е­нә, әл­лә кө­е­нә иде, бел­мәс­сең. Хә­ер, ярат­кан ке­шең­нең якын­на­рын күр­сәң дә үзе бе­лән оч­раш­кан ке­бек бу­ла­сың шул аны!

Мон­да һа­ва ты­ныч һәм Кә­ри­мә­нең ру­хы да бар­дыр сы­ман то­ел­ды. Ана ке­ше әк­рен­ләп үз хә­ле­нә кайт­кан­дай бул­ды.

— Сә­гать ни­чә әле, ата­сы?— ди­де.

— Дүр­тен­че­гә ки­теп ба­ра,— дип, Га­ри­фул­ла абый ко­ри­дор ягын­да­гы ишек­кә кар­шы ди­вар­да эле­неп тор­ган сә­гать­кә уры­нын­нан куз­гал­мый­ча гы­на үре­леп ка­рап алып әйт­те.

— Соң­га кал­мыйк по­езд­га. Би­лет ала­сы­быз да бар!

— Хә­зер ки­тәр­без, ана­сы!

Шул ва­кыт­та ишек­тән шау­лап Хә­ни­фә Га­ли­ев­на ки­леп кер­де дә:

— Га­зиз­чик, син нәр­сә эш­ли­сең? Туй­га ба­ра­сың бар бит! Ниш­ләп өс­тәл әзер­ләп йө­ри­сең? Ан­да ми­нистр үзе бу­ла­сы, сөй­кем­ле кы­зы Эль­за­сы бе­лән! Си­ңа дип, мах­сус атап ча­кы­ра­лар бит, юләр баш! Ике-өч ел­да за­вод ди­рек­то­ры ясыйм кия­ү­не, без­гә Га­зиз бик төс ин­де, мин аны ях­шы бе­ләм дип әй­тә икән! Ә син мон­да өс­тәл ясап ма­та­ша­сың! Шә­риф ма­ши­на­га утыр­ган. Ми­нистр­ның үзен йөр­тә, бик бе­лә­сең кил­сә! Си­нең ту­га­ның бу­лу­ын бе­леп эш­кә ал­ган ул аны. Ка­ра җи­меш­лә­ре бе­теп кит­те. Ба­зар­га чап­тыр­ды­лар. Ме­нә си­не алыр­га дип ке­нә кер­дем. Бел­дем мин аны, ка­чып ята­сың­ны! Ки­ен, тиз­рәк бул!— дия-дия, ку­ба­ры­ла ук баш­ла­ды.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных