Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 13 страница




Ә ме­нә, се­рен чиш­кән­дә, Ка­сый­мыч­ның, шул дус­ла­рын адәм көл­ке­се­нә кал­ды­рып, мә­зәк ясап алыр­га да исә­бе юк тү­гел иде. Бар­ла­сыч бе­лән дә шу­шы хак­та ки­ңә­шә­ләр-ки­ңә­шә­ләр, аны­сы. Ин­де бу юлы ул нәр­сә тәкъ­дим итәр икән?

— Яңа­лык­лар бар­мы?

Бар­ла­сыч бу со­рау­ның бу­ла­сын бе­лә иде.

— Мин алар­ның кол­лек­ти­вын­да бул­дым,— дип шун­да ук сөй­ләп тә кит­те.— Сө­е­нә­ләр, йөз­лә­ре — шат. Ме­нә бит ни­чек!

— Шу­лай бул­мый ни! Бик шу­лай! Эш урын­на­рын сак­лап ка­ла­лар, ул гы­на да тү­гел, кол­лек­тив­ла­ры үсә, эш сә­гать­лә­ре ар­та!

Ка­сый­мыч аң­сыз ке­ше бул­ма­ды. Әм­ма ул үз кол­лек­ти­вы ха­кын­да тү­гел, үз яз­мы­шы ту­рын­да хәс­рәт­тә икән­ле­ген сиз­де­рә­се ит­мә­де. Шу­ңа кү­рә:

— Ме­нә сез­не кай­гыр­ту­ым! Үзе­мә кил­гән­дә — нәр­сә, ашым ашал­ган, чә­ем чәй­нәл­гән­дәй ди­гән­дәй... Дө­рес, бе­раз эш­ләп алыр­га исәп юк тү­гел! Ме­нә бит ниш­ли­ләр!— ди­де.

Бу ка­дәр дә эч­ке кай­нар­лык, тыш­кы са­быр­лык бе­лән әй­тел­гән сүз­лә­ре аны ки­мен­дә кы­рык биш яшь­лек өр­лек­тәй нык­лы ир дип кү­зал­ла­тыр­га мөм­кин иде. Әм­ма ул асы­лын­да че­рек агач сы­ман, ял­гыш кы­на куз­га­ты­лып ку­е­лу­дан да бү­се­леп-сы­нып ки­тәр­гә мөм­кин икән­ле­ген бел­ми иде­ме, әл­лә сиз­де­рер­гә те­лә­мә­де­ме — бо­ла­ры ук хәт­та уку­чы­сы, бү­ген-ир­тә­гә аның уры­нын алыр­га да ди­рек­тор ва­зи­фа­сын­да кал­ган го­ме­рем­нең чә­чәк ке­бек ва­кыт­ла­рын ки­че­рер­мен дип уй­ла­ган Бар­ла­сыч өчен дә ка­раң­гы иде.

— Бер­нин­ди дә фи­кер, үтем­ле тәкъ­дим бу­мы­ни?— ди­де Ка­сый­мыч. Әм­ма бу юлы ин­де үзе­нең кү­ңе­лен­дә ях­шы уе, ни җит­те ге­нә бул­ма­ган хәй­лә­се дә бар­лы­гын сиз­дер­ми ка­ла ал­ма­ды: җи­де йо­зак ас­тын­да яше­рел­гән ни­я­тен, ки­нәт ке­нә ял­ты­ра­тып, күз ал­ды­на чы­гар­ды да бас­тыр­ды: — Ә ми­нем... Әйе, бо­лай... Бер уй бар иде!

Бар­ла­сыч ко­яш­тай бал­кып кит­те. Аның шун­да ук Ка­сый­мыч­ның кү­ңел сан­ды­гын­да яше­рел­гән нин­ди уе бар­лы­гын бе­лә­се кил­де. Сал­пы ягы­на са­лам кыс­тыр­га­нын яра­та иде. Шун­лык­тан со­рау уры­ны­на мак­тау сүз­лә­рен юл­ла­ды:

— Сез­нең ба­шы­гыз­да го­мер­гә шу­лай фи­кер­нең асы­лы гы­на бул­ды. Без­нең як­тан нәр­сә­ләр ки­рәк, һәм­мә­сен дә җи­ре­нә җит­ке­реп эш­ләр­гә ты­ры­шыр­быз! Әй­те­гез ге­нә!

Ка­сый­мыч бу сүз­ләр­нең со­рау бу­ла­рак әй­те­лү­ен, әм­ма Бар­ла­сыч­ның ту­ры­дан-ту­ры би­рер­гә кө­чен­нән кил­мә­вен бе­лә, зы­я­лы­лар­ны­кы ке­бек ба­рып чык­сын өчен те­атр уй­нап ма­та­шыр­га мәҗ­бүр икән­ле­ген аң­лый иде. Мо­ны куш­тан­лык дип уй­лар­га ба­шы­на да кил­мә­де.

— Сез ки­ле­шер­сез ми­кән?

— Әй­те­гез ге­нә, ки­рәк­не эш­ләр­без! Габ­дул­ла Ка­сый­мо­вич, мон­да ике төр­ле уй бу­лыр­га да мөм­кин тү­гел!

Бу сүз­лә­рен Бар­ла­сыч их­лас­тан әй­тә иде ке­бек. Әл­бәт­тә, әл­бәт­тә шу­лай! Ни­чек ин­де ул Ка­сый­мыч ка­дәр Ка­сый­мыч бе­лән уй­на­сын ди!

— Ме­нә нәр­сә! Мәсь­ә­лә че­те­рек­ле,— дип, та­гын да бер кат үл­чәп ал­гач, Ка­сый­мыч сүз­не кар­шы­га төп­тән ки­сеп ау­да­рыр­га бул­ды.— Без­нең укы­ту­чы­лар бе­лән сөй­лә­шеп, алар­ны ми­нистр кар­шы­сын­да ха­рак­тер­лы итеп күр­сә­тер­гә иде...

Һәр сү­зе ни­чек әй­те­лер­гә ти­еш­ле­ген Ка­сый­мыч то­еп бе­лә иде, әм­ма дул­кын­ла­нуы сә­бә­бен­нән фи­ке­рен Бар­ла­сыч­ның йө­рә­ге­нә үтеп ке­рер­лек итеп җит­ке­рә ал­ма­ды, мо­ңар­га кү­ңе­ле бо­зыл­ды. Соң­гы ва­кыт­лар­да әл­лә ни­чек ке­нә үп­кә­ләү­чән бу­лып ки­тү­ен үзе дә си­зе­нә иде ул. Юк­тан гы­на да кү­ңе­ле ка­раң­гы ко­е­га ола­га һәм шун­да то­рып ка­ла­дыр сы­ман.

— Бел­мим шул,— ди­де Бар­ла­сыч, бер дә ба­шы­на уй кер­тә ал­мый­ча га­җиз­лә­неп.— Һәр­кем үзе­нең эш уры­нын сак­лап ка­лыр­га ты­ры­ша­чак, шун­лык­тан ха­рак­тер тү­гел, үз­лә­рен күр­сәт­сә, яңа ху­җа­лар­ның кү­ңе­ле­нә ошап ка­лу те­лә­ген­дә баш­ла­рын ур­та­лай ярыр­лар­дыр мө­га­ен!

Бар­ла­сыч бу сүз­лә­ре бе­лән асыл­да үзен сөй­ли иде. Акы­лы бул­са, Ка­сый­мыч мо­ны гы­на аң­лар­га ти­еш, югый­сә. Әм­ма аның ба­шы­на хәс­рәт төш­те, чын­нан да кол­лек­ти­вы, көй­мә­не су ба­са баш­ла­га­нын си­зе­неп... Һе, си­зе­неп ке­нә­ме, ин­де дә кү­рә то­рып, кү­се­ләр ке­бек ка­чу җа­ен ка­ра­ган бул­са­лар? Һәр­хәл­дә алар шу­лай эш­ләр­гә хак­лы. Алар өчен Ка­сый­мыч нин­ди фай­да ит­те соң әле? Ачу­ла­на­сы ва­кыт­та ты­шау­ла­нып кал­ды­мы? Юк! Мөм­кин­лек чы­гу­ы­на сө­е­неп, агу­ын­нан те­ше сыз­лый баш­ла­ган елан ке­бек зә­һә­рен би­ше бе­лән очыр­ды, ке­ше­лә­рен га­еп­сез­дән га­еп­ле­ләр итеп бе­тер­де. Ул мак­тау кә­газь­лә­ре, ор­ден-ме­даль­ләр, фа­тир­лар бү­лү, пре­ми­я­ләр — бо­лар ба­ры­сы да аның нәф­се­се өчен хез­мәт ит­те­ләр. “Хә­зер сез­гә кол­лек­тив ки­рәк бул­ды­мы?”— дип со­ра­са­лар. Ә те­ге, га­дел би­ре­лер­гә ти­еш­ле дәү­ләт фа­тир­ла­рын ул был­тыр гы­на бүл­дер­де бит әле, ме­нә шул ке­ше­лә­ре­нә та­ян­са ни­чек? Рәх­мәт­ле бу­лыр­га ти­еш­ләр­дер бит ин­де!

Ка­сый­мыч кү­ңе­лен­нән ге­нә алар­ның исем­ле­ген бар­лап чык­ты. Әм­ма бер­се­нең дә сү­зе кем­гә бул­са да үтәр­лек ке­ше­ләр­дән тү­гел иде­ләр алар. Ни ге­нә ди­мә­сен­нәр, кем алар­ны җит­ди­гә ка­бул итәр? Юк, ми­нистр ал­дын­да ан­дый вак-тө­як­ләр бе­лән эш май­та­рып бул­мый. Мо­ны гы­на Ка­сый­мыч бик ях­шы бе­лә. За­вуч­лар, ягъ­ни уку-укы­ту, тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча мө­дир­лә­ре бар, зур тәҗ­ри­бә­ле, хез­мәт­лә­ре ил кү­лә­мен­дә яң­гы­рау ал­ган ке­ше­ләр бит алар, ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­лар. Ме­нә шу­лар­га та­я­нып эш­не баш­ка­ру ка­ла, әт­рәк әләм­нәр бе­лән бул­мый! Бар­ла­сыч аша алар­ны сүз­гә этәр­гән­дә эф­фект­лы­рак, үтем­ле­рәк бу­лыр иде дә бит, бел­мим шул, бар­ды­рып чы­га­ра ал­мас ке­бек. Шу­лай да, әй­теп уз­ган­да ни­чек бу­лыр икән?

Эһ без, ке­ше­ләр, ара­быз­да шун­дый да тә­хет тот­кан­на­ры­быз бар, ни фәр­ман ит­сәк тә, те­ле­без­дән дә, ку­лы­быз­дан да ки­лә. Әм­ма бул­дык­лы ир­ләр­гә ыша­ны­чы­быз юк, тә­хе­те­без­не ал­ма­гай­ла­ры дип кур­ка­быз. Ә авыр­да, кы­ен­лык­лар кил­гән­дә нәкъ шул җил­кә­ле ир­ләр­гә та­я­на­быз да бит ин­де, мес­кен­нәр­гә тү­гел. Ни­гә без алар­га рәх­мәт­ле бу­ла бел­ми­без? Мө­га­ен нәф­се­без­нең зур­лы­гы кү­ңе­ле­без­не тар­лык­та то­ту­дан шу­лай­дыр. Эш уз­гач тер­сәк теш­ләр­гә ом­ты­лу­дан ни фай­да?

— Ка­ра­гыз әле, Бар­ла­сыч,— ди­де Ка­сый­мыч, сү­зен са­ран гы­на, теш ара­сы­на кыс­ты­рып сөй­ләп.— Мө­дир­ләр без­нең көч­ле ке­ше­ләр, алар­ны эш­кә җик­сәк?

Бар­ла­сыч бу юлы үзен акыл­лы итеп күр­сәт­те, шун­да ук тел сан­ду­га­чын сай­ра­тып ал­ды:

— Габ­дул­ла Ка­сый­мо­вич, алар­ны җы­е­лыш­ка ал­дан әзер­ләр­гә ки­рәк! Авыз­ла­ры­на су ка­бып, җә­ме — җә, әйе­ме — әйе, кем­лек­лә­рен оны­тып утыр­ма­сын­нар. Әйт­сен­нәр үз сүз­лә­рен!

— Һе,— ди­де Ка­сый­мыч, мон­дый җы­е­лыш­лар­да, фор­сат­тан фай­да­ла­нып, хез­мәт­кәр­ләр үз ху­җа­ла­рын пыч­рак­ка ба­ты­ру­ла­рын, шу­шы юл бе­лән үзе­нең дә үсү бә­хе­те­нә ире­шү­лә­рен исе­нә алып,— алар бит бе­роч­тан, ярый, сел­тән­гәч, мо­ны­сы­на да эләк­сен әле дип, ми­не дә ая­ма­я­чак­лар!

— Кың­гыр эш­лә­ре­гез юк бит!— ди­де Бар­ла­сыч, үзе­нең ял­ган сөй­лә­ве­нә йөз өлеш инан­ган хә­лен­дә ел­ма­еп.

— Аны­сы шу­лай!..— ди­де Ка­сый­мыч, үзен чын­нан да га­дел һәм дө­рес ке­ше бу­ла­рак кү­зал­лап. Әм­ма дә хез­мәт­кәр­лә­рен йө­гән­ләп ку­ю­ны хә­ер­ле­рәк икән­ле­ген бе­лә ул, җит­ди эш­тә уй­нап ма­та­шу ут чы­га­ру­га ки­те­рүе бар. Ан­на­ры бит ми­нистр кар­шы­сын­да йөз су­ын тү­гәр­гә, аб­руй­ны югал­тыр­га яра­мый. Ми­ңа кар­шы укы­ту­чы­лар­ны ко­тыр­тып куй­ган­сыз ди­сә­ләр, ба­шын Се­бер ки­тәр­гә мөм­кин!

Бе­раз­дан ул өс­тәп куй­ды:

— Уку-укы­ту мө­дир­лә­рен җы­еп, алар­га җы­е­лыш­та, ми­нистр кар­шын­да нин­ди со­рау­лар би­рер­гә икән­ле­ген бар­лап, шу­лар­ны ал­дан кә­газь­гә язып, кул­ла­ры­на тот­тыр­сак, ни­чек бу­лыр? Бер сце­на­рий бу­ен­ча эш йөр­тү ки­рәк!

— Бик хуп! — ди­де Бар­ла­сыч, ин­де әл­лә кай­чан тир­ләп чык­кан маң­га­ен өс­тәл­дә­ге сал­фет­ка­ны алып сөр­теп һәм шун­нан соң гы­на җи­ңел­чә су­лыш алыш­ты­рып.

— Ме­нә мин алар­ны, якын­ча ни­чек бу­лыр­га ти­еш­ләр, үзем­чә язып та куй­ган идем!..

Ка­сый­мыч алар­ны нин­ди­дер бер рә­хәт­лек бе­лән укып чык­ты. Со­рау­лар Бар­ла­сыч­ка да бик оша­ды­лар. Һәр­бер­се яны­на аны мө­дир­ләр­дән кай­сы­сы би­рер­гә ти­еш­ле­ген язып куй­гач, ки­ңәш­мә­не ки­чек­тер­ми, хә­зер үк, тиз ге­нә җы­яр­га Ка­сый­мыч әмер бир­де.

 

V

Мө­дир­ләр ара­сын­да иң ыша­ныч­лы­сы һәм ди­рек­тор ал­дын­да зур бу­рыч­лы­сы чит тел­ләр­не укы­ту эше бе­лән ида­рә ит­кә­не иде. Ул үзен куя бел­де. Бе­рәр­се рән­җе­тә баш­ла­са, хә­зер Ка­сый­мыч­ка ке­реп әләк­лә­де. Ас­тыр­тын гы­на тү­гел, мә­кер­ле ке­ше. Кем­дә юк ин­де ул җи­теш­сез як­лар?

Ка­сый­мыч ме­нә шул ха­ным­га со­рау­ның кәт­тә­сен, оп­ти­маль­ләш­те­рү сә­я­сә­те бе­лән ада­шып йө­рү­че ми­нистр­ның ба­шы­на авыр чү­кеч бу­лып тө­шәр­гә ти­еш­ле­сен тот­тыр­ды. Те­ге­се укып чык­ты. Оя­ты бар икән әле, йө­зе ал­су төс­кә кер­де. Ка­сый­мыч мо­ның ях­шы фал икән­ле­ге­нә тө­шен­де һәм үз ал­ды­на: “Си­нең ке­бек чүп­рәк баш та аң­ла­гач, ми­нистр­ның йө­рә­ге­нә ба­рып ка­да­ла икән бу со­рау!”— дип ку­а­нып куй­ды. Аның йө­зе­нә ел­маю йө­гер­де.

И­кен­че җит­ди со­рау та­рих һәм иҗ­ти­ма­гый фән­нәр­не уку-укы­ту мө­ди­ре­нә ата­ды. Бу әфән­де­нең ба­шы шак­тый гы­на пе­ләш­лә­нә төш­кән бул­са да, акы­лы ягын­нан ку­ә­те бар иде. Әм­ма бер­ни­чә кәр­рә исе­реп, шул хә­лен­дә мәк­тәп­кә ки­леп, дә­рес би­рер­гә ма­та­шып, үзен ха­рап итүе, Ка­сый­мыч­ның аны чак кот­ка­рып ка­луы, ан­нан баш­ка да бә­ла­ләр­не һа­ва­лы­гы ар­ка­сын­да эш­ләп куй­га­лау­ла­ры кол­лек­тив­ка мәгъ­лүм факт­лар­дан иде­ләр.

Мө­дир эш­нең асы­лын аң­лап ал­ды, со­рау­ны ыша­нып тап­шы­ру­ла­рын ку­а­нып ка­бул ит­те һәм һич­шик­сез аны ки­ңәй­теп, та­гын да үтем­ле­рәк итеп ми­нистр­га ха­лык ал­дын­да би­рә­чә­ген әйт­те. Җит­мә­сә: “Күр­сә­тер­без без аңа!”— дип тә өс­тә­де. Ка­сый­мыч бу хәл­гә ку­а­на иде. Әм­ма: “Бик алай ук ачып күр­сәт­мә­сә­гез дә бу­ла!”— дип ша­яр­тып ку­ю­ны да ки­рәк тап­ты.

Кал­ган мө­дир­ләр бе­лән эш ит­кән­дә ди­рек­тор сүз дил­бе­гә­сен кыс­ка тот­ты:

— Шу­ның бе­лән — шул!— ди­де ул.— Үз мән­фә­гать­лә­ре­без­не як­лар­га әзер то­ры­гыз! Мин үз ягым­нан һәм­мә­сен дә эш­лә­дем. Хә­зер сез­нең чи­рат!

Ки­ңәш­мә та­ра­лыш­ты. “Я­рый әле үзем баш­ла­ган шул оп­ти­маль­лә­шү иде­я­се чо­кы­ры­на ба­рып төш­кә­нем­не бел­ми­ләр!”— дип ку­а­нып, ми­нистр­га шал­ты­ра­тыр­га бул­ды һәм аңар­га:

— Кол­лек­тив бе­лән авыр әле­гә, бер дә ку­шы­ла­сы­ла­ры кил­ми. Ме­нә та­гын ки­ңәш­мә җый­дым, алар­ны юма­лап го­ме­рем үтә!— ди­де.

Ми­нистр исә аның хә­лен аң­ла­вын бел­дер­де һәм һич­шик­сез яр­дәм итәр­гә сүз бир­де. Ка­сый­мыч, уен­ның үзә­ген­дә бу­лу­ын аң­лап, уңын-су­лын хә­тер­ләп эш итәр­гә ти­еш­ле­ге­нә та­гын бер кат инан­ды.

Аның җәй­мә­лә­ре җә­ел­гән, кап­кын­на­ры ку­ел­ган, авы уңыш­лы ба­рып чы­гар­га ти­еш. Мон­дый ва­кыт­та Ал­ла­һы тә­га­лә­не тел­дән тө­шер­ми­сең ин­де аны­сы.

Ка­сый­мыч шун­да карт, әм­ма әле­гә кой­мак ке­бек пе­шеп тор­ган һәм су­лыр­га ашык­ма­ган йө­зен ка­нә­гать­лек бе­лән сы­пы­рып куй­ды:

— Ал­ла­һы әк­бәр! Ал­ла­га тап­шыр­дык!

 

VI

Икен­че көн­не мәк­тәп бу­са­га­сын ат­лап ке­рә кил­гән ми­нистр­ны һәм көн­дә­ше ди­рек­тор­ны исә Ка­сый­мыч киң ко­лач бе­лән кар­шы ал­ды. Ку­нак­лар ике­се дә яшь ке­ше, оп­ти­маль­ләш­те­рү сә­я­сә­те­нең ки­нәт бар­лык­ка ки­лү­е­нә хәй­ран ит­сә­ләр дә, өл­кән ип­тәш­нең үзен “кор­бан итәр­гә” җы­е­ну­ы­на сок­ла­ну­ла­рын яше­рә ал­мый иде­ләр. Ми­нистр хәт­та:

— Сез­нең ке­бек зур тәҗ­ри­бә­ле, из­ге җан­лы җи­тәк­че­лә­ре­без бу­лу ар­ка­сын­да бу дөнья ба­ра!— дип, бу юлы да Ка­сый­мыч­ны мак­тап ала­сы ит­те.

— Юк-юк!— ди­де Ка­сый­мыч, ита­гать сак­ла­ган төс чы­га­рып:— Ашым ашал­ган, чә­ем эчел­гән ди­гән­дәй... Ме­нә яшь ип­тәш­нең олы кол­лек­тив­ны бер­гә туп­лап әй­дәп ба­рыр­га алы­нуы ку­а­ныч уя­та!

Әм­ма яшь ди­рек­тор ак­тан да, ка­ра­дан да әйт­мә­де, ел­ма­еп кы­на куй­ды. Ул да бе­ле­ме бу­ен­ча фи­зик, әм­ма яз­мыш җи­ле аны за­ма­нын­да чит­кә ил­теп таш­лап, ком­со­мол юл­лан­ма­сы бе­лән ул ан­да негр ба­ла­ла­ры­на инг­лиз кат­наш рус те­лен­дә фән­нәр укы­тып ма­таш­кан иде. Шун­нан бир­ле чит тел­ләр­гә мә­хәб­бә­те ар­тып, Аф­ри­ка­дан кайт­ка­ны­на ун ел­дан ар­тык го­мер уз­са да, кай­ва­кыт­лар­ны мон­да да дә­рес ба­ры­шын­да инг­лиз те­ле­нә кү­чеп ки­тә, уку­чы­лар ал­дын­да шу­лай кы­лан­дыр­га­лап ала тор­ган иде. Ме­то­дик як­тан ак­лан­ма­са да эф­фект­лы бу­лып ки­леп чы­га та­гын!

Алар Ка­сый­мыч бе­лән әш­нә­ләр исә дә, бер-бер­сен сөй­мә­де­ләр. Бәл­ки сөй­кем­ле сө­як­лә­ре яки җен­нә­ре ки­леш­мә­гән­нәр­дер. Ка­сый­мыч­ны ул һәр­ва­кыт бул­дык­сыз, ял­кау җи­тәк­че дип бә­я­ли иде, шу­шы фи­ке­ре­нә та­ян­ган хәл­дә ике ара­да үз сә­я­сә­тен әр­лән йө­герт­кән ке­бек йөр­тә бел­де.

Ку­нак­лар әү­вә­ле ди­рек­тор бүл­мә­се­нә ка­гы­лып чы­гар­га ти­еш иде­ләр. Әм­ма ми­нистр:

— Эшем ашы­гу­лы, көн тәр­ти­бем ты­гыз!— дип, кыс­тау­лар­га баш тар­тып җа­вап бир­де.— Кол­лек­тив җы­ел­ган­дыр бит? Әй­дә­гез!

Укы­ту­чы­лар шып­лап ту­ты­рыл­ган сый­ныф бүл­мә­се тын­чу­ла­ныр­га өл­гер­гән иде. Ка­сый­мыч, ки­леп ке­рү­гә, тә­рә­зә­ләр­не ачар­га һәм җил­лә­теп алыр­га әмер бир­де. Бүл­мә буй­лап җил уз­ды. Кай­бе­рәү­ләр­нең бо­ры­ны­на ти­де, төч­ке­реп тә куй­ды­лар.

— Ях­шы фал! Төч­ке­рек ул, әби-ба­ба­лар­дан кал­ган сы­на­мыш бу­ен­ча, дө­рес эш, дө­рес сүз сөй­лә­нә ди­гән­не бел­де­рә. Ди­мәк, га­мәл­лә­ре­без уң бу­ла­сы!— дип, ми­нистр ко­ла­гы­на пы­шыл­да­ды Ка­сый­мыч. Бу ин­де җы­е­лыш­ны ачып җи­бә­рү өчен үзе­нә кү­рә яла­гай­лык бе­лән рөх­сәт со­рау да иде.

— Әйе,— ди­де аны­сы да,— сө­ен­че­гә бул­сын!

Шу­шы дәрт бе­лән ми­нистр да оп­ти­маль­лә­шү һәм за­ма­на та­ләп­лә­ре мәсь­ә­лә­лә­рен кү­тә­рү юнә­ле­шен­дә сүз ай­гы­рын йө­гер­теп алып кит­те. Йө­гә­нен ка­ты ку­лын­да то­тар­га ты­рыш­ты. Но­ты­гы, аңа да ка­ра­мас­тан, дәрт­ле һәм дәр­ман­лы ки­леп чык­ты.

— Со­рау­лар­ны со­ңын­нан, чы­гыш­лар бет­кәч би­рер­без!— ди­де ул, ку­лын кү­тәр­гән бер укы­ту­чы ха­ным­ны ты­ныч­лан­ды­ру өчен.

Ул ара­да Ка­сый­мыч яшел­ле-зәң­гәр­ле төс­ләр­гә ке­реп ал­ды, чөн­ки аның әзер­лә­гән сце­на­рий­сы бу­ен­ча сүз ба­ры­шы баш­ка­ча­рак план­лаш­ты­рыл­ган, ә бу укы­ту­чы­ның һәм­мә эш­не бо­зып куюы бар! Бел­мәс­сең, аңар­га ия­реп баш­ка­лар ни­чек сөй­ли баш­лар бит әле?

Әм­ма сүз ал­ган, ике мәк­тәп кол­лек­ти­вы­на бер үзе ху­җа бу­лыр­га ти­еш­ле ди­рек­тор исә, киң кү­ңел­ле­лек күр­сә­теп, шул мө­гал­ли­мә­гә:

— Нәр­сә иде? Әй­те­гез!— дип мө­рә­җә­гать ит­те.

Ха­ным, кау­шау­лы ха­ләт­тә:

— Тә­рә­зә­ләр­не яп­сак иде, җил йө­ри,— дип үтен­де.

Ка­сый­мыч үз тө­се­нә кайт­ты һәм мө­гал­ли­мә­нең те­лә­ген ка­нә­гать­лән­де­рү­не ки­рәк тап­ты. Җы­е­лыш дә­вам ит­те.

Яшь ди­рек­тор үз җил­кә­се­нә төш­кән һәм тө­шә­чәк авыр­лык­лар, ике кол­лек­тив ку­шы­лу сә­бәп­ле ту­а­чак ни­заг­лар ха­кын­да озак­лап сөй­лә­де. Ул ха­лык­ны гү­я­ки сез алай ите­гез, бо­лай­рак эш­лә­гез дип ко­тыр­та­дыр сы­ман иде. Әм­ма Ка­сый­мыч ал­дан көй­ләп куй­ган­ча, кол­лек­тив аны ка­бул ит­мәс­кә, өнә­мәс­кә, ярат­мас­ка ти­еш иде. Тик алай ук ка­раң­гы йөз күр­сә­тү­че­ләр кү­рен­мә­де. Бе­рен­че­ләр­дән бу­лып чит тел­ләр уку-укы­ту бу­ен­ча мө­дир сүз ал­ды һәм, яшь ди­рек­тор­ның инг­лиз­чә­не шәп бе­лү­ен исен­дә то­тып, шул тел­гә күч­те. Алар ике­се шун­да ук ур­так тел тап­ты­лар. Кол­лек­тив кар­шын­да алар­ның шу­шы­лай кы­ла­ну­ла­ры әдәп­тән шак­тый ерак бу­лу­ла­ры ха­кын­да сөй­ли иде.

— Сез ми­ңа ир­тә­гә сә­гать өч­тән дә кал­мый ке­рер­сез! Сез­нең ке­бек бел­геч үз дә­рә­җә­сен­дә ка­лыр­га ти­еш!— ди­де яшь ди­рек­тор, инг­лиз­чә бе­раз сы­тык һәм елам­сык ба­сым-ак­цент бе­лән со­рау би­рү­че мө­дир­не ту­лы­сын­ча ка­нә­гать­лән­де­реп.

Ан­на­ры та­рих һәм иҗ­ти­ма­гый фән­нәр уку-укы­ту мө­ди­ре үз өле­ше­нә ти­гән со­рау­ны бир­де, үзе­нең рес­пуб­ли­ка­да та­ныл­ган мө­гал­лим бу­лу­ын да ис­кәрт­те, әм­ма мәк­тәп­ләр­не көт­кән оп­ти­маль­лек сә­я­сә­те мә­га­риф эше­нә асыл­да бер­ни дә бир­мә­я­чә­ген, го­му­мән дә фай­да­сыз икән­ле­ген әйт­те. Сүз­лә­ре ни ми­нистр­га, ни ди­рек­тор­лар­га, ни кол­лек­тив­ка оша­ма­ды. Күб­рәк үз шә­хе­сен кай­гы­руы, үгез үл­гән­дә дә үзе­нә кал­җа эләк­те­реп кал­ды­рыр­га ом­ты­луы си­зел­де. Әм­ма үз те­лә­ге­нә ире­шү эшен те­ге мө­дир ке­бек ас­тыр­тын рә­веш­тә баш­кар­са, эше ба­рып чы­гар иде.

Со­рау­лар­ны һәр­кем шу­шы рә­веш­ле үз фай­да­ла­ры­на та­ба бо­рыр­га те­лә­де­ләр, ал­дан ук уй­ла­нып, мо­ны ахы­ры­на ка­дәр баш­ка­рып чы­гу­чы­лар гы­на аз иде. Кол­лек­тив мән­фә­га­тен як­лап ба­ры бер мө­дир ге­нә сөй­лә­де, әм­ма ул да, ар­ты­гы бе­лән хис­ләр­гә би­ре­леп, сә­я­сәт, мил­ли тәр­бия мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ке­реп ки­теп, сү­зен шак­тый бол­га­тып бе­те­рә яз­ды. Шу­лай да чы­гы­шы тәэ­сир­ле һәм йө­рәк­ләр­не өтеп алыр­лык тон­да тә­мам­лан­ды:

— Без ни­чә ел­лар бу­е­на мил­ли мәк­тәп, аң-бе­лем, тәр­бия ха­кын­да авыз су­ла­ры­быз­ны ко­ры­тып сөй­лә­дек. Һәр­кай­сы­быз шу­шы эз­дән ба­рып, зур мак­сат­лар ку­еп эш­лә­дек. Һәм ме­нә бо­лар­ның бар­ча­сын да шу­шы оп­ти­маль­лә­шү, бер­лә­шү ди­гән сә­я­си чо­кыр­га төр­теп ау­да­ру бе­лән юк­ка чы­га­рыр­га бу­лу­ы­гыз аң­ла­шы­ла баш­ла­ды. Та­тар мил­ли бе­лем­ле бу­лыр­га ти­еш, югый­сә ул би­та­раф, көч­сез, мәгъ­нә­сез ка­вем­гә әй­лә­неп ка­ла­чак һәм юк­ка чы­га­чак. Та­тар­ны мо­ңа ка­дәр бе­лем кот­ка­ра кил­де һәм ки­лә­чәк­тә дә аны ба­ры тик ул гы­на сак­лап ка­ла ала­чак. Мил­ли мә­га­риф­тән баш­ка без­нең ки­лә­чә­ге­без юк! Сез мо­ны бе­лә­сез тү­гел­ме соң?

Сүз­лә­ре һәр­кем­гә көч­ле тәэ­сир ит­те­ләр. Җы­е­лыш­та­гы­лар тел­сез кал­ды­лар. Ми­нистр тә­мам ап­ты­раш­та иде. Ул бу ва­кыт­та үзе утыр­ган бо­так­ны үз кул­ла­ры бе­лән пыч­кы тар­тып ки­сеп ма­таш­ка­нын аң­ла­ды бу­лыр­га ки­рәк, кы­зыл­лы-зәң­гәр­ле-яшел­ле хәл­дә кал­ды. Ха­лык ара­сын­да иң бә­хет­сез ке­ше итеп үзен мө­га­ен ул той­ган­дыр? Әм­ма чи­нов­ник­лар­да оят бул­мый, ди­ләр.

 

VII

Икен­че көн­не Ка­сый­мыч­ка ми­нистр үзе шал­ты­рат­ты һәм ки­чә­ге уты­рыш­ла­рын­нан соң бе­раз хәл­сез­лек тою­ын әйт­те. Оп­ти­маль­лә­шү­дән кү­ңе­ле кай­тыб­рак то­ра икән.

Аның сүз­лә­ре ни­гә­дер авыр бу­лып иреш­те­ләр. Ка­сый­мыч та тә­нен­дә хәл­сез­лек тоя баш­ла­ды. Әле яңа гы­на үзе­нең ди­рек­тор­лык­тан ко­лак ка­гу­ы­на ко­ты­ры­ныр­га тор­са, ин­де кү­ңе­лен баш­ка хис­ләр би­ләп ал­ды­лар: бо­лар аны тиз ге­нә пен­си­я­гә озат­ма­я­чак­лар, акы­лы ба­шын­нан кит­кән­че, тү­шәк­кә ба­рып егыл­ган­чы уры­нын­да то­тар­лар ах­ры­сы!

Һәм мо­ңар­га ул ку­а­нып куй­ды. Ми­нистр бе­лән сөй­лә­шү­ен­нән соң тә­мам ты­ныч­лан­ды. Бу җе­бе­гән мес­кен дөнь­я­лык бе­лән ни­чек те­ли — шу­лай уй­нар­га ку­лын­нан ки­лә тор­ган ба­һа­дир Сал­сал, Зәх­кум, Ка­тил һәм Да­выт­лар исе­нә тө­шеп, иңе­нә ка­нат­лар үсү­дән га­ләм­нәр­не әй­лә­неп кай­тыр­дай бул­ды.

Озак­ла­мый Бар­ла­сыч ки­леп кер­де. Уз­ган җы­е­лыш, ан­нан соң бул­ган ике­се­нә ге­нә оеш­ты­рыл­ган чәй эчү мәҗ­ле­се ис­лә­ре­нә тө­шеп, әле һа­ман хәс­рәт­тә яну­ла­рын яшер­ми уф­та­ну­ла­ры — бо­лар ба­ры­сы да Ка­сый­мыч өчен чын­нан да ки­чә­ге хәл­ләр­дән иде­ләр. Ул:

— Ял­га ки­тәр­гә бу­лыр. Ан­да бе­рәр путёв­ка-юл­лан­ма­ны яр­ты бә­я­се­нә ге­нә юнә­тер­гә иде,— ди­де, Бар­ла­сыч­ның күз­лә­рен маң­га­е­на­ча кү­тәр­теп. Ан­на­ры те­ле­фон төй­мә­лә­рен­дә бар­мак­ла­рын йө­гер­теп ке­нә йөр­теп ал­ды. Сөй­ләш­те­ләр. Кем бе­лән­дер сүз ку­еш­ты­лар. Ка­сый­мыч нәр­сә­не­дер кыйм­мәт­сен­де, укы­ту­чы хал­кы­ның хез­мәт ха­кы аз­лык­тан зар­лан­ды. Ба­ра тор­гач, ри­за­ла­шып, ур­так бер сүз­гә кил­де­ләр бу­лыр, ди­рек­тор­ның та­выш­ла­ры ты­ныч­ла­на бар­ды.

— Нәр­сә?— ди­де Ка­сый­мыч, те­ле­фон труб­ка­сын уры­ны­на куй­гач, ку­на­гы­на кү­тә­ре­леп ка­рап: — Кә­е­фе­гез юк­мы әл­лә, Бар­ла­сыч? Ми­нем ки­ңә­шем: ял итеп алы­гыз! Ка­ра диң­гез ком­лык­ла­ры­на­мы, Кав­каз та­вы арт­ла­ры­на­мы... Бай­лы­гы­гыз җи­тәр­лек. Адәм ба­ла­сы­на да ял ки­рәк!

— Ә оп­ти­маль­лә­шү, ку­шы­лу?..

Бар­ла­сыч са­бый ба­ла ке­бек авы­зын ач­ты. Оп­ти­маль­лек сү­зе яшер­тен ге­нә авыз ачып ис­нәр өчен бик тә ку­лай икән бит!

— Таш­ла­гыз!— ди­де аңар­га Ка­сый­мыч.— Таш­ла­гыз! Нин­ди оп­ти­маль­лә­шү ди ул? Ял­лар­ны уз­ды­рып, көз­дә ка­бат эш­ләр­не баш­лап җи­бәр­гән­дә әй­лә­неп кай­тыр­быз әле шул бер­лә­шү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә. Мин ир­тә­гә­дән — ял­да!

— Нин­ди кү­ңел бе­лән?— ди­де Бар­ла­сыч, һу­шын көч­кә җы­яр­га өл­ге­реп. Ка­сый­мыч­ның бу кы­ла­ныш­ла­рын­нан ул тә­мам өр­кеп кал­ган иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных