ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 8 страницаКыскасы, бу мәсьәләдә сөйләп-язып бетергесез күп сөенечләр мәйданга чыгарга тора. Иң әһәмиятлесе — милләт мәгърифәтле, аңлы булса, аның киләчәге дә бар, дидек бит. Бу эшне бары тик милли университет кына тормышка ашыра ала. И милләт аталары, сез нинди акыллы, дөрес кешеләр икәнсез! Дан сезгә! Рәхмәт сезгә! Милләтебез аңлы, белемле, тәрәккый милләтләрнең берсе булачак! Аның 80 ел узганнан соң кабат үз югары уку йорты үз ана телендә милләт яшьләрен укыта башлаячак. Ул гына да түгел, милли университет үзең белем алу һәм мәгърифәт тарату системасын булдырачак әле. Яңадан да һәм югары, һәм урта-һөнәри белем йортлары калкып чыгачак, аларда берсеннән-берсе күркәм, тырыш һәм тәрбияле яшьләр белем алачаклар. Милләтебез XXI гасырның алдынгы вәкилләре сафына менәчәк. Эһ, шулай булса иде дип торасы түгел, мондый хыяллар белән күп яшәдек, инде чыннан да, хактан да өметләнгәнчә буласы икән бит! II Халыкны милли мәгарифнең данлыклы киләчәге көтәдер сыман иде. Моңа өметләребез зурдан булды. Министр булып, министр җыелышка үзе киләчәк, педагогия университеты ректоры белән бергә. Алар инде яхшы хәбәрләр җиткереп сөендерәчәкләр. Күпме ишеткәнем булды, турыдан-туры аралашырга өлгермәсәм дә, министрыбызны акыллы, эшлекле һәм афәрин кеше, диделәр. Мәктәпнең икътисади халәте белән бәйләнештә докторлык диссертациясе язып яклаган, ягъни икътисад фәннәре докторы икән. Шулайдыр, икътисад фәнен белүчеләр башлы адәм инде алар. Аның хакында йөргән сүзләрнең һәммәсе дә министрыбызның акыл шәрифләренә хәйран итү белән сугарылганнар. Милли мәгарифне алга җибәрү өчен җан атып тора, диләр. Исемә ничектер элекләрне булган вакыйга килде. Физикмы, математикмы шунда, Казан мәгариф бүлегендә төп җаваплы кешеләрнең берсе сыйфатында көч түгүче бер олуг әфәнде, исеме Марат булыр, милли татар конгрессының Казан бюросы утырышына чакыртылган иделәр. Без, бюро әгъзалары, бишләп кеше, Казан милли мәдәни үзәгенең бер бүлмәсендә, көн тәртибен ачыклап, эшебезне башлап җибәрдек. Бу җаваплы әфәндегә дә сүз бирдек. Ә ул: — Милли мәктәпләрне ачып булмый, ата-аналарга милли мәктәпләрнең кирәге юк!— дип, озак һәм озын, ялыктыргыч һәм буш нотык тотты. Аның сүзләреннән шул аңлашылды, татарча укыган кеше надан кала, имеш. Миңа бу сүзләре сәер тоелдылар. Үземнең балалар милли мәктәптә белем алганлыктан, алар да, моның сүзләрен дөрескә санасак, надан булып чыгалар икән. Нигә болай сөйләве белән кызыксындым. Җаваплы әфәнде кызып китте. Мин аны бүлдерергә кирәк таптым һәм: — Милли мәгарифне шәһәребездә үстерү өчен сез җаваплы бит! Ни өчен үз вазифагызны җиренә җиткереп башкармыйсыз соң?— дип сорауны туп-туры бирдем. Чиновник сыйфатында озак эшләгән, мәктәптән-мәктәпкә тикшерү эшләре сылтавы белән йөргәнендә аштан-ашка төшкән бу корсак әфәнде, тагын да бүртенеп, күркәдәй кабарынып, йөзләре кызарынып, төкрекләрен елан зәһәредәй чәчеп, алагаем бар көче белән миңа ташланды. Әмма бирешеп тораммы инде? Үз аргументларын үзенә кайтарып, мин дә аның кирәген бирәсе иттем. Шулай да, тиз ара тыелырга көч табып, сабыр гына: — Милли мәгариф өчен Казаныбызда үзегез җаваплы, ә үзегез аның тамырына балта чабасыз. Моны ничек аңларга?— дип, тагын да шул ук соравымны кабатлап, турысын җавап бирүен көтү белән генә канәгатьләндем. Бу һаман да бер төрле юнәлештә сүзне тотуым урынлы иде. Миңа, әйтергә теләгәннәремне сорауларым эченә бикләп, тагын бер кат әфәндебезнең колакларына ирештерергә генә түгел, күңеленә үк үткәрерү кирәк иде. — Сез физика-математика фәннәре кандидаты, галим кеше. Икегә икене куша, бүлә, тапкырлый аласыз... Әйтегез әле, милли мәгариф системасын нигә булдырмыйбыз, дөресрәге, яңартмыйбыз? Соравым бу юлы да дәлилле һәм отышлы булмадымы, әллә кәттә тәкәбберебезнең авырткан җиренә төрттемме, аның ярсуыннан борын һәм колак тишекләре пар ата башладылар сыман тоелды. Бюро әгъзалары, тынычландырырга теләптер, аның ягына баскандай сөйләп, шул ук минем сорауларны кабатлагач кына, ул, шиңеп төшеп, бөтенләй дә идән чүпрәге хәлендә калды. Әйе, бу мине гомере буе онытмаячак, мөмкинлек чыккан саен аягымнан чалачак инде. Чиновниклар үз кемлекләренә бармак төрткән кешеләрне сөймиләр. Аларга дөреслек кирәк түгел, мин-минлекләре, сүзләренең өстен чыгуы хәерлерәк. Урыс иле барлыкка килүеннән, ягъни әүвәленнән үк чиновниклар-боярлар кулында булган, аның ясалышы шундый һәм башка юлдан китә дә алмый. Хәер, болары инде үткәндәге хәлләр, хәзер заманасы башка, кешеләре икенче төрле. XXI гасырда мәгърифәт артка тәгәрәмәс, алга гына барыр. Безнең институтның ишеге төбенә бер-бер артлы яхшыдан-яхшы чит ил маркалы җиңел машиналар килеп туктады. Мин шул тирәдә идем. Аларның берсеннән мәгариф һәм фән министры, икенчесеннән педагогия университеты ректоры төштеләр. Үзләрен каршыларга чыккан үз ректорыбыз һәм янындагы әфәнделәр белән куллар бирешеп исәнләштеләр. Елмаешып сөйләшә, хәлләр белешә калдылар, мин җыелыш билгеләнелгән аудиториягә кереп киттем.
III Уку йортыбыз Татар дәүләт гуманитар институты дип атала иде. 1992 нче елда оешып киткән чакларыннан ук анда лекцияләремне укыдым. Ә 1999 нчы елда, элекке эшемне калдырып, монда бөтенләйгә күчтем. Профессор мәртәбәсенә ирештем, фәннәр докторы буларак, фәнни-тикшеренү эшләрен оештырып җибәрүдә дә дәхелем шактый иде. Кафедра белән җитәкчелек итүем дә тырышлык таләп итте. Институтыбызның төп бинасы элеккеге балалар бакчасында булганлыктан: — Бигрәкләр дә “горшок” исе килеп тора инде үзеннән!— диярәк, монда килеп чыккан чакларында, язучы Хәйдәр әфәнде аның һавасын бер дә кабул итә алмавын яшерми иде. Шушы бинасыннан тыш, тагын да башка ике-өч урында уку-укыту йортлары булып, ул асылда өч факультеттан гыйбарәт. Эшебез — укытучылар әзерләү. Алар мәктәпләрдә тел һәм әдәбият фәннәреннән белем бирерлек булып чыгалар. Элеккеге студентларыбызның күбесе инде зур кешеләргә әверелеп беттеләр. Институтыбыз гына һаман да балалар бакчасында кала бирде. Урыс илендәге Татарстанда татар мәгарифенә юньле көн булмасын инде, и хәерсез дөньялар! Чынында моңа дөнья гаепле түгел, язмышның да катнашы юк, урысны да гөнаһлыга гына чыгара тору хата булыр. Хикмәт — үзебездә, татарның татар булуыннан куркуда. Нинди хәлдер инде ул, әгәр дә татарга: “Син татармы?”— дип сорау бирсәң, бу аталышыннан үзе дә куркып калыр, туры җавап бирмәс өчен җитмеш төрле ыкы-мыкыларны уйлап табар, егыл да үл инде менә! Шулай да институтыбыз өчен бина салу эшенә хөкүмәтебез керешеп, инде төзеп җиткереп тә киләләр. Көзгә шунда укытырга күчәрбез, имеш. Булыр да, президентыбыз үзе үк менә шулай эшлибез дип кат-кат әйткәч, башкача бармаячак инде бу дөньялар. Тик әлегә... Тик менә Аллаһы тәгалә каршы төшмәде, урыс та кагылмады, безнең үз татарыбыз сөйләнә башлады: — Гуманитар институт өчен артык ул бина! — Майлы калҗаны эләктермәкчеләр! Миңа да яхшы таныш, хәтта әле гаиләбезгә дә бик якын кешеләрдән саналган, милләтчебез Фәндәс ага Сафиуллинның дусты, фикердәше, галим әфәнде Абдуллаҗан Җәләлов: — Сезгә артык зур ул бина, кешеләр гуманитар институтның андый бинага лаек түгеллеген сөйлиләр,— дип, башкаларга фикерен йөкләп, үзенең аһлы күңелендәгесен колагыма элгәләштереп алган иде. Түрәләргә дә исен чыгарган, ахрысы. Менә бит, шушы елның инде февраль аенда ук ил-башыбыз үзе Мәскәүгә хат язган һәм өч институттан бер университет булдыру хәсрәтендә янган. Инде ризалык алганнар, фәрман да чыгарганнар: нәкъ шулай буласы икән! Министр инде безнең коллективны шул университетның ректоры белән таныштырырга, алда көтелгән бөек эшләр белән күңелебезне сөендерергә килгән.
IV Җыелыш үз җае белән соңарып һәм ашыкмыйча башланып китте. Түргә безнеке һәм педагогия университеты ректорлары, урталарына министр урнаштылар. Татарның бөек мәгърифәтле халык булуыннан башлап китеп, мәгариф һәм фән министры Рафис әфәнде олы һәм тонык нотык тотты һәм, ахырда: — Бүген югары белемгә түгел, гади эшче көчләргә ихтыяҗ зур,— дип сүзен бетерде. Аның болай сөйләве мантыйк гыйлемендә маһир булган институт укытучылары колагына: “Югары белем һәм шул белемне бирүче сезнең бүгенге көндә кирәгегез юк!”— диярәк ишетелде. Җыелыш халкы үзен бәхетсез тоярга мәҗбүр иде. Моны башка халык вәкилләре түгел, үзебезнекеләр әйтә һәм татар өчен, татар колагына. Аң, белем, мәгърифәтнең кешелек өчен никадәр әһәмияте зурлыгын болар белмиләрмени? Беләләр, ә ни өчен башкача сөйлиләр? Илгә белемле кешеләр, аңлы, мәгърифәтле татарлар түгел, наданнар, томаналар кирәк диләр түгелме? Нәрсә, әллә эшчеләрнең югары белемле булырга хаклары юкмы? Гади эшче белемсез булса да ярыймы? Моңа кадәр тарихыбыз буйлап кат-кат һәм туктаусыз әйтелеп, халыкның милли байрагына әверелгән мәгърифәтне менә бүген урамга чыгарып ташламакчылар, ахрысы. Моны кем дәлилли-дәлилли аңлата соң әле, хәйран калырлык?!. Татарстанның мәгариф һәм фән министры түгелме? Хуҗа Насретдин да утырган ботагын үзе кискән. Көлке, билгеле! Әмма министрыбызның сүзләренә колак куеп утырган галим-голамәнең хәйран итүен аңлатып бетерү мөмкин түгел иде. Алар телсез һәм аңсыз калдылар. Әгәр дә министр шушы максатын күздә тотып ул сүзләрне әйткән булса, теләгенә ирешүен үзе дә төшенеп һәм сизеп алгандыр? Инде хәзер нәрсә сөйләсә дә була аңарга. Татарның мәгърифәт агачына үтмәс балтасы белән чапты, кисеп тә аударыр, мөгаен. Министр кешегә нәрсә эшләсә дә килешә. Мин әле ул минутта халыкның җитәкчеләрен Аллаһының җирдәге хуҗачылары дип уйламый һәм шушыны тәкрарлап әйтүчеләргә сәерсенебрәк карый идем. Болай дип уйлар өчен хуҗаларның гамәлләренә карата үпкәләү хисем шулкадәр көчле һәм күп җыелырга тиеш булгандыр, хәтта Аллаһының үзенә зарланыр дәрәҗәсендә! Аллаһыга гамәлләре өчен зарлану, үпкәләү — бу минем күңелгә шундый ят һәм сәер хис иде ки, ул хәтта акылымны әүвәрә кылып, җимереп ташлады. Хәер, бу хәлләр аңыма соңрак иреште, ә хәзергә аның тоткынына гына әверелә барам. Белми идеммени: дөньялыкта Сатана да бар! Министр инде бер сөйләп бетергәч, инде икенче кат шул ук сүзләрен әйләндерү эшенә кереште. Институтыбызның бетерелүен исә: — “Ликвидация” сүзе, сезгә карата әйтелгәндә, югары уку йортыгызны юкка чыгару дигән сүз түгел. Дөрес аңлагыз! “Ликвидация” ул...— дип, бераз сафсата корып, ә аннары әйткәннәренә үзен дә ышандырырга теләп тагын да “аңлата” башлады. Мөгаен, хикмәти Хода, филолог-телчеләр каршында утырганын исәпкә алырлыгы юк иде.— Студентларыгыз, укытучыларыгыз да кала, бары тик һәммәгез дә педагогия университеты карамагына күчә. Бөтенегезне дә эшкә урнаштырып бетерербез. Университетта булмаса, башка уку йортлары да бар... Аның мәктәп-гимназияләрне күздә тотуы аңлашыла иде. Хәер, мөгаллим-мөгаллимәгә аларның кайсында эшләсә дә була: барыбер укытасы да укытасы.
V Сүзне педагогия университеты ректоры алды. Министр Рафис әфәнденең тавышы бәрхет иде, чәчләре — чем каралар, хәтта бөдрәләнебрәк тә торалар, гәүдәсе, төс-кыяфәте дә килешле. Тик менә сүзләрендә генә күңелгә ятышлы мәгънә аз табылды. Халык бит ул, әйтелгәнең туры булсын, әмма ихластан сөйләгәнне ярата, ялганны кабул итми. Ә менә педагогия университеты ректоры, килешсез шакмаклы йөзенә буяштырылып куелган сыман тойгы калдыручы сыек чәчләре белән халык күңелен яулап алалмасын белептер, сүзен турыдан алып китте. Ул шушы кушылу технологиясенең инде уйлап куелганлыгын һәм бары шул юл белән генә эшне алып барачагын яшермәде. Аның сыек һәм нечкә яңгырашлы сүзләрне яратуы сизелә, әйткәннәре: “Язмышыгыз хәл ителгән, буйсыныгыз да шөкер итегез!”— дигәнне аңлата иде. Безнең институтка дип төзетелгән зур, колонналы мәһабәт бинаны да педагогия университетына тапшырып өлгергәннәр, фәрман да Казанда әзерләнмәгән, Мәскәүдән төшерелгән. Ә алар, хуҗалар, безне харап булудан гына саклап калырга телиләр, һич борчыласы юк, имеш. Менә бит хикмәт нәрсәдә икән! Институтның укытучылары күңелен, шушы сүзләрне ишеткәч, сөенеч нуры балкытырга тиеш иде. Алар бит хәзер зур университетта укытачаклар. Яхшы биналар, олы коллектив — болар Татар дәүләт гуманитар институтына тәтемәде, ә аларда — бар. 130 еллык тарихы гына нәрсә ул университетның? Татарны зур халык, бөек милләт, диләр. Шулайдыр да бәлки. Әмма ул чабатасын түргә элүче дә әле, ягъни үз йөзенә үзе “төкерүче”, әллә кем! Әйе, килешәм, мондый эшне бары тик көчле халыклар гына башкара ала, әгәр дә юләрлекләре җитсә. Инде сүз җыелыш әһеленең үзенә күчерелде. Ректоратыбыз алдан ук хәстәрен күреп куйган, сораулыклар укытучыларыбызга таратылган, әмма аларны министрга яки педагогия университеты ректорына бирү-бирмәү һәм текстта язылганнарны үзгәртү-үзгәртмәү һәркемнең үз теләгендә калдырылган. Менә кайчан кемнең кем булуы аңлашыла башлый. Дөнья куркакларга һәм батырларга, ахмакларга һәм акыллы башларга гына бүленми әле ул. Анда куштаннар һәм туры сүзлеләр дә бар. Акыллы башлар сорауларына җавапларны табуны хуш күрсә, куркаклар җиргә сеңеп, куштаннар “тәлинкәләренә” ябыштылар. Боларына киләчәк тормыш бәхет кояшының йөзен ачарга вәгъдә итте. Коллектив каршында түрәләргә ачыктан-ачык тәлинкә тотмасалар да ярар иде. Кемнәр бит әле, үзләрен тәрбияле санаучы, әллә кем булмакта җан аткан голамәләребез! Менә кайчан андыйлар чиркандыра. Ә арада дөрес кешеләр дә булырга тиеш, югыйсә! Булырга тиеш! Эһ син, тормыш диңгезе! Төрле дулкыннар эченә ташладың, әйләндереп каплаган чакларың да булды. Ярый әле исән калдыргансың, ярый әле яшәү көче югалмаган! — Сез монда, институтны “ликвидировать” итү — аны юкка чыгару түгел дип белдерәсез. Әйе, бу — дөрес сүз, бер институтны гына түгел, бәлки татарның мәгариф системасын юкка чыгару, аны вату, җимерү эшен башлау. Моны аңлы рәвештә башкара торгансыздыр, югыйсә, аңсызлык белән икән, ахыры ничек, нәрсәләр белән бетәсен әйтүе кыен... — Мин — язучы кеше. Язучы иптәшләремә, укучыларыма, бу хакта дөресен сорасалар, нәрсә дип җавап бирермен? Татар үзенең мәгариф системасын үзе җимерде диярменме? — Сез, министр әфәнде, республикабыздан читкә чыкканда, эшлекле күренүегез өчендер инде, андагы татар мәгарифен торгызуга, үстерүгә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдәләр кылып йөрисез. Менә күптән түгел генә Табулда булдыгыз, андагы педагогия институтында борынгы татар китапларын, язмаларын, тарихын барлау һәм өйрәнү эшенең кирәклеген куәтләп текстология лабораториясе ачуны һәм аңарга акчалата ярдәм итәчәгегезне белдердегез. Эшегез сүздә генә калмастыр! Әмма сезне ничек аңларга? Читтә йөргәнегездә милли мәгариф өчен җан атучы, ә үзебездә милли мәгариф агачының тамырына балта чабучы дипме?.. Министр әфәндебез түзмәде, чыгышымны бүлдерде: — Минем кем икәнлегемне белмичә сөйлисез! — Белмимдер... Әмма эшләрегез? Мин, татар язучысы буларак, бүтән язучыларыбызга, милли институтны яптыруыгыз хакында сорасалар, нәрсә дип әйтермен? Шушы кадәр дә беркатлы булуым өчен хәзер гафу үтенергә тиешмен, чөнки бу мәсьәлә берәр татар язучысын борчуга салдымы икән? Юк булырга кирәк. Хәтта галим-голамәсен, журналистларын да бары тик сөендерде генә бугай. Әллә хәйран иттереп, бөтенләй телсез калдырдымы?
VI Җыелыш авыр ноталарда тәмамланды. Татар, үзенең язмышы аяныч булу сәбәпле, бу юлы да берни эшли алмаячагын аңлады. Аның бәхете юк иде, ә бәхетсез халыкның ихтыяры да юк, димәк, үз теләгенчә эш итү көче... XVII гасырдан XX йөз башларынача татар халкына милли мәгариф системасы үзен һәлакәттән саклап калдыручы көч, хәтта терәк сыйфатында да кирәк булган. Мәктәп-мәдрәсәсе өчен ил бер генә тиен акчасын тотмаса да, халык барыбер җаен тапкан, садака тәртибен алга чыгарып, үз мәгариф системасын саклап калган. Мәгариф ул милли мәртәбә дә бит әле. Инде хәлләр үзгәрде. Милли мәгарифсез калдыру татарны башка төрле вак халыклар белән бергә юкка чыгару өчен күпләргә отышлы юл кебек тоела. Әмма хикмәт шунда ки, кемгә-кемгә, әмма татарга надан булырга ярамый, чөнки аның ул вакытта үз табигате уяначак. Ә татар табигатенең ниндилеге тарихларга язылган! Ил тотучы халык белми микәнни, әгәр дә үзен юкка чыгарасы килсә, иң әүвәл татарны милли мәгарифсез калдырырга кирәк икәнлеген? Татарны мәгърифәтсез итсәләр, илдә хикмәтләр булачак икән әле, булачак! Бүгенге вазгыять шундый, дөньяларның барышы моны вәгъдә итә. Милли мәгарифсез калган халыклар золмәткә, караңгылыкка чумалар. Алар кыргый хәлләренә кайталар. Кем-кем, әмма татар кыргыйланса, аның ниләр кыландырачагын фараз итүе бер дә авыр түгел. Бәлки милләтебез “хуҗалары” шуны телиләрдер, халыкның дөньялыкны әйләндереп каплауларын дигәнем? Ә шулай да, бәлки бу булачак университетның киләчәге зурдыр, моны аңламыйм гынадыр? Тумаган тайның билен сындырырга маташмыйммы? Уйлар һәммәбездә дә диярлек каршылыклы булдылар. Җәйге ялга чыгып киткәндә шушылай күңелсез таралышу хәерсезлек билгесе инде ул. “Хәсрәт эчендә, уйда мин”,— диярсең шул. Һай Габдулла әфәнде Тукаев, бигрәкләр дә илаһи шагыйрь булгансың үзең, татар бәгърендә нинди бураннар, зилзиләләр кайнарланасын әллә кайлардан белеп торгансың!
VII Җәй авыр узды. Югыйсә үземнең дачамда гына ял иттем. Төзелеш белән шөгыльләндем. Әмма күңелгә җыелган борчулар, туктаусыз уйланулар һәм үз алдыма куеп, чишәргә тырышып караган мәсьәләләр, җаваплар эзләтеп аптыраткан сорауларымның җавапсыз калулары җанны изде. Аралашкан галим-голамәләргә ышанычым бетә барды. Гүяки бөтен дөньялык та минем кебек сораулар һәм борчылулар эченә чумган кебек иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|