ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 27 страница
IV Дөньядагы дөреслекнең, хаклыкның үлчәве — күңел дип белә иде ул. Акыл исә аңлау, төшенү, шул дөреслекнең берәмлеге генә. Боларны аерым бер фәлсәфә итеп, гамәлләренең терәге ясый белергә бик яшьли өйрәнергә туры килде аңа. Туган ил, ватан дигәндә, ул яшьлегендә калдырып китәргә мәҗбүр булган Карахмәт исемле авылны да искә алмый калмый. Андагы кечкенә генә, тышы-эче балчык белән сыланган дүрткә-дүрт аршынлы тәбәнәк, әмма җылы өйне хәтерли. Вак-вак өч, юка карындыклы тәрәзәдән урамга багып, үтеп-сүтеп йөрүче хәерче чуаш һәм татар агайларын хәтта төскә-биткә дә белми диярлек. Тынчу өйдән яз башында урамга чыкканы, саф, чиста, җылы һавага хәйран иткәне хәтерендә бигрәк тә. Болар һәммәсе дә “Мең дә бер кичә” әкиятләренең могҗизаларыннан бер кисәк буларак файдасыз хәлдә күңел түрендә сакланалар. Фәхри дигән исеме дә ул шул могҗизалардан бер билге гына. Әмма әһәмиятләре гаҗәеп дәрәҗәдә чиксез зур. Бу Фәхри дигәннәре “отпавши” нәселнең эче-тышы мөселманга әверелгән көннәрендә табылган һәм дөньялык йөзендә иң матур исем сыман тоела иде. Хисамиев фамилиясен аларга агалары тапты. Имеш, борынгы заманнарда бер куәтле нугай мирзасына Хисаметдин дигән мишәр бабасы муллалык хезмәтенә кергән дә, тугрылык һәм итагать белән аның ышанычын яулап, ахырыл-әмер, шушы Карахмәт авылының җирләрен һидия буларак алган, әмма ил өстенә урыс килеп, баш бирмәс чуашларны тыныч холыклы татарлар арасына күчереп утыртып, тәмам дөнья йөзен бозган, гореф-гадәтләрдә бичара бәндәләрне саташтырган икәннәр. Боларын Фәхри Хисами, коммунистик рух белән соңрак төшенеп, үз рухында интернационализмның беренче адымнары дип атарга, аңларга, бәяләргә өйрәнде. Ә шулай да ул, кайсыдыр күңел омтылышлары белән хис итеп, һәр халыкның үз бәхете белән үзенчә яшәргә хакы барлыгын тоя һәм тормышның шундый булганында гына бәхетле барачагына ышана башлады. Бу уйлары патша заманнарында ук барлыкка килеп, илгә совет кергәч онытылып һәм коммунистик кызыл таш белән бастырылып, томаланып торды. Соңгы көннәрдә генә ул, хатирәләрен яңартканда, иске мәдрәсәдән калган гыйлемнәре белән бергә шул уйларының җеп очларына юлыкты. Һади! Бу бөек кешене аның һичкайчан һәм һичбер җирдә онытасы юк. Габдулла да түгел, Пушкин да, башкасы да... Ә Һади Такташ! Ул аның өчен, данлы исем белән бергә, яшьлек хатирәләре дә иде. Әгәр дә кешенең бөек хисләренә җавап бирерлек таулары, чишмәләре, урманнары, юк-юк, алар гына түгел, хатыны, балалары бар икән, ул — бәхетле, әлбәттә! Әмма Фәхри Хисами хатынын югалткан, гомерен кысыр уздыра барган кеше. Ул моны шәхси фаҗигасе итеп тойса да, Һади Такташтан аерылуын гүяки җаныннан мәхрүм калган матдә хисабында хис кыла иде. Дөнья — фани. Ул моны бик яхшы белә. Мәдрәсә гыйлеме аңа бу хакта ничек уйларга тиешлегенә юл күрсәтеп биргән иде инде. Әмма... Тормыш хакыйкате һәм яраткан кешең белән яшәүнең бәхет мәртәбәсен саннар яки башка төр үлчәмнәрдә билгеләүнең әһәмияте була алмый. Кеше ул әлбәттә бөек хакыйкать. Фәхри боларны үзенең тормышы фаҗигасенә бәйле яхшы таный. Ул Казанның Бишбалтасында, аның да татар мәктәбендә милли тел һәм әдәбият укытучысы булып эшләп, шактый гомерләрен уздырды кебек. Әйе, ул яшь иде. Аның бер яшәү көне — бүгенгенең өченә, бәлки җидесенә, ягъни атнасына тигез килгән. Әй Һади! Син ничек үзеңнең яшьлек каләмдәш дустыңны ташлап китә алдың? Бәлки бу сүз хатадыр? Ялгандыр? Һади Такташ Бишбалтага дусты Хәсән Туфан янына килә иде дә, әгәр аны өендә таба алмаса, Фәхригә керә иде. Болары кемгә дә билгеле фактлардан. Фәхри бервакытта да Хәсән Туфаннан Һади Такташ белән дуслыгы өчен көнләшмәде. Ул үзен алар кебек бөек шагыйрь дип белми иде дә. Ә хәзер күзләренә яшьләр килә. Хәсән Туфанны да Казанга кайткан, ике ел була дип әйтәләр. Тик әле һаман да очраганы юк. Исәндерме, юктырмы — тәгаен гына белеп әйткән кешене табуы да бу заманда бик авыр. Аның да Луизасы,— хатыннар арасында бөек хатын, әлбәттә,— вафат дип әйтәләр. Кабере “Яңа бистә зираты”нда, имеш. Урыны — билгесез. Бу нинди замана? Бу нинди яшәеш? Кеше киткән, ә аның каберенә чәчәк тә куеп булмый. Моңа кадәр күрелмәгән, бәлки моннан соң гына гадәткә әверелеп китәчәк хәлме бу, әллә хәтер хатасымы, мәгънәсезлекме? Ходай белсен! Коммунистик хыялларда яшәүче Фәхри Хисами имансыз түгел иде. Аның өчен Коръән һәм большевизм аһәңнәре — уртак. Ул, хаталы бәндә, моны шулай дип белә һәм аяныч рәвештә ялгыша. Шуны да аңламый. Аңлар иде дә — аны Ходай тәгалә зиһененнән мәхрүм иткән булса кирәк. Большевизм газапларын җилкәсендә күтәрсә дә, амнистия алган мизгеленнән башлап үзен газапларга салучыларны гафу итте шул ул.
V Йолдызлар алар күктә генә төркемдә күренәләр. Чынлыкта котчыккысыз ялгызлар. Инде бу ялгызлык үткәндер, беткәндер сыман иде, юк икән. Фәхри Хисами, Казанга кайтканыннан бирле, матбугатта һәм олы бәйрәм очрашуларында бераз ялтырап алды да онытылды. Аны башкалар алыштырдылар. Аларны — яңалары. Фәхри Хисами үз дөньясында югалырга мәҗбүр иде. Шушындый көннәрнең берсендә ул әллә бер-бер кемнәнме ишетте, әллә укыды: “Йолдызлар күктә генә төркемдә яналар, ялтырыйлар, ә чынлыкта галәмгә чәчелгән, сибелгән хәлләрендә яшиләр”. Хәзер хәтерләп тә бетерә алмый, нәкъ шушы сүзләр тәртибендәме, әллә бу фикер башкача төшелештәге җөмләме — әйтә алмас иде. Мең уйланды. Шул уйлары белән катлауландырып, күңелендәгесен дә кушып, бөтенләй дә башкача аңларга һәм аңлатырга теләдеме ул сүзләрне — инде белә дә алмый. Аны ялгызлык изә. Кәримә?.. Әйе, Кәримәсе бар бит әле аның. Олы, матур күзле гүзәл шагыйрә кыз. Әллә фәрештәнең үзе идеме икән? Юк-юк, Аллаһы сакласын, бу кыз аңа беркеме дә түгел! Аларның яшь аермасы да егерме биш еллап түгелме соң, артыгы булмаса? Берең — бабай, икенчең — бала. Йа Ходай, бусы тагын нинди сынау, нинди бәла? Фәхри Хисами юкны бар итеп уйламаска тырышты. Дөрес, Кәримәнең ул затлы фәрештә булуында ялгыша алмый. Аның кебек гөнаһасыз чибәр шагыйрә кызга кемнең дә кулы күтәрелә алмас, андый кешенең сакчысы Ходай үзе түгелме? Шушы уйлары белән Фәхри Хисаминың күңеле утырды. Аның озынаеп төшкән юка, ябык йөзенә алсулык йөгерде. Хәтта юк кына уйлары да үзен оялтырга җитә калдылар. Әмма бу оят хисе һәм оялу тойгысы аңа ниндидер серле рәхәтлек алып килде. Әле генә ешланып тибә башлаган йөрәге басылды, сулышы тынычлык алды. Күңеленә олылык белән мәртәбә тойгылары килде. Бая гына тәрәзәдән карап тора иде. Үзе кебек саргая барган ак каен аңа бүген дә елмаеп күз кыскандай тоелды. Апасының фатиры икмәк заводыннан ерак түгел, исемсез тыкрыкта булып, йортларының янәшәсендә генә якты дөньяга кыяр-кыймас сузылып ак каен үсә. Кәүсәләре зәгыйфь, нечкә. Әле кичә генә яфраклары яшел иде, бүген инде аларның сарылыгы гаҗәеп бер серле матурлык сыман күзаллана. Көз көннәрен Фәхри Хисами яратмый. Ә шагыйрьләр киресенчә булырга тиешләр түгелме соң? Бәлки аның чынлыкта шагыйрь аталырга да хакы юктыр? Ил һәм халыклар атасына: “Мин — халкымның талантлы һәм танылган шагыйре!”— дип үзе турында белдереп, азмы үтенеч хатларын язган беркатлы юләр кеше! Әгәр дә бу сүзләре хакыйкатьтән булсалар, Сталин кебек бөек кеше аңа җавап бирми калмас иде. Юк, ул сүзләре хатадан икәннәр шул. Эһ, явыз син, дөньялык! Дан һәм хөрмәт белән алдыйсың да адәм баласын, һаман да ышандырып йөртәсең-йөртәсең дә, һәм бәла чокырына баштүбән төртеп төшерәсең. Фәхри Хисами да нәкъ шушы кылдай нечкә, кылычтан үткер сират күпере аша узды. Әмма җәннәткә түгел, ут эченә барып төште. Теге дөньяныкына түгел дә түгелен, әмма бу дөнья тәмугына! Болай да була икән шул ул! Язу өстәлендә ачык калдырылган дәфтәрдә кыз баланың матур кулы белән пөхтә итеп: “Ак каенның сары яфраккае йөрәгем күк лепе-лепе килә...”— дигән шигъри юллар язылган иде. Фәхри Хисамины алар бик тә гаҗәпләндерделәр. Башка шагыйрьләр моны әлбәттә: “Йөрәккәем сызлый, каен яфрагыдай бәргәләнә дөнья җиленнән”,— дип, әүвәле үзләрен, үзләренең эчке кичерешләрен бәяләп биреп язар иделәр. Ә Кәримәнең күңеле андый түгел. Ул башкаларны алга чыгара, аларның хәсрәтләрен үзенеке итеп бирә белә! Менә кайда бөеклек! Шушы укыганнары һәм уйлары, бәяләмәләре белән бәйле Фәхри Хисами Тукайны, Такташны, үзенең язмаларын хәтере аша уздырды. Кәримә кебек фикерләгән һәм дөньяның серләрен аңлый, күрә, бәяли алган башка бер генә каләм иясе юк икәнлеген аңлады. Барысы да алга минне чыгара һәм үзләрен лирик герой итәләр икән бит. Ә менә ничек итеп язарга кирәк: “Нигә шулай борчу тулы булдың, йөрәгемә салдың серләрең?..” Кәримәнең бу шигыре “Әнкәй” дип атала иде. Фәхри Хисами тагын да уйларга бирелергә, катлаулы балачак тормышларын, газиз әнкәсенең авыр гаилә йөген ялгызы тартып барган, бәхетнең нәрсә икәнлеген дә күрми иртәннән кичкә кадәр барча көннәрен эш белән уздырган чакларын исенә төшерде. Кеше бу җир йөзендә бер генә дә сөенмичә, бары гаҗизләнеп һәм интегеп кенә яши икән шул. Анда да әле урыс побы килеп, өсләренә карачкы кебек ябырылып кереп: “Сез — керәшеннәр, чукынган православный, чиркәүгә йөрегез, юкса острог булыр урыныгыз!”— дип куркытулары, әнисенең моңа елаулары, апа-энеләренең, куркышып, сәке астына посулары: “Мин керәшен түгел, мөселман!”— диярәк Фәхринең дә поп итәге астында чәбәләнүләре: “Что с этим Федором-Федотом?”— дигән сүзләреннән коты очулары — барысы-барысы да бүгенге көндә генә булган хәлләрдәй хәтерендә иде. Аның әнкәсе төннәрен ай яктысында намаз укый-укый елый иде бит. Фәхри дә, аңа ияреп, бала чагыннан намазга басты. “Динебезне, мөселманлыкны ташламагыз!”— дигән сүзләрне бәгыренә чокып язган иде. Авыр Урал шахталарында да намазын-уразасын калдырмады. Ә Совет кергәч, Бишбалтада татар мәктәбендә әдәбият укыта башлагач, әнкәсенең бу васыяте дә, нәсыйхәт итеп әйткән сүзләре дә, гореф-гадәтне тоту да әкренләп, үз җайлары белән онытылдылар. Ул боларны Сталин төрмәсендә үк исенә төшереп аһ иткән иде. Әмма өзелгән җепне ялгап җибәрә алмады. Аның белән бергә тоткынга эләккән кешеләр һәммәсе дә диярлек ата большевиклар булып, яшәеш, гаделлек турында фикерләрен марксизм утында һәм канлы көрәш кырларында-мәйданнарында барлыкка китергән, ныгыткан һәм үстергән булулары сәбәпле, баш-аяктан дәһри иделәр. Дин һәм чиркәүгә, алар тирәсендәге кешеләргә карата кискен тәнкыйть баскычларында торганнары сәбәпле, Фәхри Хисамига тәэсир итми калмадылар. Тәэсир!.. Шигъриятнең асылы һәм мәгънәсе аның, менә шушы тәэсир дигәннең куәтенә бәйле булганлыгын кем белми? Әллә нинди акыллы фикерләрне дә, әгәр тәэсир сандыгына салып бирә алмасаң, андый әсәр шигырь түгел, андый әсәр бары тик тезмә генә! Кәримәнең шигырьләрен укыган саен Фәхри Хисами әле хатирәләргә, әле фәлсәфәләргә бирелде. Ул дулкынланмый булдыра алмый иде. Шушы халәте аңарда мәхәббәт хисләренең чәчәк ата башлавына кояшлы яңгыр кебек бәрәкәт икәнлеген уена һәм игътибарына да кертә алмады. Гомеренең еллары бәла эчендә, авырлык астында узып, ул бары тик утыз яшьләрендә генә алардан котылгандай үзен хис итеп, шашкын һәм ләззәтле иҗат эшенә бирелгән, әмма бу бәхет иртәсе озакка сузылмыйча, күкләрен болыт каплаган, шул караңгылыкта җаны адашып гаҗизләнгән даһиларның берсе булды. Бишбалтада мәктәптә тел һәм әдәбият укытуы тормышын көйләү өчен, гаилә коруда төп нигез иде. Инде генә иҗат белән шөгыльләнүне алга чыгарып, Язучылар союзына эшкә күчеп, гомерендә беренче тапкыр иркен сулыш аламын дигәнендә аны төнлә килеп алып киттеләр. Фатирлары олы капкалы йортта иде. Фәхринең эш бүлмәсе, йокы урыны шул капкага карап торган тәрәзә артында булып, ул кич буена иҗат итеп утырды. Утны сүндереп, инде ятамын дигәнендә күңеленә бетмәс-төкәнмәс кебек тоелган уй төшеп, кузгала алмыйча калган иде. Күктә тулган ай тантана итә. Урамда көндез салкын яңгыр яуган, ә хәзер аязган, суыткан икәнлеген күз алдында тотты. Капка шыгырдап ачылды. Аның йөрәге жу итеп куйды. Күн курткадан йөрергә яраткан Такташ кай вакытларны шулай соңарып килеп керә иде. Инде вафатына сигез ел. Нәрсә, исән микәнни? Фәхри шашына калды. Саташу, җен, рух, башка нәрсәләр барысы аның акылы һәм йөрәге аша өшендереп үткәндәй тоелдылар. Такташны Хәсән Туфанның әле дә сагынуын исенә алды ул. Әллә бу юлы алар икесе бергә килгәннәрме? Туфан нигәдер Фәхрине бик якын итеп бетерми иде бит. Шунда ай яктысында икенче кешенең кулында көпшәле кара тимернең ялтырап алуын күрде. Фуражкасын да, погонлы булуын да күзләреннән төн карасы яшерә алмады. Ул да түгел, ишекне кактылар. Фатир хуҗасы үз ягында йоклый иде, ачулы авазлар биреп уянып: “Кем бар анда?”— дип, гөбе төбеннән чыккан тавыш белән эндәште. Ишек артындагылар кичекми ачуын таләп иттеләр. Эчке келәнең күтәрелгәне дә ишетелмәде. Шалтырап кую аның гадәтендә иде, югыйсә. Фатир хуҗасының аһ орып авып калуы, ишектән фонарь яктысына каршы сержантның күренүе, кичекмәстән лампа уты кабызылу, Фәхри хатынының куркынган йөз белән ак җәймә эчендә күтәрелүе һәм тагын да башка төрле тормыш картиналары күз алдында буталып алдылар. Мәсьәлә ачык иде: Фәхри Хисамины алырга НКВД килгән! Бәреп кергән кешеләр үзләренең кем икәнлекләрен әйтеп тормадылар. Җитди һәм әрсез кыяфәтле бу кешеләрнең асыл ниятләрен аңлавы авыр түгел иде. Ярты сәгать эчендә башы өскә килгән бүлмә, хәйранлыкта калган хатыны, аңсыз хәлгә диярлек җиткерелгән фатир хуҗасы — болар ул чор өчен хас күренешләрдән булып, шагыйрь йөрәгендә мәңге яңарып торачак сурәттә уелып калдылар. Фәхри Хисами үзен бик тә тыныч тотты, алып чыгып киткәннәрендә дә: — Борчылма, хатыным-җаным, минем бер гаебем дә юк! Тиз кайтырмын!— диде. Озата баручы сержант бер сүз дә әйтмәде, эткәләмәде, төрткәләмәде. Күн киемлесе генә: — Сохарилар да киптереп куйгансың, ә гаебем юк, дисең! Аңлашыла! Менә бит ничек!— диде. Фәхри Хисаминың кулында чыннан да ак яулыкка төрелгән алты телем сохари иде. Бу аларны электән килгән гадәтләре буенча, кара көнгә дип, һаман да китап шүрлегендә тота иде. Аны Фәхри Хисами үзе үрелеп алды. Сержант ачып карады. Рөхсәт иттеләр. Шул сохарилар аны төрмәдә өч көн ач тотканнарында азыкландырдылар. Ул белә иде: Казанда нинди зыялы адәм бар, һәммәсе дә капчыклап сохари киптереп әзерләп тоталар, имеш. Алай-болай алып китә калсалар, анда аларны кем кайгыртсын? Күпләр киттеләр бит инде. Әмма Фәхри Хисами үзен алуларын көтмәде һәм моны мөмкин хәл дип башына да китермәде. Бу вакытта ил буйлап зыялыларны юк итү эше баруын аның акылы да, күңеле дә кабул итмәде. Аңа моның олы бер сәясәт булуына төрмәдә һәм сөргендә, кат-кат уйланулары соңында, ахырыл-әмер, аңлаттылар. Әмма болар да Сталинга һәм булачак коммунизмга ышануларын сүндерә алмадылар. Ул мәхәббәте кире кагылган Мәҗнүн сыйфатта иде. Фәхри Хисамины, әллә нинди сораулар биреп, тикшерүчеләр җәзалап аптыратып тормадылар. Басылган һәм язган шигырьләренә “милләтчелек һәм чит ил буржуазиясе тегермәненә су кою”, авторы ят илләрдәге “татар хөкүмәте калдыкларының ялчысы” дигән исем тактылар да, хәрби трибуналның хөкемен игълан итеп, әүвәле төрмә, аннары “вечное поселение”гә сөрделәр. Фатирдан алып чыгып киткән төндә аны атлы арба артыннан ияргән хәлендә китерделәр. Урамда көз иде, салкын иде. Сержант белән күн тужуркалы адәм арбада бардылар. Фәхри Хисамига гүяки: “Син, булдыра алсаң, кач!”— дигән сыман, битараф иделәр. Ул батырлыкны шагыйрь башкара алмады. Берәр урам тыкрыгына агачлар арасына, һичьюгы күпердән Казан-суга ташланырга мөмкин иде. Ул боларның берсен дә эшләмәде. Хәтта уена да кертеп карамады. “Гаебем юк, чыгарырлар. Бу бары тик зур хата гына. Юри сынаулары! — диде аның күңеле.— Мин — коммунист, Сталинга һәм партиягә гашыйк!” Ул хәтта хөкемгә китерелгәнендә дә: “Менә гафу үтенерләр дә чыгарырлар!”— дигән ышаныч белән атлады. Әгәр дә кем өстеннәндер, ниләр сөйләгәнен сораштырып, хәбәр итүләрен таләп итсәләр, язып бирергә кушсалар, ул барасын да бәйнә-бәйнә башкарып чыгар иде, югыйсә. Әмма бер генә дә кызыксынып маташучы табылмады. Аның фикерләре дә, сүзләре дә һичкемгә әһәмиятле түгел иделәр. Тикшеренү органнарының, хөкемчеләрнең аңа карата битарафлыгы күңелен хәйранга калдырды. Фәхри Хисами бу хәлләрдән тәмам аптырашта иде. Ул хакта бүген дә бер фикергә килә алмый. Аны хәтта мыскыллый да иде бу хәл. Җитмәсә үзенең беркатлылыгы акылын хәйран итә. Мөгаен язмыш аны тагын да олырак бәладән коткарган булгандыр — монысын инде сөргендә чагында ачык төшенде. Шушы акылы ачылу күңелен тынычландырды. Аңа оят, бик тә оят булды. Әле хәзер дә ул шушы кара вакыйгалардагы беркатлылыгы өчен күңеле тулы авыр хисләрне йөртә.
VI “Матбугат йорты” дип аталган газета-журналлар, китаплар, журналист-язучылар, шагыйрьләр, хәтта артистлар оясы да шушында — Казанның иң заманча дип саналган бинасы эчендә иде. Зур тәрәзәләре гүяки көннең яктылыгын йотып алып бетерергә теләп шулай дөньяга әрсез итеп карыйлар. Аны төзегән чакларны Фәхри Хисами хәтерли әле — татар китабы, татар мәдәнияте, әдәбияты үсешенә зур өметләр уятты ул. Ә менә хәзер ничектер уңайсызлык, авырлык тоясың аңардан. Сагыш, гамь эченә чумган, гүяки гасырлар эчендә адашып калган. Әллә завод-фабриканымы, әллә югары уку йортынмы, әллә нәрсәне хәтерләткән бина бу. Казанның көяз диварлы өйләре арасына кысылып басып тора, шөкәтсез генә дә түгел, йөзе чытык, үпкәчел, караңгы чырайлы кортка кебек ятсыну хисләре тудыра икән шул күңелләрдә. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|