ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 23 страницаУл хаклы сыман иде. Сабираның Нуруллов белән кулга-кул йөри башлауларын Хәнифә Галиевна беренчеләрдән булып диярлек белде. Шушы хәлне бер дә өнәмәде. Әгәр дә кыз баланы сак астына алмасаң, хәзер даны ил буйлап җәеләчәген хатын-кыз заты бик тиз сизүчән инде, анысы. Хәнифә Галиевнаның сүз төртмәләре Кәримәнең дә колагына туктаусыз ишетелгәләп, күңелен сагайта иделәр. Сабираның хисләренә хуҗабикәнең кайнарлык һәм курку белән каршы чыга торулары кызларын шактый борчылырга мәҗбүр дә итте. Нәрсә, егетләр белән танышу, алар белән дуслашып йөрү начар гамәлмени соң ул? Кызларын әтиләре Казан шәһәрендә тозлап-борычлап калдырмадылар бит! Кәримә дә үзенә тиң егетне табар иде дә, әмма хисләренә хуш килерлек егетләр бердәнбер аңа гына карамыйлар, барысының да үз кызлары бар! Шигырьләр яза башлавын Кәримә мәхәббәт вакыйгалары белән бәйли иде әлбәттә. Яшь йөрәгендәге хисләрне кузгатып җибәрер өчен бер очкын гына кирәк булган, ярый әле ул нәфрәттән барлыкка килмәгән. Аның гашыйк булган кешесе дә чит-ят түгел, бәлки Сарман мәктәбендәге укытучы абыйсы иде. Юк, алар туганнар да, якыннар да түгел. Укытучыны абый яки апа дип тану, мөгаллимнәргә шушы рәвешле эндәшү татарда электә килгән гадәт, аларга карата зурлау, аларны якын күрү билгесе генә, югыйсә. Ул аларны тарихтан укытты. Кәримәнең хисләрен белми дә калды, сизмәде дә. Кыз аның өйләнүе хакында ишеткәч, авыллары Түбән Ләшәүгә кайтып китеп, мунчага бикләнеп елады, аннары бер атна буена авырды. Ул вакытта Кәримә җиденче сыйныфта укый иде. Хисләреннән әти-әнисе дә хәбәрсез калдылар. Язган шигырьләре дә “яратам”, “сөям” сүзләре белән чуарланган булып, ахырда, кайгы көннәрендә, учак ялкынына төрелеп яндылар. Шушы авыруыннан соң Кәримә кайбер чакларда сагышлы, ә вакыты-вакыты белән күбәләк кебек хәсрәтсез кызга әверелеп калды. Аның күңелендә шигырь үз урынын тапкан, алга таба кем булачагын сиздереп өлгергән иде инде. Шагыйрә! Башкача һичкем түгел! Ул инде хәзер үзен аңлап та бетерә алмый, хәтта ургыган хисләрен күп вакытларда тыярга көчсез халәткә керде. Яки тар, салкын сагышка, яисә киң бәйрәмчәлеккә бирелүләренең ахыры һаман да күңелсез бетә торган булдылар. Күпме табак-савыт ватылды, ничәләрнең күңелләре яраланды. Болар — Кәримәнең таныш-белешенә, якыннарына китергән бәлаләреннән иделәр. Ярый әле андый аерата авыр еллары үтеп китте. Җаны кайнарлануы да, утны су белән сүндергән кебек, шигырь язулары ярдәмендә басыла килде. Университетка укырга керүгә, кызның хәле тагын үзгәрде. Очып кына йөргән җиреннән, китапларга-конспектларга күмелеп, тын да алырга куркып, төрле фәннәргә чумды. Аңа шушы рәвешле онытылып, чиксез-төпсез гыйлем диңгезенә төшеп югалудан да рәхәтрәге юк иде. Сабираның Нуруллов белән йөреп китүләре ничек көтелмәгәндә булса, дуслыклары бозылу шулай ук уйламаганда килеп чыкты. Кәримә моны әүвәле сизми йөрде, аннары, кызыксынуын яшерә алмый сорагач: — Холыкларыбыз килешмәде!— дигән җавапны ишетте. Нәрсә-нәрсә, әмма Сабира белән холыкта килешә алмау мөмкин хәл түгел иде. Ул хәтта Кәримәне дә үз кысаларына куып кертә алды. Кем белән дуслашасың, аның холык-табигатен дә үзеңә йоктыра барасың икән шул. Баштарак Кәримә, аны үпкәләтмәс өчен, үзенең күбәләктәй очынуларын ничек тә тыярга тырыша иде. Аңа бу рәвешле үзен ким куюлары асылда өстенә тау ишелгәндәй авыр тоелса да, бара-бара, яши-яши, күнде тагын. Кыз баланың бәхете сабырлыгында, имеш. Дөрес, бу сабырлык Кәримәнең табигатенә килешеп тә бетмәде. Шулай да аңа бу юлы да шигырь язулары файда итте, дәфтәрендә күңеленең ташып чыккан мизгелләре җыр юллары булып тезелделәр. Ул аларның арасыннан уңышлы дигәннәрен сайлап алып, матур язуда ак кәгазьгә күчереп, “Совет әдәбияты” журналына илтеп бирде. Татар әдәбиятының үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән туктаусыз кызыксынырга тиешле шушы матбугат органы аңа игътибар күрсәтергә бурычлы иде. Инде икенче ай шул шигырьләренең басылып чыгуына өмет белән яшәде Кәримә. Язмалары яшьлек хисләре белән тулы иделәр. Аларда ул әлеге дә баягы өйләнгән, гаиләсе белән бәхеткә тулып яшәп ятучы укытучысына үпкәләү, аяусыз рәвештә мәхәббәтен кире кагуы, кабул итмәве, шуның белән җанын рәнҗетүе һәм башка шундый мең төрле авыр уйлар, аһ-зарлар, күз яшьләре, кайнар хисләр, ярым ишетелерлек, ярым хис ителерлек моңнар белән тулы йөрәк авазларын бирә алды. Болар укучыны җәлеп итәргә, ә адресаты, укыган очракта, нинди саф һәм сихри сөю иясе сүзләренә тап булуын аңларга тиеш иде. Әмма шигырьләр күренмәделәр. Ә Кәримә һаман да шигырьләренең матбугатта басылып чыгуын көтте. Ара-тирә булсын, атна саен туры килсен, Язучылар берлегенең “Тукай клубы”на барып, анда шыгрым тулып утырган бөекләрнең тынчу исләрен иснәп ишек төбендә кысылыр урын табып, соклану катыш гаҗәпсенү тойгыларын күңеленә ияртеп алып кайтты. Теге, “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә шигырь кулъязмаларын алып калган абый кешене дә шунда очратып, аның белән исәнләшкәндәй итте. Кәримәне танырга теләүче юк иде. Абый кеше дә бары тик аптыраулы күз карашы белән шунда ук кызның куанычлы елмайган авызын сүз әйтә алмаслык итеп томалаган кебек мәгърур рәвешендә үтеп китте. Кәримә шунда үзенең мескен адәм баласы икәнлеген ачык төшенде. Әмма аның, моңа да карамастан, укучысын табасы, татар әдәбиятында үз тавышы барлыгын сиздерәсе килә иде. Хәер, моны теләк һәм нәфсе түгел, бәлки рух халәте аңардан таләп итте. Заманасы шагыйрьләре, ни хикмәт, һаман да узылган чорларның хисләрен, инде хатирәләрдә генә калган Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларны, тыл хезмәтендәге тантаналылык турында йөзенче әсәрләрен укучыларына тәкъдим иттеләр. Аларны бүгенге көн дә, адәм баласына бәлки гомергә бер тапкыр бирелергә мөмкин булган мәхәббәт хисләре дә, яшьләрнең киләчәккә булган өметләре дә кызыксындырмый иделәр. Әдәбиятның төссезлеге, һәр укыган яңа әсәрдән коммунистлар партиясе карарлары һәм мәктәп дәреслекләре исе аңкып тору башкаларны ничек биздерсә, Кәримәне дә шулай туйдырып бетергән иделәр. Хәер, яшь шагыйрә үзе дә шул ук агымнарда йөзә, яши, иҗат итә торды. Башкача була да алмый иде, чөнки бүтәнчә дә мөмкин икәнлеген аңарга ишарә ярдәмендә генә дә аңлатучы табылмады. Бары тик күңел дөньясында шигырь кояшы яктырып китеп, хакыйкатьнең башкача икәнлеген күрсәтеп-күрсәтеп ала торды. Бу сыйфаты белән Кәримә бәхетле дә, талантлы да, һәммәләрдән бер башка өстен дә иде. Әгәр канатлары шушы рәвештә ныгыса, ул күтәрелеп китәчәк һәм гасырларга җитәчәк дан калдырачак әле! Башкача була да алмый! Һәм менә Яңа ел бәйрәме җитәсе көннәрнең берендә Казан зыялылары шаулашып алдылар. “Социалистик Татарстан” газетасында бер карт тәнкыйтьченең әдәби елны йомгаклау хакында уйланулары белән бәйле мәкаләсе басылып чыгып, ул татар әдәбиятының урыннан кузгала алмыйча таптануы хакында, шул фикерләренә ияртеп, әдәбиятка талантлы яшьләрнең килмәве турында да хафалы җөмләләр бастырган иде. Шулар сүз кузгалуга җитә калдылар. Кәримә үзен талантлы яшь шагыйрә сыйфатында тоеп, бу фикерләрнең турыдан-туры үзенә кагылышлары бар икәнлеген хис итте. Әмма ул хакта уй башкаларның күңелендә туарга да өлгерми калды. Дөресрәге, алар әлегә Кәримә хакында белми иделәр, шуңа күрә дә аны исәпкә ала белмәделәр. Әдәбиятта яшь талантларның юклыгы — аларның барлыгын күрергә теләмәүдән дә һәм күрергә сәләтсез кешеләрнең редакцияләрдә төпләнеп утыруларыннан да килә, билгеле. Ә моны Кәримә төшенә алмады. Укуына комачаулык итмәсен дип, шигырьләр язмаска иде аның исәбе, әмма бу эше теләгәненчә барып чыкмады. Чишмәнең суы куәтле икән, бер җирдә аны томалауга карап, икенче урыннан бәреп чыкмас, димә. Кәримә белән дә нәкъ шулай булды. Күңелендә шигърият тагын да көч алып кайный башлаганын ул инде сизми дә калачак иде. Кайбер көннәрдә ул, лекцияләрендә онытылып китеп, дәфтәренә ашыгып-ашыгып шигырь юллары тезә торды. Күңелсез алып барылган дәресләрдә бигрәк тә шушы хәлләр кабатланды, хәтере шушы шөгыле белән ямь тапты. Гомере буена шигырь язмыйча гына яшәп булачагын ул белми һәм шигырьсез гомер уздыру мөмкин хәл дип тә күзалламый иде инде. Әгәр дә кеше үз табигате белән көрәшә икән, аның күңеле барыбер үзенекен итеп, бер-бер хәл китереп чыгара, билгеле. Асылыңнан качу юлы юк. Бәлки шул асылың синең чын бәхетеңдер?
IV Имтихан сессиясен бик яхшы билгеләргә тапшырган Кәримә кышкы каникулга туган якларына, төп йортка кайтырга әзерләнеп бетергәндә, Сабира инде юлланган иде. Аңа рәхәт, иле якында гына. Ә Кәримәгә ничә җилдән сугарыласы бар. Әүвәле “Казан–Уфа” поезды белән кайтачак, аннары — Әлмәткә, маршрут автобусында, Әлмәттән — Түбән Ләшәү авылына, юл чатына кадәр утыз чакрым араны ничек тә берәр юлаучы машинада узар әле. Чатта төшеп калып, аннары җәяүләп атлар. Ике көн кайтылыр да кайтылыр инде. Артыкка ук китмәсә ярый да бит. Әмма нишләсен, бу — Кәримәнең юлы. Әти-әнисе быел да шул авылда мәктәптә укытуда калдырылганнар. Элекләрне аларны биш ел саен бер авылдан икенчесенә күчергәли торганнар иде. Сталин заманы үтү белән бу тәртип тә исәптән төшеп калды, ахрысы. Дөрес, укытучылар үзләре “күчмә тормыш”та яшәргә өйрәнеп җиткәнлекләре сәбәпле, әле хәзер дә хуҗалыкларын булдырырга, бер тукталган урында йорт-җир ясатып, шуны ныгытып корырга тиешле икәнлекләрен төшенеп җитмиләр. Хәбәрләргә караганда, хаксыз рәвештә “халык дошманы” дип аталып сөрелгән, төрмәләргә ябылган кешеләрнең үз илләренә кире кайта-кайтарыла башлаулары да көтелә икән. Әмма монысы ук әлегә бөтенләй аңлашылмады. Ничек инде ул алар, халык дошманнары булган кешеләр, ялгыш хөкем ителгәннәр? Совет суды кебек гадел, социалистик җәмгыять кебек дөрес тормыш Җир йөзендә булырга мөмкинме? Кәримә бу мәсьәләдә күпләр белән килешә алмый, Сталинны, үлеменнән соң, хурлап әйтелгән, анда-монда ишетелгән сүзләрне дә кабул итми. Павлик Морозовны әтисе, кулак, үз әмере белән үтерткәнме? Үтерткән! Сыйнфый көрәш булганмы? Булган! Сугышта сатлыклар бар иделәрме? Бар иделәр! Әнә Муса Җәлилнең дә фашистларга хезмәт иткәнлеген әйтә иделәр. Әмма башкача сөйли башладылар. Тормыш бер генә катлы түгел икән бит! Дөресе башкача булган, Муса Җәлил фашист төрмәсендә дә Гитлерга каршы эшләр оештырган, татар әсир гаскәриләре арасында коммунистик пропаганда алып барган. Менә бит ул ничек! Абау, әле аны тәмам пычраттылар. Хәзер нишләрләр? Дөрес, болар хакында саклык белән, чама белеп, кызыктырып кына сөйлиләр әлегә. Әмма ул сүзләр хакыйкать булып чыкса? Ул вакытта бу дөньяны каралткан шакшы сүзләрдән күңелеңне ничек юып бетермәк кирәк? Совет мәктәбендә тәрбияләнгән Кәримәнең уйлары да, хисләре кебек үк, төрле иде. Шушы халәте һаман да аның белән идарә итте. Каршылыклар кешегә дулкынланулар китерүчән. Хисләр ташкынын бары тик шигырь юллары гына үзләренә сыйдыра һәм сеңдерә алалар. Сер түгел, мондый иркенәеп китү, күз ачылу вакытларында кемнең дә күңеле җырлый. Кешенең җаны моңнан мәгънә ала, тормыштан аны эзли башлый. Ә сүзләрнең барча уйларны һәм шикләнүләрне колачлап бетерер куәте юк. Шуңа күрә дә кешегә, аның акылына-аңына моңнар ярдәмгә килә. Хис һәм уйның берлеген менә шул моң тәэмин итә. Шигырьләрен язганда Кәримә әллә нәрсәләр хакында уйлап бетерә. Бала чагы узган Сарман якларының тауларын да, киң кырлардан гына гыйбарәт тарафларын да, исендә өскә ишелеп торгандай куркыныч табигатьле булып сакланган кара урманнарны да, боз кебек салкын чишмә суларының татын да — барысын-барысын да хатирәләрендә яңарта. Йөрәге аша үзенең һәм таныш-белешенең тормышыннан һәр мизгеле диярлек уза. Ул шуларны кәгазьгә төшерә. Тыңларга теләсә, Сабирага да укыр иде. Әмма иптәш кызы үзен ни өчендер бик сәер тота. Яратмый ул шигырьләрне, аның күңелен башка төрле уйлар били. Икесе бер фатирда яшәп тә, бер үк уку йортында бергә, бер үк төрле лекцияләрне шул бер үк профессорлардан тыңлап та, көннән-көнгә икесе ике төрле кешегә әверелә бардылар. Сабира һаман да үз дөньясына чума торды. Кәримә дә нәкъ шулай иде, югыйсә. Тик берсенеке үз эченә бикләнә бару булса, икенчесенеке үзәккә, бер ноктага җыелу, дикъкатен үз күңеленә таба төбәүдән гыйбарәт. Моның кызлар ни сәбәпле шулай булуын үзләре дә аңлап бетерә алмыйлар. Вакыт-вакыт кирәкмәгәнчә үпкәләшәләр, ә аннары, көтелмәгәнчә ачылып та китәләр. Барыбер дә бер-берсен аңлавы аларга авырлаша бара. Сабира үзенең Нурулловына да әле якыная, әле ерагая. Кәримә өчен ул кеше бөтенләй беркем дә түгел. Ул аны хәтта укытучым дип тә әйтә алмый. Укыган лекцияләре дә ошамый, үз-үзен тотышы да. Көтмәгәндә Нуруллов, дәрес уртасында кәефе бозылып китеп, берәрсенә бәйләнеп тә ала. Сабира аның мондый чыгымлауларын “шаярту” дип атый. — Бүтән профессорлар кебек тозсыз мәзәкләр сөйләп аптыратмый бит, аның ул шаяртулары — үгет-нәсыйхәт дәресе генә!— дип, “җанкисәккәен” күтәреп мактарга тотына. Аңламассың, әллә кайчан үпкәләштеләр, менә тагын аралары җайланырга тора, ахрысы? — Абау, дустым, әллә син аны яратасың инде!— дия-дия үртәп, Кәримә мондый вакытларда рәхәтләнеп көлә, сөенә. Шушы минутларында аның бәхете артып киткәндәй тоела. Иптәш кызы өчен куануымы бу, әллә үртәве аркасында кызык табамы — боларын ук аңлап та бетерерлек түгел. Алар ярыша-ярыша укыдылар, практик-семинар дәресләргә әзерләнделәр, китапханәнең уку залында соңгача утырдылар. Нәрсә өй эше итеп бирелсә, шуны өйрәнеп барырга тырыштылар. Аларга баштарак гыйлем нигезләренең күп яклары аңлашылмый да кебек иде. Әмма укый, өйрәнә-өйрәнә, зиһеннәре ныгый барды. Әллә нинди авыр һәм катлаулы булган гыйлемнәр, акрын-акрын “кимерелә” торгач, җиңеләя һәм “йомшара” төсле тоелдылар. Әүвәле профессорлар куллана торган сүзләр аларга авыр һәм серле сыман уйлансалар, инде гади һәм гадәтигә әверелеп калдылар. Тел — әдәбияттан, әдәбият — тел гыйлеменнән аерымлана, ераклаша, үзара катнашлары булмаган өлкәләр рәвешендәрәк аңлашылып, Сабира күпчелек очракларда тел фәннәрен сөючән, Кәримә әдәбиятка мөкиббән студентларга әверелделәр. Бу да аларның зиһеннәре һәм табигатьләре аермалы булу хакында сөйли иде. Кәримәне шигърияттәге уңышсызлыклары эчтән генә изде, эчтән генә яндырды. Ул үзен, беренче шигырен укуларына ук, әдәбият халкы күтәреп алыр дип ышанып көткән иде, әмма аңа игътибар итәргә теләүче табылмады. Калын дәфтәренә шактый гына шигырьләр теркәде, аларны үзе хәтта еламыйча укый да алмый. Әмма башкаларның күңеленә түгел, хәтта колагына да барып ирешмәүләре бик сәер. Сабира да, аңа бервакыт укып күрсәткәч: — Болар нәрсә инде? Авыл такмакларымы? Сезнең авылда шушындый такмаклар чыгаралармыни?— дип мыскыллап әйтеп ташлады. Аңа каршы Кәримә, еларга җитешеп: — Бу минем шигырьләрем бит! Нинди такмак булсыннар? “Умырзая чәчәкләре сыман сине көттем күзем чыланып!” Кая монда такмак?— дип, ә аннары аптырап калды, күңеле уттан суга, судан утка төште. Әмма Сабираның моңа исе дә китмәде: — Мин дә язган идем андый такмакларны: “Килсәң иде минем алларыма, көтәм, бәгърем, сине сагынып!”— диде дә, авырлык белән әйтте дә салды. Ул кичне Кәримә караватка капланып елый-елый йоклады. Аның хәтере шушы кадәр җимерелгәне юк иде. Хәтта укытучысына булган һәм беренче мәхәббәт сыман тоелган хисләрен дә каһәрләп чыкты. Төне буе саташты. Авырып та алды. Аңа укып йөрүләренең кадере дә, әһәмияте дә югалган кебек тоелды. Ул бит шушы шигырьләре өчен дип университетка укырга керде, хәзер туганнарыннан, әти-әнисеннән, туган якларыннан, аның миләшләреннән, каеннарыннан, тирәкләреннән, чишмәләреннән — һәммәсеннән-һәммәсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр. Ә аның шигырьләре гади авыл такмаклары гына булып чыктылар. Ничек болай алданды ул? Йөрәк түрендә йөрткән серләре дә, якты хисләре дә, өметләре, сөенече, бәхете — барысы-барысы да буш, ялган һәм саташтыручы булып чыктылар. Нишләде ул, нишләде? Инде хәзер гади укытучы гына буласыңмы? Аңа бит ул эш бөтенләй дә ошамый. Белеп тора, хәтта әтисе, әнисе дә, яшьлектә комсомол кушуы буенча гына, зиһеннәре яхшылык, тәрбияләре күркәмлек аркасында гына укытучы булганнар. Гомер буена авылдан-авылга күченеп, бер юньле йорт-җир дә ясата алмыйча, анда балчыктан, монда таяктан эшләнгән салкын, тар, авыр исле хөкүмәт өендә яшәп эшләргә мәҗбүр иделәр. Кәримә дә аларга ияреп йөреп, көннәрен мәктәптә уздырды. Төнгә каршы гына, дәресләрдән, класстан тыш эшләрдән, “Ызба укулары”ннан, ата-аналар белән аң агару әңгәмәләреннән соң, салкын, мичләре боз булырга өлгергән, шыксыз, җиһазсыз өйгә кайтыр иделәр дә, төтен белән бөтен бүлмәне тутыра торган, акшарлары коела башлаган котсыз мичне ягып, аның җылынганын көтә-көтә, юрган астында калтыранып йоклап китә торган иделәр. Кайда барсалар да шушы хәлләр кабатлана торды. Ул хөкүмәт йортлары юри шулай эшләнелгәннәр кебектер сыман тоелалар аңа әле хәзер дә. Әтисе дә, әнисе дә зарлана белмәделәр. Алар ятим үскән иделәр. Болары да зур бәхет кебек тоела иде аларга. Дөрес, Кәримәләрнең ерак авылда ак әбиләре дә бар иде. Ул аның әнисенең әнисенә апа иде. Әмма аны ул “әбием” дип ышанып үсте. Үз туган әбисе түгеллеген соңрак кына белде. — Нигә минем үз әбием юк?— дигәч, әнисе, аны юатып: — Шушы ак әбиең минем әнкәм булды. Туган чагымда ук ятим калганмын. Аның кулында үстем!— дип аңлатып бирде. Ни өчен әби-бабайлары юклыгын Кәримә шушы хәбәрдән чыгып төшенде. Аннары аңа китаплар да ярдәм иттеләр. Аларда элекләрне тормышның бик авыр булганлыгы, кешеләрнең озак яши алмаулары хакында язылган иде. Патша хөкүмәтен каһәрләп, совет илен яратып үсүендә бу укыганнарының әһәмияте чиксез зур иде. Кәримә авылдагы башка әбиләрнең-бабайларның совет власте аркасында гына шулай озын гомерле булуларын белде. Андый бәхет аның үз әби-бабасына гына тәтеми калган икән бит. Аңа әгәр дә “Һади Атласи эше” дигән татар милли зыялыларын кырып бетерү максаты белән оештырылган егерменче еллар ахыры-утызынчы еллар башындагы хәлләрне сөйләсәләр, ул мондый вакыйгаларны әкияткә санар, аларга ышана да алмас иде. Хәзер дә әле Сталинның гамәлләрен хурлап телгә алучыларны аңлый алмый, мондый хәл аның башына сыймый. Ничек инде бөтен ил белән бер кешенең кубызына биегәннәр? Шул адәмнең йөзенә бәреп кем икәнлеген әйтерлек батырлар кая булганнар? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|