ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 11 страницаХикмәт аның шәхесендә иде дип кенә дә әйтеп булмый, чөнки бәйләнер өчен үзен түгел, хезмәтен сайлап алуларын да белдерүчеләр табылды. Хөрмәт агай белән Ранил фәнденең әлегә сүзләре тотрыксыз уйный иде. Гыйлемхан Сабирович үзен гүяки тау артыннан килеп чыккан олуг тимер үгез кебек тоеп, язмышына зыян итмәсен өчен холкын юкарту җаен карады. Аңа һәртөрле ташлануларга каршы тыныч җавап бирергә кирәк иде! Диссертациясенә күпләрнең тешләре үтмәячәген ул яхшы аңлады. Ничәмә еллар буена көне-төне диярлек алып барылган фәнни тикшеренүләренең каймагын гына җыеп бирде түгелме соң? Әмма бер мичкә балны бозарга бер кашык дегет тә җитә. Моны гына көнчелек утына янарын пешереп алганнар белә иде. Гыйлемхан Сабирович шулардан үзен сакларга тиеш икәнлеген аңлап эш итте. Ә хезмәтендә хаталы фикер ияләренең язмалары тәнкыйтьләнелгән һәм төзәтелгән, ул бары тик хакыйкать тантанасы өстенлегенә корылган сыман. Шулай да соңгы дөреслек, абсолют хакыйкать була алмый, иртәгә яңа белемнәр ачылачак. Моны гына Гыйлемхан Сабирович белмиме? Кем әле хатадан хали булып калган? Бөек акыл ияләренә дә андый мәртәбә насыйп ителмәгән. Ә бер Гыйлемхан Сабировичка гына ул тәтерме? И мескен адәм баласы, әллә кемнәр буласың килә дә, барып кына чыкмый шул! VII Казанның кояшлы һәм рәхәт көннәреннән берсе иде. Халык та урамнарда кайнап тормый, булганнары да сабыр һәм итагатьлек белән берегеп калган вакытлар ул май ахыры һәм июнь башлары. Ә аннары һәммәсе дә киемсез диярлек калачаклар иде дә... Әлегә көннәр җылынып җитә алмыйлар шул. Иртәләсәләр дә, сабан туйлары да гөрләп үтәчәк. Киләчәк шау-шулы бәйрәмнәр алдыннан табигать һәм адәм балалары хәл җыялар булыр. Гыйлемхан Сабирович диссертациясен яклауга чыгару мәсьәләләре белән гыйльми тикшеренүләр институтына килде, сүз башында ук искәртелгән шул “Ишан хәзрәтләре”без Хөрмәт агай, аны күптәннән көтеп торгандай, җиңеннән эләктереп алды: — Сезнең белән сөйләшәсебез бар иде! “Кемнәр ишанга кул бирми, алар фатихасыз кала” дигән гыйбарәне Гыйлемхан Сабирович белә иде. Шул кысаларда хәрәкәт итәргә булды. — Бик теләп, бик шатмын! Сүзләрегез нәрсә хакында иде?— дип, шунда ук белешү ягын карады. — Юк, монда түгел, үзегез белән аерым гына, чит колакларсыз киңәшә торган сүз,— диде “Ишан хәзрәтләре” Хөрмәт агай, янындагы башкаларны тәмам инкарь итеп һәм аларга ышанычы юклыгын белдерергә теләп. Аңлаган кеше моны гына чамаларга тиеш иде. Иптәшләре йөзләрен читкә алдылар. Әмма Гыйлемхан Сабировичның сүзләре “Ишан хәзрәтләре”нә ошады, чөнки шунда Хөрмәт агай: — Бик яхшы,— диде,— бергә китәрбез, көтеп торсагыз, хәзер, бүлмәбезгә генә кереп чыгабыз... Әйе, чыгам да... “Ишан хәзрәтләре”нең бу кадәр үк хөрмәт һәм үтенеч белән моңа кадәр беркем белән дә сөйләшкәне юк иде диярлек. Моңа Гыйлемхан Сабирович та хәйран итте, шунлыктан аның теләгенә буйсынды. Лобачевский урамыннан Бауманга таба сөйләшә-сөйләшә төшеп киттеләр. Менә хәзер Хөрмәт агай Гыйлемхан Сабировичның диссертациясенә бәйле сүзен башлар кебек иде. Һәрхәлдә сөйләшүне Гыйлемхан Сабирович шул якка алып кереп китәргә тырышты. “Ишан хәзрәтләре” исә үз бөеклегенә дәлилләр җыйнаган икән, шуларны тезеп-тезеп китте. Аның яшьли шигырьләр язуы да, аларны томлык итеп тиздән бастыртып чыгарасы икәнлеге дә, фәнни мәкаләләренең олы томлыгы да дөнья күрәчәге, гыйлемгә башаяк бирелгәнлеге һәм башкалары да мәгълүм булды. Шунда Гыйлемхан әфәнде аларны мактап куймакчы иткән иде, Хөрмәт агабыз, тыңлап та тормастан: — Хәзер үк әйтегез! Ни өчен сезне Маннур Җамалович Фәннәр академиясенә чакыртып-чакыртып сөйләште?— дип, әңгәмәдәшен, беләгеннән умырырдай тотып, кисәк туктатты, үзенә таба борды. Берничә катлы “Татар ашлары йорты” шушы минутта Гыйлемхан Сабировичка ничектер кечерәеп калгандай тоелды. Маннур Җамаловичның “серне чишмәскә” кушын хәтерендә яңартып, алар чакыруы буенча кабинетына беренче тапкыр кереп утырганында Казан шәһәренең меңьеллык юбилеен оештыру һәм уздыру комитетына кандидатлар барлауларын исенә төшереп өлгерде дә: — Мине мэрия эшенә тәкъдим итмәкче иделәрме икән? Белмим... Ул хакта әйтмәделәр!— дияргә мәҗбүр булды. Әмма бу сүзләренә “Ишан хәзрәтләре” ышанырга теләмәде. Ачуы белән: — Алдау-ялган — килешми, барысын да беләбез. Гобәйдуллин әфәнде — авылдашым... Туганым кебек кеше! Президент аппаратын җитәкли. Аларга бик яхшы, кыйммәтле портретын рәссам улыбыздан эшләтеп бүләк иттек без! Сүзебез дә үтми калмас!— дип, ничектер тагын үссенеп китте һәм кистереп-кистереп әйтте. Гыйлемхан Сабирович исә, һаман да: — Аңлап-белеп бетерә алмадым шул,— диярәк акланды. Дөресен әйтергә яраса, ул аптырап калмаячагын бик яхшы белә иде. Тешләсә, “Ишан хәзрәтләре” ишеләрнең генә умыртка сөягеннән өзеп ташлый ала торган кеше ул. Хөрмәт агай барыбер ышанырга теләмәде, тавышын тагын бер баскычка түбәнәйтеп, вәкарь белән тезеп-тезеп китте: — Институтка директорлык турында сөйләшкәнсез сез анда! Безгә һәммәсе дә билгеле! Баш тартыгыз! Әйтеп куям: баш тартыгыз! Юк, булмыйм, булдыра алмыйм дип әйтегез! Юкса муеныгызны гына борып ташлармын! Минем кандидатурамны Гобәйдуллин үзе яклый, үзе! Белеп торыгыз!.. Гыйлемхан Сабирович, аның шашынуына гаҗәпләнеп, шактый вакыт телсез калып торды. Муенын борып ташлаячаклары турында әйткәннәреннән күңеленә курку да кермәде, югыйсә, чөнки ул сүзләрен чынга чыгарырга теләмәде. Ә “Ишан хәзрәтләре”, аңына килепме: — Эшләрем бар!— дип, мәгърур кыяфәтен югалтмый гына өс-башын төзәткәләде дә, Татарстан Фәннәр академиясе бинасы ягына Бауман урамы буйлап китеп барды, Гыйлемхан Сабирович, хәйранлыгыннан кайта алмыйча, автобус тукталышына таба — “Сәламәтлек комбинаты”на атлады. Ул бары бер нәрсәне уйлый иде: “Менә бит ничек, үз заманында татар шагыйре Габдулла Тукайга Уральски миллионеры Мортаза Гобәйдуллин белән Казан башбаштагы Әхмәтҗан Сәйдәшев аяк чалганнар түгелме? Ахмак Җан Чәйнәшев...” Әйе, Хөрмәт агай дигән “Ишан хәзрәтләре” дөрес әйтә иде, Гобәйдуллин әфәнде Татарстан президенты аппараты җитәкчесе бит! Хәтта күмхуҗ рәисләрен дә аның фатихасы белән генә куялар, диләр! Менә бит ничек!
VIII Гыйлемхан Сабирович диссертациясен уңышлы яклады. Оппонентлары әллә ни хәйран итәрлек тәнкыйть белән чыкмадылар. Һәрхәлдә алар “изеп ташларга” тиеш иделәр. Андый ук вакыйгалар булмады. Әмма дә күңелгә ятышлы кайнар бәхәсләр күтәрелеп, яклау вакытлары дүрт сәгатьтән артыккарак сузылды. Бик күпләр чыгышлар ясадылар, яклау советы әгъзалары һәм тамаша күрергә дип алдан өметләнеп килгән кешеләр дә арып беттеләр. Ахырда Гыйлемхан Сабировичны бертавыштан фәннәр докторы иттеләр, хезмәтен фәнни ачыш дип атадылар. Ә калган ваклыкларның искә алырлык әһәмияте юк иде. Бу елда Гыйлемхан Сабирович җәйге ялына соңарып китте. Дөресрәге, диссертациясен яклау отпуск вакытларына туры килеп, аның яртысыннан күбрәге шул мәшәкатьләр белән уздылар. Ялдан чыгуына, тагын кафедра эшләре башланып киттеләр, лекция мәшәкатьләре һәм башкалары берсен икенчесе алыштырды. Ә теге, гыйльми тикшеренү институтына директор итеп чакыртып йөрү вакыйгалары хәтереннән чыкмаган иделәр әле. Фәннәр докторы дипломы бирелү хакында Рәсәй Мәгариф министрлыгының Югары Аттестация комиссиясеннән хәбәр килүен көтеп, шактый гына борчылгалап та йөргән көннәренең берсендә газеталар актарып утыра иде, бер хәбәргә игътибар итеп, бөтенләй диярлек югалып калды. Анда “Ишан хәзрәтләре” аталган Хөрмәт агайның теге гыйльми тикшеренү институтына Татарстан Фәннәр академиясе президенты Маннур Җамаловичның фәрманы белән директор итеп билгеләнүе белдерелгән иде. — Сәламәгаләйкүм, “Ишан хәзрәтләре”!— дип, Гыйлемхан Сабирович өмете айгырыннан егылып төшеп калды һәм шунда, ни гаҗәп хәл, күңеле тынычланып калуын тойды. Аңа хәзер фәне дә, дөньялык та аякка баш килгән кебек аңлашылды. * * * Заманалар уза торды. Элекләрне танылган гыйльми тикшеренү институтының дәрәҗәсе онытыла, томан эченә чумгандай, җәмәгатьчелек алдында югала барды. “Фил”ләр кечерәеп калдылар. Бәлки Гыйлемхан Сабирович өчен генә шулай тоелгандыр, ә бәлки чыннан да шулай булгандыр, әмма халык алдында “Ишан хәзрәтләре”безнең эшчәнлеге “зур” иде, дөресрәге милләтнең аңы, акылы һәм фикерләре тупланылган гыйльми үзәкне алар “яфрак күләгәсе астына” яшерделәр. Шуңа да Хөрмәт аганың гамәлләре: болар — югарыдан кушылган эш иделәрме әллә дигән шик тә калдырды. Һәрхәлдә болай уйларлык урын бар иде. Шунысы кызык, хаталы фикер ышандыру көченә ия, күңелләрне яулап алучан була. Һәм менә Гыйлемхан Сабирович Министрлар кабинетында санаулы кешеләр белән генә уздырылган киңәшмәдән кайтып керде. Анда татар фәненең бүгенге көндә хәтта Габдулла Тукаебызның әсәрләрен тулы тупланмада җыйнап чыгарырга әзер түгел икәнлеге хакында сүз күп булды. Моның сәбәбе дәүләтнең мәдәни-фәнни сәясәте белән дә бәйле иде, югыйсә. Бу, әлбәттә, мәсьәләнең бер ягы гына, әмма соңгы елларда илдә фән диңгезенең дә саега баруы фактын исәптән чыгарырга ярамый иде. “Заманасы шундый булды бит!”— дип уйлап куйды Гыйлемхан Сабирович һәм, үзен бәхетле тоепмы, елмаеп алды. Гыйлем дөньясы талантлылар кулында булырга тиеш! Гыйлемхан Сабировичның елмаюы шушы мәгънәсез заманада гыйльми тикшеренү институтын җитәкләмәвенә сөенүдән гыйбарәт иде булса кирәк. Ул шунда тагын да әйтеп куйды: — Сәламәгаләйкүм, “Ишан хәзрәтләре”! Килеп җиттегезме? Октябрь-ноябрь, 2005.
ОПТИМАЛЬЛЕК ЗАМАНЫ Хикәя
I Аны кабат кирәксезгә санадылар. Алай гына да түгел әле, чыгарып ташламакчылар, хәерсезләр. Болай гына калдырамы соң! Әмма нәрсәләр эшләсен ул хәзергә күз алдына китерергә кыенсына, шулай да белә иде: акылга утыртачак әле ул аларны! Башкача булмасын! Габдулла Касыймович Васин шушы уйларында тәрәзәдән урам якка таба карап торды. Көн бик тә яхшы иде, кояшлы, агачлар — чәчәктә. Май ае. Муртайган агачны да мондый көннәр терелтү көченә ия, бөреләре яңара, дөньялыкка мең өмет белән күз төртә. Габдулла әфәнде өлкән яшьләрендә иде инде, алтмыш бишне узып киткән. Шушы барышы белән матур гына килә калса, тагын да йөзгә үк җитәчәк, яшәүдән тәмам туячак, тормыш тәҗрибәсен җуячак түгел. Әмма ул акылы чыга бару яшендә булуын башына да кертә алмады. Кемлеге “сөбханаллаһ” иде. Әле тешләре дә яхшы, бәлешләрне тегермән ташыдай изеп кенә ташлый. Аракыны, коньякны да шәп чөмерә. Мөселман өммәтеннән дип саный үзен, әмма намаз-ураза ишене белми, гади халыкны сукыр тәкә урынына йөртү өчен диннең кирәген белә. Теге дөньяга китә башласа, анда урыны, “иншаллаһ”, җәннәт түрендә булачагын белә, чөнки Габдулла Касыймович бит ул! Урламады-нитмәде, кулына кергәнен читкә этмәде. “Егет булсаң — егетлек күрсәт илгә, тырышлык путасын бәйлә билгә!”— дигәнме әле борынгы бер шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни? Бөек мишәрләрдән генә калыша торган кеше түгел типтәр Габдуллагыз, уены-чыны бергә, билләһи! Һәм тәрәзәгә төшкән елмаюлы йөзенең нурлы шәүләсеннән җанын җылытып, эш өстәленә килде. Раил Барласович-Чуерташ гадәтенчә йөгереп диярлек, тәгәрәгәндәй килеп керде. “Күрегезче, тәгәрәп бер таш килә... Таш түгел лә, тәгәрәп бер баш килә!” Тукайда шулаймы әле? Бәлки... Ярар, тәртәсенә кергән, эзенә эләкте дигән сүз инде ул! — Сәлам! Барласыч кабалы кеше иде, ашкын. Кулы күтәрелеп-сузылып килгән җиреннән директорныкына тоташты. — Сәлам! Әгәр дә чамасы булса, ул бил алышырлык ир иде. Шәһәрдә беренчеләрдән шушы адәм сәүдә киосклары ачты, шампуньдер, сабындыр, теш пастасы, щётка-мәсвәге, башкасы — барысы аның үтемле товарына әверелде. Барласыч һичбер дә икеләнеп тормады, спекуляция, алып-сатарлыктан чирканмады, аны бары тик олылап, мәртәбә белән “бизнес” дип атады. Мәктәпне дә ташламады һәм дөрес эшләде. Әйе, чит илләрдән чуман-чуман, биштәр-биштәр товар ташуга комачаулык итте бу укытучылыгы, әмма ул дәресләрен ташлап китәргә дә “өйрәнде”. Директор — дусты, нинди кәгазь китереп бирсә, язуын-мөһерен дә карап тормый, “табылган сәбәп”кә сөенеп, шуңа риза-шөкер итте. Дөрес, яшел төстәге “бүлничний”ләрне сөймәсә дә, “адәм башлы яшелләр”не хуп күрде. Килешеп эшли белергә кирәк! Шуңа да Барласыч: — Туганкай, безнең бизнес — уртак,— дип әйтергә ярата иде. Әмма аның “уртаклыгы” йөзгә бер булудан гыйбарәт икәнлеген аңлатып торуыннан ни файда? Барласыч кайчандыр шушы хәзерге директорлары Касыймычның укучысы булып, “өчле”гә генә җиңелчә барган җиреннән күтәрелеп, мәктәпне дә медальгә бетерергә мөмкин иде. Кызганыч, көтмәгәндә эшләр бозылып китте. Директор итеп куелган Касыймыч, язда калага укуларга чакыртылып алынып, шул вакыт аралыгында Барласыч тагын үз урынына тәгәрәп төшеп бетә язды. Ярый әле Касыймыч кайтып өлгерде, әмма Барласычның медален коткарып кала алмады. Малай — “калыкты”, медале исә “батып калды”. Аны да тартып чыгарам дип йөгерсәң-чапсаң, тузаннар куптарсаң, Касыймычның үзен дә Барласычы белән бергә сөйрәп төшеп китәчәк иде ул медаль дигәннәре. Бу вакыйгалар алар мәктәбендә чагында булдылар. Касыймычка шул Барлас малае беркем дә түгел иде, югыйсә. Ә менә бит, Барласычны укырга керттеме — кертте, аспирантурада калдыртты. Дөрес, ул аны тәмамласа да, алай ук әллә кем дә була алмады, әмма мәртәбә арбасыннан төшеп тә калмады. Урынның түрдә булуы мәҗбүримени соң? Буш калу түгел бит әле! Әмма егетебез үҗәт, тешләсә — җибәрми, капса — өзми калдырмый. Бара торгач шушы эт затыннан кеше чыкты бит! Касыймыч аны Барласыч дип кенә йөртсә дә, үз улы булырга тиешлеген хисап итә иде. Хикмәт малайның татлы чиядәй әнисенә бәйле. Кечкенәдән шаярышырга яраткалап, Касыймыч белән бергә арка терәшеп үсте. Беренче тапкыр, ундүрт яшьләрендә булыр, сукыр тал төбендә үбештеләр. Иптәшләре белән качышлы уенында иделәр. Шулай рәхәт кенә килеп чыкты инде. Аннары хуш исле печәнлекләр, сырмасыз капка төпләре... Касыймыч үз туган авылларына институт бетереп кайтты. Кош тоткан кешедәй иде. Мәктәптә укыта башлады. Кыз ул вакытта инде сиртмәле кияүдә, мәктәп яшенә кергән чыпчык баласыдай улы да бар иде. Таз баш, дигәндәй, Касыймыч аңа мәрхәмәт итми, “икеле”ләр чәпәштергәләп торды. Һәм менә чиядәй татлы әнисе, моны белеп алгач тәмам кызарып һәм җитлегеп, иске танышлыкны искәртте: — Малай — синеке!— диде.— Ничек инде аңарга “икеле” куясың? Касыймыч чыннан да шул “икеле капчыгы”ның үзенеке булуына ышанды. Ничек кире кагарга мөмкин, әгәр дә алимент мәсьәләсен куптарса әнисе? Заманасы котчыккысыз бит. Шул алиментчы булулары аркасында ничәмә кеше харап ителде, карьерага илтүче бәхет күперләрен дөрләтеп яндырдылар. Хәзер аларга мәртәбә дигән елгыр айгырга атланып чаптырулар тәтемәячәк инде. Ә Касыймыч беренче адымыннан ук иярдән егылып төшәргә тиешме? Минем малай түгел дип әйтеп карасын, әнкәсе табагач кебек шома, саескан кебек җәбәхәер, усал бер нәмәрсә, тал төбендә беренче тапкыр үбешү вакыйгасын сөйләүдән башлап китәр, кәкре каенга терәлерсең дә калырсың. Көт тә тор. Сүздән тау тиз өелә ул! Әмма Касыймыч малайның татлы чиядәй әнисендә хәтернең үзендәге кебек йөз процентлы түгел, үбешүме, хәтта кочышуларын да онытканлыгын белми иде. “Малай — синеке!”— дигәнендә дә ул бары тик авыл хатыннары әйтә торган сүзне генә тәгәрәтте. Имеш, бу аның: “Ите — сиңа, сөяге — миңа!”— дигәне генә иде. Татар мондый гыйбарәләрне электән, балаларын мәдрәсәгә илтеп бирә башлаган чорлардан бирле әйтә килгән, ягъни да мәсәлән, һаман да шул инде, белемле булса иде дигән сүзе инде бу аларның. Касыймыч аның борынгысын түгел, яңасының да асылын мәгънәсенәчә ирешеп белеп бетерми, бу мәсьәләдә әлегә томанарак иде. “Малай — үземнеке!”— дип көеп йөрде ул. Ә аннары эченә җылы да йөгерде. “Малай үземнеке!”— дигәнендә яшертен генә сөенгәли дә иде. Өйләнде. Кеше булды. Балалары туды. Үстеләр. Касыймыч та дәрәҗәдә, талчыбык кебек кенә булсын, үз җаена үсә торды. Әүвәле районга, аннары башкалага күченде. Форсаты чыга торды. Хәзер ул мәктәп директоры. Ә менә Барласыч хакында теге вакытта ишетелгән сүзләр онытылмады, “малай — үземнеке” булуы җуелмады. Алар әлегәчә бергә. Тәрбия җимеше дә татлы икән ул, әчкелтемлеген әйткән дә юк!
II — Нишлибез?— диде Барласыч.— Безне болар бетерергә җыенганнар! Касыймычның камыр әчесе кузгалды, бүртенеп чыкты: — Сез нәрсә! Сез нәрсә!— Тизрәк барып ишекне япты.— Башкалар ишетеп торсыннар дип шушылай әйтәсезме? Барласыч, егылып тезләнердәй булып, шунда ук гафу үтенергә тотынды. Аның кояш яларга өлгерүдән кабартма кебек кызарган башы, тары бөртеге кебек чепи күзләре, кашсыз маңгае, юка борын һәм җеп нечкәлек иренле уймак авызы чынлыкта аның кыяфәтен тавык күкәенә охшата иде. Менә-менә тәгәрәп үк китәрдер сыман. Кәчтүм өстенә шул башны утыртып кына куйганнар диярсең. — Ни бит...— Барласыч директор өстәле каршысына ук килеп утырды. Әмма исәп-хисаплы Касыймыч затлы кәнәфиләр ягына күрсәтте. Озаклап сөйләшеп утырырга идеме исәбе? — Вакыт... Ни...— диде шомарырга иткән Барласыч, кул сәгатенә күз салып алып, аннары дивардагысына текәлеп.— Сезнеке соңара бар. Ун минутка. Шулай да кәнәфигә күченеп утырды. Аяк өсте калган Касыймыч җиңел авызлы шкаф ишеген ачты. — Юк, мин рульдә идем!— диде Барласыч, тырмагычтай озын бармакларын кәнәфи янындагы өстәлдә сикерткәләп. Аның караңгы баздагы бәрәңге үсентесе кебек кыяфәте, кояш нурлары ялап өлгергән кызгылт башы тәбәнәк һәм түгәрәк Касыймычны бүлбе итеп тоярга мәҗбүр итә иде. — Кем сезне әйдәп тора әле?— диде директор, сыйфат саклап.— Үземлек кенә калган! — Китерербез!— дип юатты, бу юлы өлгерлектә өлге булырлык Барласыч.— Юк нәрсә түгел! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|