Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 1 страница




 

Та­тар уку­чы­сы акыл­лы бу­ла ул, мәгъ­нә­сез ки­тап­лар бе­лән ба­шын ка­ты­рып ап­ты­рат­мый. Шу­лай да...

Сөй­ли­сем кил­гән ва­кый­га чын­нан да тор­мыш­та бул­ган хәл­ләр­дән һәм алар ке­ше­ләр­нең нин­ди­ле­ген, кем­ле­ген аң­лар өчен фай­да­га ярар­лык ми­сал­лар­дан ке­бек то­ел­ды­лар. Шул сә­бәп­ле ка­лә­мем­не тиб­рә­теп ала­сы ит­тем.

Ярый, шо­ма фәл­сә­фә­не кал­ды­рып то­рып, бик ях­шы та­ныш ке­шем­нең ба­шын­нан уз­ган­на­рын сөй­ләү­гә кү­чим. Бу ва­кый­га­лар, тор­мыш тәҗ­ри­бә­се бу­ла­рак, үзем өчен дә әһә­ми­ят­кә ия икән­ле­ген яшер­мим. Әм­ма… Әм­ма мин дә сак ке­ше бит, ге­рой­ла­рым­ның исем­нә­рен тор­мыш­та­гы­ча ал­ма­дым. Алыш­тыр­дым. Кем­гә­дер төс­лә­ре-кы­я­фәт­лә­ре ту­ры кил­сә, га­фу ит­сен. Ми­нем ту­ры­да икән дип ха­та­лан­ма­сын. Уй­лап чы­га­рыл­ган­га нис­бәт ит­сен.

 

I

Усал ке­ше­ләр го­мер бу­е­на дөнь­я­лык­ла­рын җә­бер-зо­лым­нан сак­лау кө­че­нә ия бу­ла­лар. Язу­чы­лар ара­сын­да да ан­дый­лар бар. Ро­ман­нар­ны мө­га­ен дош­ман­лык­ла­рын яки дус­лык­ла­рын озак ва­кыт­лар­га ка­дәр йө­рәк­лә­рен­дә йөр­теп, аны ман­тый­кый як­тан ахы­ры­на ка­дәр җит­ке­рә алу­чы тү­зем ка­ләм­че­ләр ге­нә яза ала­дыр? Мо­ның өчен алар­га үз­лә­рен шә­хес һәм баш­ка­лар­дан өс­тен итеп тою хис­лә­ре дә яр­дәм­гә ки­лә. Хи­кә­я­ләр язу бе­лән ге­нә чик­лә­нү­че язу­чы­лар исә, ки­ре­сен­чә, го­мер­лә­рен үп­кә яки сө­е­неч­кә тап­шы­ру­дан ят­сы­ну­чан бу­ла­лар. Алар тор­мыш ва­кый­га­ла­ры­ның шу­ңа кү­рә дә озын­га су­зы­лу­ын кү­ңел­лә­ре бе­лән тоя, бә­я­ли һәм, иң ки­рә­ге, үс­те­рә бел­ми­ләр. Мө­хәм­мәт Мәһ­ди­ев иҗа­ты­на ка­ра­гыз, ул, нин­ди ге­нә озын әсәр­ләр яз­ма­сын, алар­ны хи­кәя ва­кый­га­ла­рын­нан тө­зеп, шу­лар­ны те­зеп-те­зеп ке­нә ба­ра. Әгәр дә те­ле зат­лы бул­ма­са, алар зи­һен­не ияр­тү кө­че­нә ия бул­мас­ иде­ләр.

Аңа хо­лык­та да, фи­кер сө­ре­шен­дә һәм зат­лы­лык­та да кап­ма-кар­шы икен­че бер бө­ек шә­хе­се­без — ха­лык язу­чы­быз бар. Ул — Аяз Гый­лә­җев. Әсәр­лә­ре ка­лын һәм озын­нар. Кыс­ка тел бе­лән языл­ган­да да бә­ян­нә­ре том­нар бу­лып әве­ре­лә. Уй­ла­та. Аны фи­кер­сез укып бул­мый. Мең төр­ле хис-той­гы­лар йө­рәк аша уза. Акы­лың га­ләм бе­лән чик­лә­нер­гә ом­ты­ла. Ты­е­лып бул­мый. Кан йө­ге­ре­ше бе­лән бер­гә тән буй­лап дул­кын­ла­ну кай­нар­ла­на. Ә югый­сә ул эл­гә­ре­дән по­весть­лар иҗат ит­кән тү­гел­ме? Аяз ага үп­кә­ли дә, үп­кә­сен ак­рын­лап-ак­рын­лап кы­на, озак­лап чы­га­ра-чы­га­ра яши дә бе­лә иде. Ул ро­ман­чы бу­лып ту­ган әдип. Тор­мыш­та­гы ке­ше­ләр­гә үзе­нең әдә­би әсәр­лә­рен­дә­ге ге­рой­ла­ры­на ка­ра­ган­дай җит­ди мө­нә­сә­бәт­тә. Әм­ма һәр ке­ше­гә дә чик­лән­гән­лек хас, Аяз ага­ның чик­лән­гән­ле­ге их­лас­лык­ка ышан­мау­дан бул­ды. Бу аның әсәр­лә­рен­дә ту­лы­сын­ча ча­гы­лыш тап­ты.

Ярар, бо­ла­ры әдә­би­ят та­ри­хы­быз­ның кү­ре­неп тор­ган, өс­тә ят­кан бил­ге­лә­ре ге­нә. Әм­ма ти­рән­дә, диң­гез тө­бен­дә “ко­е­рык­лы җен­нәр” ко­ты­ра ди­яләр­ме әле? Хә­ер, ала­рын да кал­ды­рып то­рыйк. Сүз ба­шы­на әй­лә­неп кай­тыйк. Сөй­ләр­гә те­лә­гә­нем Ил­ги­зәр әфән­де ха­кын­да иде ми­нем. Аны ме­нә бик ях­шы бе­ләм. Юл­лар­ны шул та­раф­ка ка­е­ру мәс­ли­хәт бу­лыр.

Ул Ил­ги­зәр ди­гән әфән­де бе­лән та­ны­шып ки­тү­ем бик га­ди бул­ды. Без бәй­рәм­гә ча­кы­ру­лы идек. Ха­лык ал­дын­да рә­хәт­лә­неп ши­гырь­лә­рем­не укы­дым, ба­ры­сы да егы­лып, аһ итеп тың­ла­ды бу­гай? Әм­ма Ил­ги­зәр әфән­де­гә сәх­нә тә­те­мә­де. Ул әле чы­гып ки­теп, әле ва­кыт­сыз ки­леп ке­реп йө­рен­де. Ахыр­да бө­тен­ләй үп­кә­лә­мәк­че дә иде, ярый, аны да ис­лә­ре­нә алып, үзе со­рап алыр­га мәҗ­бүр бул­ган­нан соң гы­на ши­гырь­лә­ре­нә сәх­нә бир­де­ләр. Бер ки­чә­дә ике чә­чән бул­мый, ди­ләр. Дө­рес сүз икән. Та­ма­ша­чы ми­нем сүз­гә, ми­нем аһәң­гә кү­ңе­лен көй­ләп өл­гер­гән иде ин­де, алыш­ты­рып тор­ма­ды. Бе­ре­без тан­та­на­да ка­зан­ды, икен­че­без хәс­рәт чик­те.

Ил­ги­зәр әфән­де дип без аны үза­ра ша­яр­тып кы­на атый­быз. Ул үзен элек­ләр­не бе­ра­ра шу­шы им­за бе­лән йө­рет­кән ке­ше. Язу­чы һәм ша­гыйрь бу­ла­рак шу­л исем­дә та­ныл­ды. Ил­ги­зәр әфән­де­гә им­за­сы­ның уңыш­сыз икән­ле­ген кем­нәр­дер аң­лат­кан­нар бу­лыр­га ки­рәк, ан­на­ры ул бе­ра­ра үзен Җан Га­ли дип атап йөр­де. Та­гын да, та­рих гый­ле­ме чә­чәк ата баш­ла­гач, Ка­зан хан­лы­гын­нан сат­лык Җан­га­ли хан ха­кын­да ха­лык бе­леп ал­гач, ка­бат дус­тым шул «Ил­ги­зәр әфән­де» им­за­сы­на кай­тып ка­ра­ды. Ул да бул­ма­ды, Җан Га­ли аты аңа ку­ша­мат ке­бек ябы­шып кал­ды.

Ил­ги­зәр әфән­де­нең ши­гырь­гә һәм сүз­гә ма­һир­лы­гы сок­лан­дыр­гыч иде. Та­лант ия­се, ба­шы­на нин­ди фи­кер кил­сә, шун­да ук аны ши­гырь итеп ка­лып­лый да куя. Та­гын бу­сы да әһә­ми­ят­ле: аңа ыша­на­лар, ши­гырь­лә­рен ка­бул итә­ләр, сө­я­ләр, укый­лар. Әл­бәт­тә кай­бер оч­рак­лар­ны исәп­кә ал­ма­ган­да!

Ил­ги­зәр әфән­де күп ­ва­кыт­лар­да үзе­нең ша­гыйрь­ле­ге бе­лән шул­ка­дәр ма­вы­гып ки­тә, Ле­нин бе­лән Ста­л­ин­ны бу­тап ку­ю­ла­ры бер хәл, ул әле та­рих гый­ле­мен­нән мәк­тәп ба­ла­сы­на да мәгъ­лүм шә­хес­ләр­нең яңа би­ог­ра­фи­я­лә­рен бар­лык­ка ки­те­рү­гә дә сә­ләт­ле. Аның ту­рын­да: “Бөр­ке­те су­да йө­зә, фи­ле һа­ва­да оча”,— дип төр­ле сүз­ләр дә сөй­ли иде­ләр. Дө­ре­се бәл­ки шу­лай­дыр, әм­ма ке­ше­ләр­гә ка­ра­та үтә дә са­быр, ита­гать ия­се зат ул. Мо­ны­сын оны­тыр­га яра­мый!

Ил­ги­зәр әфән­де әдә­би­я­ты­быз мәй­да­нын­да кө­тел­мә­гән җир­дән пәй­да бул­ды һәм мо­ңа ка­дәр үсеп кил­гән әдә­би агым­нар­га ка­бер ка­зу­чы­га әве­рел­де. Юк, ул Мир­сәй Әмир­не дә, Га­риф Аху­нов­ны да, Мө­хәм­мәт Мәһ­ди­ев­не дә, Аяз Гый­лә­җев­не дә бер­дәй сөя иде югый­сә. Тик бер­ва­кыт­та да алар­ча уй­ла­ма­ды, алар яз­ган­ча яз­ма­ды. Мо­ңа ка­дәр агып ят­кан һәм үз яр­ла­рын­нан чы­га ал­мый­ча га­җиз­лән­гән мул су­лы та­тар әдә­би­я­ты ел­га­сы­на гү­я­ки аның әсәр­лә­ре ар­кы­лы агач бу­лып авып ят­ты­лар. Әм­ма ха­лык ба­ры­бер аны укый, аны сөя, аны тың­лый, йо­кы­ла­рын­да аның әдә­би әсәр­лә­ре­нең ге­рой­ла­ры бе­лән оч­ра­шып, тә­мам са­та­шып бе­тә бар­ган бер ка­вем­гә әве­рел­де. Бу хәл әү­вә­ле Ни­яз Май­лаш исем­ле өл­кән бу­ын­ның та­ләп­чән, усал һәм бе­те­ңә ка­дәр сы­тар­га ярат­кан, ха­лык язу­чы­сы исе­мен ал­ыр­га өмет­лән­гән әди­бе­без­гә дә ошый иде. Ул мо­ны үзе ми­ңа әйт­те. Ә ан­на­ры... Хә­ер, ала­рын ук бәй­нә-бәй­нә ал­га та­ба бәл­ки сөй­ләп ка­рар­га ки­рәк­тер, әм­ма хә­зер­гә ка­һар­ма­ны­быз бе­лән дә та­ны­шу­ны дә­вам итик.

 

II

Ил­ги­зәр әфән­де озын буй­лы, күп­рек чәч­ле, май­лы күз­ле яшь ке­ше иде. Ни ба­ры­сы әле­гә утыз өч ел­лар го­мер ки­че­рү­е­нә ка­ра­мас­тан, ни­чә­мә ки­тап­лар чы­га­рып өл­гер­де. Гү­я­ки би­шек­тән тө­шү­е­нә үк яза баш­ла­ган. Үзе­нә бу хак­та әйт­сәң, ба­шы күк­ләр­гә тия. Мин үзем дә аның бе­лән сөй­ләш­кән­дә, сүз тө­рә­не бе­лән фи­кер­не сай алып, на­чар­га су­ка­лау­чы бән­дә­ләр­дән тү­гел.

— И брат,— ди ул ми­ңа,— укы әле ши­гырь­лә­рең­не, тың­лыйм әле җан­нар бе­лән җан­нар сөй­лә­шү­ен! Күр­ми­сең­ме­ни, си­нең ши­гырь­лә­рең­не тың­лар өчен фә­реш­тә­ләр җән­нәт са­рай­ла­рын­нан җы­е­лы­шып төш­кән­нәр!

Шу­лай дип ым­сын­ды­рып ал­дый да үзе­нең ши­гырь­лә­рен укып ки­тә. Мин тың­лап уты­рам. Кү­ңел­ләр хуш­ла­на. Ме­нә шу­ңа кү­рә дә якын итә ин­де ул ми­не. Ә ши­гырь­лә­рем­не мин укый баш­ла­сам, аның җен­нә­ре ко­ты­ра.

Хә­ер, ша­гыйрь­ләр бер-бер­сен та­ны­са­лар, иҗат итү­дән тук­тый­лар, үза­ра ия­ре­шә, кө­тү­гә әй­лә­нә баш­лый­лар, ди­ләр. Бо­лай әй­теп бә­я­ләү бер оч­рак­та да дө­рес сүз тү­гел­дер, ах­ры­сы. Ил­ги­зәр әфән­де ши­гырь­лә­рен укы­ган­да мин тың­лап уты­ру­ын уты­рам, әм­ма эч­тән ге­нә аның һәр сү­зен­нән, мәгъ­нә­лә­рен­нән кө­ләм дә: “Ал­ла­һы­га шө­кер, мо­ның ке­бек се­бер­ке, мес­кен ша­гыйрь тү­гел­мен!”— дип ел­ма­ям, ри­ялык-ике­йөз­ле­лек күр­сә­тәм. Ә ул исә, ел­ма­ю­ла­рым­а кар­шы: “Ши­гы­рем кү­ңе­ле­нә ба­рып җит­те, фи­кер­лә­рем­не ошат­ты!”— дип сө­е­неп рәх­мәт­ләр укый ин­де, би­ча­ра­ка­ем. Аһ, нин­ди на­чар Ке­ше икән­мен мин! Әле ши­гырь­лә­рен үз итәм, әле алар­дан са­ру­ла­рым кай­ный баш­лый.

Ә ме­нә Ни­яз Май­лаш исе­мен йөрт­кән әди­бе­без­гә кил­гән­дә, мин әү­вә­лдән аны бик җит­ди ке­ше бу­ла­рак бел­дем. Без та­ныш­кан­да аның чәч­лә­ре ак, адым­на­ры акыр­тын, “ко­мы ко­е­ла баш­ла­ган” чак­ла­ры иде. Әм­ма ки­ре дә адәм икән­ле­ген ба­шы­ма да ки­тер­мә­дем. Югый­сә, чәч­лә­ре ага­ру­га ка­ра­мас­тан, һа­ма­н да төр­ле як­ка чән­че­леп-тыр­па­е­шып то­ру­ла­рын­нан ук шу­шы пу­ма­ла ия­се­нең кем икән­ле­ген бе­леп алыр­га ти­еш бул­ган­мын.

 

III

Та­тар язу­чы­сы га­җә­еп тә бә­хет­ле ха­лык­ның улы ул. Аның бө­ек әдә­би те­ле бар. Әм­ма бү­ген­ге көн уку­чы­сы — на­дан, та­тар­ча өч кә­ли­мә сүз­не дә бер­гә җы­еп укый ал­мый. Аның ях­шы-ях­шы әдә­би жур­нал­ла­ры һәм гә­җит­лә­ре бар,— һәр сә­хи­фә­се са­ен ки­мен­дә җи­де-си­гез хә­реф ха­та­сы гы­на ясый бе­лә тор­ган­на­ры. За­ма­на­сы шун­дый, фән-тех­ни­ка дә­ве­ре. Ха­та­сыз гы­на мөм­кин ди­ме­ни? Аның, та­тар язу­чы­сы­ның, сал­лы итеп языл­ган ях­шы-ях­шы әсәр­лә­рен йө­ген­нән арын­ды­рып, бу­ша­тып уты­ру­чы бул­дык­лы мө­хәр­рир­лә­ре бар. Го­но­рар тү­лә­ми ге­нә, гө­наһ-фә­лән­не бел­ми ге­нә яши би­рә­ләр. Ул ра­дио һәм те­ле­ви­де­ние ди­гән­нә­ре бө­тен­ләй дә ха­рап кы­ла­на­лар ин­де. Буш­ка эш­лә­тү бә­хе­те­нең кү­ген­дә яши­ләр. Га­дел­лек­не эз­ли­ләр ди­ме­ни? Сүз сөй­ләү­дән уз­ма­ган адәм­дә га­дел­лек бул­ма­ган ке­бек, сүз са­тып го­мер итү­че­ләр­дә дә га­дел­лек бу­ла ал­мый. Бо­лар — дус­ла­рым­ның сүз­лә­ре. Хә­ер, үзе­мә дә нис­бәт итәр­гә мөм­кин, чөн­ки, алар­ны тың­лый-тың­лый, мин дә шу­лай уй­лый баш­ла­дым ин­де.

Та­тар язу­чы­сы бә­хет­ле ул, ди­дек. Чөн­ки ча­ба­та­га уты­рып ка­лу­ның бә­хе­тен аның бик еш та­ты­га­ны бар. Шу­шы узып кит­кән XX нче йөз­нең соң­гы ун ел­лы­гын­да та­тар язу­чы­сы ка­һәр­лә­нү­нең иң соң­гы чи­ге­нә чык­ты. За­ма­на­сы шун­дый иде. Ха­лык бай­лы­гын та­ра­ту, сү­тү һәм үз­ләш­те­рү ел­ла­ры. Мо­ңа ка­дәр күп­ләр ка­ры­ны ач ка­лып, ин­де хә­зер ри­зык исен си­зе­нер­гә өл­гер­гән бү­ре­ләр ни­чек куй кө­тү­лә­ре­нә таш­лан­са­лар һәм рәт­тән буа бар­са­лар, без­нең дан­лык­лы “ха­лык вә­кил­лә­ре­без” дә нәкъ шу­лай эш­лә­де­ләр. Аш­кы­ну зур көч­кә әве­рел­де. Ми­рас бү­лен­де. Әм­ма төп ха­лык куй­лар хә­лен­дә кал­ды. Ә язу­чы­ның бай­лы­гы — ха­лык­ны­кы. Шу­ңа да баш­лап аңа кул суз­ды­лар. Һәр­кем ха­лык бай­лы­гын­нан “май­лы кал­җа­ны” эләк­те­реп ка­лыр­га аш­кын­ды дия ал­мыйм, әм­ма язу­чы­лар ара­сын­да да на­мус кир­тә­лә­рен­нән си­кер­гән­нә­ре бар иде.

Хә­ер, мо­ның бо­ла­ры да ба­ры тик фәл­сә­фә ке­бек ке­нә то­е­ла­лар хә­зер. Дөнья бай­лы­гы аша­лып бе­те­лү­чән, оны­ты­лу­чан бит ул. Шул кыр­гый­лык за­ма­на­сы да үт­те бу­гай.

Ни­яз абый Май­лаш бе­лән бе­рен­че та­ны­шу­ым Та­тарс­тан Язу­чы­ла­ры Йор­тын­да бул­ды ди­сәм... Тук­та­гыз!

Юк, бу рә­веш­ле сөй­ләү­дән ни­гә­дер чи­ге­нер­гә мәҗ­бүр­мен. Нәр­сә­не­дер, ка­дер­лем, әй­теп бе­тер­мим­дер сы­ман. Га­фу! Ни­яз абый Май­лаш ха­кын­да күп из­ге һәм авыр сүз­ләр языл­ды. Их­лас бул­сын иде, дим. Ул бит бер кат­лы гы­на ке­ше тү­гел иде. Хә­ер, мин дә аның ту­рын­да ис­тә­лек әвә­ләр­гә ма­та­шу эше­нә ке­реш­кән ке­ше тү­гел. Аның язу­чы­лык ма­һир­лы­гы­на сок­ла­ну­ым­ны бер­кай­чан да яшер­мә­дем, хә­зер дә мо­ны ас­сы­зык­лап үтәр­гә ти­еш­мен. Кай­ва­кыт­та уй­лап та ку­е­ла: ан­дый бө­ек әдип без­нең та­тар әдә­би­я­тын­да та­гын бар­мы икән әле? Юк тү­гел, әл­бәт­тә. Дө­рес, аның ни­чә кат­лы ке­ше икән­ле­ген бе­ләм, әм­ма аны ка­дер­лем си­ңа бел­де­рү дә мак­са­ты­ма кер­ми. Баш­ка нәр­сә­ләр кы­зык­сын­ды­ра ми­не: ха­кый­кать һәм шул ха­кый­кать­нең саф­лы­гы. Чөн­ки ни­чә тап­кыр­лар Ни­яз абый Май­лаш­ны игъ­ти­ба­рым­нан чит­тә кал­ды­рыр­га ты­рыш­тым, ә ул ру­хы­ма ты­ныч­лык бир­ми. Хи­кә­ям­не яз­ган­да исе­мен дә яше­рер­гә те­лә­гем зур иде. Шу­лай эш­ләп тә ка­ра­дым. Әм­ма ул ни­я­тем­нән ки­ре кайт­тым. Исе­мен алыш­ты­ру­ы­ма аның җи­се­ме дә үз­гәр­де. Бу га­мә­лем­не уңыш­лы тап­ма­дым. Үзе­нең ру­хы бе­лән ми­ңа һәм ми­нем ти­рә­дә­ге­ләр­гә тәэ­сир итеп,— нин­ди­дер уен ба­ра ара­быз­да,— ул һа­ман да кү­ңел­не бор­чый, мин­нән нин­ди­дер мәсь­ә­лә­не чи­шү­не та­ләп итә­дер сы­ман то­е­ла тор­ды. Мө­га­ен ке­ше җа­ны­ның үлем­сез­ле­ге­нә, ру­хы­ның кө­че­нә ышан­мау­чы­лар мо­ны аң­лап җит­кер­ми һәм тө­шен­ми, бел­ми. Бу хак­та ях­шы хә­бәр­дар­мын, мин дә “ком­му­низм дә­ве­рен” кич­кән ке­ше лә­ба­са. Ә хик­мәт үлем­сез­лек­тә ге­нә­ме­ни? Хә­ер, мин үзем дә ан­дый субъ­ек­тив-шәх­сә­ни яшә­еш­кә ба­ла­лар­ча ышан­мыйм. Әм­ма да бө­ек ку­әт­нең, нәр­сә­нең­дер бар­лы­гын, тән че­ре­сә дә рух­ның мәң­ге­ле­ген бел­де­реп то­ру­чы көч­ләр яшә­вен аң­лар­га мәҗ­бүр­мен. Әйе, мин аны аң­лыйм, си­зе­нәм, ба­ры тик зи­һе­нем бе­лән тә­мам тө­ше­неп җи­тә ге­нә ал­мыйм. Дө­рес­лек­кә ши­гең бар икән, ди­мәк син ха­кый­кать­кә бик тә якын кил­гән­сең ди­гән сүз бу. Ял­ган­га гы­на һич­бер шик­кә төш­ми­чә ыша­на­сың, шу­ның ар­ка­сын­да бо­рын­нар­ны да чө­еп җи­бә­рә­сең әле.

Ни­яз абый бе­лән бе­рен­че та­ны­шу­ым Та­тарс­тан Язу­чы­ла­ры Йор­тын­да бул­ды ди­гән идем... Дө­рес, ул чын­нан да йөз­гә-йөз та­ны­шу­ы­быз иде. Ул да, мин дә бер-бе­ре­без­не мо­ңа ка­дәр үк ях­шы гы­на бел­гән­без икән. Ала­рын сөй­ләп тә бе­те­реп бул­мас. Хә­ер, бәл­ки ки­рә­ге дә юк­тыр. Сүз­дән, га­мәл­дән, акыл­дан, бә­хет­тән, го­му­мән дә һәр­нәр­сә­дән ди­яр­лек өс­те­не — на­мус бар бит әле. На­мус! Ә ме­нә аның ха­кын­да без­нең тө­шен­чә­ләр төр­ле­чә­рәк иде. Та­гын шу­ны­сын әй­тим, бе­рүк Ни­яз әфән­де­не шу­шы исем­ле баш­ка та­тар әдип­лә­ре бе­лән бу­тап куя күр­мә­гез! Мә­сә­лән Ни­яз Ак­ма­лов­ның да, Ил­ги­зәр Сол­тан­ның да мон­да кат­наш­ла­ры юк! Га­яз Ис­ха­кый ха­кын­да сүз ба­ра­дыр ди­сә­гез, мо­ны­сы ха­кый­кать­тән бө­тен­ләй дә ерак. Бу әсә­рем, чын мә­гәр, акыл­дан яз­ган әдип­нең яз­ма­сы бу­лып то­ра! Шу­ңа кү­рә дә әһә­ми­я­те бик зур. Ка­дер­лем, аң­лый тор­ган­сыз­дыр дип бе­ләм.

Бер­ва­кыт Ил­ги­зәр әфән­де ми­ңа:

— Ул Ни­яз абы­ең Май­лаш­ның нәр­сә­сен тап­тың? Бер сат­лык, ке­ше сө­як­лә­рен­дә үз бә­хе­тен тө­зе­гән адәм за­ты бит,— ди­де. Аңар­га кар­шы һич­бер сүз дә әй­тә ал­ма­дым. Ме­нә бит ул ни­чек!

Икен­че бер ва­кыт мо­ны­сы: ми­ңа Ни­яз абый Май­лаш үзе­нең фи­кер­дә­ше ша­гыйрь Авыл Гый­ба­тов бе­лән кил­де­ләр. Ике­се дә олуг мөх­тә­рәм зат­лар. Ми­нем бү­рек идән­дә. Те­лем эт ба­ла­сы­ны­кы­дай аяк ту­зан­на­рын ялар­га әзер. Мон­дый ку­нак сан­ла­ган­да һәм хөр­мәт ит­кән­дә ге­нә ки­лә бит ул!

Ка­зан­да Бер зур урын­да эш­лә­гән ел­ла­рым иде. Та­тар тү­рә бул­са, ча­ба­та­сын түр­гә эләр­гә ти­еш. Ә мин­нән бул­ма­ды, дө­рес­рә­ге — бул­ды­рып ук бул­ма­ды. Аяк­та­гы ча­ба­там са­лын­ма­ды.

Шу­шы көн­нәр­дә ге­нә Габ­дул­ла Ту­кай му­зе­ен­да рәс­сам Эрот За­ри­пов­ның бик ях­шы итеп, ты­ры­шып һәм үз те­лә­ге бе­лән Ра­вил Фәй­зул­лин­га ба­гыш­лап эш­лән­гән зур гы­на күр­гәз­мә­се тәс­дыйк ител­де. Ки­леп ка­рау­чы­лар ара­сын­да төр­ле ке­ше­ләр бул­ган, имеш: ка­бул ит­мәү­че­ләр дә, тө­ке­реп ки­тү­че­ләр дә, ко­яш-ай янә­шә­се­нә кү­тә­рел­гән­дәй бал­кы­ган­на­ры да... Ни хик­мәт, бу әфән­де­ләр, ха­ным-ту­таш­лар һәм­мә­се дә хис­лә­рен­дә их­лас икән­нәр. Ни­гә­дер Ра­вил абый янын­да, аның үз ал­дын­да ан­дый бу­ла бел­мә­де­ләр. Ба­ры­сы да бер­төр­ле­лек го­рур­лык җә­фа­сын чи­геп, мак­тау­дан-мак­тау­га кү­чү­не ге­нә ки­рәк тап­ты­лар. Бе­ләм, баш­ка­ча бу­лыр­га да яра­мый. “Ка­зан ут­ла­ры”­ның баш мө­хәр­ри­ре бе­лән чә­кә­шү як­ты йө­зе­ңә төс тү­гел. Хә­ер, Ра­вил абый ке­ше­дән ке­ше­не ае­рып ка­рар­га үзен ма­һир са­на­са да һәм га­мә­лен шу­шы ызан бе­лән йө­ре­тер­гә ты­рыш­са да, асыл­да ул да,— ша­гыйрь­лек сә­бә­бен­нән­ме, бел­мим,— ке­ше­ләр­не та­ну сә­лә­тен­нән мәх­рүм икән­ле­ген сиз­де­реп сис­кән­дер­де. Го­му­мән дә күп ке­ше­ләр­гә, биг­рәк тә тор­мыш­ны хәй­лә бе­лән алып ба­ру җа­е­на ия адәм­нәр­гә хас сый­фат икән шул ул бер­ләр­не икен­че­ләр­дән ае­ру, әм­ма да алар­ны та­ный бел­мәү, мо­ның бе­лән те­ге­сен ким­гә ку­еп, аны­сын өс­тен­гә чы­га­ру га­лә­мәт­лә­ре го­му­мән дә ке­ше­ләр ара­сын­да мак­тал­мый бит. Ме­нә шу­лар­ны ми­ңа Ни­яз Май­лаш һәм Авыл Гый­ба­тов әфән­де­ләр аң­ла­тып би­рү эше­нә ке­реш­те­ләр. Алар яр­дә­мен­дә Ра­вил абый Фәй­зул­лин­ның да төп ха­рак­тер­лы сый­фат­ла­рын тө­ше­неп ал­гач, ахыр­да, вәс­вә­сә­че дус­ла­рым кит­кәч, бу чын­нан да шу­лай­мы дип аның ши­гырь­лә­рен хәл ка­дә­ре ка­бат укып чык­тым. Мо­ңар­чы мин алар­га мө­киб­бән кит­кән адәм­нәр­дән идем. Ин­де ни зи­һен, ни кү­ңел өчен хә­зер алар­дан һич­нәр­сә тап­ма­дым. Әм­ма да шу­ны­сы бар икән: ке­ше­не ышан­ды­рып, аның акы­лы­на, аңы­на тәэ­сир итеп бу­ла, ә эч­ке дөнь­я­сы­на, кү­ңе­ле­нә — юк. Ба­ры тик их­лас­лык­тан ту­ган, ясал­ма бул­ма­ган хис­ләр ге­нә ке­ше ру­хы­на үтеп ке­рә ала һәм из­ге са­на­лыр­га хак­лы. Ши­гырь­дә их­лас бе­лән из­ге­лек юк икән, ул үле туа, имеш. Ме­нә шу­ны аң­ла­вым һәм ме­нә шу­ны аң­лау­га та­ба ми­не этәр­гә­не өчен Ра­вил абый­га, аның ти­рә­сен­дә­ге­ләр­гә мең­нәр­чә кат рәх­мәт­ле ка­лыр­га ха­кым да бул­ган­дыр. Әм­ма мо­ны әдип­нең үзе­нә әй­тер­гә ти­еш­ме идем?

Шул юләр уй­лар акы­лым­ны то­ма­ла­ды­лар. Ра­вил Фәй­зул­лин­га сөй­ләп би­рер­гә ко­ты­ры­нып йө­ри баш­ла­дым. Ул исә сүз­лә­рем­не ка­бул ит­мә­де. Мо­ңа ка­дәр үзем­не якын күр­гән­ле­ге, баш­ка­лар­га ыша­ныр­га ки­рәк тү­гел­ле­ген әйт­те дә, дус-дош­ман сү­зе­нә исе дә кит­мә­ве ха­кын­да җи­ңел ге­нә кай­нар сүз ыр­гыт­ты. Шун­да гы­на үзем­нең Авыл Гый­ба­тов әфән­де­нең те­гер­мә­нен­дә те­гер­мән­че бул­ган­лы­гым­ны аң­ла­дым. Бе­лә идем бит: Мө­дәр­рис Әгъ­лә­мов­ның гы­на те­ре сү­зен Ра­вил абый Фәй­зул­лин кү­тә­рер­гә һәм йо­тар­га мөм­кин!

Ин­де хә­зер чи­ге­нә дә ал­ма­ды. Үзем­нең ча­ба­та ки­еп туу­ым­ны, шул хә­лем­дә үлеп тә ки­тә­чә­гем­не аң­лар­га ва­кыт тә­мам җит­те.

Сүз­не икен­че­гә бо­рып җи­бә­рү шак­тый авыр­га кил­де. Ярый әле Аяз абый Гый­лә­җев ха­кын­да ис­кә алын­ды. Ол­пат әди­бе­без, Зәй ра­йо­ны як­таш­ла­ры бү­ләк ит­кән кот­тед­жын ир­кен ге­нә бә­я­гә оза­тып, ка­бат Ка­зан­га кайт­кан да, му­зей­лар­ны са­гын­ган.

Мәр­ха­бә! Аяз абый Бер төр­кем язу­чы­лар бе­лән ми­не дә Зәй­гә ча­кы­рып, ра­йон­на­ры бе­лән ку­нак итеп җи­бәр­гән иде. Ул ва­кыт­та ике ши­гырь ки­та­бым­нан гай­ре аңар­га бү­лә­гем дә бул­ма­ды. Бу юлы ким-хур­га кал­ма­мын, ди­дем. Ра­вил абый шу­шы сөй­лә­шү­дән соң ки­теп тә бар­ды, ул да тү­гел, көн­нәр­нең бер­сен­дә Аяз абый бе­лән ми­ңа дип ку­нак­ка ки­леп тә җит­те­ләр.

Ми­нем бүл­мәм ях­шы йорт­ның икен­че ка­тын­да иде. Аңа чәй бүл­мә­се дә те­рә­леп то­ра. Мон­да зур ку­нак хөр­мә­те­нә өс­тәл ябыл­ган, «Ка­зан ут­ла­ры»­ның да өле­ше бар.

Аяз абый ул көн­не бүл­мә­мә зур бер дул­кын­ла­ну бе­лән ки­леп кер­де. Ра­вил Фәй­зул­лин өл­кән­нәр­не, бу­рыч­лы бу­лу­ы­на кү­рә, хөр­мәт итә бе­лә иде. Ул алар бе­лән сөй­ләш­кән­дә пы­шыл­дау­га ди­яр­лек кү­чә, гү­я­ки кем­дер ара­ла­ры­на ке­рер­гә җы­е­на. Мон­дый ва­кыт­та сер бү­ле­шә­дер дип уй­лый­сың бит аны. Бу юлы да шу­лай бу­лып ал­ды.

— Ва­кыт тар­рак иде,— ди­де Ра­вил абый, ку­на­гың ми­ңа кал­ды­рып ки­тә­се ки­леп­ме, әл­лә ашык­ты­рып­мы?

— Чәй өс­тә­ле­нә кү­чик әле,— ди­де мин алар­га,— су­ы­на тор­ган­дыр?

Бүл­мәм­нән шул як­ка чык­тык. Ми­һер­ба­ным уя­нып, мин Аяз абый­га зур гы­на бер эт­ног­ра­фик этюд­лы кар­ти­на бү­ләк ит­мәк­че идем. Бу хак­та Ра­вил абый бе­лән әү­вәл­рәк ки­ңә­ше­леп тә ку­ел­ган иде. Чәй ки­рә­ген­чә бү­ле­неп, урын­нар­га утыр­гач, мин сүз җе­бен шул як­ка­рак үреп ки­те­рә­се ит­тем һәм:

— Сез­гә ши­гырь ки­тап­ла­рым­ны кал­дыр­ган идем,— дип, «Гүр­гә ка­дәр сак­лан­ган сө­ю», «Таң­га кай­ту» ке­бек җы­ен­тык­ла­рым­ны хә­тер­дә то­тып әй­тә бир­дем.— Сез­нең Зәй­дә­ге йор­ты­гыз­ның икен­че ка­тын­да ки­тап киш­тә­ле­ген­дә ге­нә кал­ды­рыр­га ту­ры кил­де. Ул ва­кыт­та сөй­лә­шү-ара­ла­шу бә­хе­те тә­те­мә­де. Мәҗ­ле­се­гез зур иде. Әле һа­ман да ни­гә ку­лы­гыз­га бир­мә­дем икән дип бор­чы­лам. Дө­рес, алар­ны кай­да кал­ды­ру­ым­ны үзе­гез­гә ул ва­кыт­та ук әйт­кән идем бу­гай?.. Ин­де ме­нә хә­зер…






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных