ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
В-ДЕВЯТЫХ, СОСТАВНЫЕ ГЛАГОЛЫ
Характер протекания действия. Для передачи характера протекания действия в татарском языке используется большое количество вспомогательных глаголов. Но важно отметить, что эти глаголы при этом не полностью теряют свое основное значение. Ты можешь догадаться о смысле аналитического глагола, зная основное значение вспомогательного глагола. Вот основные значения, которые передаются при помощи вспомогательных глаголов:
1) Для передачи незавершенности и продолжительности действия, выраженного основным глаголом, чаще всего употребляются глаголы килү, бару, тору, яту (основные значения: приходить, идти, находиться, лежать): Эш бетеп килә. – Работа заканчивается (подходит к концу). Хәлләр яхшыра бара. – Состояние улучшается (постепенно). Әни көтеп тора. – Мама дожидается. Ул Казанда укып ята. – Он учится в Казани (постоянно).
2) Для передачи завершенности, полноты и результативности действия, выраженного основным глаголом, чаще употребляются вспомогательные глаголы бетү, бетерү, чыгу, чыгару, җитү (основные значения: кончаться, кончать, выходить, выпускать, достичь): Син чыланып беттең. – Ты промок (весь). Мин укып бетердем. – Я прочитал до конца. Марат йөреп чыкты. – Марат все обошел. Ул барып җитте. – Он дошел.
3) Интенсивное, напряженное проявление действия чаще всего передается глаголами җибәрү, башлау, китү (отпускать, начинать, уходить): Искәндәр кычкырып җибәрде. – Искандер вскрикнул. Костер яна башлады. – Костер разгорелся. Күк ачылып китте. – Небо прояснилось.
4) Для передачи направленности действия употребляется большое количество пространственных глаголов: керү, чыгу, менү, төшү, килү, китү (основные значения: входить, выходить, подниматься, спускаться, приходить, уходить) и другие: Ул йөгереп чыкты. – Он выбежал. Син очып чыктың. – Ты вылетел. Мин сикереп мендем. – Я запрыгнул. Марат сикереп төште. – Марат спрыгнул. Самолет очып килде. – Самолет прилетел. Елан шуышып китте. – Змея уползла.
5) Начало действия, выраженного основным глаголом, передается вспомогательными глаголами башлау, тотыну (основные значения: начинать, хвататься): Ул сөйли башлады. – Он заговорил (начал говорить). Ул сөйләргә тотынды. – Он заговорил (принялся говорить).
6) Проявление действия в сравнительно короткий промежуток времени выражается вспомогательным глаголом алу (основное значение: брать): Марат эшләп алды. – Марат поработал (немного). Хәбир йоклап алды. – Хабир поспал (немного вздремнул).
7) Для выражения однократной и быстрой завершенности действия чаще всего употребляются вспомогательные глаголы китү, кую (основные значения: уходить, ставить): Әлфия егылып китте. – Альфия упала (неожиданно). Самолет очып китте. – Самолет улетел. Илһам көлеп куйды. – Ильхам усмехнулся. Рәмзия тибеп куйды. – Рамзия топнула.
8) Для выражения неполноты, недостаточности действия употребляется вспомогательный глагол җиткерү (основное значение: довести) в отрицательной форме: Яратып җиткерми. – Недолюбливает.
Вспомогательные глаголы представляют определенную трудность для русскоязычного читателя. Но помни, что только тогда ты сможешь сказать, что усвоил их, когда начнете самостоятельно применять их в письменной, а потом и в устной речи. Они постоянно встречаются в письменной речи, и если ты понял их, попытайся почитать оригинальные легкие тексты, обращая особое внимание именно на аналитические глаголы. Можешь даже отобрать их в татарских газетах и попробовать первести.
Уверен, что у тебя получится! И тогда ты сможешь почувствовать первую уверенность, что татарский язык начинает поддаваться...
Итак, на этот раз ты получил огромное количество скучного грамматического материала. Но здесь важно уяснить, что эти вспомогательные глаголы, выражающие спосбы действия, имеют связь со своими основными значениями. Их усвоение – дело времени и практики.
Завещание Татар халык сказка В древние заманда булган икән бер карт. Аның булган, говорят, өч улы. Перед смертью карт олы улына әйткән: – Син, улым, если сможешь, авыл каждый йорт сал, – дигән. Шуннан соң средний улына: – Син, улым, гел тәмле әйбер генә ашап тор, – дигән. Ә кечесенә: – Син ешрак старайся жениться, – дигән. Ладно. Карт умер. Әтиләре когда умер, уллары: «Әти әйткән завещание ничек булса да выполнить кирәк. Ничек исполним икән?» – дип голову ломать башлаганнар. Олысы йорт салу турында уйлый, средний тәмле продукты ища чыгып китә, ә кечесе ешрак о женитьбе мечтает. В один из дней боларга бер карт килеп керә. Егетләрнең тормышлары белән интересуется. – Тормыш бик хорошо (здорово) түгел әле, бабай, – ди олы уллары. – Менә әти үлгән вакытта: «Авыл каждый йорт сал», – дигән иде, әле әтинең завещание исполнить алганым юк, – ди. Средний әйтә: – Миңа әти тәмле продукты гына ашап тор дип әйткән иде, – ди. Иң кечеләре дә сүзгә вмешиваясь (присоединяясь) әйтә: – Әти миңа: «Ешрак старайся жениться, улым», – дип әйткән иде. Мин дә әти завещание исполнить стараюсь, барып чыкмый, – ди. Карт боларның сүзләрен слушал и слушал, болай ди: – Әй, улларым, сез әтиегезнең завещание неправильно поняли икән, ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән: «авыл каждый йорт сал» диюе – «авыл каждый дуслар найди, чөнки дөньяда дуслар белән яшәве легче була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар гына ашап кына яшә» диюе – «эшләп ашасаң, черный хлеб тә бик тәмле булыр» дип әйтүе; аның «ешрак женись» дип әйтүе – «эш артыннан йөреп, по жене соскучившись кайтсаң, көн дә женился кебек булыр» дип әйтүе ул, ди. Әтиегез сезне эшләп жить призывал, – ди. Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең завещание ул әйткәнчә исполнять башлыйлар.
Васыять Татар халык әкияте Борын заманда булган икән бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт олы улына әйткән: – Син, улым, хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал, – дигән. Шуннан соң уртанчы улына: – Син, улым, гел тәмле әйбер генә ашап тор, – дигән. Ә кечесенә: – Син ешрак өйләнергә кара, – дигән. Ярар. Карт үлгән. Әтиләре үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек булса да үтәргә кирәк. Ничек үтәрбез икән?» – дип баш вата башлаганнар. Олысы йорт салу турында уйлый, уртанчысы тәмле ризыклар эзләп чыгып китә, ә кечесе ешрак өйләнү турында хыяллана. Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Егетләрнең тормышлары белән кызыксына. – Тормыш бик шәп түгел әле, бабай, – ди олы уллары. – Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт сал», – дигән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк, – ди. Уртанчысы әйтә: – Миңа әти тәмле ризыклар гына ашап тор дип әйткән иде, – ди. Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә: – Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым», – дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый, – ди. Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлап тора да, болай ди: – Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен ялгыш аңлагансыз икән, ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән: «авыл саен йорт сал» диюе – «авыл саен дуслар тап, чөнки дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар гына ашап кына яшә» диюе – «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе; аның «ешрак өйлән» дип әйтүе – «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул, ди. Әтиегез сезне эшләп көн итәргә өндәгән, – ди. Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул әйткәнчә үти башлыйлар.
Вставь пропущенные слова: 1) – Син, улым, … килсә, авыл саен йорт …, – дигән. 2) – Син, улым, гел … әйбер генә ашап тор, – дигән. 3) – Син ешрак … кара, – дигән карт. 4) Әти әйткән … ничек тә булса … кирәк. 5) «Ничек үтәрбез икән?» – дип … … башладылар. 6) Карт боларның сүзләрен …-… тора да болай ди. 7) – Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен … аңлагансыз икән. 8) «Авыл саен дуслар тап, чөнки … дуслар белән яшәве җиңелрәк була». 9) «Эшләп ашасаң, … … тә бик тәмле булыр». 10) «Эш артыннан йөреп, хатыныңны … кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр».
Просто переведи: очып чыга; йоклап туйганбыз; басып куйды; ашап алырсың; сөйли башламаган; язып куярмын; йөгереп чыгачакбыз; йөгереп төштем; очып киләбез; китә яздык; ашыйсы килә; бармакчы булабыз; әйтеп карады; эзләп карадым; эшли күрмә.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|