Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 31 страница




— И апам-җа­ным, си­нең ке­бек зур ке­ше­нең сү­зен тың­лар­га ту­ры ки­лер ин­де,— дип, ашы­гып сөй­ләп, ал­дан вәгъ­дә­ләп тә өл­гер­де. Хә­ни­фә Га­ли­ев­на нин­ди уй бе­лән йө­рү­ен бел­де­рер ва­кыт җит­кән­ле­ген аң­ла­ды, Гөл­шат Фа­и­ков­на­ны га­җиз­ләү­дән тук­тар­га, эш­не аң­ла­тып би­рер­гә бул­ды. Әү­вә­ле сүз­не ерак­тан­рак алып, фа­тир­чы ике кы­зы ту­рын­да бәй­нә-бәй­нә сөй­лә­де. Ан­на­ры Га­зиз­чи­ге­нә, аның мә­хәб­бәт ут­ла­рын­да хак­сыз кө­ю­лә­ре, ән­кә­се­нең мо­ңа йө­рәк­лә­ре әр­нү­лә­ре ха­кын­да зат­лы кыйс­са бә­ян ит­те. Сөй­лә­гә­не ал­дан уй­лап ку­ел­ган­нан да тәэ­сир­ле­рәк ки­леп чык­ка­нын то­еп, та­гын ма­вы­гып ки­түе ар­ка­сын­да Са­би­ра да, Кә­ри­мә дә из­ге ху­ри кыз­ла­ры­на әве­рел­де­рел­де­ләр. Мес­кен Гөл­шат Фа­и­ков­на­ның хәл­лә­ре ки­теп ал­ды. Дөнь­я­да мон­дый ке­ше­ләр дә бу­ла­лар ми­кән­ни ди­гән­дәй ис­лә­ре та­рал­ган­лык бил­ге­се рә­ве­шен­дә күз­лә­ре маң­га­е­на мен­де, ку­лын­да­гы өс­тәл тас­ты­ма­лы аяк ас­ты­на шу­ы­шып төш­те.

— Ме­нә шул иде, сең­лем-җа­ным,— ди­де Хә­ни­фә Га­ли­ев­на, үзе дә тәэс­со­рат кол­лы­гын­да кал­ган хә­лен­дә, хи­кә­я­лә­ве­нә, чын­нан да шу­лай икән бит ди­я­рәк, тә­мам ыша­нып бе­теп.— Га­зиз­чи­гем, йө­рәк па­рәм, ара­дан шу­лар­ның бер­се­нә, сөр­мә күз, бөд­рә чәч Кә­ри­мә­се­нә га­шыйк бул­ды да... Үзен ха­рап ит­мә­гәе дип кур­кам. Ара­ла­ры­на са­ры көн­ба­гыш Са­би­ра­ның көн­че­лек кү­лә­гә­се тө­шә бит, сең­лем-җа­ным!

“Мин нәр­сә эш­ли алыр­мын икән бу хәл­ләр­дә?”— дип әй­тер­гә те­лә­гән­дәй, әм­ма зи­һе­не сүз­ләр­нең тәр­ти­бен югал­тып, Гөл­шат Фа­и­ков­на бө­тен­ләй дә эч­сез-тыш­сыз кал­ды. Ярый әле Хо­дай­ның бир­меш бә­рә­кә­те чәй­нек яңа ке­ро­газ өс­тен­дә шау­лап кай­нап чык­ты да, дөнь­я­ны яу­лап алыр­дай куе пар ата баш­ла­ды.

Чәй эчү га­мә­ле та­тар­ның бө­ек бә­хе­те­нә бер өс­тә­мә итеп на­сыйп кы­лын­ган сө­е­не­че ин­де ул, аны­сы. Әм­ма мо­ңа ке­реш­кән­че, апа­ның се­ңел­гә атал­ган йо­мы­шы хәл кы­лы­ныр­га ти­еш иде.

 

V

Ат­на да үт­мә­де, кич бул­ды ди­гән­дә, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ны аһ ит­те­реп, ишек тө­бе­нә чә­чәк­тән-чук­тан, гөл­дән-җи­меш­тән әле ге­нә өзе­леп төш­кән ике зат­лы егет ки­леп тә бас­ты­лар. Бо­лар аның сең­ле­се Гөл­шат Фа­и­ков­на­ның әле яңа егер­ме­се ге­нә тул­ган Шә­ри­фе һәм Га­зиз­чик­кә яшь­тәш ти­еш­ле­рәк ул­ла­рын­нан Га­риф иде­ләр. Ике­се­нең дә олы ка­ра арыс­лан күз­лә­ре, бөд­рә­лә­неп тор­ган чәч­лә­ре, бит ал­су­лык­ла­ры, җит­мә­сә энә­дән-җеп­тән ки­ен­гән бу­лу­ла­ры, баш­ла­рын­да­гы Ка­зан егет­лә­рен­дә яра­ты­лып өл­ге­рел­гән киң кыр­лы фетр эш­лә­пә­лә­ре, ка­ра плащ­ла­ры, ак яка­лы галс­тук­лы кү­тә­рен­ке му­ен­на­ры, алып­тай гәү­дә­лә­ре — һәм­мә­се-һәм­мә­се бер­гә алар­ның дөнья йө­зен­дә си­рәк оч­рар­га ти­еш­ле адә­ми хик­мәт­ле зат­лар­дан икән­лек­лә­ре ха­кын­да сөй­ли иде­ләр. Бо­лар янын­да сө­ек­ле Га­зиз­чик әл­бәт­тә кә­җә сый­ра­гын ки­ме­реп ят­кан кө­чек сы­ман гы­на то­е­ла­чак. Ке­ше­ләр ара­сын­да­гы каш ясыйм дип күз чы­га­ру га­лә­мә­те ди­гән нәр­сә шу­шы бу­ла­дыр ин­де ул?

— Исән­ме­сез, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на!— ди­де­ләр бо­лар, ки­леп ке­реш­кә үк, Бер­лин­ны ал­ган егет­ләр­чә күк­рәк­не киң то­тып.

Тө­шем­ме-өнем­ме ди­гән ху­җа­би­кә арт­ка чи­ге­нер­гә мәҗ­бүр бул­ды. Эше­нә чум­ган Гөл­шат Фа­и­ков­на­ның ел­май­ган йө­зе, Би­би Шә­ри­фә­сен­нән өр­фия яу­лык бә­ра­бә­ре­нә юдыр­тыл­ган, улын­нан кал­ган, әм­ма зат итеп илт­кән бе­теш ки­ем­нә­ре, яр­ты Ка­зан­ны уңым­да, кал­га­нын су­лым­да то­там ди­гән олы өмет­тә­ге уй­ла­ры күз ал­дын­нан бе­рәм-бе­рәм йө­ге­ре­шеп үтәр­гә ти­еш иде­ләр. Су­рәт­ләр ар­ты­гы бе­лән күп бу­лып, ах­ры­сы, ул аңа­ша ал­мый­ча тор­гач, егет­ләр та­гын да:

— Хә­ни­фә апа, без Гөл­шат­ның ул­ла­ры Га­риф бе­лән Шә­риф бу­ла­быз!— дип, авыз­ла­рын еру­ны куй­мый­ча, ямь бе­лән әй­теп ал­ды­лар.— Ме­нә сез­нең хәл­лә­ре­гез­не бе­лер­гә ке­реп чы­га­сы ит­тек. Ән­кәй сә­лам­нә­рен җи­бәр­де!

Шун­да эне­се­нә кул ар­ка­сы бе­лән ге­нә Га­риф төрт­кә­ләп ал­ды да:

— Ән­кә­без сез­гә күч­тә­нәч тә җи­бәр­де әле,— дип, бо­ры­ны­на ка­дәр ту­ты­рыл­ган са­ры күн сум­ка суз­дыр­ды. Ан­нан әле дә су­ы­ныр­га өл­гер­мә­гән пә­рә­мәч­ләр исе ки­лә иде. Хә­ни­фә Га­ли­ев­на сум­ка­ны ирек­сез­дән ко­ча­гы­на ал­ды.

Шун­да, Хо­да­ның рәх­мә­те, Га­зиз­чик тә кай­тып кер­де. Егет­ләр үза­ра сө­е­не­шеп кү­реш­те­ләр. Ку­рык­кан­нан гы­на Гөл­шат Фа­и­ков­на­ның ул­ла­ры әл­лә кем­нәр­дәй кү­рен­гән­нәр икән, әнә бит Га­зиз­чик­нең дә алар­дан бер кай­тыш җи­ре юк. Тик ме­нә җил­кә­лә­ре ге­нә тар­рак сы­ман икән!

— Әни­ем, ниш­ләп ми­нем брат­ла­рым­ны ишек тө­бен­дә то­та­быз? Түр­гә үтик, егет­ләр!— дип, Га­зиз­чик шун­да алар­га өс­ке ки­ем­нә­рен са­лыр­га бу­лыш­ты әле җит­мә­сә. Кү­ре­неп то­ра, бик тә ку­а­на иде ул.

— Әни­ем, әл­лә тәм­ле пә­рә­мәч­ләр пе­шер­гән­сең ин­де? Мең ел аша­га­ным юк­тыр сы­ман ачык­кан­мын! Сый яны­на ку­нак­ла­ры­быз да бар!— дип тә әйт­кәч ке­нә, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на үз уй­ла­рын­нан ай­нып, күч­тә­нәч­ле сум­ка­ны ко­чак­ла­ган хә­лен­дә кух­ня ягы­на ашы­гып ке­реп кит­те. Шун­да гы­на аның су­лы­шы уры­ны­на утыр­ды. Хә­зер бө­тен ку­рык­ка­ны фа­тир­чы кыз­лар­ның ва­кыт­сыз кай­тып ке­рү­лә­ре бе­лән бәй­ле иде.

Әм­ма ки­рәк­мәс­не уй­лар­га яра­мый шул ул — ал­ды­ңа ки­лә дә ба­са. Мон­да да нәкъ шу­лай бул­ды: егет­ләр түр­гә узар­га гы­на ат­ла­ган­нар иде, Кә­ри­мә бе­лән Са­би­ра, ике зат­лы фә­реш­тә, та­выш­ла­рын:

— Без кайт­тык!— дип, кө­ле­шә-кө­ле­шә кө­меш кың­гы­рау­дай чә­рел­дә­теп ки­леп тә кер­де­ләр. Өй­дә чи­бәр егет­ләр­не кү­реп, дө­рес ишек­тән уз­ма­дык, ах­ры­сы, ди­гән­дәй як-як­ла­ры­на ка­ран­га­лап алып, ябы­лыр­га өл­гер­гән җи­ңел йо­зак ке­лә­се­нең “келт” итү­ен­нән соң, шым бу­лып, тел­сез кал­ды­лар. Күз­лә­ре­нең ап­ты­раш­та ачык то­руы, кы­зыл чия ирен­нә­ре­нең де­рел­дәп алуы, йөз­лә­ре­нең ага­ры­нып та ки­түе шу­шы ка­ра һәм са­ры чәч­ле яшь­лек гөл­лә­ре­нең бал­кы­шы­на та­гын да күр­кәм­лек һәм ка­ләм язып бе­тә­рә, адәм хис итәр­гә өл­ге­рә ал­мас­лык гү­зәл­лек өс­ти иде­ләр.

Егет­ләр­нең кү­ңел­лә­рен­дә хәй­ран­лык кү­ре­неп, йөз­лә­рен­дә­ге нур бал­кы­шын яңа­ча төс­ләр­дә кө­чәй­теп җи­бәр­де. Йө­рәк­лә­ре дә аһ иде, ах­ры­сы. Әм­ма за­вод эшен­дә ка­ты­ла­ныр­га өл­гер­гән Га­риф­ның зи­һе­не тиз ачыл­ды. Ул әл­лә кө­леп, әл­лә сок­ла­нып:

— Ну Га­зиз ту­ган, син җән­нәт ху­ри­ла­ры бе­лән яши­сең икән шул, ма­лай!— дип әй­теп куй­ды.

Аның бу сүз­лә­ре ара­да­гы юга­лып ка­лу һәм ур­на­шып өл­гер­гән тын­лык пәр­дә­лә­рен тел­де дә тө­шер­де. Егет­ләр Га­зиз­чик­нең бүл­мә­се­нә юнәл­де­ләр, кыз­лар, өс­ке ки­ем­нә­рен са­лып, үз бүл­мә­лә­ре­нә мыш­тым гы­на чум­ды­лар. Әм­ма алар­га ан­да озак кал­ты­ра­нып кур­кы­шып, мә­хәб­бәт­тән кот­ла­ры кал­мый­ча тот­кар­ла­нып то­рыр­га на­сыйп тү­гел иде.

— Кыз­ла­рым, сез кая?— дип, кух­ня ягын­нан аваз сал­ды Хә­ни­фә Га­ли­ев­на. Аң­ла­шы­ла, ку­нак­лар да бул­гач, кич­ке аш­ны ху­җа­би­кә үзе яши тор­ган зал ягын­да зур өс­тәл­гә яп­ты­ра­чак. Мон­дый кат­лау­лы эш­ләр­не ул бер ба­шы­на гы­на баш­ка­рып чы­гар­га те­лә­ми, фа­тир­чы­ла­рын элек­тә дә йө­гер­тә бе­лә тор­ган иде.

Са­би­ра бү­ген өл­гер­рәк бу­лып чык­ты. Ни­чә көн­нәр авыр­ган­нан соң, Кә­ри­мә­нең ва­кыт-ва­кыт хә­ле дә кит­кә­ләп алу­чан бу­ла баш­ла­ды. Җит­мә­сә зат­лы егет­ләр­нең күз ка­раш­ла­ры аның да йө­рә­ген ук ке­бек үтә­ли ти­шеп, ут­тай ян­ды­рып үт­кән. Кү­ңе­ле уры­ны­на уты­ра ал­мый­ча га­җиз­лә­де. Әм­ма, ни хик­мәт, бу ми­нут­лар­да аның акы­лы нык­лы иде, гый­шык дәрь­я­сы­ның тот­кы­ны Фәх­ри абый­сы Хи­са­ми­ны да, би­ек мәр­тә­бә бас­ти­о­ны­дай үзен го­рур сак­ла­ган кыз­ның кү­ңе­лен бай­рак­лар кү­тә­реп яу­лап ала бар­ган­дай то­ел­ган Га­зиз­чик абый­сын да, те­ге ике зат­лы егет арыс­лан­на­рын да аның зи­һе­не бә­хет төй­мә­се­нә са­лып сан­га кер­тер­гә, на­мус биз­мә­нен­дә бе­рәм­ләп үл­чәр­гә бул­ды­ра алыр, әл­бәт­тә. Шу­лай да ан­дый исәп-хи­сап­ны уе­на кер­тер­гә аның ба­шы­на кил­мә­де. Хә­те­рен­дә ба­ры тик са­гыш ту­лы күз­лә­ре бе­лән як­ты­рып ша­гыйрь абый­сы гы­на йө­рен­де. Бу аңа ты­ныч­ла­ну өчен нык­лы җир­лек иде.

Кә­ри­мә­нең бу­лы­шыр­га ки­лер­гә ашык­ма­вы Хә­ни­фә Га­ли­ев­на өчен ку­лай бу­лып чык­ты. Ул шун­да ук Са­би­ра­ны мә­хәб­бәт той­гы­ла­ры­на ым­сын­ды­рып ку­яр­га өл­гер­де. Ар­ты­гы бе­лән җы­лы мө­нә­сә­бәт күр­сә­теп куй­са, кыз­ны шик­кә дә са­ла­сын аң­лап:

— Әле бу ат­на­да гы­на ике­ту­ган сең­лем Гөл­шат Фа­и­ков­на­ны кү­рер­гә дип бар­ган идем. Ма­тур яшәп ята­лар. Ал­ла­һы­га мең шө­кер! Си­ңа да сөй­лә­гә­нем бар, бе­лә­сең ин­де, кы­зым!— дип баш­лап алып, сү­зен мах­сус җай­лап-җай­лап ки­те­рә би­реп, те­лә­ген­дә сак­ла­га­нын бел­дер­де дә куй­ды:— Ме­нә шун­да, мин ти­ле, фа­тир­чы­лар бу­лып ике чи­бәр кы­зым­ның да без­дә яшәү­лә­ре бе­лән мак­та­нып куй­ган­мын. Биг­рәк­ләр дә си­не, Са­би­рам, си­не ин­де, зур­лап, дө­рес­ләп-ма­тур­лап, ка­дер­лем итеп бер­ни­чә кат тел­гә ал­дым. Әнә бит, мәл­гунь­нәр, ки­леп тә җит­кән­нәр, ән­кә­лә­ре­нә сөй­лә­гән­нәр­не ише­теп тор­ган­нар ин­де бо­лар! Алар­ның ике­се дә ут ке­бек, тор­мыш­ның те­рә­ге бу­лыр­лык егет­ләр. Биг­рәк тә өл­кән­рә­ге, Га­риф ди­гә­не, за­вод­та зур эш­тә, уч ту­ты­рып ак­ча ала. Әл­лә си­ңа яшь­рә­ге ошый­мы?

Сә­я­сәт гый­ле­мен­нән ях­шы хә­бәр­дар ха­ным өчен ин­де бу көн­гә ун­ту­гыз яшен­дә­ге кыз­ның акы­лын хәй­лә тө­те­не эчен­дә кал­ды­ру бер­ни дә тү­гел иде. Әм­ма ул, һәр эш­тә ча­ма бар­лы­гын то­еп яшә­гән­ле­ге сә­бәп­ле, бу сөй­лә­шү­не дә та­би­гый агым­га көй­ләр­гә ни­ят ит­те. Хә­зер Са­би­ра, авыл мо­кы­ты, авы­зы­на су ка­ба­чак, кү­ңе­лен­дә­ге се­рен чиш­мә­я­чәк ин­де!

— Ми­ңа да өл­кән­рә­ге күб­рәк оша­ды, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на,— дип, шун­да ук шу­шы са­ры че­беш әй­теп ал­сын әле! Ху­җа­би­кә­нең йө­рә­ге ва­лерь­ян­ка со­ра­ган­дай тар­ты­лып куй­ды бул­са ки­рәк, ка­ба­лан­ган җи­рен­дә ул, ты­нын алыш­ты­ра ал­мый­ча, хә­рә­кәт­сез кал­ган­дай бул­ды.

Бу Са­би­ра дөнь­я­дан үзе­нә ди­гә­нен ала­чак кы­на тү­гел, хәт­та га­ләм­нең рә­хәт бә­хет би­ше­ген­дә ятар­га хак­лы кы­зы­дай үзен то­тар­га әзер икән­ле­ген күр­сә­теп, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на кар­шын­да кө­тел­мә­гән­чә бо­ры­нын юга­ры чө­еп йө­ре­нә баш­ла­ды, җит­мә­сә:

— Эне­се дә на­чар ке­бек кү­рен­ми, шук егет­кә ох­ша­ган!— дип, үз ал­ды­на ша­ян ел­ма­еп та ал­ды.

Бо­ла­рын ук көт­мә­гән ху­җа­би­кә, тә­мам са­га­еп ка­лып, сә­я­сәт утын әле­гә сүн­де­реп то­рыр­га, Га­зиз­чи­ген мон­дый бә­ла­гә тар­мау­да кот­лар­га ашы­гыр­га ти­еш иде дә, ян­на­ры­на Кә­ри­мә ке­реп җит­те һәм:

— Өс­тәл­не хәс­тәр­ләп тә бе­тер­гән­сез икән, шул ара эчен­дә... Һай өл­гер­ләр!— дип алар­ны мак­тап кы­на әйт­кән иде:

— Ял­кау уян­ган­чы көн үтә, төн җи­тә!— ди­я­рәк, Хә­ни­фә Га­ли­ев­на аңа би­тәр­ләү сү­зен таш­ла­ды.

Ху­җа­би­кә­нең уен­да әл­бәт­тә сә­я­сәт иде. Кә­ри­мә­нең егет­ләр күр­гәч тә йом­ша­рып кит­мә­вен те­ләү­дән шу­лай әйт­те ул. Әм­ма кыз алай ка­бул ит­мә­де.

Кә­ри­мә­нең ка­де­ре бе­лән бер­гә кә­е­фе дә кит­те. Бу хәл аның йө­зен­дә­ге гү­зәл­лек нур­ла­рын бе­раз ки­ме­тә төш­те. Әм­ма ху­җа­би­кә­нең са­ры әр­сез фә­реш­тә­се Са­би­ра та­гын да ма­тур­рак бал­кый ал­ды. Бу хәл исә ку­нак­лар­ны һәм Га­зиз­чик­не эс­се­ләт­ми-су­ыт­мый өс­тәл яны­на ки­те­рү өчен иң ку­лай ми­нут­лар­ның бер­се иде.

 

VI

Мәҗ­лес кө­тел­гән­нән дә ях­шы­рак һәм кү­ңел­ле­рәк уз­ды. Ку­нак егет­лә­ре­нең ике­се­нең дә күз­лә­ре Са­би­ра­да иде­ләр. Кыз­лар­ның кү­ңел­лә­рен көй­ләү­дә ма­һир­лык­ның ал­тын ме­да­лен ал­ган бу егет­ләр үз­лә­рен бик тә ип­ле, ита­гать ия­лә­ре, хөр­мәт ху­җа­ла­ры итеп тот­ты­лар. Баш­ка­лар өчен ул хәл­ләр нин­ди­дер те­атр уе­нын хә­тер­ләт­сә, Са­би­ра­ның бә­хет ка­нат­ла­ры чик­сез га­ләм­нәр­не иң­ләп, күз күр­мә­гән, хы­ял иреш­мә­гән сә­га­дәт диң­ге­зе­нә та­ба оча иде. Чак кы­на Шә­риф ты­е­лып кал­са, Га­риф тел­гә кү­чеп, ан­на­ры ка­бат олы­сын ке­че­се, ке­че­сен олы алыш­ты­рып, кыз­ның кү­ңел ко­шын бер дә җир­гә тө­шер­ми, бо­лыт­лар­да кат-кат йөз­дер­де­ләр. Шун­да, бу уен­нан хә­бәр­дар бул­ма­ган Га­зиз­чик, алар­ны бе­раз ты­ныч­лан­ды­рыр­га те­ләп:

— Мон­да без­нең Кә­ри­мә дә бар бит әле, егет­ләр!— дип әй­теп куй­ды. Аның бу сүз­лә­рен ише­теп ал­ган Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ның әл­бәт­тә җит­меш җи­де җе­не берь­ю­лы ко­ты­рын­ган­дыр? Әм­ма улын ул баш­ка­лар ал­дын­да: “Мо­кыт, ала­ма тә­ре!”— дип би­тәр­ләр­гә баз­ма­ды бул­са ки­рәк. Ба­ры тик:

— Кә­ри­мә кы­зы­быз­га да бик кү­ңел­ле, улым,— дип ке­нә әй­теп өл­гер­де. Әм­ма Шә­риф, уен­да мог­җи­за кү­реп­ме:

— И-и, мон­да, Хә­ни­фә апа, та­гын бер кы­зы­гыз бар икән, аны оны­тып җи­бәр­гән­без... Га­фу итә кү­ре­гез, ту­таш!— дип, ят бер ин­ка­ри ка­раш бе­лән Кә­ри­мә­гә ка­рап куй­ды.

Аның бу сүз­лә­ре Са­би­ра­га сер­ле хик­мәт­тәй оша­ды­лар һәм ул, ин­де ике ел бу­е­на җы­е­лып кил­гән ачу­ын чы­га­рыр хәл­дә, көн­че­лек ка­тыш мыс­кыл­лы күз ка­ра­шын ип­тәш кы­зы­на юл­лап, рә­хәт­лә­неп кө­леп җи­бәр­де. Бу­сы ук ар­тык иде. Шун­да Кә­ри­мә өчен мө­га­ен дөнь­я­ны су бас­кан да, күк­ләр җи­ме­ре­леп төш­кән ке­бек то­ел­ган­дыр? Ша­гый­рә бит, кү­ңе­ле мыс­кыл­лау­ны кү­тә­рә ал­мый, уры­нын­нан кал­кып:

— Хә­ни­фә Га­ли­ев­на, ми­нем ба­шым авыр­тып то­ра,— ди­де дә, шу­ның бе­лән рөх­сәт со­ра­ган­дай өс­тәл ар­тын­нан куз­га­лып, үз бүл­мә­се­нә та­ба йө­ге­реп ди­яр­лек чы­гып кит­те. Хә­зер бу ба­ла әл­бәт­тә мен­дәр­гә кап­ла­на­чак, үк­сеп-үк­сеп елый ин­де!

Шун­да яр­ты Ка­зан­ны уң ку­лым бе­лән ту­гы­лыйм, яр­ты Ка­зан­ны су­лы бе­лән бу­тыйм ди­гән мәр­тә­бә­сен юга­ры са­нап йөр­гән ху­җа­би­кә дә ап­ты­раш­ка төш­те. Сең­ле­се­нең ул­ла­ры­на хәй­ран иде ул. Бу егет­ләр адәм ди­гән зат­ны ни­чек­ләр уй­на­тыр­га ки­рәк икән­ле­ген аңа күр­сә­теп ал­ды­лар. Ха­ным­ның акыл бә­рә­кә­те эн­җе­лә­ре сак­ла­ну­чы баш сан­ды­гы­ның кап­ка­чы пар­ла­нып өл­гер­де. Ул үзен мог­җи­за ур­ма­нын­да ада­шып кал­ган ба­ла сы­ман­рак хәл­гә төш­кән­дәй той­мый бул­ды­ра ал­ма­ды. Бо­лар янын­да үзе­нең чүп ке­нә бу­лу­ын аң­ла­вы вә­ка­рен һәм мин-мин­лек кик­рик­лә­рен шиң­дер­де. Ул да куз­гал­ды, җә­һәт­рәк кух­ня ягы­на чы­гу юлы­на бас­ты. Шун­да авы­зын иләк ясап, Са­би­ра­ның бә­хе­те­нә сок­ла­нып утыр­ган мо­кы­ты­на төр­теп ала­сы кил­де. “Бар, Га­зиз­чик, бу уен си­ңа тү­гел, Кә­ри­мәң яны­на кер!”— дип чак кы­на әй­теп таш­ла­ма­ды. Ә мөм­кин иде. Әм­ма шун­да күз­лә­ре Са­би­ра­ның би­лен­нән алыр­га үрел­гән Га­риф­ның кул­ла­рын кү­реп ка­лыр­га өл­гер­де. Бар­ган адым­на­рын ак­ры­най­тып, бе­раз­га тук­тый­сы ит­те. Уй­мак чык­кан уен­га шик тө­ше­рү эше­нә ке­реш­мәс­кә ти­еш­ле­ген фи­кер ит­те. Мә­гә­ре бу егет­ләр таш йө­рәк­ле Са­би­ра­ны да эре­тү­гә, аның кү­ңел ко­шын ка­нат­лан­ды­рып, үз ять­мә­лә­ре­нә кер­тер­гә иреш­кән­нәр икән, ме­нә баш­ка, хис­кә йом­шак ха­тын­нар-кыз­лар бе­лән нәр­сә­ләр эш­ли­ләр­дер бит әле?Ни­чә­мә гү­зәл­лек ия­се алар­ның хәй­лә­сен­нән төп­сез чи­ләк­кә уты­рып кал­ма­ган, ди­сең?

Хә­ни­фә Га­ли­ев­на кух­ня ягы­на ире­шеп өл­гер­мә­де, Шә­риф­нең сүз­лә­рен ко­ла­гы­на алыр­га ашык­ты. Ул:

— Әй­дә­гез, Га­зиз абый, оны­тып то­ра­мын икән, бер эш ту­рын­да сез­нең бе­лән ки­ңә­шер­гә ит­кән идем бит, сез­нең ка­би­нет­ка? “Мужс­кой раз­го­вор”!— дип әйт­те.

Урын­нан куз­гал­ды­лар. Хә­ни­фә Га­ли­ев­на Шә­риф­нең Са­би­ра­ны абый­сы Га­риф ир­ке­нә кал­ды­ру­ын шун­да ук аң­лап, мо­ңа хәт­та бе­раз кө­е­неп тә куй­ды. Ал­лаһ сак­ла­сын, Са­би­ра­га мон­дый да егет­нең җи­ле ти­ми үт­мәс, көт тә тор, имеш. Ил ал­дын­да оят бул­ма­гае!

Шә­риф бе­лән Га­зиз­нең шәү­лә­лә­ре ге­нә шәй­лә­неп кал­ды. Арт­ла­рын­нан ишек­не алар ябып чык­ты­лар. Га­зиз, бил­ге­ле бул­ган­ча, про­фес­сор әт­кә­се­нең ка­би­не­тын­да яши, аның киң күн ди­ва­нын­да йок­лый. Га­дәт­кә кер­гән­чә, ә аны һа­ман да ка­би­нет дип йөр­тә­ләр. Хә­ер, ан­да ба­ры­сы да ис­ке­чә ка­ла би­рә иде.

Уг­лан­нар шун­да ча­гын­да ху­җа­би­кә өч тың­ла­нып, биш ка­раш­ты­рып, ин­де хи­хыл­дый баш­ла­ган Са­би­ра­ның хәл­лә­ре­нә күз-ко­лак сый­фат­та зал ише­ге янын­нан уз­га­лап йөр­де. Ишек­нең пы­я­ла тә­рә­зә­се бүл­мә­дә­ге ва­кый­га­лар­ны ки­ноэк­ран­да­гы га­лә­мәт­ләр­дә­ге­чә итеп, бик тә ма­тур ясап күр­сә­тә иде. Ме­нә сөй­кем­ле сө­як Га­риф һәм­мә төр­ле сак­лык­ның фай­да­сын бе­леп, ин­де тә­мам дәрт дәр­ма­ны­ның мөл­де­рә­мә тул­ган чи­лә­ге­нә әве­ре­лер­гә өл­гер­гән Са­би­ра­га та­ба үре­лә. И са­ла сый­ра­гы, син дә үбе­шә бе­лә­сең­ме­ни? Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ны күр­ми­ләр дә, бел­ми­ләр дә. Ул Га­риф­ны әй­тер идең ин­де, бер көн, бер сә­гать эчен­дә мең ят кыз­ны дәрт җи­лен­дә җил­гәр­сен ин­де?

Ку­лы­на Ху­җа­би­кә әле ук­лау ба­рып ал­ды, әле та­бак то­тып ка­ра­ды. Әгәр дә Га­риф­ның ча­ма­дан узу­ын күр­сә, ул шу­лар­ны ко­ра­лы итеп, яшь­ләр яны­на кы­лыч­лы-кал­кан­лы ка­һар­ман су­рә­тен­дә бә­реп ке­рә­чәк, ике гый­шык­чы­ны рис­вай итә­чәк иде. Шун­да ка­би­нет­тан Шә­риф бе­лән Га­зиз­чик бик җит­ди тон­да рә­хәт итеп сөй­лә­шә-сөй­лә­шә чык­ты­лар һәм, аяк­ла­ры­на сак ба­сып ат­лап, бер ку­лы­на та­бак, икен­че­се­нә ук­лау тот­кан Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ны кү­реп ал­ды­лар. Бу хә­лен­дә ке­ше көл­ке­се­нә ка­луы ху­җа­би­кә­нең үз кү­ңе­ле­нә куш ки­лер­лек кү­ре­неш тү­гел иде. Ул шун­да ук хәй­лә­гә ке­реш­те һәм:

— Оным бе­теп кит­кән­ме, чо­лан­га чы­га идем, сан­дык­тан он­ны алыйм­мы ди­гән идем... Улым, бе­рәр тәм­ле ри­зык пе­ше­рим­ме соң?— дип, арыл­ган кы­я­фәт­тә сүз­ләр тә­гә­рәт­те.

— Әни­ем, нин­ди ашый­сы ки­лү ин­де ул? Гөл­шат Фа­и­ков­на­ның пә­рә­мәч­лә­ре дә яр­ты өс­тәл ту­лып то­ра. Кал­дыр ул уй­ла­рың­ны!— дип үтен­де шун­да Га­зиз­чик, ән­кә­сен ты­ныч­лан­ды­рыр­га те­ләп.

Хә­ни­фә Га­ли­ев­на ке­ше ар­ба­сын­нан тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел, акы­лы үзен­дә бу­лу­ны той­ды­рыр­лык итеп Шә­риф­кә дә ка­рап ал­ды. Егет шун­да ук:

— Бик ма­тур ку­нак бул­дык. Әле­гә эш­лә­ре­без бет­те. Кай­та­сы юл да якын тү­гел. Рәх­мәт сез­гә җы­лы ка­бул ит­кә­не­гез өчен! Без ки­тик ин­де!— ди­де. Ә ан­на­ры Га­риф­ка эн­дәш­те: — Абый, шу­лай­мы?

Зал ише­ге ачы­лып, ан­нан егет­ләр­нең сол­та­ны үз мәр­тә­бә­сен сак­ла­ган, әле ге­нә тат­лы ирен җи­ләк­лә­рен тәм­ләп аша­ган ва­кы­тын­да рә­хәт­лек­ләр ки­чер­гән кы­я­фәт­тә ки­леп тә чык­ты. Ул да бу йорт­ка рәх­мәт­лә­рен бел­дер­де. Һәм­мә әһ­ле­сен мак­тап ал­ды, ки­е­нә үк баш­ла­ды. Эне­се дә аңар­дан ка­лыш­ма­ды. Биш ми­нут­тан ишек тот­ка­сы­на өс­лә­рен­дә ях­шы ка­ра киң плащ­лы, баш­ла­рын­да фетр эш­лә­пә­ле, ак яка­га ка­ра галс­тук­лы ике асыл егет үрел­де­ләр. Са­би­ра бу юлы да кай­тып кер­гән­дә­ге хә­лен­дә­ге­чә юга­лып кал­ган хәл­гә кер­гән иде. Шун­да Га­риф:

— Хә­ни­фә апа, мин та­гын ир­тә­гә­ме, баш­ка көн­дә­ме кил­сәм, ни­чек бу­лыр икән?— дип со­ра­ды. Аның бу сүз­лә­ре әл­бәт­тә Са­би­ра­га ад­рес­лан­ган иде­ләр. Мо­ны гы­на ху­җа­би­кә дә җи­ңел аң­лар­га ти­еш иде, эс­се­ләт­ми-су­ыт­мый ул да:

— Ки­ле­гез, кил, сез бит ми­нем ту­ган­на­рым! Юл­ны оныт­ма­гыз!— дип, әмер бир­гән­дәй әй­тү­гә кү­чеп өл­гер­де.

Са­би­ра­ның ку­а­ны­чы җи­ден­че күк­ләр­гә ти­де. Йө­зен­нән шат­лык нур­ла­ры си­бел­гә­нен ул яше­рә ал­ма­ды. Хә­ер, мо­ның ки­рә­ге дә юк иде. Егет­ләр:

— Хуш, чи­бәр­кәй!— дип, бе­раз үр­тәп һәм кыз­ның кү­ңе­лен тә­мам ым­сын­ды­рып, бар­мак­лар бе­лән хә­рә­кәт­ләр ясап ал­ды­лар.— Сау бу­лы­гыз! Га­зиз абый, Хә­ни­фә апа, ху­шы­гыз!— ди­де­ләр дә, Кә­ри­мә­не ис­лә­ре­нә дә ал­мый­ча, тиз ара­да чы­гып кит­те­ләр.

Ишек ябы­лу­га өч-дүрт ми­нут үт­мә­гән­дер, ху­җа­би­кә кух­ня ягын­да олы аһ кү­тәр­де. Нәр­сә бул­ган­лы­гын бе­лер­гә дип Га­зиз­чи­ге йө­ге­реп кил­де, ан­на­ры Са­би­ра җи­теш­те. Алар бу ва­кыт­та зал ягы­на өс­тәл җы­еш­ты­рыр­га кер­гән иде­ләр ге­нә.

— Сум­ка то­тып кил­гән­нәр иде, ки­ре би­рер­гә оныт­кан­мын!— ди­де алар­га Хә­ни­фә Га­ли­ев­на.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных