ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 3 страницаГалимә үзенең дус кызлары белән кайтырга дип юлга чыккач, артларыннан ияргән егетләрнең кемнәр икәнлеген беләсе килеп, сөйләшкән сүзләренә колак салды. Хәлим абыйсының тавышы ишетелми иде. Кызның моңа кәефе китте. Нигәдер күңеленә Хәлим абыйсы озата киләдер сыман тоела иде. Югыйсә, танцага алгач, ул аңа: — Сезне, туташ, капка төбегезгәчә илтеп куймый булмас. Югыйсә караңгы төндә тотып ашарларыннан куркам,— диде. Галимә нәрсә әйтергә дә белмәде ул вакытта. Әмма оялуы йөзенә чыгып, серне башкалар да сизенүдән курыкты, йөзен егетнең җилкә эченә яшергәндәй итте. Хәлим моны үзенчә аңлады һәм: — Рәхмәт, Галимә туташ!— диде. Юллары күрше авылга илтүче урамга таба борылды. Якты ай күтәрелгән, авыл бетүгә ачылып киткән япан-кырлардагы ак кар көмеш кебек яктырып, бар тарафлар да балкып торгандай иде. Кайта башласаң, бер сәгатьләп барасылары булыр. Кышкы төн бераз сынган сыман. Юлларны трактор белән чистартып ачып, такыр ясап куйганнар. Кызларның уен-көлкене бер авыздан сөйләшеп барулары, кичә шаукымының тәэсиреннән вакыт-вакыт җырлап та алулары йөрәкләренә көчле дәрт бирә. Чоңгыл тавына күтәрелеп килгәннәрендә, бөтен дөньялык гүяки уч төбендә калгандай күренә. Арттан ияреп баручы егетләр, шаянлыкларында онытылып китеп, кызларны уйнатырга теләп кыланчыкланып та алалар. Ә Хәлим — юк. Аның вәгъдәсезлеге Галимәнең бәгырен корта, ачуын китерә. Җитмәсә егетләрнең кыланулары, һушын алгандай, назлы җанын кадерсезли. — Җитте инде сезгә! Галимәнең бу рәвешле ачу белән әйтеп куюыннан һәммәсе дә сагаеп калалар. Тукталгандай булалар. — Ни булды шушы кадәр ачуланырлык?— диешәләр. Шунда Галимәнең күңел кылларына арттан килгән ялгыз аяк тавышлары кар шыгырдаулары белән килеп ирешеп чиртә. Кыз кискен борылып карый һәм Хәлим абыйсын күреп ала. Аның башкаларга тыныч кына ияреп баруын төшенергә өлгерә. Йөрәге тамчыдай өзелеп төшкәндәй итә, сулышын хәлсезләндерә. Галимә җырлар иде менә хәзер. Нигәдер хәтта үксеп елап та җибәрәсе килә. Башы әйләнеп киткәндәй. Инде тау сыртына менеп тә җиттеләр. Аларның авыллары әнә генә, өй тәрәзәләреннән, урам баганаларыннан утларын балкытып, бетмәс-төкәнмәс туганлык хисләре белән тулышып, нур эчендә утыра. Электр утларының сары алтын төсләрдә булуы көмеш кар тантанасында авылны серле таҗ итеп күрсәтә. Якты тулган ай, күңел сөенече, җанның чиксезлеккә тартылуы, хисләр кайнарлыгы — һәммәсе бергә кушылып, гүяки моңга, җырга әверелергә тиеш.
Бергә узган якты сукмакларны Хәтерлисең микән, бәгырем?..
Галимәнең йомшак кына чыккан тавышын башкалар күтәреп алалар:
Ничә тапкыр бергә узылгандыр... Яшьлегемне өзелеп сагындым!
Кызларның җыры беренче мәхәббәт, үткән гомер турында иде. Нинди гаделсезлек: алар әле генә яши башлап киләләр, ә күңелләрендә аерылышу, яшьлекнең узып китүе сагышы. Бу җыр аларныкы түгел, башкаларныкы югыйсә! Әмма бу җыр җәйге челләдә саргаерга өлгергән ялгыз яфракның җил иркенә бирелүеннән һәм шуның белән алда көзнең дә киләсе барлыгын искәртү кебек яшәп калырга өндәүче хисләрдән генә туган түгелме?
VI Бу инде моңсуланырга өлгергән Сарайлы авылы иде. Шушы иркен Сарайлы авылының туклыктан киңәйгән Сарайлы урамнары иде. Яшьләр, беренче капкадан ук эреп югала барып, ахырда Галимә белән Хәлимнең икесен генә калдырдылар. Җылы өйләрнең төнге сары күзләре нурланып торалар. Галимә алдан атлый. Кисәк кенә суык иңүдән барлыкка килгән көндезге җепшек кар пыялалары аның җиңел аяк адымнарыннан да челтер-челтер уалып калалар. Хәлим сабыр. Эндәшми. Өч-дүрт адым арттан килә бирә. Хәзер аны кызның кызык итәсен, үз капкаларына төн караңгылыгына чумгандай кереп югаласын да аңламый. Адәм баласы шушы кадәр дә беркатлы була ала микәнни? Ничә чакрым озата ияреп килеп тә, шушы хәлендә коры кайтып китәрме? Аның күңелендә нинди уйлар? Егет кеше ул батыр булырга тиеш! Галимәнең кисәк кенә борылып, үз капкаларына кереп югалуы Хәлимне чыннан да аптырашта калдырды бугай. Ул тукталды. Ни борылып кайтып китә белмәде, ни капка төбенә килмәде. Аңсызлыкта торды-торды да, юлын берничә адым дәвам итте. Арырак китеп, шунда кара шәүлә хәлендә басып торды. Күзләре Галимәләрнең тәрәзәсендә иде бугай. Кыз аны капка ярыгыннан тынсыз күзәтте. Йөрәге өзелеп төшсә, кайнар күмер булып ак кар өстендә төтенләр иде. Чиксез дулкынлану кичерү аңа бетмәс-төкәнмәс кебек тоелган җан ләззәте бирде. Ул әле моның изге мәхәббәт очкыны икәнлеген белми, төшенми, хәтта сизенми дә. Бары тик башы җиңелчә әйләнеп китте. Үзен-үзе белештерми урам ягына чыгып басты. Аңа аяк адымнары хилаф иделәр. Ул нишли, ни өчен монда чыга, монда басып тора — боларның берсенә дә җавабы юк. Аны Хәлим күрмимени? Ни өчен ул болай таба якыная? Ай, оятлы булды, хурлыкка калды. Инде нәрсә дип әйтер? Ни өчен кереп йөгерде дә кабат егетнең каршысына килеп басты? Алар күптәннән инде, әзәлдән, дөньяның барлыкка китерелүеннән бирле бер-берсен белә иделәрмени? — Галимә, сез шушы йортта яшисезмени? Хәлимнең тавышында ниндидер икеләнү, борчылу, гаҗәпсенү төсмерләнде. Бу мизгелдә кыз, аның күкрәгенә башын салып, үзен белештерми: “Җаным, бәгырем!”— диде бугай? Һәрхәлдә Галимә эчке дөньясы белән шушы рәхәтлекне тойды. Күңелен тыярга акылының көче җитмәде. Мәгәре ул үзен кулга алырга тырышты, егеттән ике-өч адым гына читтә басып торуын аңларлык хәленә кайтты. Ярый әле күз алдында шәйләнгән хыялый пәрдә мизгел эчендә таралды, ярый әле ул, Галимә, шушы Хәлил абыйсының күкрәгенә башын салмаган, читтә басып тора икән. Каушаган тавышы белән егет тагын да соравын кабатлады. Ул белергә тели идеме, әллә күңеленә килгән шушы әһәмиятсез сорауны биреп, нәрсә дә булса әйтергә, югалып калмаска тели идеме — бу хакта уйларга кызның башына да килмәде, шунлыктан җавап та биреп тормады. Тәне буйлап калтырану йөгерде. Аның һәр күзәнәге концертта Хәлим абыйсы җырлаган “Кара урман” көендә саташты. Менә ул көй бозылды, аннары башкасы, Галимәнең ялгыз башына җырлана торган “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”сы башланып китте. Монысы озынга һәм озакка сузылды, аннары, тынычлана барып, каядыр күңел тирәнлегенә кереп югалды. Һәр тән күзәнәге гүяки аерым-аерым, үз башларына, үзлекләрендә үзләренчә яши башладылар. Галимә үзен төнге ай яктысында барлыкка килгән койма-капка күләгәсендә эреп югалгандай хис итте. Каршында Хәлим абыйсын түгел, гүяки башка бер кешене күрде: ул озын буйлы, саф якты нурдан коелган, шул тән сүрүе эчендә арлы-бирле йөгерешкән төрле төстәге башка бер нурланудан гына гыйбарәт иде. Аннары кыз үзенә бакты. Ул үзе дә саф нур икән. Әмма бу саф нурлар тәне буйлап бер тарафтан икенчесенә тигез агымда агалар, әле кулларына, әле аякларына йөгерәләр, ә үзәктә — кып-кызыл гөл чәчәге — яна да сүнә, яна да сүнә. Аһ гөнаһ шомлыгы, бөтенләй дә кабынмаска теләп сүнә, әмма, Ходайның рәхмәте, кабат балкып китә! Мондый да озын мизгел була ала димени? Саташудыр бу. Әмма Галимәгә бу саташу хисе түгел, хакыйкать, чынбарлык! Тормышта мондый хәлләр дә булалар микәнни? — Хәлим абый, сезнең кире кайтасыгыз да бар! Моны Галимә әйттеме? Әйе, ул үзе әйткән икән шул. Кыз сихри халәтеннән котылырга теләде. Хәлим абыйсы каршында мондый сәер хәлендә калуына эче пошты. Шул ук вакытта сихри чынбарлыкны югалтасы да килмәде. Кешенең хыялдамы, хистәме, әллә гамәлдәме хакыйкый яшәвен кем белсен? Хыял, хис, гамәл — шушы өч чынбарлык аны бар итә, шушы өч асылы аны юкка чыгара. Адәм баласының акылы шушы өч үлчәү тәлинкәсен даими тигез тотарга тиеш. Бу үлчәүдә ике генә тәлинкә икән, әллә ни авырга да килмәс. Хыял һәм гамәл үзара каршы куелганда, адәм баласы аларны тигез тотарга маһирлык табар. Күпләр тормышта хыялын гамәлендә бар итеп яшиләр. Әмма көннәрнең берендә һичбер канәгатьлек таба алмыйлар. Гомерләренең буш үткәнлеген аңлыйлар. Хис һәм гамәл белән яшәүчеләр сирәгрәк. Аларда күңел сиземләве көчле, эчке күзаллаулары гамәлләрен мәгънәле итә. Мондый кешеләр башкаларга гүзәл кебек тоелалар. Әмма алар да, бушка янган шәм кебек, гомерләре исраф була барган саен, битарафлык чоңгылына авыша торалар. Әгәр дә кемнеңдер үлчәвендә хыял, хис һәм гамәл тәлинкәләрен күрсәгез, бөеклек белән очрашканыгызны белми калмагыз. Ни өчен бу тәлинкәләрдә акыл юк дигән уй сезне борчымасын. Андый кешенең акылы шушы тәлинкәләрнең тигезлеген саклау белән мәшгуль булыр. Хыял, хис, гамәл... Гамәл, хыял, хис... Хис, хыял, гамәл... Болар кеше күңеленең мең почмаклы затлы бриллиант кашы, алтын акылның бибаһә таҗы. Галимә шушы мизгелдә аның нурланышын тойды. Әмма күңеле бу өч яклы үлчәү тәлинкәләрен тотып тора алырлык куәткә ия түгел иде. Акылына моның әһәмияте аңлашылмады. Ул әле елап җибәрер, әле үпкәләр, әле усал бер сүз әйтер сыман иде. Шунда Хәлим абыйсы: — Галимә, сеңлем!— диде аңа. Әллә нәрсә булды. Күңелендә сафлык барлыкка килеп, хыял, хис һәм гамәл тәлинкәләре чайкалып торган шул сихри үлчәү, авыш-кыеш тибрәлүдән туктап, үз алдына, бернинди җепсез һәм элмәксез, сыек зәңгәр күк йөзенә эленгәндәй куелды. Урам башында кемдер ачы итеп сызгырды. Галимәнең күзаллаган шушы эчке сурәт вакыйгасына пәрдә төште, барысы да юкка чыкты. Кыз мондый сихерләнүнең барлыгын белми иде. Берәр шәфкать иясенә киңәш сорап сөйләсә, ул аны мәхәббәт дип атап, аңлатып бирер дә бәлки? Адәм балаларында сөю сәгадәте төрлечә хис ителә. Ул кабатланмый торган кичерешләрдән гыйбарәт. Үзегездә көтелмәгән бертөрле сәерлек барлыкка килсә, бу шул хикмәтнең билгесе инде. Галимәне моның өчен ачуланырга мөмкин идеме соң? — Ничек тә кайтырмын әле. Минем бит күрше авылга кадәр кызлар озата барганым юк иде. Ераграк кителгән шул... Күктәге ялгыз айның сабырлык тулы нурлы йөзе дә Хәлим абыйсының үз җае белән иркә итеп әйтелгән табигый сүзләренә тирән мәгънә өсти иделәр. Әмма Галимәнең күңеленә сихри шаукымны кайтара алмадылар. Кыз җитдиләнде. Хисле күзәнәкләрен тән капчыгына тыгызлап бәйләп куйды. Чайкалган күңел диңгезенең дулкыннарына каршы акыл кыясының ташлы ярын куйды: — Нәгыймә апаны ачуландырып йөрисез!
VII Кеше күңелендә хис рәхәтлеге нурга әверелә һәм йөзендә якты булып балкып күренә башлый. Адәмнең бәхете аның — яхшылыгыннан! Дөнья шундый инде ул, гел хәйләдән тора, хәйлә белән барган, хәйлә белән тукталган. Ә Хәлимдә бервакытта да хәйлә булмады. Ул артыгы белән дөрес кеше. Шулай тәрбияләнеп үсте. Һаман чисталыкка, пөхтәлеккә омтылды. Аның апалары малай чагыннан аны күз уңыннан ычкындырмадылар, киемнәренә дә тузан да кундырмый иделәр. Ак якалы күлмәктән йөреп өйрәнгән балага язгы-көзге урам баткаклыклары аша узып чыгу да сазлыкларга бату кебек бер куркыныч, авыр хәл иде. Ерак бабалары ягыннан затлы нәсел иделәрме, әллә яхшы туфракка төшкән орлык иделәрме — билгесез, әмма хәлимнәр гаиләсе авылларында бер булып аерылып торды. Егет үзе дә затлы сыйфатлар белән җитлекте. Ә дөньяның эче тулы хәйлә икәнлеген искәрткән идек бит. Хәлимнең шушы ыспайлыгы, сафлыгы, сабыр һәм канәгатьле булуы күпләрнең күзенә ниндидер хәйләкәрлек сыман күренде. Егет белән якыннан аралашкан кешеләр исә андагы сафлыкның гадәти һәм табигый булуына хәйран иттеләр. Бигрәк тә Галимә өчен Хәлим абыйсы баш әйләндергеч олы бәхет сыман тоелды. Шушы хакта уйлауга, тәне буйлап курку катнаш калтырану йөгерде. Гомеренә дә мондый кеше белән очрашканы, бәлки очрашып та аралашканы, андыйларга игътибар да иткәнлеге булмаганлыктан, ул хәзер хәтерсез калгандай иде. Берьюлы һәммә кеше, хәтта әти-әнисе, сеңлесе, абыйсы, күршеләре-туганнары — һәммәсе аңа бердәй чит-ят, ерак, бары тик Хәлим генә бердәнбер якын, үз һәм кадерле сыман тоелды. Ә югыйсә аларның сөйләшкән сүзләре дә аз булды, егет аны кочмады, хәтта кочакларга талпынып, ишарә итеп тә карамады. Алар, әйдә, Хәлим абый, безнең Сарайлы урамнарын күрсәтеп киләм дигәч, авылның аргы башынача чыктылар. Анда колхоз амбарлары, сыер, ат, башка төрле терлек-туар фермалары иде. Каравылчы йортының янындагы багана башында гына ялгыз көчле ут яна. Барча тораклар җылы пар эченә чумып, сукыр лампочкаларын пыскытып, юрган астыннан күз кысып кына карап яткан сабый балалар сыман иркәлектә иделәр. Боларның барысына да Галимәнең әтисе Салават абзый җаваплы. Аның әмереннән башка монда салам бөртеге дә селкетелми. Ул — бригадир, бөтен авылга берүзе баш. Хөкемдар да, эш барышын оештыручы да. Ул Хәлим абыйларының авылында гына колхоз идарәсе, авыл советы, машина паркы, башкасы бергә-бергә булганлыктан, хуҗа өстенә хуҗа, баш өстенә баш, шунлыктан иркенлек тә, тәртип белән тормышны алып бару да, кешегә җайлы мөнәсәбәт тә юк. Сарайлылар анда барсалар, бер-ике сәгать эчендә халкыннан, башлыкларының башбаштаклыгыннан, энәнең җепкә ялганмавыннан тәмам аптырап, арып бетеп, “Ну боларны!” дип, уй-ниятләрен дә ташлап кайтып китү җаен карыйлар. Ул авылда гүяки табигать тә башкачадыр сыман... Урамнан атлап узган вакытта Галимә, сузылып, Хәлим абыйсының кулыннан җитәкләп алмакчы иде, егет курка калды. Кызга, батыраеп, бу теләген кабатларга туры килде. Җитмәсә: — Ияреп йөрергә мин бит әле әби булмаган!— дип шаяртты.— Абыема җитәкләнеп барыйм! Каршы килмәс бит? Хәлим аның бу сүзләрен үзеннән көлүеме, әллә якын итеп әйтүеме икәнлеген аңларга-аңламаска белми, бераз вакыт хәйранлыкта барды. Ул уены-чыны шаяртулардан күңеле белән үпкәләү гадәтен белә, әмма һични эшли алмый. Җанын юатырга мәҗбүр. Юктан да кәеф кырылу егет кеше эше түгел, имеш. Туган авылы урамнары, агачлары, йортлары, коймалары Галимәне яклый иделәрме — ул сөйләшү агымын да үз җаена алып барып, Хәлимне теләкләренә буйсындырды да куйды. Егет тулган ай яктысында йолдызларга күкрәк терәгән Сарайлы авылы мәгърур тауларының хозурлыгына да, йорт-кураларының эрелегенә дә сокланып йөрде. Беренче тапкыр булган җирдә һәрвакыт шулай: тойгылар яңа, хисләр саф, чиста. Җитмәсә янында Галимә кебек дөньяның бер гүзәле сайрап атлый икән, егет кеше бәхете өчен тагын нәрсә кирәк? Барысы да бөтен һәм камил. Йөрәгенә ургылып тулган рәхәтлектән Хәлим назлана, рухын сөендерә иде. Аның вакыт-вакыт Галимәгә карап куюлары, кызның да аны тоюлары, оялгандай сүзсез калулары шушы рәхәтлеккә тагын да яңа көч һәм дәрт өсти торды. Ут яктысында хәтерендә калган зәңгәр якты күзләре, сары озын һәм калын толымнары, ак йөзе, кызыл иреннәре хәтта төнге ай нурланышында да Хәлимгә ачык күренә иделәр кебек. Галимә сораштыра да сораштыра. Аңа студентлар тормышы кызыклы: киләчәктә үзе дә вузда укырга җыена. Теләге — мәдәният өлкәсен сайлау. Инде уйлап та куйган: режиссерлыкка укырга! Хәлим аның талантлы булуын, баянда да яхшы уйнавын, җырга-биюгә, шигырь сөйләүгә дә осталыкларын инде үз күзе белән күреп бәяләгәнлектән, киләчәк казанышларына шик белдерә алмый. Институтка керә алуына да өмете зурдан. Шунлыктан кызның хыялларын да сабыр гына тыңлый. Күп вакытта сүзләрен “әйе”, “дөрес” дигән раслау кәлимәләрендә җөпләп бара бирә. Галимә аның кулына шундый итеп кысып тотынган, хәзер җибәрсәң, егылып китәр төсле. Алар якты ай, аннары, аңа кушып, эре энҗе бөртек йолдызлар турында сөйләштеләр. Төнге күк йөзе гомер булмаганны сыек зәңгәр якты иде. Таңга әлегә ерак. Ә күккә карасаң, җәйдер сыман. Даими үзгәрешсез бу манзара ни өчендер кешеләрне үзенә чакырып тора. Ракеталар ясап, очып китеп карыйлар, китаплар язып, йолдызларга сәяхәтләр хакында фаразлы хыяллар коралар. “Анда ниләр булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул”,— дигәнме Тукаебыз? Хәлим ни кадәр генә хыялый егетләр хисабында йөрмәсен, Галимәне җир өстенә кире кайтарды. Алар мәктәптә уку хакында сөйләшеп алдылар. Кыз: — Сезне укытучылар кереп сәлам бирерме дип ничек көттеләр! Күренмәдегез!— диде, тавышында борчылу һәм канәгатьсезлек билгеләре күрсәтеп. Болай да сүзсез барган егет бөтенләй дә үз эченә чумды. Галимәгә аңардан берәр аваз ишетү һәм тартып чыгару да авыр иде. Шунлыктан ул күбрәк үзе сөйләде. Бер җепкә тезелеп барган энҗе бөртекләре кебек саф, хәйләсез сүзләре Хәлимнең күңелендәге бозларны эретерлек иде. Шунда кыз тагын да сорап куйды: — Егетләрнең калада да йөргәне, авылда да сөйгән яры була диләр... Дөресме? Җавап бирмичә калдырырга ярамый иде. Әмма Хәлим икеләнеп калды. Аның озак уйлавыннан чыгып, кемлеген ачыкларга мөмкин булачак. Әмма кыз үзе дә соравыннан шомланып калган иде мөгаен. Хәлимнең калада йөргән кызы барлыгы хакында әйтүе аның йөрәгенә агулы ук сыман килеп кадаласы. — Юк, бу бар егетләргә дә карамый! Мәсәлән, миңа,— диде ул, инде теле ачылып. Әмма дәлилләргә көче җитмәде, хыялы да мөмкинлек бирмәде. Гүяки ул нәрсәнедер яшерәдер сыман тоелды. Мондый егеткә кемнең дә булса күз салмый калуы сәер һәм шикле иде. Кыз, сүз дилбегәсен кулыннан ычкындырмыйча, шунда ук кабат сорау бирергә батырчылык итте: — Кала кызлары карамасалар, анда чибәр-чибәр авыл кызлары беткәнмени? Әллә шушы кадәр дә кешедән куркасызмы? Галимәнең бу сүзләре, беренчедән, егетнең күңел кылларына чиртү булса, икенчедән, серләренә төшенергә омтылыш белән бәйле, өченчедән, Хәлимгә күңеле ятканлыкны дәлилләү рәвешендәрәк килеп чыктылар. Шушындый капма-каршы хисләр өермәсе һәм теләк-омтылыш дәрте бергә җыелып, бер йөрәкнең икенчесенә һөҗүм итүе сыйфатын алды. Хәзер Хәлим калада йөргән кызы барлыгын әйтсә, Галимә аһ итәчәк, юк икәнлеген яшермичә дәлилләп бирсә, мыскыллану утында яначак. Аның эндәшмичә кала алуы кайнар уйлар эчендә аптыравыннан исә дә, аларның очына чыгу юлын тапмавы әңгерәлегенә бәрабәр ителәчәк. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|