ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 17 страницаИркен кырлар һәм болыннар буйлап йөреп, яңа туган бала кебек җәннәт исе белән аңкыган туфрак тыны белән бергә чәчәкләр сулышы кушылган саф һаваны алып килгән җылы май җиле күңелдәге хисләрне тагын да купшыландыра. Ә Хәлим тау аша күтәрелеп баручы юлдан, Чоңгыл ягына борылып, текә яр булып күренгән Мостафа-Баһадир сыртына килеп җитеп, мотоциклын шунда гына туктатты. Кояш һаман да баерга теләмәгән кебек кылана, карышлык күрсәткәндәй ялындырып кына офыкка якынаеп маташа. Ямь-яшел төс белән йөгертелгән болыннар, калкулыклар, авылдан ерак китмичә генә бәэлдәп йөгерешеп йөргән ак сарык бәтиләре-бәрәннәре, үшән сыерларның, тавыш салып, берән-сәрән кузгалгалап, урам тыкрыкларына таба барулары, тәгәрмәчле тракторын куәт белән куып урман ягына таба берәүләрнең арба таккан хәлдә чаптырулары, әмма башка һичкемнең күренмәве әлбәттә Сарайлы авылының ачык күздән адәм танымаслык ераклыкта икәнлеген сиздерә, бу якка таба сузылып килгән бакча артлары, Минзәлә инешенең тын агымы белән таулар артына кереп китүләре табигать картинасын тагын да матурлый иде. Мотоциклын кабат кабызып, Сарайлы юлына борылып кергәндә, кояш офыкка терәлеп өлгергән, көн тәмам сүрелгән иде инде. Әмма егет өчен вакыт әлегә иртәрәктер сыман тоелды. Аны Галимәнең телефоннан җавап бирмәве беразга борчыса да, кыз барыбер әллә кайда түгелдер, өендәдер сыман тоелды. Кем белә, телефонын онытып киеме кесәсендә калдырган булырга яки башка урында җуйган хәлдә истән чыгарып тотарга мөмкин. Галимә белә бит Хәлимнең бүген кайтасын, ул бит аңа “смс хәбәр” салып әйткән дә иде. Тик сөйләшә генә алмадылар, ике-өч авыз сүз генә булса да алышмадылар. Сарайлы авылы ничектер кыргыйланып калган сыман тоелды бу юлы. Кар өемнәреннән койма буйларының арчылуы, бакчаларның кабарынып ачылуы һәм бераз яфрак төртә барган агачларның яз башына хас табигать шәрәлеген каплап бетерергә өлгермәве дә бу кыргыйлыкны тудыра һәм арттыра иделәр булса кирәк. Былтыргы буяулары да кыш буена уңарга өлгергән, өченче елдан ук яңартылмаганнары инде яргаланып, кайбер урыннарда коела да башлаган. Бу тамашалар берсе дә күз яменә хезмәт итә алмыйлар иде. Хәзер мәчетсез татар авыллары иясез калган утар кебек тоелалар. Хәлим шул турыда да уйлап өлгерде, Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” әсәре исенә төшеп, кыз янына очрашам дип бару ниятендә йөрүен дә хәтеренә кертте. Аңа фаҗигале үткән заманнар белән бергә ваемсыз бүгенге көн арасында ниндидер тирән упкын ятадыр сыман тоелды. Кичәге көнчеләр Аллаһы тәгалә исеменнән гамәл йөртсәләр, үз теләкләрендә һәм хисләрендә йөгерүләрен шәригатькә, дингә бәйләп аклаган булсалар, бүген шундый ук затлар мәкерле эшләренең асыл эчтәлеген башкалардан яшерер өчен һәртөрле интригалар уйлап чыгаралар, сәясәткә сылтыйлар. Әмма кыланулары шулай ук кабих һәм оятсызлык пәрдәсе астына капланган. Кичә кешеләр кара көчләрдән никадәр курыксалар, аларны баса алмыйча, табан асларында сытылырга мәҗбүр булсалар, бүген дә шушы ук хәлдә кала бирәләр, бер төрле золымны кагып ташларга өлгермисең, өстеңә башкасының табаны күтәрелә. Шунысы хикмәт, ул золымның монысын да син, кеше, үзең уйлап чыгаргансың, канунлаштыргансың, ә башкаларга объектив зарурият дип тәкъдим иткәнсең. Адәмиләр дөньяның үзләреннән генә тормавын, язмышларының бик күп факторларга бәйләнешле икәнлеген төшенеп, әлбәттә синең теләкне дә исәпкә алырга мәҗбүр булганнар. Шушы кирәклек, шагыйрь әйтмешли, муеныңа менеп атланган. Кеше кешене сөя яки яратмый. Нәрсәдән ул шулай? Кемнәрнедер гомер буе күрми торсаң да исең китми, икенчеләрне, киресенчә, бер күрергә зар булып яшисең. Шалтыратасың, ә ул телефонын да алмый. Уйлыйсың, минем аңа кирәгем дә юктыр, дисең. Дөнья тагын да авыраеп китә. Ул көчсез кешеләр генә биргәненә шөкер белән яши дип уйламагыз. Рух кайнарлыгыңны тышка чыгармыйча, утын сүндермичә эчеңдә тотсаң, беләсеңме ничек көчең-куәтең, башка сыйфатларың бермә-бер бөтенәя һәм яхшыга таба арта? Әмма утны эчтә тотудан да авыррагы юк. Аның сине юләрләндерүе дә бар. Азмы мәҗнүннәр дөнья эчендә? Кайнар йөрәкләренең ялмак ялкыны бер тапкыр җаннарын пешереп алуга, моны бөек гаделсезлек дип уйлап, шунда ук зарлыга әвереләләр. Белсәләр иде зарлана башлаудан да хәерсез гамәл юк икәнлеген! Кешеләрне китап кына да, укытучылары гына да, дөнья хәтта үзе генә дә акылга өйрәтеп бетерә алмый. Юк, бу аларның ахмаклыгыннан килми. Акылга үзең өйрәнүдән дә яхшырагы юк. Гыйлем диңгезе мохиттән читтә дә, яшәешнең үзендә дә, акылда яки рухта да түгел, ул бары тик кешенең табигый рухында һәм күңелендә генә! Аны читтән эзләүчеләр никадәр ялгыштылар. Сүзне читләргә таянып һәм нисбәт итеп сөйләү дә бары тик үз дөреслегеңне һәм хаклыгыңны раслар өчен кулай. Әмма гамәлләреңне кешегә ташлап һәм сылтап булмый. Хәлим мотоциклын галимәләрнең каршы якларына, калку урынга китереп туктатты. Моннан аларның капка артларында үсеп утырган карт һәм башы киселгән тупыл агачы да, болдыр төпләрендә чиләк шалтыратып кереп югалган ханым да, ишек алларында сикергәләнеп алган ала-кола кечкенә бозау да, ысылдап капка астыннан чыгып килүче ак ата каз да уч төбендә кебек күренә иделәр. Әнә бер тәрәзәнең, аннары икенчесенең пәрдәсе кузгалып куйды. Тупсаларында үскән гөлләре инде шау чәчәктә икәннәр. Алар артында кемдер бар билгеле. Хәлим тагын телефоныннан Галимәгә шалтыратты. Озын-озын итеп чакыра башлавын көтте. Тик җавап булмады. Моны Галимәнең үпкәләведер дип кабул итәргә тиеш иде егет. Шулай эшләде дә. Кызның холыклы булуы аңа ошады, хәтта куанудан елмаеп та куйды әле ул. Аннары, үзен күреп алуларын аңлагач, мотоциклын кабызып, кышын йөргән сукмаклары буйлап Куш каен аланлыгына таба тыкрык буйлатып төшеп китте. “Мин шунда булачакмын!”— диярәк белдергәндәй, галимәләрнең капка төбеннән узганда берничә рәт мотоциклына газ да биреп алды. Әле һаман да көннең яктылыгы китеп бетмәгән, кояш та, офыктан күзен кысып кына, егетнең эшләре ничекләр бетәр дигәндәй хәтергәләштереп карап торадыр сыман иде. Хәлим каенлыкта тагын бераз көтте. Ярты сәгатьләр үк үттеме икән? Һаман да капка тавышы ишетелмәде, бу якка таба килүче дә күренмәде. Егет тагын да берничә тапкыр телефоныннан шалтыратып алды, бу юлы да җаваплар булмады. Чишмә буена да төшеп менде Хәлим, мотоциклын да сөрткәләп маташты. Барыбер дә җаны тынычлана алмады, Галимә дә күренмәде. Шунда тәненә суык йөгертеп, төннең килүе хәбәре булган салкын җил узып китте. Кызыл шәфәкъ кызыллыгы тәмам югалды. Йолдызлар беленде. Хәлим үзен бушлыкка төшкән кебек хис итте. Бу ялгызлык аның рухын рәнҗетә иде. Ачуы да килмәслек түгел. Әмма болай гына бирешә димени? Ныклы, горур кеше бит ул. Ашыгырга яратмады, пошмас та булмады. Әмма сабырлык аның мәртәбәсе дә, акылы да иде. Ә күңел ашкынганда нишләргә? Адәм баласы, әгәр кош кебек оча белсә, болытларга ашар иде. Ашкынып-ашкынып очар өчен канатлар гына түгел, иркенлек тә, чиксезлек тә кирәк. Читлектәге кошлар бары тик дулый гына алалар. Иркенлекне һични белән алыштырып булмый. Хәлим мотоциклын кабызды да, галимәләр ягына борылып та карамыйча, урамга таба күтәрелеп, урман белән капланган таулар ягына китте. Туктарга теләмичә барды да барды. Инде караңгылана башлаган, таныш түгел бу юлдан аңа борылырга кирәк иде. Ул фара утын кабызды. Мотоциклы җиңел һәм рәхәт тизлек белән тауларны узды. Тагын да кырлар ачылып киттеләр. Шунда гына Хәлим юлыннан кире борылырга карар итте. Урман читендә туктап торган, уты янык булмаган буровой егетләрен ташучы “Вахта” машинасына карап узды. Аның кабинасында да, янәшәсендә дә һичкем күренмәде. Хәер, ерак түгел генә нефть чыгыры “качалка” эшләп утыра, аның янында каланчалы трактор, вагон тора һәм яннарында берничә кеше йөри иделәр. “Вахта” машинасының аларны алырга килүе яисә эшкә китереп куюы нефтьчеләр хезмәтеннән хәбәре бар кешегә аңлашылырлык иде. Эңгердә алар прожектор утларын кабызып куйганнар, әфлисун төсендәге каскалары ачык күренә, кул-гәүдә хәрәкәтләре инде төгәл сиземләнми иде. Хәлим мотоциклында алар яныннан җиңелчә тизлектә узып китте. Авылга кабат килеп төшкәнендә тирә-юнь тәмам караңгыланып җиткән, баганаларда утлар эленгән, өйләрнең зәңгәр-су һәм саргылт күзләре бишәр-алтышар булып төнгә елмаеп баккан иделәр. Хәлимгә очраган яшьләр, үз кешеләре дип белеп, аны шаяртырга да итеп, юлына аркылы чыккалап басып та карадылар. Әмма таныш адәмнәр арасында мондый кыяфәтле һичкемнең юклыгын тиз ара төшенеп, тизрәк читкә тартылдылар. Бер кыз, җитмәсә, аңа таба очынып-очынып килеп, каршы чыгып туктаткан иде. Хәлим, аның Галимә түгеллеген танып өлгереп: — Нәрсә булды?— дип катгый итеп сорагач: — Абау, бу — кеше түгел икән!— диярәк, ул кыз котсыз калды. Аның болай әйтүе танышлык мәсьәләсенә кагылса да, егетне бераз борчып та алды. Шулай да кызның ул дивана сүзләрен күңелендә калдырмыйча, җиңел үткәреп җибәреп, юлын дәвам итеп килде-килде дә, Галимә яшәгән йортның нәкъ капка төбенә барып тукталды. Урам киңлеге тарайгандай тоелды. Каршы як капка төбендә кемнәрнеңдер утыруларын шәйләп, анда барыргамы-юкмы икәнлеген хәл итә алмыйча аптырабрак калды. Шушы соңгы өч-дүрт сәгать буена сузылган каңгырып йөрүләре билгеле аның кәефенә тия башлаган иделәр инде.
XXX Галимә ул көнне Хәлимнең мотоциклда килеп туктавын минутында ук күреп алды. Ничә көннәр телефонына, шалтыраган саен карап торып, ни аны сүндерергә теләмәде, ни бер авыз сүз сөйләшергә кодрәте табылмады. Тәрәзә пәрдәләрен тибрәтен куючы да, Хәлил абыйсының урам яктан һәммәсен сизгәндәй карап торуына кая кереп качарга белмәүче дә ул иде. Ә инде мендәренә капланып йоклап китүе бөтенләй дә ваемсызлык булып аңлашылырга тиеш. Әмма аның ул череме үлем йокысы кебек бер хәтәр нәрсә иде. Моңа кадәр имтиханнарга туктаусыз әзерләнүләре, җитмәсә мәктәп хәлләренең аңа авырлыклар өстәүләре, кешеләрнең мәрхәмәтсезлеге һәм ахмаклыгы, Илгизәрнең мәхәббәте, ике егет арасында адашып калуы җанын бик каты талкыган иделәр. Җитмәсә Хәлим абыйсы башта шушындый вакытларында аны хатыннан өзде. Әүвәле ничек тырышкан иде йөрәген яуларга! Бер-бер артлы ике хаты килеп, ак кәгазьләрне мәхәббәт җырына күмеп ничекләр кыланган иде! Шуның белән бетте. Ике-өч ай буена Галимә нәрсәләр генә уйлап бетермәде аның турында? Җитмәсе әлегә йөрәге яшь иде, түзәргә, сабыр итәргә өйрәнмәгән, гаделсезлекне күтәрә алмаучы иде. Югыйсә “ит кисәге” генә бит ул, ә ничек ялкынлана, ничек көя, ничек өши һәм үчекләнә! Ул хакыйкать ялчысы булып мәкалә язучы журналистны әйтер идең инде, җитмәсә Галимәгә хат юллаган һәм гаделлек өчен көрәшергә, нык булырга чакырган. Мондый сүзләрне кем дә әйтә ала ул, аңа төшәмени авырлыгы! Әмма да Галимә исеменнән аңа, шул журналист әфәндегә дә кемдер хат язган бит! Ни өчен кирәк булган, кемгә? Аның хәтта исемен дә белмәделәр. Хатын хәтта директорга да укырга бирмәгәннәр. Имеш, журналистика әдәбе. Демократия уенында һәркемнең ак һәм чиста йөз белән катнашасы килә. Тик уеннары гына барып чыкмыйча газаплый, нәкъ туп тибүче алтын бәһасе уенчы Рәсәй бердәм командасыныкы кебек. Ә бер катнашы булмаган Галимәнең нинди гөнаһы бар иде соң? Сания Рухановнаның әшәкелекләрен кыз бала түгел, ир кеше дә күтәрә алмас иде. Җир йөзендә алар яши, үз кирәкләрен каерып ала-ала яши, башкаларның канын хәшәрәт кандала кебек имә-имә яши. Аның башы белән гәүдәсен тоташтырган юан дуңгыз муены, чучка кебек болганып атлап йөрүләре, җитмәсә үзен акыллыга, булдыклыга санаулары, “өч минут эчендә”, үзе әйтмешли, ул хатны кемнең язганлыгын ачыклап бирүләре, Нәсим өчен җан атулары — болар барысы да Галимәнең бәгырен ничә көннәр буена изделәр. Йоклап киткәнендә дә шул дуңгыз башлы сандык кадәрле гәүдәле укытучы Сания Рухановна һәм мәктәп директоры Хафиз Галиевич кулларына табагач тотып биюче шайтаннар-җеннәр кебек булып күз алларына килеп, кыз баланың котын азмы алдылар? Шунда да аңа Хәлим абыйсы ярдәм итмәде, хәленә кермәде. Инде менә хәзер килеп җиткән. Эш узгач, сүз беткәч, дигәндәй! Анысы Нәсимгә ничек тә алтын медален бирерләр, БДИ сынауларыннан да хәвеф-хәтәрсез аны бердәм көч белән уздырып җибәрерләр. Әнә хәзер аның әтисе тагын да зуррак кеше булып алган, агрофирмага шул каракны управляющий-идарәче итеп куйганнар. Анда да Галимәнең әтисенә “кызың әшәке кеше икән” дип әйткән. Салават абый беренче майдан бирле урамга чыгып карамады. “Хәзер колхоз бетте, кулаклар заманы кире кайтты!”— дип, ике сүзенең берендә әйтеп йөрде-йөрде дә егылды. Кызына боларны күңеленә алып күтәрүе дә авыр иде. Әмма ата үз хәлен сиздермәскә тырышкан икән. Капитализм дигән авыр чүкеч, озаклап кизәнеп, кинәт әйләндереп китереп аңа да сукты, күпләрнең аңга килерлеге дә калмады. Шунда халыкны, дөньялар үзгәреп китә башлауга, базар мөнәсәбәтләренә җайлап керү дигән сафсата белән алдап газапламыйча, эшне озакка җайлап һәм җайланып сузмыйча, илне таламыйча, вакытында һәркемгә юл биргән булсалар иде, шушы кадәр авыр көннәргә калмаган да булыр иделәр әле! Хәер, бәхетсезлек мыштым гына, акыртын-акыртын гына килә-килә, шалт итеп өскә алагаем капланып баса инде ул! Берни дә эшли алмыйсың. Базар мөнәсәбәтләренә әлбәттә җайлап, ашыкмыйча гына, бөртегенә, энәсенә, җебенә кадәр үлчәп-санап талый-талый бары тик хуҗалар гына керә белделәр. Аларның стратегиясе дөрес иде, халык мәнфәгате исәпләрендә юк иде шул. Ә Галимәне бу дәвер турында аңлатып имтихан бирәсе бар. Сорауларның берсе һичшиксез шул булачак. Ул хакта китапларда бәйнә-бәйнә сөйләп язылган инде, һәр тарихи үтелгән ел диярлек исәпкә алынып тикшерелгән, каралган, буялган. Укыйсың да хәйраннар итәсең: ил белән бер генә вакытта да юньле кеше идарә итмәгән, кайсы усал булган, дуамаллыклар кылган, кайсылары йомшаклык белән изалаганнар, акылга таманнарын, башбаштакларын әйткән дә юк инде! Әмма Галимәне ил хуҗаларын һәм патшаларны Аллаһы тәгаләнең сөекле бәндәләре дип юмалап өйрәтеп үстерделәр. Әтисе Салават абый гомер буена ничә еллар колхозны тартып барды, бригадирлык йөген сөйрәде, әмма бер генә тапкыр да гаепләргә тырышып рәисләргә, түрәләренә карата каршы сүз кузгата белмәде. Хәтта Галимәнең әнисе Камилә ханым: “Шул карт тәреләр үлә дә белмәделәр инде!”— дисә, ире бөгәрләнеп китеп каршы чыга торды. Ни өчен үчекләнүләрен кызлары аңламады. Сораса да әйтмәс иделәр. Инде Галимәнең әтисе өченче көнен авырып ята. Аның кинәт урын өстенә егылуы башы авыртудан да түгел, башка сәбәпләр аркасында да була алмыйдыр инде, арыгандыр, таушалгандыр, бәлки бары тик талчыккан гынадыр? Әле бит илле ике яшенә генә чыкты. Әмма шушы ике-өч көн эчендә тәмам олыгаеп һәм картаеп китүе әллә нинди куркыныч уйларга этәрә иде. Эһ, әткәң авырып китсә, бик авыр икән ул. Курадагы мал-туарга кадәр шуны сизенә бит, тәмам боектылар, таралышып китәргә генә торалар. Элек сыерлары, әгәр дә урамга чыгып, бераз йөреп кайтса, капка төбенә җитәр-җитмәс, быргы кычкырткандай үкереп, сур мөгезен тарткандай яңгыратып ала иде дә, керә-керешкә, кем очраса да, шуны елгыр кара озын мөгезләренә эләрдәй кыяфәт белән ашкынып чабып абзарына узар иде. Ә хәзер балтасы суга төшкән адәмнән дә кыйтышлырак. Ни атламы үлдем-беттем, ни күзләре яшьле-моңлы, ни тавышы юк. Бозавын да, янәшәсенә барып басып, и ялый, и ялый, гүяки шулай аның белән хушлашырга итә. Ата казлары булып, ул да капка астыннан чыгып качарга гына тора. Мәчеләре, ярар инде, гомергә шулай булды, кайтмый йөрде, ә хәзер бөтенләй дә югалды. Ә Сарбай дәшми. Дөрес, элекләрне дә усал булмады ул, килеп кергән кешегә өреп, ябышырга маташып аптыратмады. Инде хәзер бөтенләй бетте. Әтисе аны чылбырыннан ычкындырган булган. Әмма Сарбай урамга дүрт аягының берсен дә атламады. Ничәнче көне ашаганы-капканы сизелми. Ә әни кеше, Камилә ханым, чыга да чиләк шалтырата, чыга да чиләк шалтырата. Әле сыерының сөте бетүдән зарлана, әле малларның мәшәкатьле булулары хакында сөйли, әле Галимәне “чукып” ала: “Сине,— ди,— кызый, тагын күргәннәр! Дегетче Сабир малае белән торгансың икән сөйләшеп. Атасына ошаса, бер дә капмый-өзми калдырмас! Кара аны! Егетләр бияләе кебек булдың!” Шундый вакытта әти кеше: — Әнисе, кайнар чәй бирсәң иде,— дип урын өстендә ыңгыраша.— Авызым кипте бугай, җаным көя! Бу аның усал ананы тыярга тырышуы, сөйләшү темасын юри болгатырга, алыштырырга теләү икәнлеге аңлашыла иде. Шуңа да хатыны Камилә: — Яклаган булып ятуың бу синең, кызыңны юри өстен куясың килә! Беләм мин хәйләңне!— ди.— Юньле кеше йөгереп йөргән җиреннән, урын өстенә ятуга, аяксыз калмый. Бик кинәт авырып киттең әле! — И хатын,— дип, авыр һәм сыңар тавыш белән генә эндәшә ата кеше. Тәнендә дә, телендә дә хәле калмавы сизелә.— Бик тә чәй эчәсем килә иде бит! — Кеше авырмый тормый инде анысы,— дип, кинәт күңеленә шәфкать килеп, юха йомшак тавышына күчә ана кеше, чәйнек астына газ плитәсендә ут төртә.— Узгынчы гына булсын! Аның да күзләрендә яшь бөртекләре күренә. Ярты ел эчендә булган үзгәрешләрнең мәгънәсен ул үзе дә аңлап җиткерә алмый. Барысы да кинәт, сиздерми бердәм килде шул. Колхозлары да җимерелеп төште, кызын да гәҗиттә бутап алдылар, капка төпләренә дә Хәлим урынына Илгизәр ияләште. Ни дияргә дә юк! Ярар, болары узып та китәрләр әле. Менә Салаваты бигрәк куркытып авырый. Больница юлына да барырга итми. Ошатмый ул андагыларны. Кешеләр эшләми анда, ди. Кайларга таба китте бу дөнья? Барысы да акча колына әверелделәр дә калдылар. Шуны да аңламыйлармыни соң: тәңкәләрне-сумнарны аны көн дә станоклар басып чыгарып кына торалар, ә кеше күңелен һичбер машина да бар кыла алмый. Ә ул “клон” дигәннәренең җаны буламы икән? Әллә аларда җан дигәне юк, тереклек дигәне генә бармы? Шуңа күрә халыклар шаулыйлармы, кинолар күрсәтәләрме бу хакта? Юктыр ла, бардыр аларның да җаны. Тыны булганда — җансыз кала алмас. Һәрхәлдә күзәнәктән бүленеп чыгарылуы һәм ишәюе, үсүе башкача була алмый. Бусы инде җанлы процесс-агым, җанның тәндә яшәргә омтылышы дигән сүз. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|