Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 1 страница




ФӘ­РИТ ЯХИН

 

 

САЙ­ЛАН­МА ӘСӘР­ЛӘР

 

АЛТЫНЧЫ ТОМ

 

 

Яхин Фә­рит

Сай­лан­ма әсәр­ләр: Про­за.— Алтынчы том.— Ка­зан: Моя элект­рон­ная кни­га, 2010.— 455 б.

 

Томга ав­тор­ның 2005-2009 нчы ел­лар­да яз­ган, «Милли пәрәмәч» дип аталган тупланмасы хи­кә­я­лә­ре кер­тел­де. Алар­да язу­чы тор­мы­шы­быз­ның асы­лын һәм төр­ле кат­лам вә­кил­лә­ре­нең та­би­га­тен ачык бе­леп, кем­лек­лә­ре, те­ләк-ом­ты­лыш­ла­ры ха­кын­да уй­ла­нып яза. Аның ка­лә­ме­нә хас бул­ган­ча, хи­кә­я­лә­ре күп яң­гы­раш­лы һәм эч­тә­лек ягын­нан ма­вык­тыр­гыч итеп иҗат ител­гән­нәр. Кат­лау­лы яшә­еш, аның тук­тау­сыз үз­гә­ре­ше ав­тор­ның эч­ке дөнь­я­сы, фәл­сә­фә­се, әдә­би кү­зал­лау­ла­ры бе­лән үре­леп-үре­леп ки­тә­ләр. Ав­тор­ның та­лан­ты бе­рен­че әсәр­лә­рен­нән үк уку­чы­га шу­шы як­ла­ры бе­лән ачыл­ды һәм һич­кем­не би­та­раф кал­дыр­ма­ды. Юга­ры зә­вык һәм ти­рән бе­лем аның та­лант­лы про­за­ик бу­ла­рак үсе­шен­дә зур роль уй­на­ды. Бу хи­кә­я­лә­рен уку­чы­ның күп­тән кө­теп алын­ган әсәр­лә­ре туп­лан­ма­сы дип бе­лә­без.

 

 

©Я­хин Фә­рит Зә­ки­җа­но­вич, 2006

 

шшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшшш

 

 

МИЛ­ЛИ “ПӘ­РӘ­МӘЧ”­НЕҢ МИЛ­ЛИ “ТҮ­БӘ­ТӘЙ”­СЕЗ КА­ЛУЫ

Хи­кәя-памфлет

Әл­лә ни­чег­рәк бу­лып чык­ты әле бу. Мәгъ­нә­сез­рәк, ди­яргәме, га­дел­сез­рәк­ме? Гү­я­ки дөнь­я­лар ту­ла­ем­ча бары тик аңа гына кар­шы хә­рә­кәт­лә­нә­дер ке­бек то­е­ла баш­ла­ды.

Хик­мәт мил­ли “пә­рә­мәч”­нең мил­ли “тү­бә­тәй”­сез ка­лу­ын­нан иде.

Язу­чы хал­кы өч нәр­сә­дә га­җиз: әү­вә­ле ул үз фи­ке­рен кә­газь­гә тер­кә­гән­дә иҗат га­зап­ла­ры ки­че­рә, ка­ләм ни­ка­дәр ге­нә йө­ге­рек нәр­сә­ләр­дән хи­сап­лан­ма­сын, әм­ма аны хә­рә­кәт­лән­де­рү өчен акыл, зи­һен, аң ку­әт­лә­ре ки­рәк, фи­зик көч­не әйт­кән дә юк ин­де. Икен­че­дән, әсәр язы­лып бет­сә дә, языл­ган­ны ха­лык­ка җит­ке­рү мәсь­ә­лә­се ки­леп туа, яз­ган да бас­ты­рып чы­гар­ганнар тү­гел шул. Ап­ты­ра­та­лар, куз­гат­мый­ча ят­кы­ра­лар. Шәх­си көн­че­лек­ләр­дән алып, сә­я­си ваз­гы­ять­нең үз­гә­реп то­ру­ы­на ка­дәр һәм­мә­сен дә нә­шир­ләр сә­бәп итә­ләр. Ярый, ул “га­зап­лы” әсәр ба­сы­лып та чык­ты, ди. Өчен­че авыр­лык ки­леп туа: языл­ган­нар­ны уку­чы кү­ңе­ле ка­бул кы­лыр­мы, әл­лә чит­кә ыр­гы­тыр, тән­кыйть ди­гән бө­ек “агай” чө­еп ке­нә таш­лар­мы? Ярый әле игъ­ти­бар юнәл­тер­гә ки­рәк тап­са­лар. Бө­тен­ләй кул­ла­ры­на да то­тып ка­ра­мас­ка мөм­кин­нәр бит!

Әм­ма ял­ты­ра­ган ал­тын­ны күр­ми­чә кал­дыр­мый­лар аны. Ба­ры­бер кем­нең­дер кү­зе­нә ча­лы­на. Ме­нә шул афә­рин зат, хәт­та оч­рак­лы бул­сын, әсә­рең­не укып чык­са, баш­ка­лар­га да фи­ке­рен әйт­ми кал­дыр­мый ин­де. Бу бәя яки усал ку­е­ла, яи­сә сүз өчен ге­нә әй­те­лә. Әм­ма һәр ке­ше­дә дә ко­лак һәм кы­зык­сы­ну ди­гән ал­да­выч­лар бар, шу­ның тәэ­си­рен­дә җәм­ә­гать­че­лек­тә сүл­пән ге­нә кы­зык­сы­ну уты ка­бы­нып ки­тә. Ан­нан соң баш­ла­на ин­де...

Ул да, һәр­хәл­дә сөйләргә җыенган атаклы язучыбыз, үзенең язган әсәрләрен ге­нә яра­тып уку­чы­ла­ры бар­дыр дип йө­рү­че әдипләрдән, бил­ге­ле. Ты­рыш­мый тү­гел, те­ле­ви­зор­дан-ра­ди­о­дан да сүз­лә­рен, кы­я­фә­тен, кем­ле­ген да­ими сиз­де­рә то­ра, уку­чы ба­ла­лар һәм өл­кән­нәр бе­лән дә оч­раш­тыр­га­лый, кон­фе­рен­ция, җы­е­лыш ише­ләр­дә дә кат­на­ша. Бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, һәм иҗ­ти­ма­гый, һәм иҗа­ди ак­тив­лык бе­лән яшәр­гә ты­ры­ша. Әм­ма нәр­сә­се­дер җит­ми бу­лыр­га ки­рәк. Га­еп­не дә үзен­нән эз­ли, югый­сә, иҗа­ты­ның зур­лы­гын кү­зен­нән ки­че­реп ка­рый... Әл­лә “сөй­кем­ле сө­я­ге”н югалт­кан­мы?

Бер­ва­кыт аңа Ар­ча­да, Габ­дул­ла Ту­ка­е­быз­ның бәй­рә­ме­нә бар­гач, бер ка­ләм­че ха­ным бо­лай ди­гән иде:

— Га­зе­та­лар­ны ач­саң да, жур­нал­лар­ны ак­тар­саң да һа­ман шу­шы сез­нең бе­лән Ту­фан Миң­нул­лин­ны гы­на бас­ты­ра­лар. Нәр­сә, баш­ка язу­чы­ла­ры­быз юк­мы­ни? Без­гә ди­гән урын­нар­ны алып!..

Әсәрләре басылу мәсьәләсендә үп­кә­се зур иде ха­ным­ның. Хәй­ран­га кал­дыр­ды. Ан­дый ва­кыт­лар­да бу иш ке­ше­ләр­гә җа­вап би­рү­не безнең әдибебез исә ки­рәк са­ный тор­ган ке­ше­ләр­дән тү­гел дә ин­де, мәгъ­рур үзе, әм­ма бу юлы әйт­ми кал­ды­ра ал­мас ке­бек иде. Шу­лай да хол­кы акы­лын­нан өс­тен­гә чык­ты: авы­зын гы­на ер­ды.

Ә ха­ным, сү­зе­нең куәтле чы­гу­ын то­еп, үз кем­ле­ген­нән бик ка­нә­гать кал­ды. Тик безнең язу­чы әфән­де­без­нең кү­ңе­лен­нән бәй­рәм шат­лы­гы ка­чар­га өл­гер­гән иде ин­де...

Хә­ер, сү­зем­нең ба­шы ул хак­та тү­гел иде, мил­ли “пә­рә­мәч”­нең мил­ли “тү­бә­тәй”­сез ка­луы ту­рын­да бит!..

Кыс­ка­сы, шул Ту­фан Миң­нул­лин бе­лән “бер­дәй” язу­чы­быз­ның ко­ла­гы­на Та­тарс­тан язу­чы­лар бер­ле­ген­нән хә­бәр сал­ган­нар:

— Хи­кә­я­ләр ки­та­бы­гыз бас­ты­ры­лып чы­гу бе­лән кот­лый­быз. Шун­дый фи­кер­ләр дә бар әле, ул әсәр­лә­ре­гез өчен сез­гә Фа­тих Хөс­ни исе­мен­дә­ге пре­ми­я­не би­реп бул­мас­мы икән?

Мон­дый сүз нин­ди язу­чы­ны дәрт­лән­дер­ми дә ку­а­ныч­ка сал­мый ин­де? Баш­лар җи­ден­че кат күк­ләр­гә ти­еп ки­тә. Бе­рен­че­дән, аң­ла­шы­ла ин­де, пре­ми­я­не үзе со­рап бар­ма­ган, фи­кер — алар­ны­кы, икен­че­дән, әсә­рлә­ре — ла­ек­лы­лар. Һәр­хәл­дә шу­лай дип бе­лә. Бик кеч­ке­нә пре­мия ул дип әйт­кән­нә­рен ишет­кә­не бар, шу­лай да, аны үзе­нә би­рә кал­са­лар, на­чар бул­мас ке­бек иде аңарга. Мо­ның ише бү­ләк­ләр­не алып ка­ра­ган­мы соң шул фә­кый­ре­гез?

Ә, әйе, мон­нан бер­ни­чә ел­лар элек, “Си­хер-михер” по­вес­те­на бугай, Аб­дул­ла Алиш исе­мен­дә­ге пре­ми­я­не би­рү ха­кын­да “Ял­кын” жур­на­лы уку­чы­ла­рын­нан бер мәр­хә­мәт­ле ба­ла, хат язып, сүз куз­га­тып ка­ра­ган иде бу­гай. Шул хак­та ми­ңа жур­нал ре­дак­ци­я­сен­дә әйт­кән иде­ләр. Иҗа­ты­на алар­ның ред­кол­ле­ги­я­се ях­шы бәя бир­гән икән ди­гән сүз­ләр дә бул­ды. Ә ул ва­кый­га­лар, ба­ра-ки­лә, ул язу­чы әфән­де­без­не жур­нал­ның ред­кол­ле­гия әгъ­за­сы итеп сай­лап ты­ныч­ла­нды­ру бе­лән тә­мам­лан­ды­лар...

Көн­нәр ге­нә тү­гел, ел­лар да ба­ра тор­ды­лар. “Ял­кын” ред­кол­ле­ги­я­се уты­рыш­ла­ры­ның бер­се­нә Ка­зан­ның 2 нче та­тар гим­на­зи­я­се уку­чы­ла­ры да ча­кы­рыл­ган­нар икән. Әфән­де­без­гә исә Ал­ла­һы тә­га­лә со­ңа­рыр­га куш­кан бул­ган­дыр. Ки­леп кер­гә­нен­дә иҗа­ты­на уты­рыш әһе­ле бәя би­рү­дә иде­ләр. Баш мө­хәр­рир сүз­не бик ос­та итеп икен­че­гә бо­рып җи­бәр­де. Ә бе­раз­дан, уку­чы­лар ара­сын­нан бер егет:

— Аның әсәр­лә­ре­нең те­ле дә, ва­кый­га­ла­ры да ма­тур, кы­зык­лы дип мак­тый­сыз. Мин алай әйт­мәс идем. Ми­ңа оша­мый­лар алар!— дип, үт­кен тел “пы­ча­гы” бе­лән әфән­де­без­нең бә­гы­рен кис­кә­ләп, иҗа­тын аяк ас­ты­на са­лып тап­та­ды. Йө­рә­ге­нә, ахыр­да, ки­те­реп, ти­мер сөң­ге бе­лән ка­да­ган­дай итеп әйт­те. Сү­зе ку­әт­ле иде. Ул бу юлы да эн­дәш­мә­де.

Шу­шы уты­рыш­та әдип­ләр һәм жур­на­лист­лар янә­шә­сен­дә ике урынлы ми­нистр тү­рә­без дә бар икән. Бер-бер фи­кер­гә кил­гән­нәр­дер, шун­нан бир­ле ни­чә ел­лар бу­е­на ул язу­чы­быз иҗа­ты­на як­ты көн бул­ма­ды ди­сәк тә ха­та тү­гел­дер. Те­ге ба­һа­дир егет­нең сүз­ләр бо­лы­ты әфән­де­без­нең хә­те­рен ге­нә тү­гел, әсәр­лә­рен дә кү­лә­гә­ләп кал­дыр­ды.

Бу ва­кый­га­га та­гын да кай­тып, юктан хә­тер­ бу­ша­тып, ди­гән­дәй, кү­ңел­ләр­ почмагында үпкәләп елап утыручы хисләрне дә юат­мый­ча бул­мый...

Кис­те­реп әй­тел­гән сүз ку­әт­ле бу­ла шул ул. Уты­рыш­та­гы­лар ара­сын­да ита­гать әһе­ле­сен­нән бул­ган зат­лар да бар иде, те­ге еге­те­без­гә ым ка­гып ка­ра­ды­лар, авыр бә­рел­мә, ул язу­чы абы­е­гыз яны­быз­да уты­ра, имеш. Уң ягын­да­гы кыз хәт­та аның кор­са­гы­на да төр­теп ал­ды, әм­ма ба­һа­ди­ры­быз, Сә­ет­бат­тал Га­зый сый­фат­лы бу­ла­рак, ба­ры­бер сүз­лә­ре­нең җә­бен югал­тыр­га те­лә­мә­де. Си­зен­дек, язу­чы әфән­де­без­гә оят иде. Кү­ңел­ләр егыл­ды. Тән­кыйть сүз­лә­ре­нең төр­ле­сен еш ишет­кә­лә­гән­ле­ге сә­бәп­ле­дер, әл­лә ин­де хол­кы утыр­ган­лык фай­да ит­те­ме, ба­сы­лып кы­на тың­лап бе­тер­де бит еге­те­без­нең сүз­лә­рен.

Ул уты­рыш­тан әфән­де­без кү­ңел­сез кит­те. Озак ва­кыт­лар ку­лы­на ка­ләм алал­ма­ды бу­лыр. Яз­ма­ла­ры мат­бу­гат­та кү­рен­мәү сәбәпләренең тагын берсе бәлки шуңардандыр да әле?.. Әм­ма аның кү­ңел ди­гән бө­ек те­рә­ге яра­ты­лы­шын­нан бир­ле ки­тап­сыз яши ал­мас­лык итеп бар кы­лын­ган­лык­тан, са­гыш­ла­ры­ның ахы­ры җи­теп, ба­һа­дир еге­те­без­нең дә сүз­лә­ре­нә ко­лак са­лып­тыр ин­де, “ха­лык үте­не­че” юнә­ле­шен­дә бер-ике әсәр языш­ты­рып ка­ра­ды. Алар­ны аны­кы­лар дип әй­тә ал­мыйм. Алар­да ул үзе юк иде. Шу­ңа кү­рә, ка­бу­лы кил­ми­чә, әдибебез ул яз­ма­ла­ры­ның яз­мы­шын чүп­лек са­вы­ты­на юл­ла­ды. Әм­ма алар ба­ры­бер дә кү­ңе­ле уты­ру өчен фай­да­лы бул­ды­лар: ку­лын­да ка­ләм ка­бат тиб­рә­нер­гә то­тын­ды, язы­лыр­га ти­еш­ле әсәр­лә­ре­нең вак-тө­як кә­газь бит­лә­рен­дә­ге “о­ет­кы­ла­ры” тагын өс­тә­лен­дә җы­е­ла баш­ла­ды.

Хә­ер, бо­ла­ры ин­де “уз­ган — бет­кән” ва­кый­га­лар­дан бул­ды­лар. Һәм ме­нә ин­де, кем­нәр ди­е­гез, Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең кәт­тә Ида­рә­се аңа Фа­тыйх Хөс­ни исе­мен­дә­ге пре­ми­я­лә­рен би­рер­гә ит­кән икән бит, ку­а­ныр­га ки­рәк, сө­е­нер­гә!

Мәсь­ә­лә көн тәр­ти­бе­нә ку­е­лып тик­ше­ре­лә­се бул­ган­лык­тан, аңар­дан ки­тап­ла­рын йө­гер­теп ди­яр­лек со­ра­тып ал­ды­лар. Ярый әле үзе ил­тә бар­ган, шу­ны да бе­леп кайт­кан: ул пре­ми­я­гә тәкъ­дим ите­лү­че­ләр ара­сын­да са­быр хо­лык­лы язу­чы­быз, затлы әдәби-нәфис жур­на­л ре­дак­тор­ла­рын­нан иң дан­лык­лы һәм кү­ре­нек­ле­се дә бар икән.

Әфән­де­без­нең кү­ңе­лен со­рау­лар би­лә­де: бәл­ки аңар­дан ки­тап­ла­рын төс өчен ге­нә дип со­ра­тып ал­ды­рган­нар, исе­мен дә ба­ры тик сан­га гы­на кер­тер­гә ки­рәк тап­кан­нар­дыр? Хә­зерге чорны де­мок­ра­тия за­ма­на­сы ди­ләр бит. Һәр мәсь­ә­лә көн­дәш­ләр тар­ты­шы аша хәл ите­лер­гә ти­еш, имеш.

Әм­ма бу ел­лык һәм сүз­ле пре­ми­я­гә кәт­тә ша­гый­ре­без һәм тагын да башка, бу юлы әдәби-сәяси жур­на­л ре­дак­тор­ла­рын­нан бул­ган бө­ек язу­чы­быз Кабил Шәй­дул­ла­ның да бар­лы­гын әфән­де­без бел­ми кал­ган. Ни ге­нә ди­сә­ләр дә, Ида­рә­дә Кабил Шәйдулла­га кар­шы та­выш би­рер­гә те­ләү­че­ләр та­был­мас. Ал­лаһ сак­ла­сын, то­тып “а­ша­вы” да бар, еге­те­без ба­тыр йө­рәк­ле, гай­рәт арыс­ла­ны.

Бу хак­та ишет­кәч, ни­ка­дәр ге­нә мәр­тә­бә ия­се язу­чы­лар­дан са­нал­са да, безнең әдип әфән­де­без зар кыл­ды:

— Кабил Шәйдулла ке­бек асыл зат­ла­ры­быз бе­лән яры­ша алу­чы­лар­дан тү­гел шул мин. Иҗат җи­меш­лә­рем дә “мин кем­нәр” ал­дын­да зә­гыйфь һәм мес­кен­нәр ге­нә. Юк-юк, ки­рәк­мәс! Ни­гә дип ал­дан әйт­мә­де­ләр дә ми­не чи­ге­нә ал­мас хәл­ләр­дә кал­дыр­ды­лар!

Хә­ер, аның бу сүз­лә­ре ба­ры тик “ба­ла­лык” кы­на иде­ләр. Исе­мен көн тәр­ти­бе­нә куй­ган­нар икән, бик ях­шы. Әле ан­дый исем­лек­кә ке­рү үзе үк зур мәр­тә­бә. Пре­ми­я­не аңа тот­ты­ра­лар­мы-юк­мы, аны­сы баш­ка нәр­сә. Сә­я­сәт. Ә исем­лек­кә элә­гү — ме­нә мәр­тә­бә кай­да! Мо­ны аң­лар­га ки­рәк!

Һәм ул ри­за бул­ды. Исем­лек­кә тер­кәү­лә­рен со­рап йө­дәт­мә­де, үз­лә­ре керт­те­ләр. Ә мо­ны­сы — икен­че җи­ңү. Өчен­че­дән, би­рә­ләр­ме-юк­мы, ан­да ни эше бар? Исем шә­риф­лә­ре тел­ләр­дә йө­ре­сен!

Ул шу­лай уй­ла­ды һәм шул эз­дә га­мәл кыл­ды. Ки­тап­ла­рын ил­теп бир­гән­нән соң, Язу­чы­лар бер­ле­ге як­ла­рын та­гын да урап кайт­кач, бу пре­ми­я­гә бә­хәс кы­лу­чы­лар исем­ле­ге­нең шак­тый зур икән­ле­ген ко­ла­гы­на эл­гәч, кү­ңе­ле ты­ныч­ла­нып, мо­ңа ар­тык хәй­ран ит­мә­де. Сә­я­сәт бул­гач, алар зур­дан ку­бар­га ти­еш иде­ләр. Ар­шын­лап кы­на тү­гел, мыс­кал бе­рәм­ле­ге­нә ка­дәр тө­шеп үл­чә­сен­нәр. Шу­лай бу­лыр­га ти­еш!

Ә Ида­рә уты­ры­шы пре­ми­я­гә ла­ек дип чын­нан да Кабил Шәйдулла­ны тап­кан. Кай­бер дус­ла­ры хәт­та, әфән­де­без­гә:

— Ни­гә ал­дан без­гә әйт­мә­дең!— дип, ике­йөз­ле­лә­неп, аның кар­шын­да чы­рай ак­лык­ла­рын сак­лау ни­ят­лә­рен­дә сүз бот­ка­ла­рын да ку­ерт­ты­лар.

Әм­ма ул үзе шат иде. Хик­мәт пре­ми­я­сез ка­лу­ын­да тү­гел, ях­шы язу­чы­ла­ры­быз­ны зур­лау­ла­рын­да! Әдә­би­я­ты­быз­ның бай­лы­гы өчен җан атып, аның мәй­да­нын­да ат уй­на­ту ти­еш­ле га­мәл. Сок­ла­на һәм ку­а­на бе­лү, биг­рәк тә ка­ләм­дәш­лә­рең өчен, бу — язу­чы­ның зур әдә­бе дә бит әле! Хә­ер, эч по­шу, кү­ңел җи­ме­ре­лү, хәй­ран итү ке­бек га­зап­лар бу­лыр ин­де алар, бу­лыр! Әфән­де­без ке­бек яңа “пеш­кән” мил­ли “пә­рә­мәч” мил­ли “тү­бә­тәй”­сез кал­ган икән, нәр­сә­се на­чар, га­дел­сез мо­ның? Пә­рә­мәч бит ул бә­леш тү­гел, аның тү­бә­тәе бул­мый түгелме соң?!.

Премиягә куелган, әфәндебез кебек кимсетелеп калынган, теге әдәби-нәфис журналның редакторы инде, аның иҗа­ты да шу­лай ук Фа­тих Хөс­ни исе­мен­дә­ге пре­ми­я­гә ге­нә тү­гел, та­гын да юга­ры дә­рә­җә­ләү­ләр­гә дә ла­ек. Го­му­мән, һәр әдип­нең иҗа­ты мәр­тә­бә­ле, ях­шы­дан-ях­шы, күр­кәм­нән-күр­кәм!

Пре­ми­я­ләр тап­шы­ры­лу кө­не ки­леп җит­те. Язу­чы­лар бер­ле­ген­дә зур җы­е­лыш бил­ге­лән­гән иде. Уз­ган әдә­би ел­га йом­гак яса­ды­лар. Мат­бу­гат һәм әдә­би­ят бер­ле­ге те­ма­сы­на олы сөй­лә­шү бул­ды. Әү­вә­ле ша­гыйрь Рудли әфән­де Хафага Һа­ди Так­таш исе­мен­дә­ге пре­ми­я­не тап­шыр­ды­лар, ан­на­ры Фа­тих Хөс­ни исе­мен­дә­ге пре­мия дип­ло­мын алыр­га дип сәх­нә­гә Кабил әфән­де Шәй­дул­ла кү­тә­рел­де. Сүз со­ра­ды һәм, кү­ңе­ле та­ра­еп ки­теп, пре­ми­я­нең кеч­ке­нә­ле­ге­нә ка­нә­гать­сез­ле­ген бел­дер­де. Һәр­хәл­дә бу “ал­тын ба­ша­гы­быз”­ның әдә­би иҗа­ты һәр­да­им юга­ры бә­я­лә­не­леп ки­лен­де, дус­ла­ры да аның өчен җан атып тор­ды­лар. Те­лә­сә, Габ­дул­ла Ту­кай исе­мен­дә­ге дәү­ләт пре­ми­я­се­нә дә дәгъ­ва кы­лыр­га код­рә­тен­нән ки­лә­чәк иде аның үзенең дә.

— Мо­ның нәр­сә­се бар ин­де?— ди­де ул, җы­е­лыш әһе­ле­нә бор­чак күз­лә­рен таш­лар­га өл­ге­реп.

— Кон­вер­тын ачып җи­бә­рә күр­мә! Эчен­дә­ге­се ко­ел­ма­сын!— ди­де аңа, сүз­лә­ре ак­ча зур­лы­гын­да бу­лыр­га ки­рәк ди­я­рәк уй­лар­га өл­гер­гән пре­мия тап­шы­ру­чы, ягъни Язу­чы­лар бер­ле­ге Ида­рә­се рә­и­се, шад­ра йө­зе­нең кы­зыл­лы­гын­да пе­шеп. Чын­нан да Кабил Шәйдулла­ның ку­лын­да­гы пре­ми­я­нең дипломы салынган мө­һер­ле кы­зыл пап­ка­сы эчен­нән ак төс­тә­ге кон­верт, күз­гә төр­те­лер­гә те­ләп, поч­ма­гы бе­лән шуа чы­гып кү­рен­де. Ул гү­я­ки: “Мин — ак­ча­лы, мон­да­мын, егет­ләр!”— дип, язу­чы әфән­де­без­нең бү­ләк уңа­ен­нан оеш­ты­ры­ла­чак бан­ке­ты­ның мул­дан бу­ла­ча­гын вәгъ­дә итә­дер сы­ман иде.

— Ак­ча­сы юк икән әле мо­ның! Со­ңын­нан гы­на, ди! Кон­вер­ты да бо­лай гы­на, төс өчен!— Каб­ил әфән­де Шәй­дул­ла, сәх­нә­дән ха­лык яны­на төш­кәч, шу­лай сөй­лә­неп ал­ды. Ка­ты бор­чак күз­лә­ре, та­за һәм си­мез ка­бак­ла­ры­на кы­сы­лып, ха­лык хәс­рә­тен са­гыш­лау­да бул­ды­лар. Ида­рә­че­ләр­нең сү­зен өс­тен кал­ды­ра­лар ди­ме­ни аны, язучы кеше һәммә мәртәбәле җаннарның дәртен, хәтта телен дә бастырыклап тора алыр көч иясе ул!

Янә­шә­сен­дә­ге­ләр Кабил әфәндебезнең, кот­лаш­ты­рып, ку­лын кыс­ты­лар. Мин ин­де аны җы­е­лыш баш­лан­ган­чы ук кү­реп ка­лыр­га һәм тәб­рик­ләр­гә өл­гер­гән идем. Ул шун­да: “Бу пре­мия кем өчен­дер әһә­ми­ят­ле бул­ган­дыр да, ми­ңа бер­ни дә тү­гел, бер ку­а­ныч та бир­ми!”— ди­де. Тик их­лас иде­ләр­ме, әл­лә мең тап­кыр­лар ал­дан ук баш­ка­лар ко­ла­гы өчен ад­рес­ла­нып ку­ел­ган сүз­ләр булдылармы, тө­гәл ге­нә бе­лә ал­ма­дым. Шун­да со­ра­мак­чы да идем: “А­лай бул­гач, ни­гә дәгъ­ва кыл­ды­гыз соң аны?”— дип, әм­ма җае ту­ры кил­мә­де. Ә Каб­ил әфән­де Шәй­дул­ла, бу со­ра­вым­ны көт­кән икән­ме, әл­лә ак­ла­на­сы итеп­ме: “Бу пре­ми­я­не ми­ңа бир­гән­нә­рен бел­ми дә кал­дым, ар­тын­нан йөр­гән­мен­дер дип уй­ла­ган­сың­дыр әле?!.”— ди­де. Мин һа­ман да сүз­сез идем. Бе­раз­дан фи­ке­ре­нә язучыбыз тө­гәл­лек керт­те: “Фа­тих Хөс­ни пре­ми­я­се әл­лә нин­ди зур пре­мия тү­гел бит ул!” Әм­ма гү­я­ки: “Мо­ны­сын да ал­дым, Ту­кай­ны­кы гы­на ка­лып ба­ра!”— ди­я­дер сы­ман иде.

Кы­ла­ну га­лә­мә­те язу­чы хал­кын­да бар ин­де, аны­сы. Әгәр шун­да: “Каб­ил әфән­де, баш тар­та күр­мә­гез, сез ул пре­ми­я­гә бик ла­ек­лы!”— дип әйт­сәм, ях­шы­рак та бу­лыр иде, өл­гер­ми кал­ын­ды.

— Я­рар ин­де, бир­гән­нәр бит, алыр­га ки­рәк бу­лыр!— ди­де ул, ка­ра­рын ахы­ры­на җит­ке­реп.

Шун­да Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең иң ях­шы хи­кә­я­гә би­ре­лә тор­ган Фа­тих Хөс­ни исе­мен­дә­ге пре­ми­я­се­нә дәгъ­ва кыл­ган, ин­де мил­ли “пә­рә­мәч” дип исе­без­гә алын­ган әфән­де­без дә кү­рен­де. Җыелыш баш­ла­нырга тора дип ашы­гып, без һәммәбез залга ке­реп кит­тек.

Әйе, пре­ми­я­ләр алар ел са­ен би­ре­лә тор­ган нәр­сә. Та­тар­да алар­га ла­ек­лы язу­чы­ла­ры­быз шак­тый. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, әле ки­лә­се Ида­рә уты­ры­шын­да Га­яз Ис­ха­кый исе­мен­дә­ге пре­ми­я­не кем­гә би­рер­гә икән­ле­ген ка­рая­чак­лар, ди. Исем­лек­тә шак­тый зат­лы әдип­ләр бар икән. Ин­де кем­гә ти­еш­ле­ге дә тә­га­ен­лән­гән. Аның шу­лай бу­луы бик ях­шы. Ке­ше­се ин­де өмет­лән­дерелгән. Мил­ли “пә­рә­мәч­ләр”­не мил­ли “тү­бә­тәй­ләр”­сез кал­ды­рыр­га яра­мый.

Өмет дигәннәре зур әй­бер ул. Ел­лар узар, га­сыр­лар ки­чәр, мил­ләт исән икән, те­ле дә үсәр, әдә­би­ят та һа­ман ал­га та­ба мәр­тә­бә­лә­нә ба­ру­ын­да бу­лыр. Ә әсәр­ләр­не за­ма­на һәм фән ба­ры тик бер ге­нә биз­мән­гә са­лып үл­чи торыр — ул та­ри­хи дө­рес­лек­ һәм әдәбилек тә­лин­кә­лә­рен­нән гый­ба­рәт, аның үл­чәм бе­рәм­ле­клә­ре дә шу­шы. Бү­ген­ге күз­гә эн­җе бөр­те­ге сый­фа­тын­да кү­рен­гән яд­кәр­ләр дә ир­тә­гә чүп ки­сә­ге хә­ле­нә тө­шәр­гә, яшә­еш­тә оны­ты­лып ка­лыр­га мөм­кин­нәр. Әм­ма мил­ли “пә­рә­мәч”­нең мил­ли “тү­бә­тәй”­сез ка­луы гы­на бе­раз сә­ер­сен­де­рә. Язу­чы әфән­де­без­гә юа­тып нәр­сә әй­тер­мен? “Сез ла­ек­лы­рак идегез!”— дип ко­тыр­тып бул­мый бит ин­де ке­ше­не! Бәлки башка елны аңарга бирерләр? Көтә һәм өметләнә торсын!

Фев­раль-март, 2005 нче ел.

Ка­зан.

 

“КУ­ЛИ­КО­ВО СУ­ГЫ­ШЫ”

Хи­кәя

 

Ул ел­ны Се­бер­нең сал­кын­на­ры үзәк­кә үт­те. Мо­ңа ка­дәр­ле мин алар­ның нәр­сә икән­ле­ген дә бел­ми идем. Та­бул шә­һә­ре­нә фән­ни-га­мә­ли сим­по­зиум­да док­лад ясар өчен кил­дем. Мин­нән гай­ре дә Ка­зан­нан егер­ме­гә якын га­лим әфән­де­ләр бар. Алар­ның урын­на­ры уты­рыш түр­лә­рен­дә бу­лып, мәр­тә­бә­лә­ре­нә ту­зан ку­нар­лык та тү­гел иде. Кыс­ка­сы, зур һәм мәгъ­нә­ле сөй­лә­шү ба­ра, ә ми­нем бә­гы­рем­не Се­бер сал­кын­на­ры ашый.

 

I

— Чу­лум­бей!— дип эн­дәш­те­ләр ми­ңа. Мон­дый кав­каз­лы­лар ак­цен­тын ярат­мый идем. Ар­ты­ма бо­ры­лып ка­ра­ма­дым. Алар та­гын аваз сал­ды:

— Чу­лум­бей!..

Әм­ма ми­нем ко­ла­гы­ма да эл­мә­я­чә­гем­не аң­лар­га ти­еш иде­ләр.

Шун­да алар­га икен­че бер ке­ше­нең кыч­кы­рып ки­ңәш бир­гә­не ише­тел­де:

— “Чу­лум­бей” ди­мә­гез сез аны, ул ан­дый гый­ба­рә­не бел­ми. “Чо­лым бәк” ди­егез! “Җо­лым бәк” әйт­сә­гез, та­гын да дө­рес­рәк бу­лыр!

— Нин­ди исем соң ул? Алай әй­тә­ве бик җай­сыз бит!— дип зар­ла­нып ал­ды ми­не дә­шәр­гә те­ләү­че­ләр­нең бер­се.

— Җо­лым ул — “ю­лау­чы”, сез­нең­чә “пәй­гам­бәр” бу­ла ин­де,— ди­де әле­ге дә ба­я­гы ми­не тө­гәл бе­леп сөй­ләү­че ке­ше. Шун­да гы­на эн­дә­шү­че аң­лап ал­ды һәм:

— Кы­зык, бик кы­зык­лы икән... Сез Се­бер­ләр­не аң­лап бе­те­реп бу­ла­мы­ни? Йә ярый! Әй­теп ка­рыйк!— дип, та­ма­гын кыр­га­лап ал­ды да ка­бат эн­дә­шер­гә кый­ды:— Җо­лым­бәк!

Мин аңа бо­ры­лып ка­ра­мак­чы­мын. Исе­мем­не тө­гәл әй­теп сөй­лә­шү­лә­ре га­җәп­лән­де­рү бер хәл, кем­нәр шу­лай бе­леп атый­лар икән үзем­не — ме­нә шун­сы әһә­ми­ят­ле иде. Мин — Җо­лым­бәк? Кы­зык бу, бик кы­зык... Хә­ер, үзем­нең кем икән­ле­гем­не, исе­мем­не бик ях­шы бе­лә идем.

Җил­кәм аша гы­на бо­ры­лып ка­ра­дым. Шун­да өс­тем­дә зәң­гәр­су төс­тә­ге кыс­ка җиң­ле, ча­бык итәк­ле, са­ры ал­тын­ча җеп­ләр бе­лән бор­га­ла­нып-кай­мак­лап чи­гел­гән кеш ти­ре­ле җи­лән икән­ле­ген абай­ла­дым. Аның ас­тын­нан кө­меш­тәй ял­ты­ра­ган, вак те­зем­ле җи­ңел җө­бә-кыл­чу­га бу­лып, гай­рә­те­мә ку­әт би­рер­гә ти­еш­ле ла­чын су­рәт­ле, уч тө­бе ка­дәр­ле зур­лык­та­гы тү­гә­рәк ти­мер көз­ге­нең бер ягы ял­ты­ра­вык ти­гез кө­меш бе­лән йө­гер­тел­гән, шу­лай ук кө­меш чыл­бы­ры бе­лән му­е­ны­ма элен­гән. Алар­ны сы­пы­рып, тө­зәт­кә­ләп куй­дым. Атым ак Ел­ды­рым, кеш­нәп, уры­нын­да би­еп ал­ды. Олы күз­лә­ре­нә кан йө­гер­де. Кы­зыл бай­рак­лар бе­лән әй­лән­де­рел­гән, кай­сын­да барс ба­шы, кай­сын­да ко­яш су­рәт­ле шул туг­лар ур­та­сын­да Мө­хәм­мәд хан, ка­ра ай­гы­рын­да ты­ныч кы­на ел­ма­еп, ми­ңа сы­нап ка­рап то­ра. Эн­дә­шү­че ул икән. Янын­да­гы ак чы­рай­лы, егет­ сы­ман кы­я­фәт­ле бе­рәү аңа, мө­га­ен ми­нем хак­та бу­лыр, ни­дер сөй­ли.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных