ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 3 страницаВагончы артыннан мин иярдем. Бу теге эре кыяфәтле ир кеше булып чыкты, ике олы чемоданы янында кузгалмый басып тора. Шушыларны илтегез диярәк, аларга карамый гына бармак төртеп күрсәтеп, үз мәртәбәсенең сыйфатын җуймыйча миңа әмер итте. Бер чемоданын купега илтеп куйдым. Икенчесен үзе алырмы әллә дигән идем, юк икән, анысын да китерми булмады. Хәер, бу гамәлемне авырлыксыз гына башкардым. Ничә сәгать юлда килүемдә бераз хәрәкәтләнеп алу артык түгел, тән дә языла. Кичке чәйгә утырыштык. Танышып та алдык. Яңа юлдашыбыз изге атакай икән. Чәй янында сүз куертып, дин мәсьәләсендә гәп орып җибәрде болар һәм: — Ходай үзе барсын да бирә,— диде атакай.— Адәм баласына һәммә нәрсәне әзерләп куйган! Юлдашларымнан булган урыслар, гүяки изге сүзне беренче тапкыр ишетүләредер, тәмам телсез калдылар. Атакайга форсат ачылган иде. Шушы башлаган эзендә сүзләрен дәвам итеп, аларны хәйранга калдыруында булды бу. Әңгәмәгә бик алай катнашыр һәм катышыр исәбем юк иде, чөнки үземнең “басурман” икәнлегемне аларга әйтергә күптән өлгердем. Фәлсәфәсе бер булса да, диннәребезнең аерымлыгын яшерәсе итмәдем. Атакай, мине бичаралар исемлегендә калдырып, үз урысларын агартуда булды: — Ризыкны да бирә!— диде ул.— Башкасын да! Дөрес, илдә чыпчык та үлми, анысы, хөрмәт күрсәтүчеләр табыла. Менә бит, үзен кыстый-кыстый сыйлыйбыз, ашатабыз, эчертәбез — боларын мин уйлыйм. Атакай Алтайдан ук килә икән. Заманабызның көлке тамашасы артистларыннан булган Михаил Евдакимов белән бер авылда, бер урамда диярлек үсеп, бер үк мәктәптә укыганнар. Ул инде хәзер губернаторлары! — Мишка авыл хуҗалыгы буенча белгеч иде. Механик. Күмхуҗны да берара җитәкләде. Мәскәү артистлары ул елларда безгә бик еш килделәр. Михаил, алар белән дуслашып, күмхуҗыбызны таякка калдырып, арбаларында китеп барды да зур артист буларак илгә танылды. Атакай белеп сөйләргә тиеш иде. Яшермәдем, Михаил Евдакимовның артистлыгына, көлке остасы булуына соклана идем. Губернатор галиҗәнаплары сыйфатын алуын әүвәле аңлап җиткермәсәм, хуҗалык өлкәсендә тәҗрибәле кеше икәнлегеннән хәбәр ишеткәч, шәхесенә карата хөрмәтем бермә-бер артты. Әмма атакай исә аны өнәмәвен сиздергәч, бераз кәефем китте. Шунда гына теге ике урыс агае телгә килделәр: — Ничек инде Ходай үзе бирә? Берни дә эшләргә, тырышырга кирәкмимени? — Әйе,— диде атакай,— кирәкми! — Эшләмәгәч, каян акча килсен? — Бәндәсен Ходай ташламый! Ризыгын да бирә, киендерә дә! — Ничек инде? Атакай кулына тозлы кыяр алды: — Менә бу ризык үзе генә үсәр идеме? — Юк, билгеле,— диделәр урыс агайлары.— Бакчаны казырга, түтәлен әзерләргә, кыяр орлыгын утыртырга, суны сибәргә, карарга, тәрбияләргә кирәк! Күп инде эше, күп! — Ходай үстерә аны, ул аннан кыяр ясый,— диде атакай, и томаналар, шуны да белмисезмени, имеш.— Туфрагын эшкәртеп, су сибеп кенә дә берни барып чыкмый әле. — Тәрбиясез үсәр сиңа, бар,— диделәр урыслар.— Алай гына да таманга килми әле ул! Җәй буе эшләми генә булыр сиңа, бар! — Юк, кирәкми! Әнә агачлар, үләннәр, башкасы... Аларны кем утырткан? Үсәләр бит! — Табигатьләренә карап...— дидем, бераз аптырап.— Кыярның табигате белән чүп үләненекен бутарга ярыймы соң? Әмма атакай үз туксанында булды һәм Ходай, бирмим, дисә, ни кадәр карап үстергән кыяр түтәлең дә кысыр калыр иде диясе урынга, бер нәрсә эшләргә кирәкми, ул үзе безне туендыра да, киендерә дә дигән фәлсәфәсендә адашты. Гомер буйларына эштән артыгын белмәгән һәм күрмәгән урысларым, тәмам аптырап, хәтта аңа үпкә белдерә үк башладылар. Атакайдан тәмам гайрәтләре чикте. Үзебез генә калган вакытларда: — Әйе шул, ул бит чиркәү һәм моныстаннарны төзекләндерү эше белән сызымнар сызгалап кына йөрим, ди. Эшем шуңардан гыйбарәт дип мактанды. Аның хәсрәте юк инде, акча көри, безнең кебек көне-төне эштә гаҗизләнми һәм җәфаланмый,— дип, атакайны ачулана тордылар. Аларның динне түгел, динчеләрне өнәмәүләре сизелеп тора иде... Икенче көнне Әгерҗедә бу ике урыс агае төшеп калдылар. Хушлашканда миңа: “Кеше хакына яшәргә өйрәнгән атакай йокысын симертә торсын! Без юлда булыйк әле!”— диделәр. Купеда атакай белән генә калынды. Казангача сүзсез диярлек кайттык. Мин — “басурман”, изге атакай өчен искә керерлек кешеләрдән түгел идем. Ул гүяки сәфәрдәшен күрми, бар дип тә белми. Кичә сөйләгән фәлсәфәсен күңелендә яңартып уйланадыр диярлек тә түгел, югыйсә. Ә нәрсә дип йөзенә борчылу сызыклары чыкканнар икән?.. Казан вокзалына җиткәч, үз йөкләремне күтәрдем дә: — Мин сезгә булыша алмыйм инде, гафу итегез!— дип, перронга таба юнәлдем. Халык төркемнәре арасында йөкчеләр дә йөренә иделәр. Аларның берсенә вагонда калган атакай хакында әйттем. Аны инвалид булырга кирәк дип белдердем, йөкләрен күтәрешергә ярдәм итсәгез иде, дидем. Әмма аяк-куллары исән икәнлеге исемә төште. Ә нигә аны миңа инвалид дип әйттеләр икән дип уйлап алдым. Шунда вагонга борылып карадым. Атакай анда тәрәзәдән агарынып карап тора иде. Күңелендә нәрсә икәнлеген төшендем сыман. Әйе, аңа үз урыслары бирмәгән садаканы мин ничек сузыйм ди? Моның өчен “басурман”га үпкәләргә хакы бар идеме соң? Апрель, 2005.
БАШКОРТ КЫЗЫ ГАЛИЯ Хикәя
I Галия Хәсәновна Казаннан качып диярлек китеп барды. Аның бөтен курыкканы Хәмит Хәерович белән туры килеп очрашу иде. Бу йөге, бу көмәне белән оятлы булды бит инде, аны тагын нәрсә көтә? Алар бер ел диярлек егет белән кыз булып йөрделәр. Хәмит шушы вакыт эчендә күзгә күренеп үзгәрде. Басынкы холыклы кеше иде, тәвәккәллек һәм җитдилек белән аякларына ныклы басып йөри башлады. Минзәлә педагогика училищесын бетереп, Казан дәүләт университетының юридик факультетына армия хезмәтеннән соң килеп кергән Хәмит, урта мәктәпне бетерүгә үк студент булырга өлгергән Галиягә беренче курсның беренче лекциясендә игътибар итте. Икенче дәрестә янына күчеп утырды. Аның беренче сүзе борчулы егетләрнекечә булды: — Чибәр икәнсез, туташ! Галия бераз аптырабрак калды. Егетнең күзләрендә ут иде. Аны ничек тә сүндерәсе итеп, усал сүзләр әйтмәкче булган кызның күңеле томаланып, теле әйләнә алмады. Шулай да, кодрәтен җыеп: — Юкны сөйләмәгез!— дия алды. Нигә әйтте? Егетнең тел тегермәне менә шуннан кузгалып китте. Анысын сораштырды, монысын. Ябагалы көчек сыман колак артындагы чәчен туктаусыз тузгытты. Галия башкача җавап бирмәгәч, ахырда тынычланды тагын. Беренче карашка хәрәкәтчән, сүзчән кебек тоелган Хәмит акрынлап сүрелә барды, ахырда тәмам сүнде. Көрән күзләренең очкынын җил алды диярсең, үз уйларына чумды. Бу рәвешендә ул Галиягә күбрәк ошады. Шуның белән аны Хәмит җиңде дә. Алар лекцияләрдән бергә кайттылар. Икесе дә тулай торакта тора иделәр. Укуга керүе бер хәл, әмма алда ничәмә сынаулар-сыналулар көтә. Дипломга кадәр исән-имин барып җитә алырлармы? Илдә торгынлык чорының “кул чәбәк” еллары иде. Башлык иткән коммунистлар партиясенең җитәкчелегенә утырган Леонид Ильич Брежневның һәр сүзен хакыйкать буларак йөрәгенә салып маташудан артыгын белмәгән Галия, чын тормышның үзеннән ераклашкан комсомолка, яңа танышы Хәмитне күңел иләгеннән үткәрергә, кемлеген үлчәп карарга тели, әмма моны ничек башкарып чыгарга җай табалмый аптырады. Хәмиттә педагогларга хас нечкәлек тә, методик тәртип белән кызлар хәтеренә керә барырлык осталык та җитешле иде. Тик боларны Галия белми, үзенең ничек һәм нинди ятьмәгә урала баруын төшенми, аның саен егетне йөрәгенә якынрак итә. Хәмит, үз тактикасын туктаусыз үзгәртеп, кызның башын тәмам әйләндереп бетерүгә кадәр җиткерде. Хәер, Галия монысын да аңламады. Аңа егет ошый башлаган иде генәме соң? Күңел ишекләре кысылып кына ачылдылар. Ә Хәмит кире чигенде, түргә үк үтәргә ашыкмады, үзен ишек төбендә оялып торган малай сыманрак тотты. Бу аның ышаныч яулап алырга омтылышы икәнен Галия сизенде, акылы гына андый нәтиҗәгә килү мөмкин икәнлеген инкарь итте. Кыз үзенең егеткә чыннан да ошавына да шикләнми башлады. Аңа күңелле иде. Башкорт ягы кызлары куе кара чәчле бит алар. Казан ягында мондыйлар сирәк, диләр. Татар егетләрен кызларның калын кара озын чәч толымнары харап итә дә инде ул!
II Галия Башкортстанның Октябрь шәһәрчегеннән иде. Казанның Кызыл Позиция урамындагы университет тулай торагына урнашкач, Себер ягына таба сузылган тимер юлга карап торган бүлмә тәрәзәсен үз итте. Шуннан онытылып күзәтә-күзәтә дә, күршеләрен, иптәшләрен, бигрәк тә әнисен сагынудан йөрәге теткәләнгәндәй була. Гомеренең алардан аерылып, еракта үтүе бәгырен кисә. Ул мәктәпне алтын медальгә бетерде, Казан шәһәренә килергә, Володя Ульянов укыган университетта һәм, һичшиксез, юридик факультетта белем алырга хыялланды. Керү имтиханнарын да “бишле” билгесенә генә бирде, алга таба да гел шулай укыйсы иде. Шунлыктан егетләр белән йөреп вакытын әрәм итмәскә булды. Аның бүлмәдәшләре башка факультет студенткалары иделәр. Күршедә генә өлкән курс егетләре яши. Алар уку елы башлануны шаулашып каршы алдылар, бер атна буена диярлек бәйрәм иттеләр. Бүлмәләреннән бүселеп чыккан сыра һәм “кайнар” эчемлек исләре коридорга тулды. Күршеләре ризасызлык белдерергә тотынгач кына, мөгаен кесә төпләре саегып, акчалары да төкәнгәндер, икенче атнадан бөтенләй шым калдылар. Озын буйлы, сары мыеклы берсенең бокс буенча спортчы икәнлеге дә билгеле булды. Ул, чемпионатларда катнашып, призлы урыннар да яулаган. Аның хакында: “Былтыр сугыштылар, үзенә ташланучыларны әрдәнәләп өеп куйды!”— дип сөйләделәр. Галиянең, моны ишеткәч, коты китте. Әгәр дә аның күзенә чалынса, ул егет, диюгә әверелеп, кабар да йотардыр сыман тоела башлады. Галиянең бүлмәдәш кызлары китапсыз яши алмыйлар иде. Букчаларына төяп әллә никадәрле томнар алып кайталар да шуларны башларын күтәрми укыйлар. Алар укыган әсәрләрне генә түгел, язучыларын да Галиянең ишеткәне дә, белгәне дә юк. — “Зачетка”ларыгызда гел “бишле”ләр генәдер?— дигәч: — Булыр сиңа!— дип җавап бирделәр.— Ул юристлар гына укымыйча да “бишле” алалар, ә филологларга китапларны ялап бетереп тә тәтеми әле ул. Язучыларның биографияләрен дә белергә кирәк, тарихны, фәлсәфәне, башкасын да, әдәби процессны да, әсәрләрнең эчтәлеген дә, шуларны анализлау юлларын да... Алар әйткәннәр Галия өчен шулай ук билгесез нәрсәләр, күз алдына китереп булмастае биеклек. Кызлардан алып торып, бер калын гына әсәрне укып чыккан иде, һәммәсе дә урынына утыргандай тоелды: аның ние бар, геройларын-вакыйгаларын исеңдә калдырасың да... Идея, тема, әдәби процесс, эчтәлек, анализ — болары нәрсәгә кирәк? Иң әһәмиятлесе — каһарманының язмышы бәхетле тәмамланды бит, нәрсә итсә-итте, әмма сөйгән егетенә кияүгә чыкты. Менә криминаль повестьлар исә — башка нәрсә, детективлар... Буталган, серле җинаятьләрне акыллы тикшерүчеләр ачалар, катлаулы йомгакларны сүтәләр, төеннәрне чишәләр, җеп очына чыгалар. Андый әсәрләрне буш дип булмый. Алар ясалма түгелләр. Менә нинди әсәрләрне укыганда сулышлар киңәеп китә! Галия болар хакында бүлмәдәшләре алдында сүз кузгаткан иде, алар көлештеләр генә, әмма сәбәбен аңлатып тормадылар. Бу хәлдән кызның күңеленә ачу җыелды. Ул аларны: “Башсызлар, ахмаклар!— дип, үз алдына ачуланып йөрде.— Әдәбият та булдымы серләр дөньясы?” Әмма Галия әдәбият белән әдәбият фәне арасында аерманың нәрсә икәнлеген дә белми, әдәбият фәнен әдәби әсәрнең эчтәлеген өйрәнү буларак кына аңлый иде. Мәктәптә дә шулай түгелме? Әдәбият дәресләренә әдәби әсәрне укып киләсең дә, сорасалар, эчтәлеген сөйләп чыгасың, сиңа “бишле” билгесе куялар. Моңа нинди баш кирәк булсын? Хәтерең яхшы икән, шул җиткән! Менә математика — башка нәрсә, физика, геометрия, химия... Аларда баш кирәк! Бүлмәдәшләренә Галия шул хакта әйтә. Аңа: “Дөрес!— дип, елмаеп җавап бирәләр.— Андый фәннәрдә рәхәт, хис берәмлегенең, фәлсәфәнең катнашы юк, кушу-алу, бүлү-тапкырлаулар гына диярлек. Ә әдәбият фәнендә бөтенләй башкача!” — Сез инде өченче курста укыйсыз, шулай да әдәбият белеме нәрсә инде ул, аңлатып бирергә теләмисез! Нигә соң шушы кадәр күп китап укып та... Ул шунда сүзләреннән киселде. Аның өчен озын коңгырт чәчле, ябык чырайлы, салынкы борынлы мишәр кызы өстәп куйды: — Ни өчен без ахмакмы? Галия акланырга җыенмый иде. Әмма “әйе” дип тә әйтергә теләмәде. Инде икенче аен укый, әмма юридик фәннәр буенча да лекция дәфтәреннән ары китә алганы юк, аңардан китап укуны, дәрескә әзерләнеп килүне һичкем таләп итми. Ә бүлмәдәш кызлары филологларның нәрсә укыганнарын фикерләп алыр өчен генә булса да китапларыннан баш күтәреп караганнарын күрмәде.
III Галия артыннан Хәмит көн саен диярлек керә. Алар берәр кинога баралар яки ял паркын әйләнеп кайталар. Кыз аңа бүлмәдәшләренең ни егетләр белән йөрмәүләренә, ни баш күтәреп ял итмәүләренә зарланып сөйләде. — Алар урыс, татар, Авропа, Шәрык әдәбиятларының һәммәсен дә өйрәнәләр, укыйлар да укыйлар,— диде. — Эшләре шул,— дип кенә җавап бирде Хәмит.— Минем бүлмәдәш егетләр — математиклар, аларның да китап ачып караганнары юк. Ә менә Авиация институтында студентлар сызым сызалар да сызым сызалар. Нәрсәгә кирәк инде ул? Галия үзе хакында уйлый: — Безгә дә нәрсәдер укырга кирәк бит инде? — Лекцияләрдә барысын да сөйлиләр. Лекцияләрне калдырмаска кирәк — бары шул гына!— ди Хәмит, аңлатып.— Безнең профессорларыбыз яхшы. Алар белгәнне генә белер өчен дә безгә гомер буе укырга туры килер иде. Алар бит гомер буе бары үз фәннәрен генә өйрәнәләр. Алар кадәр без барыбер беләсе, укыйсы түгел. Шуңа күрә лекцияләрен кабатлап чыгу да җитә. — Минем бит лекцияләремне дә юньләп ачып укып караганым юк. Аларда нәрсә бар инде? — Һәммәсе дә бар, Галия! Күңелеңә салып баргансың икән, шул җиткән! Семинарларда шәп җавап бирәсең бит. — Соң, мин бит алар үзләре лекциядә нәрсәләр сөйләсәләр, шуларны гына сорауларына кайтарып, җавап итеп сөйлим! — Артыгын төпченмиләр бит! — Шулай шул! — Башыңны катырма! Хәмитнең сүзләре белән Галия килешә. Университетта укуның рәхәте — дәресләр әзерлисе юк! Ул филологларның әнә укый-укый башлары чересен. Тапканнар өйрәнергә фән! Диплом алгач, кем булалар инде? Укытучы? Ә Галия прокурор мәртәбәсенә ирешәчәк әле, бөтен дөнья аның табан астында калачак!
IV Хәмит яшьлекнең бар көнен һәм кичен үз бәхете өчен файдалану нияте белән яши башлады. Аның яхшы уку йортында мәртәбәле факультетта укуы күпләр өчен төшенә дә кермәслек дәрәҗә булды. Хәмиткә кызлар йөрәгенә дә ишекләр киң ачылды. Галия белән йөри башласа да, ул бу дуслык мөнәсәбәтенә җитди карарга тиешлеген күз алдына китермәскә тырышты. Яше дә берничә елга зур, тәҗрибәсе дә юк түгел. Хәмитме инде үзенең язмышын беренче очраган чибәр кыз белән бәйләп куячак? Юк әле, ашыкмый торсын! Әнә югары курс студентлары, бер дә өйләнеп-нитеп тормыйча, кочакларында чибәр кызларны, ханымнарны эретәләр. Хәмит тә алардан кимен куярга тиеш түгел. Болай да училищеда, кызлар уртасында укып йөреп тә, гомерен әрәмгә уздырды. Гашыйк булып, хәтта шигырьләр язу дәрәҗәсенә җитте. Эһ Гөлназ, Гөлназ! Нигә син шулай булдың, ә? Хәмитнең хәрби хезмәткә алынуын гына көткәнсең, ахрысы, кияүгә дә чыктың. Синең көнбагыш чәчәге кебек сурәтеңне әле дә оныта алганы юк Хәмитнең. Ярый әле егет шигырь яза-яза шашына баруын аңлап өлгерде, ярый әле аннан дуслары: “Юләр син, Хәмит! Инде дөньяга кабат Пушкин да, Тукай да тумаячак! Алар кебек илаһи бөеклеккә тиң шагыйрь була алмагач, шигырь язып маташасың да юк!”— дип көлделәр. Әмма егет үҗәт иде. Бер көлтә шигырен район газетасына илтеп бирде. Менә алар бер-бер артлы басылып чыгачаклар, Хәмитне Тукай һәм Пушкин мәртәбәсенә күтәрәчәкләр иде. Булмады. Аларның сыңар юлы да басылмады, бер мыскал кәлимә язылган хат та килмәде. Әмма Хәмит барыбер бирешмәде, кабат бер көлтә шигырьләр бәйләмен редакцияләргә юллады. Монысында теләгенә ирешәчәк сыман иде. Район газетасында шагыйрь әфәнде сыйфат бер абзый белән озак кына әңгәмә дә корып утырдылар әле җитмәсә. Ул: — Менә бусы ярыйсы гына шигырь күренә!— дип, ике-өчен сайлап алып, аларын читкә куйды, калганнарын башка юлы кабат укып чыгарга вәгъдә итте. Газетада шулары гына булса да басылырга, Гөлназ алдында Хәмитне кеше итеп, егет рәвешендә күрсәтергә тиеш иде. Әмма ярты ел вакыт үтеп тә шигырьләре газета битләрендә күренмәделәр. Хәмит хәтта журналларның һәр җөмләсенә кадәр диярлек укып барды, бөтен акчасын шул ике тиенлек матбугат өчен тотты. Елады, рәнҗеде. Инде шигырь язмаска үз-үзенә сүз бирде, барып кына чыкмады. Гөлназга булган мәхәббәте көннән-көнгә артып, йөрәге тишелеп чыгар дәрәҗәгә җитте. Тагын шигырьләр язды. Бу юлы да район газетасында теге агай белән очраштылар, аның җавабын көтте. — Тукай исе сизелми, Пушкинлык юк әлегә синдә!— диде ул, Хәмитне бөтенләй бетереп ташлап.— Шигырьдә — ут, шигырьдә хикмәт булырга тиеш. Берсен дә сизмим. Ачуланма. Безнең халык, журналистлар, каләм ияләре, дөресен һәм турысын әйтеп сөйләшүчән! Бетте, һәммәсе җимерелде. Хәмит үзендә көч эзләде. Тирәнгә киткәнче дип, шигырь белән тәмам агуланып беткәнче, күңелен дә, уйларын һәм хыялларын да шигъри агудан арындырырга кирәклеген төшенде. Теге юлы бу агайга үпкәләгән иде, бу очрашуларында исә тәмам рәнҗеде. Шул көнне ничек торак ятагына кайтып егылгандыр, хәтерендә юк. Әмма атна ярым буена авырды, йокы аралаш саташты. Бөтен тәне шабыр тиргә батты. Чакыртылган врач апа биреп киткән ике-өч төймә даруның да файдасы тимәде. Гөлназ да хәлен генә булса да белешмәде. Шулай да Хәмит аягына басты. Аны урын өстендә яту тәмам туйдырып бетергән иде. Аркалары сызлады. Әмма ул шигырьдән арынды. Үз заманының бөек шагыйре дип сөйләнелгән әфәнделәрнең китапларыннан җепшек борынына үләксә, бәдрәф исләре килеп торадыр сыман тоела башлады. Бер-ике юл шигырь укыса, күңеле укшыды. Сафсата һәм ялган хисләрдән артыгын тапмады ул алардан. Ә башка бер хәл аны тәмам аптырашта калдырды. Анысы болайрак булды... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|