Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 5 страница




Ин­де мин дә бе­ләм, һәр­кем­нең үз дө­рес­е бар. Ә юга­ры­да­гы­лар­ның ку­лын­да һәм те­лен­дә һәм­мә дө­рес­лек­тән дә өс­тен­рәк дө­рес­лек. Алар­ны­кы гы­на чын­лык. Ә ха­кый­кать? Аның юга­ры­да­гы­лар­га ки­рә­ге бар­мы соң? Өс­тен­лек­ле дө­рес­лек­тән дө­рес­рәк ха­кый­кать җир­дә бу­ла ала­мы?

Бо­лар­ны әү­вәл­дән үк үзе­ңә ко­рал итә бел­сәң иде аны! Хә­ер, ко­рал ит­сәң дә, син­нән ба­ры тик яла­гай, куш­тан ке­ше ге­нә бар­лык­ка ки­лер­гә мөм­кин. Хез­мә­тең­нең юга­ры­да­гы­лар­га бө­тен­ләй ки­рәк бул­мый ка­луы да га­дә­ти кү­ре­неш, ягъ­ни алар аңа мох­таҗ тү­гел. Өс­тен­лек­ле дө­рес­лек­не як­лап, акыл­лы баш­лар­ның куш­та­ны бу­лып йө­ри бир шун­да!

Әм­ма дә, та­рих нир­гә­лә­рен­нән то­рып ка­ра­ган­да, ха­кый­кать­кә хез­мәт итү­не ке­ше­ләр мәр­тә­бә­ле­рәк кү­рә­ләр. Ха­кый­кать эз­ләү­че­ләр чын ир бу­ла­лар. Алар­ны бу юл­га акы­лы, зи­һе­не, кү­ңе­ле, ке­ше­ле­ге этә­рә. Шу­ңа кү­рә куш­тан­нар эзен­нән мон­дый­лар ба­ра ал­мый­лар. Кем­ле­ге, ягъ­ни та­би­га­те дә на­мус­ка хи­лаф­лы юл­дан чит­кә, ту­ры­сы­на алып ки­тә. Ме­нә шул­дыр ин­де ул тәкъ­дир ди­гән­нә­ре.

Я­шер­мим, ми­нем дә әл­лә кем­нәр бу­ла­сы кил­гән чак­ла­рым бар иде ул. Нәр­сә, бе­ле­мем­ме алар­ны­кын­нан ким, кы­я­фә­тем­ме? На­чар­мы­ни, го­ме­рең хөр­мәт бак­ча­сы­ның тү­рен­дә тат­лы җи­меш­ләр­не ашап кы­на уз­са? Әм­ма... Бии бел­мә­гәч, аю да та­ба­нын ялап ятар­га мәҗ­бүр, ди, юкар­мас­мы, имеш.

Я­рар, сүз ба­шы­на кай­тыйк, бет­мәс ул фәл­сә­фә те­гер­мә­не­нең ту­за­ны...

Бер­ва­кыт Га­лия ха­кын­да да хә­бәр­ләр ко­ла­гы­ма ки­леп иреш­кәч, мин бө­тен­ләй дә хәй­ран­га кал­дым. Дө­рес­рә­ге, хә­бәр­ләр ки­леп иреш­те тү­гел, алар­ны мин үзем эз­ләп тап­тым бу­гай.

Эш бе­лән Уфа­га ко­ман­ди­ро­вка­га ба­рып чы­гар­га ту­ры кил­де. “А­гый­дел” ку­нак­ха­нә­сен­дә кой­ка­лы ае­рым бүл­мә бул­ма­ды, өч урын­лы­га ур­на­шыр­га ту­ры кил­де.

— Кай­гыр­ма­гыз!— ди­де ад­ми­нист­ра­тор ха­ным, ка­ра куе чәч­лә­ре­нә ке­рә баш­ла­ган ак­лык­ны кап­лар өчен­ме бәй­лә­гән кы­ек­ча­сын тө­зет­кә­ләп.— Өч урын­лы ях­шы ул, өч­кә җи­ңел җы­еш­ты­ры­ла!

“Өч бо­рын­га җы­ю”­ны күз­дә тот­кан­лы­гын аң­лап, мин бе­раз мыс­кыл­лан­дым:

— Сез­дә эчәр­гә яра­мый бит!— ди­дем, ка­гый­дә­ләр так­та­сы­на иша­рә итеп.

— Яра­мый, әл­бәт­тә... Әм­ма тәр­тип боз­ма­ган­да кем тыя?

— Рәх­мәт!— ди­дем. Нәр­сә әй­тим?

Бүл­мәм­дә ин­де бер ке­ше бар иде. Ач­кыч ан­да икән. Ша­кып кер­дем. Та­ныш­тык. Ми­нем кор­ма­да­рак бу­лып чык­ты. Аның да чә­че­нә чал төш­кән, әм­ма йө­зе­нә җы­ер­чык­лар йө­ге­рер­гә өл­гер­мә­гән. Мон­гол ти­бы. Ан­дый­лар кар­тай­гач та яшь кү­ре­нә­ләр.

Хә­бәр­ләш­тек. Ул Ок­тябрь ка­ла­сын­нан икән. Баш­кор­тос­тан­ның үзе­не­ке.

Йөз ча­лым­на­ры ни­гә­дер та­ныш­ ке­бек то­ел­ды­лар. Шун­да исе­мә Га­ли­я­не ки­те­реп, сту­дент ел­ла­рым­да алар ка­ла­сын­нан чи­бәр ту­таш­ны бе­лү­ем­не әйт­тем, әм­ма яз­мы­шы нин­ди­рәк бул­ды икән, бел­ми­ме ди­я­рәк со­раш­тыр­дым. Ми­не сө­ен­де­реп җа­вап та бир­де ул:

— Га­лия Хә­сә­нов­на­ны ни­чек бел­мәс­кә!..

Әү­вә­ле сүз чын­нан да аның ха­кын­да ба­ра­дыр дип уй­ла­сам да, ан­на­ры фи­ке­рем­не үз­гәр­тер­гә ашы­гып, юк­тыр, ди­дем. Әм­ма Хә­мит исе­мен дә ишет­кәч, аның зур, мәр­тә­бә­ле про­ку­рор бу­луы да яңа та­ны­шым­ның исе­нә төш­кәч, бел­гән ва­кый­га­ла­рын бәй­нә-бәй­нә сөй­лә­вен үтен­дем. Мин алар ха­кын­да күп ке­нә хә­бәр­ләр­не ишет­мә­гән­мен икән бит!

Шә­һәр­гә кич иңеп ма­та­ша, ба­ры­бер ба­рыр җир юк иде, ку­нак­ха­нә бу­фе­тын әй­лә­неп кил­сәк ке­нә ин­де.

Бүл­мә­дә­шем үте­не­чем­не тың­ла­ды һәм үзе бел­гән ва­кый­га­лар­ны бо­лай дип сөй­ли баш­ла­ды:

— Га­лия Хә­сә­нов­на бе­лән күр­ше­дә үк ди­яр­лек яшә­дем. Без әле Уфа уни­вер­си­те­тын да чит­тән то­рып бер­гә тә­мам­ла­дык. Элек­тән якын фи­кер­дә­шем иде ул...

XI

Ми­ңа аның һәм­мә сөй­лә­гән­нә­ре дә яңа­лык иде.

— Га­ли­я­нең Ка­зан­нан кө­мән­ле бу­лып кай­туы ха­кын­да хә­бәр кеч­ке­нә шә­һә­ре­без­гә тиз та­рал­ды. Ин­де әйт­кән идем... Хә­ер, хә­зер яшер­мә­сәм дә ярый, ул бит ми­нем бе­рен­че мә­хәб­бә­тем дә иде. Га­ли­я­не кү­рү­е­мә, хис­лә­рем ка­бат яңа­рып, гү­я­ки та­би­га­те­мә ка­бат яз кил­де. Аны ни­чек тә оч­ра­тыр­га, сүз ка­тып, хәт­та үзе­мә дим­ләр­гә иде исә­бем. Бул­сын, кө­мә­не ко­ма­чау ит­ми, мин­нән, ди­яр­мен, имеш. Үзен ярат­кач, ба­ла­сын гы­на үз ит­ми кал­ма­мын!

Шу­шы хы­ял­ла­рым­да яши бир­дем.

Әм­ма ул бер ге­нә дә ке­ше кү­зе­нә кү­рен­ми иде. Югый­сә күр­шем­дә ге­нә яши. Урам­га ник бер чы­гып кер­сен? Кич­лә­рен дә тәр­әзә­лә­рен­дә ут кү­рен­ми.

Ул бит әни­се бе­лән ге­нә то­ра иде. Әти­лә­рен мар­җа­га ия­реп кит­кән дип сөй­ләү­лә­рен хә­тер­лим. Шун­лык­тан, ни­чек итеп, Га­ли­я­не кү­рә­сем кил­гән­не яшер­ми, туп-ту­ры алар­га ба­рып ке­рә­сең?

Ке­ше аша да сүз җит­ке­реп ка­ра­дым. Юк. Хә­бәр алу­ын да бел­дер­мә­де. Әм­ма дә кап­ка төп­лә­рен­нән кө­не­нә ун-егер­ме тап­кыр­лар гы­на уза, тук­та­лып, тә­рә­зә­лә­ре­нә ка­рап то­ра идем.

Ми­нем кү­ңел­дә­ген үзе­без­нең өй­дә­ге­ләр дә бе­леп ал­ган.

— Ар­мия хез­мә­тең­нән кайт­ка­ны­ңа ике ай бу­лып ки­лә, йә Уфа­га ба­рып, укыр­га ке­рә­сең, йә ин­де эш тап!— дип, әт­кәй мәсь­ә­лә­не ка­ты куй­ды.

Уфа­га юл то­тар­га ту­ры кил­де. Укыр­га ке­рү мә­шә­кать­лә­ре бе­лән көз дә ки­леп җит­те. Ара­да ял та­бып кай­тыр­га, бу юлы һич­шик­сез Га­ли­я­не оч­ра­тыр­га, үзем бе­лән ка­ла­га алып ки­тәр­гә иде исә­бем. Ту­ган­нар ри­за­лык бир­мә­сә­ләр, ка­чып өй­лә­не­шер­без, ди­дем. Га­лия дә кар­шы кил­мәс ке­бек иде.

Кайт­сам, ул юк. Га­лия ки­теп тә бар­ган. Юлы Ка­зан­га та­ба иде, ди­де­ләр. Ни­чек һәм кая ба­рыйм? Җит­мә­сә сүз та­рал­ган: Га­ли­я­нең еге­те — та­тар, бик кәт­тә, га­җә­еп күр­кәм те­атр ар­тис­ты бул­ган икән! Ха­ты да кил­гән. Тик ме­нә өй­лә­нә ге­нә ал­мый, ди. Чөн­ки ул ар­тист әфән­де­нең үз га­и­лә­се дә бар икән. Ае­ры­лыш­сак, пы­чак ас­ты­на ке­рәм дип ха­ты­ны ар­кы­лы төш­кән.

Һәм та­гын әл­лә ни­ләр...

Га­ли­я­нең әни­се бик чи­бәр ха­ным иде. Го­ме­ре буе ба­ла­лар укыт­ты. Бер ге­нә тап­кыр да та­вы­шын кү­тә­реп сүз әйт­кә­не бул­ма­ды. Урыс те­ле­нең дө­рес язу ка­гый­дә­лә­рен шун­дый да тө­гәл, кү­ңел­гә ке­рер­лек итеп, җи­ре­нә җит­ке­реп аң­лат­кан бул­ган ул, әле һа­ман да аның бир­гән бе­лем­нә­ре­нең җи­меш­лә­рен та­тыйм.

Күп нәр­сә укы­ту­чы­дан то­ра икән шул. Бер­се аның на­дан кал­ды­рыр­га, хә­те­рең­не ге­нә бу­тар­га мөм­кин, ә ме­нә Җә­ва­һи­рә Са­ма­тов­на ке­бек­ләр — алар ал­тын бөр­тек­лә­ре! Фи­кер­лә­ре — ачык, бе­лем­нә­ре — ти­рән, җан­га үтеп ке­рә, ва­тык­ны-бо­зык­ны тө­зек­лән­де­реп куя ала тор­ган. Ан­дый ха­тын­нар­ны ни­чек итеп ир­лә­ре таш­лап ки­тә ала икән? Дө­рес­тер ин­де ул, хак­тыр: бер чи­бәр­гә — бер ямь­сез, бер асыл­га — бер ер­тык, бер җе­те­гә бер төс­сез бул­сын дип, кой­ры­гын чән­чеп, Шай­тан мах­сус, җир­гә җан иң­де­рү­че фә­реш­тә­ләр­не бу­тап, үз эт­ле­ген кы­лып уты­ра тор­ган­дыр. Хак тә­га­лә­дән шу­лай ди­сәк, ул ан­дый эш­не баш­кар­мас иде.

Җә­ва­һи­рә Са­ма­тов­на ал­тын бөр­те­ге бул­са, Га­ли­я­нең кем һәм нин­ди икән­ле­ген үзе­гез күз ал­ды­гыз­га ки­те­ре­гез ин­де сез!

 

XII

Га­лия бе­лән чи­рат­та­гы оч­ра­шу­ы­быз кө­тел­мә­гән­дә бул­ды. Уфа ка­ла­сын­да. Уни­вер­си­тет кар­шы­сын­да.

Хә­зер­ге­дәй хә­те­рем­дә, шун­дый як­ты, рә­хәт көн иде ул. Һәм­мә та­раф­та ап-ак кар. Һәм шул кар диң­ге­зе­нең гү­я­ки дул­кын­на­ры өс­тен­нән тиб­рә­леп ке­нә зи­фа ак­кош йө­зеп ки­лә. Өс­тен­дә шун­дый ки­леш­ле ка­ра пәл­тә, ә үзе кыш­кы кы­зыл чи­тек­ләр­дән, ба­шын­да йом­шак Ырын­бур шә­ле...

Бу Га­лия иде.

Сөй­лә­шеп ал­дык. Бер­гә укы­я­чак­быз икән. До­ку­мент­ла­рын Ка­зан уни­вер­си­те­тын­нан мон­да кү­черт­кән. Көн­дез­ге­гә те­лә­мә­гән. Ми­нем ке­бек чит­тән то­рып кы­на бе­лем ала­чак.

Эшен со­раш­тым, тор­мы­шын. Ә ба­ла­сы, ире ха­кын­да — ләм­-мим. Ә ул:

— Ми­нем улым бар, Фа­ил!— ди.

— Фа­ил исе­мен куш­ты­гыз­мы­ни?— дип, ми­нем атым­ны ал­га­ны­на сө­ен­гән идем. Акыл са­та­шып куй­ган­дыр ин­де.

— Юк, Фа­ил... Фа­ил тү­гел, Та­һир!— ди­де Га­лия. Ә ан­на­ры: — Оч­ра­шыр­быз әле!— ди­де дә ки­теп бар­ды.

Ә без чын­нан да оч­раш­тык. Бик күп мәр­тә­бә­ләр: им­ти­хан­нар­да да, уку зал­ла­рын­да да, дә­рес­ләр­дә-лек­ци­я­ләр­дә дә. Әм­ма ул ми­не үзе­нә бик якын җи­бәр­мә­де. Аның ул сү­зе­нә дә һа­ман ыша­на идем:

— Ми­нем ирем бар!

Кем, нин­ди ке­ше бу­лу­ын со­рар­га ба­шы­ма да кил­мә­гән. Ә ул ара­да мин дә үзе­мә яр тап­тым, өй­лән­дем. Без­не бе­рен­че бу­лып кот­ла­ган ке­ше дә Га­лия иде. Мин аңа, ба­ры­бер сан­ла­мас ин­де дип ке­нә, ту­е­быз­га ялын­мый­ча гы­на ча­кы­ру тап­шыр­ган идем, иң бе­рен­че ул ки­леп кер­де. Ку­лын­да — шак­мак­лы тарт­ма­чык, ә ан­да — юка-нә­зек чәш­ке­ләр. Алар­га зәгъф­ран чә­чәк­лә­ре тө­ше­рел­гән. Бик ярат­тым мин алар­ны. Го­ме­рем­дә баш­ка ан­дый бү­ләк ал­га­ным бул­ма­ган икән. Әле ме­нә шу­лар исе­мә төш­те.

Озак­ка җит­те­ләр алар, ә ан­на­ры ка­я­дыр юк­ка чык­ты­лар. Ка­ра­гыз әле, бө­тен­ләй дә ул хак­та оны­тып тор­ган­мын икән!

 

XIII

Яңа та­ны­шым­ның Фа­ил исем­ле бул­ган­лы­гын аң­ла­ган­сыз­дыр ин­де. Хә­ер, бу сез­гә бер­нәр­сә ха­кын­да да сөй­лә­ми. Мин бит аны әсә­рем­дә баш­ка­ча да атый алыр идем. Хик­мәт исем­дә тү­гел, җи­сем­дә, ди­яр­сез. Һәм сез мең тап­кыр­лар хак­лы!

Ми­нем өчен аның җи­се­ме сөй­лә­гән ва­кый­га­ла­рын­да бул­ды. Хәй­ран идем. Ке­ше­ләр бе­лән янә­шә ге­нә яши­без, алар ха­кын­да бе­рәр фи­кер­гә ки­лә­без дә, шу­ны дө­рес дип йө­ри­без. Бак­сак, ха­кый­кать­тә бө­тен­ләй баш­ка­ча бу­лып чы­га.

Мин дә Хә­мит­не карь­е­рист, үз бә­хе­те өчен ге­нә яшәү­че ке­ше дип күз ал­ды­ма ки­те­рә идем. Әнә бит юга­ры­га ни­чек үр­мә­лә­де, имеш. Ә ул бө­тен­ләй дә ан­да үр­мә­лә­мә­гән, карь­е­ра­га исе дә кит­мә­гән бу­лып чык­ты. Һәр­хәл­дә Фа­ил әфән­де­нең сөй­лә­гән ва­кый­га­ла­ры мо­ңа дә­лил иде­ләр.

“А­гый­дел” ку­нак­ха­нә­сен­дә өч кич кун­дым. Мо­ңа ка­дәр ни­чә­мә ки­леп ки­тел­гән Уфа шә­һә­рен бу юлы гү­я­ки та­ны­ма­дым. Юк, урам­на­ры да, хал­кы да, тел­лә­ре дә үз­гәр­мә­гән. Әм­ма аның мәгъ­нә­се, эч­тә­ле­ге ми­нем өчен хә­зер баш­ка­ча иде. Бу — бү­тән ил, ят туф­рак, мон­да чит бер ха­лык яши­дер сы­ман то­е­ла баш­ла­ды ке­бек. Ни­чек мо­ңар­чы аның шун­дый икән­ле­ген бел­мә­гән­мен дә, ни­гә аң­ла­ма­ган­мын?

Уфа­да ми­ңа бер җыр ияр­де. Сез бе­лә­сез ин­де аны: “Са­ный бар­дым, са­ный кайт­тым Са­ния ка­бер­лә­рен...”

“Га­лия ка­бер­лә­рен...” Әйе-әйе, аны ми­нем кү­ңе­лем шу­лай так­мак­лый: “Га­лия ка­бер­лә­рен!”

Ме­нә ни­чек­ләр бу­лып бет­кән си­нең яз­мы­шың, баш­корт кы­зы Га­лия! Ме­нә ни­ләр күр­гән­сең! Ни­чек­ләр су­лар­га таш­лан­ма­дың да, ке­ше сүз­лә­рен ни­нди код­рә­тең бе­лән ерып чы­га ал­дың?

Күз ал­ды­ма улы Та­һир ки­леп бас­кан­дай бул­ды. Буй җит­кән, ка­ра чәч­ле, ак йөз­ле, аз сүз­ле, ты­ныч, са­быр хо­лык­лы. Бер­ва­кыт­та да кыз­лар­ның ба­шын ка­тыр­ма­ган һәм әй­лән­де­реп га­зап­ла­ма­ган. Ә бәл­ки га­шыйк бу­лыр­га да өл­гер­мә­гән­дер?

Нәр­сә­ләр ге­нә эш­ләт­ми бу дөнья адәм ба­ла­сын, ни­чек­ләр ге­нә аны ап­ты­рат­мый. Без бер­не уй­лый­быз, ни­ят­ли­без, мак­са­ты­быз­га ак­рын-ак­рын гы­на бул­са да җи­тә ба­ра­быз, ә дөнь­я­лык көт­мә­гән­дә ар­ты бе­лән бо­ры­ла да куя, яки ин­де үзе­нең авыр ар­ба­сын сөй­рә­гән ки­леш өс­те­без­дән тап­тап-сы­тып үтә дә ки­тә, сө­як­лә­ре­без­не җы­еп алыр хәл­гә кай­та ал­мый изе­леп ка­ла­быз. Бү­ген мәй­дан то­ту бе­лән ге­нә­ме­ни соң әле ул, ир­тә­гә­се кө­не дә бар бит. “Е­гы­ла­сым­ны бел­сәм, са­лам җә­еп куй­ган бу­лыр идем!”— ди­гән бе­рәү. Бел­мим, са­лам җә­еп ку­еп кы­на бә­ла­ләр­дән ко­ты­лып ка­лып бул­мый­дыр ул. “Ни­ләр ге­нә күр­ми җир­дә ир егет бе­лән ат ба­шы!” Хә­ер, ба­тыр егет бе­лән ат ба­шы гы­на­мы соң?

Озак ва­кыт­лар тет­рә­нү­ләр­дә йөр­гән­нән соң, ми­нем кү­ңел мәй­да­ны­ның сәх­нә­сен­дә Хә­мит бе­лән Га­лия ва­кый­га­ла­ры ачык су­рәт­тә җан­лан­ды­лар да, шул хәл­ләр­дә кат­наш­кан ке­бек үзем­не хис итеп ап­ты­ра­дым. Той­гы­ла­рым авыр иде­ләр.

Ка­зан­га кайт­кач, Хә­мит ха­кын­да со­раш­ты­рып, ишет­кән-бел­гән­нәр­не бар­лап, күп­ләр­дән шак­тый хә­бәр­ләр ишет­тем. Ва­кый­га­лар тез­мә­се бер чыл­быр­га те­зе­лә баш­ла­ган­дай то­ел­ды­лар. Әм­ма бар­ча­сы да ачык­ла­н­ды дип әй­тер өчен нин­ди­дер факт­лар җит­ми­дер сы­ман иде. Ә ан­на­ры, тор­мыш ди­гә­не­без шун­дый бит ин­де ул, үз дул­кын­на­ры эче­нә алып ке­реп ки­тә бар­ды, Хә­мит-Га­лия ва­кый­га­ла­ры бө­тен­ләй үк ис­тән дә чык­кан­нар.

Бер мәҗ­лес­кә ха­ты­ным бе­лән ча­кы­ру­лы идем. Бе­леш­кән-кү­реш­кән ке­ше­ләр­не ге­нә тү­гел, яңа­ла­рын да ур­та­га кер­теп, төр­ле гыйб­рәт­ләр һәм хик­мәт­ләр ту­рын­да күп сөй­лә­шел­де. Ни­чек­тер сүз ар­ты сүз чы­гып, Хә­мит­не дә ис­кә тө­ше­реп ал­дык. Шун­да әле ге­нә бәй­рәм­дә та­ныш­кан әфән­де­лә­ре­без­дән бул­ган бе­рәү:

— Әл­лә Хә­мит Хә­е­ро­вич бе­лән сез ях­шы әш­нә­ләр­ме?— дип со­ра­ды.

Чит­кә­рәк чык­тык. Ара­ла­шып-сөй­лә­шеп кит­тек. Ан­нан ал­ган хә­бәр­лә­рем ис­ке­лә­ре­нә ки­леп ку­шыл­ды­лар. Ме­нә шу­лай Хә­мит-Га­лия ва­кый­га­ла­ры ми­нем өчен тә­мам ди­яр­лек ачык­ла­нып бет­те­ләр. Со­рау­ла­рым да кал­ма­ды­лар ке­бек.

Кем­нәр­нең нәр­сә­ләр сөй­лә­гә­нен ае­рым-ае­рым бә­ян ит­сәм, ка­бат­ла­ну­лар да күп бу­лыр, кү­ңе­лең­не, уку­чым, ялык­ты­рыр ди­гән уй­да ка­лып, Хә­мит бе­лән Га­ли­я­нең тор­мыш­ла­рын­да та­гын ни-нәр­сә­ләр бул­ган, алар яңа­дан ка­выш­кан­нар­мы, бер-бер­сен эз­лә­гән­нәр­ме, шу­лар­ны гы­на язып үтәр­гә рөх­сәт ит­сә­гез иде? Бәл­ки сез­нең өчен дә бо­лар­ның әһә­ми­я­те бар­дыр?

 

XIV

Хә­мит­нең соң­гы ва­кыт­лар­да эз­лә­гән һәм эз­ләт­кән ке­ше­се Га­лия Хә­сә­нов­на бул­ды. Мо­ның сә­бә­бен һич­кем бел­ми иде. Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның аң­ла­тып ма­та­ша­сы кил­мә­де. Тап­сын­нар!

Ә ни­гә­дер озак эз­лә­де­ләр. Эш­кә алын­ган адәм­нә­ре:

— Кар­то­те­ка­лар­да ан­дый ке­ше исәп­тә юк!— ди­де­ләр.

Шун­да Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның тә­ка­те бо­зыл­ды, ул ачу бе­лән:

— Пас­порт өс­тә­ле бу­ен­ча эз­лә­те­гез!— ди­де.

— Фа­ми­ли­я­се бил­ге­ле бул­са иде, ту­ган елы, уры­ны...— ди­де­ләр.

— Та­бы­гыз!— дип, Хә­мит Хә­е­ро­вич өс­тәл сук­ты.— Үзе­гез дә бик ях­шы бе­лә­сез икән бит нәр­сә­ләр ки­рәк икә­нен!

Эш кө­не­нең ахы­рын­да аның өс­тә­ле­нә озын исем­лек те­зел­гән бер­ни­чә бит кә­газь ки­те­реп сал­ды­лар. Хә­мит Хә­е­ро­вич, ка­раң­гы төс йө­гер­тел­гән күз­ле­ген ба­ты­рыб­рак ки­еп, “Баш­кор­тос­тан. Ок­тябрьс­кий” ди­гән язу­лар­ны эз­лә­де. Әм­ма ни өчен бо­лай эш­лә­вен уй­лап та­ ка­ра­ма­ды. Әйе, ул шә­һәр­дә чын­нан да Га­лия Хә­сә­нов­на ди­гән ке­ше бар иде. Про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кә­ре. Ма­йор.

Хә­мит Хә­е­ро­вич кә­газь­лә­ре­нең бо­ла­рын җый­нап ур­та­лай бөк­лә­де, түш ке­сә­се­нә тык­ты. Сә­га­те­нә ка­рап ал­ды. Ир­тә тү­гел, соң тү­гел, ди­гән­дәй, кич­ке си­гез­ләр ту­лып ба­ра иде. Ул өе­нә кай­тып кит­те. Ан­да исә, ха­ты­ны­на:

— Ир­тә­гә ко­ман­ди­ров­ка­га ки­тәм,— дип бел­дер­де,— юл че­мо­да­нын әзер­ләп ку­яр­сың әле!

Ан­на­ры үз бүл­мә­се­нә ке­реп, ярат­кан ди­ва­ны­на ятып йок­ла­ды. Аны уя­тып, бор­чып ап­ты­ра­ту­чы бул­ма­ды. Кы­зы ин­де кия­ү­дә, ма­лае да өй­лән­гән, ае­рым то­ра баш­ла­ган иде­ләр. Ил­ле яшь­лек Хә­мит Хә­е­ро­вич бу тор­мыш­та эш аты бу­лып яшә­гән, үз ди­гән­нә­рен кы­лыр­га өл­гер­гән, нә­се­лен кал­дыр­ган, баш­ка­лар өчен ты­рыш­кан ке­ше иде. Ин­де ме­нә бү­ген ул, йок­лар­га ят­кач та, хә­зер ба­ры тик үзем өчен ге­нә яшә­я­чәк­мен ди­гән уй­да күз­лә­рен йом­ды.

Аның бу хак­та хы­ял­ла­ну­ла­рын ба­ры бер ке­ше — Гый­лем­хан Ра­ма­за­но­вич, ин­де ун­биш ел­лык дус­ты, ау­га бер­гә йө­рер­гә яра­ту­чы ми­ли­ция пол­ков­ни­гы гы­на бе­лә иде. Ул аңа ни­чек­тер:

— Үзем өчен яши­сем ки­лә, хө­кү­мәт дип, га­и­лә дип, ил дип җан ату­дан туй­дым,— ди­я­рәк ни­чә­мә әйт­кә­не бул­ды.

Гый­лем­хан Ра­ма­за­но­вич аның нин­ди уй­лар­дан чы­гып бо­лай сөй­лә­нү­ен бел­ми­чә, сүз­лә­рен үзен­чә аң­лап, шун­да ук ки­леш­те. Хәт­та:

— Бу­лыр­мы икән ан­дый чак­лар да?— дип өс­тәп тә куй­ды.— Әле отс­тав­ка­га ка­дәр ни­чә ел бар тү­гел­ме?

— Хет бү­ген кит­сәм дә бер­ни әйт­мә­я­чәк­ләр. “Выс­лу­гам” бар!— ди­де Хә­мит Хә­е­ро­вич.— Яным­да ки­мен­дә ун­биш-егер­ме ке­ше, кай­чан ки­тә ин­де бу мәх­лук, уры­нын бу­шат­са, үзе­без ме­неп уты­рыр идек дип җан атып то­ра­лар.

— Аны­сы шу­лай... Әм­ма...

— Нәр­сә­се әм­ма?.. Власть кул­дан ыч­кы­на ди­мәк­че­сең­ме? Нәр­сә бир­де ул без­гә? Уй­лап ка­ра: без бит аның ба­ры тик сак­чы­ла­ры гы­на, баш­ка бер­ке­ме тү­гел!.. Ка­рач­кы­ла­ры!..

— Алай ук дип ин­де...

— Үзең дә бе­лә­сең, әйт­мә­сәм дә!

Хә­мит Хә­е­ро­вич са­гыш­лы­лар тор­мы­шын­нан күп­тән чит­ләш­кән, го­ме­ре­нә дә ха­ким­лек-власть мәр­тә­бә­сен югал­тып ка­ра­ма­ган, дөнья йө­зен­дә адәм ба­ла­ла­ры­ның ни­чек яшәү­лә­рен күз ал­ды­на ки­те­рә алыр­дай хәл­дә тү­гел иде. Аның­ча, әгәр дә Га­ли­я­не эз­ләп тап­са, яшь­ле­ген­дә өзе­леп кал­ган мә­хәб­бәт утын ка­бат тер­ге­зеп җи­бәр­сә, үзе өчен яшәү ме­нә шул ин­де. Мо­ңа ка­дәр ха­ты­ны, га­и­лә­се өчен ты­рыш­кан, имеш. Ә Га­лия бе­лән бул­са, аңа кай­да да җән­нәт, үз бә­хе­те тү­гә­рәк бу­лыр сы­ман.

Аның бо­ла­ры да акы­лы­ның, зи­һе­нең, кү­зал­лау­ла­ры­ның тә­мам хы­ял бе­лән ге­нә бе­ре­геп ту­лу­ын­нан, ха­лык­ның ни­чек яшә­вен бел­мә­вен­нән һәм бе­лер­гә дә те­лә­мә­вен­нән, үзен ге­нә хак­лык ия­се дип уй­лап са­та­шу­ын­нан ки­лә иде. Пар­тия до­ку­мент­ла­ры, ка­рар­ла­ры көн­нән-көн­гә ил­не ком­му­низм­га якы­най­тып ки­те­рә­ләр бит, ни­чек баш­ка­ча бул­сын?

XV

Хә­мит Хә­е­ро­вич үзе­нең та­ләп­чән­ле­ге бе­лән һәр­ва­кыт ае­ры­лып тор­ды. Те­ле­ви­зор­дан нә­фис фильм­нар­ны сә­гать­ләр буе ка­рап уты­ра бел­мә­де, ба­ры тик яңа­лык­лар­ны кү­ңе­ле­нә сең­де­рер­гә ты­ры­шу­дан ка­нә­гать­лек тап­ты. Га­зе­та-жур­нал­лар­дан да, үзен­чә әйт­сәк, “а­кыл­га фай­да­лы” са­нал­ган мәгъ­лү­мат­лар­ны гы­на ка­раш­ты­ра, баш­ка­ла­ры­на күз йөр­теп ке­нә чык­ка­лый, ма­тур әдә­би­ят әсәр­лә­рен уку­ны рәт­ле ке­ше эше тү­гел дип са­ный тор­ды. Кө­не-тө­не хез­мә­тен­дә бул­ды. Дә­рә­җә­се үсү­нең төп сә­бә­бен ул шу­шы сый­фат­ла­рын­нан күр­де. Маң­га­ен яра-яра ке­ше мең үте­неч бе­лән сәҗ­дә­ләр ит­сә дә, Ал­ла­һы тә­га­лә­нең аңа ка­ра­та мә­хәб­бә­те төш­мә­сә, бер­ни дә кы­ла ал­ма­вын, бә­хе­тен­нән мәх­рүм яши би­рә­сен ул бел­ми, аң­ла­мый, күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мый тор­ган ате­ист иде. Адәм­нең ка­де­ре эше бе­лән ге­нә һәм юга­ры­да­гы тү­рә­ләр­нең аңа ка­ра­та мә­хәб­бә­те бар­лык­тан гы­на то­ра, имеш­тер. Яшә­еш хик­мә­те ба­ры шун­да. Бе­рәү­ләр ул мәр­тә­бә­не риш­вәт би­реп та­ба, икен­че­ләр — яла­гай­лык яр­дә­мен­дә, баш­ка­лар­ны оч­сыз­га чы­га­рып бе­те­рү юлы бе­лән... Хә­ер, са­ный кит­сәң, күп­тер ин­де аның кү­пер­лә­ре, сук­мак­ла­ры, баш­ка­ла­ры!

Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның кем­ле­ген­дә кай­на­та­сы­ның да ро­ле зур бул­ды. Үз за­ма­нын­да ул, баш­лы-күз­ле бер тү­рә ки­сә­ге бу­ла­рак, бү­тән­нәр­гә яр­дәм ит­кән, алар­ны этә-төр­тә кү­тә­реш­кән. Ин­де аңа бу­рыч­лы­лар һәр сү­зе­нә җан атып то­ра­лар. Ни со­ра­са, шу­ны җи­ре­нә җит­ке­рү­не төп бу­рыч­ла­ры са­ный­лар. “Кул — кул­ны юа, ике кул — бит­не”, ди­гән­дәй, Хә­мит Хә­е­ро­вич эс­та­фе­та­ны хә­зер үз җил­кә­се­нә алып, баш­ка­лар ал­дын­да­гы бу­рыч­ла­рын “тү­ли” баш­ла­ган ке­ше­ләр­дән са­на­ла иде.

Ак­ча­да тү­гел хик­мәт. Ул алар­дан ак­ча­лар би­реп тә ко­ты­ла ал­ма­я­чак. Бо­лар­ның да ту­ган­на­ры, иш­лә­ре дөнья ка­дәр­ле, ба­ла­ла­ры ар­тын­нан онык­ла­ры үсеп ки­лә. Һәм­мә­се­нә дә мәр­тә­бә ки­рәк. Ә урын­нар — са­нау­лы гы­на. Бер­не ике­гә-өч­кә бү­леп бул­мый бит.

Һәм Хә­мит Хә­е­ро­вич үз бу­рыч­ла­рын йө­зе бе­лән кай­та­рып би­рә ба­рыр­га ты­рыш­ты. Ин­де мон­дый дөнь­я­лык аны да арыт­ты, кү­ңе­лен кай­тар­ды. Баш­ка төр­ле яшәү мөм­кин­ле­ге дә бар, югый­сә. Әм­ма ул аның өчен тү­гел. Баш чөя, кай­нар­ла­на, ки­ре ка­га ала­мы соң ул? Ба­ла­ла­ры юк­мы­ни?

Го­ме­рең­нең ба­шын­нан ук ял­гыш­мый­ча, үз ди­гә­нең­чә яшә­вең­не ко­рып җи­бәр­сәң, әл­бәт­тә тор­мы­шың ирек­тә бу­лыр иде...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных