ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 10 страницаАны хезмәттәшләре элгәрерәк “Ишан хәзрәтләре” дип йөртә иделәр. Ә хәзер — юк, җөрьәт итмиләр, чөнки заманалар үзгәрде; ул вакытларда “ишаныбыз” фәнни хезмәткәр генә иде, ә хәзер — гыйльми тикшеренү институты директоры. Ә мин аның бу дәрәҗәгә ничек менгәнлеген бик яхшы беләм. Сүзем дә шул турыда булыр. I Яңа урынга эшкә күчеп, Гыйлемхан Сабировичның, акны карадан аера башлап, әле генә оешып җитеп маташкан чаклары иде. Ул арада Мәскәүдән тикшерү килеп төшеп, аның яңа эш урыны булган югары уку йортының энәсеннән-җебенәчә барып җиттеләр. Гыйлемхан Сабирович кафедра мөдирлегендә булуы сәбәпле, аларның һәммә таләпләренә буйсынып, институтның дәрәҗәсе өчен уттай янып, шул ук вакытта җитешмәгән якларны да барлап, үзе һәм вазифасы өчен кирәкле тәҗрибәләрне, күрсәтмәләрне ал-ял белми туплый торды. Шушылай айдан артык вакыт үтеп китте. Кичләрен лекцияләрен язды, көндезләрен аларны студентларына укый барды. Башаяк эшкә чумып яшәде. Иң кирәге — монда аның үзенә ошый. Җитмәсә фикер сандыгы шыплап тутырыла торды. Ничек вакыт җиткергәндер, билгесез, әмма өлгер булырга тырыша иде ул. Ә, әйе, институт димәктән, укучым, алдан ук белдереп куймаганым өчен гафу үтенәм, алар ике төрле булалар. Аларның берләре — югары уку йорты, анда студентлар белем алалар, доцент һәм профессорлар монда лекцияләр алып баралар. Институтларның икенче төрлеләре исә гыйльми тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәләр, боларда эшләүчеләрне фәнни хезмәткәрләр дип атыйлар. Беренчеләренә ректорлар башлык итсә, икенчеләренә — директорлар. Асылда фәнни тикшеренү эшләре аларның икесендә дә алып барыла, әмма гыйльми тикшеренү институтларында студентларны укытмыйлар. Кыскасы, болар икесе ике дөнья, әмма бердәй фән дөньялары булып торалар. Мәскәү инспекторлары, Гыйлемхан Сабирович эшли башлаган югары уку йорты студентларының белеменә канәгать икәнлекләрен белдереп, үсеш мөмкинлекләре барлыгын да ректоратка җиткереп, кемлек арбаларында китеп бардылар. Институтның һәр галименә һәм мөгаллименә йөкләтелеп калдырылган бихисап күп төрле эшләрдән гыйбарәт бурычларны һәммәсенә бергәләшеп тартып барырга калды. Җитмәсә, кайдан чыккан сүз булгандыр, уку йортларының “Татар” исеме белән аталуы тикшерүчеләргә ошамаган икән дигән сүз таралып, моңа кадәр үзләрен һәрхәлдә мәгърур тоту җаен караган укытучыларның күңеленә тәфтиш-борчылу утын салды. Әмма ваклыклардан өстен калырга тиеш иделәр. Шәһәрнең һәммә югары уку йортлары “Казан” дип башланып китеп, ә чит республикаларныкы, мәсәлән, Чебоксарда исә “Чуаш”, Уфадагылар “Башкорт” булса да ярый, әмма Казанда “Татар” дигән исем ярамый, имеш. Олы эшләр артта калса, ваклары җанны каезлый торган була шул ул. Бу очкынга мыскыллы утын әрдәнәләрен ыргытучылар да табылгандыр, шуңа күрә кайберәүләрнең коты киткәндер — инкарь итүгә алынмыйк. Гыйлемхан Сабирович Татарстан Фәннәр академиясенең олуг утырышларының берсенә чакырулы иде. Озынга сузылган докладлардан соң, беразга тәнәфес игълан иттеләр. Чыгып барышында Гыйлемхан Сабирович шушы бөек оешманың президенты, академик Маннур Җамаловичка йөзгә-йөз диярлек туры килде. Юл бирде. Маннур Җамаловичның кибәндәй маңгаенда сырлары уйнашып алдылар, олы, авыр күзлеге исә мәһабәт борыны өстендә сикереп куйгандай булды, калын иреннәре юкарып елмайдылар да, ул: — Мыек үстергәнсез, нәкъ Когановичныкы кебек!— дип әйтеп, җиңгә кыска куелган кулын сузды. Дөрестән дә Гыйлемхан Сабирович соңгы ике-өч айда гына мыек үстереп маташкан иде. Әмма ни өчендер йөзе үзенә таракан сыйфат тоелгандай. Шуңа күрә кешегә бик күренмәскә тырышып, колга буен ничек тә икегә бөкләп, ят һәм таныш күзләрдән качып төркем арасына сыенырга, күренми калырга итә. Ә ул, Маннур Җамалович, карагыз әле моңарга дигәндәй, башкалардан аны аерды да куйды. Күрештеләр. Менә хәзер Гыйлемхан Сабировичның, берегез белән дә түгел, минем белән генә кул биреп исәнләште диярәк, күкрәк сугып мактанырга да чамасы бар иде. Зур түрәнең гади адәм баласына игътибар итүе бәхет бит ул, имеш. Әмма Гыйлемхан Сабирович, шөкәтсезмен бу мыек белән дип ялгыш уйлапмы, кая барырга да белмәгәндәй, диварларга таба чигенмәкче иде, аны президент әфәнде җиңеннән эләктереп алды, гүяки базга олагыр җиреннән тартып чыгарды, җитмәсә: — Сталин белән Коганович арасында мыек мәсьәләсендә нинди вакыйга булганлыгын ишеткәнегез бардыр бит?— дип сорап та куйды һәм көлкеле бер хәлне үз тирәсенә җыелган хадимнәренә сөйли дә башлады. Әмма каушавы аркасында Гыйлемхан Сабирович вакыйганың асылын аңламый калды. Аңа, бары тик куштанланып, башкалар белән бергә көлешергә генә калды. Әмма президент әфәнде белән бу көннәрдә очрашулары шушы гына булмаган икән. II Лекциясен Гыйлемхан Сабирович онытылып сөйләү белән мәшгуль иде, аудитория ишеген кактылар. Ул да түгел, факультет деканы үзе килеп керде, студентлар, аны сәламләп, шунда ук аякларына күтәрелделәр: — Сезне телефонга!— диде Гыйлемхан Сабировичка декан, кул ишарәсе белән генә студентларга урыннарына утырырга әмер биреп. — Кем?— диде Гыйлемхан Сабирович, аптырап. Әмма соравы деканның күңеленә тиде, ахрысы, туташның борын очындагы кара күркәм миңе сикеренеп алды, ак йөзенә килешле итеп сызылган нәзек керфекләре өстенә борчак күзләре менеп кунаклагандай булдылар. Ярый әле ярым кысалы пыяла күзлекләре аларны үз киртәсеннән чыгармады. Тәрбияле зат буларак, декан шунда ук сабырын җыйды. Бүлдерүенә канәгатьсезлеге аркасындадыр инде, усал чыккан соравы өчен тизрәк Гыйлемхан Сабировичның гафу үтенү җаена керергә өлгергәнендә, ул: — Фәннәр академиясеннән... кичекмәстән чакырталар!— диде. Деканат коридорның икенче башында булганлыктан, андагы телефонга барып җитү өчен ашыгырга тиеш иделәр. — Бик җитди тавыш иде. Йөгерегез, миңа карамагыз!— диде, акрын кыймылдавына Гыйлемхан әфәндене шелтәләп һәм аны куалый бирүдә булган декан. Телефонда ханым тавышы иде. Ул хәзер үк Фәннәр академиясенә, аның президенты Маннур Җамалович каршысына килеп җитәргә боерды. Гыйлемхан Сабирович лекциясен сәбәп итмәкче иде, әмма сүзе үтмәде. Аңа кичекмәстән Татарстан Фәннәр академиясенә ашкынып барып керергә, пыяла диварлы баскычларыннан икенче катка күтәрелергә туры килде. Сулышын да алыштырып тормастан, президент бүлмәсенә якынайды. Сәркәтип ханым, үз чибәрлегенә чумып, Гыйлемхан Сабировичка җылы итеп елмайды да: — Килеп җиттегезме? Хәзер!— диде һәм академикның бүлмәсенә кереп тә китте. Аңлашыла: бераз көтеп торырга тиеш инде ул. Сулышын да алыштырыр. Әмма Гыйлемхан Сабировичны үзен әлегә тәүге тапкыр күрешкән бу ханымның тануы, исемен һәм фамилиясен, әтисен атап сөйләшүе хәйран итми кардырмады. Соңгы араларда Фәннәр академиясе ягыннан татый башлаган “кайнар игътибар”га ул эреп китәргә тиеш иде. Бәлки нәкъ шулай булгандыр да, менә бит, нәрсә уйларга да белми. — Монда утырыгыз!— дип урын күрсәтте аңарга Фәннәр академиясе президенты Маннур Җамалович, ишек янына ук якын җитә язып каршы ала килеп. Аның киң, биек һәм якты бүлмәсе, келәмле паркет идәннәре, тоташ олы тәрәзәләре эш өстәлен кечерәйтеп күрсәтә иделәр. Әмма монда Гыйлемхан Сабировичның сулышлары иркенәеп китте. — Шалтыратасым бар иде, сабыр итәрсезме?— диярәк, Маннур Җамалович өч телефонының берсендәге төймәләрдә бармакларын оста гармунчыдай йөгертеп алды. — Мэрның үземе? Казанның мең еллыгын әзерләү буенча оеша торган комитетка кандидатуралар бар. Камил Шамилович үзе шалтыратыр,— диде дә, хушлашмый гына телефон трубкасын урынына куйды. “Әллә мине ул эшкә өндәмәкчеләрме? Юк, кирәкми!”— дип уйлап куйды Гыйлемхан Сабирович, сөйләшү башланганчы ук бер карарга килергә өлгереп. — Сезнең докторлык диссертациягез ни хәлендә?— диде аңа Маннур Җамалович, китереп өстәлемә бүген үк салыгыз дигәндәй үтә дә җитди карашын Гыйлемхан Сабировичка төбәп. Әмма ул: “Язып бетереп килүемне каян белде икән?”— дип аптырарга мәҗбүр иде. Бу мизгелдә аның “Коганович” мыекларыннан һәр төге үрә тордылар, сыртының бөкрәеп килүен утырган урындыгының аркасы, сиздереп, төртеп-төртеп тора башлады. — Аны әле монография итеп бастырып чыгарасым бар,— дип, Гыйлемхан Сабирович үз алдында торган эшләренең күплеге хакында әйтергә мәҗбүр иде, гүяки эше шунда гына калгандай аптыраулы карашында буталып. — Ике ай вакыт сезгә!— диде академик, мөгаен үзенең булдыклылыгыннан чыгып һәм Гыйлемхан Сабировичның да шундый кешеләрдән икәнлегенә шикләнмичә. — Ике айдан — Яңа ел, типографияләр аңынчы ук ялга туктыйлар... Февральгә булса гына инде,— диде Гыйлемхан әфәнде, тиз арада башкарып чыгарга тиешле эшләренең күләмен күзаллап. — Ярар, февральгә дип сөйләшик!.. Җәйгә кадәр — якларга!.. Болай ашыктыруымның сәбәбе — сезне гыйльми тикшеренүләр институтына директор итеп куярга дигән фикердә торабыз! Хәзергә бу хакта һичкемгә әйтмәгез! Дошманнарыгыз белеп алып, аяк чалу эшенә керешмәсеннәр, аларның көнчелек хисләре кузгалыр!— дип, Маннур Җамалович башка темада сөйләшүгә күчте. Гыйлемхан Сабировичның утырган урынында гүяки җир убылды, әмма иңенә канатлар үсәргә өлгерде, күкләрдә эленеп торгандай үзен хис итте, каршысында томан эченә кереп югалган күпер барлыкка килде. Ул мондый олы тәкъдимне көтмәгән иде. III Язып бетереп килгән фәнни хезмәтен Гыйлемхан Сабирович шушы вакыт эчендә яңабаштан карап та чыгарга, фикерләренә карата тәнкыйтен ныгытырга, дәлилләрен кат-кат тикшерергә, көчәйтергә, теориясенең хаклыгын ачыклау өчен башка методлар белән аны бүтәнчә дә тикшереп карарга, ягъни кабаттан фәнни эзләнү эшенә чумарга тиеш иде. Гыйльми эшнең шундый үзенчәлеге бар: теория һәртөрле вак-төяк, хәтта беренче карашка әһәмиятсез саналган юнәлешләрне дә үзенә тартып алып кереп китүчән була. Көннәре көннәренә ялгандылар. Йокысыз, хезмәткә чумып үткәрелгән төннәреннән соң Гыйлемхан Сабирович төп эшенә дә йөгерергә тиеш иде. Ә анда лекцияләрен сөйләү генә түгел, бәлки ректорат һәм гыйльми киңәшмә утырышларында да катнашу, куелган мәсьәләләр буенча чыгышлар да ясау, аларга алдан әзерләнү, конференцияләрне әзерләү, оештыру һәм уздыру кебек четерекле мәсьәләләрне дә башкарып чыгарга кирәк. Кайвакытта ару-талчыгулары шул дәрәҗәләргә җитә иде ки, урамнан яки коридордан барганында күз аллары караңгыланып, гәүдәсе дә чайкалып киткәли. Әмма шунда ук “өченче күзе” уяна, үзен кулга алырга өлгерә. Язылып беткән дип саналган монографиясенә кабат башаяк чумарга туры килде аңа. Хәер, башкача булдыра да алмады, ул хезмәте Гыйлемхан Сабировичны күптән үзенә тәмам суырып алган иде инде. Һәммә тезисы аерым-аерым, кабат тикшеренүне таләп итеп кенә калмады, киңәеп тә китеп, әһәмиятле төп мәсьәләгә дә әверелә барды. Бу исә язылган хезмәтен яңадан сүтүне һәм башкача җыюны таләп итә башлады. Гыйлемхан Сабировичка башка юл калмады, тәмам онытыла барып, яшәвенең бөтен мәгънәсе — хаталы нәтиҗәләргә килгәнендә әрнүләрдән, ачышларга ирешкәнендә сөенүләреннән гыйбарәт була барды. Ул үзен зур диңгездән океанга килеп кергән олуг кораб итеп тоя башлады. Дөресе шул, язылган, инде басмага әзер дигән монографиясен үзгәртә һәм төзәтә-төзәтә, үзе дә бөекләнә барды. Бу юлы хезмәте чыннан да канәгатьләнерлек төс алып, фәнни ачышлар нигезендә язылган чын монография хәленә керде. Аның эчтәлеге, юнәлеше һәм колачлап алган өлкәсе көтелгәннән дә өлгергәнрәк һәм җитдирәк нәтиҗәләргә китерде. Әмма бу вакыт эчендә Яңа ел бәйрәмнәре дә узып, февраль ае да җитеп, мартка да күп калмаган иде. Аны тагын лекциясеннән чакыртып алдылар. Бу юлы сәркәтибе түгел, Маннур Җамалович телефоннан үзе шалтыратып, Фәннәр академиясе президенты булуын әйтеп тә тормыйча, кичекмәстән сөйләшүне таләп иткән. — Безнең хәбәрләшүне беркем дә белергә тиеш түгел!— дип боерды ул Гыйлемхан Сабировичка.— Монографиягез чыктымы? Китереп китәрсез әле! Телсез калырлык хәл иде. Гыйлемхан Сабирович гафу үтенергә мәҗбүр булды. Ике-өч көн элек кенә монографиясен типографиягә тапшыруын әйтте. Хәзер бит китап чыгарту эше кыен түгел. Ул аны компьютерда үзе җыеп өлгерткән иде инде, макетка саласы да, күбәйтеп, китап итеп төплисе генә. Әмма типографиядә аңа китабы мартсыз әзер булмаячагын әйттеләр. Гыйлемхан Сабирович бу хакта Маннур Җамаловичка да җиткерергә мәҗбүр булды. Тик бу вакытта типографиядә хезмәтен бастыручы станокның ватылганлыгын әлегә белми иде ул. Гыйлемхан Сабировичның монографиясе апрель ахырларына гына төпләнеп, беренче нөсхәләре кулына керде. Әмма бу вакытта Маннур Җамалович ялга киткән булып чыкты. IV Май бәйрәмнәре узып, бакча эшләре башланган көннәр иде. Табигать матурайганнан матурлана бара. Гыйлемхан Сабировичны тагын Фәннәр академиясенә чакырттылар. Бу юлы Маннур Җамалович: — Баш тартмаячаксыз! Сезне республикабызның төп гыйльми тикшеренүләр институтына директор итеп кую мәсьәләсен һәрьяклап тикшердек, килешмәгән ягыгыз табылмады. Тиздән шунда эшкә күчәчәксез! Докторлыгыгызны яклауның икенче көнендә үк бәлки!— диде, бик җитди тонда, Гыйлемхан Сабировичка чигенер урын калдырмыйча.— Сез — яшь кеше. Кырык тулып киләме әле?.. Сездәй галимнәрне бүгеннән фәнне җитәкләү эшенә тартмасак, иртәгә соң булачак!.. Әмма әлегә бу хакта һичкемгә әйтмисез. Дөнья тулы көнләшүчеләрегез һәм...— Ул бераз тынып торды, тамагына җыелган төерне уздырып җибәрде.— Бу урынга атлыгып торучылар бар, аларның кем икәнлекләре сезгә кирәкми. Әмма дә максатларында бик актив эш алып баралар, таныш-белешләрен, туган-тумачаларын да җиккәннәр! Гыйлемхан Сабировичка сүзсез генә утырырга иде, әмма күңеле кителде һәм: — Нигә аларны куймаска?— диде. Маннур Җамалович тавышын күтәрә төште: — Сезнең кандидатурагыз аларныкыннан биш башка өстен булганы өчен, бусы — бер, икенчедән, фәнне яшьләр җитәкләр вакыт җитте!— дип, карарының ныклы икәнлеген белдерде.— Сез нишләп чигенергә торасыз әле? Бу нинди итагатьлек тагын? Фәнне очраклы кешеләр җитәкләргә тиеш түгел! Аның бу сүзләре Гыйлемхан Сабировичның шәхесенә куелган бәя дә иде.
V Шунысы да бар, Гыйлемхан Сабирович ул гыйльми тикшеренү институты тирәсендә сүзләрнең шактый куеру хакында белеп бетерми иде. Кайдан һәм ничек икәнлеген үзе дә чамаламый, әмма анда аның директор итеп билгеләнәсе хакында сүзләр таралып та өлгергәннәр. Хәйләгә керешеп, шунда эшләүчеләр хәтта таныш-белешләре аша да Гыйлемхан Сабировичның кылларын тартып карадылар. Әле шалтыраттылар, әле үзен эзләп табып сөйләштерделәр. Ул серне чишмәскә тиеш иде. Сүзе бирелгән. Ачык кына җавап та кайтармый калдырырга ярамый. Һәм ул үзе дә хәйләгә керешә, сорауларына каршы сорау белән: — Кемне директор итмәкчеләр соң?— дигән була. — Сезнең хакта да әйтәләр... Чакыртып сөйләшкәннәр икән... Шулай түгелмени? Гыйлемхан Сабирович сүзсез кала. Тагын да аның күңел кылларын тибрәтер өчен җай эзлиләр. Институтның үзендә дә директор булырлык кешеләр бар сыман дияргә телиләр. Гыйлемхан Сабирович та шул сүзләрнең ачык кына әйтелүен көтә. Ялгышмый: — Безнең Хөрмәт агай белән Ранил әфәнде директорлык кәнәфие өчен чәйнәшәләр әле! Бу сүзләре Гыйлемхан Сабировичка ошамый. Ул ямьле йөзен сулдыра. — Директорны читтән китермәкчеләр, юкса коллектив талашып-сугышып бетәргә мөмкин, сер түгел,— ди. — Кем булыр икән соң? Гыйлемхан Сабировичка мондый сөйләшүләр күңелендәге серен чишкәнедәй тоела. — Депутат Фуат әфәндебез хакында да ишеткән идем,— ди, шикне үзеннән читкә җибәрергә теләп. Дөресрәге, аны директор итеп китертү хакында кемнеңдер башына кергәндерме-юкмы, билгесез, әмма үзенең авызыннан чыккан сүз булуын Гыйлемхан Сабировичның ишеткәне бар иде. Бераз шаяртып әйтелгән идеме, шул депутат әфәнде, Язучылар берлеге Идарәсе утырышыннан соң, нигәдер күңелендәген яшермичә: — Ул урын безнең кебек фән докторы кешегә килешер иде,— диде. Һәрхәлдә кеше арасында сөйләшкәнендә, үз фикерен үлчәп кенә, ялгышмаммы дип аның әйтү гадәте бар иде. Ә бу юлы ачылды да китте. Гыйлемхан Сабирович янындагылар, бер-берсенә карашып: — Котылыр идек үзеннән!— дип, яшерми сөенеп әйтеп куйдылар. Әмма Гыйлемхан Сабировичның гына күңеленә тиде. Шулай да, серен тирәнгәрәк яшерер өчендер инде: — Бик килешле кандидатура!— дигән булды. Һәм менә ул сүз кабат килеп чыкты. Тагын да берничә көннән башка бер кызыклы хәбәр таралды: — Депутат Фуат әфәндебез, шул гыйльми тикшеренү институтына килеп, андагы хәлләр һәм коллектив белән читләтеп кенә танышып йөргән! “Үрти торгач, тәки күзен кызыктырганнар икән үзенең!”— дип, эчтән генә көлеп йөрергә тиеш иде Гыйлемхан Сабирович. Адәм җанында менә шундый мин-минлек шайтаны тамыр җибәреп, чәчәкләр атып утыручан бит ул. Гыйлемхан Сабирович та аннан азат түгел иде. Шул гыйльми тикшеренүләр институты тирәсендә, гайбәт болытлары белән бергә “мин-минлек җилләре” дә чыккалап, әле күкләре томалана, әле ачылгандай була торды. Анда эшләүчеләр һәммәсе дә диярлек шәхес һәм аң-акыл иясе кешеләр шул. Бу — Казанның гына түгел, бөтен татар дөньясының аң-белем үзәге һәм олуг серләр сандыгы саналган институт. Элекләрне ул гыйльми йорт СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы дип йөртелә иде. Шул чорлардан калган гадәт буенча, “филиал” сүзен кыскартып, галимнәренең мәртәбәсен күздә тотып, аларны хәзер дә “фил”ләр, диләр. “Фил”ләр алар — тынычлар, болар тирәсендә сүз “черкиләре” кара болыт кебек очып йөрсә дә хәйран итмиләр, гайбәткә вакытлары юк. Әмма тел иләген эшсез тотып була димени? VI Бу гыйльми тикшеренүләр институты коллективы, үз язмышын Хак тәгаләгә тапшырып, алда ни булачагын көтеп кенә утыра торганнар түгел икән. Ул икегә дә, өчкә дә бүленде. Әмма артык шаулауны гадәте итмәде. Эчке агымнары Ранил әфәндегә дә каршы, Хөрмәт агайны да сөйми, башкаларга да итагать белдерергә ашыкмады. Тик болай булуларыннан, бер сүзгә килә алмауларыннан үзләре дә гаҗиз иделәр. Гыйлемхан Сабирович үз исеменең дә алар телендә туктаусыз төрләндерелүен әлегә белми иде. Диссертациясе яклауга куелгач, кайберләренең төкерекләре дә кабарып чыкты. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|