Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 24 страница




Үзен­нән ша­гый­рә чык­ма­сын аң­ла­ган Кә­ри­мә­нең яра­сы­на Са­би­ра­сы тоз са­ла бел­де. Җае кил­гән са­ен ул аңар­дан мыс­кыл­лы кө­ләр­гә ты­рыш­ты. Элек-элек­тән Ка­зан­га йө­реп, йорт эш­лә­ре­нә ял­ла­нып, ка­ла­ча усал­ла­нып яшәр­гә өй­рән­гән шу­шы Тау һәм Ар­ча ягы ха­тын­на­ры­ның кыз­ла­ры да үз бә­һа­лә­рен кыйм­мәт­ле­дән то­та бе­лү­лә­рен­нән Кә­ри­мә бө­тен­ләй дә хә­бәр­сез иде.

 

V

Уни­вер­си­тет­ка укыр­га ке­рү һәм ан­да дан­лык­лы про­фес­сор­лар­дан лек­ци­я­ләр тың­лау бә­хе­те­нә иреш­кән­сең икән, аны юк­тан гы­на таш­лап ки­тү бө­тен­ләй дә күз ал­ды­на ки­те­рер­лек хәл тү­гел иде. “У­кый ал­ма­ган!”— дип күз­лә­рен дә ач­тыр­ма­я­чак­лар. Әти-әни­се ха­лык кү­зе­нә ни­чек ка­рар? Алар­ны һәм­мә хө­рә­сән, кү­тә­ре­леп ка­рар­лык ит­ми­чә: “Нәр­сә, ба­ла­гыз укый ал­ма­ды­мы­ни?”— дип оят­лы итеп бе­те­рә­чәк­лә­рен кү­ңе­ле­нә ки­те­реп, Кә­ри­мә ка­бат лек­ци­я­лә­ре­нә йө­ри, конс­пект­ла­рын ты­ры­шып тө­зи, һәр дә­рес­тә бе­ле­мен яшер­ми­чә күр­сә­тү­че­гә әве­рел­де. Әм­ма ул ин­де хә­зер гыйль­ми дис­пут­лар­да да ак­тив кат­на­шып, кай­ва­кыт­та укы­ту­чы­ла­рын да кы­ен хәл­гә куя баш­ла­ды.

Ха­кый­кать ул — күпь­як­лы. Аның хик­мә­те дә ме­нә шун­да. Дә­лил­ләп аң­ла­та бе­лү си­не һәр­төр­ле бә­хәс­тә өс­тен чы­га­ра, акыл­лы, аң­лы икән­ле­гең­не бел­де­рә. Ба­ры тик ха­кый­кать диң­ге­зе­нә ку­рык­мый­ча чу­мар­га гы­на ки­рәк. Си­нең бө­тен уең, фи­ке­рең, те­лә­гең шул ха­кый­кать бе­лән бер­дәй бу­лып ку­шы­лыр­га ти­еш. Мо­ның шу­лай бу­лу­ын мө­гал­лим­нә­ре дә ях­шы аң­лый­лар, әм­ма үз фи­кер­лә­рен­нән ки­тәр­гә, сүз­лә­рен­дә, үс­те­рә ки­леп, ба­рып төр­тел­гән­нә­рен аң­лар­га те­лә­ми­ләр.

Кә­ри­мә икен­че курс­та уку­ы­ның ба­шын­да биг­рәк тә шу­шы як­тан “а­зын­ды”. Җәй­ге ка­ни­кул­да әти­се мәк­тә­бен­дә пи­о­нер­во­жа­тый бу­лып эш­ләп, вак ба­ла­лар­ны ике ай бу­е­на үз ка­ра­ма­гын­да йөр­теп чы­нык­кан, алар бе­лән ал­ны-ял­ны бел­ми шө­гыль­лән­гән кыз, ма­тур кич­ләр­дә клуб­ка да чык­мый­ча кал­мый, су бу­ен­да­гы уен­нар­га да төш­ми тор­мый иде. Ча­я­лы­гын тел­ләр­гә алып сөй­ләр­ләр, гай­бәт ите­лер дип ба­шы­на да керт­мә­де. Яшь­ләр­нең уен­на­рын­да кыз­лар­ны бер үбеп алу өчен ко­рыл­ган хәй­лә­ләр­нең җәт­мә­се­нә дә төш­кә­ли иде ул. Әм­ма шу­лай кы­зык иде. Авыл кыз­ла­ры, көн­лә­шеп:

— Кә­ри­мә бү­ген Ха­физ­га үп­терт­те... Кә­ри­мә­не уен­да Га­таул­ла ко­чак­ла­ды... Кә­ри­мә­не Са­мат кап­тыр­мак­чы иде, яңа­гы­на ал­ды...— дип, әл­лә нин­ди ямь­сез һәм кө­тел­мә­гән сүз­ләр сөй­лә­де­ләр. Бо­лар­ның ул сүз­лә­ре Га­риф мө­гал­лим­гә дә ки­леп иреш­те. Ул, гай­бәт­тән ко­ты­ры­нып кай­тып:

— Бү­ген су бу­е­на уен­га тө­шә­сең юк! Әни­се, чо­лан­га бик­ләп куй кы­зың­ны! Клуб­ка да җи­бә­рә­се бул­ма!— дип дау куп­тар­ды.

Әйе, аның­ча бул­ды. Кә­ри­мә­не чо­лан­га ябып куй­ды­лар. Ә ул ап­ты­рап кал­ма­ды, са­лам тү­бә­не ти­шеп чы­гып кач­ты. Әти-әни­се, би­ча­ра­кай­ла­рым, бу хәл­дән нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­мә­де­ләр. Кә­ри­мә­гә егет­ләр­нең үбү­лә­ре, ко­чар­га ом­ты­лу­ла­ры ошый иде. Алар бо­лар­ны, ау­лак­та ка­чы­рып тү­гел, ке­ше ал­дын­да эш­лә­де­ләр. Авыл кыз­ла­ры­ның мыш­тым-по­сып, егет­лә­ре бе­лән бак­ча баш­ла­рын­да үбе­шү­лә­рен­нән ул бик ях­шы хә­бәр­дар иде. Тик мо­ның ха­кын­да авыз әчет­те­реп сөй­ләп йөр­де­ме? Юк! Хәт­та әти-әни­се­нә дә, кү­ңел­лә­рен ты­ныч­лан­ды­ру өчен ге­нә бул­ма­сын, һич­бер әләк­ләп әйт­мә­де. Бел­сен­нәр иде кем­нәр­нең кем икән­ле­ген! Әм­ма, юк, ан­дый тү­бән­лек­кә тө­шәр­гә яра­мый. Гай­бәт­че ди­гән атың чык­са? Шу­ла­ен шу­лай да бит, әм­ма гай­бәт­нең авыр ка­на­ты аның үзен как­ты.

Бу ва­кый­га­лар зур оят хи­се ту­дыр­ган иде­ләр бул­са ки­рәк, ав­густ ба­шын­нан әти-әни­се, сең­ле­се һәм Кә­ри­мә, бер­дәм ку­ба­ры­лып, Тү­бән Лә­шәү авы­лын­нан Әл­мәт­кә кү­че­неп кит­те­ләр. Ан­да ике ат­на­лап эш­лә­гән иде­ләр­ме-юк­мы, — мәк­тәп­лә­ре дә ях­шы, фа­тир­ла­ры да ир­кен иде,— әти­лә­рен ра­йон мә­га­риф бү­ле­ге­нә ча­кыр­тып алып, ки­ре­дән шул ук Тү­бән Лә­шәү авы­лы­на кай­тыр­га бо­е­рык бир­де­ләр. Җы­е­лыр өчен бер көн, ки­тәр өчен икен­че көн җит­кә­нен әйт­те­ләр. Югый­сә әти­се­нең парт­би­ле­тын да, дип­ло­мын да ала­чак­лар икән.

Кә­ри­мә шун­да гы­на ты­ныч­лан­ды. Тү­бән Лә­шәү­нең чиш­мә су­ла­ры да, һа­ва­сы да аны яңа­дан дәрт­кә кү­мә баш­ла­ды­лар. Пи­о­нер ла­ге­рын­да­гы эш­лә­рен тап­шыр­га­ны­ның икен­че кө­нен­дә үк ярый әле Ка­зан­га ки­теп ба­рыр­га ту­ры кил­де аңа. Бу юлы кы­зын әти­се оза­тып мә­шә­кать­лән­мә­де. Хә­ер, Кә­ри­мә үзен ка­ла кы­зы итеп хис итә иде ин­де. Әти-әни­сен ни­ка­дәр җә­фа­лар­га са­лу­ын ул ба­ры тик алар­ны са­гы­на баш­ла­ган ми­нут­ла­рын­да гы­на тө­ше­неп, озын-озын итеп хат­лар яз­ды, тү­бән­че­лек бе­лән га­фу­лар үтен­де, мәң­ге-ба­кый ба­ры тик тәү­фыйк­лы гы­на бу­лыр­га ант­лар ит­те. Җа­вап­ла­ры да озак көт­тер­ми ки­леп җит­те. Ата-ана үз ба­ла­сын аң­ла­мый­мы, га­фу ит­ми­ләр ди­ме­ни?

Бу ел­да да ул Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­лар­га фа­тир­га төш­те. Го­мер бул­ма­ган­ны, бер-бер­сен шул­ка­дәр са­гы­ныш­кан иде­ләр, хәт­та ба­зар­га да бер­гә чык­ты­лар, ху­җа­би­кә­нең ип­тәш ха­тын­на­ры­на да ке­реп, озак­лап чәй­ләп утыр­ды­лар. Сүз һа­ман да:

— Бу кыз ба­ла, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на, сез­нең ки­ле­не­гез­ме әл­лә?— ди­гән тәр­тип­тә баш­ла­нып кит­те.

— Юк ин­де! Сез нәр­сә? Ул ми­нем үз кы­зым ке­бек!— дип, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на бе­лән оч­ра­ган­на­рын­да да, ип­тәш­лә­рен­дә дә сүз баш­лап ки­тү­лә­ре нин­ди­дер бер сер­ле өмет һәм дул­кын­лы хы­ял чел­тә­ре­нә ура­лып ис­кән җил­нең аһ итү­лә­ре сы­ман иде. Шу­шы йө­рү­лә­рен­дә Кә­ри­мә хәт­та дан­лык­лы про­фес­сор Якуп Агиш­ның да ши­гырь­ләр язуы ха­кын­да хә­бәр­ләр ишет­те. Әм­ма бер дә бас­тыр­мый икән ул алар­ны, мыс­кыл итәр­ләр, кө­ләр­ләр дип кур­ка, имеш. Әгәр дә мон­дый акыл­лы, олы бе­лем­ле ке­ше­ләр дә ши­гырь­лә­рен мат­бу­гат­та чы­га­ра ал­мый­лар икән, Кә­ри­мә ке­бек­ләр­гә бә­хет ко­я­шы ел­ма­ер­га мөм­кин­ме?

Са­би­ра бу ел­да да бе­рен­че ике ат­на­сын ту­ган­на­рын­да яшә­де. “Бә­рәң­ге­сен ки­ме­реп бе­тер­гәч, үзен дә “а­шый” баш­лар­лар әле,— ди­де аның ха­кын­да Хә­ни­фә Га­ли­ев­на,— ан­на­ры мон­да елап ки­лер. Ә мин си­ңа ип­тәш­кә баш­ка кыз­ны ки­те­рер­мен. Са­би­ра­ны фа­тир­га ал­мам!”

Һәм ме­нә Кә­ри­мә дә мо­ның шу­лай бу­лу­ын кү­ңе­лен­нән те­ләп йө­ри баш­ла­ды. Әм­ма фа­тир­да яңа кыз кү­рен­мә­де. Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ның улы Га­зиз­чик һа­ман да ир­тә таң­нан эше­нә ки­теп, төн­лә ге­нә кай­та тор­ды. Аның са­быр­лы­гы, уй­ла­ры­ның ар­ты­гы бе­лән ба­шын­нан ашу­ла­ры бер хәл, ул хәт­та ха­тын-кыз бе­лән дә кы­зык­сын­мый иде бу­лыр­га ки­рәк. Кә­ри­мә­нең ки­лү­ен дә, исән­ле­ген бе­ле­шеп туп­са­сын­нан ат­лап ке­рү­не дә ки­рәк­кә са­на­ма­ды. Хәт­та ял­гыш кы­на да алар күз­гә-күз оч­раш­ма­ды­лар. Ә Кә­ри­мә аны да са­гын­ган, аның өчен дә кай­гы­ра иде. Шу­лай ял­гы­зы яшәр ми­кән­ни буй­дак бу­лып?

Ә ме­нә Са­би­ра, лек­ци­я­ләр­дән соң, Кә­ри­мә ки­тап­ха­нә­дә кал­гач, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на яны­на ки­леп, фа­тир­га кер­тү­ен үте­неп, хәт­та ки­ле­ше­неп тә кит­кән. Нәр­сә­ләр вәгъ­дә ит­кән­дер — бил­ге­сез. Әм­ма Кә­ри­мә­не хур­лап алу­ын фа­тир ху­җа­сы шул ук көн­не җит­кер­де:

— Ип­тәш кы­зы­ңа бик ыша­нып ачыл­ма әле, кы­зым!— ди­де ул аңа, кай­тып ке­рү­е­нә, чәй­гә уты­ру­ы­на ук.— Са­би­ра кил­гән иде. Бү­ген кич фа­тир­га мон­да кү­чен­мәк­че идем, ди. Керт­тем ин­де. Әл­лә үп­кә­ләш­кән иде­гез­ме? Си­не хур­ла­ды әле бу юлы! Аңа әл­лә нәр­сә бул­ган! Әм­ма үзе­нә әйт­мә! Ка­ра аны, бел­дер­мә! Үзең ге­нә уең­да йөрт. Сер сак­ла­ган ке­ше­нең кү­ңе­ле нык­лы да, ап­ты­рау­сыз да бу­ла аның, бе­леп тор!

Са­би­ра­ның на­чар­га алып сөй­лә­гән бу­лу­ла­ры Кә­ри­мә­не га­җәп­кә кал­дыр­ды. Тик ул авы­зын­да­гы “сө­як­не” тө­шер­мә­де, кап­кан ки­леш кал­дыр­ды. Шун­лык­тан:

— Бел­мим,— ди­гән бул­ды,— ми­нем бе­лән уни­вер­си­тет­та бик тә үз итеп, са­гы­нып ко­чак­лап алып сөй­ләш­те. Аны-мо­ны сиз­мә­дем.

— Ярар, алай­са... Ми­ңа гы­на шу­лай то­ел­ган­дыр!— ди­де Хә­ни­фә Га­ли­ев­на, шун­да ук Кә­ри­мә­не якын­рак кү­рү­ен ни өчен­дер ар­ты­гы сиз­де­реп һәм ар­ка­сын­нан сө­еп ка­гып.

Шул ми­нут­та ди­яр­лек ишек­тә зво­нок бир­де­ләр. Озын го­мер­ле Са­би­ра хә­ер­ле кич­ләр те­лә­де, че­мо­да­нын һәм биш­тә­рен тот­кан ки­леш туп­са­дан уз­ды. Әм­ма ишек ач­кан Кә­ри­мә­гә як­ты йөз күр­сәт­мә­де. Мо­ны на­чар­га ал­ма­сын­нар өчен:

— Уф! Ар­дым! Күр­ше подъ­езд­дан мон­да ка­дәр ки­лә­се, ни­чә бас­кыч ме­нә­се бул­ды!— ди­де, тә­мам кы­я­фә­тен ки­те­реп.— Яр­дәм итү­че дә юк!

Хә­ни­фә Га­ли­ев­на гы­на тү­гел, Кә­ри­мә дә мо­ның ба­ры тик кы­ла­ну икән­ле­ген аң­лап ал­ды­лар, шу­лай да Са­би­ра­га әй­бер­лә­рен кү­тә­ре­шер­гә бу­лыш­ты­лар. Биш­тә­ре кух­ня ягы­на кит­те, че­мо­да­ны кыз­лар бүл­мә­се­нә кер­де.

Бы­ел ан­да ае­рым-ае­рым ике ка­ра­ват ку­ел­ган иде.

— Син — хәй­лә­кәр!— ди­де Са­би­ра, шун­да ук ачу ки­те­реп.— Үзе­ңә тә­рә­зә янын­да­гы як­ты урын­ны сай­лап ал­ган­сың. Ми­ңа ишек буе гы­на кал­ган!

Әм­ма Кә­ри­мә дә сер бир­мә­де:

— Ал­дан кил­гән — урын өчен!— дип, аның кү­ңе­лен ты­ныч­лан­дыр­ды.

Кыз­лар­ның бы­ел дус­та­нә яши алу­ла­ры ике­ле иде.

 

VI

Бу җәй­дә Ста­лин төр­мә­лә­рен­нән, сөр­ген­нә­рен­нән ни­чә­мә әдип­нең кай­туы ха­кын­да хә­бәр­ләр хәт­та авыл­лар буй­лап та йөр­гән иде. Сту­дент­лар бе­лән оч­ра­шу ки­чә­се­нә шун­дый­лар­ның бер­се — Һа­ди Так­таш дә­ве­рен­дә үк та­тар шигъ­ри­я­те­нең төп әдип­лә­рен­нән са­нал­ган­на­рын­нан, әм­ма бу хак­та та­рих әле­гә оны­тып тор­ган Фәх­ри Хи­са­ми исем­ле ша­гыйрь­нең ча­кы­ры­луы, аның яшь­ләр ал­дын­да ши­гырь­лә­рен дә укы­я­ча­гы ха­кын­да хәт­та Хә­ни­фә Га­ли­ев­на да ишет­кән, кыз­ла­рын­нан:

— Сез ба­ра­сыз­мы?— дип нык­лап со­ра­ган, үзе­нең дә һич­шик­сез ан­да бу­лыр­га те­лә­ге бар­лы­гын бел­де­реп өл­гер­гән иде.

— Без аның нин­ди ша­гыйрь икә­нен тү­гел, кем­ле­ген дә бел­ми­без бит,— дип ки­ре­лән­гән Кә­ри­мә­гә ачу­ла­нып:

— Ул ми­нем яшь­ле­гем хис­лә­рен, уй-хәс­рәт­лә­рем­не су­рәт­ләп би­рә ал­ган әдип! Син нәр­сә бе­лә­сең!— дип авыр ка­гы­лып та ал­ган иде. Ан­на­ры, йом­ша­рып:

— Без­дә аның бер ки­та­бы бар. Би­рим әле, укып чы­гар­сың!— дип, кыз­ла­ры өй­дә юк­та шул ке­че кул­га зур бул­ма­ган ши­гырь­ләр мәҗ­му­га­сын эз­ләп алып, та­бып та куй­ган иде.

Аны Кә­ри­мә кур­ка-кур­ка гы­на укып чык­ты. Баш­та­рак ба­ры тик ши­гырь­ләр­дә­ге хис­ләр­нең саф­лы­гы кы­зык­сын­дыр­ды. Алар ар­тык га­ди, ә күп оч­рак­лар­да ва­кый­га­лар­ны тар­кау сөй­ләү ке­бек яз­ма­лар­дан гы­на гый­ба­рәт сы­ман то­ел­ды­лар. Дө­ре­се шул: яшь ша­гый­рә­нең җа­ны ул Фәх­ри Хи­са­ми ди­гән­нә­ре­нең ши­гырь­лә­рен ка­бул ит­мә­де. Алар­да сө­ек­ле әди­бе Габ­дул­ла Ту­кай­ның ру­хы си­зел­ми иде. Ту­кай­ча тү­гел икән — ши­гырь ул так­мак кы­на! Кыз баш­ка төр­ле уй­ла­ма­ды.

Ә ан­на­ры, икен­че юлы, ял көн­не ра­ди­о­дан тап­шы­ру тың­лап уты­ра иде, шул Фәх­ри Хис­ми ди­гән­нә­ре­нең бер­ни­чә әсә­рен укы­ды­лар. Алар Кә­ри­мә­нең кү­ңе­ле­нә шун­дый кис­кен тәэ­сир ит­те­ләр ки, ул, хәй­ран ка­лып, ка­бат шул ша­гыйрь­нең мәҗ­му­га­сын ку­лы­на ал­ды. Га­ди­лек, са­быр­лык, саф­лык, эч­ке хис агы­мы бу юлы аның кү­ңел дул­кын­на­ры­на ки­леп ку­шыл­ды­лар. Ин­де кыз йо­ты­лып укы­ды. Алар аңа бик тә та­ныш­лар сы­ман то­ел­ды­лар. Бу ши­гырь­ләр­не яз­ган шу­шы га­дәт­тән тыш га­дел абый­ны кү­рә­се, хәт­та аңа үз ши­гырь­лә­рен дә би­реп укы­та­сы кил­де. Шу­шы уе аны та­гын хы­ял­лар­га күм­де. Ин­де хә­зер үзе­нең ши­гырь­лә­ре туп­лан­ган ка­лын дәф­тәр­гә ябы­ры­лып, ара­дан ун­га якын ши­гырь­не сай­лап алып, алар­ны ак­ка кү­че­рер­гә, оч­ра­шу кө­нен­дә ша­гыйрь Фәх­ри Хи­са­ми­га ни­чек тә би­рер­гә ти­еш­мен ди­гән ни­ят­кә кил­де. Аңа ни өчен­дер шу­шы абый­сы бик якын, ру­хи ту­ган ке­бек то­е­ла баш­ла­ды. Ул аны аң­лар­дыр, хәт­та ши­гырь­лә­ре­нә ба­сы­лып чы­гар­га бу­лы­шыр­дыр сы­ман иде.

Үз ши­гырь­лә­рен­дә дә Кә­ри­мә Фәх­ри Хи­са­ми абый­сы­ны­кы ке­бек хис-той­гы­лар­ны тап­ты. Аның өчен бу зур шат­лык иде. Кү­ңел­нең нин­ди киң­лек­ләр­гә тар­ты­лу­ын аң­лап та бе­тер­мәс­кә мөм­кин. Биг­рәк тә Кә­ри­мә­гә, соң­гы ике ел­да кү­бә­ләк­тәй очын­ган хис­лә­рен ба­сып то­ту­да кү­не­гә бар­ган ке­ше­гә, җа­нын кы­сып то­руы кай ва­кыт­лар­да авыр­ла­ша иде, әгәр ши­гырь язар­га сә­лә­те бул­ма­са, бәл­ки ша­шы­нып та ки­тәр­гә мөм­кин иде. Шу­шын­дый ин­де без ба­ры­быз да. Хис­лә­ре­без ны­гый ал­мый­ча, уты­рыр урын тап­мый­ча ин­те­гә­без. Хәс­рә­те­без баш­тан аш­кан ке­бек то­е­ла. Кү­ңел­не та­ра­тыр өчен җыр­лап та ка­рый­быз, шун­дый да моң­лы ча­гы­быз­да ар­ты­быз­дан бе­рәр хә­ер­че­се ки­леп, шай­тан ба­ла­сы сы­ман сә­лам би­рә, кот­ны ала. Ни­ка­дәр мәр­хә­мәт­сез­лек. Ул хак­та уй­лап та ка­ра­мый­дыр бәл­ки? Ул адәм­гә ни­чек рә­хәт, әл­бәт­тә. Уен-көл­ке. Ә син бө­тен­ләй хәй­ран хәл­дә ка­ла­сың. Мо­ңа, үзе­нең ах­мак­лык кы­лу­ы­на игъ­ти­бар ит­ми­чә, се­рең­не бү­леш­мә­гә­нең өчен үп­кә­ли әле җит­мә­сә, нәкъ Са­би­ра ке­бек, Кә­ри­мә үз иҗат хис­лә­ре­нә чум­ган миз­гел­дә ге­нә, юри үчек­лә­гән­дәй, аның ар­ка­сы ягын­нан ки­лә дә, язып утыр­ган җи­рен­дә, җил­кә­се­нә та­я­нып:

— Эше бет­кән бе­рәү­нең!— ди.

Мон­дый да хә­ер­сез­лек­не ни­чек аң­лар­га да бе­леп бул­мый. Кә­ри­мә ша­шы­на ка­ла. Ярый­мы ин­де ят ке­ше­нең кү­ңе­ле ачыл­ган ми­нут­та өс­те­нә ки­леп ба­сар­га? Әгәр ко­ма­чау­лар­га те­лә­сәң, баш­ка­ча да бик мөм­кин бит, юл­ла­ры җи­тәр­лек. Үзе­нең ул, дө­ре­се, эше бет­кән. Баш­ка­лар­ның ва­кы­ты ар­ты­гы бе­лән, дөнья ка­дәр­ле дип бе­лә тор­ган­дыр ин­де?

Ко­яш ни­чек бо­лыт ар­ты­на яше­ре­неп, йө­зен бер кү­рер­гә те­лә­гән бән­дә­ләр­не зар­лы ит­сә, Кә­ри­мә­нең соң­гы ва­кыт­лар­да кү­ңе­ле нәкъ шу­шын­дый хәл бе­лән бә­ра­бәр иде. Ке­ше төр­ле­чә­рәк бу­ла. Бе­рәү­ләр­гә га­дә­ти көн дә рә­хәт­лек би­рә, икен­че­ләр­гә бәй­рәм ара­лаш яшә­ве күб­рәк ошый. Кә­ри­мә элек­ләр­не һәр кө­нен бә­хет һәм бә­рә­кәт бу­ла­рак тоя иде. Әм­ма яшь­ле­ге ни өчен­дер һа­ман да аны моң­су­лык бе­лән оза­тып ба­ра. Әле бу га­мә­ле дө­рес тү­гел­дер сы­ман, бү­тән эше дә ба­рып чык­мый­дыр ке­бек. Бәл­ки мо­ңа ка­дәр үлеп бер га­шыйк бу­ла ал­ма­вы да йө­рә­ген шу­шын­дый ка­ра то­ман­лы хис­ләр эче­нә ку­ып кер­тә тор­ган­дыр?

Җәй­ге уен­нар­да­гы ва­кыт­ла­рын­да авыл­да­гы егет­ләр бе­лән ямь­сез кы­ла­ну­ла­ры, алар­га шук­ла­нып үбеп алыр­га мөм­кин­лек­ләр бир­гә­ләү­лә­ре хә­зер аңа бик тә кү­ңел­сез ва­кый­га­лар сы­ман то­е­ла­лар. Ни­чек ял­гыш­ты ул шу­лай? Ки­рәк­ми иде әти-әни­сен хәс­рәт­кә са­лу­ла­ры, гай­бәт сүз­ләр та­ра­лу өчен юл­лар ку­яр­га. Әм­ма ак­ла­ныр­лы­гы да бар: уен тәр­ти­бе шу­шын­дый бу­лу­ны та­ләп итә иде. Ә ме­нә ип­тәш кыз­ла­ры­на көн­че­лек­лә­рен та­шы­тып чы­га­рыр­га шу­шы­лар бик җи­тә кал­ды. Аһ, ни­чек ял­гыш­кан ул, ни­чек ял­гыш­кан! Шул егет­ләр ара­сын­да ком­сыз­ла­ры да, оят­сыз­ла­ры да бар иде. Бит очын­нан гы­на үбеп ка­лу җит­мә­гән, ирен­гә­чә үре­лү­че­лә­ре, эш­лә­ре ба­рып чык­ма­са, мак­та­нып:

— Без­нең кыз­лар ирек би­рә­ләр әле!— дип үп­кә­ләү­че­лә­ре.

Кә­ри­мә ан­дый­лар­га ыша­нып куя яз­ды. Нәкъ ме­нә шул егет­ләр ахыр­дан, үз иш­лә­ре ал­дын­да мак­та­нып:

— Кә­ри­мә­нең чия ирен­нә­рен аша­дым әле!— ди­я­рәк сөй­лә­нү­лә­рен ишет­кәч ке­нә, кыз тә­мам хәй­ран­га кал­ды, кич­ке уен­нар­га чы­гып йөр­мәс­кә ант­лар ит­те. Әм­ма әти­се, аны, әле­ге дә ба­я­гы сөй­лән­гән­чә, чо­лан­га ябып куй­гач, са­лам тү­бә­не ти­шеп чы­гып, бо­лын­га кә­җә бә­рә­не ке­бек ах­мак­лар­ча йө­гер­де. Аңа яшь­ләр ара­сын­да кү­ңел­ле дә, рә­хәт тә иде. Бер­гә уй­нап үс­мә­гән­лек­тән, ул алар­ның нин­ди хо­лык­та, хәй­лә­дә икән­лек­лә­рен бе­леп тә бе­тер­ми. Хәт­та ара­да Лә­ке ке­рә­шен­нә­рен­нән:

— Сез­нең авыл Кә­ри­мә бе­лән бер­гә шә­рә тән су ко­е­нып үс­тек,— дип сөй­лә­гән­нә­рен ишет­кән егет­ләр дә бар­лы­гын, алар мо­ны са­бый ба­ла­лар­ның бер-бер­сен­нән ят­сын­мый тор­ган ва­кыт­лар­га бәй­ле сүз­ләр икән­ле­ген аң­ла­мый­ча, яше җит­кән чи­бәр кыз ту­рын­да бу­лыр­га ки­рәк төс­ле аң­лау­ла­рын да бел­ми иде.

Кә­ри­мә­нең ба­ла­ча­гы Лә­ке­дә уз­ган­лык­тан, ул ан­да­гы Мет­ри, Ак­са­на һәм баш­ка дус­ла­рын бик тә са­гы­на тор­ды. Әти­се мәк­тәп­тә ди­рек­тор бу­лып, әни­се — укы­ту­чы, ә ан­дый ке­ше ба­ла­сы­на асыл­да хөр­мәт чик­сез зур иде. Ке­рә­шен­нәр үз­лә­ре дә, әгәр Кә­ри­мә­не ра­йон үзә­ге Сар­ман­да оч­ра­та кал­са­лар, тә­мам шат­лык­ка кү­ме­леп:

— Без­нең Кә­ри­мә­без!— дип ко­чак­лап ала, хәт­та егет­лә­ре дә ят­сы­нып тор­мый­лар иде.

Та­тар­да ан­дый га­дәт­ләр юк. Үз­лә­рен хис-той­гы­ла­рын­да, кү­ңел­лә­рен ачып ку­ю­да бик чик­ли­ләр. Әм­ма, мон­дый хәл­ләр­гә ап­ты­ра­ган­га­дыр, Кә­ри­мә­нең ке­рә­шен­нәр­дән ко­чак­ла­ту­ын гай­бәт итеп сөй­ли­ләр. Аз­мы бул­ды ан­дый оч­рак­лар? Их­лас­лык­тан яман­лык эз­ләү та­тар­ның авы­руы ми­кән­ни? Ниш­ләп та­би­гый тү­гел бу та­тар хал­кы? Ке­ше ал­дын­да ко­чак­ла­шу һәм үбе­шү алар­га кот­чык­кы­сыз хәл ке­бек то­е­ла. Ә үз­лә­рен­дә, ап­ты­ра­мас­лык та тү­гел, һа­ман да бер-ике кыз, ел са­ен ди­яр­лек оч­рый шул хәл, буй­лы бу­лып өл­ге­рә дә, кө­мән­ле хәл­лә­рен­дә кия­ү­гә чы­га­лар. Са­быр гы­на, пөх­тә ге­нә, оят­лы гы­на йөр­гән кыз­лар шу­ны эш­ли­ләр бит. Җәй кө­не әти­се Га­риф абый­ның ша­шы­ну­ын да Кә­ри­мә аң­лар­га ти­еш иде бит. Ул да кы­зын шу­лай ас­тыр­тын, егет­ләр бе­лән ка­чып йок­лап йө­ри­дер дип уй­ла­ган, бу оят­ның ни­ка­дәр авыр бу­лу­ын күз ал­ды­на ки­тер­гән, шу­ның ар­ка­сын­да акы­лын­нан ки­тәр хәл­гә җит­кән, йорт-җи­рен, мәк­тә­бен таш­лап, Әл­мәт­кә кү­че­нү җа­ен ка­ра­ган иде. Эше әле дә ярый ба­рып чык­ма­ды. Аның әти­се дә, әни­се дә, ике ат­на яшәп, шә­һәр­чә тө­зел­гән мәк­тәп­кә ур­на­шып, ан­да да тә­мам ап­ты­раш­та кал­ган иде­ләр. И са­гын­ды­лар шул ни­чә көн эчен­дә авыл тор­мы­шын. Кем уй­ла­ган алар­ның шул хо­лык­ка авыр ха­лык яшәү­че Тү­бән Лә­шәү­не шу­шы ка­дәр дә яра­ту­ла­рын?

Су­гыш ел­ла­рын­да ул авыл­да Ле­нинг­рад­тан кү­че­ре­леп ки­те­рел­гән­нәр яшә­гән. Алар бик тә ты­рыш, эш­кә ба­тыр бул­ган­нар. Тү­бән Лә­шәү авы­лы­ның ти­рә-ягын­да­гы саз­лык­лар­дан шак­мак-шак­мак ки­сеп торф чы­га­рыр­га, аны кип­те­реп, ягар­га ха­лык­ны өй­рәт­кән­нәр. Алар ки­теп бар­са­лар да, бер тәр­ти­бе­нә кү­не­геп кал­гач, утын эз­ләп ап­ты­ра­мый­ча, әле хә­зер дә ул авыл­да торф яга­лар. Һа­ман шул Ле­нинг­рад мар­җа­ла­рын рәх­мәт бе­лән ис­кә алу­ла­рын бер дә яшер­ми­ләр. Арт­ла­рын­нан гай­бәт кап­чык­ла­рын ту­ты­рып ка­лу­ла­рын Кә­ри­мә хә­тер­лә­ми. Өл­кән­нә­рен­дә ан­дый га­дәт бө­тен­ләй юк, ах­ры­сы. Ә ме­нә яшь­ләр­не әй­теп тә бул­мый ин­де, биг­рәк­ләр әл­лә нин­ди­ләр, баш­ка ха­лык ба­ла­ла­ры сы­ман­нар.

 

VII

Фәх­ри Хи­са­ми бе­лән сту­дент­лар­ның оч­ра­шу ки­чә­се пән­җе­шәм­бе көн­не кич­ке сә­гать биш­кә бил­ге­лән­гән иде. Акт­лар за­лын­да уза­чак бу ча­ра­га шак­тый күп ха­лык җы­е­лып, ал­гы рәт­ләр­дә чал чәч­ле га­лим-го­ла­мә хал­кы те­зе­ле­шеп утыр­ган, шә­һәр ке­ше­лә­ре дә бар, сту­дент­лар исә һәм­мә кал­ган урын­нар­ны, ди­вар буй­ла­рын, тә­рә­зә төп­лә­рен ту­тыр­ган­нар, ишек­ләр­гә өел­гән­нәр. Хә­ни­фә Га­ли­ев­на, мах­сус те­атр­га гы­на ки­еп ба­ры­ла тор­ган өс-баш­ка тө­ре­неп, үзе­нә урын та­бу те­лә­ге бе­лән әле Якуп Агиш, әле баш­ка про­фес­сор­лар ти­рә­сен­дә кай­наш­ты. Аңа хөр­мәт күр­сәт­те­ләр, ка­ян­дыр җай­лап, олы, киң урын­дык ки­тер­де­ләр. Ул да утыр­гач, уни­вер­си­тет­ның Акт­лар за­лы тә­мам ты­гыз­ла­нып кал­ды. Ин­де баш­лар­га ва­кыт иде. Әм­ма Фәх­ри Хи­са­ми әфән­де­не рек­тор үз бүл­мә­се­нә дәш­те­реп чәй эче­рә икән, сөй­лә­шә­ләр, ди­гән сүз күп­ләр­не тын­гы­сыз­лап йөр­де. Ха­лык шул сә­бәп­ле җа­нын бор­чу­лы һәм ри­за­сыз тот­ты. Әм­ма ты­ныч­ла­ну һәм ка­нә­гать­лек алар­ның да ара­сы­на җә­е­лә бар­ды. Ста­лин төр­мә­лә­рен, сөр­ге­нен кү­тәр­гән, ул га­дел­сез­лек­ләр­гә са­быр ит­кән, ке­ше­ле­ген югалт­ма­ган ша­гыйрь Фәх­ри Хи­са­ми ха­кын­да ха­лык ара­сын­да ри­ва­ять­ләр ба­ры тик сок­ла­ну хис­лә­ре­нә ге­нә тө­рен­гән иде­ләр. Ле­нинг­рад, Мәс­кәү як­ла­рын­нан ки­леп иреш­кән хә­бәр­ләр бу­ен­ча гы­на да фи­кер йөрт­кән­дә, та­тар­ның бу ша­гый­рен күк­ләр­гә чө­яр­лек иде. Ан­да, сөр­ген­дә дә, төр­мә­ләр­дә дә, Фәх­ри Хи­са­ми­ны хол­кы, га­дәт­лә­ре, ке­ше­ле­лек ке­бек сый­фат­ла­ры­на бәй­ле “Әү­ли­я” дип атап йөрт­кән­нәр бу­лып чык­ты. Нәкъ сол­дат хез­мә­тен­дә­ге ке­бек, сөр­ген­нәр­дә-төр­мә­ләр­дә ке­ше­ләр­нең чын йө­зе ачы­ла икән. Әгәр дә син хай­ван икән­сең, ан­дый җир­ләр­дә хай­ван­лы­гың ар­та, ин­де дә син чын ке­ше бул­саң, ке­ше­ле­гең өс­тен чы­га, имеш. Фәх­ри Хи­са­ми чын ке­ше икән­ле­ген ип­тәш­лә­ре­нә йөз өле­ше бе­лән күр­сәт­кән. Шун­лык­тан аңа сок­лан­ган­нар, аны һич­кем­нән ким­сет­тер­мә­гән­нәр, әле хә­зер дә, дус­ла­ры-та­ныш­ла­ры аша хә­бәр­лә­шеп: “Ка­зан го­ло­ло­бый­ла­ры” без­нең “Әү­ли­я­не” как­мый­лар­мы ан­да?”— дип бе­ле­шеп ал­ган­нар. Дөнь­я­да ке­ше­ләр­нең хөр­мә­тен ка­за­ну­дан да зур­рак мәр­тә­бә бу­ла ала­мы? Җән­нәт­кә юл­ны ме­нә шу­шы — ке­ше­ләр­нең чик­сез хөр­мә­тен ка­за­ну — са­ла тү­гел­ме соң?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных