ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 28 страницаФәхри Хисаминың, кайтканнан соң, монда икенче тапкыр килүе иде. Әүвәлгесендә, ишек янына җиткәч, ике яшь кешенең: “Кайта башладылар инде империализм ялчылары”,— дип сөйләнеп чыгып килүләрен ишетеп, җитмәсә берсенең: “Болай да тар матбугатыбызга, әсәрләрен китереп ташлап, авыр йөк булып төшәчәкләр әле, күрерсең!”— дип, кистереп, ачу белән әйтүләрен дә, башка сүзләрне дә ишеткәч, бу юлы да борылып чыгып киткән иде. Иске ярага яңасы өстәлде. Куен кесәсендә икегә бөкләп тыгылган шигъри сәхифәләре ничә көннәр шул килеш, кузгатылмыйча йөределәр. Университетта очрашу өчен, анда шигырь укыганында бик кирәк булдылар, анысы. Әмма теге яшьләрнең сүзләре аның яңадан әдәбият мәйданына очып керү нияте белән җәелгән канатларының очларын ике кат кистеләр. Инде менә бүген кабат килде. Бу юлы ишектә теге кыска буйлы, чатан аяклы, гүяки бер калыптан чыккан кебек кыска бармаклы кулларын җәеп сөйләшүче ике адәмне очратмавы гына аңа бераз күңел тынычлыгы өстәде. Тик алардан ишетеп калган сүзләр генә, беренчесен икенчесе уза-уза исенә төшеп, тагын да теңкәсен кортып алдылар. Шунлыктан адымнарында сүлпәнлек һәм йомшаклык тагын да артты. Ул бүген дә шул ук юыла-юыла агарып беткән һәм озак вакытлар киелүдән капчыкка тартым кыяфәткә килгән плащтан, төбе саегаеп киткән, ярым җимерек йортны хәтерләткән тар эшләпәдән иде. Баскычтан, югарыга күтәрелеп карамыйча гына, таный күрмәсеннәр, берүк, дигәндәй, сабыр гына күтәрелде. “Татарстан яшьләре” газетасының яки “Азат хатын” журналының кайсы катта, ничәнче бүлмәләрдә урнашканлыгын беләсе килсә дә, кешедән сорамады. Һәрбер ишекне карап чыгарга итте. Бәхетенә коридорда кеше күренмәде. Бер җыештыручы ханым гына сулы чиләк күтәреп кайсыдыр бүлмәдән чыкты да аңа каршы килә башлады. Ярым караңгылыкта кешене тану мөмкин түгел иде сыман. Әмма Фәхригә ханым ничектер якын белеше кебек тоелды. Аяк атлауларындамы, килеш-килбәтендәме танышлык бар? Туктатып сорау уңайсыз иде. Шушы “Матбугат йорты”ның, төзелеп бетүгә, ачылыш тантанасына сөенеп килгән Фәхри Хисами Язучылар союзында эшли башлаган иде инде. Аңа өченче каттан якты һәм җылы бүлмәне бирделәр. Анда кереп утыргач та ул үзенең чиксез бәхетле әдип булуын тойган иде. Аңа беренче ишек шакыган кеше дә хатын-кыз затыннан икәнлеге исендә. Союз председателен эзли иде ул. Шигырьләр язам, ди. Шуларны алып килгән. Күп түгел, ун-унбиш әсәр генә. Аларны Фәхри Хисами, ханымнан сорап алып, әүвәле үзе укып чыкты. Ул тезмәләрдә тормышның авырлыгы, язмышның мәрхәмәтсезлеге хакында бәян ителгән. “Гөлнар ханым булам!”— диде шагыйрә, үзе хакында. Фәхри Хисами аның шигырьләрен тулы җаваплылык тоеп укып чыкты. Алардагы шигырь көчен бик яхшы тойды. Әмма ханымга: — Бу әсәрләрегез Совет матбугатында басылып чыгарлык түгелләр, рухларында вак буржуаз төсмерләр җәелеп ята, чекрәеп торалар,— дигән сүзләр тезмәсен гадәти ялкын һәм ышаныч белән тезеп салды. Татар матбугаты, яңа әдәбият китаплары аңа бу рәвешле сөйли алырлык кына азыкны биреп куйган иделәр инде. Ул үзен шыгырдап торган тужуркалы гайрәтле комиссар итеп тоя. Шундый большевик турында язарга хыялланып йөргән кеше менә хәзер, ханымның шигырьләре белән танышкач, рухи яктан җитлеккән булуын аңлап алды. Үзенең идеологик юнәлештә үсешен дә, шагыйрь аталырлык өстенлеген дә тою аңа рәхәт иде. Ханым канәгатьсез хәлдә чыгып китте. Ә менә бүген бу җыештыручы хатын шушы вакыйганы аның хәтерендә яңартты. Исеме ничек иде әле соң? Юк, белми. Хәтерләми... Әле генә исендә иде бит! Гөлчирә, Гөлназ?.. Ә әйе, Гөлнар ханым! Татарда ничәмә “Гөлнар туташ” исеме белән йөртелгән шагыйрәләр булгандыр — аларын инде хәзер тарих гыйлеме үзе дә оныткан. Ә менә бу “Гөлнар ханым” башка төрле иде. Бераз вакытлар югалып торды да “Матбугат йорты”нда кабат күренә башлады. Ул инде җыештыручы хәлендә иде. Бервакыт аннан Фәхри Хисами болай дип сорады бит: — Сез нишләп мәктәптә балалар укытмыйсыз? Килеш-килбәтегез мөгаллимәнеке төсле!— дигән иде, ханым: — Укучыларның күңелен гарипләүдән куркам,— дип җавап бирде. Ул вакытта да Фәхри Хисами аның сүзләреннән дөрес фикергә килә белмәгән икән шул. Инде менә уналты еллап вакыт узып киткәч, Сталин “иләге аша вакланып һәм чиләнеп чыкканнан соң”, Гөлнар ханымны аңлый да башлады бугай? Илдә яшәп тә, ул илне сөймәгән кешеләр була ала. “Гөлнар ханым”ның шигырьләре, укыштырып алуга ук, Фәхри Хисаминың күңелендә шундый тойгы калдырган иделәр. Ул аларда теге дөнья белән серле бәйләнешләр барлыгын да, Аллаһы тәгаләгә ышану көченең үлемсез булуын да, серле символика һәм мәгънәләр дә, бәхет һәм сагыш, гамь һәм фәлсәфә берлеген дә күрде. Ханым турында татарның акмеисты, революция-аударылыш заманнарына кадәр үк матбугатта декадент рухлы шигырьләре белән хәтта Дәрдемәнднең үзен шаккаттырган дип сөйли иделәр түгелме? Фәхри Хисами менә бүген генә шушыларны шаклар катып исенә төшерде. Ничек элекләрне бөтенләй дә хәтеренә китерә алмаган? Әллә бу хәтер бары тик картая-картая гына ачыламы? Бу очравы да юкка гына түгел, ханымнан гафу сорарга тиеш ул. Аңлар, кабул итәр! Шунда Фәхри Хисами җыештыручы ханым артыннан китте. Монда коридор борыла, яктыга чыга икән, кояш та туры карый. Әмма Фәхри Хисами ялгышты. Бу хатында “Гөлнар ханым”ның чалымнары юкка чыктылар. Теге — чандыр, сылу, гамьле шагыйрә белән бу тупас, эре кыяфәтле, калын иренле һәм дәү борынлы җыештыручы хатын арасында бернинди дә уртаклык була алмый, билгеле. Соңгы вакытларда үзенең бүселеп китеп уйлану, тормыш хатирәләрен яңарту гадәтеннән арына барырга тиешлеген, уңга-сулга китәргә генә торган фикерләрен җыйнап бер ноктага тупларга кирәклеген Фәхри аңлый иде. Әмма ниндидер олы, озак елларга сузылган каты авырудан соң кешенең ничек акылы-аңы, күңеле-рухы уянып китә, ул да шушындый үзгәрешләрне үзендә хис итә торды. “Татарстан яшьләре” дип вак кына хәрефләр белән кызыл тактага кысаланган узуга килеп җитеп, Фәхри Хисами ишек какты. Әмма аны ишетмәделәр. Калын, күн сыйфат дерматин белән тышланган олы ишекнең артында бер туташның көлгәне тонык кына яңгырап алды. Ул хәтта керергә дә чакырды бугай? Монда иркен һәм якты тәрәзәләрдән эчкә нур бөркелә, урамдагы табигать матурлыгына кояш үзе дә шатланадыр сыман тоелды. Бер калын гына адәм, шкаф кадәрле олы гәүдәсен бераз алга бөгә төшеп, өстәл артында утырган секретарь кызга ниндидер ягымлы сүзләр әйтеп маташа. Фәхрине шәйләп алып, телендә тагын да бер-ике ялкынлы фраза биетте дә, шигырь сыманрак бөтереп, кайнар итеп укып китте: — Керәләр вакытсыз, йөриләр тактсыз, тыз да быз, тыз да быз — машина-машина кешеләр, паровоз-паровоз кешеләр... Бу аның импровизациясе иде. Фәхри бик яхшы аңлады. Хәтта түргә таба узып, ишек якка төртеп күрсәтүе дә бары тик кереп качар җир таба алмагандай артыгы белән каушавыннан иде. — Әйе, үзендә! Сезне кем дип әйтик? Нинди йомыш белән идегез? Ярты сәгатьтән обкомга китәселәре бар!— диде кыз, үзенең тугыры хезмәтче секретарь икәнлеген сиздереп. Аның өстәле янында ярым биегән карт пеләш “шагыйрь” кисәге: — Ничек? Сез бит әле генә “үзендә юк” дигән идегез! Лялүшкә! Сез нәрсә?— дип, ризасызлык итеп өлгерде.— Мин бит уен белән түгел, эш белән кереп чыгасы идем. — Аның сезне кабул итәсе килмәсә? Секретарь кыз бу сүзләрен шундый да җитди итеп әйтеп куйды, Фәхри артка чигенергә мәҗбүр булды. Шушы кояшлы бүлмәдә ул бүген инде икенче катка оятлы. Каядыр барырлыгы да юк. Ник кенә килде, керде? — Абый, сезгә түгел! Безнең Сабир абыйга ул сүзләр. Баш редактор аларга эш кушты. Шуны язмый торып, күземә күренәсе булмасыннар, диде! Кызның бу сүзләре калын шкаф Сабир әфәндегә җитә калды. Ул дәү корсагын тагын алга чыгарып, бөеренә таянган килеш әйтергә дә өлгерде: — Вәт тек яндыгыз, сеңлем Мялүшкә! Яндыгыз! — Күкрәк яны костюм кесәсеннән урталай бөкләнгән кәгазь битләрен чыгарды.— Менә ул, язылып та бетте. Шуны хөкемнәренә алып килгән идем. Ә сез — тоткарладыгыз! Туташ бер агарынды, бер күгәренде һәм Сабир әфәндене ишектән кертеп тә җибәрде. Аннары гына Фәхри Хисамига: — Абый, сез мине гафу итегез инде,— дип үтенеп,— бу безнең данлы Сабир Хәсәншиныбыз иде. Соңгы көннәрдә тәмам бозылды. Әллә нинди хәйләләр кора, редакторыбыз белән дә телгә килеп алды,— диярәк аңлатма ясады. Кызның болай ачылып китүе сөенерлек хәл түгел иде. Күңелендәгесен мең йозак артына яшерергә өйрәнгән халыкның шушы соңгы елларда кинәт сулышы ачылып алудан серләрен сибәргә керешүенең сәбәбе нилектән икәнлеген Фәхри Хисами төшенә, әлбәттә. Әмма аңлаганы саен күңеле шиккә бирелә бара.
VII “Татарстан яшьләре” газетасында Кәримә Дулатованың өч шигыре берьюлы басылып чыкты. Кирәк дигәч, аларга фатихалы сүз башын Фәхри Хисами язды. Ансын китерә килгәч, баш редактор: — Үзегезнең шигырьләрне дә бастырырга иде. Университет сезне бик җылы кабул иткән. Ике атна буена бары тик шул хакта гына сүз йөрде. Көтәбез. Яшьләр газетасына яшьләрчә шигырьләр җитми,— дип, шундый җылы итеп сөйләде, аңа ышанмыйча мөмкин дә түгел иде. — Минем яшьлек узган инде,— диде Фәхри Хисами, аңа җавап бирергә ашыгып.— Хәзер шигырь турында түгел, тормыш, ничек яшәү турында борчылырга кала. — Әйе шул!— диде редактор, онытылып китеп, янында фикердәше утыргандай үзен хис итеп.— Әллә ничек кенә, барысы да кинәт кенә җимерелде дә төште. Көтелмәгән үлем... Әмма ул шунда ук үзен кулга алды. Сүзе Сталин хакында икәнлеген чак кына әйтеп ташламавына шаккатты. Әле кем алдында бит — Фәхри Хисами кебек җан көеге, “өч тиенлек шагыйрь” дә була алмаган адәм актыгы каршында күңелен ача язды. Хәерсез! Редактор комач кебек кызарып утыра иде. Өстәл артыннан чыгып, тәрәзә форточкасын барып ачты. Карыш буйлык бу адәм моннан унбиш ел элек “Матбугат йорты”на комендант булып эшкә кергән иде. Фәхри абыйсы янына сугылгалап, чәй эчеп йөргәләп, һәммә юкны-барны сөйләп аптыратучылардан иде. Танымас кебек тоелса да, алай кыланып маташмады. Беренче көнне үк: — О Фәхри агай! Күптән көтә идек. Әмма ашыгам. Анда Миләүшә әйткәндер, обкомга барып җитәсе! “Совещание”!— дип, әмма кулындагы шигырьләрне алып калып: — Бер-ике авыз сүз кирәк булыр. Иртәгә китерә килеп, туры үземә керерсез. “Икегә” көтәм, сәгать икегә! Килештекме? Бик яхшы! Миләүшәгә әйтеп куярмын!— диде, сөреп чыгаргандай ашыктырды. Ярый әле бүген Фәхри көндезге сәгать бердән үк монда. Редакторның “икегә” тагын да “совещание”се икән. Миләүшә әйтеп куйды. Ул да түгел, редактор да төшке аштан кайтып җитте. Әмма кыяфәтен ясалма үзгәртеп өлгерде. Күреште. Кабинетына керергә тәкъдим итте. Бик тә үлчәп сөйләшкән кеше белән әллә ни озын әңгәмә корып булмый. Әмма Фәхри яшь шагыйрә хакына түзәргә булды. — Сер итеп кенә сорасам, нәрсә әйтерсез икән?— диде шунда редактор, Фәхригә карап-карап куеп. Редакторның уенда нәрсә икәнлеген белүе авыр иде. Мөгаен аны бу шигырьләрнең авторы кызыксындырадыр? — Ничегрәк булды анда? Авыр булмадымы? Фәхри Хисами аның тел төбен шунда ук аңлап алды һәм алдан әзерләп куйган җавабын да бирде: — Миңа әллә ни кыен ашатмадылар. Монда да җиңел булмаган. Сугыш. Кырылыш. Фашизмның дәһшәтенә түзеп кара! Көн дә фронтка, кайнар ут авызына җибәрүләрен сорадым! Алар күзгә-күз карашкан хәлләрендә бераз сүзсез утырдылар. Кечкенә башлы редакторның күзләре дә чепи иделәр. Әмма елгырлар. Сиземлеләр. Мондый кешеләр, асылда, күзләре белән ишетәләр, күзләре белән сөйлиләр. Азмы бәндәләрнең бәхет юлын аркылыга кискәндер? Әгәр дә кемдер хакында кирле-мырлы уйлап, аның каршында начарга фикер йөртеп утырсаң, мондый әңгәмәнең ахыры бер дә яхшыга бетмәячәк. Тел чишелеп китүчән бит ул. Юктан гына уйларыңны ачып ташлавың бар. Кешеләр хакында яхшы уйларга, кешеләрне мактый белергә кабат өйрәнергә кирәк Фәхригә. Әмма вакыт җилдереп бара тора. Моны “реабилитация чоры” дип атыйлармы әле? Фәхри Хисами ничек тә яхшы уйларга бирелергә теләде. Кәримәне исенә төшерде. Шунда йөрәге жу итеп куйды. Аһ, Кәримәне ярата икән бит ул! Бу нинди диваналык тагын? Әгәр дә кешеләрне хөрмәт итәргә, аларга сокланырга күңелен кабат өйрәтмәсә, аңа авыр, бик тә авыр булачак яшәүләре. Җәмгыятьтә башкача була да алмый. Үзара көнчелек белән янучылар әйләнә-тирәңне урап алсалар, сиңа тормышның мәгънәсе калырмы соң? Юк, билгеле. Андый коллективта үзеңнең дә эшлисең килмәс. Бары тик мәхәббәт кенә кешенең хисләрендә тотрыклылык уята ала, бары тик мәхәббәт кенә кешедән чын кеше ясый. Фәхригә бу хакта Кәримәнең күзләре сөйләмәделәрме? Тормышка яңадан, кабат кайтыйм дисә, аңа газапка салучыларының һәммәсен дә гафу итәргә кирәк, шуңа, ярлыкауга өйрәнергә! Әгәр дә тормышның каршылыклы җилләре кемне дә булса какмыйча, екмыйча, тимичә калдырган, җитмәсә аны, күтәреп алып, югарыга, үзе дә уйламаган тау сыртындагы тәхеткә илтеп утырткан икән, мондый язмышка насыйп ителүе өчен һич үпкәләргә ярамый. Бәлки ул борынгы берәр әүлиянең нәсел баласыдыр, бәлки аның буыныннан киләчәктә берәр игелекле бала туачактыр? — Бабасына да, баласына да карама! Үзенә күз сал! Үзен бәялә! Фәхринең күңелендә шушы рәвешле каршылыклы фикерләр туарга өлгерде. Әгәр дә ул бертөрле генә уйласа, шул уйларының чанасында җилдәй җилдерер, сөйләшеп тә утырыр иде бәлки. Әмма ике төрле фикеренең дә күңелендә көрәшеп алулары аңа сайлап калу мөмкинлеген калдырды. Берничә тармаклы һәм капма-каршы юнәлешләрдә бер үк вакыт аралыгында фикерли белү осталыгы күпләргә бирелмәгән. Ә мондый уйларны күтәрүе бик җиңел эшләрдән түгел. Менә бүген дә күңелендә Фәхри изге хисләрен кузгатырга теләп уянган иде. Кәримәнең сабыйларча беркатлы, табигый агымдагы ягымлы шигырьләрен искә төшерүдән көне башланып китте. Ул кызга күңеле якын икәнлеген дә исенә төшерде. Инде редактор әфәнде белән күрешсә, Кәримәнең шигырьләре хакында фикерен ишетсә, аңа шушылар бик тә җиткән. Тик ул буш түгел, “совещание”сенә ашыга, Фәхринең аны тоткарларга хакы юк. — Без барыбыз да ул яшьтә мондый шигырьләр яза идек инде... Үзегез дә бик яхшы беләсез... Редакторның сүзләрне нәрсәгә болай тәмамлавын Фәхри аңлый алмады. Тәне буйлап әрнү хисе йөгереп узды. Кинәт, көтмәгәндә бәгыренә китереп типтеләрмени, сүзне зат белеп төгәлли алмас, уендагысын әйтмәс хәлгә төште.
Дүртенче бүлек
I Кәримә бер ел эчендә бөтенләй дә әллә кемгә әверелде. Ул хәзер иң талантлы, иң өметле, татар әдәбиятының бөек киләчәге саналган шагыйрә иде. Язган әсәрләрен һәммә матбугат органы зур теләк белән бастыра, алар хакында матур-матур мактау сүзләре әйтәләр, ә Фәхри Хисами абыйсы аңа үлеп гашыйк. Кәримә моңа да чиксез куана, мәңге шулай буласын белә. Әгәр берәр шигыре газета яки журналда басылмый калса, яисә көттереп газапласа, хәзер Фәхри Хисамига җиткерә һәм ул, кара кайгыга батып, барча эшен ташлап йөгерергә генә тора. Хатын-кыз халкы шундый инде ул, аңа аерым зур игътибар бирсәң, сине үзенең колы ясарга гына тора. Әгәр дә яратканыңны сизенсә, яки яратам дип ышандырсаң, синең алда үзен бөтенләй дә әллә кемгә куя башлый. Әмма чын хатын-кыз андый булмый, диләр. Ялган хатыннар ир-егетләргә карата шундыйлар, имеш, ә дөресләренең күңеле тормыш иптәшенә хөрмәт белән тулы... Кәримә исә кемгә дә ошамаган, үзенең яшьлеге аркасындамы, әллә шагыйрә булуыннанмы — үзен чын белән ялган арасында кебек тойды. Әмма кыз шуны да төшенеп өлгерде: кайбер кешеләрдә йөрәк мескенлеге гомер буена була, андыйларны тормыш, дөнья әллә ничекләр сынап, ныклы итәргә теләп, чүкеп-яндырып та карый. Ә алар һаман да элекке хәлендә кала. Андыйлар яисә әүлиягә әверелә, яки диваналыкка чыга. Фәхри Хисами нәкъ менә шундый кеше, хәлсез, бичара һәм бер ел эчендә Кәримәнең уенчыгына әверелде дә куйды түгелме? Ул әлегә Кәримәнең елдан-ел көч аласын белми, күз алдына китерми, һаман да аны шушындый булыр дип күзаллый. Аңа ышана. И юләр карт! Ә Кәримә аның мескенлегеннән файдаланачак әле! Әгәр дә бер ел элек кыз үзенең мондый буласын белсә, борчу-хәсрәт эчендә ничәмә шигырь язар идеме соң? Хәер, бу соңгы елда Хәнифә ханымның Газизчигенә “күз тиде”. Көтелмәгән хәл буларак кабул ителеп, йорт эче сулышын югалтты. Аның Кәримә белән кызыксынуы кышкы бозларны күтәреп ташып чыккан язгы сулар кебек әрсезләнә барды. Беркөнне кызлар гадәтләренчә дәресләрен әзерләп утыра иделәр, яннарына Газизчик (гомер булмаган хәл) килеп керде һәм өстәлгә яшьләр газетасын җәеп диярлек салды да: — Бу сезме?— дип сорады. Кәримә кып-кызыл булды. Киреләнеп: “Бу мин түгел, минем шигырьләрем генә!”— димәкче иде, сүзләре дорфа килеп чыгасын уйлап алды. Шунда дөньясы үзгәрде, күңеле булгандай елмая алды. Дәү һәм күркәм егет Газизчиккә кыенлык кичерү өчен шушы да җитә калды. Ул үзенең ак һәм озынсыман тоелган кулларын кая куярга белмәде. Баскан урынын онытты. Җитмәсә Кәримә аңа үтәли карап тора иде. — Укыдык инде без аны!— диде Сабира, шунда газетадан карашын Газизчик ягына юнәлтеп. Ике яклап кистергән ут эчендә калгандай үзен тойган егет артка чигенергә мәҗбүр булды. — Миңа ошадылар,— диде ул, маңгаена чыккан тирләрен кесәсеннән алган кулъяулыгына сеңдерергә тырышып сөрткәләп.— Шагыйрә белән яшибез икән бит без! Ул әллә көлә, әллә куана иде. Кызлар, аны бервакытта да мондый билгесез һәм бәя биргесез хәлдә күргәннәре булмаганга, бераз аптырабрак калдылар. Сабира да, Кәримә дә әүвәле аңарда мыскыллану төсмерләрен сизенделәр, аннары кыяфәтенә балаларча эчке куану билгеләре чыкканын да тойдылар. Ә бераздан бөтенләй дә аптырашта калдылар. Газизчик абыйлары аларга сәерләнгән сыман тоелды. Егетнең гыйшык утына төшкәнлеген, шунлыктан акылын җуйганлыгын, тәҗрибәләре бар икән, аңлар иделәр. Әмма моңа кадәр үзләре генә мәхәббәт итә белеп, башкалар да яратырга хаклы икәнлеген уйламадылар булса кирәк. Алар өчен гашыйк егетләр бары тик романнарда гына! Ә тормышта бу мөмкин түгел. Әнә Кәримә мәхәббәтендә саташып шигырьләр яза. Кемне сөйгәнен дә белми бугай? Сабира аннан: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|