ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 9 страницаБу җәйдә яңа югары уку йорты — Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты оешты. Ара-тирә караштырылган телевизион яңалыклар һәм укыштырылган газета хәбәрләре аны кычкыртып мактый тордылар. Президентыбыз үзе дә бу мәсьәләдә зур куанычлар эчендә иде. Яңа бинаның ачылу тантанасын Казанның 1000-еллык бәйрәме бәйләмендә, бөек тантана һәм чиксез горурлык белән уздырдылар. Бина каршысына халкыбызга күптән вәгъдә ителгән Салих Сәйдәшевкә һәйкәл дә ачтылар. Боларын телевизордан күрдем. Ул бәйрәмгә чакырулы түгел идем. Ниндидер бер татар профессорының, шагыйре һәм язучысының, ягъни минем анда катнашуымның кемгә кирәге бар? Адым саен бәгырь киселде, җаным изелде. Җайсызлык, уңайсызлык, күңелсезлек бөтен тәнемне изде, һәммәсенә сөенергә, борчуларны куарга, җанымны тынычландырырга тиеш идем. Миннән дә уңайсыз кеше юктыр инде ул, шуның өчен уйларым урынына утыра алмыйдыр? Университетның ректоры газета битләренә зур-зур интервьюлар урнаштырды, телевизор экраннарыннан да: “Без милли татар Гарворды булачакбыз!”— дигән сүзләрен кызганмыйча чәчте. Татар-Америка региональ институты (алар да Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетына кушылырга тиеш иделәр, әйтелгән өч югары уку йортының берсе икәнлеген искәрттек түгелме?) студентлары һәм укытучылары бу “милли Гарворд”ны өнәми митинглар уздырдылар. Әмма тырышлыклары буш гамәл булып калды. Хөкүмәтебез колакка катылык күрсәтте. Безнең институт исә педагогия университеты ишек ярыкларыннан уза алмыйча кысылып калган бала кебек мескенлектә гаҗизләнде. Ректорыбызның җитәкчелеккә каршы сүз әйтерлек чарасы калмады. Шулай да, күңелне өнди торгач, булачак “Гарворд”ка ышаныч мыскалы миндә дә барлыкка килә башлады. Буш сүз түгелдер сыман, юктан гына, гайбәт һәм кәттәлек өчен халыкка җим сыйфатта ташланган хәбәр булмаска тиеш кебек. Ялгышма, алар белән бергә атла! Газеталар шул хакта кабатлана-кабатлана язалар түгелме соң? Халыкны юри саташтырмыйлардыр бит инде? “Гарворд” идеясе күңелне били барды. Ул татар мәгарифе үсешенә ышаныч вәгъдә итә иде. Бүтән уку йортларыннан эш эзләү турында уйлар күңелгә керсә дә, “Гарворд” идеясе аны куып чыгара барды. Ә моның “җимле кармак” кына икәнлегенә, халыкны тынычландыру өчен уйлап чыгарылуына бераз шик туса да, бу шаулы сүзләргә, хактан да шулай булмагае дип, бик тә ышанасы да килә иде. VIII Август аеның иң матур көннәре авыруда узылды. Нервлар биреште. Үз хәлем хәл булып, җан газапларын тәнемнең шешенүе алыштырды. Савыгуга таба бара алмавым хәсрәт өстенә авырлык өстәде. Инде эшкә чыгарга да вакыт җитте. Үз хәлемне, югыйсә, үзем генә белә идем. “Яңа университет”та кафедра утырышына җыйдылар һәм халык депутаты да булып инде икенче чакырылышын эшләүче мөдиребез, сөенечен диктор тавышы белән һәммәбезгә җиткерде. Әмма барчабызга да эш табып бетерү мөмкин түгеллеген аңлатып, хәсрәтләнүен дә белдерде. Берничә көннән иске коллективыбыз хәзерге ректорыбыз белән кабат очрашты, министрның бу юлы урынбасары килгән иде, ул исә һәркемгә дә эш табып бирербез дип сөйләп, күңелләрне тынычландырды. Ә минем үземә исә, кафедрагыздан өч укытучыгызга урын булмас, диделәр. Яңа ректорыбызның каршысына килеп: — Мин университетка күчү-күчмәвемне кафедрамның һәр вәкилен эшкә алуыгыздан соң гына хәл итә алам! Әгәр дә аларның барысын да аласыз икән, мин дә сезгә укытырга киләм!— дип белдердем. Ул җавап табалмыйча аптырады, әйе дип тә, юк диярәк тә әйтмәде. Сүзләремне ишетеп торучылар, аларның асылына төшенә алмыйча: — Сезгә борчылыр урын юк. Сезне университетка эшкә алалар, исемлеге билгеле инде,— диделәр. Аларга җавап бирмәдем. Үземне эшкә чакырмаслар дип башыма да китергән юклыктан, бу хакта борчылмый да идем. Университет ректоры исә: — Ярар, ул мәсьәләне уйларбыз!— диде.— Бәлки әле һәммәгезгә дә эш булыр! Сүзен бетергәнендә, безнең юкка чыгарылган институтыбыз ректоры аны: — Киттек-киттек!— дип ашыктыра башлады. Алар ишек артында югалдылар. Кемнең кайсы якта һәм нинди җырны җырлаучы икәнлеген белеп тә, аңлап та булмый иде. Ачуым килде. Күңелемне тынычландыру өчен буш урындыкка барып утырдым. Бер төркем галим-голамә, нигәдер яныма җыелышып, җавапларын үзем дә күз алдыма китерергә мөмкин булмаган сорауларын яудыра башладылар: — Килер көннәр барысын да күрсәтер, яшик әле, күрербез!— дип кенә аларга киңәш бирә ала идем. Һәм шулай эшләдем дә.
IX Шалтыратып әйттеләр, моңарчы кафедрамда эшләгән һәрбер укытучыбызга да эш сәгатьләре табылган. Димәк, беребез дә эшсез калмаганбыз. Бу канәгатьләнерлек хәбәр иде. Моңа кадәр сөйләнеп киленгән сүзләре хата булып чыккан, исәп-хисапны алып бетермичә генә фикер йөрткәннәр, юктан бушка “тел тегермәннәрен” әйләндергәннәр. Ә бәлки үз тавышларына, сүз куәтләренә мөкиббән китүләре аркасында шулай буталган булганнардыр? Кем-кем, әмма мин яңа җитәкчелекнең безгә таба махсус беренче адым ясавын аңлый һәм хуплый идем. Мондый көтелмәгән “шәфкатьлелек” нәрсә белән булса да бәйләнергә тиеш. Хикмәте бары яхшы атлылык өчен генә икән, ихлас гамәлләрдән түгел инде ул. Әмма аларның мәрхәмәте безнең тарафтан да уңай бәяләнергә бурычлы. Җыелышып киңәштек тә, “яңа” университетка эшкә күчерүләрен сорап гаризалар яздык. Бу рәвешле гамәл кылганда, “ликвидация” белән бәйле бирелә торган компенсациядән колак кагачагыбызны да белә идем. Һәммәбезне бергә ректорның үзенә чакырттылар. Әмма ул көнне безне кабул итә алмады. Мәмнүн хәлебездә коридорда тордык-тордык та, таралышуны мәслихәт күреп, өйләребезгә кайтып киттек. Инде эт типкесенә калуыбыз да хак иде. Икенче көнне тагын чакырттылар. Сәгать унга килеп җитәргә. Ректорга! Тугыздан ук аның ишек төбенә килеп басучылар да бар иде. Әмма алар унбердән соң гына кабул иттеләр. “Яңа” ректорыбыз Хәлил Галләмовичның җәе яхшы үткәнгә охшый иде. Кояшта туйганчы “пешкән”, тулы бәдәнле булуына карамастан, нигәдер ул миңа юка тәнле кешедер сыман тоелды. Бу аның сыны һәм рухы белән түгел, бәлки акылына да бәйле булырга кирәк. Мондый кешеләр үзләренең кемлеген югары бәяләүчән, тормышка ныклап ябышучан инде, анысы. Бәядә кеше ялгышучан ул. Хәлил Галләмович үзен тыныч холыклы, зыялы шәхес итеп тотты. Тик нигәдер аны “Перчәткә Хәлил” дип атыйсы килеп китте. Бу фикерем күңелгә елмаю иңдерде. Дәрәҗә иясе кешеләр турында киресен уйлап, шул фикеремә ышанып, кемлекләренә карата хөрмәтемне юкка чыгара торган гадәтем бар. Бу юлы да шулай булды. Бу сәбәптән эндәшми утыруны уңайрак күрдем. Мин аңа кафедрам укытучыларының һәммәсенә дә эш сәгатьләре табулары өчен рәхмәтемне җиткерергә тиеш идем. Әмма урынымны ишек янында сайладым, түргә башкаларны кертүем сүзләнер өчен миңа киртә тудырды. Шулай булуы яхшырак иде. Ул һәммәбез белән дә канаты астына кертергә “җыенган” яңа деканыбыз алдындагы кәгазьләр һәм документларыбыз күчермәләре ярдәмендә, үзебезнең дә исемнәребезне атауларыбызны инкарь итмичә, аерым-аерым танышып чыкты. Сөйләшү мөмкин кадәр затлы алып барылды, кире кайтарылган сүзләр булмады. Бары тик мин генә үземне җаны изелгән авыр кеше итеп тойдым. Бу гамәлләрдә нигәдер ихласлык, дөреслек, сафлык юктыр сыман тоелды. Риялылык, икейөзлелек, ялган эченә башаяк чумып-батып маташкан кебекбез.
X Инде укулар башланды, без дә бер атнага соңарып укыту эшләренә керештек. Әмма әлегә безне эшкә алмаганнар, кабул итүләрен үтенгән гаризаларыбызга ректор шәрәфле имзаларын салырга ашыкмаган булып чыкты. Аның тагын да һәммәбез белән аерым-аерым сөйләшергә тиешлеге билгеле иде. Кабул итү бүлмәсе төбенә килеп, сәркәтип ханымга кемлегемне, ни сәбәп белән алар каршына килүемне җиткердем. Көтеп торырга кушылды. Хәлил Галләмович кабул иткәндә шактый тынычланырга, дөньялыкка хәйранлык кылмау дәрәҗәсенә җителгән иде. Аларның каршына китерелгән йомышымны әйттем: — Эшкә алуыгыз хакында белдереп имзагызны салсагыз иде? Алар миңа утырырга урын күрсәттеләр. Чын күңелдән сөйләшеп алырга иде исәпләре. Сүз эчендә икенчесе кузгатылып: — Сез университетны “Татар Гарворды” итәчәкбез, дидегез. Газеталарда һәм телевизион яңалыкларда бу турыда әйткәннәрегез күп яңгырады. Әмма уку планнарыгызны яңадан карарга кирәк булыр кебек. Йомшаграк күренәләр!— дидем. Туры сүзне кызганмый торган кешеләрдән булуым өчен мине “уңайсыз”, хәтта “җайсыз кеше”, диләр. Мондый бәяне бирүчеләр белән килешәм, шушы юньсез ягымны үзем дә беләм, әмма үзгәрә алмамдыр инде. Туры сүземне хөрмәтле ректор колагына җиткерергә иде исәбем. Шул турыда уйлап каршыларына кердем. Максатыма ирештем. Тик алар үз фикерләрен әйтергә ашыкмаслар кебек иде, уйларлар, дәлилләремне сорарлар. Бәлки тәкъдимнәрем дә бардыр әле? Ишетәселәре килер. Әмма хөрмәтле ректор әфәндебез: — “Гарворд”?.. “Татар Гарворды” булачак безнең университетыбыз дигән сүзләрне бервакытта да әйткәнем юк. Аны журналистлар гына уйлап чыгарса инде... Күрсәтегез миңа шул газетаны!— диде, сүзләрендә тыныч калырга теләп. Әмма күңелен кузгатырга өлгергән идем инде. Шунлыктан: — Университетта яңа белгечлекләр ача алабыз, булганнарын тагын да киңәйтергә мөмкин!— дидем, болары алдагыларының дәвамы иде. Ректор әфәндебез килештеләр. Хәтта әдәбиятны яратулары хакында сөйләп алдылар. Ахырда, үз вакытларының чамалы икәнлеген әйтеп, бу мәсьәлә буенча ректор ярдәмчесенә кереп сөйләшергә куштылар: — Аңарга фикерләрегезне җиткерерсез, минем исемнән. Яңа белгечлекләр ачу буенча эшләрне тизләтсеннәр. Бер ай вакыт эчендә башкарып чыгыгыз! Аларның сүзен әмерләре буларак кабул иттем. Сәркәтип ханым, ректор әфәндебезне озаккарак тоткарлавымны яратмыйча булыр, ишектән килеп керде. Мин, гафу үтенеп, гаризамны алардан алып чыгып китәргә тиешлегемне белдереп, ректорга гозеремне кабатладым. Шунда шәрәфле имзаларын гаризама салдылар. Вакытларын алып йөрүем өчен тагын да гафу үтенеп чыгып киттем. Күңел тулы шикләнү, аптырау һәм хәйран итү өермәсенең шыксызлык тантанасы иде. Үземнең беркем дә түгеллегемне аңлау һәм тою җанымны кискәләде. Әле кичә генә кафедра мөдире, профессор, фәннәр докторы, ректорат һәм гыйльми совет әгъзалары, шагыйрь һәм язучы булып та, бүген беркем дә түгел идем. Гүяки гүренә илтеп ыргытылган мәетмен, тормышка кирәксез һәм яраксызмын. Сизенәм, язмыш театры минем һәм минем кебек йөзләп кеше белән хәтәр уен уйный. Аның бу шаяртуын туктатырга беребезнең дә кулыннан килми, ярдәм итәргә алыныр изге көч тә юк. Бата барабыз, тотыныр салам да табалмыйбыз. Һәммәбез хәйран итүдә, аңсыз хәлдә. Гүяки безнең белән күз бәйләш уены уйныйлар. Моңа кайсыбыз, кемебез лаеклы? Бәлки уйнаучылар үзләре дә ни кылганнарын белмиләр, сукырлардыр? Ә язмыш лаеклымы-түгелме дигән сорауны биреп тормый икән ул. Анда вөҗдан газабы юк. Бары көлү, мыскыллау, усал шаярту гына бар. Язмыш — Аллаһы тәгалә кулындагы көч ул. Кеше хәтта ихтыярына танып кына да үз дигәнен эшли алмаска мөмкин икән. Ә, югыйсә, башкачарак уйлый идем: имеш, адәм баласы үз ихтыяры белән язмышын төзү көченә ия! Кая ди ул? Менә ничек китереп кысты да мизгел эчендә аңны да, кемлегемне дә, мәртәбәне дә алды. Кулда бары тик мин-минлек кенә калды. Үзегез беләсез, ә мин-минлек белән генә һичнәрсә җимертеп булмый, башыңны ватудан гайре. Боларын ук белми, әлегәчә күз алдына китерә алмый идем. Инде шушы акыл сабагы белән җанны изә, газаплый. Тәнем богау эчендә, җаным тирән караңгы зинданда кебек. Аңладым, тәкъдирнең усал уены алдында бәндә беркем дә түгел икән. Хак шул, дөрес ул: язмышыңны сыер сөзсә, чебен кебек дулап кына тәрәзәне вата алмассың! Шушы микәнни Аллаһының рәхим-шәфкате? Бәлки язмыш юри генә сыный һәм үрти торгандыр? Бәлки ул киләчәк көннәрдә бирәчәк мәртәбә һәм дәрәҗәләренә шушылай әзерлидер? Эһ, юк икән шул, юк! XI Ректор әфәндебез үзе кушканга гына проректорының ишеге төбенә килдем. Аларда безнең әлеге дә баягы юк ителгән институтта берьюлы декан да, кафедра мөдире дә, башкасы да булган, монда да шул ук мәртәбәләрендә калган ханым утыра иде. Җәй буе ректорга тәлинкә тоткан дип сөйлиләр үзен. Хак түгелдер лә! Алар анда нидер киңәшәләр дә киңәшәләр. Сәгать көндезге ике. Сәркәтип ханым проректорның кабул итәчәген әйтте, әмма көтеп торырга кушты. Вакытның акрын кыймылдавын ишек төбендә саклаучылар гына белә. Ә мин беренче сәгатемдә үк алҗып һәм аптырап беттем. Булмады бу дип инде торып китмәкче идем, ярар инде диярәк, үземне кабат тынычландырдым. Бүген үк ректорның сүзләрен проректорына җиткерергә, алар белән сөйләшеп алырга, университетның нинди юл алганда уңышлы булачагын аңлатырга тиешмен. Перспективаларны ул үзе дә яхшы беләдер. Фикерләремне каләм очына алмагае! Өмет — зур, өметне кисү һәм кисүчеләр Шайтан булалар алар! Сәгать дүрт тә, биш тә җитте. Проректорның сәркәтибе, эш сәгате чыгуга, җыенып алды да, көтәргә кушып кайтып китте. Мин урындык белән тоташкан хәлемдә, кузгала алмыйча утыра бирдем. Һәм менә эчке якта хәрәкәт барын белдереп урындыклар аякланганы ишетелде. Ул да түгел, ишектән күренгән затлы ханым: — Сезгә монда ни калган?— диярәк, авыр карап, мыскыллы соравын ташлады. Җавабымны ишетергә исәбендә юк идеме, артыннан чыккан проректор белән кабат бер кат хушлашып, халык әйтмешли, тавыкча йөреше белән китеп барды. Мөгаен ачуым килгән чак булгандыр, гафу итсен, мин аны бу вакытта күз карашымның хәйранлыгында озата калдым. Проректор үзенә керергә торган башка һичкемнең юклыгын белешкәннән соң гына кабинетына чакырды. Аларның вакытыннан алда такырайган башы, итләч йөзе, авыр гәүдәсе, юка елмаюы әллә кемлеген тагын да арттыра, үзен ялны белми эшли торган кеше итеп күрсәтә иде. Минем аларда озаклап утырып чыгарга теләгемдә булмаганлыктан, мәсьәләне “мөгезеннән тотып” сөйләшергә иттем. Әмма сүзгә керешүемә үк алардан инкарь ишеткәч, хәйранга кала бардым. Шулай да башлаган сөйләшүне ахырына кадәр илтеп җиткерергә тырыштым: — Болар хакында ректорыбыз Хәлил Галләмович, шушы ай эчендә гамәлгә кертергә, моны сезгә җиткерергә кушты,— дидем.— Уку планнарын әзерләтү белән мәшгуль икәнсез!.. — Юк!— диде, кырт кисеп проректор әфәндебез, кулындагы калын алтын сәгатен беләгендә әйләндергәләп.— Хәлил Галләмович андый сүз әйтмәс, алай уйлый алмас! Мин кинәт шым булдым. Нәрсә ди бит, ә? “Хәлил Галләмовичның алай уйларлык башы юк!”— диде түгелме? Һәрхәлдә аларның әйткәннәреннән шулай аңлашыла иде. “Монда нишләп йөрим соң әле мин?”— дигән соравым да шунда ук күңелемне биләп алды, хәзер гафу үтенергә дә чыгып кына китәргә инде! Шулай эшләргә тиешлегемне акылым белән аңлап алсам да, күңелемә үткәрә алмыйча йөдәдем: “Боларга берни дә кирәкми бит! Моңа кадәр ничәмә еллар буена шушы күн урындыкларында утырып, әгәр булдыра алсалар, гөрләп үсеп килгән ике институтны үзләренә кушмыйча да “Татар Гарворды” дәрәҗәсенә ирешкән булырлар иде инде. Электән юк икән, хәзер генә көлдән алмаз дәрәҗәсенә ирешә алмаслар!” Күңелсез, бик күңелсез иде миңа бу минутларда. Нәрсә дип тә әйтеп булмый инде боларга, замана алашасының озын дилбегәсе кулларында. Моңа кадәр дөньялары ничек килсә, моннан соң да шулай барачак. Тик үзләре генә, күңелләре өчендер инде, арбаларында утырган килеш әле җыр сузгалап алырлар, әле сөйләнгәләп маташырлар. Аларга колак куйган кеше әллә булыр, әллә юк? Хәер, монда ни эшләре бар? Бүген ни әйтсәләр, иртәгә шуларны такылдап торган газета, радио, телевидение алдагы көннәргә, яңа сүзләр, дөнья хәбәрләрен эзләп табып, боларын онытырга өлгерер. Ә аннары башкалары кирәк булыр. Болар анысын да табарлар. Әйтерләр, вәгъдәләр итәрләр. Искеләрен исләренә төшерерлек кешеләр дә булмас. “Искене кем искәрә, шуның күзе чыксын!”— диләрме әле урыслар? Урамда озыннан да озынрак көз иде. Ул быел август урталарында ук килеп, ноябрь башларынача кояшлы һәм коры торды. Агачлар үзләрен бер дә кыш килмәс төсле ямь-яшел һәм бәхетле итеп тойдылар. Хәер, адәм балалары да тиздән салкын, карлы-буранлы кыш җитәчәген оныткан кебек иделәр. Һәм менә кинәт китереп бәргән беренче суыклар ук кемнең кем икәнлеген, нәрсәнең нәрсә булуын аңларлык хәлләргә җиткерде. Агачлар, бер төн, бер көн эчендә, яфраклары куырылып, шәрә калдылар, елга-күлләрнең өстен боз элпәсе каплады. Моңа кадәрле: “Без мәңге шиңмәбез!”— дигән һәм саташып көздә балкырга маташкан самими чәчәкләр, кая ди ул җимешләнү, кысыр хәлләрендә башларын салындырып төшерделәр. Ә югыйсә, яшәү алда иде. Озын көздә җирне ял итә, диләр, киләсе үзгәрешләр алдыннан! Хәере белән килсен кышы, анысы да үтеп китәр, тагын яз башланыр... Җәенә генә ерактыр сыман. Инде уку-укытулар үз чиратлары белән башланып, дәрес арты дәресләр, лекцияләр килә торып, укыту процессы дәвам итте. Мин дә үз эшләремә кереп чумдым, иске язмаларымны яңарттым, бүтәннәрен яздым, фәнни-тикшеренү эшләремне дә кабат тәртипкә салып, тергезеп җибәрәсем бар иде. Үзегез беләсез, бер тукталып калган тәгәрмәчне әйләндерә башлар өчен шактый көч сарыф ителә. Ә аннары — китә ул... Шушы уку йортында укытып калырмынмы, әллә башкасына күчәрменме — әлегә мин моны анык кына белмим. Шулай ук җавап та таба алмыйм: усал уенны язмыш минем һәм хезмәттәшләрем белән ни өчен уйнады икән? Бөек “кушылу” галәмәтләре бәлки болар белән генә бетмәгәннәрдер, әмма калганнарының никтер әһәмияте юктыр кебек тоелды. Октябрь, 2005.
СӘЛАМӘГАЛӘЙКҮМ, “ИШАН ХӘЗРӘТЛӘРЕ”! Хикәя Аның әллә кемлеге йөзенә чыккан иде. Әмма ул бервакытта да табигый була алмады, ясалмалыгы да җанны изә торган ясалмалык. Югыйсә үлчәп кенә сөйләшә инде менә, кием-салымына да тузан төшерми, сәламәтлеген дә саклый, чиста да, пөхтә дә. Әмма ни өчендер болар һәммәсе ясалма чыга, табигый түгел. Кешенең зыялылыгы йөзенә эчтән бәреп торучан була, ә моныкы — башкалардан үзенә хөрмәтне талап алуга корылган. Әйтеп кара син аңарга кемлеген, шунда ук башыңа кундыра, изеп кенә китә. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|