ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 20 страницаХәлим әгәр дә кичә мотоциклында көндез Сарайлы авылына тагын да бармаса иде, бәлки Галимәнең Куш каен аланлыгында ят егет кочагында басып торуына шаһит та булмас иде. Ул моны әүвәле аңламый калды. Галимә түгел, башка бер кыз дип уйлады. Шунлыктан, комачаулый күрмим дип уйлап, аларны күрмәмешкә сабышты. Баштарак Хәлим клуб буена мотоциклында килеп туктаган иде. Анда ишеккә йозак эленгән, кәҗә һәм сарыклар баскычларына хуҗа булып алганнар. Ак, олы мөгезлесе тәмам сузылып яткан да авызындагы сагызын чәйни дә чәйни. Әлбәттә бу клуб соңгы көннәрдә ачылмый башлаган иде булса кирәк. Моннан Галимәләр урамына таба аска таба төшеп китәсе. Хәлим мотоциклын, кабызмыйча гына, утырган килеш этенеп, алга таба хәрәкәтләндереп җибәрде. Вакыт-вакыт тагын да этенгәләп алып, шулай тавышсыз йөрүен дәвам иттерде. Әүвәле барырмы-юкмы дип уйлаган иде, әмма мотоциклы үз авырлыгы белән дә, юлының түбәнгә таба булуы аркасында да йөрешен һаман кызулата гына барды. Аның болай тавышсыз да чабуы үзенә күрә бер кызык хәл иде. Малай чакларында Хәлим кай вакытларда шулай, мотоциклын алдан ук сүндереп, капка төпләренә тавышсыз кайтып туктый торган иде дә, көтмәгәндә җир өстендә пәйда булган сихри җен малае кебек шаккатырып өйдәгеләрне хәйран итә иде. Хәер, аның мондый шуклыкларына тиз өйрәнеп алдылар. Андый вакытларда абыйсы: — Син күктән төштеңме әллә?— дип әүвәле аптыраса, аннары үзе дә шушы хәйләгә өйрәнеп алды. Мотоциклның тавыш белән килеп туктавына, узып китүенә һәммә кеше күнеккән, әгәр дә тын да чыгармыйча йөргәнен күрсәләр, барысы да хәйран итәләр, кайберәүләрнең йөрәкләре дә жу итә әле. Хәлим үзе дә, абыйсы тавышсыз гына мотоциклда килеп туктаса, көтмәгәндә аны күреп алуга, куркынып куйгандай иткәләде. Сарайлы авылы матур бәйрәм көнендә мөгаен өстәл артында бәлеш ашап утыра торгандыр — урамнарында бер генә кеше дә күренмәде. Хәлим, мотоциклын тавышсыз гына йөртеп, галимәләр капкасы яныннан сиздерми генә узып китүенә бераз сөенде дә әле. Тукталып та тормыйча тыкрыктан Куш каен аланлыгына таба төшәргә дип рульне борды. Монда да юл такыр иде. Мотоцикл йөрешен тагын да тизләтте. Хәлим моңа куанган хәлендә иде. Куш каен аланлыгына килеп туктаганда аның күзләре пар күгәрчен кебек куанышып бер-берсенә карап басып торган егет һәм кызга хәйран итте. Ул әле бу авылда да яшьләр көндез, кеше күзенә күренеп очраша башлаганнар дип белми иде. Моннан өй тәрәзәләренең елтыравык күзләре дә күренеп тора югыйсә. Әнә генә алар! Чибәр пар Хәлимнең тыкрык башындагы Куш каен аланлыгына мотоциклда тавышсыз килеп туктавын бераздан соң гына сизенеп алды. Уңайсыз килеп чыкты. Хәлим, мотоциклын борып, ничек кенә моннан тизрәк китеп булмасмы дип кабаланырга тотынды. Өнсез калган яшьләргә кабат борылып карап, аларның берсе Галимә икәнлеген танып өлгерде. Үзе дә телсез, тәмам оят эчендә хәйран калып бераз вакыт торды да, аннары мотоциклын бер тибүдә кабызып, алга таба ыргылдыра-ыргылдыра чаптыртты да чаптыртты. Шулай шактый озак дөнья йөзен айкап йөргәне соңында текә тау башына барып чыкты. Җиргә авып, бик озак башын күтәрми елады һәм әрнеп йокыга талды... Инде ул кабат юлда. Бүген үзенең яшь башын, янар йөрәген Галимәдән ваз кичтереп алып китеп бара. Алда тагын ничә Куш каен аланлыгы очрар аңа, белмәссең! Казан, 2008-09.
хххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххх
УМЫРЗАЯ
(ОЗАККА СУЗЫЛГАН ҮЛЕМ) Роман
Кеше берьюлы гына, мизгел эчендә генә үлми. Вакыйга ерактан башланып китеп, еллар буена бара да бара. Дөрес сүз ул: “Авырган үлми, тәкъдире җиткән китә!”— дигәннәре. Каберең ташына әгәр дә “ул шул елдан бу көнгәчә яшәде” дип язып куйсалар, исәптә ялгышканнар дия күрмә. Анда да бернинди хата юк. Яшәү белән үлем арасында зур аерма барлыгы хакында бәхәс итүчеләрнең бер хатасы күренә: алар яшәүнең мәгънәсен, үлемнең бөеклеген күз алдына китереп җиткермиләр. Гомер дигән елганың озынлыгын көннәр һәм еллар белән исәплиләр. Ә үлемнең бары тик сәгате генә бар, диләр. Сәгате, минуты, мизгеле... Һәркемгә яхшы мәгълүм: яшисе килү — үлемне ашыктыра, үләсе килү — яшәешне кимсетә. Минемме яшисем килмәде, диярсез сез! Аныңмы, кайсыгызның яшисе килмәде, диямен мин. Әллә ялгыш кына әйтелгән сүзме ул? Эһ, әгәр дә шулай гына булса иде дә...
Беренче бүлек
I 1957 нче елның матур кояшлы июль аенда, 24 нче числода Казан шәһәренә кап-кара бөдрә чәчле, янып торган шомырт кара күзле, кызыл чия иренле, хыялый картиналарда сурәтләнелә торган әкияти гаҗәеп бер чибәр татар кызы килде. Моны тарих сәгатенә-минутына кадәр хәтерләп калырга тиеш иде. Шуңа күрә аның, тарихның, исенә төшерәм: вакыт иртәнге алты сәгать тә тугыз минутта булды бу вакыйга! Уфадан Казанга ашыгып килгән пошмас поезд бер генә мизгелгә дә соңга калырга кыймады. Бөек тиран тарафыннан гадәткә кертелеп калдырылган тәртипләрне бозарга ул вакытларда әле һичкемнең кодрәте дә, кулы да җитми иде. Иртәнге якта нинди шакшы шәһәр дә җыештырылган, себерелгән, пөхтәләндерелгән, адәмнәре дә хушбуйланган, кырынган-ясанган, хезмәт дәрте белән балкып торган халәттә булалар. Вокзал репродукторында, көннең яхшы буласын белдереп, ил халкына Мәскәүнең һава торышын тапшырдылар. Моннан егерме минут кына элгәре ул, иртәнге гимнастика башлануын әйтеп, тәннәрдәге җөйләрне таратып җибәрүче музыка белән күңелләрне хушландырган иде. Уфа-Казан поезды шул моң эчендә вокзалга килеп керде. “Начинаем утреннюю гимнастику. Исходное положение принимаем...”— дигән гадәттәге сүзләр генә әйтелделәр югыйсә... Ә менә хәзер перроннан күбәләк кебек хәрәкәтчән, шөпшә кебек чая әлеге дә баягы чибәр кыз, шатлыгыннан җан янып сикеренеп, кулындагы кечкенә ак сумкасын болгап-изәп җибәргәләп, очып-очып диярлек йөгереп китте. Әтисе ак “сталинский” фуражкалы, ак-чиста костюмлы, ирләр йөртергә гадәтләнгән кызгылт галстуклы, ак якалы кеше, кулындагы ярым кыршылган кечкенә чемоданны, биштәр итеп богаулаган авыр гына капчыкны кысып: — Кызым, ашыкмы! Югала күрмә!— дип, баласының артыннан хафалы тавыш белән эндәште. Якындагы тәртип саклаучы милиционер, гүяки агайга ярдәм итәргә теләп, шунда сыбызгысын сызгыртты. Бу олы гәүдәле, зәңгәр гәләфи чалбарлы, ак кительле, кызыл каймалы фуражкалы адәм котны алырлык иде. Ярамаган урында рельслар аша кемдер чыкмакчы булган икән. Милиционер аңа сызгырткан. Теге, куркуыннан әле аягын кире алып, әле алга, шпалга таба төшереп, ни кылырга белми гаҗизләнеп интегеп маташты. Шушылай тәртип бозганы өчен генә ул бичара татар хатынының “читлеккә ябылып чыгасы” килми иде. Милиционер, аның хәленә кереп, ул якка аркасы белән борылды. Татар апасы, бу бәхетенә сөенеп, яшел яулыгының читен бер кулы белән йөзен каплау ягына тоткан килеш, ашыгып-ашыгып кына халык арасына кереп югалды. Күбәләк кебек очып баручы кызының сыбызгы әмере белән туктавына сөенеп, аны капчыклы-чемоданлы атасы куып тотты. Бичара ир тирләргә һәм сулышын югалтырга өлгергән иде инде. Кызы аның әйберләрен күтәрешәсе итте. Бу балага мөгаен унҗиде-унсигез яшьләр чамасы булса да, нәкъ шулай икән дип тәгаенләп кенә әйтергә мөмкин түгел, билгеле. Сабыйлыгы чыгып җитмәгән кошчык, балалыгы китеп бетмәгән кузы дисәк, бер дә хата кебек тоелмас. — Казан шәһәре нинди матур!— диде кыз, тәмам сокланып.— Мин төне буена йоклый алмадым, әткәй! — Сиздем, кызым, сиздем! Мин дә рәтле йокы күрмәдем!— диде әтисе, тукталып, кузгала башлап. — Йокламаган кеше гырламый ул!— дип әйтте дә куйды кызы, әтисен үпкәләтергә теләгәндәй үртәп. Баласының гадәтен яхшы белгән ата кеше аның кирегә суктырып әйтүенә игътибар бирмәде. Капчыкны биштәр итеп аркасына асар өчен җайлаган бауларыннан урап алып, кызын алга ашыктырды: — Әнә трамвай китеп бармакчы. Безнеке булмагае! Трамвай китеп барырга өлгерде. Аның кыңгырау кагып кузгалуына кадәр кызны көлкеле итте. Ул арада әтисе халыктан ничәнче трамвайга утыру мәслихәт икәнлеген белешеп өлгерде. Кызына: — Безгә “Дүртенче” дә ярый икән, “Икенче” дә әйбәт булыр,— дип җиткерде. Ә баласына — барыбер, ул күкләрдә йөзә, хыял канатларында оча, бәхет күлләрендә чума иде. Атасы аңа әле аптырап, әле борчылып карап-карап куйды. Көтелгән трамвай юл аркылысын чыга алмыйча, килү ягында кыңгыравын каккалап, кузгалырга торган ат ничек пошкыргаласа, шулай иткән сыман ашкынып маташа бирде. Йөкле машина аның рельслары аша чайкала-чайкала, адымлап диярлек үтеп, көч-хәлгә китеп барды.
II Кыз баланың тормышка җиңел генә каравыннан да, дөнья йөзендә бар да гөл генә, бар да якты көн генә дип белүеннән дә ата кеше өчен куркыныч әйбер юк. 1957 нче елның 24 нче июлендә, иртәнге сәгать белән алты да тугызда Уфа-Казан поездыннан төшкән чибәр кызны күпләр күреп өлгерсә дә, тарих моның мизгеленә кадәр төгәл белсә дә, хәтерендә калдырырга теләми иде. Шуңа күрә аның хәтерен, сүзләребезне берничә кат кабатлый-кабатлый, шушы рәвешле яңартасы иттек. Хәер, хикмәт бит тарихта түгел, аның өстенлегенә дә бәйләнмәгән. Хикмәт — чибәр кызның, шушы пионер ялкынында “пешкән”, комсомол хисләрендә тәрбияләнгән, бәхетле, иркен, кеше өчен дип төзелгән илдә яшәвендә, һәр көнне кояшка сокланган кебек, партиягә хәйран шушы назлы баланың үзендә иде. Әтисен борчыганы алар гына булса — бер хәл, вакыты җитеп, ул юләрлекләре чыгып бетәр, сабын куыгы кебек кабарган хыяллары шартлар да юкка чыгар иделәр. Әмма аның кызы әле шагыйрә дә бит, җитмәсә! Тормыш турында язса — бер хәл, әллә ниләр хакында хыяллана, оча бит, оча бала! Ә син, аны менә Казанга, университетка укырга кертергә алып килдем, дисең. Зиһене яхшы, биш ел элек укыган китапларын да сүзгә-сүз сөйләп бирә ала, дисең. Әйе, кызының бу яктан табигате әбисенә дә, әнисенә дә охшаган. Әмма да кешенең бер ягында артыгы белән өстенлек бар икән, икенче якларына нигәдер кимлек килә. Холкының утырып җитүен ата кеше көткән иде, булмады. Кызының йөзе тулы кояш. Авылны, әниемне, туганнарымны калдырдым дип бер сагышлансын иде, ә ул — очына, күктән төшә алмый. Дөньяга җиңел каравы җитмәгән гына җитмәгән, шагыйрә бит әле җитмәсә, шагыйрә! Кайта-кайта мең әйтерсең, мең уфтанырсың! Хәсрәт өстенә кайгы, сагыш янына гамь түгелме соң бу? — Әткәем, мин шушы университетта укырмынмы? Алар, трамвайдан төшеп, тыкрык-урамнардан күтәрелеп, ашкынып-ашыгып университетка килеп җиттеләр. Зур, биек, мәһабәт күренде ул аларга. Каршындагы колонналары аңа баш ирешә алмаслык мәртәбә һәм бөеклек биреп торалар. Менә ни өчен борынгы греклар төп аллалары Зевсның тау башындагы сараен һәр яктан да колонналы итеп төзегәннәр — илаһилык өчен!
III Әйе, 1957 нче елның 24 нче июлен тарих хәтерендә калдырырга тиеш иде, дидек. Шушы шагыйрә кыз белән нисбәттә генә булса да, аның шушы көнне әтисе белән Казанга университетка укырга керергә дип документларын тапшырырга килүләренә бәйле генә булса да искә алырга тиеш иде, дидек. Кабатлап белдерүләребезнең сәбәпләре бар, чөнки тарих хәтта бөек Габдулла Тукайга да мәрхәмәтсез булды, аның да Казанга кайту көнен, ягъни Уральскидан килүен сәгате-минутына кадәр төгәллек белән исендә калдырмады, хәтта аен да ачык хәтерендә саклый белмәде. Ә без аны, авызларыбызны тутырып, “Тарих!” дип атаган булабыз. Тарих шундый буламыни? — Кәримә, кызым, син нәрсә инде? — Әйе, әткәем? Ата кешенең җилкәсендәге биштәрдә һичшиксез бәрәңге булырга тиеш иде. Ә кулындагы кечкенә чемоданында — кызының берничә катка алмаш киемнәре. Ерак юлдан килделәр бит. Казан кадәрле Казанга! Вакыт әлегә иртәнге як иде. Кәримә тик тора белми, һаман да оча-очына, университет колонналарының әле бер ягына чыга, әле икенчесенә... Аларга тотынып карый, колачы җитми. Әллә инде үрмәләп менеп китмәкчеме, Ходаем? Моңа әтисенең эче поша, шуңа да: — Кызым, Кәримә, син нәрсә инде?— дип, ачуланырга иткән сүзләрен кабатлый. Бала аның тавыш күтәреп битәрләмәячәген аңлый. Күңеле канатларында оча бирә ул. Университет колонналарын биш әйләнә. Тагын аларга гаҗәпләнә, кочакламакчы була, әтисеннән кырын сүзләрне ишетә. Арырак урам себерүченең себеркесе чаж да чож итеп ала, аннары асфальт өстендә себеренеп йөрергә тотына. Кәримә ул агайга аптырап карап тора. Аңа кызык: мондый урамнарны да себерәләр икән! Шәһәр шушы була бит инде ул: иркен, киң, рәхәт. Һавасы гына да ни тора! Юк сүз ул авылларда — ирек, авылларда — яхшы дип сөйләүләр. Андагы кысынкылыкны белсәгез, күрсәгез иде сез. Урамга чыксаң да кеше, болынга төшсәң дә кеше. Кичен берәр егет озата кайтса, көт тә тор, иртәгә иртән бөтен авыл бу хакта белеп тора. Кәримәне юкка үртәгәннәр, шәһәр эче тулы кешеләр, бар да ят, берсен-берсе танымыйлар дип. Танымасыннар, кирәк түгел. Үзен танытырга килде монда Кәримә. Менә аны танырлар! Һе, кеше күп, имеш. Вокзалда гына бер поезд халык төште. Минут эчендә таралдылар да беттеләр. Комга түгелгән су кебек тә булмадылар. Укырга керергә теләүчеләрнең документларын кабул итү комиссиясе иртәнге сәгать тугыздан гына эшли башлый икән. Әле җиде тулып кына үтте. Никадәр күп вакыт бар. Аны кая куеп бетермәк кирәк? — Кызым, Кәримә! Комачаулама абыеңа! Кил, монда утырып торыйк, бүген көн бик тә эссе булыр сыман. Иртәннән кыздыра башлады бу. Әтисе туйдырып бетерде инде. Акыл өйрәтүдән, кисәтү ясаудан узмый. Мәктәп директоры булдым дигәч тә! Үз хәсрәтләрен кызы янында калдырып торса да ярар иде. Күңелле түгел бит инде даими рәвештә сүз ишетеп гаҗизләнү: “Кәримә, алай ярамый! Кәримә, болай кыланма!” Ә ничек ярый соң? Кыланмау нинди була? Кузгалмыйча, тик кенә утырып торыргамы? Әнә теге кыз белән абый кебек? Университет каршындагы бакча кебек урында эскәмияләр куелган икән. Анда кешеләр дә бар. Менә кая чакыра баядан бирле Кәримәне әтисе. Авылдан килеп, шәһәр карамыйча-күрмичә, ничек тыныч кына утырырга мөмкин икән инде? Әллә күпме матур йортлар, буп-буш урамнар. Шуларны әйләнеп, күреп килергә тиеш Кәримә. Монда бит борынгы кремль дә бар. Сөембикә манарасы! Шуларны карап йөрсәләр нәрсә булган? Бакчада утырган агай белән кызның шулай ук биштәре һәм кечкенә чемоданы бар икән. Бер сүз сөйләшсә иделәр. Бу кыз бигрәк иртә әбигә әйләнгән, кузгалырга да куркып утыра. Кәримә кебек университетка укырга керергә килгән инде ул да. Сап-сары чәчле, ак бантиклы. Әтисенә елышкан. Бигрәкләр куркак икән, бичаракай! Кәримә чем-кара, бөдрәләнеп торган чәчле, кызыл бантлы ичмасам. Кояш кебек балкый. Кызыл бантлары кара чәчләрендә гөл чәчәкләре кебек балкып торалар. Әтисе шуны да яратмады, “скромный” түгел дигән була. Мәктәптәге дәресләргә дә кызыл бантлар тагып йөртергә теләмәде. Үз кабинетына чакырып алып, карага алыштырта торган иде. Шуны да белмәде бит: кара бантлар Кәримәгә килешмиләр, чәчләре арасында югалалар да калалар. Бу өлкәннәр матурлыкны бигрәкләр белмиләр инде. Менә бу кыз да сап-сары чәчләренә саргая башлаган ак бантиклар тагып куйган. Чәчен ике толым итеп үргән әле, кысып-кысып. Менә Кәримәнең ичмасам, рус кызларыныкы кебек бер толымга калын итеп куелганнар. Ул хәтта йокларга ятканында да аны чишеп тормый. Чияләндерсә — бетте, тарак мәңге кермәячәк! Шәһәр байбәтчәләреннән бет ияртмәсә генә ярар иде. Кала кадәр калада әллә ниләр бардыр әле, тотып ашаулары да мөмкин. Әнисе аңа ничә әйтте: — Төнлә йөрмә, укуыңны гына бел, башыңны ашамасыннар!— диде. Булыр да, монда адәм итеннән марҗалар пирожки дигән нәрсә пешерәләр икән. Бөгелмәдә, поезд көткәндә, Кәримәнең борынына шул пирожки-бөккән дигәннәренең тәме кереп җәфалады. Юк, әтисе алдырмады. Әнисенең сүзләре хаклы микәнни? Адәм итеннән пешерелгән дип уйлыйлардырмы, әллә дуңгыз маенда пешкәнлеген белмиләрме? Юктыр. Әтисе коммунист бит аның, дуңгыз итеннән дә, маеннан да чирканмый-курыкмый. Акча тотарга теләмәгәндер! Анысы, бер пирожки-бөккән алып ашаганнан гына акчалары әллә ни кимемәс тә иде. Нигә саранланды инде?
IV — Исәнмесез! Сез дә университетка документларыгызны китердегезме? — Әйе, шулай дип тора идек! Кәримәнең әтисе утырыр урынны бакча эскәмиясендәге кыз белән агай янәшәсеннән алды. Үзара тартынып кына сүзләр башлангач, кайсы яктан икәнлекләрен белештеләр. Кызның исеме Сабира икән, Рево кушмакчы булсалар да, әниләре теләмәгән. — Арча ягыннан без,— диде агай.— Габдулла булам. Бездә ике кешенең берсе Габдулла иде бугай. Хәзер төрләнде инде. Сез кайдан соң? — Сарман ягыннан ук килдек. Кызым университетны сайлады. Башлангыч мәктәптә, Ләшәү дигән авылда директор мин. Гарифулла исемле булам, Гариф дигәндә дә ярый. Мине шулай атап йөртәләр дә. Кызым — Кәримә. Шигырьләр яза. Әдәбият белән шашынгач, татар бүлегенә документларын китерә килгән идек,— дип аңа, беренче очраган кешегә, барысын да әйтеп бирде Кәримәнең әтисе. Ә үзе таныш түгел кешегә ачылып китмәскә куша. Шигырьләр язуын ник әйтте инде? Кәримә, кирәкмәгәнчә ояла да белә торган кыз буларак, комач кебек кызарырга тиеш иде. Әмма йөзендә үзгәреш сизелмәде. Баласын яхшы белә торган ата аңа карап алды. Аларның күзләре очрашканда кызы әллә нишләп китте. Каушавы теленә чыгарга өлгерде: — Әти,— диде ул,— бөтенесен дә әйтеп бетермә инде! Гарифулла абзый аптыраулы кыяфәткә керде. Аныңча ул әле сүзләрен башламаган да иде. Кызына илтифат итеп тормаска уйладымы, яңа танышыннан сорарга булды: — Сезне нинди теләкләр китерде? — Без дә татар бүлегенә дип атап килдек. Кызым Сабира шигырьләр язмый анысы. Газеталарда мәкаләләре басылды. Язу эшен сайламакчы. Ә мин аңа укытучы булырга әйтәм. Беразга сүзләре бүленделәр. Беренче карашка Сабира белән Кәримә көндәшләр иделәр. Инде бер-берсенә ачылып ук китмәскә дә мөмкиннәр. Тик сүзләр тәртип белән башланган, дәвам итми кала алмый иделәр. — Документларны иртәрәк тапшырганда да буласы иде,— дип әйтеп куйды Гарифулла абзый.— Арча ерак җир түгел. Ул безгә генә юл газабы — гүр газабы! Габдулла агай нидер әйтергә теләп тамак кырып та, сүзне ялгамый, өзек килеш калдыру ягын карады. Әмма Гарифулла абзый ашыкмады. Аның ак какча йөзе җыерылып алды. Сәбәпне беләсе килә, әмма сернең асылын яшерергә өйрәнгән шушы үтә сак буын сүзне үлчәмдә тотып тормый кала алмады. Шуңа да: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|