ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 21 страница— Баламны пионер лагерында эшләтеп, бераз акчасы булмасмы дигән идек. Яшь кешегә кирәк бит,— диде Габдулла агай, бит очындагы олы миңенә таба авызын ергандай итеп. — Сез дә мәктәптә эшлисезме? — Әйе, җидееллыкта. Директор. Утын эшләре белән дә озак йөрелде. Җае чыкмый торды. — Анысы шулай инде. Тагын арада тынлык урнашты. Сылу Казан каласының тын бакчасында сәгатьләре акрын үтә торды. Габдулла агайның да башында ак фуражка иде. Ул, аны салып, маңгай тирен сөртеп маташты. Аңлаган кешегә йөрәгенең сау түгеллеген төшенерлек иде аның бу хәрәкәтләреннән. Кызының сабырлыгы, артык бер генә дә селкенмәве дә шуның белән бәйле булырга мөмкин әлбәттә. Әтисен борчырга теләмәве сәбәпле баланың үз холкын да тәртиптә тотуы дөньяны белгән кешеләргә аңлашыла, билгеле. Гарифулла абзыйның Сабира кебек кызга ата буласы килә, тик ул үзе хакында, менә шушындый сыйфатларга яшьлектә рухының омтылганына исәп-хисап ясап, бер утырып уйлана да алганы юк. Менә хәзер мөмкинлек туды. Кызында мондый хәрәкәтчел тәвәккәллек әнисеннән килә, үз-үзенә ышану хисе аңа бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Теләсә — утка, теләсә — суга ташлана торган адәм баласы янмый-көйми калмаячак. Революция һәм сугыш геройлары шушындый кешеләр арасыннан чыктылар. Әмма андый заманнар артка калдылар кебек. Инде алар кабатланмаячак сыман. Кеше нинди булырга тиеш хәзер? Тагын “кайнар башларны” чүпли башларлармы? Кыз бала дип тормаячаклар бит! Гарифулла абыйга боларны уйлавы авыр булырга тиеш иде. Кызын мөмкин кадәр актив пионерка, тырыш комсомолка итте. Бөтен районны сокландырып торган, коммунистик идеаллардан өлге алган кеше, шул утларда кайнарланган йөрәк ялгышмаячак. Илгә, партиягә каршы эш алып баручы да, милләтче дә булмас, буржуаз, хәтта вак буржуаз идеология сөйрәлчеге дә атала алмас! Халык белми әйтми ул: “Тын күлдә шайтан оясы гына!” Ата кешенең ничә көнгә беренче тапкыр күңеле ачылды. Аның өчен хәзер Сабира “ышанычсыз боз” кебек тоелып алды. Сталин заманы аның күңелендә тирән эзен калдырган иде. Ул шуның аркасында үзен тагын да хаталандырды. Партия атаган һәр кешенең халык дошманы икәнлегенә чын күңеленнән ышана иде. Хәзер дә ышана. Аның күз алдында күпме кешеләр харап булды. Аларның күбесе үз эчләренә, үз уйларына чумган кешеләр иде. Бәлки Габдулла да шул җилләрнең тәэсирен язмышы аша уздыргандыр? Гарифулла абзый шунда акылы арыганлыгын тойды. Илдә ниләр булмас, аларның барысын да уйлап бетереп, аңлап җиткереп буламы соң? Юк, әлбәттә. Нәрсә эшли ул? Нигә әле болай, әле тегеләй итеп кешеләрне бәяли? Партия аннан җитдилек таләп итә, үз эшендә ул берәр тапкыр мондый йомшаклык күрсәттеме?.. Җәйге иртәнең эссе җиле, кайсы яктан исәргә белмичә аптырап, уңлы-суллы ничек йөренсә, Гарифулла абзыйның да уйлары шулай иләс-миләс иделәр. Ә кызы Кәримә, кояшка таба сикерергә дип йөгергән-чапкан колын сыман, тынгы белмәс йөрәген тыя алмыйча, әле эскәмиягә килеп утырды, әле бакчаны әйләнеп чыкты. Сабира хет бер кузгалып карасын. — Тамак ялгап алдыгызмы? Монда, Чернышау урамында, яхшы гына ашханә бар!— диде бераздан Габдулла агай, нигә эндәшми утырасыз дигән кебек итеп әйтергә теләгәндәй. — Поездда ашадык. Үзебез белән алган идек. Бездә пешкән бәрәңге калды әле!— дип, биштәрен кузгата башлагач, Гарифулла абзыйны бу теләгеннән тизрәк туктатып: — Безнең тамак тук. Яхшы яшибез. Кирәкми. Ашханәне сезгә, ерактан киләсез, белмисездер дип әйткән идем. Юл кешесенең тамагы тиз ачыгучан була ул. Шуңа гына...— диде Габдулла агай, кулын яңа танышының капчыгы өстенә куеп.— Безнең Арча монда гына бит! Шушы сөйләшүләреннән соң алар тагын сүзсез калдылар. Кәримәгә бу тагын эчпошыргыч тынчу хәл сыман тоелды. Әтиләре сөйләшүен тыңлап торганда тыныч кына утырган иде, кабат урыныннан кузгалды, бакчаның аргы башынача барып, анда торган һәйкәлне төрле яклап йөреп-карап чыкты. Колынын күз уңыннан җибәрми генә утлап йөргән ат шикелле, Гарифулла абзый да, нинди дә булса сүз башлап алып, кызын бер дә онытып куймыйча, игътибарлап утыра бирде. Аңа бүген төрле уйлар кереп, Кәримәнең чибәрлегенә сокланырга, мондый кыз үстерә алуына сөенергә дә туры килде. Бер караганда, баланың хәрәкәтчән булуы яхшырак икән әле ул. Әнә, Сабира диде бит әле, ник бер кузгалып карасын? Тып-тыныч. Сүз башларга да куркып утыра! — Мәктәбегез җидееллык булгач, эш тә күбрәк инде... Гарифулла абзыйның бу сүзләре Габдулла агайны һаман да дәртләндермәде. Шулай да ул әйтеп куймый да калдырмады: — Элек безнеке дә башлангыч иде. Өстәп тагын бер коридор, алты класс бүлмәсе ясаттык. Мәшәкатен колхоз күтәрде. Роно акча бирде. Шул ук эш инде. Бары тик саны гына күп тоела. Коллективы ишлерәк. Колхозга өстәмә эшче көчләр кирәк хәзер дип, безнең рәис үз ягыннан тырыштырды. Инде урта мәктәп иттерү турында сөйли. Бәрәңгесен, игенен мәктәп белән җыярга булышабыз бит... — Безнекеләр нигәдер ул турыда кайгырмыйлар. Сүз йөри инде, анысы. Дегет эше дә башланып китте. Анда да эшче көчләр кирәк. Яшь ирләр шунда китәргә генә торалар. Акчасы әйбәт икән. Колхозда да кешесе җитәрлек, язгы-көзге эшләрдә балаларсыз булмый барыбер дә! Дөрес әйтәсез! Ике ата коммунистларча сәяси-идеологик саклык белән үзара карашып алдылар. Сүзләренең бу тәртип белән баруы киртә сикерү сыманрак килеп чыкты. Социалистик дәүләттә балалар хезмәтен файдалану булмаска тиешлеген икесе дә белә иделәр. Моның ише артык сүзне кайда да яратмыйлар.
V Сәгать төгәл тугызга алар университет ишеге төбенә кабат килеп, “Кабул итү комиссиясе”нең инде эшен башлап җибәрүе хакында ишетеп алып, моңа рәхәт кичерешләр белән сөенделәр. Документларны да бергә тапшырдылар. Ике кызның да аттестатларында бары тик “бишле” билгеләре генә иделәр. Бу исә ике якның дуслыгы ныгу өчен тагын да бер сәбәп булды. Имтиханнар беренче августта башланалар икән. Әллә ни аптырыйсы юк, монда да шул ук мәктәп имтиханнары кабатланалар. Сынау алучылар, үз таләпләре белән таныштырып, аңлатма-консультацияләр дә бирәселәре булгач, монысы абитуриентлар өчен тагын да яхшы. Кызларына әтиләре ул дәресләргә йөрүне мәҗбүри итеп куйдылар. Әзерлек курслары да эшләгән, аларга да йөрү кирәк булган да бит, әмма соңарганнар, андагы укулар бетеп киләләр икән инде. Ике ата да балаларына бер үк әбидә фатир тапсалар, яхшы булачаклыгы хакында киңәшеп, Габдулла агай шунда Казанда таныш кешеләре барлыгын, күршеләрендә ялгызак профессор хатыны иркен генә яшәп ятуы, аңардан үтенеп караганда, шунда кызларын фатир төшерү кулай булмасмы дигән фикерне әйткәч, шул ишек төбенә барып карарга булдылар. Университет тавыннан төшеп, Болак күперен чыккач та, Совнарком бинасы каршында, Париж коммунасы дигән исемне йөрткән урам ягыннан ике катлы таш пулатлар ышыгында торган ишек алдына керделәр. Мондагы һаваның бераз салкынча булуы, бакчасының агачлык һәм гөлләр белән балкып торуы күңелләренә мең төрле сөенеч бирде. Аларны ишек алдын себерүче һәм карап торучы агай туктатты. Кулындагы себерке сабы белән мылтык көпшәсе кебек китереп төртеп, алдан баручы Габдулла агайны туктатты: — Сез кая? Кем кирәк иде? Аның ак киндер чиста алъяпкычы, калын гына русча сакалы, гөрнәдирдәй гәүдәсе монда төп хуҗа кеше булуын тагын да дәлилләгәндәй иделәр. Бу агайның кыяфәтеннән ул кайчандыр шахтер булгандыр дигән уй кала. Әмма ике-өч атлап кую гына сул аягының агач булуын игътибар иттертә. Ямаулы гимнастеркасына карасаң, сугыш кичкәнлеген белеп булмыймыни? Әмма андыйлар сакал-мыекны кырып йөриләр бит! Шуңа яхшылап өйрәнеп кайттылар, көн дә диярлек тамаклары йөз граммлап батырлык эчемлеген сорап торуы да халык эчендә сер түгел. Тәмәкене дә яхшы тарталар. Ә моның — сакал-мыек. Хәер, Казан “дворниклары” иске гадәт буенча шушы кыяфәттә йөриләр икән дигәнне ишеткәләгән Гарифулла, университет алдын себерүче теге агайның исә мондый түгеллеген исенә төшерепме: — Монда да төрлечәрәк икән!— дип әйтеп куйды. Аның нәрсә хакында әйткәнлеген беркем дә аңламады. Габдулла агай кемгә дип килүләрен, балаларының университетка керергә документларын тапшыруларын, карт профессорның тол калган хатынына фатир алмасмы дип ышаныч тотуларын, хәтта үзләренең кайсы як кешеләре икәнлекләрен, ничек танышуларын бер генә дә яшерми сөйләп бирде. — Метри агай, менә шул эшләр йөртә әле безне!— дип, сүзләренә өлкәннәрчә йомгак ясап, сөйләвен тәмамлады. “Дворник” күзләрен тагын да шырпы сыярлык дәрәҗәгә кадәр кысып, аңарга карап торды да, шунда гына танып алгандай: — О Апушчик! Син икәнсең бит!— дип,— аңа сәлам биреп кул сузды. Мондый зур хуҗа кешенең олылап исәнләшүен кабул итәр өчен Габдулла уң кулындагы биштәрен җиргә куйды. Аннары гына яхшылап исәнләштеләр. Гарифуллага андый хөрмәт тәтемәде. — Шушы кызларны китердегезме?— диде ишек алдын караучы Метри агай, болар үссәләр, яхшы мал булырлар иде диярәк үз хәсрәтендә хыял мәйданнарын чиккән базар итчесе кебек итеп тагын да күзләрен хәйләкәр елтыратып алып. Аңарда электә мутлану булган, ахрысы? Шушы уйга килепме, Гарифулла шиккә бирелгәндәй хәлдә йөзен читкә алырга ашыкты. Әмма уеннан тиз чигенде булыр. Кабат борылганында, хөрмәт хисләре хәзер бит сызыкларына кайткан иделәр. — Өйдә иделәр... иде әле!— диде Метри агай.— Өйдә иделәр. Унбишенче фатирда торалар. Профессоры вафат иткәч, яхшы кеше иде, мәрхүм, тормышлары шактый кысылды. Фатирга бер кызны алган иде инде... Бәлки кертер. Унбергә базарны йөреп кайту гадәте бар. Керерсез инде алай булгач! Бер-беренә диварга-дивар төртештереп диярлек салынган йортларның иң түр башында биек ишекле “парадный подъезд” иде. Шунда таба барасы икән. Ишекләре киң ачылып куелган. Аннан бер әби килеп чыкты. Әллә шушы дип Гарифулла абзый да уйларга өлгерепме, Габдулла агайга күз ташлап алды. Ә ул игътибар итеп тормады. Габдулла агай юлын дәвам иткәч, аның белеп баруына шикләнмичә, Гарифулла абзый иярә бирде, ә кызлары, арткарак калып, сөйләшкәләп, аталарыннан калмый атладылар. Баскычлар агачтан, ныклы итеп эшләнелгән, борынгыча бизәкле иделәр. Мондый урында фатир очсыз була алмый. Икенче катка күтәрелеп, олы ишекне кактылар. — Әти, “звонок”ка басарга кирәк!— диде шунда Сабира, төртеп күрсәтеп диярлек. Әтисе исә беләм дигәндәй кызына карап алды. Ишек ачылмагач, шулай эшләргә булды. Әмма ишекне алай да ачмадылар. Өченче тапкырларын кыңгырау төймәсенә төрткәч кенә аяк тавышлары якынлашып килгәндәй тоелды. Ишекне олы, калын гәүдәле, әби дип аталырлыгы булмаган, җитди йөзле ханым ачты. Аның киемнәренең затлы булуы ук кемлеге хакында сөйли иделәр.
VI Хуҗабикә бик тә тәвәккәл ханым булып чыкты. Күңел үлчәвенә кызларны алып, баштан-аяк күз белән сынап карап торды да: — Укытучы балалары булганнарына гына ризалашам,— диде, биленә ике кулы белән дә таянып, тантаналы мирза-бикә хатыннар кебек, гүяки әмер бирергә әзерләнгән кешедәй әйтеп.— Түләвен алдан биреп куярга. Бер бүлмәм бар. Өчәү торырлар әлегә. Ул кызым озакка калмас. Үзләренекен ашарлар. Кичке сигездән соң урамга чыкмаслар, егетләр алып кайтмаслар, укудан артыгын белмәсләр! — Юк-юк, нинди хәл ди ул, булмаганны! Егетләр белән йөргәннәре юк!— дип Габдулла агай, юантык гәүдәсенә ял эзләп, урындыкка карый-карый, һаман да шул “юк” сүзенә туктаусыз басым ясап җавап бирде. Аның сүзләре үз кызына гына карый иделәр. Ә Кәримә, чакырганны да көтмичә, ике бүлмәгә кереп чыкты. Диварлар буена тезелгән китап шкафларына да ачарга үрелеп алды. Аны хуҗабикә шунда ук ачуланып та өлгерде: — Бер генә дә ошамаган бу кәҗә бәтиенең егетләр белән йөргәне булмаганга!.. Тимә!.. Китапларга, әйберләргә кагылмаска!.. Бу бала кайсыгызныкы була? Ишетсен колагы, берәр әйберем югалса, хәзер милиция чакыртам! Утыртып куялар читлеккә, таш капчыктан чыкмаслык итәләр! Профессор мирасы! Кирәкле китаплар булса, сорарсыз, үзем алып бирермен! Аның бу “речен” тыңлаганында Гарифулла абзый мең кат тирләп чыкты. Габдулла агай, тәкъдим ителмәсә дә, тәки урындык җаен табып, шунда утырды. Үзе һаман да бер төрле сөйләде: — Юк-юк! Нинди хәл ди ул? Укытучы балалары алар. Тәрбияле балалар. Бер генә начарлыклары тимәс. Укырга да керсәләр... — Укырга кергәнче генә! Сынау шарты белән! Бер айга кертәм әүвәле! Аннары фатирны үзегез табарсыз! Хуҗабикәнең исеме Хәнифә Галиевна икән. Әтисенең исемен өстәмичә генә Габдулла агай аңа эндәшеп караган иде, ханым ишетмәде. “Хәнифә Галиевна” дигәч, шунда ук әйтте: — Монда кызларга “абый” да, “апа” да юк! Казан бу! Интеллигент шәһәр! Караватка утырмаска! Аның өчен урындык бар. Сала гадәтләрегезне ташларсыз. Авылда гына ул сәкегә утырып ашыйлар, сәкегә ятып йоклыйлар. Карават ул сәке түгел. Профессор кабинетына кермәскә! Берсе караватта, берсе хәзергә диванда йокларлар. Өченче кызыбыз, әнә идәндә йоклармын дигән иде. Рөхсәт итмәдем. Әллә соң икесе бер караватта йокларлармы? Сыялар, сыялар! Аерым караватлар әлегә буш түгел монда! Ризалаштылар. Аталар шартларга бик шат иделәр. Кызлары каршы килә белмәделәр. Биштәрләрен бушаткач, аннан бәрәңге, тозлы ит, суган һәм олы түгәрәк икмәкләр дә чыккач, хуҗабикә шунда ук аларны җыеп алды һәм кая куярга урын тапты. Аны болай аңлатты: — Икмәк кимереп йөреп өйне чүплиләр. Ит тә исләнә торган әйбер, күз-колак була белмәсләр!— Шунда сорап та өлгерде: — Каклаган каз, май ише юк идемени? Аталар мондый ризыкның китерелмәвен әйттеләр. Кызлары исә, ул төр ашамлыклар да буламыни дигәндәй, үзара карашып алдылар. Хәнифә Галиевна бу сала мөгаллимнәренең хәленә тиз керде: — Бичаракайларым!— диде.— Авылда яшәп тә инде... — Алып килермен, укырга гына керсеннәр!— диде Габдулла агай, ике кулы белән тезләренә таянып утырган килеш, анысыннан гына калмабыз, дигәндәй махсус басым ясап. — Кара әле, бүген Якуп Агишны күрәсем бар иде. Аңа укырга керәбез дисез түгелме? Хәнифә Галиевнаның сүзләре әүвәле аңлашылып җитмәде. Аннары гына: — Татар бүлегендә укыта ул. Имтиханнарны да ул ала,— дигәненнән соң, хуҗабикәнең бик тә яхшы һәм ышанычлы кеше дә икәнлеге тәмам аңлашылып җитте. Көтелмәгән җирдән килергә мөмкин булган мондый ярдәм күктән бәхет боткасы явачагын вәгъдә итте. Акыллы аталар бу хөрмәткә мең куллап риза булырга тиеш иделәр.
VII Әтиләре китеп баргач, кызлар, иң әүвәлдә, икесе тиң бик тә куаныштылар. Алар үзләрен тәрәзә ачылудан һавага очып чыккан күбәләкләр кебек хис итеп, гүяки киң болыннарга, чәчәкле аланнарга таба очтылар. Әмма бу “киң болыннар һәм чәчәкле аланнар” серле, әлегә бөтенләй дә билгесез, хәтта авыр һәм җаннарны сындырып, аңардан сөяк ясаучы таш кала урамнары һәм исле фатирлары түгел, театр һәм кино-концерт заллары белән мәшһүр, елмаючан ачык йөзләре белән якты, күңелләргә иркенлек бирүче бәхет шәһәре иде. — Болай булса, мин университетка керәчәкмен! Әткәй әйтте, кермәсәң, керә алмасаң, диде, авылга кире алып кайтып китәм, башлангыч сыйныф балаларын укытырсың, диде. Минем кире кайтасым килми. Миңа монда бик тә ошый!— дип, озак, күңелләрне шатлык һәм өмет белән тулырлык итеп сөйләде Кәримә. Шушылай булуы аркасында Сабирасы да ачылып китте һәм ул: — Икебез дә укырга керә алсак, ничек яхшы булыр иде!— диде дә, шунда ук үзен кулга алырга тырышып:— Син әле укып өлгермәгән китаплар калдымы?— дип сорады. Аның йөзе агарган, көче киткән сыман тоелды. — Безнең татар әдәбиятында Мирсәй Әмирнең “Агыйдел”еннән дә гүзәлрәк әсәр юк!— диде Кәримә, бүлмәдә дивар биеклек көзге барлыгына куануын белдерүгә, аның каршында итәк болгаудан рәхәт эш таба алмыйча: — Безнең мәктәптә тә шундый көзге бар, коридорда тора. “Кулак Сәйфетдин көзгесе” дип йөртәләр! Сабирага көзгедән үзен карарга ярамый икән. Билгеле инде, Кәримә кебек чибәр кыз янында аңа сурәтенең күпкә кайтыш икәнлеген тоюы бик авыр, җитмәсә моның шулай булуын күңеле белән сизә торып. — Кызларым, мин базарга барып кайтам. Бүлмәгездә генә утырыгыз, югыйсә фатирдан куып чыгарам! Ишетсен колагыгыз! Берәр сәгатьтән кайтам!— дип, Хәнифә Галиевна бөтен йортка ишетелерлек итеп кычкырып хәбәр салды. Аның тавышыннан куркып, тәрәзә төбенә очып килеп кунган, нәрсәләрдер чүпләп чыркылдаучы чыпчыклар пырхылдап очып киттеләр. Ян дивар буйлап сузылган беренче катның подъезд-болдыр төбе түбәсенең кызгылт-көрән калайларына басып-басып, мыштым гына килеп маташкан буй-буй кызгылт-сары мәче, коерыгын күтәреп, олы, юан гәүдәсенә көч биреп, мияулап җиргә сикерде. Боларга игътибар итәргә өлгергән Кәримә шунда ук ишек төбенә затлы киемле Хәнифә Галиевнаның чыгып килүен, җиргә көнбагыш сибеп җибәрүен, анда күгәрчен-чыпчыкларның җыелышып өлгерүен, теге мәчегә исә колбаса кисәге эләгүен карап калды. Ул да түгел, бүлмәдән чыгып китеп, тиз генә фатирны айкап алуы, кулына ике конфет тотып кереп тә җитүе көтелмәгәнчәрәк булды. — Юк, кирәкми!— диде Сабира, китап алып утырган җирендә итәгенә төшкән кәгазьле конфетны кулына күтәрергә шикләнеп.— Син нәрсә? Апа кайтып керсә? Аның бу конфетлары санап куелганнардыр әле! — Саналмаган!— диде Кәримә, җәелеп, караватка чума язып утырып.— Минем әти алып килгән конфетлар алар. Биштәремнән бушатырга өлгермәгән! Кәримә белән Сабира үзара карап-карап алдылар. Аларның бер-берсен танымаучы чебиләр кебек булулары бик сәер тойгы калдырырга мөмкин иде. Ярый әле өченче кызлары кайтмады. Әмма аны күрәселәре, аның белән танышасылары килә иде. Кайсыдыр бүлмәдә кемнеңдер йөрегәне, нәрсәнедер төшереп ватканы ишетелде. Ике кыз да беразга аптырап калдылар, аннары, ашкынып, бу хәлнең шаһиты булырга дип йөгереп чыктылар. Ачык форточкага сузылып-сузылып кызгылт-сары мәче менеп бара, авызында пешкән олы гына ит кисәге иде. Мондый хәл галәмәт таныш тамашалардан булып, авылда күренгәли торган иде. Кәримә: — Прәс-с-с!— диде, аяк типте: — Карак мачы! — Ми-яу!— дип, усал итеп җавап бирде бу мәхлук, авызыннан ит кисәген ычкындырырга теләмәвен белдереп, ташлап калдырмыйча да мөмкин түгел икәнлегенә ачуы килүен сиздерде. Идәндә ватык тәлинкә кисәкләре иде. — Хуҗабикәбез үтерә, кызлар!— диде, курку белән чинаган Сабира. Мәче, тагын да бер усал итеп мияулап, форточкадан сикереп чыгып качарга өлгерде. Мондый караклыкларны көндәлек диярлек кылып гадәтләнгән булуын аның оятсызлыгыннан танып ук төшенү мөмкин иде. Ватык тәлинкәне җыеп алмыйча калдыру хаталануга нисбәт ителеп, Сабира шунда ук эшкә кереште. Кәримәнең аңа булышырга исәбендә дә юк иде. Бүлмәсенә чыкты да китте. Шунда кемдер кайтып керде. Бу яшь кыз иде. Аның йөзе көләч булып, шунда ук Кәримәнең күңеленә хуш килде. Һәм ул, үзен хуҗаларча тотып: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|