Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 12 страница




— Аны­сы дө­рес эш бу­лыр!

Ка­сый­мыч дәр­те ча­ма­сын бе­леп ке­нә утыз грам­мын кә­геп куй­ды, ар­тын­нан бер ка­бым шо­ко­лад юл­ла­ды. Ан­на­ры йө­зе­нә төс ке­реп, кә­нә­фи­гә ки­леп, ар­ка сө­яп утыр­ды, сөй­лә­неп ал­ды:

— Ме­нә шу­лай дө­рес бу­ла ул, әйе!

Бе­раз­дан кә­е­фе яңа­рып кит­кән­дәй то­ел­ды, Бар­ла­соч­ка җи­ңел­чә ге­нә то­ел­ган тө­че со­рау таш­ла­ды:

— Нәр­сә әйт­те­гез әле?

Бе­раз­га тын­лык ур­наш­ты. Бар­ла­сыч зур­дан һәм ке­че­дән әй­тел­гән сүз­лә­рен хә­тер тарт­ма­чык­ла­рын­нан бар­лар­га то­тын­ды. Ахыр­да бер өтек ка­рар­га иреш­те, үсен­те­дәй гү­я­ки үр­мә­ли кил­гән­дәй су­зы­лып, кә­еф җе­бен эз­лә­неп ке­нә әйт­те:

— Ни ди­гән идем, әйе... Бер-бер эш кы­лыр­га ки­рәк!

— Ни­чек бу­ла ин­де ул эш?— Бүл­бе Ка­сый­мыч шун­да Үр­мә Бар­ла­сыч­ка то­ра са­лып усал ка­раш бе­лән ка­рап куй­ды.

Алар ике­се дә кай­чан­дыр, җе­бек егет чак­ла­рын­да, ба­ры тик фи­зи­ка-ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­ла­ры гы­на бу­лыр­га хы­ял­лан­ган ке­ше­ләр­дән иде­ләр. Яшь аер­ма­ла­ры ни­ба­ры егер­ме ел, ә хы­ял­ла­ры — ата­лы-ба­ла­лы.

Ка­сый­мыч әү­вә­ле Мин­зә­лә пе­да­го­гия учи­ли­ще­сын тә­мам­лап, ан­на­ры гы­на инс­ти­тут­ка чит­тән то­рып уку­га ба­рып ке­рә ал­ды. Авыл мәк­тә­бен бе­тер­гән са­ла ба­ла­сы­на баш­ка­ча мөм­кин тү­гел иде. Чо­ры шун­дый бул­ды. Әм­ма икен­че курс ур­та­сын­нан көн­дез­ге­гә кү­чү бә­хе­те­нә иреш­те. Сә­бә­бе га­ди иде: ан­дый дип­лом­ның мәр­тә­бә­се зур. Чит­тән то­рып ал­ган юга­ры бе­лем­нең кө­че кеч­ке­нә.

Ә бар­ла­сыч­лар­га за­ман баш­ка­ча кил­де. Мәк­тәп бу­са­га­сын ат­лап чы­гу­ла­ры­на инс­ти­тут ишек­лә­ре­нә юл ту­ры­лан­ды. Ул ара­да Ка­сый­мыч та ка­ла­га кү­че­неп ал­ды. Үз уку­чы­ла­ры­на яр­дә­мен кыз­ган­ма­ды. Сү­зе дә әле­гә­чә үтем­ле иде.

Хә­ер, бо­ла­ры баш­ка төр­ле сүз, ә ме­нә хә­зер Үр­мә Бар­ла­сыч­ның җит­ди бер ки­ңәш би­рә бел­мә­ве Бүл­бе Ка­сый­мыч­ның ко­ты­ры­гы­на ти­де. Ки­ңәш ди­мәк­тән, ул тө­че сүз бе­лән тү­гел, га­мә­ли эш бе­лән, ар­ка ку­яр­лык дус­ла­ры аша бу­лыр­га ти­еш иде.

— Ни­чек соң?

— Кы­ен­га­рак ки­лә!— Бар­ла­сыч һа­ман да сүз­не баш­лар­га ашык­ма­ды. Кы­зыл­ча ба­шын сы­пы­рып куюы яра­ды, аны­сы, пе­си ба­ла­сы ке­бек ты­ныч­ла­нып өл­гер­де.

Ка­сый­мыч­ны ал­су төс­кә ке­рер­гә мәҗ­бүр итәр­гә өл­гер­гән утыз грамм­лы зат­лы конь­як уты тын­ма­ды, ин­де аның хөр­мәт­ле маң­га­е­на тир бөр­тек­лә­ре­нең күз­чек­лә­рен төр­теп чы­гар­ды. Аның да ба­шы пе­ләш иде. Әм­ма ко­лак ар­ты йом­шак чәч­лә­ре әле­гә хәт­та си­рәк­лә­нер­гә дә, ча­ла­рыр­га да ашык­ма­ды­лар. Алт­мыш биш яшь­не ту­ты­рып та, пен­сия алып яшәп тә, аның үз мәр­тә­бә­сен­нән тө­шә­се кил­мә­де.

Ме­нә бит ниш­ли­ләр!.. Көч­лә­ре җит­ми алар­ның, шу­ңа кү­рә хәй­лә ко­ра­лар!.. Ул ме­нә шу­шы фи­кер­дә иде. Хәй­лә­гә кар­шы баш­ка­сы бар! Акыл­лы эш­не ге­нә бо­зып бул­мый, шу­ны да бел­ми­ләр ми­кән­ни?

Бы­ел мәк­тәп­ләр­не оп­ти­маль­ләш­те­рү ди­гән саф­са­та уй­лап чы­гар­ды­лар. Га­дә­ти шау-шу гы­на ке­бек иде бу, җә­мә­гать­че­лек­не һәм дәү­ләт чи­нов­ник­ла­рын мәк­тәп проб­ле­ма­ла­ры­на йөз бе­лән бор­ды­ру өчен ге­нә тү­гел, яңа ки­леп утыр­ган ми­нистр­ның үз кем­ле­ген та­ны­тыр­га ма­та­шуы да бу­лып чык­ты. Имеш, ме­нә нин­ди зур эш­ләр баш­ка­рыр­га җы­е­на әле тү­рә! Мәк­тәп­ләр оп­ти­маль­лә­шер­ләр дә мә­га­риф сис­те­ма­сын­да бул­ган бар­ча мәсь­ә­лә­ләр, шул исәп­тән мил­ли мәк­тәп проб­ле­ма­ла­ры да берь­ю­лы хәл ите­лер­ләр. Эһ, бел­сә иде­ләр алар, бе­лем би­рү сис­те­ма­сы кат­лау­лы кү­ре­неш икән­ле­ген. Аның бе­лән ша­я­рыр­га яра­мый. Адәм ба­ла­сы өчен бе­лем мө­кат­дәс һәм из­ге әй­бер ул! Шу­ңа кү­рә дә ке­ше­лек аң, бе­лем, мәгъ­ри­фәт мәсь­ә­лә­сен­дә үтә дә сак эш ит­кән һәм итәр­гә ти­еш. Хә­ер, мә­га­риф хә­зер дәү­ләт ку­лын­да. Шу­ңа кү­рә дә дәү­ләт­нең һәм­мә на­чар һәм ях­шы як­ла­ры мәк­тәп сис­те­ма­сын­да ча­гы­лыш та­ба. Мо­ңа тө­шен­гән акыл ия­лә­ре сә­бәп­не дө­рес бил­ге­ли ала­лар, фай­да­лы га­мәл­ләр баш­ка­ра­лар. Дәү­ләт сис­те­ма­сы үз­гәр­ми то­рып, хә­зер­ге мәк­тәп, бе­лем би­рү тәр­ти­бен үз­гәр­теп ко­ру мөм­кин тү­гел. Ул элек­ләр­не ге­нә та­тар­лар­да мә­га­риф эше җәм­гы­ять­нең үз ку­лын­да бул­ган. Та­тар җәм­гы­я­те нин­ди, бе­лем би­рү сис­те­ма­сы да шун­дый хәл­дә яшә­гән. Та­тар тор­мы­шы XIX йөз ахы­ры — XX га­сыр ба­шы­на зур үз­гә­реш ки­чер­гән, мә­га­риф, мәк­тәп-мәд­рә­сә­ләр сис­те­ма­ла­ры да шун­лык­тан яшә­еш тәр­тип­лә­ре бе­лән бер­гә үз­гәр­гән. Ә дәү­ләт сис­те­ма­сы ул җәм­гы­ять ке­бек те­ре ор­га­низм тү­гел, ул ясал­ма бю­рок­ра­тик ма­ши­на. Аны сү­теп таш­лап яки ва­тып кы­на үз­гәр­тер­гә мөм­кин. Ме­нә шу­ңа кү­рә дә мә­га­риф тәр­тип­лә­ре җәм­гы­ять­не ка­нә­гать­лән­де­рү юнә­ле­шен­дә үсеш ала ал­мый. Та­тар җәм­гы­я­те бер ва­кыт­та да, ал­ты-җи­де ба­ла­лы гы­на дип, мәк­тәп-мәд­рә­сә­ләр­не яп­ма­ган, оп­ти­маль­ләш­те­рү ту­рын­да уй­лап та ка­ра­ма­ган, бәл­ки эч­тә­лек­не үз­гәр­тү, нин­ди фән­не ни­чек укы­ту ту­рын­да бә­хәс кор­ган, шу­шы мәсь­ә­лә­ләр­не хәл итәр­гә ты­рыш­кан. Ә бо­ла­ры — фор­ма үз­гәр­тү­гә алын­ган бу­лып эш күр­сә­тә­ләр, кеч­ке­нә ба­ла­га ата­сы­ның буш­ла­тын ки­дер­тер­гә һәм син ба­лигъ бул­дың ди­мәк­че бу­ла­лар. Шу­шы­мы дө­рес эш?

Ка­сый­мыч, бу мәсь­ә­лә­дә сүз­ләр­не киң агым бе­лән ал­ды­рып, Бар­ла­сыч бе­лән ки­ңә­шеп ал­ды­лар. Укы­ту­чы­лар кол­лек­ти­вын­нан яше­рел­гән сер­нең дә, көт­мә­гән­дә ха­фа­га са­лып, бар ту­лы­лы­гы бе­лән кал­кып чы­гуы мөм­кин иде. Ка­сый­мыч асыл­да күб­рәк шул ту­ры­да уй­лап җа­нын игәү­лә­де. Бар­ла­сыч исә аның авырт­кан җи­ре­нә бул­ды­ра ал­га­нын­ча бас­кан­дай әй­теп куй­ды:

— Ме­нә бит ни­чек аң­ла­ган­нар... Хет ха­ты­гыз­ны ми­нистр ку­лын­да кал­дыр­мас­ка иде!

Ка­сый­мыч уй­лап кы­на ал­ды да, ирен­нә­рен тур­сай­тып:

— Баш юка­лык бә­ла­се ин­де ул!— дип кө­тел­мә­гән­чә әй­теп, ди­вар­да­гы олы һәм ал­тын­лан­ган зат­лы сә­гать­кә те­кә­леп ка­рап куй­ды. Гү­я­ки бө­тен нәр­сә­гә дә си­кәл­тә­ле за­ман га­еп­ле, шу­шы сә­гать­нең ал­га ча­буы ар­ка­сын­да гы­на һәм­мә­се дә!

— Ашы­га!— ди­де ул бе­раз­дан, ирен­нә­рен җыя тө­шеп, сә­гать­нең йө­ре­шен­нән ту­тык тө­сен­дә­ге тип­тә­ри күз­лә­рен алып.

Бо­ла­рын Үр­мә Бар­ла­сыч үзен­чә аң­ла­ды да:

— Сез үзе­гез­не баш юка­лык­та га­еп­лә­сә­гез, без­гә нәр­сә ка­ла, Габ­дул­ла Ка­сый­мо­вич? Бер дә ашык­ма­ды­гыз, нәкъ ва­кы­тын­да иде,— дип сөй­лә­нә дә баш­ла­ды. Ул та­гын да әл­лә нәр­сә­ләр­гә ке­реп ки­тәр­гә мөм­кин иде. Мә­сә­лән, Ка­сый­мыч­ның зат­лы рес­то­ран­да бай­лык бе­лән уз­ды­рыл­ган юби­лей мәҗ­ле­се­нә, ан­да сөй­лә­нел­гән сүз­ләр­гә, яшь­ләр­нең ни­чек, авыз­ла­рын ерып: “Карт тә­ре, пен­сия ялы­ңа ки­тү­ең шу­шы бул­са иде!”— дип уты­ру­ла­ры­на. Бар­сы ха­кын­да да хә­бәр­дар ул. Яшь­ләр бе­лән өл­кән­нәр ара­сын­да бу­та­лып һәм ара­лар­ны бу­тап йө­рү­че Бар­ла­сыч үзе тү­гел иде­ме соң? Ди­рек­тор бу­лып ка­лам, имеш! Ме­нә, ка­ла­мы соң?

Ка­сый­мыч та­гын да кы­за­рып, бор­чак­тай бүр­те­неп чык­ты һәм Бар­ла­сыч­ны сүз кы­лы­чы бе­лән ур­та­лай чап­ты:

— Ярар, җит­те! Сүз ми­нем ту­ры­да бар­мый! Бор­ма­гыз!

Бар­ла­сыч “үл­де”. Аңа хә­зер ка­бат “те­ре­лер” һәм акы­лын кай­та­рыр өчен ва­кыт ки­рәк иде.

 

III

Ка­сый­мыч­ның яз­мыш­ка рәх­мә­те дә, үп­кә­се дә зур иде. Тор­мыш­та уңыш­ка ире­шү бар, җай ки­лү бар. Аның бар иреш­кән­нәр җае ки­леп то­ру сә­бә­бен­нән бул­ды. Ин­де тәкъ­дир кой­рык уй­нат­мак­чы­мы? Өч ел элек ул Ка­зан­да ро­но мө­ди­ре ва­зи­фа­сын­да утыр­са, хә­зер ме­нә ди­рек­тор, ир­тә­гә бу кә­нә­фи­ен­нән дә ко­лак ка­гар­га то­ра. Тиз үс­те, зур темп­лар бе­лән. Әү­вә­ле, яшь ва­кы­тын­да мәк­тәп ди­рек­то­ры иде, ан­на­ры Ка­зан­га кү­че­неп, әле­ге дә ба­я­гы шул фи­зи­ка дә­рес­лә­ре мәк­тәп­тә ни­чек үт­кә­ре­лә ди­гән мәсь­ә­лә­не үзәк­кә алып, пе­да­го­ги­ка бу­ен­ча кан­ди­дат­лык дис­сер­та­ци­я­се як­лау­га иреш­те. Авыр би­рел­де, әм­ма ерып чык­ты. Аңар­га җи­тәк­че­се: “Әл­лә ни ачыш­лар бул­ма­са да ярар, бар­ны юк итеп, юк­ны бар итеп күр­сәт­мә­сә­гез, фи­зи­ка укы­ту ме­то­ди­ка­сын тәр­тип­кә са­лып аң­ла­тып би­рә ал­са­гыз, шу­лар да җи­тәр!”— ди­де, бу “бө­ек баш”­тан күп­не өмет ит­мә­вен бел­де­реп. Ка­сый­мыч сүз тың­лау­чан, “җир­гә ятып тоз ялау­чан” егет иде, бу сый­фа­ты мон­да да фай­да­га бул­ды. Го­му­мән дә адәм ба­ла­сын­да сүз тың­лау­чан­лык, ку­шыл­ган эш­не җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ра бе­лү ди­гән сый­фат бар. Габ­дул­ла Ка­сый­мыч бе­лә, нәкъ ме­нә шу­шы сый­фа­ты бу­лу ар­ка­сын­да юк кы­на ке­ше­ләр әл­лә кем­нәр мәр­тә­бә­се­нә ире­шә­ләр, акыл­лы гы­на Ал­лаһ бән­дә­лә­ре, бу үзен­чә­лек­лә­ре юк­лык сә­бәп­ле, баш­ла­ры бе­лән җир­гә ка­да­ла­лар. Әл­лә кем­лек, һа­ва­лык, те­кә­лек, мин-кем­лек ке­бек та­би­гый кө­чең­не, нәф­сең­не җи­ңә ал­мау­дан ул, тәр­бия җи­тен­ке­рә­мәү­дән. Ях­шы ата, күр­кәм ана­лар үз ба­ла­ла­рын­да, акыл­лы­мы алар, юк­мы, тың­лау­чан­лык сый­фа­тын тәр­би­я­ләр­гә ты­ры­ша­лар, шу­ның бе­лән алар­ны бә­хет­ле итә­ләр. Ха­лык­та ул үзен­чә­лек­не хә­зер зы­я­лы­лык дип атый­лар. Бү­ген­ге за­ман­ның күп ке­нә яшь­лә­ре шу­шын­дый ди­яр­гә ашы­га­сы тү­гел. Әм­ма да лә­кин үза­ра яры­шып та ку­я­лар ин­де. Бу Бар­ла­сыч бер як­та тор­сын!

Касыймыч тиз ге­нә бер ка­рар­га ки­лә ала тор­ган өл­гер ке­ше­ләр­дән тү­гел иде. Ан­дый­лар­ны сөй­мә­де дә, үшән­лек мәр­тә­бә­сен са­быр­лык бе­лән бу­таш­ты­рып аң­лый иде. Кы­зу ке­ше­дә ут бу­ла, ян­ды­рып җи­бә­рүе бар, үзе ге­нә дөр­лә­ми­чә, баш­ка­лар­га да ял­кы­нын кү­че­реп җи­бә­рү­ен көт тә тор. Ан­на­ры йө­рер­сең пеш­кә­не­ңә аһ орып!

— Те­ге ва­кыт­та...— Бар­ла­сыч, аңы­на кил­гән­дәй, кы­зу­лык бе­лән сүз баш­ла­ды, Ка­сый­мыч аңа син мон­да­мы­ни әле ди­гән­дәй ка­рап куй­ды. Бар­ла­сыч су йот­ты. Һәр­хәл­дә ста­кан­да ул аның өчен әзер­лә­неп ку­ел­ма­ган иде. Ка­сый­мыч ир­тән­ге як­та да­ру кап­ка­нын­да аның яр­ты­сын та­ма­гы буй­лап юл­ла­ган иде ин­де. Ярар, әй­теп тор­ма­са да бу­лыр, үтеп кит­сен. Аның өле­ше­нә кал­ган­дыр. Бо­лай да бер са­выт­тан аша­ган­дай яши­ләр бит!

Хә­ер, бер са­выт­тан ашау ди­мәк­тән, бик алай ук тү­гел иде ул. Ка­сый­мыч­ка Бар­ла­сыч го­мер­гә ях­шы­лык­лы бул­ды, эл­гә­ре де­фи­цит та­шы­ды, ка­ян та­ба тор­ган бул­ган­дыр, аны­сы ук бил­ге­сез, ан­на­ры сәр­тә­фи­кать­ле то­вар бе­лән ки­нән­дер­де. Ул ки­оск һәм ба­зар­лар­да зат­сыз әй­бер ту­лып ят­ты, ке­ше, шу­лар­ны са­тып алып, алар­ның сый­фа­ты­на ка­ра­ма­ды, ә Ка­сый­мыч ан­дый ук ах­мак тү­гел иде. Җит­меш төр­ле конт­роль үт­кәр­мә­сә, үл­чә­мә­сә, тик­шер­мә­сә, шу­лар аша уз­ма­са, то­вар аның өчен ки­рәк тү­гел. Аз­мы ан­да Чер­но­быль як­ла­рын­нан әй­бер та­шый­лар, атом стан­ци­я­лә­ре ти­рә­сен­дә үс­кән му­тант азык-тө­лек ки­бет киш­тә­лә­ре­нә мен­мә­де тү­гел, ул хак­та кыч­кы­рып хә­бәр сал­ма­са­лар да, Ка­сый­мыч — фи­зик, бе­леп то­ра, гә­җит­ләр­дә дә хә­бәр­ләр чык­ка­лый.

— Без алай­га та­ба бо­ры­лып ки­тәр дип көт­мә­гән идек!..

Бар­ла­сыч­ның бу сүз­лә­рен Ка­сый­мыч ишет­кә­не бар иде ин­де. Ко­ла­ны авырт­ты­ру тү­гел, кү­ңе­ле­нә тия.

Алар кыш ур­та­сын­да был­тыр ук бер эш баш­лап җи­бәр­де­ләр. Ба­ры­сын да ал­дан ар­шын­га са­лып үл­чәп, грам­мы­на ка­дәр ки­ңә­шеп ди­гән­дәй. Хә­зер­ге көн­дә мә­га­риф ми­нистр­лы­гы­ның ки­рәк­тә дә, ки­рәк­мә­гән­дә дә “оп­ти­маль­лә­шү”, та­гын да шу­ңа ку­шып, “г­ло­баль­лә­шү” ха­кын­да сөй­ләп, җи­ңел­чә бер саф­са­та са­тып йө­рү­лә­ре­нең ав­то­рын һәр­хәл­дә Ка­сый­мыч үзе дә бе­лә, чөн­ки ул аңа бе­рен­че бу­лып шу­шы­лар ха­кын­да сүз ач­ты. Хик­мәт үзе­нең нәф­се­се­нә бәй­ле иде. “Оп­ти­маль­лә­шү” ди­гә­нен­дә вак-тө­як мәк­тәп­ләр­нең эре­ләр та­ра­фын­нан йо­ты­луы, “г­ло­баль­лә­шү”­дә исә ин­тер­нет чел­тә­ре­нә мәк­тәп компь­ю­тер­ла­рын то­таш­ты­ру ке­бек вак мәсь­ә­лә­ләр ге­нә күз­дә то­тыл­ды. Әм­ма сә­я­сәт мәй­да­ны­на ке­реп ки­тү­гә, алар шар­дай ка­ба­рып, әл­лә нин­ди хик­мәт­ле бө­ек проб­ле­ма­га әве­рел­де­ләр. Имеш, бо­лар­дан баш­ка ки­лә­чәк мә­га­риф эшен кү­зал­лар­га да мөм­кин тү­гел. Элек­ләр­не ни­чек физ­куль­ту­ра дә­рес­лә­рен уз­дыр­мый то­рып ях­шы фи­зик­лар­ны үс­те­рү мөм­кин тү­гел­ле­ген дә­лил­ләп сөй­ләп ке­бег­рәк ин­де.

Хә­ер, шар да ку­ык кы­на бит, аны ке­сә тө­бен­дә дә йөр­теп бу­ла, ә ме­нә ка­бар­тып җи­бәр­сәң, күк йө­зе­нә дә сый­мас хәл­гә җи­тә. Шу­ңа кү­рә оча да ин­де ул, үзен ка­барт­кан­нар­ны кү­тә­реп оча. Ярый да ерак­ка алып кит­мә­сә! Ку­ык­ны да өрә бе­леп ке­нә ка­бар­тыр­га ки­рәк аны. Югый­сә Ка­сый­мыч та бик сак эш йөрт­те, те­лә­ге дә әл­лә ни зур­дан тү­гел иде, ни ба­ры­сы ике кеч­ке­нә мәк­тәп­не ку­шып, бер зур­ны ясау, ме­нә шун­да ди­рек­тор бу­лып уты­рып ка­лу. Бу хак­та ми­нистр­га, ки­ңәш ит­кән­дәй сүз­не җай йөр­теп, ал­да бә­хет ел­ма­я­сы­на ыша­ныч бе­лән төрт­кән иде ул.

Ки­леш­ми. Ни­чек ри­за­лык итәр­гә мөм­кин? Бер би­на­да ике мәк­тәп бу­лып, бер­се­нә Габ­дул­ла Ка­сый­мо­вич үзе ху­җа, ә те­ге­се­нең ди­рек­то­ры кү­рер күз­гә күр­кәм­ле­ге бе­лән ге­нә өс­тен­гә чык­кан җил­сә итәк ми­шәр ха­ты­ны Ха­ли­сә Мо­тый­гов­на, юнь­сез! Ме­нә шул ка­ра то­лым, яшь ке­нә нә­мәр­сә икән­ле­ген оны­тып, ме­нә бу дәү, К.На­сый­ри, Ш.Мәр­җа­ни ке­бек пре­ми­я­ләр лау­ре­а­ты һәм бү­ләк­ләр ия­се, Рә­сәй­нең һәм Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­ла­ры бу­лып бет­кән, хәт­та ор­ден-ме­даль­ләр­дән мәх­рүм кал­ма­ган, һәр ачык ишек­кә үзен кыс­ты­ра бел­гән Ка­сый­мыч аб­за­сы бе­лән ярыш­сын ин­де, адәм көл­ке­се! Аны бит Габ­дул­ла аб­за­гыз­га би­рел­гән пре­зи­дент­ның бер мак­тау гра­мо­та­сы да урын­ды­гын­нан төр­теп тө­ше­рә ала. Ә ан­дый кә­газь­ләр Ка­сый­мыч­та икәү тү­гел­ме әле? Шул ка­ра то­лым­га би­ре­шеп тор­сын­мы? Йо­та­чак ул аны! Баш­ка­ча икән, исе­ме Габ­дул­ла бул­ма­сын!

Ме­нә шу­шы Ка­сый­мыч­ның мин-мин­лек хәс­рә­те ар­ка­сын­да ки­леп ту­ган иде ул мәк­тәп­ләр­не бер­ләш­те­рү, ми­нистр­ның сә­га­дәт­ле хәс­рә­те бул­ган оп­ти­маль­ләш­те­рү сә­я­сә­те. Ин­де дә үсеп ки­теп, ягъ­ни ку­ы­гы ка­бар­ты­лып, ил­кү­ләм бө­ек һәм мак­сат­чыл сә­я­сәт­кә әве­ре­леп кит­те. Ул жур­на­лист­лар язып рә­хәт­лә­нә­ләр, ул ра­дио-те­ле­ви­де­ние сөй­ләр­гә яңа сүз тап­ка­ны­на ку­а­нып бе­тә ал­мый. Бе­рәү­ләр Ни­ки­та Хру­щев ди­гән ил­нең баш­баш­так пар­тор­гы за­ман­на­рын ис­лә­ре­нә алып, кол­хоз­лар­ны бер­ләш­те­рү ва­кый­га­ла­рын ки­те­реп кыс­ты­ра, икен­че­лә­ре га­ләм-кос­мос киң­лек­лә­ре­нә чы­гып ки­тә, өчен­че­лә­ре чит ил­ләр­дә бу юнә­леш­тә эш­нең күп­тән­нән баш­лан­ган бу­лу­ын ми­сал­лар бе­лән сөй­ли. Кыс­ка­сы, би­ча­ра ха­лык тың­лап һәм укып рә­хәт­лә­нә. Габ­дул­ла Ка­сый­мыч та шу­лай эш­ли, әм­ма бо­рын ас­тын­нан ел­мая һәм баз­га төш­кән бү­ре ба­ла­сы­дай ниш­ләр­гә бел­ми би­ма­за­ла­нып ин­те­гер­гә ти­еш­ле те­ге ди­рек­тор ка­ра то­лым­ны кар­шын­да кү­зал­лый, һәм аңар­га әй­теп тә куя:

— Ме­нә шу­лай ул, сең­лем Ха­ли­сә Мо­тый­гов­на, аб­за­гыз бе­лән ярыш­ма­гыз, дөнь­я­ны бо­зып кую­ы­быз­ны кө­те­гез дә то­ры­гыз!

Әйе, мәр­тә­бә­сен сак­ла­ган хә­лен­дә шу­лай дия һәм ди­я­чәк иде. Әм­ма ул ка­ра­баш ка­ра то­лым чын ми­шәр бу­лып чык­ты, Ка­сый­мыч ип­ләп ке­нә бо­рып ят­кан дөнь­я­ны ияр­лә­де дә ал­ды, җай гы­на оп­ти­маль­лә­шеп һәм гло­баль­лә­шеп ба­ра Габ­дул­ла аб­за­гыз­ны­кы, шул Мо­тый­гов­на ку­лы­на күч­те дә куй­ды йө­гән ба­шы. Имеш, Ка­сый­мыч­ка алт­мыш биш яшь икән, пен­си­я­гә ки­түе мәгъ­куль кү­ре­лә. Ә те­ге — яшь, перс­пек­ти­ва­лы кадр. Һе! Юләр­ләр, шу­ны да бел­ми­сез­ме­ни, бо­рын­гы­лар бел­ми әйт­мә­гән­нәр, “карт ала­ша бу­раз­на­ны боз­мый ул!”

Ка­сый­мыч үр­тә­леп ал­ды. Әгәр дә ке­ше аңар­га бо­лай итеп әйт­сә — бер хәл, үзе шу­лай уй­ла­ды бит: карт ала­ша бу­лып чы­га­дыр тү­гел­ме соң?

Кар­та­ер­га?..

Ка­сый­мыч­ның кар­та­я­сы кил­мә­де. Нин­ди карт­лык ди әле ул? Әнә әт­кә­се, га­зи­зе, бу яше­нә җи­тә дә ал­ма­ган, алт­мыш өчен­дә ки­теп тә бар­ган, яшәр­гә өл­гер­мә­гән. Ә ме­нә улы тук­сан­ны гы­на ту­ты­ра­чак әле, ан­да да шал­кан ке­бек бу­ла­чак.

Ул үзе­нең елы­на би­шәр мәр­тә­бә хас­та-ха­нә­гә ке­реп, ан­да сис­те­ма­лар куй­дыр­тып, ка­нын алыш­ты­рып чы­гу­ла­рын исәп­кә ал­мый иде. Шу­шы ча­ра­лар гы­на “ко­мы ко­е­лып ки­тү­дән сак­лый” тү­гел­ме соң? Һәм конь­як. Әм­ма мо­ны­сы йө­рәк-кан әй­лә­не­ше­нә фай­да ит­сә дә, ар­тык­ка ки­теп, кай­чак­лар­да ба­вы­ры­на да су­га иде. Ях­шы та­ны­шы та­би­бә Зи­на­и­да ха­ным мо­ның сә­бә­бен хә­зер­ге “кай­нар” эчем­лек­ләр­нең ясал­ма бу­лу­ла­ры­на, спирт һәм буя­у­лар ку­шып, хи­мик юл­лар бе­лән бар­лык­ка ки­те­ре­лү­лә­ре­нә бәй­ләп аң­ла­та. Эл­гәр­рәк ел­лар­да мон­дый га­лә­мәт­ләр­не Ка­сый­мыч мак­тап сөй­ләр, прог­ресс-тә­рәк­кы­ять­кә бәй­ләп аң­ла­тыр, фән-тех­ни­ка­ның үсе­ше та­би­гый ре­сурс­лар­ны гы­на тү­гел, Җир йө­зен­дә­ге баш­ка мөм­кин­лек­ләр­не дә уңыш­лы фай­да­ла­ну­га юл­лар ачу­ын го­рур­ла­нып мак­тар, шу­ның яр­дә­мен­дә үзен дә фи­зик бул­га­ны сә­бә­бен­нән күк­ләр­гә чө­яр иде. Әм­ма хик­мәт бит адәм ба­ла­сы­ның хи­мик­мы, тө­зү­че­ме, баш­ка­мы бу­лу­ын­нан гы­на да тор­мый. Бе­лем алу ул күп­че­лек ва­кыт­та оч­рак­лы кү­ре­неш ке­нә, укы­ту­чы­ла­ры­ңа, алар­ның юнә­леш би­реп җи­бә­рә бе­лү­лә­ре­нә бәй­ле. Ке­ше яз­мы­шы­ның яр­ты өле­ше оч­рак­лы­лык­тан, өч­тән бе­ре — тәкъ­ди­рен­нән, кал­га­ны их­ты­я­рын­нан то­ра икә­нен ге­нә Ка­сый­мыч үз тор­мы­шы та­рих­ча­сы аша да ях­шы кү­реп то­ра иде. Әм­ма бу мо­ны ха­кый­кать бу­ла­рак рас­лар­га алын­ма­я­чак. Юләр­ме­ни ул? Әгәр дә рас­ла­са, кая ба­рып чы­га­чак? Бар­лык ке­ше­ләр дә үз­лә­рен юга­ры мәр­тә­бә­ләр­гә, хөр­мәт­кә ла­ек­лы дип йө­ри­я­чәк­ме? Юк ин­де, ки­рәк­ми! Дөнь­я­лык ме­нә шу­шы­лай ни­чек бар, сер­лә­ре яше­рел­гән ки­леш ке­нә то­ра бир­сен!

 

IV

Ике кол­лек­тив­ны бер­гә ку­шу мәсь­ә­лә­сен су­гыш­сыз һәм үлем­нәр­сез ге­нә, ягъ­ни ты­ныч юл бе­лән хәл итү өчен ми­нистр үзе ки­лә­чәк иде. Ме­нә бит ни­чек: сә­я­си кү­ре­неш­кә әве­ре­лә ба­рып ма­та­ша бу оп­ти­маль­лек, әйе! Ка­сый­мыч сө­е­нә ала: аның иде­я­се бит бу! Әм­ма кө­е­не­че дә юк тү­гел шул әле, Габ­дул­ла аб­за­ла­рын үзе пы­шыл­да­ган ки­ңәш­кә та­я­нып юк­ка чы­га­рыр­га ма­та­ша­лар. Го­мер­гә шу­шы рә­веш­ле бар­ды дөнь­я­лык, әнә, те­ге ва­кыт­лар­да да тор­мыш­ны үз­гәр­тер­гә, бо­лай яшәү мөм­кин тү­гел­ле­ге ха­кын­да авы­зын ачып сөй­ли ге­нә баш­ла­ган иде, сә­я­сәт мәй­да­ны­на Гор­бачёв Ми­ха­ил ки­леп чык­ты да нәкъ Ка­сый­мыч­ның әй­тер­гә те­лә­гән сүз­лә­рен ха­лык өс­те­нә түк­те. Сүз­лә­ре ге­нә тү­гел, көй­лә­ре дә ту­ры кил­де бит! Ни­чек үсеп кит­те Ка­сый­мыч аб­за­гыз? Һо, ар­тыш та­я­гы ди­яр­сез: ку­ак­тан агач­ка әй­лән­де дә куй­ды.

Һәм ме­нә та­гын да аның иде­я­се­нә ху­җа бу­лып йө­рү­че­ләр та­был­ды. Тик ял­гыш аң­ла­ды­мы, әл­лә тө­ше­неп җит­кер­мә­де­ме — Ка­сый­мыч­ка та­ба тө­бә­де дә куй­ды шул оп­ти­маль­лә­шү­не би­ча­ра ми­нистр. Кем иде соң әле ул шу­шы ка­дәр кы­ла­ныр­га? Юк-бар ки­ңәш­ләр­не аның ко­ла­гы­на кем пы­шыл­дап ап­ты­ра­та?

Көт­мә­гән­дә ми­нистр кә­нә­фи­е­нә ме­неп утыр­ган һәм ин­де “оп­ти­маль­лә­шү ата­сы” бу­ла бар­ган ул ас­тыр­тын әфән­де Ка­сый­мыч­ка бер дә ят ке­ше тү­гел иде. Габ­дул­ла абый­сы аны Шәй­хи­еч дип ке­нә йөрт­те. Ярат­кан уку­чы­ла­ры исем­ле­ге­нә кер­мә­сә дә, хә­зер хәл­ләр­нең то­ры­шы үз­гәр­де: юк­ны бар итеп ке­нә сөй­ләп бу­ла ул! Аны чит­кә ка­гар­га яра­мый иде. Шун­лык­тан Ка­сый­мыч ара­лар­ны җы­лы­тып җи­бәр­де, ми­нистр кә­нә­фи­ен­дә­ге Шәй­хи­еч­кә ту­ган­нар­ча кай­нар мө­нә­сә­бәт бул­дыр­ды. Мо­ны баш­ка­рып чы­гу авыр­га кил­мә­де. Хәт­та кү­ңе­ле дә үзе­нең тиз үз­гә­рү­чән мон­дый хол­кы­на кү­неп, шо­ма­рып бет­кән, вөҗ­дан га­за­бы ди­гән хәс­рәт­не ки­че­рер­лек тү­гел Ка­сый­мыч, җил үз­гәр­гән са­ен бо­ры­лу аңар­га бер­ни тор­мый. Шу­лай да бу юнь­сез Шәй­хи­еч, ча­ма­дан узып, ким­се­теп үк ма­та­ша тү­гел­ме соң? Ме­нә бит эш­ләр ни­чек­ләр бол­га­на ба­ра: алт­мыш биш яшь­кә җит­кән ке­ше ди­рек­тор бу­лып кал­ма­я­чак, ә те­ге ике-өч яшь­кә яшь­рәк нә­мәр­сә­гә — ярый! Ка­ра то­лым, имеш... Ул да “выс­лу­га” ди­гән­нә­рен­дә тү­гел­ме соң ин­де? Аны­сы да шул ук пен­сия бит ин­де аның! Өч ел­лап бар­дыр ин­де, шу­лай дип ишет­кән иде бит.

Юк, мон­да Ка­сый­мыч­ны үр­тәр­гә, үз ке­ше дип чит­кә чи­ге­реп тор­мак­чы бу­ла­лар бо­лар. Те­ге, та­тар мә­зә­ген­чә­рәк ин­де: кияү үз ке­ше, аң­лар әле, ди­я­рәк, һа­ман ишек тө­бе­нә та­ба­рак куз­гат­мак­чы­лар­мы?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных