ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 8 страница— Көнебезне генә югалтачакбыз. Уен башланды. Бездән хәрәкәт көтелә!— дип җавап биргәч, аның мондый җитди һәм максатлы итеп сөйләүләреннән хезмәттәшләре дә хәйранга калдылар. Шунлыктан: — Сез нәрсә, егетләр! Уен башланды! Бездән хәрәкәт көтелә!— дип кабатларга мәҗбүр булды. Боларны ишеткәч кенә Гали Даутович: — Безнең ул виртуаль дөньябыз реальләшеп тә китәргә мөмкин бит. Ут белән уйныйбыз түгелме?— дигән соравын бирде. Аның бу вакытта кыяфәте мәгърур, кыяга кунган бөркетне хәтерләтә иде. Җитмәсә өстәлгә ике кулының да йодрыклары белән таянган, каш өстенә күзлеген күтәреп куйган, муенындагы ак якалы галстугын бушатып җибәргән. Кара буй-буй тасма җирлектәге костюмы аңа өстәмә куәт биреп торгандай. Тик менә чигенергә җыенуы сәер. — Безнең мескен татарны сугыш гөрелтесе генә уята алмаячак, моны барыбыз да беләбез!— дияргә мәҗбүр булды Хәлим. Ул үзенең шушы соңгы проектына артыгы белән ышана һәм кемлеген башкача күрсәтергә мөмкинлеге дә калмаганын аңлый, башкаларга да бу хакта сиздерергә тели, әмма аңлатырга теләп сөйләп чыгып вакыт әрәм итәсе килми иде. — Виртуаль хакыйкать күптән безнең күңелләребезне яулап алды. Күпләр хәзер шул дөньяда гына яшиләр, ул алар өчен реаль. Ә урамдагы дөнья адәм баласына һава алыштыру, кибеткә барып килү җире генә, төш күргән кебек... Заманы башка, чоры бүтән. Табигатьтә яңгырлар ел буе булмый торса да, телевизордан Куранов яисә Настенька көчле явымнар кыерлап узганлыгы хакында әйтсәләр, барыбыз да урамга түгел, аларга ышанабыз түгелме? Буран дисәләр — буранына, җил дисәләр — җиленә... Инде килеп, бөтен дөньяда авыр кризис бара, ә безнең ил җитәкчеләре кебек акыллы түрәләр һичбер җирдә юк, безгә кризисның кара канатының очы да тими дип журналистлар сөйләп, язып торсалар, чын күңелдән, сабый балаларча ышанабызмы? Нигә “әйе” димисез? Әйе бит! Шунда фирма егетләре аңа сүзләренең хаклыгын раслап баш кактылар. Бу инде яхшы фал иде. Хәлим исә фикерләрен алга таба үстереп җибәрүне кирәксенде: — Инде килеп, без ничәмә төрле компьютер уеннары, программалары, яңалык сайтлары төзеп тә, фирмабызны үлле-мәлле яшәтәбез икән, монда һичшиксез бары тик үзебез генә гаепле! Болары ук артык һәм кирәксез, җитмәсә шыксыз ноталардан гыйбарәт сүзләр иде. Әмма Хәлим аларны әйтте. Кайтарып алу мөмкин түгел икәнлеген төшенеп, беразга тукталып калды. Гали Даутович аның сөйләп бетерүен көтеп торган икән, шунда ук: — Без каршы түгел! Уен икән — уен!— диде.— Тик артыгы белән кыйммәткә төшмәгәе. Әнә “Хизбут-Тәһрир” мөселманнарын ничек кенә измиләр дә, төрмәләргә башаяк тыгып черетмиләр. Безнең дә эш шуның кебек бетмәгәе! Монысына Хәлим җавап бирә алмады. Әмма дөньяның үзенә карата гаделсезлеге аңа да шулай кыю чыгыш һәм адымнар ясарга кушадыр кебек иде. Күңелендә юләр бер фикер инде өченче көнен кайнап торды: “Артын-алдын уйлап, үлчәп яшәгән кеше — дөнья йөзенә чыгарга куркып, идән астында посып яткан сычкан кебек инде ул! Яши дә алмый, мантымый да, бәхете дә юк! Күз — курка, кул — эшли! “Пан яки пропал!” Башка юл юк!” Шунда компьютер артында утырган ханым кычкырып җибәрде: — Гали Даутович, безнең сайтта күрсәтелгән, бүген счетка акчалар килгән икән бит, менә, күрегез!— диде. — Күпме җыелган?— дип, шеф аңа таба ашыкмыйча гына атлады. Мониторына килеп карады. Аннары:— Илле меңгә җитә язган икән!— диде.— Болай күп кенә кеше күчергәннәр. Илле сум да илле сум, монысы хәтта биш йөз. Түгәрәк сан! Хәлимнең генә йөзенә елмаю нуры йөгермәде. Бу аның проекты һәм миллионлы, хәтта миллиардлы табыш китерергә тиеш иде. Һава сатып акчалы булмакчылар. Ә ул акчаларны исәп-хисап счетыннан алу механизмы Гали Даутович кулында, ул аның кырыкмаса-кырык төрле законлы юлларын белә. Ә егетләре — шул акчаны табып кына бирсеннәр, эшләре шуннан гыйбарәт! Әлбәттә бу — “шулерлык”, талау һәм ялганга корылган эш. Бүгенге көндә һәркем шушындый уен белән яши, бигрәк тә сәясәтчеләр. Әнә, почмак саен “чишмә суы” саталар. Халык ала, кая барсын, краннан килә торган суыңны агулы дип әйтсәләр, “чишмә суын” интизар булып эзләп йөрисең шул. Һаман да намус белән, үз көчләренә таянып тырыша-тырмаша акча юнәтергә өйрәнгән Хәлим һәм хезмәттәшләре дә тормыш басымы астында сындылар. Аларга да “шулерлыктан” башка гамәл калмады. Бөтен кеше карадан киенгән икән, синең актан йөрүең сәер дә, көлке дә түгелме? — Булды, егетләр!— диде шунда Гали Даутович.— Эшне дәвам итәбез. Һәркайсыгыз үз вазифасын белә! Шушы рәвешле дәвам итик. Хәлим, бүген тиз арада мондыйрак эчтәлекле материаллар әзерләү хәерле булыр... Һәм ул кулларын югары күтәреп, гүяки озын тасманы тоткан һәм аннан төрле сурәтле кадрларны җентекләп караган кебек рәвеш китереп, гадәттәгедән кызурак рәвештә сөйли бирде. Ахырда: — Ышандырырлык булсын!— диде.— Телеканаллар безнең кармакка эләктеләр. Менә бит, халык та кызыксына башлады, милли эшкә чын күңел белән бирелеп китүләре хәерле! Син, Хәлим, татарны йоклаган, дисең. Йокламаган ул, сусаган гына! Менә бит “кайнаткан” шыр суыңны шулпа дип ничек йота башладылар. Инде тоз да кушарга вакыт. Сусауны ул тагын да арттыра.
XVI Кешенең күңеле сәер нәрсә: берәүләрдә ул шик корты белән зарарлана да, тишкәләнеп бетә, икенчеләрдә, хәйлә корганнары саен, җаны тагын да тантана итә, үзенең куәтенә масая башлый. Аларның өченче, дүртенче, бишенче... йөзенче, меңенче төрләре дә бардыр, кешегә кеше ошап һәм охшап бетәмени? Ә күңел дигән нәрсә бөтенләй дә сер эчендә сер хәлендә яши торган сер. Нинди акыллы кеше дә үз җанын-күңелен белеп бетерә алмый, шуңа күрә ул хакта уйламаска тырышып, идеализмнан кача-кача, материализм фәлсәфәсенә сыена. Һәрхәлдә бу ике тип фәлсәфәнең адәм баласына һичбер зыяны юк, кешеләрнең күпчелеге гомерләрен дуалист буларак уздыралар, хәтта “отпетый материалист” дип аталганнары да даими шул кысаларда калмыйча, атеизм баганасына маңгайлары белән килеп төртелеп, “Йа Ходаем, бу нинди хәл булды әле?” дип куялар. Юкка! Сүз ияртеме буш сәбәптән килеп чыкмый ул! Заманалар борылышында хәйранга калдырган материалистлар кебек нигезсез, мәгънәсез адәмнәрне очратмассыз. Ә менә идеалистларны көч белән генә үз идеалларыннан “арындырырга” була, чөнки аларга Ахирәт көне шәүләсенең бәрәкәте рәвешендәге иман көч биреп тора. Шушы мистик күзаллаулар һәм хикәятләр материалистларның котын ала һәм тәһарәтләрен боза да инде. Ә Хәлимгә килгәндә, ул чыкылдап торган идеалист исә дә, тормышта реалист булып, романтик хис-тойгыларга караганда, мәхәббәткә бары тик йөрәкне гаҗизләүче көч буларак карап, аның урынына бурычлы булуны өстен күрә иде. Ата-ана каршындагы бурычы — аның өчен төп хис берәмлеге санала, ә сөйгән кешесе бар икән, ул шулай ук аның каршында үзен бурычлы дип саный, шунлыктан башка һичбер кызга күз салмый, хәтта бик тә, бик тә ошаткан очракта да, башка ярга бурычлы икәнлеген хәтере искәртеп, үзен уйнаштан чикли белә. Аның мондый суыклыгы котларны алырлык. Әмма кызларны сабын урынына эретә, бал урынына кайната, эт итеп үрти. Ходай тәгаләдән әгәр дә бәндәсенә җәза ирешәсе икән, Хәлим янында кызлар да үз җаннары өчен шуны хис итәләр. Берәр гүзәлкәйнең күзе төшсә — бетте, ике-өч көннән ул чибәр зат үзенең йөрәк хисләренең колына әверелә. Хәлимнең салкынлыгы, җитмәсә башка кеше алдында бурычлы булуы турындагы фәлсәфәсе әүвәле туташны хәйран иттерә, аннары бичаракай ясый. Мөгаен мескен Зөләйха да Йосыф пәйгамбәрнең менә шушындый хис һәм фәлсәфәсеннән бөек җәфалар чиккәндер — кем белә? Ә инде милләт мәсьәләсенә килгәндә, Хәлим аның алдында үзен алай ук бурычлы тоймый. Беренчедән, ул мәктәптә үк ил өчен бурычлы икәнлеген белеп үскән кеше, әмма илнең үзгәрүе, мәктәпне бетергәндә үк дәүләт имтиханнарын төрлечә бутап, әле БДИ рәвешен кертеп, әле язмача эшләткән булып гаҗизләүләр, вузга керә башлаганда да тудырылган каршылыклар, туктаусыз очрап торган гаделсезлекләр аның туган иленә, хөкүмәткә карата күңелен хәерсез итә, шуның белән бергә милләтенә дә хөрмәте бетә бара иде. Икенчедән, ярты елдан да озынгарак сузылган караңгы, салкын, мәгънәсез кышы, уңайсыз табигате, кояш кирәктә яңгыр яуганлыгы, яңгыр кирәктә кояш кыздырып җәфалаулары — болар аның теңкәсен корыта, әллә кайларга, рәхәт җирләргә күченеп китү хыялын кузгата. Кирәк бит, ә? Каян тапканнар, диген? Ярты дөньяны үз кулында тоткан татар менә шушы — көн белән төн арасында кысылып калган туфракка килеп урнашсын инде, аның да җылырак почмагына түгел, иң шөкәтсез урынын сайлап алганнар. Өченчедән, бу йоклаган милләтнең мәңге уянасы юк! Монысы инде тарихларны аңламаган, әмма белүче саналган әфәнделәргә дә мәгълүм. Дүртенчедән... Хәлим дәлилләрне санап-санап, аерып-аерып бирергә ярата. Аның аналитик фикерләү осталыгы гомумиләштерүгә омтылышы белән байый барып, фирмадагы соңгы проектны да алдан күзаллап оештыруда һәм җәелдереп җибәрүдә куәтен бөтен тулылыгы белән күрсәтте. Интернет хәбәрләр урнаштыруның һәм милли гаскәриләр өчен акчалата ярдәм итүнең кирәклеген, изге гамәл булуын аңлата торгач, бу эштә катнашуның бик тә тиеш, кирәкле икәнлеген төшенеп, татарлар гына түгел, чит илләр, хәтта рус һәм башка милләт вәкилләре дә тырышлык күрсәтә башладылар. Исәп-хисап мәгълүматлары даими бирелеп бару, рәхмәтләр мул яудырылу, киләчәк тормышның кояшлы булачагына инандыру гына аз, ул милли гаскәри көчләр дигәннәренең йөзләрен, үзләренең хезмәт тырышлыкларын кат-кат күрсәтеп тору, аларның әзерлек лагерьларыннан репортажлар ясау, ату һәм сугыш уеннарында ничек чыныгуларын күзәтү — болар барысы да кирәкле һәм файдалы иде. Һәм боларны Хәлим үзе, иптәшләре белән бергә, оста итеп оештырырга алынды. Аңа ярдәмгә бирелгән яңа хезмәткәр туташ — сары чәчле, ябык йөзле, ефәк кебек сылу кыз — гаҗәеп акыллы булып чыкты. Надия исеме әүвәле русча кебек тоелса да, татар икән. Замана гадәтенчә итеп, рус кешесенә дә әйтергә авырга килмәсен дип, әти-әнисе махсус шушы исемне сайлаганнар. Дус кызлары аны Надежда рәвешендә дә, әбиләре Нажия калыбында да әйтеп, атап йөрткәннәр. Ә туташның үзенә барыбер икән. Надия, тек, Надия! Аның ике-өч көн эчендә эшнең асылын аңлап алып, материаллар әзерләүдә осталык күрсәтә башлавы гына түгел, Хәлимнең электән хезмәттәше Альберт белән тәмам диярлек үзара килешеп китүләре бәлки гаҗәпләндерергә тиеш булгандыр, әмма моңа һичкемнең исе китмәде. Алты, инде хәзер җиде хезмәткәрдән торган фирмада һәркем уч төбендә кебек, бар хәрәкәтләре, уе-шөгыле күз уңында. Альберт исә, ак йөзле, кара чәчле, озын буйлы, әмма үтә тыныч һәм эштән артыгын белмәгән яшь ир, кинәт үзгәрде дә куйды. Аның Надия каршында яулыктай җәелеп китүләре беренче мизгелләрдән үк башланды һәм Хәлимнең күз алдында булды. Кыз, кереп килгән уңайга: — Кая безнең монда операторыбыз?— дип аваз салды. Бу аның сәламе дә, хәл белешүе дә иде.— “Задание”гә барасы! Бу вакытта Альберт аяк өстендә иде, телекамера тоткан хәлендә аптырашта калды. Кыз аны үзе артыннан ияртте: — Әйдәгез, әйдә! Бер сәгать эчендә материал әзерләп, “шеф”ның өстәленә китереп саласы бар!— диде. Альберт әмернең үзенә икәнлеген шунда ук аңлап алды. Мин киттем дигән төс чыгарып Хәлимгә карап алды. Бусы исә: “Бар, нишләп торасыз инде!”— дигән ым ташлады. Ашкынып кузгалган Альберт, ориентирын онытып, күрше, юлга аркылы да тормаган, җиңел өстәлгә чак барып менмәде. Алар юкка чыкканда, беренче күрешүдән үк гыйшык утына төшү дигән риваятьнең хакыйкать икәнлегенә хәтта Хәлимнең күңеле дә ышанырга әзер иде. Яшь туташ сәгать эчендә материалны өлгертте. Болай җәһәт һәм җитез эшли белү осталыгы Надиянең “козеры”на әверелде. Гүяки ул кайдадыр эшсез, идеяләрен тормышка ашыра алмыйча аптырап гаҗизләнгән дә, менә хәзер фикер буасы ертылып, аңа бәхет елмайган һәм фикерләре түгелеп киткән иде. Материалын бергә карап чыгарга Гали Даутович бары Хәлимне генә чакырды. Хәер, моңа кадәр ул бу рәвешле танышуларны үзе генә башкара, бүтәннәргә иярми, киңәшләренә мохтаҗлык күрсәтми иде. Инде менә Хәлимнең кинәт үсеп китүе иптәшләренә дә аңлашылды бугай. Һәммәсе дә моны гадел дип исәпләделәр. Проект аныкы иде. Репортажны карап чыкканда Альберт белән Надиянең офиста һаман бергә ниләрдер сөйләшеп-киңәшеп, бераз каушап һәм ут йотуда калуларын “шеф”ның пыяла ишеге аша хәтерләп торырга мөмкин иде. Хәлим аларның күңелләрендә кирегә кайтарып булмый торган хәрәкәтнең башланып китүен сизенде. Әмма моңа сөенә алмый иде. Үзе бурыч хисенең мәртәбәсен яхшы аңлаганга, Альбертның яшь гаиләсе алдында җавапсызлыкка баруын ул өнәмәде. Әмма ике йөрәкнең тергезелеп килгән мәхәббәт ялкынына су булып сибелү дә хата һәм тәрбиясезлек икәнлеген белә. Надиянең репортажы урамнан гына язып алып кертелгән һәм әле күптән түгел генә булып узган җирле сайлауларга кагылышлы иде. Гали Даутович, материалны карап утырган җиреннән өч тапкыр бүленеп: — Менә сиңа Надия, менә сиңа гөбәдия,— дип әйтеп куйды. Хәлим аның сүзләреннән эшне тулысынча хуплавы икәнен аңлады. Материал әллә ни серле дә түгел югыйсә, әмма туташның фикер төгәллеге, сорауларының үткенлеге белән бергә журналистиканы яхшы тоюы, респонденттан җавапны теләгәненчә суырып ала белүе — чын профессиональ икәнлеген сукыр кешегә дә төртеп күрсәтеп тора иделәр. Менә Надия сорый: — Бу сайлаулар идарә органнарының, властьның тәмам үзен яр читенә чыгарып бастыруын күрсәтте. Сез ничек уйлыйсыз, илебезне үз кулыбызга ничек кайтарырга була? Бәла ялгызы гына йөрми бит! Аңа бик акыллы йөзле, тыныч холыклы, затлы киемле, кулында портфельле агай җавап бирә: — Демократлар, чын демократиянең нәрсә икәнлеген белмичә һәм күз алдына китермичә, үз “понятиеләре”, хыял һәм теләкләре нигезендә илне төзәтергә алындылар. Наданлык бары тик томаналыкны арттыра. Дәүләт механизмының шөрепләре бушатылды, машинасы җимерелеп төште... Коммунистик акыл белән демократияне җирләргә генә мөмкин... Шунда аны Надия бүлдерә: — Димәк, бу сайлаулар бары тик хөкүмәт файдасына булды, ил, халык мәнфәгате тагын читтә калдырылды? — Әйе, бик дөрес! Нәкъ шулай!— ди затлы абзабыз. Аның йөзе эре планда бирелә. Артыгын сөйләшеп тору юк, шулай икенче, өченче кешеләр белән әңгәмә корыла. Барысы да затлы, көчле рухлы кешеләр сайлап алынган. Менә сиңа Казан халкы, менә сиңа бичара кавем! Надияне шул көнне үк эшкә алдылар. Бер сәгать эчендә әзерләгән репортажы бернинди төзәтүләрсез сайтка урнаштырылды, аны кичкә телеканаллар шулай ук һичбер кыскартусыз һәм хәтта үз редакцияләренең артык фикерен өстәп тормыйча, яңалыклар белән бәйле программаларында кат-кат күрсәтеп тә өлгерделәр. Фирма өчен Надия зур табыш булып чыкты. Урамнан килеп кергән бу кызның төс-кыяфәте генә түгел, тавышы да яңа, моңа кадәр мең ишетелеп, колакларга буялып кына калучан түгел, бәлки коры һәм тере иде. Хәлимгә туташ терекөмешне хәтерләтте. Надиягә шул ук көнне “Танк хәрби академиясе” курсантлары белән бәйле материал алып кайтырга кушылды. Бу юлы да аның белән Альберт чыгып китте һәм алар кичкә кадәр югалып тордылар. — Мин сезнең кебек офис күсесе түгел!— диде Надия, кайтып, материалын компьютерга күчергәч.— Иртәгә эшләп бетерермен. Киттем әле! Һәм чыгып та китте. Төн уртасына кадәр, хәтта иртәнгәчә чумып, язасы әйберләрен “кайнар” килеш әзерләп куярга гадәтләнгән хәлимнәр телсез хәлләрендә утырып калдылар. Надия артыннан Альберт та юк иде инде. Аларның шушылай көтмәгәндә дуслашып алулары башкаларны шикләндерергә тиеш иде. Әмма моңа җитәрлек игътибар бирүче булмады. Әйе, бу битарафлыкны башсызлыкка да санарга мөмкин, әмма киеренке эш белән мәшгуль хезмәткәрләр яңадан да яңа материаллар әзерләү белән зиһеннәрен мөлдерәмә тутырганнар. Күп дигәндә өч атна, яки дүрттер, алар туктаусыз халыкны алдап, илне борчып, күзләргә куе төтен җибәреп, тәмам сафсатага һәм ялганга чумып, “блеф” һәм “шулерлык”ның һәммә төрле ысулларын кулланып, акча эшләү һәм мәнфәгатьне үз якларына каеру белән мәш киләләр. Моңа кадәр беркем уйлап та карамаган әкиятне китереп чыгарырга һәм хакыйкать итеп тойдырырга кирәк иде бит! Милли татар дәүләте, имеш, Мили шура, Милли идарә, Милли президент — болар һәммәсе милләтчелек байрагы астында сайтларга тезелделәр. Һәм менә милли гаскәри көчләр, аннары милли гвардия, милли офицерлар корпусы, милли сугышчан көчләр, милли хәрби берәмлекләр... Шушы милләт мөһерен сугыш коралларына, камуфляж солдат киемнәренә сугасы гына калды. Анысы яшел бантны һәр фотодагы кырыс йөзнең күкрәгенә кадыйлар да бит, маңгайларына азатлык дип язылган яшел тасмалар да бәйләтәләр... Хәер, бүгенгә болары да җитеп тора. Милли гаскәрләрне киендерергә, ашатырга, коралландырырга миллион сумнар, долларлар кирәк. Моны милли аңы, милли хисләре булган һәркем белергә, төшенергә тиеш. Гаскәриләрнең саны гына да, Хәлим алып барган статистика буенча, хәтта соңгы бер атна эчендә дә илле меңнән артып килә. Бу сан, аның фикеренчә, бик тә аз. Милли гаскәри булырга атлыгып торучылар үзләрен сиздермиләр. Статистика хәбәрләре буенча җиде миллионлы, кайбер хыялыйлар раславынча егерме биш миллионнан да ашкан татар милләтенең бүгенге көндә ни барысы илле меңлек гаскәри егетне генә бирә алуы — бу мескенлек, йоклаганлык, ялкаулык, куркаклык һәм шуның ише тагын әллә ниләр! Боларны Хәлим үз мәкаләләрендә, хәрби лагерьлардан “алынган” репортажларында туктаусыз кабатлап аптырата. Йөзен күрсәтеп тору юк, әмма кулы, бармаклары — болар һәр материалында диярлек күренеп киткәлиләр, аның ул урыннарда шәхси катнашып йөрүләрен раслап, сүзләренең көчен, эффектын арттыралар. Ул үзе журналистика буенча махсус белемле булмаса да, фирмада бер ел эшләве дәверендә һәм моңа кадәр һаман телевизор каршында булып, гәҗитләр караштырып гомеренең кайбер сәгатьләрен уздырганлыктан, җитмәсә аз-маз языштыргалаулары аркасында, болар белән бергә табигый сәләте барлыгы, үтә вакытлы, сенсацияле материаллар язуда маһирлыгы белән исеме дан алды. Менә соңгы проекты исә аны бу төр яңалыклар өлкәсендә беренче кеше ясады. Барлык каналлар да, хәтта иң соры һәм шул сәбәпле зәгыйфь, үз корсакларын гына кайгыртучы телевизион берләшмәләр дә, урам газеталарыннан алып дәүләтнең мәңге пошмас матбугат хәрәбәләренә кадәр — барысы да бүген аның сүзенә мохтаҗ, нәрсә әйтер икән дип авызына карап торалар. Ә ул чыннан да әйтә, ә ул сөйли, ә алар — аһ итә. Шушы материаллары гына да фирманың моңа кадәр төшенә дә керә алмаган акчалата табышларына әверелде. Әйе, инде проектны япсалар да була. Вакытында өлгерергә кирәк, әгәр дә сизенеп алсалар, һава сатып акча эшләүләрен белсәләр — башлары төрмәдә череячәк. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|