ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 32 страница— Хәзер... Үзем... Артларыннан куып тотып, илтеп бирәм!— дип, Сабира чыгып йөгермәкче иде дә, аны: — Тукта, кызым!— дип хуҗабикә чак эләктереп калды.— Алар тагын киләләр әле. Күчтәнәчләр салып куярбыз! Буш сумка күтәреп йөрмәсләр бит инде!— диде. Әле генә гөл кебек сулырга иткән Сабира кабат яктырып алды. Аның бар дөньясы тулы шатлык, сөенеч, сәгадәт һәм, иң хикмәтлесе, кайнар мәхәббәт иде. Ул, зал ягына чыгып, хәтта җырлап та җибәрде. Аның болай җанлануы Газизчикне дә сөендерде. “Минем мокытым Кәримәсен онытты да бугай?”— дип уйларга тиешле Хәнифә Галиевна, кухня ягына керүгә, бөтенләй дә башка, тәмам сөенечле хисләргә чумды. Мөгаен бу вакытта шушы йортта бердәнбер Кәримә генә күз яшьләре җылысында эреп йокыга киткән булгандыр? Әгәр дә бу тормыш театры уенының аңа атап, агың бәхеткә ирешүен теләп оештырылуын белсә, ул нәрсә дияр иде икән?
VII Сабира белән Гариф бик тә матур йөрешеп киттеләр. Шулай килеп чыгар дип Хәнифә Галиевна гына түгел, хәтта егет үзе дә әүвәле башына кертеп карамагандыр инде? Хәер, әлегә бу аларга заказлы уен гына кебек тоелгандыр бәлки? Чөнки бу тормыш театры уенының авторы Хәнифә Галиевна үзе, башкаручысы Гариф иде кебек. Хикмәт шунда, икетуган сеңлесе Гөлшат Фаиковнага, теге вакытта олы йомыш белән килгәч, ахырда Хәнифә Галиевна нинди эш белән йөрүен төгәл генә әйтеп, аңлатып бирде. Шушы кадәр бер-берсенең күңеле килешеп китәр дип башына да кермәгән иде. Баштарак әле, үз хисабынча, юкка йөргәнлеген дә аңларлыгы бар иде. — Сеңлем-җаным, Газизчигемне өйләндерәсе идем. Нәкъ күңеленә ятып торган кыз да бар. Менә шул. Әмма араларына Сабира дигәне керә бит. Бер дә ирек бирми. Газизчигемне беләсең, әрсезлеге юк,— дип сөйләп китеп, ничек көннәрнең берендә ике асыл коштай кыз баланың үзләрендә фатирда яши башлауларын, әүвәле ул-бу сизелмәвен, ахырда Кәримәгә Газизчикнең гыйшкын бик оста сизенүен, тормышка дәрте күренә башлавын чәй янына чәйне өстәтә-өстәтә, инде китәргә тиешле җиреннән тагын да ике сәгатькә соңарып кала-кала, кабатланып-кабатланып сөйләп бирде. Әүвәле яшермичәрәк, апасының юк эш белән йөрүен Гөлшат Фаиковна әйтә торды, үзенең кулыннан килмәячәкне, фатирга да ул Сабираны кертергә мөмкинчелеге юклыгын, кешенең бәхетенә катнаша алмауларын, тагын әллә нәрсәләрне кузгатып бетерде. Ә Хәнифә Галиевна үз туксанына тугыры булды: — Алай түгел шул, акылыңны да сатар идем инде,— дигән мыскыллы сүзләрне дә әйләнешкә кертеп җибәрде.— Моны мин дә, син дә түгел, затлы улларыңның берсе башкарып чыкса гына!.. Зиһеннәрендә камилләрдер бит? Кызлар белән йөрү һөнәрен үзләштергәннәре бер дә сизелмәдеме? — Кая ди ул, апам-җаным, нинди кызлар булсын, һичкемгә күтәрелеп тә карый белмәделәр!— диде Гөлшат Фаиковна, тәмам утлар йоткан хәлендә.— Иремә охшаганнар, адәм затына күз ташларга да куркалар. — Сөйләдең сүз,— диде, ачу кайнарлыгында акыл казаны кайный башлаган Хәнифә Галиевна, зиһенендә чыгырыннан чыгар тәгәрмәч кебек фикер кулисаларын әйләндереп, халык телендәге сүзләрне хәтерендә айкап ташлап.— Аны фәрештә бит ул дип әйтсәң, егылып үләрмен! Марҗа итәкләрендә җилләрен уйнатудан әле кайчан гына арына башлады соң ирең? — Юк сүз, булмаганны,— дип хәйран итте аның саен Гөлшат Фаиковна, тормыш иптәшенең сафлык диварларын көнчелекле зәһәр дошман яулары һөҗүменнән сакларга чыккан баһадир йөрәкле каһарман ханбикә сыман үз мәртәбәсендә нык торып.— Юк сүз! Сөйләмә дә! Булмаганны! Шушы кадәр ыштан тутырып бала алып кайта алыр идеммени, әгәр ул читтә талпынып-кагынып йөресә? Әмма бераздан, күңеленә шик төшеп, апасына сынаулы карашын төбәде дә, саклаган саклык диварлары артында ышанычсыз, мәкерле җан яшеренеп ятуы мөмкин икәнлеген сизенеп, йөрәген тутырып аһ орды: — Әллә сүзләрең дөресме, апа-җаным?— дип сорады. — Юк ла инде, болай гына әйтелделәр,— диярәк, Хәнифә Галиевна шунда ук сүз басымын киметеп өлгерде.— Иреңнән бәхетле булдың, сине дан итеп, дөньяда иң затлы, яраткан хатыны бәрабәренә күреп яшәде. Дәлилен үзең дә әйтеп бирдең, ыштан тутырып балаларын якты дөнья йөзенә ташыдың, кайнар кочагында йокладың, җәбер-җәфа күрмәдең! — Бик алай ук булмады шул,— дип, шунда Гөлшат Фаиковна, каралып калган күңелен юарга теләгәндәй, кайнар чишмә кебек күз яшьләрен челтерәтеп җибәрүеннән хәлсезләнеп алды, яулыгына сөртенде, сыпырынды да әйтте дә бирде: — Гомере буе коры усал булды. Мин бит аның күз карашыннан да котым очып яшәдем. Сүз кузгатса, элекләрне, күлмәк итәгем юешләнеп киткәндәй тоя идем үземне. Дөрес әйтәсең, җаным, көндезләрен колы урынына күрә иде, кичләрен сөякләремә кадәр җебетеп куя иде. Гомерем буена ут белән су арасында яшәдем. Ярый әле соңгы елларда, улларым үсеп җиткәч, алардан куркамы-ояламы шунда, көндезләрен йомшарды, кичләрдә бушап калды. Аның шунда, болай бүселеп китеп әлегә һичкемгә энҗедәй серләре тишелмәгәнлектән, йөзе агарынды, йөрәгенең бу кадәрле батыр гамәлне башкарып чыга алуыннан хәтта хәтере җиңеләеп калгандай тоелды. Хәер, сөйләмәсә дә була иде. Хәнифә Галиевна аның тарихының нәкъ шушындый икәнлеген электән сизенеп яшәде, шунлыктан араларына кермәскә, тормышларына катнашмаска итеп, аралашудан да үзен мәхрүм калдырды. Йомышы төшмәсә, әле бүген дә ишекләренә киләсе, чәй янына узасы түгел иде. — Әйтәм бит, бәхетле яшәдең ирең белән!— дип, бераз тынлыктан соң, сәгате барудан хафага төшкән Хәнифә Галиевна бөтенләй дә башка төрле сүзләрне әйтте дә куйды. Аның тут йөзендәге катгый чалымнарыннан, дөньяны гүяки үтәли күрер өчен шулай камил һәм уйчанлык тутырылып яратылган олы кара күзләреннән, затлылыкта киме юк, әмма тормышы изгәнлек аркасында тирәнәйгән һәммә төрле чалымнарыннан уенда нәрсә барлыгын һич кенә дә аңларлык түгел иде. Хәер, гүзәллектә аңардан бер генә дә калышмаган, әмма йорт һавасыннан арына алмыйча иртә саргайган һәм агарган сеңлесе Гөлшат Фаиковна кешенең кыяфәтеннән күңелен тикшерә белү сәләтеннән күптән мәхрүм иде. Аның уйларын апасы әйткән сүзләр тагын да башка юнәлешкә кертеп җибәрде. Ул инде хәзер ире белән гөл чәчәкләредәй пар килешеп яшәүләре хакында хыял офыкларын киңәйтергә өлгерде. Гомере буена әле эсседә, әле салкында хисләрен гаҗизләве аркасында, аның өчен мондый рухи күчешне башкару өйрәнелгән гадәт сыман җиңел һәм тәэсирсез узылучы табигый сыманрак халәт иде. — Менә шул Сабираны улларыңның берсе берәр ай ымсындырып, үзенә каратып, Кәримә белән Газизчигем арасына керүеннән котылдырып торса иде,— диде шунда Хәнифә Галиевна. Инде әллә кайчан шушы рәвешле аңлатып әйтергә тиешле иде ул, әмма мөмкин сәгатен-минутын китерә алмыйча, озын сүзләр белән сәясәт кылып аптыраганыннан соң, сеңлесенең зиһене тәмам чистарып өлгергән мизгелне үз файдасына эләктереп өлгерә алуы куанычы аның йөрәгенә, теленә, акылына көчне әле хәзер генә биргән иде. Ул ашыкмады. Сүзләре иркен, үз җайлары белән, әмма әмерле, үтәми ярамый сыман чыктылар: — Улларың гомерләрен бер кыз да күрмичә, ялгызлык хәсрәтендә уздырмасыннар өчен генә боларны әйтәм. Әллә ни авыр эш түгел ул аларга!— диде. Ана, ниндидер өметле уйлар белән кайнап, хәсрәтләр чигеп утырган җиреннән шунда “Ильич лампасы” сыман яктырып алды. Ак йөзенә кызыллык йөгерү бер хәл, авызы ерылды. “Инде әллә Ходаем мине үзе киленле итәме?”— дигәнрәк уй да аңа килми калмагандыр? Әйтәсе — әйтелгән, сәясәт ятьмәсе тормыш дәрьясына салынган, бу кадәр олы эшне башкарып чыгуыннан Хәнифә Галиевнаның күңеле тынычланып өлгергән иде. Үз өметенең барып чыгасына ышанган хәлендә ул: — Улың миңа килер. Аңа үзең аңлатып бирерсең. Карасы — Кәримә, сарысы — Сабира булыр! Әгәр күңелен үз ягына аудара алса, миннән бүләк тә бар. Шуны башкарып чыгыйк!— диде, инде гүяки карар биргән төпле министр кебек җитди тонда сүз беркетеп. Гөлшат Фаиковна аның бу сүзләреннән соң артка чигенер хәлдә түгел иде. — Ул улың белән үзең сөйләшерсең. Мин аларның гадәтләрен белмим. Аңламаслар!— дип тә өстәп алды Хәнифә Галиевна. Гөлшат Фаиковна риза булгандай баш какты. Аның үзендә бу кадәрле акыл һәм сүз хикмәтендә сәясәт кора белү осталыгы юк иде. Хәнифә Галиевна мондый нечкә эшне аның кулына тапшырып китүенә юлда кайтканында да, ике затлы егетнең, килеп кереп, түргә узган чакларында да мең кат уфтанып исенә алачагын бу вакытта әлегә белми иде. Хушлашып чыгып киткәнендә, Гөлшат Фаиковнаның гаиләсен-йортын күз айкап бер карап узды да: “Бу гурт белән калалар алырга була!”— диярәк, матур мактау сүзләре әйтеп, һәммәсенә озын гомерләр, ныклы сәламәтлек теләде. Иске абыстайларча “Илаһи, амин!” дип кулларын күтәреп, битен сыпырасы гына калды. Әмма бу гадәт халыкта инде онытылган, хәтта хаталы гамәл буларак күзаллана иде хәзергә. Һәм менә Хәнифә Галиевна шул җентекләп корган сәясәтен Гөлшат Фаиковнаның олы улы Гариф, энесе Шәрифнең ярдәме белән — син күр дә мин күр — бик оста иттереп тормыш мәйданына китереп чыгарды. Инде алдагы бер ай эчендә Кәримә белән Газизчикне тәмам пар күгәрченнәр кебек гөрләтеп, мәхәббәтләрен түргә келәм итеп җәеп, ахырында туй уздырасы гына калды.
Бишенче бүлек.
I Кәримә артка таба чигенә-чигенә килде дә почмакка сеңде. Хәзер аның качар җире юк иде. “Абау матур бала, әйдә тотып карыйк әле!”— дип, кулларын сузып, бармак җәмкиләренә аны эләктерергә маташкан юләрләр ажгырып куйдылар. Берсенең кулы аның җилкәсенә тиеп узды. Ул чәрелдәп кычкырып җибәрде, ә Кәримәнең аһы да чыкмады. Менә соңгы ике-өч сәгать эчендә кыз әллә нинди сәер дөньяда яши башлады. Үзенең кайда һәм ни өчен монда икәнлеген башы җитеп аңлаудан ерак иде. Әмма шунысын ачык күреп тора: аның тирәсендә һәммә кем бар, барысы да сәерләр, бөтенесе дә юләрләр! Чәчләре кырылган, хатынмы-ирме икәнлекләре битләрендәге төкләреннән генә ачык аңлашыла. — Тимәгез минем гөлемә, ул минем чәчәгем! Шунда кыйшайган авызлы, селәгәйләре агып төшеп, идәнгә тамчылап алган берәү почмакка сеңгән Кәримәне яклап, теге җәмкидәй кулларын сузып гаҗизләгән кешеләрне читкә тибәрде, арысландай сугышырга теләп, аларга ташланып-ташланып куярдай сыман ыжгырынды. Кәримә аның артына сыенды. Әмма бу вакытта ул үзен яклаучы арысланның азыгына әвереләсен күз алдына китерә алмый иде бугай? Егет, шунда кинәт борылып: — И минем гөл чәчәгем!— дип, селәгәйле авызы белән Кәримәне үбәргә, кәкре гәүдәсенә кочарга итә башлады. Бер бәладән котылдым, икенчесенә каптым диярәк уйларга тиешле булган кыз, тагын да куркынып, читкә йөгерде. Ярый әле шунда бүлмә эче тынып калды, чөнки анда бер ир кеше килеп кергән иде. Аның ак төсе күптәннән уңып, саргая барган халатлы, олы гәүдәле булуыннан кем икәнлеге аңлашылды. Кәримә аның дөрес акыллы кеше икәнлеген шунда ук тоеп, кочагына ташланды: — Абый, яшерегез мине, абый! Яшерегез!— дип гозерләнеп, йөрәк авазлары белән тилмереп үтенде.— Мин бит юләр түгел! Ир кеше үзен тыныч тотты. Йөзендә бер генә чалым да үзгәрмәде. Әмма борчак бөртекләре кебек күзләрендә генә ниндидер үзгәрешләр булып алды һәм ул: — Монда бер кеше дә юләр түгел, һәммәсе дә акыллы!— диде.— Әле танышмадыгыз дамыни? Ярар, танышырсыз әле... Әйдә, сине чакыралар. Чәчләреңне йолкып бетермәсеннәр дип анда бер абыең килде. Син дә матураеп китәрсең!— дип, Кәримәне бүлмәдән алып чыкты һәм ярым караңгы коридорның аргы башына таба, җилкәсеннән кочкан хәлендә, карыштырмый алып килә башлады. Кыз шунда үзен мыскыл итәргә алып баралармы диярәк уйлапмы, кинәт бәргәләнә, бу ирнең каты кулларыннан ычкынырга маташып карады. Әмма атасы хөкеменә тапшырылган сабый бала кебек ул үз теләгәненчә берни дә эшли алмый, бары мыскылланып еларга мәҗбүр иде. — Абый, тимәгез инде миңа? Кәримәнең уенда ниләр барлыгы бу адәмне кызыксындырмый иде булырга кирәк. Аның исе дә китмәде. Шулай да: — Тыпырчынма әле монда!— дип, каты итеп әйтүе өстенә, кочак эскәнҗәләрен дә ныгытты. Кәримәнең тыны кысылды, авыз читләренә күбекләре килде, инде һәммә эчке әгъзалары да тышка әйләнеп чыгарга мөмкин иделәр сыман тоелды. Ярый әле бер бүлмәнең ишеге, төртелүгә, ачылып китеп, якты тәрәзә каршысындагы урындыкка аны китереп утырттылар. — Тыпырчынма!— дип тагын да әмер бирде китерүче адәм. Шунда башка бер кеше күренде. Монысы инде чиста ак халатлы иде. Кулындагы тарагы белән Кәримәгә үрелеп, тыныч кына чәчен тарый башлап, туктап калды һәм, сулышын алыштырып: — Мондый толымнарны кисәргә дә кызганыч инде,— диде.— Нигә кирәк икән юләрләргә мондый калын яхшы чәч, акыллы башлар такыр йөргәндә? Кәримә аның бу сүзләренә бик тә гаҗәпләнде, шунда университет профессурасының күбесендә ярым пеләш баш булуы, ә берсенең бөтенләй дә такыр икәнлеге исенә төшеп, һаман да хәйранлыкта калды. Аның уйлары хәтере буйлап йөгереп йөреп, кызның әле генә студент булганлыгын күңелендә яңарттылар. Бу хәл аны тагын да аптырашта тотты. Шунда чәч алучы агай толымнарының әле берсен, әле икенчесен кайчы белән шырт та шырт итеп кисеп тә чыкты. Кәримә аңа моңсу гына эндәште: — Абый, мин кайда? Монда ничек килеп эләктем?— дигән сорауларын бирде. Агай тимер өстәлгә аның озын кара бөдрә чәч толымнарын сузып салып куеп маташа иде. Шунда кайдадыр шаулашкан, кычкырышкан тавышлар ишетелде. Сакта торган котсыз адәм ашыгып чыгып китте. Чәч кисүче агай, үзенең яһүди борынлы карт йөзенә күтәрелеп карап торган кызга, кулындагы авыр кайчысын да тимер өстәлгә шапылдатып куеп, аннары эчкәрәк шыгырдатып этеп: — Шуны да белмисеңмени әле, сеңлем?— дигән соравын бирде һәм, ишеккә карап алып, анда һичкем дә юклыгын белгәч:— Сары йортта,— дигән кыска җавабын бирде. Кәримә исә “Сары йорт” дигәндә нәрсә күздә тотылганын аңлап өлгерде. Аның бу хакта ничәмә әсәрдән укыганы бар, юләрләр йортын шулай дип атауларын белгәне исенә төште. Җәһәт кенә талпынып китеп, тәрәзәгә таба ташланды, аны ачарга итте. Әмма яһүди борынлы агай кызның янына килеп җиткән иде инде. Кәримәнең кулларына сак хәрәкәт белән үзенең җылы учын салды да: — Сеңлем, алай итмә! Ашыкма әле! Син беренче һәм соңгысы түгел. Мин синең хәлеңне аңлыйм!— диде, тыныч тавыш белән генә, йөрәккә үтешле итеп:— Моннан чыгып та, качып китеп тә булмый, тәкъдиреңнән котыла алмаган кебек! Кәримәнең хәле китте. Юк, ул сикерә дә, кача да алмый иде, хәтта тәрәзә ачык торса да, бу эшне җиңел генә башкарырга мөмкин исә дә. Яһүди борынлы уртача буйлы, ныклы гәүдәле, агара башлаган кара бөдрәрәк чәчле агай аны, шул хәлендә җитәкләп китереп, кабат урындыкка кабат утыртты. Аннары, сөйләнә-сөйләнә, кызның күңелен тынычландыра-тынычландыра, чәчен машинка белән ала башлады. — Монда тәртип шулайрак инде. Чәчеңне алмасак, башкалар сиңа бер дә тынгы бирмәсләр. Чәчләр алар — сәясәт корбаннары шикелле, башны саклар өчен үзләрен коеп котылу ягын карыйлар,— дип, бик тә катлаулы итеп сөйләп алды, тагын дәвам итеп:— Менә шулай ничек матур була! Чәч яхшырсынга электән бер-бер кырдыргалап алуны дөрес гамәлгә санаганнар. Сиңа да килешә башлар, сеңлем! Бары сабыр бул, киңәшем шул! Сабыр булсаң, пәкем дә яхшы кырыр, машинкам да йөгерек булыр,— диярәк, сүзләрендә кабатлана-кабатлана сөйли торды. Кәримә аңардан баш исәнлеге турында да күп мәгънәләр ишетте, монда күңел тынычлыгына өйрәнү мөмкинлеге бирелгәнлеген әйтүеннән дә аптырады, берәр мәгънәле уйга чума алмыйча интегү халәтен кичерүе генә авыр иде. Үзе белән нәрсә булганлыгын, бу йортка ничек килеп эләгүен белә алмыйча мең кат борчылды, хәтерен кайтара алмыйча гаҗизләнде. Аны һаман да күңеле алдый иде. Бу хәлдә дә кала алмый бит инде! — Абый, минем белән ниләр булды икән? Нигә монда яптылар? Кеше үтермәгәнмендер бит?— диде кыз, һаман да куркынып. Аның бу сораулары чәч алучыга түгел, асылда үзенә, үз хәтеренә адресланган иделәр. — Һе, кызым, юләр түгелмен, дисең, ә үзең ахмак сүзләр сөйлисең! Кеше үтерүчене “Сары йорт”ка китермиләр, төрмәгә илтәләр,— диде яһүди борынлы абзый, эшен бетерә барып. Шунда ишек ачылган тавыш белән бергә алар янына кемдер керде. Теге сары халатлы адәм икән, сүзләреннән үк танылды: — Нәрсә, шулай тыныч кына утырдымы бу?— дип сорады ул. — Селкенмәде дә!— диде чәч алу эшен инде бетереп өлгергән агай.— Мондый пациентларыгыз булганда, эшегез бер дә авырга килмәс. — Белмим,— диде теге адәм,— мондыйларның ни гаебе бардыр? Аңламыйм. Әллә дөнья үзгәреп, анда, тышта, ил “дурдом”га әйләнеп бара инде? — Сәясәт һаман да искечә кала, кешеләре генә үзгәрә, дисезме? — Мин андый ук дәрәҗәдә әйтмәдем! Болай гына... Мондыйларны да китерә башлагач, дидем... — Гаепсез кеше булмый... Димәк шул, кайдадыр хата ясаган, агымга каршы барган... Йә ярый, минем эшем бетте, юк сүз белән гомеребез үтәр дә китәр, ашыгырга кирәк. Эш кала күрмәсен!— диде ул, кечкенә чемоданына һәммә әйберләрен өстәлдән җыеп алып. Аның сәясәт, аң, дөнья, ил турындагы сүзләрне кузгатып, янындагы адәмне дә сөйләтеп алулары әлбәттә үзе өчен кирәк түгел, Кәримәнең колагына адресланган булуларын кыз аңламады. Шулай да ул аларны ишетеп, бераз ачыла алган хәтеренә сеңдереп калды. — Кара әле, дустым кем!— диде шунда ул агай.— Син бер үтенечемне башкарырга булышмассыңмы? — Нәрсә иде соң ул? — Нәрсә дип... Ярар, башлагач, әйтим инде... Үтенеп сорыйм! Харап итмәсеннәр. Бәлки шушы үтенечем өчен Ходай тәгалә мине дә Кыямәт көнендә ярлыкар?— дип, йөрәкләргә шом салырлык итеп әйтеп куйды.— Ул бит бер дә юләргә охшамаган! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|