ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 29 страница— Бу шигырьләрең дә аның турындамы?— дип сорый. — Әйе,— ди Кәримә,— аның турында! Сүзләрнең кем хакында барганлыгын кызлар үзләре бик яхшы беләләр дә кебек. Кәримә Сабираның, әнә шул әллә нинди Фатыйх хакында сөйләп, колак итләрен былтыр бер ел буена ашады. Аһ итте дә шигырь язды, ваһ итте дә җыр чыгарды. Кәримәнең көтмәгәндә мыштым гына көйләп алу гадәте берара вакыт Сабирага да күчеп, чак кына гадәтенә әверелеп куймады. Авылга кайткач, шулай онытылып җыр сузганнарын бер, ике, өч тыңлады да, әнисе канәгатьсезлек итте: — Бу нинди диваналык икән тагын? Укыган кешенең акылы авыша ди торган иделәр. Кызым, зиһенеңә зыян килмәгәндер бит?— диде. Сабирага оят булып китте. Тора салып, юктан да җырлау гадәтеннән ваз кичү өчен аңа тырышырга, үзен кулда тотарга өйрәнергә туры килде. Ә Кәримәнең җырлауларына әти-әнисе бер дә хәйран итмиләр, бу гамәлендә зиһен буталуны да, диваналыкны да күрмиләр икән бит. Нигә бу дөньяда кешеләр үзара тигез түгелләр? Кайдадыр ерактагы, Сарман районы дип аталган Ләшәү авылында авыз тутырып җырларга, күңелеңне сагышка-моңга салырга ярый, ә менә Арчада моны юләрлеккә саныйлар? Ул Сарман ягын җырлы як диләр шул, ә Арачаның, әнә Тукай дөрес яза, тавыклары гына җырлый. Ел буе Сабира шундый сүзләрдән үртәлеп яшәде. Үз алдына уйлап чыгарып, күңеленә әллә нинди фикерләр тутырып аптырады. Кәримә аңардан туйганчы көлде: — Безнең Ләшәү авылында да тавыклар җырлый инде ул... Тукай юри үртәп язган, “Кырлай — тавыклары җырлай” дип котырту ясаган. Моны үзең дә беләсең бит! Инде Сабира бу рәвешле сүзгә керүләрне кабат уятмаска тырыша. Җырларга әнисенең кушмавыннан чыгып, хәтта тавышым моңсыз икән дигән фикергә дә килде. Бу уенда бераз гына, мыскал кадәрле хакыйкать бар исә дә, анысы да телгә алырлык түгел, югыйсә. Сабираның да тавышы моңлы, көе дә бар, әмма аңа үз фикерен ничек башкалардан яшерергә өйрәтсәләр, шулай ук күңелен башкалар күзе алдында, колагы янында бикле тоту кирәклеге хакында да сабаклар биргәннәр. — Мәдрәсә җимеше!— ди моны Кәримә һәм шуның белән хаклы да кебек.— Схоластика тәрбиясе син, Сабира! Совет кешесе күңеле белән ирекле яшәргә тиеш! Шушы сүзләре белән Кәримә аны котчыккысыз куркуга сала. Сабира, үзен гамәлдә дә, сүздә дә һәрдаим чикләргә өйрәнгән кыз бала, мондый сүзләрдә ят, дошман фикере ята дип уйлый. Күзләре шардай ачылган килеш калалар. Тавышы бөтенләй үк нечкәрә. Теленә Арча сөйләменең барча тарлыгы килә дә чыга: — Ни сөйлисең син, Кәримә? Кеше ишетә күрмәсен! Авызыңнан җил алсын! Ә дустына шул гына кирәк. Сер бирми. Үзен җитди тота, әмма үртәләвен дәвам иттерә: — Октябрьдә канат чыгарган, пионерда тәрбияләнгән ялкынлы комсомолка йөрәгем һәртөрле буржуаз-феодаль шартларда да чәчәк атып килгән схоластикага каршы кайнарланып сугышка күтәрелә!— ди. Шагыйрәнең тезмәле-чәчмәле патетик сүзләргә бай теле алдында Сабираның акылы кәгазь калынлыгында да калмый. Авызы ачыла, йөрәгендәге хәйранлыкка Кәримәнең көләге тагын да кузгала. — И-и, мин тагын сине... Кәримә, шушы кадәр мыскылламасаң! Мин сиңа кем? Иң якын дустың! Ә дуслардан көлмиләр аны, бик беләсең килсә. Ачу белән кулын күтәрә. Учына чәбәк итеп китереп суккан Сабирасын кочаклап алып, Кәримә аны өстәл артында утырган җиреннән очыртып диярлек әйдәп торгыза һәм алар бөтереләләр. Инде ничә тапкыр шулай үртәшеп телгә килделәр, аннары үпкәләшмәкче дә булдылар, соңыннан шушылай бер-берсен уйнатып тынычландырдылар. Бүген дә нәкъ шулай булды. Әмма көлешә генә башлаганнар иде, бүлмә ишеге кабат ачылып, инде күптән чыгып киткән Газизчик абыйлары тагын да күренде. Аның кулында бу юлы газета түгел иде. — Кызлар, мин бүген кичке сеанска кинога билетлар алган идем, кайсыгыз белән барырмын икән?— диде ул, әле Кәримәгә, әле Сабирага карап. Моңа кадәр Газизчик абыйлары, быел гына барлыкка килгән гадәте буенча, аларның икесен дә үзе белән ала торган иде. Бүген башкача эшләве хәйран иттерде. Әмма кызлар икесе дә бу юлы чаялык күрсәттеләр: — Мин барам, абый, мин! Мин!— дип, хәтта балалар кебек кулларын да югары күтәрделәр. Газизчик абыйлары киноларны ярата, билетның да яхшы урынга туры килгәнен генә ала, ахырдан, уйга бирелеп: “Ул герой ни өчен болай әйтте әле?”— дигән сорауны да төрлечә биреп, кызларны сөйләштерткәли торган гадәтне дә үз иткән иде. “Саескан койрыгыннан төшеп калган хәбәр буларак”, аның беренче мәхәббәте бәхетсез һәм җавапсыз калганлыгыннан хәбәрдар туташлар шушы кадәр яхшы күңелле абыйларын кимсеткән ул тәкәббер кызны сөйми иделәр. Ничек курчак уйнарга яратканнар исә дә, бүген аларга шушы тәүфыйклы Газизчик абыйлары гүяки шушы ук уенның дәвамы кебегрәк тоелды.
II — Сез Казан шәһәрен яратасызмы? Газизчик абыйсыннан мондый сорауны ишеткәч, җитмәсә үзенә төбәп әйтелгәч, чая Кәримә тагын да югалыбрак калды. Аннан гүяки: “Сеңлем, сез мине яратасызмы?”— дип сораган кебек булды, ахрысы? Соңгы вакытларда әллә ничек килеп чыга тора шунда. Әле Фәхри абыйсы аны, кулыннан тотып, тәмам каушаткан иде. Инде менә Газизчик абыйсы әллә нинди сәер һәм ят күз белән карый, гүяки нидер әйтергә тели. Ярый да монда ул ялгызы гына түгел, янәшәсендә Сабира барса? Аның артына, әнисенең итәк янына качкан бала сыман, күмелеп сыенырга мөмкин булыр иде. Һай ул күңел, әллә кайларга ашкына. Нәрсәгә дип әллә кайларга тартына инде? Бу кадәр хыялый булуын әтисе дә яратмый. Бары тик әбисе генә аңлый торган иде. Инде ул да еракта. Элек, хәтта былтыр гына да Кәримәнең күңеле тулы башка төрле хисләр иде. Ул үзенең шагыйрә булырга тиешлеген, шигырь белән генә яшәүдә рәхәт табуын йөрәгендә саклый торды. Ә хәзер, быел барысы да башкача юнәлеш алды. Газета-журнал тирәсендә дә юлына абый кешеләр аркылы төшәргә, сөю сәгадәтләре турында искәртергә генә ашкыналар. Кәримә аларны аңлый да, аңламый да. Җитмәсә, юри төрттереп: — Фәхри абыегыз белән борчаклар ничегрәк пешә соң?— дип, хырхылдаган булалар алар. Элекләрне Кәримә мондый үртәүләрне аңламый торган иде, хәзер төшенә дә сыман: Фәхри абыйсы белән икесе арасында ниндидер нечкә мөнәсәбәтләр урнашкан дип уйлыйлар икән шул алар. Моның сәбәбен Кәримәнең һаман да мәхәббәт турында шигырьләр язуыннан күрер идең дә, Фәхри абыйсы үзе дә кабат яшьлегенә кайткандай булуын ничә кат тәкрарлаганы бар. Әүвәле аның хисләре аңлашылып җитми кебек иде. Әмма Кәримә сизенә, бөек шагыйрь Фәхри Хисами аңа гашыйк. Араларында утыз елдан артык аерма булуга карамастан шушы хәл. Бәлки моның сәбәбе шагыйрь абыйсының балалары булмаудандыр? Әгәр дә Кәримә кебек кызы үссә, ул алай, андый хисләргә чуммас та иде. Аһ, никадәр мәрхәмәтсез булган Фәхри абыйсына карата тәкъдир, гаиләсен дә харап иткән, үзен дә төрмәләрдә, тоткыннар лагерьларында газаплаган. — Туташ, нигә, сез, минем сорауларыма бер дә җавап бирмисез? Газизчик абыйсының барлыгын, үзе белән сөйләшеп атлавын, Сабираның, сын күрсәтергә теләгәндәй, берничә адым алгарак китеп, энәдән-җептән киенгән хәлдә, энҗе бөртекләрен тезгәндәй сак та, күркәм дә уч төбендә генә йөрүләрен онытып җибәргән Кәримә бераз оялгандай итте. Ни әйтергә дә белмәде. Кешенең күңеле күкләрдә йөзсә, җиргә тиз генә әйләнеп кайта алмый дигән сүзгә мисал шушы хәл түгел идеме? Кәримә тагын да кызарды-алсуланды, җавап бирергә ул нәрсә хакында Газизчик абыйсының сөйләгәнен хәтеренә китерә алмады. Кабатлап сораса, зиһене хакында нәрсә уйларлар? Шулай да сүз тапкандай булды һәм: — Әйе,— дип җавап бирде. — Нәрсә турында әйтәсез? Кәримә Газизчик абыйсының бу соравына да җавап бирә алмый иде. Хәзер инде “әйе” дип кенә котылу да мөмкин түгел. Бары тик тыныч кына, уйлангандай атлавы мең тапкырлар дөресрәктер кебек. — Кәримә туташ, сез үзегезне эредән тотасыз. Бу хәл бик тә күңелсез. Яныгызда барган кеше өчен бигрәк тә! Газизчик абыйсының болай ук дип әйтерен көтмәгән кызның йөрәге аһ итте. Моңа кадәр үзен һаман да балаларча тотуы азмы аны борчый иде. Бигрәк тә Сабира, җанына тиеп: — Синең әле үсәсең дә үсәсең бар!— диярәк азмы әйтте. Әйе, аңа җиңел, йөрәге дә күбәләк канатлары кебек күтәреп алып китүче шигъри хисләргә бирелми, акылын да төрле юк-барлар белән тутырмый. Кәримәнең генә җаны әрнүчән. Ул һәммә нәрсә өчен хафага төшә. Сабирадан берүк кенә: “Ни өчен безнең гадел партиябез Сталин кебек вәхшиләргә юл бирде икән? Нигә аларны вакытында хөкемгә тарта белмәде?”— дип сорап кара әле син, хәзер ул кара көеп чыга, бөтенләй дә сөйләшмәс була. Элгәрерәк вакытта Кәримә аның болай булуына ачулана, хәтта канына тоз да сала торган иде. Ә хәзер алай итәргә курка. Кайвакытта Сабира аңа шымчылык өчен махсус тагылып куелган кешедер сыман тоела башлый. Аның Кәримә язган шигырьләрне һәрдаим укып барулары да, кулъязмаларыннан алдан ук күп нәрсәләрне белеп торулары да әүвәле рәхәтлек бирә иде. Әмма соңгы вакытларда хәл башка якка үзгәреш алды. Сабира беркөнне: — Партиябезгә тел тидерәсе булма, Кәримә! Төрмәдә черетерләр!— диде, шуннан бирле араларына суыклык йөгерде. Инде менә хәзер дә Сабира аның белән янәшә атлап барырга теләми, юри алдан китте. Бәлки үзенең сылу буе белән Газизчик абыйсын кызыктырасы киләдер? Белмәссең, аның да күңеле бар бит! Ул чәчәк үзе кебек шул! Кәримә кешеләр хакында артык күп уйлау гадәтенә ия исә дә, башкалар өчен ул даими үзен генә кайгыртучы кыз булып тоела. Гадәттә бүтәннәр карашында шулай килеп чыга да инде. — Безнең Сабира акыллы, әйеме, Газиз абый? Мондый сорауны егет көтмәгән иде булса кирәк. Ул бераз аптырашта баргандай итте. Үз уенда килде-килде дә: — Сез моны нәрсә өчен әйттегез, Кәримә туташ?— дип, шулай ук үзе дә җиңел генә әйтеп куйды. Бу вакытта Сабира, Лобачевский урамыннан борылып, алдан сөйләшенгәнчә, Киров бакчасына барырга юлны сайлады. Анда көндезләрен дә халык күп йөри. Кичләрен Сабира белән Кәримә шул бакчага, истирәхәт кылып, һава алыштырып керергә чыгалар. Газиз абыйлары ял көннәрендә аларга ияргәли. Гадәттә ул читтә, үз уйларына бирелеп йөрүчән. Вакыты-вакыты белән шушы бакчаның Фукс йортына каршы почмагында җиңел товар сатучыларның базарлары оешып ала. Газизчик абыйлары, анда төркемнәр җыелуны күреп алуга, тизрәк араларына кереп катнаша. Әле берәр яхшы, күптән эзләгән китабына юлыга, сатулашып, аны, зур бәяләр биреп, үзенеке итә, әле яхшы каләм яки кара савыты ишеләргә кызыгып, аларны ала, шулар хакында соңыннан кәримәләргә озаклап берәр кыйсса сөйли. Аның белмәгәне юк. Хуҗабикәләре Хәнифә Галиевнаның тәрбиясендә үскән бөртек улы булса да, Газиз абыйлары бер дә аңарга охшамаган: кешелекле дә, юаш күңелле дә. Хәтта кул бармакларына кадәр сөякчел һәм озыннар. Аңа берәр скрипкәче булырга кирәк иде дә бит. Хәнифә Галиевна әйтә: — Агач кылын тибрәтеп йөреп, кем дә була алмас иде,— ди.— Инженер кешенең аның мәртәбәсе дә зур, дәрәҗәсе дә олы, эше дә акчалы. Скрипкәче дигәннән, Газизчик абыйлары әлегәчә бүлмәсенең диварында түрдә, ишегенә каршы якта эленеп торган шул серле уен коралына бармак белән дә чиртеп караганы юк. Ике ел эчендә Кәримәнең күзенә шул скрипкә дигәннәре ничә тапкыр чалынды, хәтта күңеленә: “Нишләп анда эленеп тора икән?”— дигән сорау да килгәләп алган иде. Әмма кызыксынуын канәгатьләндерерлек җавапны таба алганы юк. Хуҗаларыннан сорар иде дә, әллә ничек, җайсыз булыр кебек тоела. — Кәримә туташ, сез тагын минем сүзләремне тыңламадыгыз! Газизчик абыйсы кызны бу юлы юри шаяртты. Юк инде, хәзер Кәримә аны үзе кызык итәргә тиеш. Һаман-һаман юри шаяртырга димәгән, шаклар катарлык булсын әле! — Ә сез берни дә әйтмәдегез бит! Мин колак куеп килдем!— диде кыз, Газизчикнең йөзен кызартып, җиңелчә көлеп алып. — Әйе, шулай икән бит,— диде егет,— ә мин әйткәнмен сыман булган иде. — Нәрсә дип? — Кәримә туташ, сез миңа бик тә, бик тә ошыйсыз дип! — Аңламадым. Кыз чыннан да берни дә аңлый алмады. Газиз абыйсының нәрсә дигән сүзе иде соң бу? Юк, мөмкин түгел! — Кәримә туташ, мин моны бәлки күптән әйтергә тиеш булганмындыр?.. Мин... Мин... Мин сезне яратам! — Нәрсә ди ул? Сабира аларны көтеп торган икән. Газизчик абыйсы Кәримәгә мәхәббәтенең асыл серен ачкан вакытта аның ишетеп торуы, җитмәсә хәйранлыкта сорау бирүе кичке ямьне берьюлы юкка чыгарды. Алар инде өчесе дә аптырашта калган иделәр. Шунда Сабира кисәк кенә борылды да, йөгерә-атлый, ашыгып китеп барды. Аның җилкә башлары калтыранудан, йөзен учлары белән каплап бетергән хәлдә баруыннан елавын аңларга мөмкин иде. Берьюлы ике кешенең эчке йөрәк серләре шушы вакытта ачылу Кәримәгә үзенчә тәэсир итте. Ул кая керергә дә, китеп югалырга да белмәде. Каушады. Ничек белми йөргән? Сабира, әнә бит, Газизчик абыйсын ярата икән! Ә Кәримәнең бу хакта уйлау түгел, башында да килмәгән иде. — Сабира, сеңлем, сез кая? Газизнең эндәшүен ул инде хәзер ишетми, ишетсә дә, мыскыллануы аның үзәгенә төшкән. Шулай хәтере калыр дип кем уйлаган? — Сез минем хисләремнең саф, чиста булуын аңларга тиешсез, Кәримә туташ! Җил дә тидермәм! Без бәхетле яшәрбез! Сез шигырьләрегезне язарсыз! Мин заводымда эшләрмен. Урыным, дәрәҗәм — яхшы. Ил каршында хөрмәтем кечкенә түгел. Мин сезне бәхетле итә алам! Әле кайчан гына кыюсыз, хәтта хатымша тоелган Газиз абыйсының шушылый катгый төстә, хәтта киләчәк бәхетле тормышын да яхшы күзаллап сөйләүләре Кәримәне тәмам хәйранрак иттеләр. Шушы түгелме аның бәхетле булуына дәлил? — Сез инде, Кәримә сеңлем, бу Газиз абыем шашкан, юләр сүзләр сөйли дия торгансыздыр? Мәхәббәт, чын йөрәктән булгач, акылны да буйсындыра икән ул, колы ясый. Мин сезне сөюем, сезгә гашыйк булуым белән бәхетле, хәтта мең тапкырлар бәхетлемен! Үзегезне дә, йөзегезне, буй-сыныгызны, шигырьләрегезне дә яратам. Сезгә карата булган изге хисләремне әнкәм дә белә. Мин ул хакта, быел, башка сезне фатирга кертмәбез, акчаны да җитәрлек алып кайтасың, кешедән оят дигәч, әнкәмә яшерми сөйләп биргән идем. Аның бу сүзләреннән Кәримә уңайсызлык та, авырлык та тоярга тиеш иде. Тәвәккәллекне иярләгән егет, моңа кадәрге булган тынычлык кабырчыгыннан чыгып, инде кыздан җавап таләп итә башлар сыман тоелды. Әмма ул, ничек тиз кайнарланып алса, шулай ук суына да белде. Ә сүзләре барыбер дә Кәримәнең бәгыренә төшәргә, анда мәхәббәт орлыклары булып чәчелергә, озакламый сугарылырга һәм шытып чыгарга тиеш иделәр. Ә бит белә, кызның йөрәгендә егеткә дигән урын буш. Әйе, сөю-сәгадәт турында Кәримә шигырьләр яза, әмма алар кемгәдер гашыйк булуыннан түгел, мәхәббәтне олылавыннан, мәхәббәткә дан җырлавыннан! Хәтта шушы Газиз абыйсы турында да алар! Башкача була алмыйлар. Һәр авазы, һәр сүзе изге хисләр белән сугарылган шигырьләрдән түгелләрмени? Газиз абыйсы да, аларны укып, хәтта күңеленә сеңдереп, инде ничәнче көнен бәхет эчендә яши. Кәримәнең холкын-фигылен дә, тирәсендә йөргән кешеләрне дә даими күзәтеп торган. Барысы да яхшы икәнлеген белә, бик белә. Сабира кебек тупас та, йомыкый да түгел Кәримә. Хуҗабикә Хәнифә Галиевнага да мөнәсәбәте искиткеч яхшы, хәтта кайбер кичләрдә алар икәүдән-икәү генә калып сөйләшкәләп утыралар. Газиз эшеннән кайтып кергәндә, аларны шул хәлләрендә ничәмә тапкырлар күрде. Әнкәсе аңа улының мәхәббәте турында бер дә әйтмәдемени? Шушы кадәр дә тел бистәсе, сүздә шомарган, капланмый-батмый торган чәпи ташыдай Хәнифә Галиевна һич тә әйтми-белдерми кала алмас. Газизчиге моңа бер дә шикләнми. Әллә соң әйтмәгәнме? Менә сиңа, ничек алай була ала? Әнкәсе куркып калганмы, улының үзе башлап сүз әйткәнен көткәнме? Кәримәне яратып бетермәвеме бу? Алай дисәң, серен чишкәч: “Сабирадан өстен яклары күп. Сиңа карармы икән?”— дигән иде бит. Шул сүзләреннән соң, мөмкин булса, бөтен Казан халкын үзенең уч төбендә биетергә әзер йөргән әнисе әллә чыннан да куркып калганмы? Кәримә исә хәйранлыкка төшкән хәлендә атлый бирде. Алар инде Фукс йорты каршындагы Киров мәйданы бакчасына да килеп керделәр, җир шарын күтәреп торган өч кешеле һәйкәлне дә әйләнеп уздылар. Ә кыз барыбер аңына килә алмады. — Миңа җавабыгызны бирергә ашыкмагыз. Көтәргә дә ризамын. Аңлыйм, сезгә бер-бер фикергә килергә бәлки авырдыр да?.. Әмма үтенеп сорыйм, хисләремне санга алмыйча, мәхәббәтемне берүкләр кире кага күрмәгез! Миңа бик тә, бик тә авыр булыр. Ашыктырырга хакым юк! Газизчикнең шушы йомшак, һичкемгә күтәрелеп авыр бәрелмәүче, итагать һәм намус иясе, чибәр, пөхтә кешенең хәтта сүзләре дә мең кат алдан уйланып куелып, җебен-җепкә тезеп сөйләүләренә кадәр нинди таш йөрәкләрне дә эретерлек иде. Ә Кәримә? Ә Кәримә, шагыйрә җан, күптән инде күкнең җиденче катына күтәрелеп, аннан ничек җиргә төшәргә белмичә әлбәттә хәйранлыкта! Аның эндәшми ияреп кенә барулары моңа җитмеш җиде дәлилнең берсе генә! — Газиз абый... Газиз абый, мин бит әле бик яшь. Укыйм. Укуымны бетерәсем, кеше буласым бар... Икенче курста гынамын бит әле, унтугызга гына җитәм! Кәримәнең сүзләре Газиз абыйсын тагын да сөендерделәр. Булсын, унтугыз да тулмасын хәтта, ул аның унтугызын да, егермесен дә көтәр, бары тик яратсын гына! Менә бит күңеле ничек саф, укуы, кеше булуы хакында кайгырта. “Телләреңә гөлләр үссен, Кәримәкәй! Газиз абыең сине салкын кыраулардан саклар, усал җилләрдән ышыклар! Моннан соң тормышта бернинди кайгы-хәсрәт тә күрмәссең!” Боларны ук Газизчик хәләл теле белән әйтергә ашыкмады. Ул аларны Кәримәгә кулын сораган көнне ант эчеп тезеп сөйләп бирәчәк. Ә бүгенгә — ишеткәннәре дә күп булды. Уйлар. Фикеренә салыр. Юләр кыз түгел ул Кәримә, ишелеп үсеп килгән урман кебек бәхетенә балта чапмас. Эһ Кәримәкәй, назлы гөлкәй! Нинди чибәр син! Йөргән юлларыңа Газиз абыең ак җәймәләр булып җәелер иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|