Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Картлар сөйли




– Мин яшь булганда бик көчле идем, – ди бер карт. Мин барганда, кешеләр «Ай-һай», дип әйтәләр иде.

– Ә мин яшь булганда, ярты тоннаны күтәрә ала идем.

– Дөрес түгелдер бу?! Ярты тонна – бик авыр бит ул.

– Ярты тонна булмаса да, ике йөз килограммны күтәрә ала идем.

– Мин дә яшьрәк булганда, көчле идем. Мин көн буе авыр эштә эшли ала идем. Хәзер картайдым шул…

– Ә менә мин, – ди бер карт, – хәзер дә көчем яшь чагымдагы кебек…

– Син аны каян беләсең? – дип сораганнар башка картлар.

– Минем өй янында бер таш бар. Мин аны яшь булганда да күтәрә алмадым, һәм хәзер дә күтәрә алмыйм, – дигән карт.

* * *

– Син күршеңнән олыракмы? Әллә ул синнән олыракмы?

– Үткән елны миңа: «Күршең синнән бер яшькә олырак», – диделәр. – Шулай булгач, быел без икебез дә бер яшьтә…

 

* * *

Ике карт сөйләшә:

– Хәзерге заманнарның рәте юк. Без үскәндә кыш та кыш кебек салкын иде, арышы да арыш кебек иде… – сылтый беренчесе.

– Шулай шул: үскәндә, арышка керсәң, берни күренми иде, ә хәзер… арыш билдән генә, – ди икенчесе.

 

* * *

Картлар сөйләшеп утыралар.

– Мин күп җирләрдә булдым, нәрсә генә күрмәдем!.. – сөйли берсе башкаларга. – Йөргән вакытымда мин Япониягә бардым. Анда шундый зур кәбестә күрдем. Аның бер яфрагы астына илле кеше керә ала…

– Мин дә Япониядә булдым шул. Күп могҗизалар күрдем анда. Әйтик, йөз кеше бер бик зур казан эшләгәннәрен күрдем.

– Андый зур казан нигә кирәк булган икән? – дип сорыйлар.

– Шул син сөйләгән кәбестәне пешерер өчен кирәк булгандыр инде?! – дигән тегесе.

 

Сүзләр өстәгез:

1) Мин яшь … бик көчле идем, – ди бер карт. Мин …, кешеләр «Ай-һай», дип әйтәләр иде.

2) Ярты тонна булмаса да, ике йөз килограммны күтәрә ала идем.

3) Ә менә мин, – ди бер карт, – хәзер дә көчем яшь … кебек…

4) Мин аны яшь булганда да … …, һәм хәзер дә … …, – дигән карт

5) Шулай булгач, быел без икебез дә … яшьтә…

6) Хәзерге заманнарның рәте юк. Без үскәндә кыш та кыш … салкын иде, арышы да арыш … иде.

7) Йөргән … мин Япониягә бардым.

8) Мин дә Япониядә булдым шул. Күп … күрдем анда.

9) Әйтик, йөз кеше бер бик зур казан … күрдем.

10) Шул син сөйләгән кәбестәне пешерер өчен кирәк булгандыр инде?! – дигән ….

 

Закончите фразы:

1) Мин яшь булганда, ярты тоннаны …

2) Син аны каян беләсең? – дип …

3) Мин күп җирләрдә булдым, нәрсә …

4) Күршең синнән бер яшькә …

5) Андый зур казан нигә …

 

Поменяйте русские слова на татарские:

1) Когда мы росли кыш та кыш кебек была холодной.

2) Я во многих местах был, нәрсә генә не видел.

3) Неправда, наверное, это?! Ярты тонна – это ведь очень тяжело.

4) Ты откуда это знаешь? – дип сораганнар другие старики.

5) Картлар сидят и разговаривают.

 

Выполните по образцу:

Образец: Майда Әлмәткә цирк килә.

Майда Әлмәткә цирк килер микән? Белмим, киләдер, дип уйлыйм.

1) Казанда Лев Толстой яшәгән.

2) Автобус Чаллыдан китә.

3) Әти китап укый.

4) Беренче лекция була.

5) Бездә арыш чәчәләр.

6) Бу поезд Мәскәүгә бара.

7) Көз көне авылда эш күп.

8) Бу кышта кар бик аз яуды.

9) Казанда метро төзеделәр.

10) Безнең бакчабыз зур.

 

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных