ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 4 страницаКыз үзенең акылына соклануын йөрәгенең хәлсезләнә баруыннан тоярга мәҗбүр. Ул хисләрен табигате ярдәмендә баса белүен аңлатырга омтылып: — Мөгаен аларның күзләре юктыр, күңелләре йоклагандыр...— диде. Галимәнең бу әйткәннәре Хәлимне тәмам телсез калган җиреннән уяткандай иттеләр. Сер диңгезенә баткан җиреннән кинәт калкып чыккандай ул, күкрәгендә һава алыштырып, киң сулыш алырга өлгерде. Әмма бу юлы да эндәшми калырга үзендә көч тапты. Адымнарын саташтырып алуы, атлап килгән җиреннән таеп куюы Галимәнең көлкесен уятты. Шушы җитлеккән мәктәп баласының күзәтүчән булуы аның табигый акыл белән коралланганлыгына дәлил исә дә, егет: — Нәрсә, әллә мин шушы кадәр көлке, шөкәтсезме?— дип сорады. Аның өстенә өелгән гаделсез тойгы авырлыгын кыз җиңелчә сүз белән генә алып ташлады: — Мин бала бит әле, бу көлүем дә шуңардан гына!— диде. Аның тавышында илаһи бер рәхәтлек аһәңнәре барлыкка килеп, тулган ае, йолдызлары, ак кары, сары күзле тәрәзәләре белән бергә Сарайлы авылын сихри дөньяның үзәгенә әверелдерделәр. Яшьләрнең күңелен чайкалдырып эчке моң агылмаса, бик сәер булыр иде. Бу — сөю-сәгадәт моңы. Алар рәхәт кенә атлый да атлый бирделәр. Инде кулга-кул да тотынышырлык сабырлыклары юк иде. Йөрәк дәрте аларга канатлар биргән, бөтенләй дә бүтән дөньяга күтәреп алып китеп, шунда яшәтә башлаган. Алар моның шулай икәнлеген икесе дә бердәй тоялар, әмма бер-берсенә белдерергә генә кыймыйлар.
VIII Гүяки галәм читеннән җыр ишетелә иде: “Сөйгән ярлар кавышсыннар, берүк, мәхрүм итмәгез...” Кемдер радиомы, телевизормы, көй уйнаткычмы куйган әллә — дәртле җыр йөрәкләргә үтеп-үтеп ишетелә. Яшәүнең барышы үзгәрә, тарафларны саташтырганнар дөрес юлга кире кайталар, саф күңелләр бәхетләренә таба яңа дәрт белән ашкына... Хәлимнең бик соң кайтуы да, иртәннән уяна алмыйча йоклавы да, кинәт сагышланып калган көләч йөзе дә әнисе Нәгыймә апаның күз уңыннан, уй-хәсрәтеннән читтә калмады. — Ул Галимәнең әнкәсе бер дә зат иясе булмады, ире Салаватны бик интектерде,— диде ул, акылы мәхәббәт хәсрәтеннән айнып җитмәгән, юынып өстәл янына чәйгә утырган улының күңелендә сагыш ялкынын тергезеп. Ананың баланы хатадан коткарырга теләве бер дә яман гамәл түгел, моны аңларга кирәк. Нәгыймә апаның үлчәүле, сүздә һәм эштә төгәллекне яратуы гомум-мәгълүм исә дә, йөрәк хисләрендә әллә ни исәп-хисаплы түгеллеген улы белмәскә дә мөмкин иде. Бу юлы Хәлим ишетмәгәндәй кыланды. Бала чагыннан сер саклаучан улының күңел буасын җимермәс өчен Нәгыймә апа да икенче җөмләсен саграк әйтеп куйды: — Сарайлыга кадәр барып йөргәнсең икән шул, улым! Монысыны ук сөйләп бирерлек, әнкәсенә китереп җиткерерлек кеше-караның күзенә чалынмавын егет яхшы белгәндәй иде, әмма да хәйран итте, хәтта аптырау билгеләре йөзенә үк бәреп чыкты. Адәм белән сөйләшүнең тәртибен белү өчен югары уку йортларында гыйлем эстәп газаплануның кирәге юк, күзәтүчән икәнсең, тормыш тәҗрибәсе бар сабакларны да бирә. Нәгыймә апа улындагы үзгәрешләргә елмаеп кына куйды. Хәлимнең төнлә кайтмыйча калуы аның йокысын алган иде, билгеле. Ничә тапкырлар ишек алдына чыгып, урам якка колагын куйды: бер-бер очта сугышмыйлармы, талаш-ызгыш, тавыш-мазар юкмы? Ул хәтта күршеләренең олы йонлач Сарбаеның, аяк астында кар шыгырдатып, ай нурында үз шәүләсенең шуыша ияреп килүеннән дә шикләнеп узып китүен, койма артында күзәтеп торган хатынның тынын да сизми йөрүен күзәтеп калды. Бишенчеме чыкканында гына тау ягыннан берәүнең төшеп баруын, адымнары тигезлегеннән улы икәнлеген чамалады. Бәхетенә ай якты, Хәлимнең йөреше җитез, атлаулары егетләрчә тәвәккәл һәм эре иделәр. Нәгыймә апа өенә кереп югалды. Шулай ук йокысыз газапланган, әмма хатынына сиздерергә кирәк тапмаган ире Бәкер абзыйга, мин синең хәйләңне беләм дигәндәй: — Кайта,— дип әйтте. Ата кеше, ачык итеп: — Аллага шөкер икән!— диде. Хәлим мыштым гына килеп кергәндә алар икәүләп тиң гүяки рәхәт йокыда иделәр. Гырылдап-гырылдап та алдылар. Уллары ут яндырмады. Хәер, якты ай нурлары тәрәзәләрдән ургылып җылы өй эченә тулган, гүяки махсус шулай эшләгәннәр кебек иде. Саташып әтәч кычкыруы җеннәрнең котын алган булырга кирәк, идән асты хайваннарыннан күсеме-тычканнармы чабышып узды. Ул хәсрәт чиктерүчеләрдән котылу чарасы итеп куелган капкыннар да, салынган агулар да ярдәм итмәделәр. Җылы нигезне алар да сөя. Нигез суынса, юк буласылар инде, анысы. Ходай сакласын! Кайсыннан “Ходай сакласын” диде әле? Боларын ук уйлап бетерергә өлгерми, Нәгыймә апа да, улының урынына кайтып ятуына сөенеп йоклап китте. Балалары алты почмаклы йортларының түр ягында, үзләре алгы якта иделәр. Хәлимнең караваты эчке бүлмәнең уңында ук, бу якка якын, сулыш алуын да яшерергә ирек бирмәслек ишек янында гына. Ул ничек ятса, шулай тынсыз калды. Җиңел сулышы ананың күңелендәге хәсрәтләрен алып ташлады. Ул инде аның Галимәне озата баруын да, “эшенең пешүен” дә тиз төшенде. Моңа кадәр аларның икесен бергә пар итеп күрергә теләп яшәсә, инде бу уеннан кире кайтып, араларына киртә утырту уена керешүен сизми дә калды. Галимәнең әнисе Камиләне җене сөймәгәнлеге исенә төште булса кирәк: — Кызы әтисенә охшаса гына инде,— диде.— анасы кебек җанына тынгы табалмыйча ирдән китеп-кайтып җәфаламасын! Хәлимнең сагаеп калуы йөзенә чыкты. Чәй эчеп утырган җиреннән кулындагы чынаягы тибрәлеп, өстәлгә түгелеп алды. Аптыраулы вакытта һаман шулай була, дикъкатең югала. — Бу нинди бала-чага кебек чәй түгеп утыру инде?— диде Нәгыймә апа. Ул үзе бу вакытта колхоз фермаларыннан сарык бәрәннәрен карап, иртәнге эшеннән кайткан, йокламадым дип югалып йөри белми, тәндә һәм зиһендә даими ныклыкны өстен куюын үз барлыгы белән дәлилли алырлык хәлдә иде.— Әтиең ишек алдында иртәннән эшкә көтә. Минем дә тагын фермага китәсем бар! Ә син йокыңнан уяна алмыйсың! Сүзләренең берсе өстенә икенчесе өелүе әнисенең чыннан да ашыгуы хакында сөйли иделәр. Соңарып кайтуы Хәлимнең үзенә дә уңайсызлык сала, кәефенә тия. — Әткәй янына эшкә чыгарга ашыгадыр идем, авызым пешкән кебек булды. Инде китәр вакытлар да якынаеп килә. Хәлимнең күңеленнән ургылып чыккан сагыш һәр сүзенең йомшак авазына кушылды, ананың хәтере болай да сак иде, инде тагын да уалып киткәндәй таралды. Йөрәге аша узып чыккан “аһ”ы вакытсыз булды, газ плитәсе янында пешеренеп маташкан җирендә кайнар табага кулы белән ябышып алып, аны төшереп җибәрә язды. — Әнкәй, нәрсә булды? Улының өстәл артыннан сикереп торып, нәрсә белән ничек ярдәм итәргә белми аптырап талпынуы вакытында аягы сулы чиләкне, тиеп китеп, чак аударып җибәрмәде. Кыяфәтсез дию пәрие дә шушы кадәр саксыз булмас. Балаларны үзең өчен, ярдәмен, бәхетен күрермен дип үстерәсең дә, аны кырыкмаса-кырык ят үзенә дәгъвалап алып китә — шушымы котыңның дәрманын ватмасын? Сөйләргә генә җиңел! — Абыең да авыл ягына әйләнеп тә карамады, кайтып та кергәне юк! Апалары янына Чаллыга китеп барды да, кайтам дип вәгъдә биргән иде дә, икенче көнне үк КамАЗ машинасын йөртергә эшкә чыккан. Солдат хезмәтен бетерсә, гел янда йөрерме, дидем, ә аның кайтып керергә вакыты да юк. Әле Уфага чабалар, әле арырак китәләр, ди. Апаң да районда. Әтиең кул арасына керер дип синең ялыңны көтте. Инде Казанга китеп барыр вакытың да җиттемени? Нәгыймә апаның бу сүзләре улыннан, капкан ризыгын ташлатып, әтисенә булышырга дип ишек алдына эшкә чыгарга ашыгуын теләүдән идеме, әллә инде башка сәбәпләре дә бармы — аларын ук Хәлим уйлап өлгермәде. Аяк өсте генә чәен тәмамлады да элгечтәге кышкы киемнәренә кулын сузды. Нәгыймә апаны гүяки җен алыштырган диярсең, фикере-уе да таркау, кулындагы эшләре дә аркылыга-торкылы килеп торучанга әверелгән иделәр. Боларның сәбәбе барыбер дә төнге йокысызлыктан, улын күз-колактан югалтып торудан, борчылу җәфасын чигүдән дә, Галимәне озатып, Хәлименең “ялгышуыннан” да идеме — егет кеше ничә уена кертеп, соңгысына “алай икән” дип туктады. Шулайдыр... Галимәне сөйми торганнардыр... Кеше үзенең хаталануларын аңлап бетермәскә дә мөмкин. Хәлимнең зиһене ул көнне, күңел хисләренең рәхәт дулкыннарында ял итеп, хыял офыкларына карашын юнәлтүдән ары китә алмаганлыгын яшермәде. Абзар-кураларны кыш уртасына шактый калыная башлаган тирестән тазарту кирәк иде. Әтисе, вакыты булып, иртәннән шул эшкә керешкәннән, улының соңарып кушылуыннан әллә ни канәгатьсезлек белдермәде. Әмма Хәлим елгыр сәнәк белән үз аягына ике тапкыр төртеп алгач, ачуланмый да калмады: — Нишлисең болай ашыгып? Саграк кылан, җәрәхәтләнерсең бит!— диде. Егет бар дикъкатен җыйды. Ниндидер йомшак күз карашы һәм сүзсезлеге аның күңеле кайсы тарафларда акылын адаштырып йөртүен чамаларга мөмкинлек биргәнлектән, ата кеше аңа күз иркәләве һәм юатуы белән карап-карап куйды. — Ни булды, әткәй?— диде Хәлим, әтисе Бәкер агайның нидер әйтергә җыенганын тойгандай. Көн инде кичкә авышып килә иде. Абзар-курага ачык һәм өлгеле пыяла тәрәзәләрдән, ак карга чагылып, сүрән кояшның дәртсез нурлары үрелеп-сузылып керәләр. Һава коры тора. Тоякларын суытырга атлыккан вак-төяк бәрән һәм сарыклар вакыт-вакыт бәэлдәп куя, сыер белән янәшә утардагы бозавы мул салынган башакны, теләми генә иснәштереп, тыныч кына чәйни бирәләр. Өй алды ишегенең, аннары капканың ачылып ябылуы Нәгыймә апаның эшкә ашыгуыннан хәбәр биреп калалар. Бәкер ага күп сүзле түгел, әйткәннәре дә кырык кабат үлчәмле. Моны улы яхшы белә. Сүзсез дә аңлашыла торган мәсьәләләр шул килеш кала бирәләр. Уллары Хәлимнең мәктәптә укыганда булып алган беренче мәхәббәте уңышсыз калып, онытылырга тиеш исә дә, әлегәчә телләрдә йөргәнлектән, Бәкер аганы да борчырга тиеш иде. Инде менә вакыйгалар башка якка таба агыш алып маташа. Галимәне ул үзләрендә соңгы айларда еш күрде, ярый да улы белән йөреп китсәләр, бу юлы сөю сукмакларына гөлләр үссә! Әмма билгеле түгел шул. — Улым, кеше-кара бәйләнмәдеме соң? Әткәсенең бу сүзләре Хәлимне уйларыннан айнытып җибәрде бугай. Ул эшеннән тукталды, күтәрелеп карап куйды. Тагын сәнәген тирескә батырды, каерып, ачык тәрәзәдән тышка ыргытты. Шуннан соң гына: — Юк, әткәй,— диде. Аңлаган кешегә шул да җитә иде. Димәк Галимәнең артыннан борын сузып йөрүче егетләр юк. Була калсалар, беренче кичне үк ят буйдакның күз төбенә мөһер салып кайтаруны оештырган булырлар иде. — Кеше алдында оятка калып йөри күрмә инде, берүк! Әниең бик борчылды,— диде әтисе, һәммә нәрсәдән инде хәбәрдар икәнлеген ачык сиздереп. Хәлимнең яшь моңсу йөзенә кызыллык йөгертерлек сүзләр иделәр болар. Ни өчен әти-әнисе шушы Галимәне сөеп үк бетермәүләрен егет уена алырга тиеш иде. Шуңадыр эшеннән арып туктагандай булды. Сулышын алыштырды. Ата кешегә улының сагыш утында януын аңларга шушылар да җитте булса кирәк, ул тагын да киңәш бирәсе итеп сүз тегермәнен кузгатып алды: — Матур кызлар аз түгел инде алар, күңелгә хуш килердәйләре генә кирәк. Аякны да юрганыңа карап сузасың, асыл алмага да буең җиткәнчә үреләсең. Бәкер агадан шушы кадәр күп сүз чыкса, ярты сәгатьсез башкасын ишетермен димә. Халык эчендә аңа гайбәт сөйләргә куркалар, киңәшен алганда да озаклап көтәләр. Ә йомышлары даими төшеп тора. Бәкер абзыйның куллары алтын. Әллә нинди кәкре-бөкре агачтан да, мәсәлән, төз мылтык ясый ул, диләр. Балалары ишетеп-күреп үстеләр: әнкәләре Нәгыймә апа, ире белән киңәш-табыш итеп, башыннан кичергәнне, әле генә булып узган берәр вакыйганы сәгатькә якын түкми-чәчми сөйли, ә әтиләре Бәкер ага, сабыр гына, бүлдерми тыңлап бетергәч, тагын да биш-ун минут “тайм-аут” алып торганнан соң гына, “әйе, дөрес эшләгәнсең” яки “юк, ялгышкансың” дип әйтеп куя, аннары тагын берәр сәгатькә сузылган “речь” тыңлаганнан соң, инде бу юлы “алай икән” дигән вердикт чыгара. Нәгыймә апага менә шул сүзне ишетү кирәк, ахрысы. Үпкәләп, авыз-борынын салындырып, үз уенда әле камыр баса, әле күәс чистарта, башкасын эшли-эшли алҗый. Бәкер аганың тыныч күз карашы хатын-кыз ишенең, хәтта ни җитте ирләрнең дә өрәген салдыра, ул капка төбенә чыгып басса, иң усал укытучылар да карны шыгырдатмыйча гына узу ягын карыйлар. Хәлим боларның барысын да күреп, белеп үсте. Әмма әтисе аңа, никадәр улы тәртәдән чыккаламады, кулын да күтәреп сукмады, әшәке сүз дә әйтмәде. Ачулануы да “хатыннар сүзен сөйләмә” дигәннән узмады. Хәлимнең теле матур һәм колакка ятышлы булып ачылды, әмма, сөйләргә осталыгы күренеп торса да, иптәш малайлары янында күп такылдаулары белән масайса да, Бәкер ага янында куәтсез һәм бичара иде. Бу юлы әткәсенең сүзләрен Хәлим ишетмәгәндәй калдырды. Ул хәзер уйларга да уйларга тиеш иде. Галимәләрнең мөгаен да баерак тормышлы булулары да, кызның артыгы белән чибәрлеге дә Бәкер ага тарафыннан мәкаль һәм әйтем кысаларында үтемле итеп әйтелгәнлеген аңламаска ул әңгерә малаймы?
IX Сарайлы авылы үрдән күренә башлаганда, җил чыккан, буранның беренче хәбәрчеләре саналган йөгерек болытлар күкнең йөзен каплап бетереп килә, тукталып-тукталып, айның сүрәнләнә баруына гаҗәпләнергә һәм юлыннан кире борылырга тиешле Хәлим исә һаман да алга атлавын дәвам иткән иде. Тагын да бер чакрымнар чамасы гына калып бара булыр, егет кеше өчен ерак ара түгел. Аны инде Галимәсе көтә торгандыр, алар бит клубта очрашырга сүз куешканнар иде. Әнә яшьләрнең уен-көлкеле тавышы да ачык ишетелгәләп ала. Күрше авыл клубы төбендә Хәлим озак таптанып торды. Кемнәрдер, чыгып, тәмәке көйрәтеп алды. Ят егеткә дә игътибар иттеләр. Берсе: — Буран чыкты бугай, агач башлары селкенә,— дип, ботаклар сызгыруыннан чамалап булырга кирәк, көрсенеп кенә әйтеп куйды. Икенчесе: — Нинди адәм ул анда басып тора?— диде.— Әллә җен инде? Сүзе әлбәттә Хәлим турында иде. Аларның ике кызыл күз кебек янган тәмәкеләре уты караңгылыктан үзләрен убыр рәвешендә күрсәткәнгә Хәлим: “Сез үзегез шайтанга охшаган!”— дип чак кына әйтмәде. Күрше авылга барып, кеше үртәп, башыңа бәла эзләү-җыю мокытлыгы аңарда юк иде. “Мин җен түгел”,— дигән сүзне дә әйтә алмады. Сарайлы авылында бер юләр бар икән дисәләр, бу мөгаен Хәлим хакында әйтелгән булыр иде кебек тоелды. Аңа, егет икән, кыюлыгын җыярга, бичаралыктан чыгарга туры киләчәк. Әмма кыз озатуның ни-нәрсә икәнлеген, күпме авырлыклар салачагын белмәгән шушы егет кисәге өчен халык алдына килеп керүгә караганда, суыкта ялгызы калтыранып басып торудан да җиңелрәге юк шул. Инде бер сәгать кенә өшемәгәндер? Галимәсе, эзләп күренеп, ник хәлен бер белешсен! Инде яшьләрдән берничә пар, клубтан чыгып, көлешә-көлешә кайтып киттеләр. Койма буенда калтыранып басып торган Хәлимгә очрап, бер кыз: — Нинди исерек ул анда селкенә?— диде. Бу аның махсус мыскыллавы идеме, әллә Хәлим чыннан да аңа сәрхүш адәм кебек күрендеме — билгесез, шулай да егет: — Анда Галимә юкмы?— дип сорарга кыйды. Тавышы гына бик авыр чыгып, өшегән иреннәренә-тешләренә кысылып калды. Хәлим гүяки елый иде. Инде клубта баян тавышы да тынды. Утлар да берничә тапкыр сүнеп-янып алдылар. Тагын ике тәмәкече ишек төбенә чыктылар. Анда даими караңгылык иде. Пыскыган тәмәке күзләре караңгылыкта йөренгәләп торды. Хәлимне җен дип атаганы: — Галимәне мин озатам. Кичә аның артыннан бер студент ияреп килгәнен әйттеләр. Ярый әле бүген күренмәде, тешләрен коясы идем,— диде. Аның ул сүзләре койма буенда өшеп басып торган Хәлим өчен юри үртәп әйтелгән иделәрме, әллә чын йөрәгеннән чыктылармы — боларын ук акыл үлчәвенең тәлинкәсенә салырга тәҗрибәсе җитмәгән егеткә җитә калды. Ул, Газинурча бер талпынуда юләрлек белән амбразурага капланган кебек, соңгы батырлыгын җыеп урыныннан кузгалды һәм агач диварлы клубның бозланып каткан черек такта баскычларыннан күтәрелеп, ике тәмәке күзен сул як почмакта калдырып, олы авыр ишекне ачты һәм кайнар тир, очсызлы хушбуй исе сеңгән шактый киң һәм озын бина эченә килеп керде. Монда җылы иде. Түр якта иләмсез зур, калын өстәл. Аңа кызыл постау җәелгән. Ишеккә таба бераз елмайган, каты борын һәм иренле, канәгать һәм сабыр кыяфәтле ил башы портреттан карап тора. Янында шулай ук кызыл постауга эре итеп язылган сары язмалар эленгән. Алар халыкка дөрес һәм бәхетле яшәү серләрен өйрәтәләр. Барысы да таныш күренешләрдән, барысы да гадәтчә, искедән, коммунизмга илтүче хөкүмәт дәвереннән калганнар. Тик кешеләре генә ят. Яшьләр. Сарайлының киләчәге. Һәм алар, бердәй күтәрелеп карап, шунда Хәлимне күреп алдылар. Күпчелеге мәктәпнең югары сыйныф укучылары. Араларында Галимә дә бар. Ул ниндидер иске-яңа тәлинкәләрне караштыра. Аларга элеккеге елларда төрле-төрле җыр һәм көйләр язылган булганлыгын Хәлим дә белә. Махсус уйнаткыч-граммофоннар чорыннан ук килә торган мондый тәлинкәләрне өйләрендә күп тыңлаганы булды аның. Галимә дә шундыйлардан уйнатыр өчен җыр сайлый идеме, әллә вакытын шушы рәвешле сарыф итеп, Хәлимне зарыгып көтүеме? Егет моны үзенә бәйле фараз итте. Йөрәгенә җылы йөгергәнлеге күзләренә чыгып, хәтта йөзендә елмаю балкыды. Әле генә өшеп азапланган бичараның борын өсте тирләп чыкты, кайнар каны чабышып йөри башлап, тәненә эссе булып китте. Бүреген салды. Шарфын иркенәйтеп, пальтосының өске төймәләрен ычкындырды. Иптәш кызлары Галимәгә төрттеләр. Хәлим ягына таба ишарәләп күрсәттеләр. Егетнең ике күзе дүрт булып, алар ягыннан китмәде. Шунда кемнәрдер клубтан чыктылар, кемнәрдер кабат керделәр. Араларында теге ике тәмәкече дә пәйда булуын Хәлим төшенми кала алмады. Аның яныннан затсыз ис калдырып узып киттеләр, түргәрәк атладылар. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|