ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 17 страницаҺәм шунда ул нәрсәнедер исенә төшергән сыман алан-йолан каранып алды, аякларына күтәрелде, вак-вак атлап, йөгерә диярлек чыгып та китте. Җабир Миңлейәхмәтович ачык ишекле партком бүлмәсендә урындыгына сеңгән килеш утырып калды. Ул дөньялык галәмәтләренә артыгы белән хәйран иде.
XIV Өенә дә Җабир агай телсез булып кайтып керде. Гүяки аның күз алдында менә хәзер генә дөньяда яшәүнең мәгънәсе ачылган да, ул гомере буена җыела килгән хаталарын күреп алган кебек үзен хис итте. — Мин кем?— дип соравын күңелендә уятуы аңарга иң авыр газап булып тоелды. Юк, ул үзеннән алай сорый алмый. Гомере буена дөрес яшәде, коммунист иде, бар эшен дә халык өчен башкарды! Һәм менә күңеле кителеп китте. Шушы соңгы елларда ул үзенең ничек комсызлануын, байлыкка чумып та башкаларны күрә алмас дәрәҗәгә җитүен әлегә уйлый да, искәрә дә алмый иде. Коммунистлар хөкүмәте таркалып төшкәч, ил халкы алдында абруе беткәч, партком бүлмәсендә документларны идән астына яшереп төн уздырганнан соң ул, күзенә йокы кермәүдән гаҗиз булып, район үзәгенә юл алды. Анда райком секретаре урынында иде. — Борчылма!— диде ул.— Җабир Миңлейәхмәтович, борчылма! Без кайда да төшеп кала торганнардан түгел. ГКЧПны да күрдек, башкасына да әзербез! Бездән башка бу ил кая бара алсын? — Соң бит... Соң бит... Сәнәк күтәреп, халык идарә йортына бәреп керсә? Бу сүзләрен Җабир чын күңеленнән ышанып әйтте. Райком секретаре да беразга аптырашта калгандай тоелды, аннары: — Әллә без белмәгән берәр кыңгыр эшегез булдымы?— дип сорыйсы итте. — Анысы юк иде дә,— дип, Җабир Миңлейәхәтович аңарга үз уендагыны аңлатып бирде,— халык арасында төрлесе бар бит. Юктан гына тавыш чыгарырга яратучылар, мәсәлән. Башкалары. Әнә бит, Казандагы халык, телевизордан күрсәттеләр, урамнарга чыкканнар, учак казанындагыча кайный. “ГКЧП яклы Шәймиевне — долой, башкасын — долой!” дип кычкырып, сафларга тезелешеп йөриләр, ди. Бездә дә халык күтәрелә калса, нәкъ теге унҗиденче елдагыча дип әйтүем! Секретарь рәхәтләнеп бер көлеп җибәрде, аннары соң: — И Җабир агай, коммунизм дия-дия халыкны алдап, үзебез дә Хуҗа Насретдин хәленә калганбыз түгелме?— диде, барысын да белеп торган кеше шикелле аңлатып биреп.— Халык — сарык бит ул, сарык! Алармы андый эшкә алына? Теге унҗиденче елда да шул шәһәрләрдә буталышлар булган да беткән, ә авыллар... Авыллар йоклады һәм йоклаячак! — Соң, алай дип булмый бит инде!— Җабир һаман да кирегә сукты.— Менә бит нишлиләр анда — Казанда! — И-и,— диде секретарь, тагын да тынычландырып һәм бераз шелтәләүгә күчеп.— Мондый да кире кеше икәнлегеңне белмидер идек, Җабир Миңлейәхмәтович! Ничә еллар бер арбага җигелеп тарттык, районның арка баганасы булдык! Ничек хәзер бирешергә иттегез? Ул беразга тынып торды. Җабирның башы салынып төште. Секретарь, ишекле-түрле йөреп алгач: — Менә нәрсә, партком “Жигули”енда килдеңме?— дип сорады. — Әйе!— диде Җабир. — Менә шул машинаны мин синең үзеңә бүләк итәм! Бүгеннән аны үз өеңдә тота яки сатып җибәрә, бүләк итә аласың. Ул — синеке!— диде секретарь, гүяки ул “Жигули”ны Җабирның үз гаражында һәм үз хезмәтендә тотуын белмәгән кеше төсле беркатлыланып. — Икенчедән,— диде секретарь,— синең сүздә дә хаклык бар. Халыкка ышаныч юк! Берәр юләре котырынып та, котыртып та китсә, иярүләре бар. Бу сигналны җиткерүең өчен рәхмәт! Өлкә белән дә киңәшеп алырбыз! Алар андый сөйләшүләрне яраталар. Өченчедән... Секретарь йөрүеннән тукталды һәм креслосына килеп утырды, уйланып алды, аннары гына: — Өченчедән шул булсын,— диде,— бераз ял итеп ал. Сиңа башка эш табарбыз. Анда илне газлаштыру хакында фәрман шикелле нәмәрсә булган иде. Бик вакытлы. Халыкка шул хәсрәтне ягарга кирәк. Аңлашыладыр? Эшкә җигәргә! Ни дисәк тә, җәмәгать!— Аның бу сүзләре эчке бер горурлык белән чыктылар һәм Җабир өчен генә дә аталмаган иделәр.— Газлаштырабыз һәммәләрен дә! Бу зур, олы планлы эш, Җабир Миңлейәхмәтович! Электрлаштыру кебек үк бөек эш!.. Менә уйлап торам әле монда, сезнең як авылларын газлаштыру буенча җаваплы кеше итеп үзеңне билгеләсәк, нәрсә әйтер идең икән? Җабир аптырабрак калды. Хур булып килеп кергән иде, машинага атланып, кесәсенә акча тутырып чыгып китәчәк түгелме соң? Райком секретаре яшь һәм белемле кеше иде. Аның болай бик тиз генә башкача булып алуы, коммунист мундирын салып ташлап, хуҗалык җитәкчесе рәвешенә кереп китеп баруы Җабирның үзенә дә ошады. Юк-бар кешене коммунистлар җитәкчесе итеп куймыйлар шул! Менә бит ничек бара эшләр! Аннары алар чөкердәшеп чәй эчтеләр. Секретарь исә: — Халык коммунистлардан курыкты һәм хәзер дә куркып тора!— дип белдерде, тыныч күңел белән сары чәчен артка таба сыпырып.— Җитмеш ел буена котларын алып тора белгәнбез бит әле! Аларның йөрәклеләрен бөек Сталин кырдырды, күпләре үзләре үк, гариза тотып килеп, коммунист булдылар. Юк, алар хәзер ярыкларга поскан тараканнар кебек җаннарын саклыйлар, калтыранып яталар. Күтәрелмәсләр... Ярый, әйе, сез, Җабир Миңлейәхмәтович, барыгыз, кайтыгыз, тынычланыгыз! Телефон бар, шалтыратышырбыз, әйе! Алар шушы сүзләр белән аяк өсләренә күтәрелделәр, ишеккә килделәр, хушлашып аерылыштылар. Әмма ул вакыйгадан соң ике ел диярлек вакыт узып та китте. Дөнья әле бүселде, әле җыелды, эт — баш, сыер — аяк, дигәндәй, аңлашылмый башлады. Әүвәле сәясәтчеләр шашындылар, аннары журналистлар теләгәннәрен яза башладылар, аларга карап, газеталар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетте. Ул да түгел, әллә кайдан гына базар мөнәсәбәтләре дигән яңа сүз килеп чыкты да бөтен кеше сату-алу эшенә кереште. Җабир үзе дә шул якка таба авышып маташа иде, унлап кәррә булгандыр, базарга чыгып, сату да иткәләп алды. Кесәсенә акча җиңел генә керә башлады дигәндә аны районга чакырттылар һәм теге газлаштыру эшен йөкләп кайтардылар. Дөресрәге, көтмәгәндә һәм уйламаганда ук түгел дә инде, әмма да яңа бер оешманың директоры булып алды. Аңарга: — Сез, Җабир Миңлейәхмәтович, эшли беләсез!— диделәр.— Бербөтен ышаныч — сездә! Ул моңарга әүвәле җаны теләмичә генә тотынды. Эше дә авыр барды. Ни торбалар, ни экскаваторлар, ни эшчеләр таба алмыйча аптырады. Аның болай югалып калуы секретарьдан район администрациясе башлыгы дигән исем астына күчкән яшь иптәшенә ошамады. Чакыртып алып: — Ул урынга атлыгып торучы менә дигән яшьләр бар! Ә мин дилбегә башын сезгә тоттырдым. Хәзер дәүләткә ышаныч юк, газлаштыру өчен бераз акча бирделәр дә бетте. Ә без махсус оешма булдырдык. Нишлим, үз исемемнән ачтым инде. Хәзер бит эшләр шул якка таба китте. Сөйләшү бер булсын, ярты ел эчендә рентабельлеккә чыгара алмасагыз, урыныгыздан әллүр!— диде. Җабир Миңлейәхмәтович җан калтыранып кайтып китте. Дөрес, юл буе киреләнеп, кирәгегез бар иде дип сүгенеп кайтты, шуның сәбәпле “Җигули” белән чак кына чокырга да очмады. Әмма ишек алдына кергәч, күңеле икенче ягы белән кузгалып: — Әле сез шулаймы? Базар мөнәсәбәтеме? Булыр сезгә базар мөнәсәбәте!— дип кызып, машинасыннан төшүгә, аяк астына туры килгән хатынының сөт чиләген тибеп очырды. Аны мондый кыланышларында элегрәк елларда күреп белгәнгә, абзар-кура астына яшеренеп кенә калырга ярый торган йөрәген тоткан Гафифәсе күз уңыннан юк булды. Шул кичтә Җабир бер утыруда бер шешә аракыны чөмереп бетерде дә ауды, иртәгесен башы авыртудан ухылдап ятты. Монда да элеккечә үк мәңге эчмәс идем шушы агуны дигән антларны күтәрде. Өч көннән соң аягына басты, ашады, кырынды һәм чыгып китте. Электән партком кешеләре буларак ышанычлы саналган өч әшнәсе белән төне буе нефтьчеләрнең торбаларын төне буе тракторларда урлап ташыттылар, яшерделәр, аннары сөйрәткән эзләрен тырмалаттырдылар. Бер атна дигәндә районнан прокуратура тикшеренүчеләре килеп төште. Әмма эзләп тә тормадылар, бер ике авыл карты-карчыгыннан: — Күрдегезме? Белдегезме?— дип сораштырып, куллар куйдыртып маташтырдылар. Ахырда: — Сез урламагансыз икән!— диделәр дә китеп бардылар. Әмма да алар киткәч Җабир җәберләнде. Төне буе эскерт асларына, камышлык эчләренә, урман иңкүлекләренә урланган торбаларны яшереп юкка гына газапланып маташканнар икән бит! Иснәнеп тә, аяк эзләрен үлчәштергәләп тә, этләр йөртеп тә маташмадылар. Ә нефтьче-дегетчеләр бай халык иде. Аларда ул торбалар әрдәнәләп өелеп ята иделәр, күпме кирәк, әйт кенә, үзләре дә төяп китереп бирәчәкләр икән. Һәм менә монысы да беленде. Әмма акча мәсьәләсендә халык саран иде. Хөкүмәттән алганны да хуҗаның бүлеп бирәсе килмәде, каядыр чит ил банкларына китеп бара, имеш, диделәр. Җабир исә башлыкның нинди акчаларга кайларда бәхет диңгезләрен гизгәнен төгәл генә белмәсә дә, төшенерлек кенә хәлдә иде. Әллә үзе кимен куяр идеме? XV — Әллә иманга килергә?..— дип пышылдады Җабир агай үз алдына сорау белән.— Иманга килергә? Моңа кадәрле иманлы түгел идемени ул? Булмаганны. Адәм баласы имансыз яши ала димени ул? Җабир агай иман мәсьәләсендә теләсә кем белән бәхәсләшә алырлык гыйлем иясе дип үзен күзаллый иде. Аныңча иман ул кешенең намусы да, вөҗданы да. Иман дигәннәре адәм баласының җаны булмыйча, нәрсә икән соң ул тагын? Бу хакта сүз чыга калса, аның күңелен дулкынлану биләп ала һәм ул, кемнәр нәрсә әйтмәсеннәр, иман хакында башкача сөйләсен-сөйләмәсен яки фикерләре ачыктан-ачык туры килеп куйсын — барыбер ризалашып бетә алмый. Аның өчен иман бөек бер фәлсәфә, кеше акылы җавабын табып бетерә алмаслык бәхәсле хакыйкать. Дөрес, кече яшендә ишетеп, русларда иман булмый икән дигән сүзләрне белә һәм моңарга аптырый торган иде. Бара-килә бу мәсьәләне дә чишә алды сыман: русларда иман да үзләренә күрә русчадыр тәгаен! Шуңа да татарлар аларда иман юк дип белә торганнардыр? Ә менә иманны турыдан-туры дин белән, Аллаһы тәгаләгә ышану белән бәйле икәнлеген башына да кертеп караганы булмады аның. Көн кичкә авышып бара иде. Улы Роберт мал-туарны кайтарып япты, әнисе Гафифә, сыерын савып, сепараторын көйләде дә каймак чыгартып алды. Бу вакытта Җабир агай түр як бүлмәдә телевизор карап утыра иде. Ишек алдыннан, эшләрен бетереп, әнисе янына улы Роберт керде. — Әтиеңне күрмәдеңме?— дип сорады аңардан әнисе Гафифә.— Чәй эчеп, кичке ашны ашап аласы бар. Өйгә кереп киткән сыман тоелган иде, бер дә тавышы-тыны ишетелми. — Юк, әни, күрмәдем,— диде Роберт, аннары, бисмилласын әйтеп,— намазымны укып аласым бар иде,— дип өстәп куйды. — Син, улым,— диде әнисе Гафифә,— чынлап та намазга бастыңмыни? — Нигә әле, әни, алай дип сорыйсы иттең? — Нигә дип инде... Сәеррәк тоела бит. Әтиең сине прокурор була дигәнендә, муллалык юлына кереп китәрсең микәнни? — Муллалар элекләрне шул ук прокурорлар булганнар инде, әни,— диде Роберт, нәрсә сөйләгәнен әллә үзе дә белмичә, әллә хактан да шулай икәнлегенә шик тотмыйча.— Безнең татар мәдрәсәләрендә юриспруденция генә укыганнар һәм укытканнар инде. Ул Ислам дине белән бәйле юриспруденция булган, әлбәттә. Аны без шәригать дип атыйбыз. Әмма коммунистлар гына моны бозып аңлатканнар. — И улым, аларын ук без каян белик икән инде? Өйрәткән кеше булмады. Октябрёнок идек, пионерга алдылар, комсомолга... Атаң әнә партком секретаре иде, ата коммунист. Ә син?.. — Ата белән улы арасында элекләрдән үк билгеле булган каршылык бар, әни!— диде Роберт, колакларны хәйранга калдырып.— Улын яратса да, ата кеше аны өнәп бетерми. Борынгы заманнарда, безнең эрага кадәр үк греклар бу хакта яхшы белеп эш йөрткәннәр һәм алар моны аңлатыр өчен Эдип падишаһ турында мифлар сөйләгәннәр. Авылча әйтсәк, әкият сыманрак нәрсәләр инде. Миф дигәндә бит әкият күлмәге кидертелгән хакыйкать күздә тотыла. — И улым, боларын ук мин бәлки аңлап та бетермимдер инде!— диде шунда әнисе Гафифә, Робертының сүздән читкә чыга баруына эче пошып.— Син, улым, әйт әле, укуыңны ташламыйсыңдыр бит? Хәзерге вакытта укырга керә алу үзе бәхет әле ул! — Нинди сүз чыккан тагын? Әни? Нигә әле мин укуымны ташларга тиеш икән? Роберт тыныч иде, әмма тавышы гына бераз еламсырагандай чыкты. — Менә бит, бабайлар кебек намазга утырырга гына торасың!— дип, Гафифә ризасызлыгын белдерде һәм аңлата ук башлады: — Намазны аны бабайлар-әбиләр яшенә җиткәч кенә укыйлар, синең кебек вакытта ике кулыңда эшең — белем алуың төп шөгылең булырга тиеш! — Ни өчен әле бабайлар-әбиләр генә укысын? Кайда шулай язылган ул? Кем әйтте сиңа боларны, әни?— Улы Роберт үз кирелегендә кала бирде.— Аракы эчеп, тәмәке тартып йөриммени мин? — Әйттең сүз! — диде әнисе Гафифә, тавышын тагын да күтәрә барып.— Кем әле сиңарга шулай булырга кушкан? Тәмәке тарту, аракы эчүнең дингә нинди катнашы бар? — Болай гына әйттем инде. Дингә катнашы юк, анысы...— Роберт һаман да тынычлыгын югалтмады, нык торды. — Шулай булгач?.. — Динне ташлыйм, сезнең кебек намазсыз булыйммыни? Робертның бу сүзләре әнисе Гафифәнең ачуын гына чыгарды булырга кирәк, ул, тынып торды да, тавышын бу юлы тагын да катыракка куеп: — Нинди юкны сөйләү ди ул, улым? Ничек инде намазсыз?— дип сорады.— Намазның нәрсә икәнлеген беләсеңме соң әле син, улым? Чын намазның? Боларны алгы өй бүлмәсендә ишетеп утырган Җабир абзый хәйран иде. Ул әле генә аңлый бара, әле генә исе китеп ала. Урыныннан кузгалырга итә, туктала. Кабызылган телевизорының да ни сурәтен күрми, ни сүзләрен ишетми иде. Әнисенең әйткәннәре Робертына ошамадылар булырга кирәк, ул: — Әйе, синеңчә, әни, ничек инде ул чын намаз?— дип сорады. — Чын намазмы?— диде әнисе Гафифә.— Чын намаз ул, улым, даими вакытта Аллаһы тәгаләгә гыйбадәт итүдә! Әнисенең бу сүзләренә улы гына түгел, аларны ишетеп утырган Җабир агай үзе дә хәйран иде. Ничек болай булырга мөмкин? Нәрсә соң ул даими вакыт гыйбадәтлек? — Без бит пионер да, комсомол да булдык, Аллаһыны юк дип әйтергә өйрәнеп үстек. Башкача була да алмый иде. Әмма Аллаһының барлыгына чын күңелебез белән ышана идек!— дигәч, әнисенең бу сүзләрен яратмыйчадыр, Роберты: — Тел белән “юк” дип икърар иткәч, ничек җанда ышаныч калсын ди ул, әни? Бу бит үзе үк иманнан баш тарту! Иманның төп шарты — икърар! Сезнеке монафикълык була!— диде, тавышын күтәрә төшеп, фанатикларча кайнарлануга таба барып. — Нигә алай әле, улым?— диде Гафифә, бер дә исе китмәгән кеше сыман тынычланып.— Тел белән ялган да сөйләп була, яла да ягарга, дөресен дә әйтергә! Ә менә күңелне алдап булмый! Адәмнең рухы шулай яратылган, ул җиде йозак астында кебек, сандык сыман. Аңарга нәрсә салсаң, анда шул саклана. Җабир агай, тыңлап утырган җиреннән авызын ерып: — Көя төшмәсә!— дип сөйләнеп алды. Ул да түгел, хатыны Гафифә: — Улым, түр яктан атаң тавышы ишетелдеме соң? Бар әле, телевизор карап утырмыймы, мин чәй кабарта торыйм!— дип әмер итте. Шунда түр якка ишек ачылды, аннан Роберт күренде: — Әти монда икән!— диде ул, сөенеп.— Әйдә, әти, чәй эчәбез! — Хәзер-хәзер!— диде Җабир агай, шунда гына телевизордагы сурәткә ихласын юнәлтеп.— “Яңалыклар” башланды, карыйм да! Роберты аңарга нидер әйтмәкче иде, борылып, алгы якка чыгып китте. Әнисенә хәзер чәйгә утырасыларын әйтте. Җабир агай телевизорына баккан хәлендә ун минутлап онытылып утырды.
XVI Көннәр бара тордылар. Җабир агай улы Роберт белән сөйләшүне һаман да бүгеннән иртәгә күчерә килде. Бер атна вакыт шулай узып та китте. Быел печәнгә төшәсе түгел иделәр. Инде икенче еллары җир пае өчен аларга агрофирма төрелгән рулонлы печәнне капка төпләренә китереп аудара. Белми дә калалар. Быел да шулай булды. Аны кертеп өйделәр дә эше бетте. Элекләрне, Җабир әле яшүсмер һәм егет чакларында әүвәле әтисе белән урман хуҗалыгы өчен печән чабып, аны киптереп өеп, эскерт ясыйлар, шулай бер айлап эшләгәч, өлешләренә үлчәп печәнлек бирәләр. Шуны чабып, киптереп һәм кайтарып өйгәнче тагын күпме гомерләр уза, җәй дә бетеп китә торган иде. Ярый ла барысы да уң гына барса, яңгыры явып китеп, печәнне юешләтеп, черетә башламаса. Аның урман каравылчылары да әллә нинди адәмнәр була торган иделәр: кырык пот тиреңне кубармыйча гына гозереңә дә колак салмыйлар. Хәтта кайсы елларда бер ишеләре себеркелек яфрак сындырганың өчен дә олы-олы штрафлар салып киткәли иделәр. Хәер, Җабирны парторг итеп куйгач, андый гаҗизләнүләре онытылды тагын. Печәнен дә, саламын да, фуражын да күмхуҗ аңарга сораганынча һәм теләгәненчә бүлеп бирә торган иде. Әмма менә болай үзең дә белми калганда капка төбеңә үк китереп печән бушатып киткәннәре ул вакытларда да булмады. Моны җир пайларын агрофирмага арендага биргәндә төзелгән килешүдәге махсус пунктка туры китереп эшлиләр инде, анысы. Тик ни шул әле менә, гөрләп торган күмхуҗ юкка чыкты, машина-трактор паркы да тимер-томыр белән тулып тора торган иде, барысын да каядыр ташып бетерделәр. Фермаларындагы терлек-туар да сан өчен генә калды. Белмимени болар хакында Җабир агайлары, бик белә. Эндәшми генә. Халык тырышып-тырмашып тапканны менә бит ничек юкка чыгарып бетерделәр. Күмхуҗлар таралды, әмма ул оешканда сыерын, атын, сарыгын, башкасын биреп кергән кешеләргә аларны кайтарып бирделәрме? Юк! Гадел булгач, җир пае биреп кенә котылмаска, терлекләрне, хәтта машиналарны да таратып бирергә кирәк иде. Аларны бит әллә кем кесәсенә кереп алмаганнар, шушы авыл кешеләренең тырыш хезмәтенең өлешеннән алар барлыкка килгәннәр. Җабир агай болар хакында элегрәк уйламады. Инде хәзер, күмхуҗ милке таланып, сүтелеп, таркалып беткәч, бу хакта баш катыруының кирәге дә юк иде. Дөрес, газлаштыру эшләре белән йөргәнендә балда-майда һәм акчада гына йөзде ул. Моны бөтен кеше күреп, белеп, сөйләп торды. Әгәр дә кеше күзе, сүзе һәм колагы булмаса, Җабир әллә нәрсәләр кыландырасы иде дә... Болай да инде машина өстенә машина алды, олы улының фатирын күпкә киңәйтергә булышты, кызына, уртанчы баласына, кияүгә чыгуына ук туй бүләге иттереп котлап каладан коттедж сатып алып бирде. Ул вакытларда әле күп катлы йортлардан фатир юнәтү җае юк иде кебек, әллә тәртипләрен белеп бетермәгәннәрме? Ул кияү балакай белән кызын машиналы да ясады бит, онытып тора икән. Акча бар иде. Капиталга әверелдермәсәң, “яна” да бетә иде. Анысын инде алар белмәделәр, әмма әтиләре ярый әле саран һәм ахмак булмады. Балалар өчен дип яшисең бит инде бу дөньяда! Ә кече улы Роберты ничек укырга керде соң? Дуслар булсын дөньяда һәм алар янына бара алырлык якты йөзең, калын кесәң, юмарт кулың! Тик менә юньләп сөйләшә дә алмадылар, җәй буе авылда ял итеп кенә ятасы урынга, эшләребез күп калды әле анда дип, укыган җиренә китеп тә барды. Имеш, практикалары башланачак икән аларның. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|