ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 25 страницаШагыйрьнең сәхнәгә күтәрелүе унбиш минутка соңартылды. Көткәндә тамашачы сабырсызлана, сүтелеп алучан була. Алдагы рәтләрнең аяк өсте басулары тәрәзә төбендәге студентларның хәрәкәткә килүе шул вакыт калганнарның кул чабулары белән кушылып китте. Ректорның үзе, аның янында озын буйлы, ак куе, мул чәчле, озынча йөзле кешенең оялып кына атлавы, тагын унлап калын-калын адәмнәрнең аларга ияреп килүләре залны тәмам сабырсызлады. Алгы рәткә килеп җитеп, андагы халык белән озаклап кул бирешеп күрешү күренеше булып алды. Утырыштылар. Кәримәнең бәхетенә урыны сәхнәдән әллә ни ерак түгел иде. Ул хәтта сулышында да онытылды. Кулындагы дәфтәрен бөтереп диярлек кысып тотса да, аны ялгыш төшереп җибәрә язды. Күңеле тулы дулкынлану иде. Шунда хорчылар чыгып тезелештеләр, башта гимн башкардылар. Һәммә кеше үрә басып тыңладылар. Ахырда кул чаптылар. Утырыштылар. Ректор, сәхнәгә күтәрелеп, куе алкышларны кабул иткәч, кичәнең ни сәбәпле уздырылуын, татарның бөек шагыйрьләрен искә төшереп әйтте. Партия һәм советлар хөкүмәтенең кылдан нечкә, кылычтан үткен сәясәте макталды. Бу чыгышы үзенә күрә вакытлы һәм әһәмиятле кебек тоелды. Беразга тын торганнан соң, ректор сәхнәдәге хорчылар хакында да әйтеп узды, шушы хор коллективының университет горурлыгы булын ассызыклап искәртте. Инде сүзен йомгаклап диярлек, кабат шигърият мәсьәләсендә, кешелек өчен аның әһәмияте турында берничә сүз әйткәч, Фәхри Хисамины үз янына күтәрелергә сорады. — Бу — гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, шигъри җанлы, оялчан, артыгы белән тыйнак кеше, һәммә-барчабызны сөендереп, безнең өчен кадерле очрашуга килергә вакыт тапты. Әйдәгез, аңа чиксез рәхмәтебезне белдереп кул чабыйк!— диде. Зал дәррәү купты. Ректор янына чыгып баскан чал чәчле чандыр шагыйрь күзләрен кулъяулыгы белән сөртте. Шунда Хәнифә Галиевнаның пышылдап, әмма ишетелерлек итеп әйткән сүзләре Кәримәнең колагына керде: — Елый, бичаракаем! Зал аһ итте. Кәримәнең дә күзләренә кайнар яшьләре килде. Моңа Хәнифә Галиевнаның сүзләре генә түгел, Фәхри Хисами абыйсының үзен тыйнак һәм дулкынланган халәттә тотуы да сәбәпче иде. — Исәнмесез!— диде ул, чал башын түбән иеп.— Мин бу, мондый хәлне көтмәгән идем, бу хакта хыяллана да алмаган идем... Зал кабат аһ итте. Култыклап тотып торган ректордан Фәхри Хисами читкәрәк тартылды. Сәхнәдән төште. Кичәнең тәртибе шулай корылганлыгын беркем уйлый алмады. Зал шагыйрьнең сүзләрен, күп-күп сөйләвен көтә иде. Шунлыктан бераз канәгатьсезлек тойгыларын белдереп алучылар сабырсызлыкта тавыш салдылар. Кемнәрдер, шау-шуга күчү чигенә җитеп: — Шигырь укысын, шигыйрь!— дип куәтле аваз салдылар. — Шигырь дә булыр, ашыкмыйк!— диде ректор, катгый тавышын йомшак тотып.— Хәзер студентларга сүз бирәм. Алар нәрсәләр әзерләгәннәр икән — күрик! Шулай концерт башланып китте. Сәхнәдән төшкән ректорны конферансье алыштырды. Әүвәле туган илне, ватанны сөю турында дәртле шигырьләр булды. Аннары җырлар, биюләр башкарылдылар. Тагын да шигырьләр укылгач, инде ике сәгатьтән артык, тәнәфессез концерт барганнан соң, ахырда шагыйрьнең үзе — Фәхри Хисами чакырылды. Бу юлы ул ялгызы гына чыгып басты. Сүзен башлый алмыйчарак торды. Күзләрендә яшь энҗеләре иделәр булса кирәк, алар ялтырап алдылар. Әмма шагыйрь әфәнде йомшаклыгын сиздермәде. Бераздан соң, тыныч тавыш белән генә: — Мин бүген үземне бәхетле кеше итеп тоеп утырдым,— дип сүзләрен башлап алып китте.— Күңел татар җырына, моңына, җылылыкка сусаган булган. Тормыш өчен алар бик тә кирәкле, бик тә кыйммәтле байлыклар. Моны миңа аңларга туры килде. Тормышка, әдәбиятка яңадан кайту өчен сезнең күңел җылыгыз миңа бик тә кирәкле! Рәхмәт сезгә, рәхмәт! Ул тагын да түбәнсенеп башын ийде. Тывышы сабыр һәм тыныч иде. Халык тын чыгармыйча аны тыңлады. Сүзләре күп нәрсәләрдән хәбәр бирде. Аңлаган кешеләргә тормышындагы авырлыкларны күзалларга шушылар да җитә иде. Күп кешеләрнең ул җәһәннәм газапларыннан чыга алмыйча һәлакәткә очраулары да билгеле булганлыктан, Фәхри Хисаминең исән кайтуына шатлану хисе барыбер дә йөзләргә яктылык бирә торды. Тамашачыларның эчке куануы, чиксезлеккә тоташкан ихлас алкышлары һәммә бөеклекләрдән өстен бер хәл иде. Кәримә исә кичәнең башыннан ахырына кадәр үзен югалтыр дәрәҗәдә дулкынлану кичереп утырды. Менә халык аяк үрә торып кул чаба башлады. Кәримә дә аларга иярде. Шунда көтелмәгән хәл булып, тамашачы ташкыны сәхнәгә таба тартылды. Бергә кайтырбыз дип алдан килешенгән Хәнифә Галиевнаны Кәримә шунда күздән югалтты. Аны ташкын этеп, сәхнәгә китерә бирде. Кәримә карышты. Буйсынырга теләмәде. Әмма ул бу ашкыну көченә каршы тора алмый иде инде. Буталу, халыкның сәхнәгә таба сөрелә бирүе, аһлар һәм уһлар, һәммәләр бергә катышу, уңга-сулга тартылулар Кәримәне үз эчендә адаштырып йөрттеләр дә, ул, карышкан хәлендә, көтелмәгән бер очраклылыкмы, тәкъдирнең уңай җилеме аркасындамы Фәхри Хисами абыйга йөзгә-йөз килеп тукталды. Аларның күзләре очраштылар. Алдан ук шагыйрь абыйның кулына тапшырырмын дип уйлап үзе белән алынган дәфтәре гүяки кулын хәрәкәтләндерде. Нияте үз көчендә калып, билгесез бер әмер белән шунда аны Фәхри Хисамига таба сузды. Аларның күзләре болай да бер-берсенә бәйләнгән кебек иделәр. Кәримә читкә карарга теләде, әмма карашын ала белү көче әлегә аңарда юк иде. Шагыйрь абыйсы исә, автограф-имза сорап сузылган кәгазьле-открыткалы кулларны күрмәде. Аның да күзләре бары тик чибәр Кәримәдә генә иделәр. Ул нәрсәдер әйтергә теләде, әмма сүзләр таба алмады. Кыз шунда үзен кулда тотарга тиеш икәнлеген уена китерде. Карашы дәфтәр сузган кулына күчте. Аны Фәхри Хисами абыйсы аңлады. Дәфтәр аңа күчте. — Бу миңамы?— дип сорады ул. Кыз, каушавын тоеп: — Әйе, сезгә!— диде. — Монда шигырьләрме? — Әйе, шигырьләр! Шагыйрь абыйсы ишеттеме-юкмы, аларны халык ташкыны бер-берсеннән аерырга өлгерде. Кәримә читкә чыгарылды. Ул үзен гүяки авыр дулкыннар белән су өстеннән куып китерелгән чүп-чар кебек хис итте. Ни елый, ни көлә алмас дәрәҗәгә килде. Хәле бигрәкләр дә аһ иде. Хисләре һаман күтәрелә бирделәр. Сулышы кысылганнан-кысыла барды. Бу иркен, киң, олы залда аңа һава бетте. Ишеккә таба юнәлде. Ауган урындыклар һәм китаплар, аунаган кием-салымнар аңа алга атларга комачауладылар. Ә ул ниндидер бер илаһи аңсызлык белән бара бирде. Өстенә юка җәйге пальтосын киде. Букчасын кулыннан төшермәде. Баскычтан иңеп, озын коридор буйлап килә бирде. Шунда гына Нуруллов белән сөйләшеп торган Сабираны шәйләде. Аларны күрмәгәндәй узып, урамга чыкты. Колонналар янында туктап калды. Күңеле, һава салкыны тәэсиреннән булыр, тынычлана башлады. Бу нинди дулкынлану иде — моны аңлый алмады. Аңарга дөнья һаман да бөтен барлыгы белән билгесезлек эчендә чайкаладыр кебек тоела бирде.
Өченче бүлек. I Кичәдән Фәхри Хисами зур дулкынлану белән кайтты. Сөргеннән соң, Казанда яши башлавына әүвәле куанып туймаган иде, хәзер менә тагын яңа үзгәрешләр — халыкның зурлап, якын итеп кабул итүе аны яктылык нурына килеп кергән һәм аннан коенып чыккан бәхетле әкият героедай итте. Ул үзенең күңел сыкрауларын да, алар белән бергә йөрәк авыруларын да онытты. Күз алдыннан бөдрә кара чәчле чибәр шагыйрә кыз китмәде. Аның самими якты карашы, алсулык йөгергән бит очлары, усак яфраклары кебек калтыранулары — барысы Фәхри Хисаминың хәтерендә яңардылар. Кызның биргән дәфтәрен дә ачып-ачып укыды. Беренче шигырендә үк ярату хисенә юлыгып, күңеленә әле шомлану, әле горурлану, әле бәхет, әле сагыш тойгылары иңде. Шушы халәт аңа рәхәт, бик рәхәт иде. Язмышы һәрдаим шушылай гына булыр дип күз алдында тоткан егеттәй йөрәге тибрәнде. Бу вакытта ул үзенең инде илле алты яшьтә икәнлеген дә хәтереннән чыгарып ташлады. Моңарчы кемнеңдер шушы кадәр гашыйк иттергәне бар идеме икән аны? Боларын ук хәтеренә алып җиткерү исенә дә кермәде. Ул сихерләнү халәте эчендә иде. Бу — мәхәббәт кенә түгел, мәхәббәтнең үзенә гашыйк булуыннан килде, билгеле. Шунлыктан аңарда дулкынлану хисләре диңгездәй кайнадылар. Ә күңеле чиксез яктылык эчендә иде. Бу сөенечен ул ничек тә йөрәк түренә биклисе, аларны шигырь орлыклары итеп күңеле бакчасында чәчеп үстерергә теләде. Хәтере генә, салкынлык күрсәтеп, моңа комачаулык тудыра торды. Әле сөрген елларын исенә төшерде, әле хатынын югалтуын. Аның яшәве дә көйләнмәгән рәвештә. Казанга кайтып, монда ялгызы яшәүче сеңлесенә әүвәле кунак буларак килеп төшсә дә, хәзер инде фатирчы хәленәрәк кереп бара. Баштарак сеңлесенә ул ничек кояш җиргә яз китергәндәй тәэсир итсә, хәзер, көннәрнең берендә, шушы язның көз белән алышынырга мөмкин икәнлеген дә белә. Адәмиләр арасында шулай бит инде ул, кунакның вакыты өч көннән артмый. Үз туганыңның да тормышы бар. Син аңарда гомер буе арка җылыта алмыйсың, ул бит марҗа түгел, күңел миче бүген ягылган икән, иртәгә шатлык ялкыннарын чәчеп янучы утыны да бетеп китүе бар. Әмма ябага туганы кая барып сыеныр икән? Фәхри Хисами болар турында хәтер диңгезен кайнатмый кала алмады. Көннәрнең бер җил кебек ашкынуда узуы уйларының кайбер дулкыннарын хакыйкать, тормыш миһербансызлыгы таш кыяларына китереп-китереп бәрә дә, бары тик авыру күбекләрен генә калдыра. Ул берни дә эшли алмый. Казан шәһәре, олысы-кечесе бәхет кошына юлыккандай аны хәзер кабул итсәләр дә, эссе тантаналарда исә, йөрәген тимер утыдай кайнарландырып, бер туры сүз әйтергә ирек бирмәүләре сәер. Һәр сүзенә җитмеш йозак эленгән. Ул әйтә. Ул исәнләшә. Әмма туры сүздән үзен ерак тотарга тырыша. Куркуы йөрәгенә үткән. Тагын гаделсезлек тавына юлыгыр сыман. Ә алга таба нишләсен? Аның бит: — Исәнме, газиз милләтем! Син мине нишләтеп ташладың? Йөрәк яраларымны тозлы далаларда ямаштырып кайтып, алдыңдагы түмрәнгә тагын газиз башымны, чәчәктәй гомеремнең инде чал елларын китереп салдым. Кулыңдагы хөкем балтасы йөрәк тамырымнан соңгы тамчы ал ширбәтне эчәр өчен кабат китереп чабарга күтәрелгәнен тоям. Бу синең аһ итүләрең шул балтаңны болгау галәмәтеме?— диясе килә, акылы буйлап хисләренең бозлы ташкыны йөгерә. Ул гүяки тау елгасы, хәтеренең кыяларына бәрелә-бәрелә, төпләрендә яткан, инде онытылганнан исәпләнелгән үпкә һәм рәнҗешнең кара ташларын кузгата, астындагы тынчуланып беткән ләмне болгата, тынгы белми иртә-кич, көндезен-төнен ага. Әле кичәге көндә генә “Совет әдәбияты” журналының авыр һәм куркыныч ишекләре янында хәер эстәп йөрүче ятим бала сыйфатлы фәкыйранә оялуда басып торды. Ничә бәхетле яшь каләм иясе коридор буйлап уздылар. Алар аны танымый иделәр. Арада берсе, тәпән сыйфат киң корсаклысы, һич тә таныш тоелмаган иптәшләре белән бәрәңгеле авызларын бәлештәй җәеп узганнарында: — Бу адәм, картаеп беткәч, саламын тибрәтеп, такмак боламыгы ясап алып килгән, ахрысы!— дип әйткәнен Фәхри Хисами төгәл ишетте. Бәгырендә бу сүзләр, кабих Нәмруд падишаһның җиде җәпле әшәке угы тишкәләп узгандай, авыр кискәләнү калдырды. “Йа Раббым, Үзең белүче һәм күрүче! Казакъ далаларының тозлы чабау-сарынчак үләне үскән сөргеннәрендә тизәкле куй артыннан чапканыңда, туган якларны сагынуда күзеңнән соңгы тамчы энҗе бөртекләреңне чәчеп йөрү берни булмаган икән ул. Менә кайда башлана тәкъдирнең аяусыз кылычының чамасыз гайрәт белән чөелеп кыланулары. Ничек бу кешеләр каршысына асыл күңелеңнең ак җәймәсен җәеп салырга мөмкин? Ул анда ипи-тоз китереп куярмы? Шигырь алып килдем әле дип кер алар хөкеменә! “Салам тибрәтеп язучы... такмакчы...” Кичә шушы вакыйгадан Фәхри Хисаминың күңеле тәмам бозылып кайткан иде, университетка да алдан сүз бирүнең иманлык бәһасе барлыгын тоюы аркасында гына барды. Беркемгә дә кирәк булмаячагын аңлап, белеп, уйлап барды. Әмма анда кояш һәм айны берьюлы күргәндәй хәлгә төшүе аны җиденче күкләрнең катындагы фәрештәләргә юлдашлык итүен тою дәрәҗәсенә җиткерде. Исәнләште. Ни барысы ике шигырь укыды. Аларда үзе генә белгән, тормышының адәм күзеннән саклык өчен ябык калдырылган сәхифәләреннән алынган алтын бәһасе ике-өч кәлимә сүз бөртекләре генә бар иделәр. Үпкә, рәнҗеш кебек зиндан караңгылыклары алып ташланылган, затлы фикер кысаларына утыртылган кызыл якут мәгънә берәмлекләре генә иделәр алар. Кояш һәм ай булып бергә яктырган ул яшь тамашачылар,— ни хикмәте белән йолдызлар йөрешен дөньяда туры китергәннәрдер?— аның ул сак кына, итагать һәм оят белеп кенә хәзрәте Йосыф сыйфат әйткән сүзләрен, зиннәткә тап булгандай, туфракны туфан суыннан томшыгында бодай бөртеге күләм саклап калган үрдәккә мәрхәмәт иткәндәй кадерләп отып алдылар. Юк-юк, күңелләренә бикләмәсеннәр дә, ди, әмма “Фәхри”, “Хисами” дип дәшүләре күзләр чакмасы белән әүвәле чагылып, кояш чыгышлары сыман әле анда, әле монда тынмый-туктамый, дога авазлары рәвешендә яңгырап алгандай йөгереп йөрде дә, ахырда дәрт һәм хис ашкыны бәрәкәтендә бердәм тоташып, “Фәхри Хисами” буларак быргы тантанасыдай телләрендә әйтелә башлады. Бу хәл нәзек күңелгә авыр күзләрнең тиюе өчен сәбәп булырга бик мөмкин иде. Аһ ул кыз, ул кыз! Җәннәтләрнең бәрхет кара туфрагында үскән, ефәк болыннарында йөгереп йөргән, бәрәкәт арыкларының зыр-зыр зәмзәм суларыннан тамчыларын учына алып, шуларны тәмам туя эчеп җитлеккән фәрештә кыз аңа шигырьләр тулы дәфтәр китергән, Фәхри Хисами абыйсына! Шушымы бәхет түгел? Ул баланы ай күрде, кояш алды. Әле дә хәтерендә шомырт кара күзләре, зөлфе-бөдрә ефәк чәчләре, кызыл якут йөгертелгән иреннәре, каләме таң нурының сихеренә манчылып, затлы язмыш рәссамы тарафыннан гүзәл итеп сурәтләнгән йөзе-башкасы — барысы да бергә юк та булдылар. Фәрештәләр адәмиләр арасында ничек яшәп кала алсыннар инде? Әмма бу хәл һичнинди сихри чаткыдан коелып калган нурлы вакыйга ядкәре түгел, чынбарлыкның чәчәкле болыннарын айкап кайтып искән, бәгырь белән тоелып калынган бәхет мизгеле иде бит. Моның дәлиленә хасият иясе бакчачының күзгә-күз тезеп үстергән затлы чәчәк такыяларына хас, һәрберсендә нур һәм хис чагылышы балкыган бөртек-бөртек энҗе хәрефләрдән торган утлы бер калын дәфтәр шигырьләре дәлил итә. Аларны илле алты яшьлек чал чәчле шагыйрь абыйсының инде хисләргә саранланган ялкау күңеле чык бөртекләрен сандугач иртә таңда эчкәндәй үзенә җыя бара. Һәр сүзләренең сихри фикер чәчәкләреннән гыйбарәт булуына тойгылары хәйран итә. Татарда мондый кыз баланың тууы үзе бер серле могҗиза икәнлегенә ышана алмый аптырый. Әйе, дәлиле җанга суык мунча булырдай, җиргә егып төшерерлек дәфтәр, ә эчтәлеге — мизгел эчендә күңел казаныңның учагына әле җәһәннәм утларыдай эссе хисләр күмерләрен өсти, әле сине мәрхәмәтсез янгын эченә ташлатып та, Ходай хикмәте белән җәннәт бакчасына китертеп төшергән Ибраһим пәйгамбәргә генә тәтегән бәхет сыйфатлык хәлгә кертә сине. Мондый шигырьләр генә Бәһрәм Чубин кебекләрне дастани каһарманнардай кеше итә ала, уттан суга, судан утка сала-сала чүкелгән кылыч сыйфат затлы ир ясый. Әгәр дә илдә юнь, адәмдә им булса, мондый шигырь җимешләреннән милләтне сыйлы-хөрмәтле итәр иде. Әллә соң алар чыннан да бары тик шушы йөрәгенә туң йөгергән Фәхри Хисами абыйсына гына өлеш-насыйбымы? Эһ Таңбикә, Таңбикә! Шунда ниндидер бер сихри кул ишарәсе белән гүяки, инде сынган, өзелгән дип исәпләнелгән хисләренең нәзек кыллары тибрәлеп куюдан бичара Фәхри Хисами ничек тә вәхши, мәрхәмәтсез, ышанычсыз дөньяга кайтырга теләгән һушсыз адәм халәтеннән чыгарга тере бер омтылыш ясады. Акылы суынып алды. Кичә аңа ректор әүвәле “бер йотым” дип кенә коньяк тәкъдим иткән иде. Ул носарилар җәннәтенең ширбәтенә күңеле ихлас куя алмаганлыктан, Фәхри Хисами затлы сыйфатта оятлы башын тартты. Әмма ректорның нәфсе үгезе тамагын киергән, йөзенә үпкәләү битлегенең авыр иренлесен кияргә өлгергән иде. Шагыйрь әфәнде зат итүгә затча җавап хәсрәтенә бирелеп: “Ярар, чәйгә салганда, бәлки булдыра алырмын”,— дип аклануда хәсрәт тартырга мәҗбүр булды. Ректор сөтле чәй китертте. Һәм аңа бөтенләй дә башка шешәдән эчемлек өстәп: — Без моны кайнаган сөт илә тәм итүне хуш күрәбез. Кай вакытларда сөтле чәй белән истигъмал кылуны да куймыйбыз,— дип, Казанның иске заман зыялыларына хас бер могҗизалы тел белән кыйсса кысаларына керткәндәй сүз җәүһәрләрен уйнатып, мөкиббән Фәхри Хисаминың күңел тәлинкәсенә кунакчыллык хөрмәтеннән ике-өч җөмлә салды. Хуҗага ишәге була алу мәртәбәсенең хакын белгән кеше каршында Фәхри Хисамига рәхәт иде. Чәйнең ширбәте аның хыялларына җәннәт арыгына якынайткандай тойгы бирде. Ректорның үзенә бер уймак савыт коньяк тамак төбенә чиртеп алгандай гына бәрәкәт бирде. Ул үз бәхетен икенче савыт белән дә кабатлады. Шагыйрь әфәндегә бер чынаяк ширбәтле чәй эчеп бетереп булмастай тоелган Кабан күле сыман иде. Бәлзәмнең хикмәте бар булып чыкты. Бер тамчы икенчесен үзенә ияртте. Чәшкенең төбенә төшелде. Әле дә ярый вакытның үз дәртендә кабаланып йөгерүе аларны өстәл яныннан кузгатты. Ректорның нәфсе үгезенә һичбер зыян килмәгән, теленең келәсе генә дә каерылып ташланмаган, сүз гәүһәрләренең акыл сандыгында чиксез булуын күрсәтеп ялтыратырга теләген куәтләндереп кенә өлгерә алган иде. Ул ниндидер уен-көлкеле вакыйгамы, мәзәкме сөйләп алды, елмайды. Аңа, аңладымы-юкмы, сөйләгәннәре хәтерендә калмаган, Фәхри Хисами да кушылгандай итте. Шагыйрь әфәнденең тик акыл сандыгы мондый зат янында шыр буш иде. Моны носари җәннәтенең ширбәте тәэсиреннән булуын ул менә хәзер генә аңлады. Әмма кичәнең эчке бер дәрт белән узуы аның өчен мең бәхеттән дә бәхетрәк тоелган иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|