Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 35 страница




Фәх­ри абый­сы да бер­ни өс­ти ал­ма­ды. Ул үзе­нең яки шат бу­лу­ын, яи­сә баш­ка­ча бер-бер фи­кер­гә кил­гән­ле­ген бел­де­рер­гә ти­еш иде. Әм­ма җа­ен югалт­кан ба­ла сы­ман, бе­раз чит­кә чык­кан ке­бек адым яса­ды.

— Га­зиз абый, мин сез­гә та­гы­лып кайт­сам, ачу­лан­мас­сыз­дыр бит?— дип со­ра­ды шун­да Кә­ри­мә, бу сүз­лә­рен­дә һич­бер баш­ка төр­ле уй күр­ми­чә, үзен ты­ныч то­тып.

— Бик ях­шы бу­лыр, әй­дә­гез әле, киң урам­нар­ны тар итеп, егет бе­лән кыз бу­лып уза­ек!— дип, Га­зиз­чик шун­да Кә­ри­мә­нең ку­лын үзе­нең кул­ты­гы­на ал­ды. Алар­ның бер-бер­се­нә ки­ле­шеп то­ру­ла­рын Фәх­ри Хи­са­ми да күр­ми-аң­ла­мый ка­лал­мый иде. Әм­ма ул бө­тен­ләй дә баш­ка төр­ле сүз әйт­те:

— Сез­гә Кә­ри­мә­не ыша­нып тап­шы­ра­сым да кил­ми баш­ла­ды әле! Әл­лә үзем ге­нә оза­тып ку­яр­га­мы соң?— ди­де.

Бо­лар­ны ишет­кәч, кыз кау­шап, кал­ты­ра­нып ал­ды. Әм­ма Га­зиз­чик бик тә ма­тур сүз­ләр та­бып өл­гер­де:

— Мо­ңа ка­дәр Кә­ри­мә без­дә фа­тир­да яшә­де! Әти­се дә бик ыша­нып тап­шы­рып кит­кән­не, сез, Фәх­ри абый, алай әйт­мә­гез ин­де!— ди­де.

Алар шул сүз­ләр­дән соң бе­раз кө­ле­шеп ал­ды­лар да хуш­ла­шып ае­ры­лыш­ты­лар. Га­зиз­чик абый­сы­ның бе­лә­ге­нә ябыш­кан хәл­дә Кә­ри­мә, аңар­дан ка­лыш­мый, Бо­лак­ка та­ба ашык­ты. Адым­на­ры шак­тый җы­лы иде. Фәх­ри Хи­са­ми трам­вай тук­та­лы­шын­нан ерак кал­ма­ган иде. Ул шун­нан кай­тып ки­тәр.

 

V

Соң­гы ат­на­ла­рын­да Са­би­ра лек­ци­я­лә­рен еш кал­ды­ра баш­ла­ды. Га­ри­фы бе­лән, мөм­кин­лек чык­кан­да, бер­гә­ләп ки­бет­ләр­гә йө­ри­ләр. Нәр­сә­дер бу­ла­сы, туй­га­мы җы­е­на­лар? Әм­ма мо­ны һич­кем­гә әле­гә бел­дер­ми­ләр. Кә­ри­мә­нең дә үз хәс­рәт­лә­ре үзе­нә җит­кән, ар­ты­гын кы­зык­сын­мый. Аның күз ал­дын­нан те­ге ка­ра чәч­ле әдип абый­ның кы­я­фә­те, хә­те­рен­дә исә усал итеп кур­кы­тып әйт­кән сүз­лә­ре иде­ләр бул­са ки­рәк? Җит­мә­сә Фәх­ри абый­сы бе­лән бул­ган оч­ра­шу­ны яңа пеш­кән фән кан­ди­да­ты мө­гал­ли­мә ха­ным кү­реп кал­ды бит. Хә­зер гай­бә­тен ил бе­лә­дер ин­де? Ка­зан­ның үзәк ура­мын­нан ша­гыйрь абый­сы бе­лән узу­ла­ры да күз­ләр­гә ча­лын­мый кал­ган­дыр ди­сез­ме? Ни­чек ха­та­лан­ды Кә­ри­мә, ни­гә ки­рәк иде бу ка­дәр кы­ла­ну?

Лек­ци­я­гә ки­леп кер­гән Мос­та­фа мө­гал­лим га­дә­тен­чә ка­ра бәр­хет тү­бә­тә­ен­нән һәм ягым­лы ел­май­ган йөз бе­лән иде. Кө­не дә ма­тур кил­де бит әле аның. Бө­тен дөнь­я­ны ту­ты­рып яз яме йө­ри. Ә ме­нә ау­ди­то­ри­я­дә Кә­ри­мә үзе ге­нә иде.

— Баш­ка­ла­ры­гыз кай­да?— дип со­ра­ды, ап­ты­раш­ка би­ре­леп Мос­та­фа мө­гал­лим. Ул әл­бәт­тә бер сту­дент­ка гы­на дә­рес би­рә ал­мый ин­де.

— Алар ко­ри­дор­да иде­ләр. Шун­да бу­лыр­лар. Дә­рес баш­ла­ну­ын оны­тып җи­бәр­гән­нәр­дер? Ча­кы­рыйм­мы үз­лә­рен?— ди­де Кә­ри­мә, уры­нын­нан куз­га­ла баш­лап.

— Юк-юк, сең­лем!— ди­де Мос­та­фа абый­сы, аңа ку­лы бе­лән күр­сә­теп, уты­рыр­га өн­дәп.— Мон­да гы­на икән­нәр, хә­зер, чы­гып, үзем дә­шәм. Ни­чек алай ту­га­ры­лып ки­тү­лә­ре аң­ла­шы­ла. Яз га­лә­мәт­лә­ре бит, сең­лем!

Һәм ул Кә­ри­мә­нең груп­па­даш­ла­рын ау­ди­то­ри­я­гә ке­рер­гә ча­кыр­га дип ишек­тән чык­ты. Аның әйт­кән сүз­лә­ре ачык ише­тел­де­ләр:

— Кыз­лар-егет­ләр, ка­дер­ле шә­керт­лә­рем, мөм­кин, әй­дә­гез, ау­ди­то­ри­я­гә узы­гыз, лек­ци­я­без баш­ла­нып кит­те!

Сту­дент­лар бе­лән бо­лай җай­га ки­те­реп уни­вер­си­тет­та яһү­ди про­фес­сор­лар гы­на сөй­лә­шә тор­ган иде­ләр. Баш­ка до­цент-мө­гал­лим­нәр исә алар­ны кө­тү уры­ны­на ку­ып йөр­тер­гә яра­та­лар.

Мос­та­фа мө­гал­лим, сүз­лә­рен бе­те­реп, ты­ныч кы­на әй­лә­неп тә кер­де. Ка­фед­ра ар­ты­на ба­сып, лек­ци­я­ләр итеп туп­лап куй­ган яз­ма­ла­рын ач­ты һәм:

— Бү­ген без­нең те­ма...— дип, су­зыб­рак сүз баш­ла­ган иде, ишек­тән Са­би­ра кү­рен­де. Ни­гә­дер ул Кә­ри­мә яны­на кил­ми­чә, дәш­ми-тын­мый, мыш­тым пе­си сы­ман хә­рә­кәт­ләр ясап, иң арт­кы рәт­ләр­нең бер­се­нә ба­рып утыр­ды. Мос­та­фа мө­гал­лим аңа игъ­ти­бар ит­мә­де бул­са ки­рәк:

— Яз­ды­гыз­мы, Кә­ри­мә сең­лем?— дип со­ра­ды һәм лек­ци­я­сен җи­ңел су­лыш бе­лән баш­лап кит­те. Ул ара­да икен­че, өчен­че, дүр­тен­че сту­дент та ке­реп утыр­ды­лар. Лек­ция дә­вам итә тор­ды. Бер Кә­ри­мә­дән баш­ка әле­гә бү­тән­нәр дәф­тәр­лә­рен ач­ма­ган, яза да баш­ла­ма­ган иде­ләр.

— Ка­юм На­сый­ри фән­дә һәр­да­им ха­лык­чан бул­ды. Та­рих, тел, әдә­би­ят, хи­мия, тыйб­ба-ме­де­ци­на ке­бек гый­лем­нәр­гә дә ха­лык­чан якын ки­леп, без фольк­лор дип атал­ган ха­лык иҗа­ты ягын­нан фи­кер­лә­рен үс­те­рә ба­рып...

Ау­ди­то­ри­я­гә кал­ган сту­дент­лар да ке­реп тул­ды­лар. Кә­ри­мә үзе утыр­ган бе­рен­че рәт­кә кем­нең дә якын кил­мә­вен күр­де, мон­да нин­ди­дер мә­кер бар­лы­гын ул сиз­гер кү­ңе­ле бе­лән шун­да ук то­яр­га ти­еш иде югый­сә. Әм­ма дикъ­ка­те лек­тор абый­сы­ның сүз­лә­рен­дә бул­ган­лык­тан, баш­ка нәр­сә­ләр ту­рын­да уй­ла­ма­ды. Лек­ци­я­сен Мос­та­фа мө­гал­лим өз­мә­де, җи­ңел агым­да дә­вам ит­тер­де, ха­лык иҗа­ты ди­гән сүз­лә­ре­нә ае­ру­ча ба­сым ясый бар­ды:

— Аның шу­шы ни­гез­дә фи­кер­лә­рен үс­те­рә ба­руы та­тар­да гый­лем­нең чын­нан да ха­лык­чан ни­гез­ләр­гә ко­рыл­ган­лы­гы ха­кын­да сөй­лә­ми­ме?— ди­гән кы­зык­тыр­гыч со­рау ку­еп, сту­дент­лар­га ба­шын кү­тә­реп ка­ра­ды.

— Әйе,— ди­де аңа Кә­ри­мә, га­дәт­тә ул про­фес­сор­ла­ры­на лек­ци­я­лә­рен­дә шу­лай яр­дәм итеп ал­га­лый иде.

Әм­ма шун­да груп­па­даш егет­лә­рен­нән бер­се ка­ты һәм ачу­лы итеп:

— Юк!— дип әй­теп куй­ды.

Лек­ци­я­сен дә­вам итү­дә бул­ган Мос­та­фа мө­гал­лим шун­да ау­ди­то­ри­я­гә ба­шын ка­бат кү­тә­реп ка­рап, ни­гә­дер сүз­сез кал­ды. Ап­ты­раб­рак тор­ды да:

— Ни өчен юк дип уй­лый­сыз, ка­дер­ле шә­кер­тем ип­тәш Хи­за­мов?— дип, ярым мәс­хә­рә­ле тон­да со­ра­ды.

— Юк бул­ган­га юк!— ди­де те­ге, ая­гы­на то­рып ба­сып.

— Аны­сын ишет­тек ин­де. Әм­ма аң­ла­шыл­мый, ни өчен юк!

— Бик тә аң­ла­шы­ла!— ди­де Хи­за­мов, ми­шәр­ле­ге бе­лән кай­нап чы­гып:— Без кә­лә­пүш­ле мул­ла­дан ком­ган хә­реф­лә­ре ту­рын­да хо­ра­фи лек­ци­я­ләр тың­лар­га уни­вер­си­тет­ка кер­мә­дек! Без сез­гә про­тест бел­де­рә­без!

Аның бо­лай кис­те­реп әй­тү­лә­ре хәй­ран хәл­гә тө­шер­ми кал­дыр­ма­ды­лар. Мос­та­фа мө­гал­лим хә­тер­сез адәм­гә әве­рел­гән төс ал­ды. Әгәр ул шу­шы шә­кер­те­нең ки­лә­чәк­тә та­тар­ның га­рәп хә­реф­ле ки­тап­ла­ры бу­ен­ча үзен бел­геч дип та­ны­та­сын­нан хә­бәр алал­ган бул­са, бәл­ки аның сүз­лә­рен­нән кө­леп ке­нә куй­ган һәм: “Сез ял­гы­ша­сыз, әфән­дем!”— дип, аны уры­ны­на утыр­ту­ны мәс­ли­хәт кү­рер иде. Әм­ма шу­шы мең дә ту­гыз йөз дә ил­ле ту­гы­зын­чы ел­да шул ук егер­мен­че га­сыр­ның ахы­рын­да дөнья йө­зе нин­ди төс­ләр ала­ча­гын кай­дан кү­зал­лар­га мөм­кин? Ашы­гып, та­мыр­сыз утыр­тыл­ган ком­му­низм­ның ки­бә бар­ган ага­чы ир­тә­гә шау­ла­тып чә­чәк ата­ча­гы­на дәгъ­ва бе­лән ка­бат җан­нар­ны куз­га­тыр­га алын­ган мең ту­гыз йөз алт­мыш бе­рен­че ел да ул ва­кыт өчен ерак бер ки­лә­чәк ва­кый­га­сы ке­бек иде.

— Иле­без га­ләм киң­лек­лә­рен яу­лар­га җы­ен­ган чор­да без ис­ке кә­лә­пүш­ләр­дән гый­лем алыр­га те­лә­ми­без! Кем­нәр ком­со­мол, әй­дә­гез, ми­нем арт­тан!— дип, шун­да Хи­за­мов ау­ди­то­ри­я­дән чы­гып кит­те. Баш­ка­лар да бе­рәм­ләп-икәү­ләп-өчәү­ләп аңа ияр­де­ләр. Са­би­ра да кү­рен­де. Ул әл­лә Мос­та­фа мө­гал­лим­нең, әл­лә Кә­ри­мә­нең кү­зе­нә ча­лы­ныр­га те­лә­ми­чә, ал­дан бар­ган груп­па­да­шы Бә­ри­я­нең ар­ты­на ка­ча-ка­ча чык­ты. Бу хәл­ләр кот­чык­кы­сыз ва­кый­га­лар­дан иде.

Ау­ди­то­ри­я­дә тын­лык ур­наш­ты. Бе­раз­дан Мос­та­фа мө­гал­лим тел­гә ки­леп со­ра­ды:

— Сез бе­рәр нәр­сә аң­ла­ды­гыз­мы?

Кә­ри­мә җа­вап би­рә ал­ма­ды, ул үзе дә укы­ту­чы­сын­нан ар­тыг­рак таң-га­җәп­тә иде.

— Ком­ган хә­реф­лә­ре, имеш! Ду­рак­лар! Шу­шы ком­ган хә­реф­лә­ре без­не мең ел бу­е­на яшә­теп, җан­на­ры­быз­ны гый­лем суы бе­лән юын­ды­рып, зи­һен­нә­ре­без­не агар­тып кил­гән­нәр!..

Ул һу­шын алыш­ты­рыр­га дип өс­тәл ар­тын­да­гы урын­дык­ка утыр­ды. Сту­дент­лар­ның про­тес­тын­нан биг­рәк, аны алар­ның аң­сыз­лы­гы, то­ма­на бу­лу­ла­ры шак­ка­тыр­ган иде. Әгәр дә ха­лык чын­нан да са­рык икән, ул ба­ры тик чы­быр­кы те­лен ге­нә аң­лый. Әгәр дә ха­лык мә­дә­ни­ят­ле, ал­га ом­ты­лу­чы бул­са, аңа гый­лем, мә­дә­ни­ят, әдә­би­ят, сән­гать ки­рәк һәм ул алар­ның юга­ры дә­рә­җә алу­ын те­ли, алар­ны үс­те­рү­гә бар ты­рыш­лы­гын куя. Хик­мәт бит ак­чаң бул­мау­дан яки бу­лу­дан җыр­лап йө­рү­дә тү­гел, бәл­ки си­нең җыр­ла­вың­ның ха­лык­ка ки­рәк­ле, те­ләп һәм со­рап алы­ну­ын­нан! Әдә­би­ят, сән­гать, мә­дә­ни­ят, фән ба­ры тик шу­шын­дый оч­рак­лар­да гы­на ке­ше­лек­кә хез­мәт итә ала­лар.

— Ә син, сең­лем, ни­гә алар­га ияр­мә­дең?— ди­де шун­да Мос­та­фа мө­гал­лим, са­быр­лы­гын кү­ңе­ле­нә ка­бат кай­та­рып өл­ге­реп.

Кә­ри­мә аның ни­гә бу со­рау­ны би­рү­ен аң­ла­ма­ды.

— Мин бит си­не, сең­лем, сак­лап ка­ла ал­ма­я­чак­мын. Хә­зер мин үзем як­лау­га мох­таҗ,— ди­де мө­гал­ли­ме. Бе­раз­дан та­гын да әйт­те:— Си­нең ти­рәң­дә, Кә­ри­мә сең­лем, бо­лыт­лар­ны бик тә ку­ер­та­лар. Ин­де чи­рат ми­ңа да җит­кән икән. Бе­рүк сак бу­ла күр!.. Йа Хо­дай, та­гын шул за­ман­нар баш­лан­ды ми­кән­ни? Ин­де дә үз­гәр­де, үз­гә­рә ба­ра дип то­ра идек!..

Мос­та­фа мө­гал­лим әл­лә үзе­нә, әл­лә Кә­ри­мә­гә сөй­ли иде. Су­лы­шын алыш­ты­рыр­га итеп, тә­рә­зә яны­на ба­рып бас­ты, ан­на­ры аны ачып җи­бәр­де. Сал­кын­ча яз­гы һа­ва ау­ди­то­рия буй­лап уз­ды. Шун­да ишек ачы­лып ки­теп, олы гәү­дә­ле, ат кы­я­фәт­ле йө­ре­шен­дә Аль­би­на Ха­ли­ков­на ки­леп кер­де һәм:

— Кая сту­дент­ла­ры­гыз? Алар ми­ңа ки­рәк иде. Дә­рес бул­мый­мы әл­лә, Мос­та­фа ага? Кә­ри­мә, ә син мон­да ниш­ләп уты­ра­сың?— дип, яла­гай­лык һәм ял­ган төс­ләр­дә со­рау­ла­рын яу­ды­ра баш­ла­ды. Биг­рәк тә соң­гы җөм­лә­се нәр­сә өчен, ниш­ләп йө­рү­ен аң­лы ке­ше­нең кү­ңе­ле­нә ире­ше­лер­лек ите­леп әй­тел­де. Әм­ма мо­ңа Мос­та­фа мө­гал­лим игъ­ти­бар бир­мә­де, Кә­ри­мә чы­гып ки­тәр­гә ин­де соң бу­лу­ын си­зен­де. Аңа хә­зер шу­шы ау­ди­то­рия бүл­мә­се нык­лы сы­е­ну ка­ла­сы сы­ман то­ел­ды.

— Алар кер­гән иде­ләр, яңа гы­на чы­гып кит­те­ләр,— ди­де Мос­та­фа мө­гал­лим, тә­рә­зә янын­нан ки­теп, шун­да ку­лын­да­гы дәф­тә­рен өс­тәл­гә ку­яр­га җай­ла­на ал­мый­ча, ан­да нәр­сә­ләр­дер яза, нин­ди­дер бил­ге­ләр те­зә баш­ла­ган Аль­би­на Ха­ли­ков­на­га.

Ха­ным ашык­мый­ча гы­на ма­таш­кан җи­рен­нән ки­нәт үз­гә­реп, ар­тын­нан янып кил­гән­дәй ка­ба­ла­на баш­лап, әм­ма озак­лап эшен тө­гәл­лә­де, ан­на­ры:

— Кая? Ни өчен чык­кан­на­рын әйт­мә­де­ләр­ме­ни? Мос­та­фа ага?— дип ха­фа­ла­нып со­ра­ды.

— Мин үзем тө­ше­неп җи­тә ал­ма­дым, Кә­ри­мә дә бел­ми кал­ган­дыр... Алар ко­ри­дор­да тү­гел­ләр­ме­ни? Үз­лә­рен­нән со­ра­са­гыз?— ди­де Мос­та­фа мө­гал­лим, үзен тыш­тан һа­ман да ты­ныч то­тар­га ты­ры­шып.

— Оч­ра­ма­ды­лар, күр­мә­дем әле­гә!— ди­де ха­ным, эшен бе­те­реп, яз­ган дәф­тә­рен күк­рә­ге­нә кы­сып. Ә ан­на­ры шылт итеп та­гын да әй­теп куй­ды:— Кә­ри­мә, дә­рес бе­тү­гә — ком­со­мол ко­ми­те­ты бүл­мә­се­нә ке­рер­сең! Ан­да си­не кө­тә­ләр!

Аның бу сүз­лә­рен­нән соң кыз бө­тен­ләй дә ко­е­лып төш­те, Аль­би­на Ха­ли­ков­на иха­хай­ла­ган ат сы­ман аш­кы­нып чы­гып кит­те. Лек­ция сөй­ләү­гә дәр­те бет­кән Мос­та­фа ага ка­бат урын­ды­гы­на утыр­ган һәм өс­тәл өс­те­нә та­ба сы­гы­лып төш­кән иде.

— Хә­зер бит яшь­ләр җи­ңел юл­ны сай­лый­лар. Рус гый­ле­мен­дә­ге ка­за­ныш­лар­ны эләк­те­реп ала­лар да бөр­кет­кә әве­ре­лә­ләр. Әм­ма та­тар фә­не, та­тар те­ле гый­ле­ме үз ка­за­ныш­ла­ры ни­ге­зен­дә үсәр­гә ти­еш­ле, бу хак­та уй­лап та ка­ра­мый­лар!— ди­де ул шун­да.

Кә­ри­мә аның нәр­сә өчен, кем­гә бо­лар­ны әйт­кән­ле­ген аң­ла­ма­ды. Ул әле­гә бу ка­дәр үк тө­гәл, һәм го­му­ми, һәм конк­рет юнә­леш­тә фи­кер­ли бел­ми иде.

— Дис­сер­та­ци­я­сен тик­шер­гән­дә шу­лар­ны әй­теп ал­ган идем, ярат­ма­ды. Ме­нә нә­ти­җә­се дә кү­рен­де, җи­ме­ше озак көт­тер­мә­де, өзе­леп ки­леп төш­те,— ди­де Мос­та­фа мө­гал­лим та­гын да үчек­лә­неп. Һәм шун­да аның ба­шы юга­ры чө­ел­де:— Лек­ци­я­без­не дә­вам итик!

Кә­ри­мә язар­га җы­ен­ды. Ва­кыт әле күп­тер сы­ман иде. Әм­ма дә­рес үтеп тә кит­кән, тә­нә­фес­кә чы­гар­га хә­бәр би­реп кың­гы­рау шал­ты­ра­ды. Мос­та­фа ага лек­ция ма­те­ри­ал­ла­рын җый­на­ды, порт­фе­ле­нә ту­тыр­ды да: “Нык бул, сең­лем!”— дип әй­теп, авыр адым­нар­да чы­гып кит­те. Кә­ри­мә аның ар­тын­нан кыз­га­нып ка­рап кал­ды. Әле­гә хәс­рә­те ба­ры тик Мос­та­фа абый­сы ту­рын­да гы­на иде. Аны ка­фед­ра уты­ры­шы­на ку­еп тик­ше­рер­ләр ин­де, тү­бә­тә­ен дә сал­ды­рыр­лар. Ни­гә кия ин­де ул аны? Эшен­нән дә ку­ар­лар. Кая ба­рыр?

Шу­шы уй­ла­ры эчен­дә Кә­ри­мә ком­со­мол ко­ми­те­ты бүл­мә­се­нә юнәл­де. Сак­лык бе­лән ге­нә ишек как­ты. Ач­ты­лар. Кер­де. Түр­дә, кы­зыл пос­тау­лы өс­тәл ар­тын­да ком­со­мол ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре, аның янын­да гы­на те­ге ка­ра эч­ле әдип абый, та­гын да өч-дүрт сту­дент ак­ти­вист­ла­ры, Кә­ри­мә­нең груп­па ста­рос­та­сы, ком­сор­гы, ан­на­ры Хи­за­мов уты­ра иде­ләр. Аш­кы­нып ди­яр­лек Аль­би­на Ха­ли­ков­на да ки­леп кер­де. Йө­зе бик тә ка­нә­гать, аңа эч­ке го­рур­лык бе­лән ту­лы ел­маю йө­гер­тел­гән иде.

— Ба­ры­быз да мон­да бу­гай? Баш­лар­га ки­рәк­тер!— дип, ком­со­мол ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре бел­де­рү яса­ды:— Бү­ген без ком­со­мол­ка Кә­ри­мә Ду­ла­то­ва­ның тәр­ти­бен тик­ше­рер­гә җы­ел­дык. Ма­те­ри­ал­лар ти­е­шен­чә туп­ла­ныл­ган. Бу мәсь­ә­лә күп­тән­нән без­не кы­зык­сын­ды­рып кил­де. Бү­ген та­гын да бер ЧП бул­ды, күз ал­ды­гыз­да! Ин­де әй­дә­гез, сүз­не баш­ла­дык. Бе­рен­че бу­лып кем әй­тә? Сез­ме, ста­рос­та? Ком­сорг Бәд­ри­е­ва? Әзер­сез­дер бит?

Бәд­ри­е­ва ди­гән­нә­ре как­ча йөз­ле, озын то­рык­лы, ямь­сез ча­лым­нар­га бай кыз иде. Ул:

— Ни ин­де, ни...— дип, бе­раз кау­шаб­рак, ал­дын­да­гы язу­лы дәф­тәр­гә ка­рый-ка­рый, сүз­лә­рен те­зеп чык­ты:— Кә­ри­мә без­нең “биш­ле”­гә ге­нә уку­чы кы­зы­быз ин­де, ни...

— Аны­сын без үзе­без дә бе­лә­без, ип­тәш Бәд­ри­е­ва! Мәсь­ә­лә­гә якын­рак ки­лик! Тәр­тип ягы­на, үз-үзен то­ты­шы­на, дә­рес­ләр­дә ма­те­ри­ал­лар­ны үз­ләш­те­рү­дә ко­ма­чау­лык ту­ды­ру­ла­ры­на!.. — Ком­со­мол ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре бу сүз­лә­рен ыша­ныч бе­лән әйт­те, Бәд­ри­е­ва­ның пеш­мә­гән­ле­ге­нә ри­за­сыз­лык бел­дер­де. Аның ачуы кай­нар­ла­на бар­ды.

Кә­ри­мә тәр­тип, дә­рес­не үз­ләш­те­рү ягын­нан үзен һәр­ва­кыт өл­ге­мен дип са­ный иде, ап­ты­раб­рак кал­ды.

Шун­да Хи­за­мов:

— Ме­нә бү­ген без ком­ган хә­реф­лә­ре­нә ябы­шып яту­чы, арт­та­лы­гы бе­лән сту­дент­лар­ны на­дан кал­ды­рыр­га ма­та­шу­чы кә­лә­пүш­ле лек­то­ры­быз­га про­тест бел­дер­дек! Саф, на­мус­лы кы­зыл ком­со­мол про­тес­ты! Бө­тен груп­па­быз бу ме­роп­ри­я­ти­е­дә кат­наш­ты. Әм­ма Кә­ри­мә Ду­ла­то­ва мил­ләт­че мө­гал­лим­не як­лап чык­ты, бар­ча­быз кар­шы­сын­да!— дип тез­де дә сал­ды. Аның бо­лай ашы­гып әй­тү­лә­ре, җит­мә­сә уни­вер­си­тет укы­ту­чы­сы­на мил­ләт­че­лек яр­лы­гын та­гуы кө­тел­мә­гән­чә­рәк ки­леп чык­ты, ах­ры­сы, ба­ры­сы да шым кал­ды­лар.

— Сез уты­ры­гыз әле, утыр, Хи­за­мов!— дип әмер бир­де шун­да аңа кул­ла­рын күк­рә­ге­нә урап, урын­ды­гын­да төп­тәй үзен хис итеп утыр­ган Аль­би­на Ха­ли­ков­на.— Сез­гә чи­рат җит­мә­гән!

Кә­ри­мә алар кар­шын­да ба­сып то­ра иде. Аның күз ал­ла­ры бе­раз ка­раң­гы­ла­нып кал­ды. Сүз­не һа­ман да Бәд­ри­е­ва­дан көт­те­ләр. Ул сөй­ләп алып ки­тә ал­мый­ча ап­ты­ра­ды. Ан­на­ры, үз хә­лен аң­лап, дәф­тә­рен­дә языл­ган­нар­ны укый баш­ла­ды:

— Без­нең Ду­ла­то­ва үз­сүз­ле, ип­тәш­лә­ре­нә өс­тән ге­нә ка­рау­чы кыз. Үз мак­сат­ла­ры­на ире­шү өчен өл­кән­нәр бе­лән ша­я­ру­дан да чир­кан­мый, бүл­мә­дәш кы­зы Са­би­ра бе­лән дә тарт­ка­ла­шып, аны мыс­кыл­лап, ан­нан өс­тен ку­еп яши, пыч­рак хы­ял­ла­ры ту­рын­да ши­гырь­ләр яз... яз... яза-а...

Ул шун­да уку­ын­нан тук­та­лып кал­ды һәм, ни­гә­дер күз­лә­ре ака­еп, әле ком­со­мол сек­ре­та­ре­на та­ба, әле ка­ра эч­ле әдип­кә, әле Аль­би­на Ха­ли­ков­на­га ка­ра­ды. Кә­ри­мә­гә та­ба күз­лә­рен кү­тә­рер­гә кө­че җит­мә­де. Та­гын да укы­мак­чы бул­ды, әм­ма:

— Бет­те,— ди­де.

— Ан­да алар гы­на тү­гел бу­гай бит?— дип га­җәп­лә­неп, ка­ра эч­ле әдип, ком­сорг­ның үз янын­да гы­на уты­ру­ын­нан фай­да­ла­нып, языл­ган дәф­тәр би­те­нә таш­ла­нып ка­рап ал­ды.— Укы, укы!

Бәд­ри­е­ва шун­да Кә­ри­мә­гә га­фу со­ра­ган­дай кү­тә­ре­леп ка­ра­ды. Алар­ның ка­раш­ла­ры оч­ра­шыр­га ти­еш иде­ләр. Әм­ма Кә­ри­мә ин­де дөнь­я­ның як­ты йө­зен кү­рер­лек хәл­дә тү­гел иде. Тө­се ки­теп, тез­лә­ре бө­ге­лә ба­рып, идән­гә һуш­сыз хә­лен­дә ише­леп төш­те. Бер­се дә бо­лай бу­лыр дип көт­мә­гән иде­ләр, ах­ры­сы. Бе­рен­че бу­лып ка­ра эч­ле әдип өл­гер­де:

— Су би­ре­гез, су!— дип әмер ит­те.

Ко­ми­тет сек­ре­та­ре өс­тәл­дә­ге сар­га­еп-кү­гә­реп бет­кән гра­фин­нан чис­та­лы­гы­на зур ши­ге бул­ган ста­кан­га су агыз­ды, чай­кал­ды­рып, эш кә­газь­лә­ре­нә дә тү­геп бе­тер­де. Кә­ри­мә ул ара­да күз­лә­рен ач­кан­дай бул­ды. Әдип абый­сы­ның ко­ча­гын­да һу­шы­на ки­лү­е­нә га­җәп­лән­де­ме, күз­лә­ре шар­дай ка­ба­ра бар­ды­лар. Бу ва­кый­га­да та­ма­ша­чы хә­лен­дә кал­ган һәм­мә ке­ше ап­ты­раш­та, бер­ни эш­ли ал­мас хәл­дә иде­ләр. Ка­ра эч­ле әдип ке­сә­сен­нән нин­ди­дер тарт­ма­чык чы­гар­ды, ан­нан ике ак төй­мә ка­дәр­ле тү­гә­рәк да­ру­лар­ны тап­ты, алар­ны әү­вә­ле учы­на сал­ды, ан­на­ры Кә­ри­мә­гә кап­тыр­ды. Ста­кан су­зып тор­ган ком­со­мол ко­ми­те­ты сек­ре­та­рен­нан “мон­да бир” ди­я­рәк су­ны ал­ды һәм кыз­га эчеп җи­бә­рер­гә куш­ты.

— Аңа хә­зер бер-ике сә­гать уты­рып то­рыр­га ки­рәк!— ди­де ул ан­на­ры, кү­тә­ре­шер­гә бу­лы­шу­ла­рын со­рап.

Ко­ми­тет уты­ры­шы шу­ның бе­лән тә­мам­лан­ган иде. Кә­ри­мә “Ю­ләр­ләр йор­ты” дип атал­ган ши­фа­ха­нә­дә ге­нә аңы­на кил­де. Тә­нен­дә-җа­нын­да авыр­лык си­зү аны изә иде.

 

VI

Июнь ае­ның эс­се көн­нә­рен­нән бер­сен­дә Ка­зан шә­һә­ре­нә ике гамь­ле ке­ше­нең ир­тән­ге по­езд бе­лән ки­леп җи­тү­лә­ре, вок­зал ал­ды мәй­да­нын­да ин­де кай­да ба­рыр­га икән дип ап­ты­рап то­ру­ла­ры шу­шы мең ту­гыз йөз ил­ле ту­гы­зын­чы ел­да кем­не дә бул­са га­җәп­лән­дер­де ми­кән? Юк­тыр. Чөн­ки ка­ла ка­дәр ка­ла­га эч­ке-тыш­кы хәс­рәт бе­лән, юл йө­рү га­зап­ла­рын ки­че­реп, ни­чә­мә ке­ше ге­нә кер­ми дә урам­на­рын­да юга­лып кал­мый, эре­ми? Әм­ма бу юл­чы­ла­ры­быз “Ю­ләр­ләр йор­ты”н та­бар­га ти­еш иде­ләр. Ад­ре­сын да тө­гәл ге­нә бел­ми­ләр, ке­ше­дән дә со­рар­га оя­ла­лар. Авыл­дан кил­гән шу­шы ага бе­лән абый үз як­ла­рын­да олы ке­ше­ләр­дән, хөр­мәт бе­лән тел­гә алы­ну­чы укы­ту­чы­лар­дан бул­са­лар да, Ка­зан өчен бер­кем дә тү­гел иде­ләр.

— Га­ри­фул­ла, әл­лә соң, авы­рык­сын­мый, әнә те­ге ми­ли­ци­о­нер егет­тән со­рый­сың­мы?— ди­де апа ке­ше, чүп­рәк­тән зат­лап те­гел­гән сум­ка­сын ку­лын­нан тө­ше­рә би­реп, эс­кә­ми­я­гә ку­еп.— Ул бе­лә дә бе­лә ин­де аны. Ки­тер, си­не­кен дә шу­шын­да!

Га­ри­фул­ла абый дөнь­я­да күп­не күр­гән­гә оша­ган. Ку­лын­да­гы ике тот­ка­лы дер­ма­тин сум­ка­сын ха­ты­ны ку­лы­на тап­шы­рып, бо­рын өс­те­нә күз­ле­ген җай­лап ки­еп, кос­тюм ке­сә­сен­нән блок­нот чы­га­рып, ан­нан “Те­лег­рам­ма” ди­гән язу­лы кә­газь­не алып, ми­ли­ци­о­нер егет яны­на та­ба кит­те. Те­ге­се, аны кү­зә­теп тор­ган җир­дән, әл­лә юри, әл­лә ки­рәк бул­ган­га, ар­ты бе­лән бо­ры­лып бас­ты. Ярый әле уры­нын­да кал­ды.

— Улым, кем,— дип мө­рә­җә­гать ит­те аңа Га­ри­фул­ла абый,— со­рыйм­мы-юк­мы икән?

— Исән­ме­сез!— ди­де ми­ли­ци­о­нер егет.— Сез кем бу­ла­сыз? Мон­да ниш­ләп йө­ри­сез?

Ан­дый со­рау­лар алы­рын ба­шы­на да керт­мә­гән агай, зи­һе­нен чу­ал­тып, бе­раз аң­сыз хәл­дә­рәк тор­ды. Аның ары­ган­лы­гы, яз­мыш ка­дер­сез­лә­вен­нән иза­ла­нуы кү­ре­неп то­ра иде. Шу­лай да ми­ли­ци­о­нер егет­кә ку­лын­да­гы те­лег­рам­ма­сын суз­ды. Те­ге аны ал­ды, укы­ды, ап­ты­рап кү­тә­ре­леп ка­ра­ды һәм:

— Вок­зал эчен­дә “Сп­ра­воч­ное бю­ро” язу­лы урын бар. Шу­ны та­бып, алар­дан со­ра­гыз. Юләр­ләр­нең кай­да икән­ле­ген мин бел­мим!— ди­де.

Га­ри­фул­ла абый аның бу сүз­лә­рен­нән соң кү­ңе­лен­дә зур авыр хис­ләр ки­чер­де. Әм­ма тор­мыш­ны һәм ан­да­гы ке­ше­ләр­не аз­мы-күп­ме бе­лүе хә­те­рен кай­та­рыр­га яр­дәм ит­те. Рәх­мә­тен әй­теп, вок­зал эче­нә та­ба юнәл­де. Ярый әле аж­гы­рып кил­гән ма­ши­на, көч бе­лән тук­та­лып, аңа үтәр­гә юл бир­де. Га­ри­фул­ла абый шу­ны да абай­ла­мый ба­рып, вок­зал би­на­сы эче­нә ке­реп кит­те. Ан­да ун ми­нут­лап тор­ган­нан соң гы­на ки­ре чык­ты. Бу юлы аның йө­зен­дә бе­раз як­ты­лык пәй­да бул­ган иде. Ха­ты­ны яны­на җи­теп, кай­сы марш­рут бе­лән ки­тә­се­лә­ре ту­рын­да сөй­ләп ал­ды.

— Шу­лай бик ерак­мы?— ди­гән сүз­ләр­не ишет­кәч:

— Ба­ра-ба­ра якы­на­ер әле... Ка­зан зур шә­һәр ин­де ул!— ди­де. Аның сүз­лә­рен­дә­ге са­гыш һәм гамь ку­е­лы­гы ят адәм ко­ла­гы өчен дә авыр то­е­ла­чак иде. Апа ке­ше күз­лә­рен­нән яшь­ме сөр­теп ма­таш­ты, әл­лә юл ту­за­нын­мы?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных