ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 34 страница— Ул сезгә үзе әйтмәгәч, ничек инде шушы сүзләрне миңа сөйлисез?— диде рәнҗетелгән кыз, яшь аралаш йөзен тагын да югары күтәреп.— Ул бит мәхәббәт шигырьләрен хатынына атап, аны сагынудан яза! Аларда минем ни катнашым бар? Кәримәнең кирелеге әдипнең акыл шөрепләрен бушандырып алдымы, әллә әйткән сүзләрендә хаклык барлыгы да сизелдеме — арада тынлык урнашты. Әмма ул адәм китәргә, гафу үтенергә уйламады да. Шулай да уйга бирелеп алуы яхшыга сыман тоелды. Кызның хаклы булуы аның акыл күзләрен ачарга тиеш иде. Бераздан зиһенен җыеп өлгереп, әдип катгый тонда болай диде: — Беренчедән, Фәхри Хисамиларга баруыңны бөтенләй туктатасың! Әйе... Икенчедән... — Минем инде күптән аларга барганым юк!— диде шунда Кәримә, йөрәгенә барлык батырлыгы җыелганын тоеп. Әмма сүзләре әдипнең кабат ачуын гына китерделәр. Ул тагын да каралып-бүртенеп чыкты һәм: — Нишләп ул сине эзләп университетка килә? Аудиторияләргә керә? Кафедра укытучыларыннан сине сорый?— дип, әрсезлек белән сораулар ыргытуга күчте. Кыз бала бары тик: — Белмим! Күргәнем юк!— дияргә генә өлгерде. Әдип шунда ук, аның сүзләрен эләктереп алып: — Беләбез, без барысын да беләбез! Аңлап, күреп торабыз! Безгә барысы да ачык!— дип, өстәп-өстәп тагын да катырак итеп авыр сүзләр әйтте.— Аны юри үртәп, аңардан качып йөрисез! Монысы да җинаять, монысы да — икенчедән!.. Кара әле аны, нәрсәләр әйтә! Бу ике шартның кайсысын Кәримә үтәргә тиеш иде икән — аңлашылмады. Әдип үзе дә буталуын сизенде, уйларын күңелендә яңартып өлгерде. Катгый итеп әйтергә ашыкты: — Юк! Очрашмыйсыз, бетте-китте!— диде.— Күзенә күренмисез! Әгәр дә бу хакта, күрешкәнегез, сөйләшкәнегез беленсә — башыгызны кайда черетергә белербез! Һәм ул ашкынып китеп барды. Кәримә, учларына капланып, үксеп-үксеп елады. Шулай күпме утыргандыр, белә алмады. Инде лекцияләре башланып киткән, ә ул университетка барып керергә батырчылык итмәде. Зиһенен-йөрәген баскан шом колакларына диңгез шавы булып күтәрелде, күз аллары караңгыланып, кояш та тотылгандай булып алды. Аның башына гүяки утта кып-кызыл итеп кыздырылган коршау кидерттеләр һәм кыз, аңсыз калып, яны белән эскәмиягә сеңде. Аны бу халәтендә һичкем күрмәде, әллә күреп тә борчырга теләмәде? Ул шушылай ярты сәгатьләп һушсыз ятты, аннары гына кемнеңдер сызгыру авазыннан уянып китте, күзләрен ачты. Сызгыру авазы кабатланган кебек тоелды. Ул шул тавыш килгән якка карады. Университет ишегалдындагы тәбәнәк йортларның түбәсендә өч малай күгәрченнәр очырып утыра иделәр. Алар тагын да сызгырынып алдылар. Кәримә дә зәңгәр күккә төбәлде. Анда ак күгәрченнәр төркеме шаулап оча иделәр. Араларыннан берсе читкә каерылып, нәкъ кыз утырган бакча уртасындагы мәйданчыкка төште, гү-гү килеп йөренә башлады. Менә аларның күзләре очраштылар. Аңа күгәрчен башын ия-ия сәлам бирде, тагын да гү-гү килеп, гүяки тынычлануын үтенде. Малайлар тагын сызгырдылар. Аларның теләкләренә буйсынып, күгәрчен, ак канатларын җилпеп, күккә күтәрелде, очып килгән төркем аны, үз кочагына алып, югарыга таба аштырып менеп китте. Алар ерагайдылар, нокталарга, пыяла өстенә сибелгән дөге ярмаларына охшап калдылар. Шунда берәү: — Кәримә! Нишләп монда утырасың? Лекцияне хәзер кемнән күчерәм инде?— дип, ачулы һәм канәгатьсез тавыш белән эндәште. Кыз аңа таба борылырга мәҗбүр булды. Китапханәдән уку бинасына таба йөгергәнендә булыр, Сабираның, туктап, әрсез күзләре белән карап торуын күрде. Үзенә дә ашыгырга кирәк икәнлеген аңлады. Аларның уку урыны “Химкорпус” дип аталган, университетның әле яңа төзелгәнгә саналган колонналы биналарының берсе иде. Лобачевский бакчасына каршы якта гына урнашкан. Кәримә дә Сабира артыннан шунда таба йөгерде. Әмма тукталып калырга мәҗбүр иде. Ишектән Фәхри Хисаминың факультет деканы белән сөйләшеп чыгып килгәнен шәйләп өлгерде, калын колонналарның берәрсе артына тизрәк качарга итте. Чабып-йөгереп килеп, йөзгә-йөз декан абыйсы белән бәрелешә язып калган Сабирадан Фәхри абыйсы нидер сорады. Кыз, артына борылып, әле яңа монда иде дигәндәй, эзләгән кешесен таба алмыйча, бакча ягына таба күрсәтеп, нәрсәләрдер аңлатып алды да ишеккә кереп чумды. Декан белән хушлашып, Фәхри Хисами Лобачевский бакчасына таба атлады. Кәримә аның кемне эзләвен шунда ук аңлап өлгерде. Деканның үз юлы белән китеп баруы да аңа кулай булды. Хәзер Кәримә, Сабира артыннан ашкынып, куып тотарга теләп, ишеккә таба ашыкты. Әмма аннан студентлар төркеме чыга башлап, аны гаҗизлектә калдырып, керергә мөмкинлек бирмичә аптыраттылар. Кәримәнең ярты күзе Фәхри абыйсы Хисаминың аркасында, яртысы — ашыкмыйча чыга барган студентларда иде. Ахырда түзмәде, кысыла-төртелә эчкә таба ташланды. Плащ итәген кемдер тарттымы, күкрәк турындагы төймәсе өзелеп төште. Әмма аны эзләп торырга вакыты юк иде. Барча бәлаләрдән бары тик кеше күзеннән качып китеп кенә котылып була дип уйлаучы бала сыман ул үз иптәшләре янына, лекция аудиториясенә таба йөгерә бирде.
IV Мостафа мөгаллим кара бәрхет түбәтәен урамнарда да киеп йөри, аудиторияләрдә дә салмый һәм моны шулай кирәк дип белә торган шәхес иде. Кәримәләргә ул беренче курста ук гарәп хәрефләре белән язулы татар текстларын уку дәресләрен алып барды. Хәзер Каюм Насыйриның грамматикаларына бәйле махсус курсны җитәкли. Бу киң мәгълүматлы, югары зәвыклы, эчке мәдәни куәтле кеше лекцияләрен бик җитди тонда, һәр мәсьәләнең төбенә төшеп аңлату юнәлешендә алып бара. Уку аудиторияләре һәм кафедралары химия факультеты белән бергә булганлыктан, монда кәләпүшле яһүди профессураны күрү дә сәер тойгылар уятмый иде. Коридорда алар татар түбәтәйле Мостафа мөгаллимне очратсалар, аңа иркен колач ачалар, хәтта яңакка-яңак китереп исәнләшәләр. Бу хәлләр студентлар күз алдында бара, әмма кайбер укытучыларның җеннәрен чыгару очракларын да сизеп калырга була иде. Нәрсә инде ул, милләтчеләр, искелек тарафдарлары, имеш. Әмма бу күрә алмауларының асылында наданлык һәм көнчелек ятканлыгын да аңлау кыен түгел. Бигрәк тә быел гына тел гыйлеменнән кандидатлык диссертациясе яклап өлгергән ханым, үзенең лекцияләрендә иркенәеп китеп, “Кәләпүш” кушаматы белән атап, Мостафа мөгаллимнән төрлечә көлгәли, хәтта студентларга мондый укытучыдан гыйлем эстәп йөрүләренең хәере юклыгы хакында искәрткәли торды. Бу сүзләре әлбәттә үзенеке генә түгел, башка галимнәрнең дә фикере сыман әйтелеп, сизгер колакларга ачык сүз рәвешендә җиткерелде. Үз тирәсендә ниндидер авыр һава урнаштырып алып, йөрәкләрне кысылырлык дәрәҗәдә шаштыра алу һөнәрен үзләштергән ханым тантана итеп тә куйгалый, фәннең киләчәге өчен кайгыртуларын да белдерә тора. Аның ул әйткәннәре Кәримәнең бавырына ябыша. Алар нигәдер дөрес сүзләр түгелләр сыман тоелалар. Соңгы вакытларда үзе белән булып узган хәлләр дә моңа этәргеч ясый булырга кирәк? Шунлыктан, сабыры бетеп: — Лекцияләр темасы башкачарак бугай, апа,— дигән иде, хәтерен калдырырлык сүзләр ишетте: — Әнә Кәримә Дулатова кебек комсомолкалар үзләренең нәрсә хакында сөйләүләрен дә онытып җибәрәләр. Тел гыйлемендә һәммә нәрсәнең әһәмияте бар, шуны да аңламагач, университетта укып йөрүнең нинди кирәген табасыз? Кәримә партасына сеңәргә мәҗбүр ителде. Моңа кадәр һаман да “бишле”гә генә укып йөргән кыз бу ханымның фәннәреннән күзгә күренеп түбән тәгәри башлады. Мөгаллимә хатын һәр практик дәрестә аны такта алдына чыгара торды. Хәер, Кәримәнең җавап бирү өчен алга чыгарылуы электән гадәти күренеш иде. Әмма аларында бүтән студентлар эшли, сөйли, чишә алмаган, аңлата белмәгән очраклар сәбәбендә кыз белән шулай була иде. — Хәзер барысын да төшендереп бирәчәк үзегезгә!— дип, аны мактап, чираттагы “бишле” билгесен куяр өчен такта янына махсус чыгаралар сыман иделәр. Ә бу ханым, киресенчә, мыскыллап, җитмәсә юри: — Менә белдекле кызны чыгарыйк әле!— дип әйтеп, мәкер белән эшли. Кәримә чынлыкта һәммә яңа теманы белеп, өйрәнеп барырга тырыша. Аның зиһене камил, тиз үзләштерүчән. Тик ханымның лекцияләренә кереп китә алмый. Аларда аңа нидер җитми. Һәм менә шул нидерне Кәримә китап-дәреслекләрдән таба. Ә мөгаллимәсе: — Юк, алай түгел, дөрес эшләмисез, җөмлә болай анализланмый, тел гыйлемендә шагыйрә кызларга “ничү делать”!— дип, хаталарын табып тормыйча, мыскыллауга керешә. Студентлар аптырауга төшәләр, зиһеннәре бутала. “Бу апага ни кирәк икән?”— дип, аңа сораулы карашларын төбиләр. Болай булса, берсе дә имтиханнарын уңай билгегә бирә алмаячакларын төшенәләр. Университет гыйлеме дигән сүзнең шундый хикмәте бар: ул үзенә үткән-бүгенге-киләчәк фәнни карашларны, фикерләрне бергә берләштерү көченә ия, хакыйкатьне ачыклап, аның чиксез булуын төшендерә. Анда һәммә белем алу тәртибе анализлау һәм синтезлау мантыйгына корылган. Сөйләп бирү түгел, бәлки аңлату — белем бирүнең асылында ята. Мостафа мөгаллим нәкъ менә шундый шәхес тә бит инде! Ә бу яшь мөгаллимә ханым аның ул якларын таный алмый. Дөрестер инде, башкаларның хаклыгын күрә алмаган кеше үзләре хаталы булалар! Таный белергә кирәк, таный! Ә бәлки Кәримә ялгышадыр? Вакыйгалар үз тәртипләрендә бара тордылар. Ә беркөнне Кәримәне коридорда Фәхри абыйсы Хисами көтеп алды. Аның анда барлыгын кыз сизмичә-күрмичә калган иде. Лекцияләре бетүгә, Сабира белән тизрәк кайтып китәбез дигәннәрендә, Фәхри Хисманиның нәкъ каршысына килеп чыктылар. Исәнләштеләр. Кәримә үзенең каушавын тойды. Ул әлегә бернинди дә хисләр кичермидер сыман иде. Беренче күрүеннән бирле Фәхри абыйсына кыз хөрмәт белән карады, әмма аны сөю-ярату тойгылары аңарда бар иделәрме — әйтә алмастыр сыман. Газизчик абыйсы да кызга шушылай ук кадерле, әмма аңа да йөрәге ялганып җитә алмый. Әйе, аңа да! Юк-юк, монысы дөрес түгел, аның йөрәге, хисләре аша, шушы Фәхри Хисамига тоташкан түгелме соң? Йа Ходай? Бу нинди аяныч хәл? “Әгәр дә күрешсәгез, сөйләшсәгез... Фәхри Хисамины тынычлыкта калдырмасагыз, без сезне нишләтергә белербез!” — Болар бит теге кара эчле әдип абыйның сүзләре. Ул монда гынадыр, карап-күреп торадыр! — Кәримә Дулатова, сез әле китмәдегезмени? Ә боларын теге мөгаллимә хатын әйтте. Кәримә аның тавышы килгән якка күтәрелеп карады. Баскычтан алар янына “ай-яй!” дип башын болгап, чекрәеп карап шул ханым төшеп җитеп килә иде. Кызга бик тә оят булып, газиз башын кайларга куярга да белмәде. — Ачуланмагыз, Альбина Халиковна, гаеп — миндә!— диде шунда сабыр һәм итагатьле тавышы белән Фәхри Хисами.— Кәримәне мин туктаттым, сүзем бар иде аңарга. Ачуланмагыз? Үтенәм! Калын һәм мәгърур буйлы, бик тә килешле сыйфатлар иясе, чәчләрен матур итеп артка каратып тарап, заманча итеп өеп куйган мөгаллимә ханым: — Укуы начарланды Кәримә Дулатованың, Фәхри абыйсы! Дәресләремдә “өчле”гә төшеп бетте!— диде. Бу сүзләре күрәләтә мыскыллау өчен әйтелгән иделәр әлбәттә. Дөрес, Альбина Халиковнаның алай дип тә уйларга, мондый сүзләрне дә кычкырып әйтергә хакы бар кебек: — Сез бер-берегезне яхшы беләсез бугай? Абыйлы-сеңелле дип әйтимме? Башкачамы?.. Фәхри абыйсы, аңлатыгыз әле үзенә, тәртибе дә йомшарды кызның! Альбина Халиковна горур кыяфәтендә шушыларны әйтә-әйтә алар яныннан узып китте дә: — Сабира, Сабира! Сабира сеңлем, туктагыз, мине көтегез әле!— дип, ишек янындагы дүрт рәтле баскычтан төшеп, Кәримәнең иптәш кызын култыклап алып, чыгып та китте. Алар гүяки колакка-колак килеп, ниндидер гайбәтләр сөйләшергә җыенган хатыннарны хәтерләтергә тиеш иделәр. Соңыннан Кәримә, шул ук көнне белде: Сабираны Альбина Халиковна аспирантурада калырга, фән белән шөгыльләнергә өндәгән икән, аңа гыйлемгә сәләте хакында сөйләгән. Кызның түбәсе күкләргә тигән! Альбина Халиковнаның махсус мыскыллауларына да үч итеп, ул кичне Кәримә Фәхри абыйсы Хисами белән Ленин исемендәге урам буйлап Кремль ягына таба атлады. Монда кешеләр дә күзгә карап үтмиләр, тәрбиялеләр, йөрергә дә уңайлы, якты. Һәммә таш, койма, тәрәзә, ишек — тарихи. Менә анда элек “Татгосиздат” урнашкан булган. Ул ишектән Һади Такташ узып йөргән. Ә монысы — ашханә. Анда да легендар шәхесләрнең эзләре. Болар Фәхри абыйсы Хисаминың үз тормышына бәйле, ә Кәримәгә — тарих. Һе, кызык икән, менә алар икәү — Фәхри Хисами һәм Кәримә Дулатова, икесе ике чор кешеләре, берсе — олы шагыйрь, ә икенчесе — әлегә каләм тибрәтүче. Тарих һәм заман бергә атлап баралар. Сөйләшәләр. — Кәримә сеңлем, соңгы айларда күренмәдегез! Мин монда, университетка, студентлар белән очрашу кичәләренә ничәмә тапкырлар чакырылдым, килдем. Араларында сезне күрмәдем, кадерлем! Авырдыгызмы әллә? Юктыр ла инде! Булмас! Сезнең кебек гүзәллек иясенә сырхау кагылып китәргә оялыр!.. Фәхри абыйсы шагыйранә сөйли иде. Аны Кәримә үзен эзләп килгән дип тора, ә ул әнә химия факультеты студентлары белән очрашуга чакырылган икән. Мәхәббәт, Ил, Ватан, Дөнья, Галәм турында шигырьләремне укыдым, яратып тыңладылар, ди. Әле беркөнне генә рус филологиясе төркемендә укучы студентлар белән очрашуда булган. Аңа ак гвардиячел Бунин, Ахматова, Гумилев кебек, Кәримәнең колагына-зиһененә әле генә керә башлаган шәхесләрнең иҗатларына бәйле сорауларын биргәннәр. Пушкинның хикәяләрендә эчке гармония турында сөйләгән идем, ди. Студентларның моңа бик тә күңелләре булган. Аларның әдәбият белән кызыксынулары аны чиксез сөендергән. Муса Җәлил хакында истәлекләремне сөйләргә үтенгәч, аңа карата нинди яхшы карашта торуымнан башлап китеп, Һади Такташка күчкәнмен, ялгышымны әллә сизми калдылар, әллә инде аңладылар, бары әйтергә кирәк тапмадылар, ди. Декан үзе алып барган очрашуны. Аннары, кабинетына чакырып, сөйләшеп тә утырганнар. Сезнең хакта да аңа әйткән идем: “Безнең бик яхшы студентыбыз ул!”— дип мактады үзегезне, ә мин шагыйрә икәнлегегезне дә искәрткәч, сезне чакыртып, эзләткән дә иделәр әле, лекциягә килмәгән булгансыз икән, диделәр. Кәримә әле уттай янгандай хәлгә төшә, әле суыкка эләккәндәй куырылып китә. Фәхри абыйсы сөйли дә сөйли, бәйрәмнән бәйрәмгә, туйдан туйга гына йөргән кебек китереп чыгара. Менә бүген Кәримәне очратуына бик шат икән. Күптәннән күрешмәгәч, кешеләр сагындыра, имеш! — Сеңлем, безгә килегез, кил! Мин күп вакытымны өйдә уздырам. Барыбыз да сине сагынабыз, хәтта тәрәзә төбендәге гөлләр дә! Кәримәнең күптән инде мондый сүзләрне ишеткәне юк. Күңеле шатлык һәм бәхет хисләре белән тула. Алар Кремль янына барып җитәләр. Әмма язгы кичнең салкын һавасы Фәхри абыйсын да туңдырып ала. Университет ягына китәргә дип борылалар. Умырзаялар баш калкыттымы икән әле? Кәримә аларны бик ярата. Бу хакта Фәхри Хисамига да әйтә. — Мин сезне аларны сөясездер дип белми идем,— дип сөйләп китә шагыйрь абыйсы. Кәримәне әүвәле ромашкалар белән тиңләгән булган ул. Инде менә хәзер генә аңлаган. Умырзаялар турында искә алынса шигыремдә, ул сезнең хакта булыр, сеңлем, ди. Умырзая чәчәкләре ритмга да, гомернең үтүенә бәйле фәлсәфәгә дә килеп-килешеп торалар икән бит. Бу ачышка этәрүе өчен Кәримәгә аерым рәхмәтләр әйтә барды. Фәхри абыйсы белән шушылай сөйләшеп йөрүләре рәхәт икән бит. Менә алар үзара ничек аңлашып, җиңел, күңелле итеп баралар. Әнә университет. Тәрәзәләреннән яктылык нур чәчә. Утлар кабызылган. Кичке укудадыр инде студентлар? Көндез дә, читтән торып та, башкача да халык белем ала-ала, һәммәсе дә бик акыллы булып бетәрләр инде. Менә бәхет, менә күрелмәгән хәл — һәркем югары белемле! Мондый акыллы илдә яшәве дә күңелле булыр! — Сезнең фатирыгыз кайда әле, Кәримә сеңлем? — Монда гына! Университет урамы буйлап төшәм дә, Болакның аргы ягындагы, сул кулдагы йортта торам. Ерак түгел! — Әйдәгез, яшь вакытларым хәтеремә кайтсын әле! Хәзер караңгы да ирешеп килә аннары! Кеше-кара кимсетмәсен, сезне озатып куям! Кәримә әлегә бер сүз дә әйтми. Алар Университет урамы буйлап Бауманга таба төшә баралар. Фәхри абыйсы борынгы хан заманнарындагы тарихларны сөйләүгә алына. Шунда шаулы студентлар төркеме аларны аралап уза. Бер-берсеннән ераклашып алалар. Ул да түгел, анда Бауман урамы буйлап кайтып килүче Газизчик абыйсы күренә. Кәримә, куанып: — Әнә ул абый, бире таба килә бит әле, урам уты эленгән багана төбенә җитте, эшләпәле! Ул безнең фатирыбызның хуҗабикәсе улы. Аңа ияреп китәрмен, Фәхри абый, сезне аптыратып йөртмәскә яхшы булыр!— дип, шунда ук кыз шат тавыш белән эндәшә.— Газиз абый, ул сезме? Килеп җитеп, танып өлгергән яшь кеше мул елмая, исәнләшә: — Ә, безнең Кәримәбез! Кайтып килүегезме?— дип сорый. — Менә сезне көтеп алып торабыз!— дип куана кыз.— Таныш булыгыз, бу — Фәхри абыем Хисами, шагыйрь һәм, таныш булыгыз, данлыклы инженер — Газиз абый! — Сез нәрсә инде, Кәримә! Кешене ышандырырсыз тагын, мин нинди данлыклы инженер булыйм, ди? Фәхри абый, исәнмесез тагын бер кат, сезнең белән очрашуыма, танышу форсатына бик шатмын! Алар кулларын кысышып алалар. Үзара хәлләрен сорашалар. Утның сүрәнлеге икесенең дә күзләрен ачык күрергә, йөз чалымнарының хәрәкәтләрен барлап калырга мөмкинлек бирми. Ә менә тавышлары тигез һәм ягымлы, матур итеп сөйләшәләр дә инде! — Сезнең кебек егеткә, җитмәсә фатир хуҗасына Кәримә кебек чибәр кызны ышанып тапшыра алам икән,— ди шунда Фәхри Хисами, әйткән сүзләренә күп төрле мәгънәләр салып. Аны Кәримә аңлый, Газиз абыйсы да кабул итә. Әмма үртәлми һәм үртәргә дә теләми. — Фәхри абый, сез бик дөрес әйтәсез, моңа кадәр, бездә яшәгән чорында Кәримәгә җил дә тидермәдек. Түбәбездән яңгыр да үтмәде. Бүлмәсе дә салкын булмады бугай? Моннан соң да шулай була күрсенгә тырышабыз,— диде Газизчик. Әмма аның шушы кадәр күп итеп сөйләп куюлары үзенә дә гаҗәп бер хәл иде булса кирәк, инде хәзер ни әйтергә белми, кинәт шым калды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|